Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлләрем-гөлкәйләрем («Күңел бушанулары» циклыннан)

«Күңел бушанулары» циклы.

Гөлләр яратуым әниемнән күчкәндер, мөгаен. Без кечкенә вакытта тәрәз төбе тулы гөлләр үстерә иде әниебез. Гөлләр генә түгел, бакчада алма агачлары, чия, карлыганнар, тәрәз каршында баланнар елмаеп утыра. Әнинең кыяр-помидорлары май азагында ук өлгереп җитәр иде. Ул аларны ярты кыштан чәчеп, бакчада кар эреп беткәнче иртә яздан, җирне казып эшләнгән парнигына утыртыр иде. Бәрәңге бакчасында карбызлар да үстерә иде әни. Көз җиткәч, аларны барыбыз бергәләп җыярга чыгар идек. Әниемнең менә шул мавыгулары миңа да күчкән, күрәсең. Минем фатирым да зур бер бакчаны хәтерләтә. Анда төрле чәчкә-гөлләрдән тыш, җимеш агачлары да үсә. Чит илләргә сәфәрләрем вакытында да мин ашаган җимешләремнең төшләрен алып кайтып, өемдә үстереп карарга тырышам. Мисал өчен шуларның кайберләрен сезнең белән дә бүлешим әле. Төркиядә иҗат сәфәре белән булганда, мине һәрвакыт Кипрда үсә торган мөгез агачы (рожковое дерево) җимеше белән сыйлыйлар иде. Алар аны киптереп ашый. Минем аны күчтәнәч итеп тә алып кайтканым булды. Коңгырт төстәге җимеш ярымайга охшашрак. Авырлыгы 0,19 грамм. Җирле халык аны бик күп авырулардан дәва, ди. Мин аның орлыгын үзем дә утырттым, өйдә шул агач үсә. Бер елны кивиның да орлыгын алып, әйбәтләп юып, суыткычта берничә көн тоттым да өйдә шыттырдым. Ул бик биек булып, 3-4 метрдан да артыкка үрмәли. Ел саен очларын кисеп торам. Авокадо җимешенең орлыгын алып та берничә савытта үстерәм. Ул да бик биек булып үсә, ботакларын кисеп торырга туры килә. Ул яктыны яратучы агач, шулай да кояшның туры төшкән нурларыннан курка. Өйдә шулай ук анар (гранат) агачы да үсә, җимешен дә бирә, ләкин алар ваграк була, тәме шулай ук тәмле. Ә чәчәкләренең матурлыгы ягыннан барысыннан да уздыра. Алсу-кызыл чәчәкләренә карап сокланмый мөмкин түгел. Ә инде инжир агачы аерым бер үзенчәлекле. Ул чәчәк атмый гына җимеш бирә, җимеше кибетләрдә сатыла торганнардан берни белән дә аерылмый, шундый ук зурлыкта. Пешеп җиткәч, мәмрәгән түгәрәк җимешләрен җыеп, киптерергә куясың, бик тәмле. Аларны да өй шартларында яңартып торырга кирәк, шулай булмаганда, җимеш бирми башлый. Ә яфраклары исә көнозын хуш ис тарата. Аны исе өчен генә дә үстерергә була. Кышкылыкка  яфракларын коеп, ял итә. Озак еллар шулай ук лимон да үстердем, бик тәмле җимешләр бирде. Быел бик иртә яздан йөземем дә уянды. Матур яфраклары, яңа ботаклары белән сөендерде үземне. Бәлки, анысын балаларга бакчага утыртырга биреп җибәрермен. Җәй көннәрендә аларның барысы да ике як балконда мине сөендереп үсеп утыралар. Кышка, әлбәттә, бүлмәгә алып керәм. Берничә ел өйдә банан да үстереп карадым әле. Аңа аерым тәрбия  кирәк.
Балконда шулай ук кыяр-помидор, хәтта карбыз да үстергәнем бар. Карбызның чүбе күп, шуңа күрә соңгы елларда аны утыртмый башладым. Болардан тыш та өй тулы гөлләр үсә. Алар миңа ниндидер җылылык биреп, чәчәкләре белән сөендереп торалар. Иртән уянгач та иң элек гөлләрем, агач-куакларым белән сөйләшеп, суга сусамаганнармы, ничек төн чыкканнар икән, дип хәлләрен белешәм. Мин алар белән һәрвакыт сөйләшәм, минем телне «аңлыйлар» кебек алар.
Бер елны Төркиядә кып-кызыл каштан агачы күреп хәйран калган идем. Гадәттә, каштаннар ак чәчәкле була. Нәни генә ботагын суга салып алып та кайткан идем. Нигәдер, тамыр җибәрә алмады. Шул хакта гаилә дустыбыз, тәрҗемәче  Фатих Кутлуга да әйттем.
– Никадәр сөйләшеп красам да, каштаным тамырланмый бит, – дим.
– Бәлки татарча аңламыйдыр ул. Әллә берәр төрек җырын яңгыратып карыйсыңмы? – ди Фатих бәй.
Минем кодрәтем җитмәгән, үсеп китә алмаган агачым бары тик кызыл каштан гына булды кебек. Мине сөендереп, күңелемә җылылык биреп үскән чәчкә-гөлләремә, агач-куакларыма мең-мең рәхмәтле мин.

 

 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

 

 

Фото: https://pixabay.com/

 

 

 

Комментарийлар