Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлбакчада чүп үләнгә урын юк

Бу бәянда – укучыларымның берсе үткән гомер юлы. Катлаулы да, вакыт-вакыт үкенечле дә ул. Ләкин нинди генә булмасын, нинди генә сабаклар бирмәсен, бер ул – гомер, кыска ул, мизгел генә ул...

Бу бәянда – укучыларымның берсе үткән гомер юлы. Катлаулы да, вакыт-вакыт үкенечле дә ул. Ләкин нинди генә булмасын, нинди генә сабаклар бирмәсен, бер ул – гомер, кыска ул, мизгел генә ул...
Әнием миңа: «Кызым, син кеше кайгысына – хәсрәтлән, кеше шатлыгына – сөен, кешегә начарлык эшләмә, күңелеңдә башка кешеләргә карата гел яхшылык булсын», – дия иде.
Минем өчен бик газиз булган әнием, 1917 елгы Октябрь түнтәрелеше чорында ук, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Аның ике абыйсы һәм бер апасы булуы мәгълүм.
Олы туганнары башлы-күзле булып көн күрә башлыйлар, балалар үстерәләр. Шулай матур гына тормыш иткән вакытта, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Әниемнең ике абыйсы да Ватанны якларга фронтка китәләр. Олы абыйсы сугышта һәлак була. Әнием белән бергә җиңгәсе, аның тагын ике баласы төп йортта кала.
Тора-бара, җиңги әниемнән тарсына башлый, бер гаепсезгә өйдән куа башлый. Абыйсы фронттан исән-имин кайткан булса, аның терәге булыр иде дә бит, бәлки, аның башына шундый кайгы-хәсрәт тә килмәгән булыр иде, ләкин язмыш аны почмаксыз, урамда калдырырга тырыша.
Тарга – тар дөнья, киңгә – киң дөнья, дигәннәр.
Аптырый, баш вата, ничек тә бу хәлдән чыгу юлын эзли әнием. Бәхетенә каршы, диикме инде, үзе өчен яхшы хәбәр ишетә: торф чыгару эшенә, Карелиягә кешеләр җыялар икән. Ул ике уйламый, шунда ук юлга чыгып китә.
Эш авырлыгыннан һич тә зарланмый, тырышып эшли ул. Буй җиткән кызга егетләр дә күз сала башлый. Ул Нуретдин исемле егет белән танышып китә, тора-бара дуслыклары мәхәббәткә әверелә.
Шулай матур гына гомер иткәндә, көтмәгәндә, әнимнең апасы Фәгыйләдән хат килеп төшә. Хатта язылганча, апасының ире вафат булган икән, ягъни әнинең җизнәсе дөнья куйган. Өстәвенә, унсигез яшьлек кызын яшен сугып үтергән. Ул берьялгызы калган һәм әниемнән үз янына авылга кайтуын үтенгән. Дөньяның ун михнәтенә бер шатлык булсын, дигәндер инде, әнием Нуретдин белән киңәшә дә юлга чыга. Аннары, апасын ялгыз итмәс өчен, аның янында яшәп калырга карар кыла.
Үзенең сөекле Нуретдинен да онытмый: хат артыннан хатлар яза, үзенең авылдан китәргә мөмкинлеге булмавын әйтә, аны да үз янына, авылга яшәргә чакыра. Ләкин Нуретдин кайтмый. Бу вакытта әнием инде мине карынында йөртә. Күңеле нык сызлана яшь ананың, әтиемнең үз янына кайтуын бик өмет итә, бик зарыгып көтә, ләкин көтүләр һәм өметләр бушка була... Вакыт җитү белән, бу якты дөньяга мин килгәнмен.
Шулай яшәп ятканда, әнинең апасы күрше авыл кешесенә кияүгә чыга. Авыр тормыш кешене тилмертә, җиңел тормыш кешене тилертә, ди халык. Фәгыйлә апасы көннәрдән бер көнне авылга әйләнеп кайта һәм башка сыймаслык хәл: «Бу минем өем», – дип, әнинең барлыгына да күз салмыйча, өйне сатып җибәрә. Әнием күкрәк баласы белән урамда басып кала. Мондый хәл буласын белгән булса, әнием Нуретдинен ташлап авылга кайтмаган да булыр иде, ләкин кешене язмыш йөртә, диләр.
Бар бит дөньяда мәрхәмәтле кешеләр дә. Күрше Миңлегөл апаның бик кечкенә, кысан йорты әнине һәм мине – алты-җиде айлык сабыйны үз почмагына сыендыра. Миңлегөл апа үз балаларыннан калган чормадагы кабык бишекне дә алып төшә.
Көннәр бер-бер артлы үтә тора.
Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда калмас, диләр. Әнием дә Миңлегөл апаның яхшылыгын онытмый, аңа бик рәхмәтле була. Ләкин, хуҗаның күңеле ничаклы иркен булса да, өйнең кысанлыгы әниемне гел читенсендерә. Миңлегөл ападан ерак түгел, ялгыз гына, ярдәмчесез калган карт белән карчык яшәп яталар икән. Алар белән алдан сөйләшеп, әнием шуларны тәрбияләргә алына: мичләрен яга, ашарларына әзерли, мал-туарларын карый башлый.
Бер көнне, мине почмак ягындагы сәкегә яткырып, әнием чишмәгә су алырга китә. Әби белән бабай, җылы мич башында карт сөякләрен җылытып, изриләр. Ә мин елыйм да елыйм икән. Картларның минем елавыма бик тә ачулары килә. Бабай мич башыннан төшеп, чүмеч белән салкын су ала да минем өскә сибә. Мин, куркуданмы, туңуданмы, тагын да ныграк чәрелдәп җибәргәнмен инде. Судан кайтып кергән әни хәлне шундук аңлый, мине күтәреп ала да болардан бөтенләйгә чыгып китә.
Әнием тагын урамда кала. Аптырагач, ул, ярдәм сорап, кече абыйсы капкасына килә. Абыйсы урамга чыгып, хәлне аңлап алуга, капканы эчке яктан ук бикләп куя...
Ничарадан-бичара дигәндәй, ул авыл советына мөрәҗәгать итә. Начар кешенең начарлыгы күңелдә бик озак саклана, яхшы кешенең сиңа авыр вакытта тигән ярдәме дә тиз генә онытылмый. Авыл советы рәисе безгә ярдәм кулын бер генә тапкыр сузмагандыр. Идарә халкы озак кына баш ватканнан соң, мине вакытлыча балалар йортына бирергә тәкъдим итәләр. «Язмышны сикереп тә, әйләнеп тә үтә алмыйсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нинди язмыш язган, шуны үтмичә булмый», – дип уйлый да әнием мескенем, риза була.
Кирәкле документларны туплап, мине кулына күтәреп, Кукмара балалар йортына юл тота. Бирегә ул таң атарга өлгергәнче үк, бик караңгыда килеп җитә. Туктаусыз коеп яңгыр ява. Әле балалар йорты ишеге ачылырга да бик озак. Ул ат арбасы астына кереп утыра, үзе дерелди, туңа, куенына нык кысып, баласына салкын тидермәскә тырыша.
Балалар йортының ишекләре ачыла, ләкин әниемнең күңеле бикле кала.
Баланың киемнәрен салдырып, күтәреп алып кереп киткәч, үзен кая куярга белми, күзеннән туктаусыз яшь ага...
Ул мине калдырып авылга кайта. Яшелчә бакчасына эшкә урнаша. Көннәр һәм төннәр буе үз баласын – мине сагына, уйлана, саташу дәрәҗәсенә җитә. Кәбестә бакчасы янында, су буенда үскән тирәкләргә карап, аларны үз баласына тиңләп, минем исемем белән, «Ләбибә!» – дип, илереп кычкыра башлый...
Эшләп алган акчасын туплап, ел дәвамында балалар йортына юлын өзми, хәлемне белеп тора.
Көннәрдән бер көнне аңа Кукмара балалар йортыннан хат килеп төшә: «Апа, балаңны җылы якка җибәрергә әзерлибез, килеп күреп каласыңмы, әллә кирегә үзеңә аласыңмы?» Ул тиз арада юлга җыена. Яңадан мине җылы кулларына ала, кысып-кысып кочаклый һәм мине үзе белән алып китә.
Балалар йорты миңа нык тәэсир иткән күрәсең, поездда кайткан вакытта мин бик шукланганмын. Вагон буйлап гел русча гына сөйләшеп, алдымны-артымны карамыйча йөгергәнмен, берәүгә дә тынгылык бирмәгәнмен.
Әнинең нәкъ каршысында ирле-хатынлы бер пар кайталар икән. Мине бик ошатканнар. Гәпләшә торгач, әнием үзе турында да, минем хакта да аларга сөйләп биргән. Бу парның үз балалары булмаган, алар баланы үзләренә алу өчен әнигә ялвара ук башлаганнар, матур вәгъдәләр дә биргәннәр. «Без сине өрмәгән урындыкка да утыртмабыз, балаң белән елына өч-дүрт мәртәбә очрашырсың, гел кунак кына итәрбез, өс-башыңны яңартып торырбыз», – дигәннәр. Ләкин әнием, алар инде алтын тавы вәгъдә итсәләр дә, моңа риза булмаган.
Бала күтәреп авылга кайткач та ул яңадан авыл советына мөрәҗәгать итә. Авыл Советы, колхоз идарәсе белән киңәшеп, әнине дуңгыз фермасына каравылчы итеп урнаштыралар, һәм без каравыл йортында яши башлаганбыз.
Мин бала гына бит әле, каравылчы йортында мине кем инде карасын, шуңа әнием мине эшенә алып бара. Шулай бер көнне, ул дуңгызларга азык салып йөргәндә, бер дуңгыз күлмәгемнән эләктереп ала да мине рәшәткә эченә таба сөйри башлый. Мин бик каты кычкырып җибәргәнмен. Әни борылып караса, дуңгыз һаман да сузылып, минем күлмәгемне үзенә таба өстери бара икән.
Әнием, бу бала белән ни эшләргә дип, тагын баш вата башлый. Аптырагач, дуңгызлар янына килмәсен дип, мине бер урынга киндер сөлге белән бәйләп куйган. Шуннан соң гына тынычланып, үз эшен дәвам итә алган.
Мин үсә бардым, дуңгызлардан курыкмый башладым. Сугыштан соңгы еллар, өебездә дә ашарга такы-токы гына. Әле дә хәтеремдә, дуңгызларга дип пешерелгән бәрәңге, арыш, бодай белән мин бик еш сыйлана идем. Соңыннан, буйга җитеп тормышка чыкканнан соң да, тормыш миңа шундый сабак бирде: дуңгызны күпме генә ашатсаң да, ул үзгәрми, дуңгыз булып кала икән.
Тора-бара фермага минем шикелле балалар да килә башладылар. Ләкин аларның әтиләре бар иде. Алар әтиләре белән киләләр. Ә минем әтием булмау сәбәпле: «Безгә дә әти кирәк. Әйдә без дә әти сатып алыйк», – дип әниемне тинтерәтә башладым.
Бер көнне, урамдагы балалар белән уйнап туйгач, өйгә кайттым. Әнием сөтемә ипи кисәкләре турады да ашарга утыртты. Мин тамак ялгагач: «Кызым, үзебезгә әти алыйкмы?» – ди ул миңа. Мин, шатлыктан ни дияргә дә белмичә, кулларымны чәбәклим. «Мин бик риза, әнием», – дим, сөенеп.
Әниемне хатыны үлеп, өч баласы калган, сугыштан контузия алып кайткан тегермәнче Гыймран абзыйга димлиләр икән. Минем шатлыгымның чиге юк. Без, ат чанасына төялеп, күрше авылдагы булачак әтием – Гыймран агай йортына күчендек. Аның олы улы армиядә хезмәт итә иде. Ике кызы бар икән. Берсе шәһәрдә эшкә урнашкан. Иң кечесе исә өйдә, ул минем яшьләрдә генә. Аның белән шунда ук бергәләп уйный да башладык. Шулай итеп, минем әтием, яңа туганнарым барлыкка килде.
Күпмедер вакыттан соң олы абыебыз армия хезмәтен тутырып авылга кайтты. Ул бик күп күчтәнәчләр алып кайткан иде. Ләкин авылда озак тормады, шәһәргә китеп урнашу ягын карады. Үзе генә түгел, кечкенә сеңелесен дә үзе белән бергә алып китте. Шуннан инде миңа күңелсез көннәр башланды.
Әткәй мине үз итте, гел үзе белән алып йөреде. Ә миңа нәрсә ул вакытта – ике дөнья – бер кәнди. Тегермәнгә баргач, онны телем белән ялап алам. Тегермән эчендә кар бабайга охшап ап-ак онга батам.
Биредәге елга буе искиткеч ямьле. Чут-чут килеп кошлар сайраша. Кояш елмаеп көлә. Тирәкләр матур булып, яшелләнеп үсә, шомыртлар чәчәккә төренгән. Миңа шундый рәхәт! Табигать тудырган матурлыкны зурайтып та, кечерәйтеп тә булмый.
Әти бер көнне капчык асып кайтты. Капчыгында агач гөмбәсе. Мин аны күтәрергә тырышып карыйм. «Әти, син шулчаклы авыр капчыкны ничек итеп күтәреп кайта алдың соң?» – дим мин аңа. «Кайттым инде кызым, шулай», – дип кенә әйтеп куйды ул. Соңыннан ул аны әнигә тапшырды: «Син, карчык, боларны казанга салып пешер инде». Әни тиз генә казан астына якты, казанга су салды һәм гөмбәләр пешә дә башладылар. Ә мин шуңа шатланам инде. Тиз генә алюмин тәлинкә белән кашыкны алдым да аны шакылдатып урамга йөгердем. Шунда ук мин бергә уйнап йөргән дусларыма: «Без хәзер гөмбә пешерәбез, сезгә дә ашатырмын», – дип мактана да башладым.
Җәй көне ишек япмаган, ишектә корама гына. Бераздан гөмбә исе тирә-юньгә таралды. Ул шундый хуш ис, әле дә онытасым юк. Бала-чага да тиз арада йөгерешеп, һәркайсы савыт-саба, кашыклар тотып килә башлады. Гөмбә пешеп җитүгә, әнием безне өйгә чакырды. Әни берәм-берәм тәлинкәләргә гөмбәләрне бүлде. Без кашык белән аны алырга телибез, ә ул шуа да китә, шуа да китә. Аптырамадык, кулларыбызга алып, гөмбәне тиз арада ялт иттердек.
Без әни белән яз башыннан көзгә чаклы урман-кырлардан кайтып кермибез. Аның белән бергә кышын мичкә ягу өчен утын әзерлибез, терлек-туар өчен печән чабабыз, киптереп, «уфалла» арбасы белән икәүләп ташыйбыз. Әткәй дә эшсез тормый, без алып кайткан коры-сарыны, чыбык-чабыкны балтасы белән тураклап, аны бер күчкә өя бара. Соңыннан без аны әни белән коры урынга, сарайга ташыйбыз.
Урман – минем өчен бик күңелле урын. Әни мине анда «уфалла» арбасына утыртып алып бара, миңа урмандагы агач-куакларның, җиләк-җимешләрнең кешегә файдасы турында да сөйли. Иң истә калганы: «Шомырт төнәтмәсе ашказанын кара җиләккә караганда яхшырак ныгыта», – дигәне.
Урман чикләвеген дә җыя идек. Ул аны бик туклыклы һәм файдалы дия иде. Ә кура җиләген мактап, салкын тиюдән дәва итеп исәпләде. Агачларның кайрылары файдалы булуын да мин әниемнән ишетеп белдем. Имән кайрысының аңкауларны ныгытуы бик кызык булып тоелды; балан кайрысыннан ясалган дару кан агуны туктатканын да шунда белеп калдым.
Әгәр кеше табигатьне ярата, аны аңлый икән, үз чиратында, табигать тә кешегә булыша, аның рухи дөньясын баета, чистарта, матурайта һәм аңа сәламәтлек тә өсти.
Мин каен кәүсәсендә йодрыктан да зур кара төстәге гөмбә шикелле әйберләр үсеп чыгуын күрә идем. Аны әнием «чага» дип аңлатты. Әни белән каен суын да эчә идек. Ул вакытта урман минем өчен белем мәктәбенә әверелде.
Урмандагы безнең төп эшебез – утын әзерләү. «Уфалла» арбасына мөмкин булган кадәр коры-сары, чыбык-чабык төиибез. Кайтканда урманга баргандагы шикелле кызык түгел, юлның калкулыкка каршы урыннарын үтүе бигрәк тә җәфа иде. Кайвакыт, җиңел булсын дип, мин арбаның тәгәрмәченә ябышам, арттан да этеп карыйм, әниемә булышам, янәсе.
Еллар үтү белән, безнең гаиләдә үзгәрешләр булды. Энем туды. Әткәй ул вакытта төннәрен каравылда булып, иген келәтен саклый иде. Сугышта алган контузиясе аңа нык зыян китерде, аның күзенә тузга язмаган әйберләр күренә башлады. Төнлә, каравылын ташлап, кинәт кенә өйгә кайта торган гадәте барлыкка килде. Әниемне гаепсезгә кыйный, рәнҗетә торган булып китте. Без ишектән генә түгел, тәрәзәдән дә чыгып кача идек. Кышын 25-30 градуска җиткән салкыннарда да ул безне кызганмады, яланөс көе урамга чыгып чапкан вакытларыбыз аз булмады. Шуннан соң инде, аптырагач, ни эшләргә дә белмәгәч, без өстебезгә бишмәтләребезне, киез итекләребезне киеп ятарга күнектек. Өстебезгә мамыктан сырган юрган ябынабыз, ни хәл итәргә дә белгән юк.
Бер төнне шулай барыбыз да тезелешеп идәндә йоклап ятабыз. Әти кайтып керде дә әче тавыш белән барыбызны да кычкырып уятты. «Әнә күрәсезме, түшәмнән кешеләр төшеп бара», – ди бу безгә. Мин әткәйне тынычландырырга тырышам: «Әткәй, берни дә юк бит анда», – дим. «Әниең янына килүчеләр бу», – дип сөрән сала ул һаман.
Шуннан соң ул әнине тотып алды да, гәүдәсе белән кысып, тезе белән аның күкрәген төя башлады. Шулвакыт әниемнең авыз-борыныннан кан китте. Ә мин инде әнием үлде дип уйладым. Тиз генә күршедәге апаларга йөгердем. Алар кереп әнине аралап алдылар.
Очраклылык юк, ә язмыш бар – нәрсә язган, шуны күрәсең икән.
Мондый хәлләр еш кабатлана башлагач, әнием түзмәде, ике баласын алды да кире туган авылына кайтып китте. Халык белмичә әйтми: «Яхшы белән яман арасы – җир белән күк арасы».
Авыл Советы председателе безне бәладә калдырмады, тагын бер мәртәбә безгә рәхимле кулын сузды – әнине иген саклый торган каравыл йортына каравылчы итеп куйды.
Хәзер әнием төнен дә, көнен дә каравылда тора. Без каравыл йортында яшибез. Мин инде бишенче сыйныфка күчтем, ә энемә әле дүрт яшь кенә тулды. Әткәй безне тынычлыкта калдырмады. Күрше авылдан килеп тавыш чыгара. «Минем үз улым», – дип энемне үзенә сорый. «Мин аны алып китәм», – дип куркыта. Бер көнне килеп тәрәзәбезне дә ватып китте.
Әниемә каравылда тору да җиңел түгел. Көндезге караклар да, төнге караклар да тынычлык бирмиләр, гел икмәкне урлап китү ягын гына карыйлар. Шуңа күрә мин дә иптәшкә, ашлык көшелен сакларга чыгам, әнигә булышу йөзеннән көшел өстендә ятып йоклаган төннәрем дә булды.
Исемдә шул калган, бер төнне бик көчле җил чыкты. Яшенле яңгыр башланды. Шул чагында баганадагы электр чыбыклары бер-берсенә тиеп, ут чыга башлады. Янгын чыкты дип уйлап, мин янгынга хәбәр итүче олы тимергә сугасы иттем һәм баш бармагыма тимер белән китереп суктым. Ул бик әрнеде, соңыннан хәтта тырнагым да кубып төште. Әрнүемне онытып, авылга барып, аерым кешеләрнең капкаларын шакыдым. Аларны уяттым да хәлне сөйләп бирдем, һәм алар ашлык саклау урынына йөгерешеп килеп җиттеләр.
Икмәк саклау җиңел булмады. Кайвакыт, кешеләрдән дә битәр, төнге көтүлектәге атлар капканы бәреп кереп, эчкә үтәләр иде. Алар дәррәү килеп керәләр. (Ничек әнием белән безне таптап-изеп китмәгәннәрдер – шуны уйлап, тәнемә каз тәннәре чыга.) Без аларны озын саплы себерке тотып, бик авырлык белән куалап чыгара идек. Боларның барысы да минем киләчәк гомерем өчен алган хезмәт тәрбиясе булды. Тора-бара, гомер юлымда мин шуны аңладым: бала гаиләдә авырлыклар күреп, эшләп үссә, ялкау булмый, аңа киләчәк тормышында яшәргә җиңел була икән.
Еллар үтә торды, мин инде җиткән кыз булып, сигезенче сыйныфны тәмамладым. Һөнәр училищесын сайладым. Тырышып укыдым, үземә тиешле эшче һөнәрен бик яхшы үзләштердем. Тырышлыгымны исәпкә алып, миңа ял итү өчен Кырымга юллама да бирделәр.
Яшь кыз буларак, миңа оят була башлады: без һаман да каравыл өендә яшәп ятабыз ич. Әлбәттә, кешенең бәхете байлык белән генә үлчәнми. Ярлылар арасында да бәхетлеләр бар, байлар арасында да бәхетсезләр бар. Шулай да, үз шатлыгың булмаса, кеше шатлыгына гына сөенеп яшәп булмый. «Йорты юк зат – һәр җирдә ят, калдырма ходай шушы көнгә», – дип уйлый башладым. Әниемә: «Әйдә, берәр йорт сатып алыйк, болай яшәп булмый бит инде», – дидем. Барлы-юклы акчабызны җыйнадык та бик авырлык белән генә авылдан бер кечкенә йорт сатып алдык. Кечкенә булса да, үз оябыз булды, оят та түгел, чөнки каравыл өе түгел инде, үзебезнеке.
Һөнәр училищесын уңышлы гына тәмамлагач, төзелештә эшли башладым. Агачтан салган өең гомереңә җитми, алган һөнәрең беркайчан да бетми. Кешенең яраткан эше булып, зур уңышларга ирешсә, уңышларын күреп бәһаләсәләр – бу иң зур бәхет. Җитәкчеләр минем тырыш хезмәтемне күрделәр, уңай яктан гына бәяли бардылар. Бәхетле кешеләр, гадәттә, ярлылар арасында күбрәк була шул. Мин үземне гел бәхетле итеп сизә идем. Тагын тырышып акча җыям. Минем әниемне дә, энемне дә, үземне дә һич тә кечкенә йортта яшәтәсем килми, ничек кенә булса да өйне зурайтасы иде, дип хыялланам. Кеше хыялланудан туктаса, яшәүдән дә туктый. Хыялларсыз күңелдә – бушлык. Бары чынга ашкан хыял бакчасында гына төрле-төрле төстәге гөлләр чәчәк ата. Билгеле, хыялның тормышка ашуын озак көтәргә туры килә. Лаеклы кешенең хыялы иртәме-соңмы барыбер тормышка аша, бары сабыр итәргә кирәк. Мин ул вакытта күп акча алып эшли башладым, хезмәт хакым 95 сумга җитте. Ул еллар өчен шактый зур акча иде ул.
Киенмәдем, ашамадым, төшке ашка да манный боткасы белән чәй генә ала идем. Шулай ачлы-туклы яшәдем инде. Нәтиҗәдә, авылдан тагын бер матур гына алты почмаклы йорт сатып алдык. Йортны сатучы белән түләп бетмәгән акчаны ике ел эчендә түләп бетерергә килештек. Бу минем өчен олы шатлык булды. Без дә бит кешечә яши башладык, дигән уй мине тагын да канатландырып җибәрде.
Һәр яңа көн килә тора, без белмичә дә калабыз, ул мәңгелеккә, кире кайтмаска дип китә тора. Көн артыннан көн уза, еллар үтә. Энем дә авылда укуын бетереп, шәһәргә укырга китте. Сатып алган йортыбызда әнием берүзе торып калды. Шәһәрдә яшәү вакытым бер дистә ел булды, әни картайганнан-картая барды. Энем авылга кире кайтырга теләмәде. Ә минем әнине ялгыз итәсем килмәде, аның янына авылга яшәргә кайттым.
Үз авылыбыз егетенә тормышка чыктым. Миңа да, әнигә дә җиңеллек килер шикелле тоелды. Кызганыч, алай булып чыкмады. Мәхәббәт – сукырлар сукмагы икән. Яраткан вакытта кешенең күзе томалана, башы эшләми, сөеклесенең бер кимчелеген дә күрми. Гомерлек яр итеп сайланган кешеңне бәхетле итә алмасаң, ул инде мәхәббәт булмый.
Бер яктан, яшьлекне битәрләргә дә кирәкми, мин дә бәхетле булу өчен тырыштым, тик язмышым гына мин теләгәнчә булмады. Булачак, синең белән бергә гомер итәчәк иреңнең кояш ягы белән генә дуслашу кирәкмәгән икән, аның күләгәле ягын да күрү кирәк булган. Кайвакыт сиңа якын кеше бары тик синең үзеңнеке генә булып тоела. Ләкин соңыннан аңлыйсын: ул бөтен яктан да камил кеше бары тик синең хыялыңда гына туган.
Алмагач янына килсәң, алмасын өзәсең, әрекмән янына килсәң, тигәнәккә батасың, диюләре хак икән: мин иремә нинди генә яхшылыклар эшләсәм дә, ул киресен эшли бирде. Бик вакчыл, эчкече, усал, әшәке телле булып чыкты ул, миңа кул күтәрә башлады...
Кемдер бик кыска вакыт эчендә синең иң якын кешең булып китә, кемдер, озак еллар яшәп тә, чит кеше булып кала. Тынычлык, бер-береңне аңлап яшәү – мул тормышка алып барса, ызгыш-талаш, бәхәс, бер-береңне  аңламау – бәла китерә. Аерым кыланышларны да гафу итеп булмый. Кайбер начар сүзләр дә онытылмый. Сиңа иң якын кеше кирәксез кешегә әверелә дә куя. Мин мондый түбәнлекләргә түзә алмадым. Сигез айлык балам белән аннан аерылырга карар кылдым. Баламны әнигә калдырдым да яңадан үзем элек эшләгән шәһәргә юл тоттым. Яңадан эшкә урнаштым, әйбәт кенә эшли башладым. Атна саен әнием һәм балам янына кайтып йөрдем.
Ел ярым узуга, аерылган ирем минем арттан шәһәргә килеп җитте. Баланы ятим итмик, бергә булыйк, дип миңа ялынды, ялварды. Минем яныма эшкә урнашты, без бергә эшли башладык. Тора-бара, яшәр өчен үзебезгә кече торак та бирделәр. Кызыбыз да туды. Бер-береңнең кадерен белеп, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-береңә ышанып, күңелле яшәүләргә ни җитә дә бит, адәм баласы аңлап җиткерми шул. Ирем элеккеге гадәтенә кире кайтты, шул ук хәлләр кабатлана башлады. Ул торакны үз исеменә яздырган икән, шуңа үзен солтан итеп тота башлады. Эчеп-исереп, көне-төне тавыш чыгарды, мине мәсхәрәләде, сүкте, кыйнады. Балалар белән әле күршеләрдә, әле тулай торак коридорында кунып яши башладык. Ә бит гомер болай да бик кыска...
Балалар үстеләр. Улым алтынчы сыйныфта укый, кызым балалар бакчасына йөри башлады. Халык хак әйтә: «Бер сынаганны ике сынасаң, шайтан көләр», – ди. Иремә эшеннән кооператив фатир алырга ярдәм иттеләр. Бу фатир да аның исеменә күчте. Яңа фатир да безгә шатлык китермәде. Минем ирем яхшылыкны – көчсезлек, тупаслыкны – көч, кабахәтлекне – тормыш итә белү дип кабул итте. Яңа фатирда кунасы урынга, балалар күрше фатирда төн чыга башладылар. Ул өйдә исерек хәлдә була, безне кертми, ишек бикле. Мин икенче сменадан арып кайтам. Коридордагы бәрәңге әрҗәсе өстендә төнемне үткәрәм һәм шуннан торып эшкә дә китәргә җыенам. Әле алай гына да түгел, иртәнге якта ишекне ача да башын ишектән тыгып: «Син төне буе кайда йөрдең?» – дип, әшәке сүзләр белән сүгенә башлый. Теләсәң ни эшлә, чыдасаң чыда, чыдамасаң, башыңны элмәккә тык.
Бер тапкыр авызың пешкәч, салкын суны да өреп эчәсен, диләр. Ләкин мин ни өчендер, үзем дә аңламыйм, халык акылын санга сукмадым бугай... Усаллык эчендә яшәү бик авыр. Мин иремне уңай якка үзгәртергә бик теләдем, ләкин юкка. Әгәр сез кешене үзгәртә алам дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз.
Минемчә, ирең сиңа начарлык эшләсә дә, рәнҗергә кирәкми, чөнки ул болай да бәхетсез. Бәхетле кеше талашмый, кимсетми. Синең сүзең ишетелми икән – сөйләмә. Сине аңламыйлар икән – елама. Сине бер алдаган кешегә беркайчан да кире әйләнеп кайтма. Ышанычсыз кешедән исеп узган җил яхшы. Сине бер мәртәбә алдаган кешегә яңадан ышаныч белдерү, упкынга таяну, даладан җил кубарып очырган дүңгәләк артыннан куу белән бер. Тормышта иң кызганычы – сине санламаган, сиңа бер тиенгә дә кирәге булмаган бәндә өчен үз гомереңне сарыф итү.
Улым үсеп җитеп техникумга укырга керде. Кайвакыт мине яклап әтисе белән минем арага керә башлады. Ул арага керүләр улымны тукмауга гына китерде.
Кайгыларга башың исәң, рәхәт яшәрмен, димә. Тормышта билгеле бер вакытта тәвәкәллек җитмәү – гомереңне заяга уздыру. Түземлелек – бик әйбәт сыйфат, ләкин чиксез озак түзеп булмый, гомер – кыска. Балалар белән бергә уйлаштык-киңәштек тә, мин тагын иремнән аерылырга булдым.
Суд белән аерылышкач, безгә бер бүлмәле фатир тиешле булды. Иремә, үз акчасын алып, яңадан авылга кайтырга калды. Тәкәббер әтәчнең йоны бик тиз коелган шикелле, тәкәббер кешенең дә дәрәҗәсе бик тиз төшә. Без күченеп бер ай ярым дигәндә, миннән аерылган ирем, бөтенләйгә хәбәрсез гаип булды. Бәхет белән тәүфыйк бертуганнар. Шунысы билгеле, тәүфыйксыз бәхет озын гомерле булмый. Башка кеше тормышына пычрак аягыңны сөртеп кенә бәхетле булып булмый икән ул. Син бүген кешене кешегә санамыйсын икән, иртәгә үк тормышыңның тискәре якка үзгәрүе дә бик ихтимал. Тормышның үз кануннары.
Әниемне мин ялгыз итмәдем, авылдан шәһәргә, үзебезнең яныбызга алып килдек. Аны картлык көнендә мөмкин чаклы игътибар биреп, яхшы итеп тәрбияләдек. 91 яшендә бакыйлыкка күчте.
Әнием үлеп, бераз вакыт узгач, утыз яшеннән аз гына олырак улым, фаҗигале рәвештә якты дөньяны калдырып китте. Тырыш, уңган, эчми-тартмый, спорт белән шөгыльләнә торган, типсә тимер өзәрдәй, өйләнмәгән егет... Минем өчен сагыш-моңлы, коточкыч авыр көннәр башланды.
Балаларын югалткан аналар гына бу хәлне үз башларыннан кичерәләрдер, моны сүз белән аңлату да мөмкин түгел. Башыңа авыр кайгы килгәндә, туганнар кирәк. Тормыш бик үк гадел түгел шул. Якын кешеләр – еракта, ерак кешеләр – якында, ә ерак булмаганнарның исәбе-хисабы юк. Туганнар татулыгы байлыктан артык, диләр, монысы да хак. Алар мине тормыш төпкеленә төшүдән саклап калдылар.
Моңсу гомер үтеп бара. Яшәеш үзенең могҗиза булуын исбатлый.
Халык гүзәл хыяллар тудырып, эчке дөньясын гаҗәеп сихри төсләр белән балкытып, баетып, гомере буе матур әкиятләргә ышанып яшәгән. Дөньяда әле ачылмаган, ә ачылганы – аңлашылмаган, кеше акылы барып җитмәслек серләр бар. Ләкин, үз колачына барлык яхшылыкны һәм изгелекне алган шәфкатьле, рухи батырлык кына бу дөньяны коткарып кала алачак.
Яшьлектәге хыяллар һаман күңел түрендә яши. Уйлап карасаң, һәр яңа туган көн – калган тормышыбызның бер мизгеле, шуңа күрә аны елмаеп, шатланып каршы алу кирәк. Язмыш сынаулары синең кем булуыңны күрсәтә. Яшәешең начар икән, кайгыларга бирешмичә, авырлыклар алдында баш имичә, тезләнмичә аны уздырып җибәреп, аягүрә басып артыннан карап калу хәерле. Бусагаң аша чүп-чарны, башыңдагы начар уйларны тышка атарга кирәк. Әгәр син һәрвакыт үткәннәреңдә генә яшисең икән, ул синең киләчәгеңнең дә сулышын буарга, аңа тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Язмышым авыр дип зарлансаң, шул зар кара каләм белән язылып синең бөтен тормышыңа үтеп керүчән. Бер пот тоз ашаган кеше генә балның кадерен белә ала, бары яшь түгүче генә ихлас күңеленнән көлә ала.
Кешенең бөтен матурлыгы аның эчке дөньясының чиста һәм саф булуында. Күңеле саф кеше чибәр күренә, аның күңел халәте дә йөзендә чагыла. Күзеңнән яшь тамса, йөрәгең тилмерсә, газапларың ялкыны көйдерсә, сабырлыгың калканы астында үз-үзеңә әйт: «Мин барыбер бәхетле булачакмын!» Синең бәхетең үзеңнең эчке дөньяңдагы тәртиптән тора. Үзеңне никадәр бәхетле дип исәпләсәң, син шулчаклы ук бәхетле. Ләкин бәхет тиз генә табылмый, бары чын мәхәббәт кенә сине кешелекле итә, иң матур хисләр тууга сәбәпче булып тора. Тормышта бик озак җәфа чиккән кеше соңыннан үзенең бәхетле икәнлегенә дә ышанып җитми.
Кеше күңелен кем дә булса, ни дә булса шатландырып, канатландырып торырга тиеш. Шулай булмаса, дөньяның яме юк. Мәхәббәт эзләмәгез, бары сезгә бәхет китерүче кешене табыгыз! Иртәме-соңмы ул бәхет – мәхәббәт дип аталачак. Бәхет ул, бәхетеңне уртаклашыр кешең булганда гына мәгънәгә ия, уртаклашыр кешең булмаса, аның бернинди дә кызыгы юк. Кеше үзен чәчәк атып утыручы гөлбакчада кебек хис итәргә тиеш, гадәттә андый бакчада чүп үләне булмый.
Гомер бик тә кыска, ул – мизгел генә. Үткәнне кызганмыйча, хаталарны онытып, бүгенге көндә исәнлегеңә, зәңгәр күкне, кояшны күрүеңә, кошларның яшәешне данлап сайрауларын ишетә алуыңа шатланып һәм бәхетле киләчәгеңә ышанып яшәү кирәк.
Үткәнемә борылып карыйм да мин шулай уйлыйм.
(Журнал варианты)

 

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ

 

 

Фото: https://pixabay.com

 

 

 

«Мәйдан» №2, 2022 ел.

 

 

 
 

 

Комментарийлар