Логотип «Мәйдан» журналы

Газизҗан

Газизҗан, ерактагы танышларыннан берәүнең туберкулёздан үлү хәбәрен ишеткәч, капыл гына үзен авыру итеп сизә башлады. Башта бераз аның күкрәге авырткандай итеп йөрде. Чынлабрак уйлана торгач, башы да...

Газизҗан, ерактагы танышларыннан берәүнең туберкулёздан үлү хәбәрен ишеткәч, капыл гына үзен авыру итеп сизә башлады. Башта бераз аның күкрәге авырткандай итеп йөрде. Чынлабрак уйлана торгач, башы да авырткан кебек тоела башлады. Җитмәсә, тәннәре чымырдап, өшеп тә киткән төсле булды. Газизҗан болай да вәсвәсәле кеше иде, җитә калды бу моңа:
– Туберкулёз-мазар була күрмәсен, – диде, – Алла сакласын, – дип тә куйды. – Бәлки, миңа күптән өйдә ятарга кирәк булгандыр, – дип, ашыга-ашыга медпунктка чапты.
Медпункт врачы аны җентекләп караса да, больничный бирерлек сәбәп таба алмады. Шулай да авыруның күңеле булсын дигән төсле итеп кенә бер таблетка аспирин бирде.
– Кич ятканда менә шуны эчеп ятарсыз, берни булмас, үтәр, – дип куйды.
Ләкин Газизҗан әз генә дә тынычланмады. «Мондагы врачка гына ышанып йөрсәң, аяк сузганыңны да сизми калырсың, – дип уйлады ул. – Ярар, – дип куйды тагын, – даруын эчеп ятып карарбыз, ни күрсәтер...»
Өенә кайтып ашарга утыргач, дөресрәге, яртылаш ашап туйгач, аның исенә кылт итеп аппетит мәсьәләсе килеп төште.
– Тукта әле, – диде ул, кинәт ашавыннан тукталып, – ашап утырам утыруын да, аппетитым бармы соң минем? Ул турыда уйлап та карамыйм, юләр!
Уйлап карагач, ул үзен, чынлап та, бик тиз туя башлаган кебек хис итте. Ләкин, андый-мондый авыруларга бирешмәс өчен таза булу кирәк дип, таза булу өчен нык ашарга кирәк дип, бирешергә теләмәде. Туйган төсле булуын сизгән саен, умырыбрак ашарга тотынды.
Гадәттә, тәлинкә ярым токмач белән туя торган иренең өченче тәлинкәне ялтыратуын күреп аптырашта калган хатыны әйтә куйды Газизҗанга:
– Ни булды сиңа, атасы, белеп ашыйсыңмы болай, күрмәгәндәй булып?
– Нәрсә? – диде Газизҗан, куркынып. – Әллә мин бүген күбрәк ашадыммы? Нормальный түгел бит ул, алай булса! Димәк, мин авырыйм. Шулай бит ул: кайбер кеше
авырса ашый алмый, ә кайберәүләр күп ашый башлый. Ятыйм мин, анасы, ятыйм!..
Урын җәелде. Газизҗан аспиринны йотты, култык астына градусник кыстырды да, үзен үзе бик нык кочаклап, өчкә бөкләнеп ятты. Хатыны аның өстенә калын сырган юрган япты. Унбиш минут үткәч, градусникны алдылар. Газизҗан, авыру кеше булгач, кузгалмый гына ятты, градусникны хатыны гына карады.
– Ничә градус булган? – дип сорады Газизҗан хәлсез генә тавыш белән.
– Куй, атасы, – диде хатыны, – синең үз авыруың түгелдер бу, берәрсе авырганга сырхап йөрисеңдер.
– Ничә градус дип сорыйм мин синнән! Эһ... эһ...
– Утыз алты да алты.
– Күрмисеңдер лә, машина рәтен беләсеңмени соң син?! Китер үземә! Эһ... эһ...
– Мә, алайса, үзең кара.
Газизҗан градусникны үз кулына алды.
– Утыз алты да алты икән шул. Нормальный булса, утыз алты да биш була түгелме соң ул?
– Бусы да нормальный инде, юкка борчыласың.
– Белеп булмый шул, бу градусникка ышаныч та юк.
Әллә кайчангы градусник бит инде ул, искергән булуы да бик мөмкин бит аның. Сәгать тә бит әнә искерсә ялгыша башлый... Иртәгә үк яңа градусник алып кайтырга
кирәк...
Шактый вакыт тыныч кына яткач, Газизҗан үзен бераз җиңеләйгән кебек хис итте.
– Әйткәндәй булмасын инде, анасы, – диде ул, – даруы килеште, ахры, йомшарып киткәндәй булдым. Шулай да минем өскә тагын берәр нәрсә яп әле. Сакланганны саклармын дигән бит...
Сырган юрган өстенә байковый одеял япкач, Газизҗан изелеп йоклап китте.
Таң алларында ямьсез тавыш чыгарып бастырыла башлады ул.
– Атасы, атасы, дим! Әйләнеп ят әле!
– Ә? Ә? Нәрсә? – диде Газизҗан, кинәт уянып. – Фу... Бу ни хәл? Шабыр тиргә батканмын лабаса мин! Төнлә тирләгәнмен бит, төнлә!..
Төнлә тирләү – туберкулёз билгесе дип ишеткәне бар иде Газизҗанның. Аның куркудан йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Маңгайлары, күкрәкләре салкынаеп киткән кебек булды. Тукта әле, берәр җирем авыртмый микән дип, үзен үзе ишетергә теләгән төсле тын калды. Авырта шул. Әнә... Әнә күкрәгемне чәнчеп-чәнчеп ала. Оһһо!.. Оһһо!.. Йөткертә дә башлады... Оһһо!.. Барам, тизрәк таң гына атсын. Духтырга барам!
Һәм ул иртүк торып, үз урамнарындагы клиникага юнәлде. Эш сәгате җиткәнче приёмда да булып өлгерде.
Чәче шактый агарган булса да, төскә-биткә яшь, таза чырайлы доктор аны шактый нечкәләп карады: күкрәген дә тыңлады, аркасын да тыңлады, җилкәләрен дә тыңлады, кабыргаларын да тыңлады: тын алдырып та тыңлады, тын алдырмыйча да тыңлады... Кыскасы, торба белән тыңлау кирәкме, чүкеч белән дөпелдәтү кирәкме, караватка яткырып әвәләү кирәкме, камыр баскан кебек корсагын баскалау кирәкме – берсен дә калдырмады инде. Ахырда киенергә кушты һәм шактый көләч, шаян чырай белән Газизҗанны тынычландырып куйды:
– Юкка борчылгансыз, бик күп булса, әз-мәз салкын тигән булгандыр. Куркырлык бернәрсә дә юк. Сиксәнгә хәтле дәвалану турында уйлап та карамаска мөмкин сезгә. Рәхәтләнеп эшләгез.
– Ярый, рәхмәт, – диде Газизҗан, – югыйсә бик курыккан идем.
– Куркыр урын юк, хушыгыз...
Шулай итеп, Газизҗан ярыйсы гына кәефләнеп килеп чыкты. Ләкин бу хәл озакка бармады. Яхшы кәефенә бик тиз тап төшерделәр аның. Әле генә үзе белән бергә сөйләшә-сөйләшә чират көтеп утырган авырулардан берсе туктатып сорады бит:
– Йә, нихәл, нәрсә тапты? – диде.
– Таза дип әйтә, – диде Газизҗан шактый кәефле чырай белән.
Теге авыруның йөзенә ачыган чырай чыкты. Тирән өметсезлек күрсәтеп, кулын селкеп куйды.
– Белмиләр монда-а-а, белмилә-ә-әр, – диде ул. – Бесплатно караган җирнең рәте буламыни аның! Менә түләүле клиникада шәп, диләр, ичмасам. Мердиянов дигән бер профессор бар, ди. Бер аягы кабергә кергән кешеләрне дә циркта көрәшерлек итеп чыгара, ди, инде. Эләгү кыен, ди, шул аңа. Унбишәр көн чират торалар, ди, үзенә...
Газизҗанга тагын җитә калды бу. «Ах юләр, юләр, – диде ул үз-үзенә. – Миннән дә беркатлы юләр булмас! Уйламыйм да бит. Чын шул, бесплатно караган эшнең ни рәте булсын соң?.. Бернәрсә юк, имеш. Төн уртасында шабыр тиргә батып уяну! Күкрәкне чәнчү алу! Йөткерү! Бер дә юкка гына буламы соң? Ах юләр, юләр!..»
Аның күкрәге яңадан чәнечә башлаган кебек тоелды. Әле генә ягымлы булып күренгән ак чәчле, яшь чырайлы доктор хәзер аның каршында берни белмәгән малай булып калды... Утыра бит лыгырдап. Төсендә үк духтырлык юк. Духтыр кеше шулай көлеп тора димени, авызын ерып. Күзлеге генә дә юк бит, ичмасам. Бер порошок язып бирергә дә кулыннан килмәгәч, ни пычагыма дип йөргән була икән, адәм актыгы... Хәер, теләсә кемне потсыз кабул итәргә рәтле кешене җибәрәләрмени...
Шул минуттан башлап аның күңеленә профессор исеме кереп утырды... Мердиянов, диде бугай, әйе-әйе, Мердиянов... Һичшиксез, Мердияновка барырга кирәк.
Барам. Унбиш көн йөрсәм йөрим, барам! Күпме сораса да жәлләмим. Акча кыйбат түгел, баш кыйбат! Әйе, Мердиянов... профессор...
Газизҗан шул ук көнне кич түләүле клиникага китте. Унике сум акча түләп, эчке авыруларны кабул итүче профессор Мердияновка чиратка язылды. Теге кеше дөресен
әйткән икән: Мердияновны чыннан да унбиш көнгә якын көтәргә туры килде.
Бу унбиш көн эчендә Мердиянов турында ниләр генә ишетмәде ул!.. Мердияновның кодрәтенә бирешмәгән авыру дөньяда юк икән. Хәтта ул үлгән кешене дә, суынып җитмәгән булса, терелтә икән. Тик аңа чират бик зур булганга күрә, күрсәтә алмый калалар икән. Мердиянов янында бер булган кеше, башка духтырларны бар дип тә белми икән. Бер хатын әйтә икән, ди, әгәр дә, дип әйтә икән, ди, дөньяда профессор Мердиянов булмаган булса, мин авырып та йөрмәс идем, дип әйтә, ди. Ни өчен дип әйтеп әйтсәң, дип әйтә, ди, аның кебек дәвалаучы булмаса, авырып йөрүдән бер мәгънә булмас иде, – дип әйтә, ди...
Чынына караганда арттырылганы күп булган, вакытвакыт мәгънәсезлектә чиктән ашып киткән шундый хәбәрләр тәэсире астында профессор Мердиянов Газизҗан каршында бер кәрамәт иясе булып күтәрелде. Ул биргән даруларының шифасы тиячәгендә әз генә дә шиге калмаган иде аның. Шундый гаҗәеп кодрәткә ия булган кеше каршына барып басу көнен көтә-көтә, ул үзенең авырткан җирләрен дә онытты.
– Кара син аны! – дип уйлап куя иде ул кайчакта. – Әллә авыруым ул профессорның исеменнән үк куркып кача микән?..
Түземсезлек белән көтелгән көн килеп җитте. Газизҗан, бик яхшылап мунча кереп, чиста бельёлар киеп, түләүле клиникага килде. Ул килгәндә икенче номерлы авыру кереп киткән иде инде. Газизҗанның номеры бишенче. Үз номеры җиткәнче ул профессорга әйтәсе сүзләрен күңеленнән барлый торды. Нәрсә әйтергә соң? Хәзер инде аның, үч иткән төсле, бер җире дә авыртмый иде. Тик бераз каушау гына бар. Йөрәге гадәттәгегә караганда катырак тибә бугай. Тик аның зарланган нәрсәсе ул түгел бит. «Тукта, иң башлап кай җирем авырта диярмен соң? Менә, шайтан алгыры... Хәер, яхшы профессор булгач, ул кай җирең авырта дип сорап та тормас. Әйе, үзе табар. Күзгә карау белән белә, ди, бит ул...»
– Бишенче номер кемдә? – диделәр.
– Ә? Ә? – диде Газизҗан, каушап. – Әйе, миндә...
Кабинет ишеген ачып керү белән, күзләрен зур ачып, аптыраган хәлдә катып калды ул. Аның каршында әлеге, Газизҗанга күптән таныш булган, ак чәчле, яшь чырайлы, теге клиникада теләсә кемне түләүсез кабул итеп ята торган һәм Газизҗанга бер порошок язып бирергә дә кулыннан килмәгән «адәм актыгы» утыра иде.
– Рәхим итегез, якынрак килегез, – диде ул Газизҗанга, ачык чырай күрсәтеп. – Нәрсә әйтерсез. Нәрсәдән зарланасыз?
– Миңа профессор Мердиянов кирәк иде, – диде Газизҗан.
– Мин булам ул профессор Мердиянов, рәхим итегез. Сөйләгез...
Газизҗан ни дияргә дә белмәде. Бу минутта аның зиһене таралган иде.
 

Мирсәй ӘМИР


Фото: 

Комментарийлар