Гомер – бер мизгел
Еллар узган саен әти-әнине сагыну хисе яңара гына бара икән ул.
Шулай бервакыт көзге яңгырлы иртәдә мичкә ягып җибәрдем дә, бәрәңге тәгәрәтеп пешердем. Хуш исе бөтен өйгә таралды. Мин мичтә тәгәрәткән ярмалы бәрәңгеләрне учларымда уып көлен коям да, урталай бүлеп, киндер тастымалга тезәм. Әнием тукыган тастымалга… Усал җил өй каршындагы кызыл баланнарны парланган тәрәзәләргә китереп бәрә. Әйтерсең лә «безне дә җылыга сыендыр» дияләр сыман. Баланнарны тәрәзә каршына әтием белән әнием бергәләп утыртканнар иде. Көзләр җиткәч, мәмрәп пешәләр дә, «кышка калдырмагыз безне, җыеп алыгыз» дип, башларын иеп, тәрәз аша ялваралар сыман. Мин бер мәлгә әнием күзләре белән очрашкандай булам…
Бу йортның тулы бәхетле, бәрәкәтле чагы әле генә иде бит. Әтием дә мич каршында җылынып утыра кебек. Хәтер шул чакка кайта.
Бервакыт шулай әти кинәт кенә әнидән:
– Ничек уйлыйсың, карчык, җир йөзенә кеше ник мәңгелеккә килмәгән икән? – дип сорап куя.
Әнием, бермәл уйланып торганнан соң:
– Нигә мәңгелеккә килмәсен ди, җанны кая куясың, ул бит без киткәч тә яшисе! – дип җавап кайтара.
– Бәлки, без икәү бергә китәрбез, бер-беребезгә иптәш булырбыз, – ди әтием.
– Нинди сүз сөйлисең син, авызыңнан җил алсын мондый уйны. Булмас нәрсә турында сөйләнеп торасың, тәүбә диген, – ди әнием.
– Нишләп? Без бит яратышып вәгьдә бирештек. Бер-беребезгә хыянәт итми яшибез. Ялгыз калу икебезгә дә кыен булыр дим…
– Һәркем Ходай биргән гомерен үзе яшәп бетерергә тиеш. Син дә, мин дә…
– Рәхмәт сиңа, ярый әле син бар. Синнән башка ничек яшәр идем
икән?
– Сиңа да рәхмәт…
Без сабый чакта әти белән әнинең сөйләшкән сүзләренең шушы мизгеле әле дә хәтердә калган.
Тоташ яуган яңгыр, тәрәзәгә килеп бәрелгән кып-кызыл баланнар, мичтә тәгәрәтеп пешергән ярмалы бәрәңге, моннан күп еллар элек әти белән әнинең эчкерсез дустанә сөйләшүе – кайтаваз булып, күңел кылларына кагылды. Без әле ул чакта идәндә уйнап утырган сабыйлар гына идек бит. Бүген исә, салкын җилләрне дә өйгә кертмичә шул чактагы җылыны саклаучы иске өй: «һәркем Ходай биргән гомерен үзе яшәп бетерергә тиеш», дип пышылдый сыман. Ул чакта әтием әйткән сүзләр фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде микән әллә? Алар икесе тигез гомер итеп, бер атнада фани дөньядан мәңгелек йортка күченделәр. Урыннары оҗмахта булсын …
Дания ГАЙНЕТДИНОВА
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар