Логотип «Мәйдан» журналы

Әткәй белән сөйләшү (Әйтелгән васыять)

Эссе-хикәя.

«Вәгъдә — иман» диеләме әле Коръәндә?
Яшермим, бу язмамны язарга мине моннан егерме еллап элек булып узган бер вакыйга сөйләшүдән күңелгә сеңеп калган хатирә-истәлекләр мәҗбүр итте.
Шагыйрь әйтмешли, без биш бала үстек (алтынчыбыз — Фәгыйль абый 18 яшендә вафат булды), һәм бишебез дә ел саен диярлек, аеруча җәйге-көзге айларда, күп вакытта гаиләләребез белән туган нигезгә җыела торган идек: өлкәнебез Наил абый — Мәскәүдән, апам Фәһимә белән сеңлем Фәндия — Чаллыдан, энем Рафис белән мин — Казаннан. Айлык ял вакытын бер вакытка туры китерү ничек кенә кыен булмасын, без барыбер, мең хәйләсен табып, чынын-ялганын бергә кушып, туган нигездә бергә җыелу ягын карый идек. Бу бер йолага әйләнгән иде. Инде һич югы, ял вакытын бергә туры китерә алмасак, аерым-аерым булса да туган туфракка ел саен баш орып килү гадәте безнең каннарга сеңгән иде.
Юк, туган авылыңа, атаң белән анаң янына кайту инде ул болай үзе бер дә батырлык та түгел, мактанырлык та эш түгел инде анысы, асылда исә барысы да гадирәк ләбаса — һәркем үзенең ата-анасына, туган йортына булган әҗерен үз вакытында түләргә тиеш ич! Әллә ничек безнең йорт эшле булды, әмма ашлы булды. Эше күп булганга, ашы мул булгандыр инде, мөгаен. Һи, ул авыл җирендәге эшне санап кына бетерерлекме соң? Бәрәңге утыртасы, утынын хәзерлисе, печәнен чабасы, малын карыйсы, чөгендер-бәрәңгесен алып базга урнаштырасы бар! Чираттан көтүгә йөрү үзе генә дә кара кайгыга сала. Мал асрамасаң, ачка үләрсең! Ә кулдан көч китә бара. Кыскасы, аңлашылса кирәк, туган нигез безгә моңарчы санаторий да, ял йортлары да иде, хезмәт һәм тәрбия дәресләре үткәрелә торган мәктәп хезмәтен дә үтәп килде.
Моңарчы, димен, чөнки, моннан нәкъ унбер ел элек әткәм Гыймран сиксән ике яшендә дөнья куйды. Алтмыш ел бергә гомер кичергән якынын югалту кайгысыннан әнкәйнең миенә кан сауды — ул кешеләр белән мөлдерәп торган карашлары аша гына аңлаша алды. Ни хәл итәсең, табигатькә каршы барып булмый, аның үз исәбе.
Хәер, мин читкәрәк киттем бугай. Мин сүземне бер вакыйга уңае белән алган сабак-вәгъдәдән башлап китәргә тиеш идем ләбаса.
Ул болайрак булды.
Әткәй безгә, хезмәт дәресләреннән тыш, һич тә көтелмәгән бер вакытта, «тәрбия» сәгатьләре дә үткәреп ала торган иде. Юк, көчләп яки ирексезләп тә түгел, үгет-нәсихәт белән дә түгел, асылда җиңелчә шаярту-кинаядән (улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!), киңәш-табыш итешүдән (киңәшле эш таркалмас), бер-береңне тиң күреп әңгәмә корудан (коега төкермә, суын эчәрсең!) гыйбарәт иде ул дәресләр. Хәтеремдә: без — ир-ат халкы — бәрәңге алып, төшке ашка кергәннән соң тирләп-пешеп тавык шулпасы сыпыртабыз, әнкәй исә газ плитәсе янындагы кечерәк өстәлдә коштабакка ит турый. Ә радиодан җыр агыла — сораулар буенча көндезге концерт бара. Әнкәйнең дә, башка аналар кебек үк, үзенең исемен радио аша ишетәсе, үзенә багышлап башкарылган җырны үз колаклары белән тыңлыйсы килгәндер, күрәсең, моңарчы бу ләззәтле дә вә яшерен дә серен күкрәк түрендә беркемгә дә чишмичә саклап килгәндер, әмма бүген ул түзеп тора алмады. Илһам Шакиров «...әниемнең җылы кочагы» дип җырын тәмамлауга, бераз тын гына стенадагы радиоалгычка карап торды да үзалдына сөйләгәндәй итеп:
— Минем малайлар да Казанда яшиләр ич! — дип куйды. — Бәлкем әле...
Көрсенү дә, киная дә юк иде бу сүзләрдә. Өмет бар иде. Кыен булып китте. «Йә, минем әнкәй кемнекеннән ким? Башка аналар кебек ул безне карап үстермәгәнме дә, ул иртә таңнан кичке караңгыга чаклы «эш-эш» диеп чапмаганмы? Әллә ул радиодан әйтелгән шул бер җылы сүзгә лаек түгелме?»
Читен хәлдән әткәй коткарып калды. Ул, гадәттәгечә, карашлары белән генә елмая төшеп (кәефе килеп, берәр мәгънәви вә хикмәтле сүз әйтергә җыенганда, әткәй гел шулай күзен кыса төшеп елмайгандай итә иде):
— Һи, карчык! Исән кешегә нигә ясин чыгарга соң? — дип куйды. Аннары, әнкәйнең хәтере калмасын диптер инде, сүзен ул болайрак дәвам итте. Тавышы җитди иде: — Һи, синнән дә бәхетле кеше бармы соң, карчык? Кара син, кызларың-малайларың җыйнаулашып кайтып төшкәннәр. Чакырганны да көтмәгәннәр. Димәк, җыясы ризыклары бардыр, шөкер. Ә ярату, хөрмәтне аны урамга, миргә чәчеп йөрмиләр. Гайбәт түгел лә ул! Әнә аның малае бар, бердәнбер малае... — Әткәй ишегалдына караган тәрәзәгә табан баш кагып куйды. Сүзнең кем турында барганы билгеле иде, шулай да борылып карыйсы иттем — анда күршебез Таифә апа бакча артыннан җимерек такта лапаска таба — тауга каршы — бер капчык бәрәңге күтәреп менеп килә иде. — Егерме генә ел бардыр инде, кайтып та күргәне юк. Йөз чакрымнан. Ялгыз башы — салкын ашы!
Белмим, радиодан җыр башкаруларын сорап хат юллау ул — әле исән чагында ук әнкәйләрнең булмаган кабер ташына эпитафия язумы, ягъни, әткәй әйткәнчә, исән кешегә ясин чыгумы, һәм әхлакый яктан бу ничек акланадыр; бер уен бу, поза — шамакайлыкмы? Һәркемнең әнисе үзенчә матур, кадерле, сөйкемле ләбаса! Шикләнүчеләр булса, Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясен генә укып карасыннар. Әллә чын ярату, кадер-хөрмәт билгесеме, әйтә алмыйм, һәрхәлдә, маңкортлык һәм Хәтер югалтудан да хәтәррәк түгелдер. Әмма миңа шунысы ачык иде, мин ул көнне күңелемә яшерен бер уй беркетеп куйдым: «Аллаһы Тәгалә боерып, гомер бирсә, вакыты җиткәч, син әткәң-әнкәң рухына багышлап бер-ике кәлимә сүз әйтергә тиешсең!» — дидем үзүземә. Бүген мин хәл кадәремчә шул әҗеремне үтәп маташам. Чөнки әткәйнең әлеге сүзләре миңа Әйтелгән Васыять булып яңгырадылар.
* * *
Мин әткәй арбасында үстем.
Туры мәгънәсендә дә, кыек-күчерелмә мәгънәсендә дә бу шулай булды. Туры мәгънәсендә дигәннән, әткәй гомере буена диярлек атлы эштә эшләде һәм, аңлашылса кирәк, басу
капкасыннан да арырак башланган олы дөнья белән мин әткәйнең кабык төпле ат арбасында утырып йөргәндә таныштым. Хәтеремдә, биш-алты яшьләр булганда ул «Бүләк бул»
колхозының төзүчеләр бригадасы бригадиры иде, ә мин — аның төп «ярдәмчесе» һәм «киңәшчесе» (шулай булмый ни: олылар инде олы, бәләкәйләр әле тумаган). Әткәй көнне белми, төнне белми — арба өстендә: әле урман кисүчеләр янына барып чыга, әле төзүчеләр янына килә, әле тугым сугу мастерскоена сугыла. Ә мин — чәче пәке белән кырылган — такыр, кабык башлы, юеш борынлы малай — юлда барганда тыңлаучы һәм киңәшче, тегендә йә монда туктап торган арада — кигәвен-черки куып торучы. Мин барысына да риза. Иртән иртүк торып йокым калганга да, сәгатьләр буе ат саклап торуга да риза, тик әткәй генә үзе белән алып йөрсен. Һи, ул якын-тирәдәге авыл-карьяләр белән беренче тапкыр танышып йөрүләрне (безнең авыл барыбер әйбәтрәк шул!), печән өсләре җиткәч, урман аланында таң аттыруларны, су тегермәне арыгыннан шаулап аккан төнге сулар тавышын сихерләнеп тыңлап торуларны нәрсә алыштыра ала соң?! Яки печән куышында, йә булмаса, такыр юлдан келтерәп кенә барган арба тавышына изрәп китеп йокыга талган минутларны нәрсә белән алыштырырга мөмкин? Ул балачакта авыз иткән балтырган, җир җиләге, каен җиләге, бөрлегән, шомыртларның тәме хәзер дә тел очында.
Мин бәхетле идем.
Әйе, әткәй канаты астында үсүнең, өйдә, өстәл артында гына түгел, әлбәттә юлда, эштә, ял вакытларында бергә булуның үз өстенлекләре бар аның.
Картлар сүзен, ягъни халык арасында таралган гыйбарәләрне, кинаяле маҗараларны, халык мәкальләрен һәм әкиятләрен беренче тапкыр мин аның авызыннан, аның интерпретациясендә ишеттем. Китап кулга соңрак килеп керде.
— Берәүнең өч малае булган, — дип башлый иде ул сүзен еш кына (без дә өч малай лабаса).
Һәм китә аннары сөйләп... Юк, ул үгет-нәсихәт белән, дусларың күп булсын, дип әйтми, бары авыл саен йорт салу турындагы кыйссаны гына сөйләп ала. Яки әңгәмәдәшенә «алдашма» йә «арттырма инде» дими, кыса торган күпер турында гына искәртеп куя.
Ә бу кыйссаның туу тарихы болайрак. Имеш, безнең авылның Миңнулла исемле бер егете флотта хезмәт итү срогын бетергәч, Пучыдан әткәй арбасына утырып кайтып килә икән. Билгеле инде, аңлашыла, моңарчы ындыр артыннан ерак китмәгән сала егете, арбага утыру белән борчак сиптерә башлаган, ди, мин фәлән-фәлән диңгезләрдә йөздем дә, фәлән-фәлән илләрне күрдем, янәсе. Әткәй моның шыттырганына түзеп-түзеп торган да, ярты юлны узгач, әйткән ди:
— Миңнулла, энем, бездә дә зур яңалык бар бит әле. Менә узган ел гына Ижаудан килеп, Мирзагофрәннәр янына алдашучыларны кыса торган күпер салып куйдылар. Хитрый күпер, чукынмыш! Аз гына ялган сүз сөйләвең була, тактасына аяк басуга ике яктан кыса да куя.
Бу сүзләрне ишетү белән Миңнулла-моряк авылга кадәр авызына су капкан кебек тын гына кайткан, ди.
Хәер, әткәй исеме белән бәйле мондый мәзәк хәлләр күп. Бәлки, шулай җор телле булганы өчен дә аны, Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы куелгач, авыл яшьләре «Әлдермеш карт» дип атап йөртә башлаганнардыр.
Әткәйгә ияреп йөрүнең өстенлеге тагын шуннан гыйбарәт — эшкә өйрәнәсең. Әткәй еш кына: «Ир-ат заты үзенә йорт салып керә алырга тиеш», — ди торган иде. Шуны истә тотыптыр, күрәсең, ул мине яшьтән юнышырга өйрәтте. Исемдә, бүрәнәнең аргы башына барып утырыр иде дә, эчкә керәсең, тышка чыгасың, дип, минем юнганны бәяләп-күрсәтеп торыр иде. Тире ничек иләнә, бау ничек ишелә, утыртма һәм яткырма читән ничек үрелә, көрәк яки балта ничек саплана, чалгы ничек чүкелә дә, ничек көйләнә, урманда агачны сөялдермичә ничек кисеп аударырга, печәнне кайсы баштан төшеп чабарга — патриархаль крәстиән тормышның тавык чүпләп бетерә алмаслык мең вә мең төрле эшләрен мин әткәйдән күреп, өйрәнеп үстем. Әткәй әйтмешли, эшләвем кеше өчен булса, өйрәнүем үзем өчен булды.
Кыскасы, мин әткәйнең тәрбия арбасында үстем. Барысы өчен дә рәхмәт аңа.
* * *
Әткәй миңа үз гомерендә ике мәртәбә кул күтәрде. Әгәр инде аларны кул күтәрү дип атасаң... Беренчесендә ул мине кирәк-кирәкмәгәнгә әнкәйләр итәгенә тагылып йөрмәскә, мөстәкыйль булырга өйрәтте.
Миңа ул чакта дүрт-биш яшьләр чамасы булгандыр. Уттай урак өсте — «халык ашыга, китә басуга». Төш вакыты. Әле уеннан башканы белмәгән авыл малае өчен иң күңелсез сәгатьләр: урамда этле җан да юк, иптәшләрнең кайсы кая таралышып беткән — кемдер әбисенә ияреп йә җиләккә киткәндер, йә абыйсы белән су керергә, йә ындыр табагына. Әткәй, утынлыктагы бер бүкәнгә чүгәләгән дә, ишегалды себеркесе бәйләп утыра. Әнкәй исә, каударланып, абзар-кура тирәсендә йөри. Һе, каударланмый кара, сугыштан соңгы еллар бит бу, чаң тавышы яңгырагач биш минут үтү белән ындыр табагы капкасын атлап кермәсәң, кара исемлеккә эләгәсеңне көт тә тор, ә аннары уполномоченный каршында, бригадир каршында җавап бир. Әнә, сискәндереп, чаң тавышы да яңгырады һәм янгын чыктымы, такта һәм читән җил капкалары бердәм ачылдылар да ябылдылар. Ул арада безнең капка төбеннән күрше Хәлимә апа да йөгерә-чаба үтеп китте:
— Мөсәвәрә, тизрәк бул, соңга калабыз, уполномочий килгән, ди!
Әнкәйне ай күрде, кояш алды: мин аны куып җиткәндә, ул урам коесы турында иде инде. Үзе алга таба тартыла, үзе яртылаш миңа таба борылган килеш:
— Улым, иртәгә алып барырмын, иярмә инде бүгенгә, — ди.
Ә минем амбар алдына бик тә, бик тә барасым килә. Һи, андагы күңеллелекләр, могҗизалар, ыгы-зыгы турында сөйләп кенә бетерерлекме соң? Басудан яңа кайткан ашлык көшелендә тәгәрәшеп уйнауга нәрсә җитә ала соң? Җәннәтең бер якта торсын. Беләм ич, минем яшьтәшләрнең кайсы әнисенең итәгенә ябышып, кайсы капка асларыннан шуып үтеп, хәзер шул җәннәттә йөзәләр булыр.
Шул татлы уйларымнан әткәйнең кырку тавышы уятып җибәрде:
— Улым, кайт әле, бер әйбер бирәм... — Минем икеләнеп торуымны күргәч, тагын кабатлады: — Тизрәк бул инде.
Үзе урыныннан торып баскан да, кулы белән изәп, мине чакыра. Бирәм, дигәч, кайтмый хәлең юк, яланаякларым тыпырдатып әткәй каршына килеп тә бастым: нинди тәмле нәрсә бирергә тели икән миңа әткәй, янәсе. Ә ул берни булмагандай, себерке бәйләп утырган җиреннән кузгалмыйча гына:
— Улым, әнә теге чыбыкны гына алып бирче әле, — диде.
Алып бирдем һәм арт битемнең уттай кызышып алуын сизмичә дә калдым.
— Икенче иярмәссеңме? — диде ул ачуланмыйча гына.
— Иярмәм, — дидем үпкәләмичә генә.
— Иярмә, хатын-кызга ияреп йөрергә син нәрсә, ир кеше ич. Зур инде, — диде ул, кабатлап.
Мин дәшмәдем.
Бу минем беренче тапкыр ирләр тәрбиясе алуым иде.
Ләкин аңлап җиткермәгән булганмын икән. Бер-ике елдан әткәй тагын искә төшерде.
Беренче класста укый гына башлаган көннәр, төгәле — 1955 елның 5 сентябрь иртәсе иде. Хәтергә сеңеп калган бит, ә! Кече якта сәкегә яткан килеш дәрес әзерләп утырам. Кайдандыр әткәй кайтып керде. Мал-туар арасыннандыр инде, йә булмаса, идарә тирәсеннәндер. Кулларын юып чәй табынына утырган арада әйтеп куйды бу:
— Улым, Кара бияне генә алып кайт әле.
Ике минутлык эш инде бу бездәй авыл «егетләре»нә ат алып кайту, чыклы чирәмгә басмаска тырышып, әле кичәге җылысы сүрелеп җитмәгән тузанлы юлдан элдертәсең дә атыңны чаптырып кайтып та китәсең. Ә арба-сбруйлар өйдә, ишегалдында. Ишетеп ятам бит инде: бер әйтте әткәй, ике әйтте, ә мин һаман «Ал-ма, ал-ма!» — дип кабатлап ятам. «Аласым» булган икән: аркалык каеш белән «танышып алгач», чыгып йөгергәнемне дә сизмәдем.
Хәзер уйлыйм: әтисез үскән малайлар ничек тәрбия алганнардыр — әйтә алмыйм. Гомумән, педагогия күзлегеннән караганда, әткәй дөрес эшләгәндерме-юкмы — анысы да караңгы миңа, әмма ул мине юкка-барга үпкәләмәскә, үч сакламаска, олылар сүзен тыңларга, хөсетле булмаска, елак булмаска, балавыз сыкмаска өйрәтеп, сабак биреп калдырды кебек. Мондый характертәрбия белән «бүреләр» арасында яшәве дә җиңел түгелдер, бәлкем. Ләкин, кем әйтмешли, соң инде.
* * *
Кайсы гына малай-шалайның яшьтәшләре арасында үзенең әтисе белән горурланасы, бераз кәпрәеп аласы килми икән? Юктыр ул андыйлар. Бу җәһәттән, күрәсең, мин дә башкалардан аерылып тормаганмындыр инде. Шулай беркөнне Олы буада су кереп арыгач, «каз тәпие кимерә-кимерә тамаклар туйгач», малайлар арасында, сүз иярә сүз чыгып, үтә дә кызу бәхәс купты: кемнең атасы нинди эшкә маһир да, ниндирәк урыннарда эшләгән, янәсе. Китте чәкәләшү, китте мактанышу — түзеп кенә тор. Ә ир-ат халкының канына биләүдән үк сеңгән инде ул, бер мактаныша башласа — туктатырмын димә.
Беренче очкынны җор телле, күпертебрәк сөйләргә яратучы Марсель салды, әлбәттә.
— Бик беләсегез килсә, әткәй миңа пароход туктата торган ике җәпле пәке алып кайтты! — диде ул, яр буенда күккә карап кызынып яткан җиреннән бер дә исе китмәгән кыяфәттә.
Малайлар «аһ» итте, ике җәплесен түгел, алты җәплесен дә күргән бар ла ул пәкенең, ә менә пароход булып пароход туктата торган — бу инде безнең кабак башка сыймалы нәрсә түгел иде. Марсельгә нәрсә, аның үз җыруы җыру, сиптерә генә, калай колашага борчак чәчәмени.
— Ышанмасагыз, әнә Мирзагали абыйдан сорап карагыз. Ул да күргән. Әҗәкүл пристаненда ике катлы пароходны туктатып караганнар.
Пароход туктата торган пәкене түгел, без, пароходның үзен дә күрмәгән кыр ягы малайлары берсе дә, әлбәттә, аның сүзенә бер тамчы да ышанмадык. Марсельнең гадәтен беләбез ләбаса. Ләкин ышану-ышанмау — бер нәрсә, хакыйкать дигәнең — икенче нәрсә: мөшкә ачылган иде инде, сүз тегермәне туктаусыз тарта башлады.
— Тапкансың мактанырлык әйбер, — диде Роберт. — Аңа калса, минем абый сугышта герой булган.
— Минем әткәй берүзе йөз немецка каршы сугышкан, — дип бүлдерә аны икенчесе.
— Минем әткәйнең өч мидалы бар!
— Минекенең сандык тулы!
— Ә минем әткәйне, сугыштан кайткач, прсидәтел итеп куйганнар!
— Юк, минем әткәйне...
— Ә минем әткәй — лесник! Кирәк икән, әткәйгә әйтсәмме, берегезне дә кәшәкә алырга да урманга керттермәм әле!
— Һе, синнән сорап торырлар инде. Минем әткәй — умартачы! Бик кирәк ие синең кәшәкәң! Урман тулы.
Каравылчы, көтүче, ат караучы, балта остасы, тегермәнче малайлары эндәшми, үз уйларына бирелеп тыныч кына тыңлап яталар. Ничек эндәшсеннәр, мактанырлык нәрсәләре юк ич. Һи, сабый күңеле! Никадәр гөнаһсыз син!
Мин дә дәшмим. Дәшә алмыйм. Сүзләренә катнашасы килми. Әткәй өчен оят. Гәрчә ул, районның беренче шоферы, Хәсән күле һәм Фин сугышларында катнашса да, 1941 елның 23 июнь иртәсендә үк, районда иң беренчеләрдән булып, үзенең «полуторка»сы белән тагын фронтка чыгып китсә дә, Мәскәү янында барган бәрелешләрдә аягын югалта язып, сигез ай буена имгәк хәлендә госпитальдән госпитальгә өстерәлеп йөрсә дә, аның күкрәген орден-медальләр бизәми...
Сугыштан кайткач та аны әнә, башкаларның аталары кебек, «грамоталы» булуына да карамастан, прсидәтел итеп куймаганнар. Бүген дә менә урманга да, колхозның умарта бакчасына да хуҗа түгел ул — бар белгәне көрәк тә сәнәк, балта да пычкы; пароход туктата торган пәке сатып алу да аның кодрәтеннән килми...
Шундый күңелсез уйлар белән ындыр артлатып кына өйгә кайтып җиттем. Әткәй ишегалды уртасында чытыр арбаның (безнең якта салам-печән ташу өчен көйләнгән биек үрәчәле арбаны шулай атыйлар) күчәрен дегет белән майлый иде. Сәнәк-чалгылар, бастырык-баулар — арбада. Әнкәй коедан әле яңа гына алган салкын су белән әйрән ясап йөри. Апа да өйдән эчмәкҗәймәләр күтәреп килеп чыкты. Әһә, димәк, Усаккуакка печәнгә барачакбыз.
— Әле үзеңне эзли чыкмакчы идек... — дип каршы алды әткәй. — Ярый, кайтып әйбәт иттең. Бар, капкалап ал да, кузгалабыз...
Такыр басу юлыннан арба әкрен генә келтерәп бара. Әнкәй белән апа аркаларын аркага терәп, араталарыннан аякларын асылындырып арба артына утырганнар. Әткәй — уртада, ә иң алда — мин, дилбегә тотучы. Бу дөньяда аттан да акыллырак хайван заты юктыр, билләһи, дилбегәнең кем кулында икәнен шундук белә, бала-чага белән хатын-кызны санга да сукмый ул, йә юлдан буйлап кереп китә, йә селкәү сөягенә әйләнә. Барган җиреннән әледән-әле юл кырыендагы арыш башакларына үрелүенә үртәлеп булса кирәк, әткәй, төшеп, атны авызлыклап куйды:
— Җитте сиңа, баргач, иркенләп ашарсың... Әйдүк, малкай...
Ул, арбага менеп утыргач, бер генә сүз әйтте: — Катырак бул!
Бәлки, шушы «катырак бул» дигән сүздән соңдыр мин, батыраеп китеп, сорап куйдым:
— Әткәй, нигә син прсидәтел булмадың?
Ул авыр гына көрсенеп алды.
— И-и, улым, үсә төшкәч аңларсың әле. — Бераз тын баргач: — Сугыштан соң кешеләр болай да кан косып яши иде бит. Тагын аларга кандала булып ябышыргамы?! Юк, улым... Ярамый иде...
Дилбегә аның кулына күчте. Моны сизү белән атыбыз салмак кына юыртып та китте.
* * *
Бер тапкыр мин аның елаганын күрдем.
Җәй көне иде. Арышлар серкә очырган вакыт. Көтү чыга... Урамда — ыгы-зыгы: бәрәннәр бәэлдәшә, бозаулар сикерешеп уйный, сыер-сарыклар койма буйларындагы, канау-агач
төпләрендәге берән-сәрән үләннәрне йолыккалап ялкау гына авыл башына табан агылалар. Көтүче Газизулла абзыйның еландай кара, озын каеш чыбыркысы буйлап алгач, алар бер-ике адым атлыйлар да борыннарын тагын чыклы үләнгә төртәләр. Апа-җиңгиләр, әби-бабайлар, кайсы тәпи баскан гына бәрәнен күкрәгенә кысып, кайсы качкын кәҗәсен каравыллап, көтүне авыл башына кадәр озата бара... Бу — үзе бер илаһи күренеш: мөгаен, элегрәк Бөек ефәк юллары буйлап сәфәргә чыккан кәрваннарны гына шулай озатып калганнардыр да, шулай каршы алганнардыр...
Урамда тузан да басылырга өлгермәде, әткәй чоланда эленеп торган капчыгын култык астына кыстырды да: «Йә, барып карыйм әле», — дип, колхоз амбарларына таба чыгып китте. Әнкәй бу вакытта, гадәттәгечә, күптән инде фермада иде, сыер савуда. Әбекәй аны (әткәйнең әнисе — Хәят исемле иде ул) каз куарга чыккан җиреннән нечкә башына кызыл чүпрәк бәйләнгән чыбыгына таянып озатып калды:
— Хәере белән булсын!..
Хәзер ничектер, элегрәк авылда эшсез кеше юк иде, бала-чагамы ул, карт-корымы — һәркемнең үз шөгыле, үзе генә башкара торган эше бар. Һәр гаиләдә диярлек шулай: эш бүленгән.
Минем дә үз вазифам бар: мин, үзебезне генә түгел, бөтен күрше-күләнне көнбагыш мае белән, шикәр-конфет белән туйдыручы. Атна саен диярлек сәпитемнең багажнигына ун литр керешле алюмин бидономны бәйләп куям да Бакалы ягына элдертәм. Мин инде моңа күнегеп беткән, ләкин башыма бернәрсә сыймый йөдәтә. Аларда — Башкортстанда — шикәре дә, мае да бар, каһәр суккыры, бездә генә юк. Нишләп юк ул, сигез генә чакрым ара бит югыйсә.
Менә бүген дә, әткәй артыннан ук, йомырка сатып җыелган атналык гаилә акчасын бәләкәй яктагы матча тишегеннән чалбар кесәмә шудырдым да сәфәргә кузгалдым.
Ничектер ул көнне юлым урау булып чыкты. Көнбагыш мае Яңа Әмәкәйдә дә, Яңа Әлмәт белән Яңа Әгъбәстә дә юк иде. Бакалы аша җитмеш-сиксән чакрым юл үтеп, авылга өйләдән соң гына кайтып төштем. Мин капканы ачып кергәндә әткәй белән амбарчы Фәхрулла абый Фәхруллин болдырда сөйләшеп утыралар иде. Аз гына чеметкәннәр, ахрысы, әллә шунда кояшта изрәп китеп онытканнар, әткәйнең җигеп йөри торган аты тугарылмаган, гомердә булмаганны — алдына да салынмаган. Мине күргәч (күрәсең, шактый утырганнардыр инде, ә бәлки — бала-чага алдында күп сөйләшеп тормыйк диптер), Фәхрулла абзый урыныннан кузгала төште.
— Ярар, Гыймран, җан биргәнгә җүн бирер әле, бәлкем, яңа уңышка да җиткерерсең... — диде ул ниндидер бер эчке тавыш белән. — Быел игеннәр ару күренә, Ходай насыйп итсә, дөньясы гел болай бармас әле... Ә рәхмәтеңне миңа түгел, прсидәтелгә — Шәйхәйдаровка әйт, ул бирергә кушты, язып...
Аннары ул ак төстәге «солдатский» киндер фуражкасын кулына алды да: «Сау бул хәзергә», — дип, салмак-уйчан адымнар белән капкага таба китеп барды. Әткәй аның артыннан Теләнче урамына күмелгәнчегә кадәр озатып карап калды, күмелгәч:
— Шәп кеше, — дип куйды үзалдына. — Игелекле.
Мин өй почмагына сөяп куйган сәпитем янына китмәкче идем, — йөкне бушатырга кирәк ләбаса, — әткәй үз янына чакырып алды.
— Утыр әле, улым.
Инде миңа алты яшь түгел, үз эчемә бикләнә башлаган чагым, әткәйнең җитди сүз башларга җыенуын сизенеп, болдырның астагырак баскычына килеп чүгәләдем.
— Юк, өскәрәк менеп утыр.
Нишлисең, өскәрәк менеп утырдым.
— Менә шулай... — Ул җилкәмә авыр кытыршы кулларын салды. — Син бит инде хәзер үскән егет, ундүрт яшең тулып килә, кул арасына керә башладың... Аның тавышы дерелдәп куйгандай булды.
— Менә бер капчык он яздырып алып кайттым әле. Аллаһы боерса...
Мин шунда гына кабык арбадагы шактый ук тук ап-ак киндер капчыкны күреп алдым. Аның өстендәге печән як-якка кайтарылган иде, капчык авызы чишелгән. Димәк, ул аны чоландагы юкә он кисмәгенә кертеп бушатырга ашыкмаган, бәлки, сокланып та карап торгандыр әле шул капчыкка, яңа тарттырылган онны кулына алып җылысын тоеп торгандыр.
Мин әткәйгә күтәрелеп карадым. Аның күз төпләре яшьле иде. Сөенеч яшьләре идеме ул, әллә көенеч яшьләреме — хәзер бер Алла белә... Әмма сәбәпчесе шул бер капчык он иде.
* * *
Сугыштан соңгы елларда бөтен Рәсәй буйлап — һәрхәлдә, бу Татарстанда шулай иде — посадка утырту бер өмә төсен алып, киң җәелеп киткән иде. Кар ышыклау посадкалары, гадәттә, җир эрозиясенә каршы юнәлтелеп, җил-давыл иркен үтеп йөри торган урыннарга — тау башларына, юл буйларына, ике урман араларына каен-акацияләрдән, нараттан, сирәк-мирәк имән чаукалыкларыннан утыртылды. Шушы ук елларда урманнарны яңарту-сипләү, буш яткан урман аланлыкларына нарат посадкалары утырту да, кем әйтмешли, массакүләм төс алган иде.
Менә шулай, 1954 елда бугай, авылыбызның 10–15 бәхетлерәк, ә бәлки булдыклы-эшчәнрәк гаиләсенә Усаккуак дип аталган катнаш урман итәгеннән (башка кайберәүләргә «диләнкә» ерактанрак, Кара урман тирәсеннән тәтеде булса кирәк), буш яткан яссулыктан посадка утырту өчен җир бүлеп бирделәр. Бер якта — шомыртлы, баланлы уйдык-уйдык таллыклар тезелеп киткән; икенче якта — бөрлегәнле, җиләкле тар гына кишәрлек булып имән урманы үсеп утыра; ахыр чиктә болар барысы да төп урманга кушылып китәләр. Буе бер чакрым чамасы, иңе өч-дүрт йөз метрлар булган шушы ташландык җиргә без нарат посадкасын утыртып-тәрбияләп үстерергә тиеш икәнбез. Чыннан да, авылдан ике генә чакрымдагы алындык, Әмирхан Еники әйтмешли, әткәй белән әнкәйгә бик ошады; урман каравылчыларыннан, безнең яктагы тел белән әйтсәк — лесниктан фатиха алгач (шулай булмый мөмкин түгел, ул елларда урман хуҗалыгына алар хуҗа иде, ул хәзер генә урман хуҗасыз калды), без бөтен гаиләбез белән җиң сызганып эшкә тотындык. Без дигәнем — әткәй белән әнкәй, әткәйнең әнисе — безнең якын әбкәбез, беркайчан да алны-ялны белми торган инсафлы, бөтерчек хәтле, инде үз яшен дә
оныткан Хәят карчык, апам Фәһимә һәм дә җиде-сигез яшьләрендәге мин үзем һәм дүрт-биш яшьләрдәге энем Рафис; абыйларым Наил белән Фагыйль ул вакытта инде төп йорттан очып чыгып «читкә» — ят җирләргә китеп барганнар иде булса кирәк, һәрхәлдә, урман утыртуның беренче өмәсендә алар өйдә-санда юклар иде. Эшкә тотындык дигәч тә, тотынуы алай бик ансат нәрсә түгел икән әле. Башта ат белән махсус җайланган сабаннар ярдәмендә бер метр чамасы ара калдырып алан кәсен сөреп-ярдырып аласың, аннары шул буразнага ярты метр саен шөшле сыман утырту көрәге белән нарат үсентеләрен төртеп чыгасың. Монысын, төртеп чыгуны, әткәй ясаган ояга апа белән без дә башкара алабыз инде, ә «сыйфат карты» — Рафис энем йолкып ук булмаса да, үсентеләрнең якаларыннан тарткалап, абына-сөртенә арттан ияреп йөри. Өч-дүрт көн дигәндә без үзебезгә бүлеп бирелгән бер гектар-гектар ярым чамасы җиргә нарат үсентеләре төртеп тә чыктык. Ә халыкның бу яңа гамәлгә дәррәү кубып тотынуы шуның белән аңлатыла: безнең авыл тирәсендә табигый печәнлек — болынлыклар булмау сәбәпле (урман эчендәгеләре лесник кулында), авыл халкы печәнгә күпмедер күләмдә мохтаҗлык кичерә иде — сорамыйча печән-утын түгел, сулыш та ала алмый торган еллар бит бу! Ә монда, посадкада — ызан араларында каерылып үскән печән ел да синеке, күтәрелеп килгән, буй җиткергән нарат урманы — дәүләтнеке. Ярый, еллар берсе артыннан берсе үтә торды, кадерләп, төпләре китмән белән йомшартылып үстерелгән наратлар саф-саф булып, «Чыңгыз гаскәрләре» кебек үсә торды һәм бүген алар өй салырлык бүрәнә агачына әйләнделәр...
...И-и, ул печәнгә төшкән көннәрнең хозурлыгы, ул мизгелләрнең рәхәтлеге — боларны сүз белән сөйләп, тел белән әйтеп кенә бетерерлек түгел.
Ул көнне, әйе, көтү иртәрәк куыла, казан аслары иртәрәк тергезелә, атлар иртәрәк җигелә. Беренче тапкыр печәнгә төшкән көн әле дә хәтеремдә: әткәй таңнан торып, кешеләрдән һәм силсәвиттән яшереп кенә сарык суйды, итнең бер өлешен урманда пешерергә диеп аерып алдылар да, калганын тозлап, агач кисмәк белән кар базына төшереп куйдылар: ул вакытларда авыл халкы ничектер бик тә сакчыл иде шул, бәлки, илгә түгел, үзенә генә таянганга шулай булгандыр ул! Аннары, олы вакыйгага тиң көннәргә генә хас булганча, җыйнаулашып бер өстәл артына утырып чәйләп алганнан соң, әткәй ат җигәргә чыгып китте, әбекәй белән әнкәй юл хәстәрен күрә башладылар — яңадан кар базына төшеп менелде, баз капкачы ачылып ябылды, сандык-сондык актарылды, төенчекләр төйнәлде. Ул арада әткәй үзе генә белгән урыннардан (кичтән үк көйләп, игәп, чүкеп, кайрап куелган) балта-пычкы, сәнәк-тырма ише эш коралларын булдыклы крәстиәннәрчә вәкарьлек белән арба төбенә урнаштырып чыкты, аның өстенә ефәктәй арыш саламын күпертеп җәеп куйды, ахырдан келәттә генә саклана торган торыпшаҗәймәне алып чыкты да: «Яратмыйм шыгырдап, коелып йөргән арбаны», — дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә тәртә бауларын барлады, тәгәрмәчләрне селкеткәләп карады (барысы да тәртиптәме, янәсе), аннары җигелеп куелган атның аркалыгын күтәреп куйды. Шуннан соң гына ул өйдәгеләргә дәште:
— Әй-й, сез анда буласызмы әле?
Аның тавышында хуҗаларча боеру да һәм шул ук вакытта ирләрчә кайгырту төсмере дә бар иде бугай. Озак та үтмәде, шуны гына көткәндәй, болдырда кулына мендәр чаклырак ашъяулык төенчек тоткан әнкәй күренде. Ул кайтарып бер сүз дә дәшмәде, күнегелгән гадәт буенча арба башына, саламга чокыр ясап, төенчеген җайлап урнаштырды да (чиләк-казан-мазар инде күптән арбага менеп кунаклаган иде) бер кырыйдарак бау төйнәп маташкан әткәйгә сүз катып:
— Булды бугай инде. Бернәрсәне дә онытмадык бугай. Хәерле сәгатьтә булсын, — дип куйды.
Юлга чыгар алдыннан гына була торган ыгы-зыгы басылып, ат капка төбенә килеп туктагач, берәм-берәм җәймә белән каплаулы салам өстенә чүмәштек. Ат дигәнең бик тә акыллы, сизгер җан иясе бит ул, (аннары әткәй, үзенең сөйләвенә караганда, Кара бияне күптән җигеп йөри, алар бер-берсен, кем әйтмешли, «ярты сүздән» аңлыйлар) капканы киереп ачуга бер пошкырып алды да — аның безгә «юлга кузгалдык, йоклап утырмагыз, тәгәрәп төшеп калырсыз» дип кисәтеп куюы булгандыр инде — дилбегә кагу белән дәртләнеп урыннан кузгалды. Вәкарь белән генә үзебезнең урамны үттек, авыл башын чыктык, зиярат та артта калды, басу юлына чыккач исә кара бия дәртле генә юыртып китте.
Авыл иртәсенең хозурлыгын, аның сихри тантанасын авылда туып, авылда үскән кеше генә җаны-тәне белән нечкәләп тоя аладыр шул: менә без агымсу өстедәй айкалып-чайкалып утырган арыш басуы эченә йөзеп килеп керәбез; талгын җил белән болынга арыш, үлән, тагын әллә нинди исерткеч тәмле исләр килеп бәрелә; һавада бертуктаусыз тургай сайрый — ул үзе һавада бер нокта гына кебек, ә үзе бөтен бер дөньяны тутырып тора, әйтерсең лә яңа көн, яңа вакыт агышының яңа бер мизгеле тууга ул да шулай шатлана, канатлана. Чыннан да, никадәр матур, тулы бу дөнья! Шулай сабыйларча «бөек», гасабилы уйларга чумып барган җиремнән, текердәп кенә тәгәрәп барган арба тәгәрмәче тавышына изрәп киткәнемне сизми дә калганмын. Менә без ел да туктала торган посадкага терәлеп үк торган урманның таныш аланлыгына килеп туктаганбыз. Беренче эш итеп йөк бушатылды, аннары ат туарылды, аны тышаулап, дилбегә белән арбага бәйләп куйдылар, шуннан соң учак тергезелде, ул арада якындагы сызадан күренер-күренмәс кенә булып агып яткан чишмәдән бар булган савыт-чиләк белән су алып менелде, учакка чәйнек, казан асылды, кыскасы, кырга чыккан «кыргый» кешеләр тормышы - башланды.
...Беренче покосны чыкканда, дөресрәге, чыгып җиткәндә, кояш инде баш түбәсен кыздыра башлаган иде. Ә посадкада печән чабуның үз хәйләсе бар, биредә болындагы кебек күкрәк киереп, алагаем селтәнеп чаба алмыйсың, печәнне бармак юанлыгы булып үсеп килүче нарат агачларын кистермичә, бер кырыйга янтаебрак кыркып барырга кирәк. Һәм, без бит үзебезне белә-белгәннән бирле эш эшләп үскән авыл баласы ла, әткәй-әнкәйгә ияреп монысын гына апа белән без дә тиз үзләштердек. Шул рәвешле, үз алдына башта әткәй төшә, аннары әнкәй, соңыннан апа белән мин — кошлар кебек берсе артыннан берсе тезелешеп чалгычылар үткәннән соң рәт-рәт үскән агачлар арасына печән покослары сузылып ята; агачлар да, утырган бөркәвечтән арынгандай, берәм-берәм тураеп басалар. Энем Рафис исә, тизрәк һәм тигез кипшерсен өчен покосларны безнең арттан сәнәк белән аралап-әйләндереп бара.
Менә шулай берәр покос чыкканнан соң карт имән төбенә утырып мәтрүшкә чәе эчеп алабыз. Ә Казанда итле шулпа кайный: биредә әбекәй хуҗа — ул аш пешерү остасы, аны хәтта кунак-мазар җыйганда сый-нигъмәт хәзерләшергә күрше-күлән дә ярдәмгә дәшеп ала.
Бервакыт көтеп алган әбәт вакыты да җитә. Без, арып-талып, манма тиргә баткан килеш һаман да шул имән күләгәсенә килеп чүмәшәбез. Ул арада әбекәй белән әнкәй табын хәзерләргә керешәләр: кулдан сугылган ашъяулыкка табак-савыт тезеп куела; тегермән ташы чаклы булып күпереп пешкән бодай күмәчен кулына алгач, әткәйнең йөзенә елмаю йөгерә һәм:
— Кара әле син моны, бигрәк уңган, кояш кебек көлеп тора, — дип сөйләнгәләп ипи кисәргә керешә.
Чыннан да, шатланмаслыкмыни, олы бәйрәм, гаилә өмәсе ич бүген, мондый ак он күмәче бәйрәмнәрдә генә пешерелә, казан да елга бер генә асыла, ит пешсә, бит пешми дигәндәй, ипи-ит белән өйгә туклык керә шул. Әткәй күкрәгенә куеп ипи кискәндә, яисә коштабагын тутырып ит тураганда, беләм, ниндидер тынлык урнаша — тигез, тук тормыш итүнең бөек чагылышыдыр бу, мөгаен. Менә ул олы чүмече белән коштабакка ит сосып сала; әбекәй исә һәрберебезгә шулпа бүлеп чыга; ниһаять, без — бөтен гаиләбез белән ашъяулык тирәсенә кысылыбрак утырабыз да, агач кашыкларны эшкә җигәргә «команда» көтеп торабыз. Әткәй бисмилла урынын әйтә торган аш алды сүзләрен кабатларга көчкә өлгереп кала: «Әйдәгез әле, эшләгәндәге кебек итеп ашыйк, ашамый торып эшләп булмый ул», — дип әйтүгә бердәм рәвештә тын гына «урак урырга» керешәбез. Бергәләп тәгам җыюның ниндидер сихри көче бар, күрәсең, татарда бу бик борынгыдан килә торгандыр, берәү дә дәшми, һәркем җитди, бик изге эш эшләгәндәге кебек...
Учакта пешкән ике-өч тәлинкә өреле шулпаны, симез-симез калҗаларны үлән чәе белән җөпләп куйгач, кайсыбыз кая таралыша: әткәй ат-арба янында булыша; хатын-кыз җәмәгате, табынны җыештырып куйгач, урман эченә кереп югала — җиләкле, бөрлегәнле вакыт бит. Кем ничек шулай аш сеңдереп алганнан соң тагын чалгыларга тотынабыз. Печән чабу ул болай читтән карап торганда гына ансат, күңелле бер эш сыман тоелырга мөмкин, чынлыкта исә шактый авыр, күп көч сарыф итүне сорый торган хезмәт. Әнә көннең яртысы гына җиткән — кояш нәкъ баш очында эленеп тора! — ә инде беләк-кулларга, аяк-билләргә шактый ук ару-талчыгу шаукымы йөгергән. Ләкин эшкә килгәндә безнең нәселдә сынату гадәте юк ул, бу алгысарлык әткәй белән әнкәйдән балаларына да күчкән — өзелеп калсак калабыз, үзебез дигәнне эшләмичә торып туктап кала белмибез. Тик шулай да төштән соң туктап-туктап ял итеп алулар ешрак була бара, чалгылар да ешрак янап алына. Шуны сизеп алгандай, ерактагы покос башына чыккач, әткәй түземсезләнеп көткән хәбәрне җиткерә:
— Көне бигрәк кыздыра... бер-ике сәгатькә туктап, ял итеп алыйк булмаса. Безне куып килүче юк ла...
Һәм без, шуны гына көткәндәй, аллы-артлы тезелешеп, агачлар арасына су юлы кебек сузылып яткан покослар арасыннан казан аскан аланга табан юнәләбез. Нәкъ әкияттәге кебек, башта әткәй, аннан әнкәй дигәндәй (ул беркайчан да әткәйдән узып сүз әйтмәс, аннан алда юл төшмәс), аннары без — тагын шул ук ашъяулык җәймә тирәсенә түгәрәкләнеп утырабыз. Ә әбекәйнең кулы җиңел аның, чәе дә, ашы да әзер, теләсәң, ачы катыгы да бар, хәтта бер тустаганга җиләк тә җыеп куелган. И-и, тулы-тигез гаиләң белән өмә ясап, иңгә-иң торып печән чабулары, аннан соң бергә-бергә янып-пешеп ашап-эчеп утырулары әкияттә бер төш кебек рәхәт тә, күңелле дә; болар бит теләсә кемгә тәтеми, белсә дә тигез, күп балалы гаиләләр генә беләдер моның хозурлыгын — Ходайга шөкер, үскәндә мондый татлы мизгелләрне без аз кичермәдек шикелле.
...Әткәйнең бер чаука төбенә чүгәләп чалгы чүкегән тавышы ничекләр тоныклана-тоныклана ерагая барып — ул инде бөтен урманны иңләп яңгырамый, чың-чың итеп зеңләүдән бигрәк быжан безелдәвенә охшый бара — бөтенләй ишетелмәс хәлгә килде. Һәм мин, арып-талып, чебен-черкидән качмакчы булып печән җәелгән арба астына килеп авам, авам да башым тию белән изрәп йокыга китәм... Йокы ястык теләми шул, белмим, күпме йоклаганбыздыр, энем белән мүкәйләп арба астыннан чыкканда кояш төшлектән авышкан иде инде. Эсселек бераз басыла төшкән, күк йөзендә берән-сәрән күчмә болытлар өере күренгәли. Бераз селкенгәч, тән язылып китте, беләк-бәдәннәргә тагын көч-куәт йөгерде, күңелне дәрт-дәрман биләп алды. Эшнең рәтен белеп эшләгәндә, сау-сәламәт чакта, җитмәсә, буыннар ныгып килгән бер мәлдә син эштән түгел, эш синнән куркып тора лабаса. Чалгылар чаж да чож килә. Тәннән борчакборчак тир ага; алда, ымсындырып, тагын яңа покос башы көтеп тора...
Ниһаять, җәйге озын-озак көн сүрелә барып, кояш кичкә авыша башлагач көнлек эшкә нәтиҗә ясалды, нокта куелды. Хатын-кыз җәмәгате, энемне ияртеп, авылга кайтып китте, ни генә дисәң дә, көтүне каршылыйсы, сыерны савып, кош-кортны ашатып, мал-туарны төнгелеккә ябып куясы да бар ич әле. Ә мин төнне әткәй белән бергә урманда уздырачакмын. Печән шалашында күңелле булыр. Беренче тапкыр гына түгел ләбаса. Башта бастырык чаклы усак киртәләр кисеп алып шалашның кысасын ясап куйдык, кысага читән юанлыгы ботак-санак тезеп чыктык та, шуның өстенә печән ташладык — менә сиңа шалаш әзер дә булды.
Тышауланган Кара бияне китереп бәйләгәч, әткәй тагын учак тергезеп җибәрде. Күз алдына китерегез: кич, урман... Агач башларына җитәрдәй булып, ялкын телләреннән яктылык сирпелә. Һәм без — ата белән малай — икәүдән-икәү калып, урман аланында төн ката учак каршында утырабыз. Картаеп килгән атам, учакка текәлгән дә сүзсез калган; ул бик сабыр, акыллы карт, төптән уй йөртә белә, бу минутларда ни уйлый ул, башыннан ниләр кичерә. Ә мин шул хакта уйлап утырам.
...Икәүдән-икәү калган вакытларда ул үзенең үткән гомере турында, гомумән, яшәү-яшәеш хакында бәйнә-бәйнә сөйли торган иде. Шуңа күрә мин ул үткән юлны яттан беләмдер төсле... Без ул көнне дә аның белән озак-озак итеп, тәмләп сөйләшеп утырдык. Сүзебез ахырында мин аннан, миңа шулай ышанганына бераз масаебрак китептер инде, мәктәп, район ярышларында алдынгы урыннарны алып килүемне исәпкә алып: «Җибәр, әткәй, мине, дөнья чемпионы булып кайтам», — дип ычкындырдым. Әткәй озак уйлап тормады, җавабы әзер булгандыр, күрәсең:
— Улым, миңа йөгерешче түгел, эшче кул кирәк, — диде. Бераздан болай дип өстәп куйды: — Моңарчы син минем ышанычлы терәгем булып килдең. Моннан соң да шулай булыр, иншалла. Хәзерге кебек эшне ярат, намуслы бул, кеше өлешенә кермә, беркайчан да тәкәбберләнмә, иманыңны сатма.
Шуннан соң без таң алдыннан гына шалашка кереп яттык. Соңрак исә аның әлеге үгет-нәсихәткә охшаш сүзләрен Коръәннән дә эзләп таптым. Дөресрәге, эзләгәнемне таптым...
* * *
Әткәй-Әлмәндәр карт — гыйбрәтле ич, Лев Николаевич Толстой үлгән елны туган һәм нәкъ аның яшендә якты дөньядан китеп барды. Безгә — балаларына — аның абруе Толстой
абруеннан һич тә ким түгел иде.
Сизгер иде.
Ул бит үлән үскән
Тавышны да ишетеп яшәде.
Акыл җыйган саен — сабырланды,
Олыгайган саен — яшәрде.
Дуслар белән дусча аңлашты ул,
Кошлар белән кошлар телендә
Җаен тапмый калмас, Әҗәлне дә
Шаяртадыр әле... «тегендә».
Ходай бирмеш көннең һәрбер көнен
Яшәде ул сөеп, тын гына.
Фәрештә дә түгел... Җирдән килгән иде,
Җиргә китеп барды. Шул гына...
Урыны җәннәттәдер дип уйлыйм, амин!

 

 2003

 

 

Наис ГАМБӘР

 

 

Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

Комментарийлар