Еллар һәм юллар (Роман)
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК1Зыкы суык кыш көнендә, дөресрәге төн уртасында, ниндидер зат, бикле өегезнең төптәге ярым караңгы бүлмәсенә килеп кереп, иңбашыгызга авыр кулын салганы бармы? Ай-һай юктыр. Булмагач, Фаз...
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Зыкы суык кыш көнендә, дөресрәге төн уртасында, ниндидер зат, бикле өегезнең төптәге ярым караңгы бүлмәсенә килеп кереп, иңбашыгызга авыр кулын салганы бармы? Ай-һай юктыр. Булмагач, Фазыл Габитовичның хәлен аңлавы да кыен сезгә. Аның бар тәненнән ток йөгереп үткәндәй булды, дертләп китте, бер кышкы пейзаж төшкән туң тәрәзәгә, бер бүлмәсенең ябык ишегенә карады. Шуннан гына, җиде дистәсен тутырып барганда, бу галәмәт дөньяда тагы ни күрәселәре бар икән дип, ара-тирә хәмер йоткалавы ак бизгәккә үк алып барып җиткермәгәндер бит әле дигән өмет белән, җай гына башын күтәрде.
Сул ягында әкияти җен дә, сәрхүш галюцинациясе дә түгел, теп-тере ир басып тора иде. Балаларныкы кебек алсу йөзе түгәрәк, күз карашы сынаулы, кыска борыны очлы, зур авызы ерык. Сөмсезнең сөмсезе!
– Кем син? Җиде төн уртасында монда нишләп йөрисең! Миннән сиңа ни кирәк? Малыммы, җаныммы?
Чакырылмаган кунак дәшмәде, йөгерек күзләре белән бүлмәне барлап чыкты: китап тулы шүрлекне урап үтте, таушала биргән диванны капшап карагандай итте, әлеге сынаулы карашы эш өстәленә, бүлмәдәге бердән-бер күзгә ташланыр нәрсә – компъютерга килеп текәлгәч, башын күтәрде, мыскыллы елмайды.
– Малым, дисеңме? Кайда соң ул җитмеш ел буе туплаган бур кызыгыр малың? Әллә кайчан, әллә кемнәр язган, инде бер кемгә дә кирәге калмаган китапларыңмы? Ятсаң, ярты сәгать шыгырдый, торсаң, сәгать буе мыгырдый торган диваныңмы, менә бу бер кыскарып калган аягын китап тыгып озынайткан өстәлеңме? Әллә, исеме-заты онытылып барган беренче буын компъютерыңмы? Әсәрне компъютер түгел, язучы язганын беләм. Әмма бу зәгыйфь корамал белән сау-сәламәт әсәр тудыра алуыңа ышанып бетмим. Җанга килгәндә инде… Юк, Газраил түгел мин. Сиңа ярдәм итәргә ашкынып торган адәми зат!..
– Ярдәмгә?!. – Мыскыллы елмаерга чират инде бүлмә хуҗасына җиткән иде. Ул яңадан аның өс-башын тикшереп алды. Башкалалардагы пеләш ирләр күптән инде пеләшлек мәсхәрәсеннән котылу юлын таптылар. «Маңгайдан пеләшләнү – акыл билгесе, ялтыр түбә – чит мендәрләр йогынтысы» – дигән шаяртулардан котылу өчен башларын тап-такыр итеп кырдырып йөри башладылар. Янәсе, әйтеп кара: маңгай өсте пеләшме аның, түбәсеме? Чакырылмаган кунак бу хәйләне әллә белми калган, әллә, белсә дә, санга сукмый көн күрә. Каралыгын да, куелыгын да җуярга теләмәгән бөдрә чәче, борынгы грек герой-ларының башын бизәгән дәфнә веногыдай, боҗра тәшкил итә, боҗра уртасында мәрмәр кыядай шоп-шома, яп-ялтыр түбә калкый. Хуҗасы ул түбәне каплату өчен тирле учы белән әледән-әле чикә чәчләрен угалый, ләкин алары бу көчләүгә буйсынырга теләми, үскән урыннарында кала бирәләр. Өстендәге киеменә карап, аның кем икәнлеген анык кына билгеләрлек түгел. Бонус-фәләннәре белән зур «зерәплатада» утырган түрә кисәгеме, әллә Чубайс прихватизациясе чорында майлы калҗа кабып кала алган «яңалар» токымымы? Теле белән комнан аркан ишеп йөргән бушбугаз булырга да мөмкин. Пиджагы затлы, әмма өч катлы муены юньләп галстук тагарга, зур корсагы пиджак төймәләрен эләктерергә бирмәгәч, затлылыктан ни файда? Муенында беләк юанлык алтын чылбыры юк. Хәзерге «яңа»лар байлыкларын чылбыр ярдәмендә күрсәтүдән ваз кичеп, кулларына затлы сәгать тагуга күчтеләр. Бу хәчтерүш тә Швейцария осталары чүкегән «Ролекс» тагып җибәргән. Кимендә йөз мең доллар торган вакыт үлчәү механизмы! Уң кулына. Янәсе, күрсеннәр аның да кемнәргә иш икәнлеген! Ботинкалары яңа, гәүдә авырлыгыннан кәкрәя төшкән аяклары әле аларны кыйшайтып өлгермәгән… – Димәк, миңа ярдәм итмәкчесең? Нәшрияттә җиде ел буена чират көтеп яткан китабымны чыгарышырга спонсор буларакмы, әллә яңа өстәл белән яңа компъютер алып бирергә булдыңмы? Гафу ит, игелекле адәм, мин дүшәмбедә, төнге сәгать уникедә хәер кабул итмим. Сишәмбедә килсәң, бәлки, уйлап карармын.
Төнге кунак, ниһаять, әлеге диваннан урын алды, тыңлаусыз чәч калдыгын сыйпаудан туктап, Фазыл Габитовичка гаҗәпләнеп карады.
– Үзем ярлы булсам да, күңелем гарьле, дисең инде. Юк, туганкай, кесәмнән учлап бабло чыгарып кулыңа тоттыру уе күңелемә кереп кенә дә чыкмады. Беркемгә дә, беркайчан да хәер бирмәскә – бу минем тормыш принцибым. Аннары… – Әрсез ир затлы сәгатьле уң кулын күтәрде, ләкин күнегелгән хәрәкәте белән чәчен сыйпамады, җилкәсен кашыды. – Әйе, мин бай… Әмма мин бит гади кеше түгел, гади адәмнәр чиге булмаган күктә очып, җиде кат җир асларына төшеп, таш диварлар аша үтеп йөри алмый.
Бу сөмсезнең борчакны эре чирттерүе Фазыл Габитовичта кызык-сыну уята башлаган иде инде.
– Кем син? Җенме, әллә инопланетянмы? – Карикатурачылар фанта-зиясе тудырган яшел кешечекләрне күз алдына китереп, аларны бу адәм заты белән чагыштырып, ирексездән көлеп җибәрде.
– Көлмә. Көлке көлә килә, артыңнан куа килә, диләр бит. Мин – герой!
– Герой?!. Геройлар, синең кебек корсак киереп, төнен кеше куркытып йөрми. Алар җиһанга оча, алар, җаннарын аямый, бурлык, ришвәтчелек белән көрәшә. Алар…
– Шуннан? Җиңгәннәрме инде? Бурлык белән ришвәтчелекне тамырыннан йолкып алганнармы?.. Мин – гади герой түгел, әдәби герой! Синең язылачак әсәреңнең төп персонажы… Әнә бит компъютерың экранына «Безнең заман герое» дип язып куйгансың да икеләнеп калгансың. Пушкин заман герое итеп укучыларына Онегинны тәкъдим иткән, Лермонтов – Печоринны. Әйткәндәй, икесе дә җилкуарлар. Син дә берәр олигархның «зәңгәрлеге» белән даны чыккан наркоман улын тәкъдим итәргә җыенасыңмы?
– Наркоман булмаса, юньле адәмнәр беткәнмени. Милләтебезне алга әйдәгән зыялы, матди байлыклар җитештерү өлкәсендә зур уңышларга ирешкән җитәкче, намуслы хезмәте белән баеган эшкуар…
«Герой» кычкырып көлеп җибәрде. Аның яшелле-зәңгәрле тавышы Фазыл Габитовичның ачуын чыгарды.
– Кычкырма төн уртасында! Өй иясен куркытырсың…
– Әй, язучы!.. Кайда ул синең яраткан геройларың? Милләтне алга әйдәүче зыялың кайда? Кем соң ул? Китабымны чыгарырга ярдәм итмәсме дип, заман бае күзенә мөлдерәп карап торган хәерче язучымы? Әллә шәхси күргәзмәсен оештыру турында төн йокыларын калдырып хыялланган рәссаммы? Матди байлыклар җитештерү өлкәсендә зур уңышларга ирешкән җитәкче кайда? Йорт төзергә, дип халыктан җыйган акчага Канар утрауларында корсагын кояшта кыздырамы? Ниһаять, кем ул намуслы хезмәте белән баеган адәм? Кайда күрдең син аны? Мәскәү Рублевкасындамы, әллә Куршевель атлы курорттамы? Бәлки, үзебезнең Янгантау санаториенда ял итәдер? – Сөмсез кунак кызып ук китеп бара иде. Хуҗаның елмаеп утыруын күреп, ул туктап калды, кесәсеннән зур кулъяулыгын чыгарып, бурлаттай кызарган йөзен сөртте, борынын сеңгерде, әзрәк хәл алгандай булды. – Мин ул – синең героең… Мин!..
Әрсез адәм… Сөмсез адәм… Тик аның әрсезлеге, хәтта сөмсезлеге дә нәрсәсе беләндер Фазыл Габитовичка ошый башлаган иде. Эш, бәлки, аның әлеге ялкынлы монологында Фазыл Габитович үзе дә танырга теләмәгән дөреслек барлыгындадыр?..
– Әдәби геройлар моңа чаклы үзләрен язучыга үзләре тәкъдим итеп йөрми иделәр әле.
– Алар бит гади әдәби геройлар, ә мин…
– Нәрсә, син? Син Алланың кашка тәкәсемени? Кем син? Затың, фигылең кем? Исем-шәрифләрең бармы? Бәлки, миңа синең кебек әдәби герой ошамыйдыр.
– Мин сиңа «Онегин» да, «Печорин» да түгел, заман әдәби герое, бар нәрсә дә сатыла, бар нәрсә дә – дәрәҗәләр, мактаулы исемнәр, җирләр, нефть, газ яткылыклары, хәрби караблар, космос ракеталары – сатып алына торган гаҗәеп заманыбызның типик бер шәхесе. Ә исемгә килгәндә… «Әдәби герой» исеме генә нәрсә ул! Әле мин санап киткән байлыклар янында чүп кенә! Бу исемгә «Русия герое» йолдызына сораган чаклы сорамыйлар… Йә, ярар, күп сүз – буш сүз, диләр, бу турыда җитеп торыр. Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле: мин, герой буларак, синең бар шартларыңа да туры киләм.
– Тагы да нинди шартлар инде ул?
– Соң, үзең әйтеп киттең ич! «Зыялы» дидең, минем кесәмдә авыл хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамлаган диплом гына түгел, хәтта икътисад фәннәре кандидаты таныклыгы да ята. «Зур уңышларга ирешкән җитәкче» дидең, кием шкафымдагы кәчтүмемнең түшен, әзерләүләр конторы директоры булып эшләгән чагымда тире планын арттырып үтәгән өчен бирелгән «Почет билгесе» ордены бизи. «Бай эшкуар» дидең, менә, пажалыста, кара, «Ролекс»ны аны теләсә нинди әтрәк-әләм тагып йөри алмый. Әлеге конторны прихватизировать итү өчен күпме баш ватарга, күпме ришвәт бирергә, аның варисы «Алтын тире» – «Золотое руно» ООО-сы эшмәкәрлегенең бар табышын үз кесәмә юнәлтү өчен күпме көч салырга туры килде – үзем генә беләм! Юкка гына «икътисад фәннәре кандадаты» исемен сатып алмаганмын бит. Фән докторы да булам, Аллаһы боерса… – Төнге кунакның йөзендә масаю билгесе пәйда булды. Фазыл Габитович аны XIX йөз рус әдипләре – ике Толстой белән бер Жемчужников хыялы тудырган Козьма Прутковка охшатып көлеп җибәрде.
– Бай гына түгел, намуслы эшкуар, дидем.
– Намус? Нәрсә ул намус? Фикция! Аны түшкә тагып, кесәгә салып йөреп булмый. Аны кайда саталар? Уфа базарындамы, әллә Мәкәрҗә ярминкәсендәме? Бәлки, Яңа ел төнендә Бакый әфәнденең арзанайтылган товарлар кибетендәдер? Син – язучы, фантазияләргә бай кеше. Әмма миңа юк-бар сөйләп утырма, кулга тотып карар, авызга кабар матди төшенчәләр белән генә эш ит. Я, килештекме?
– Нәрсәгә килештекме?
– Мине язылачак китабыңның әдәби герое итәргә.
Мондый адәмнәрне Фазыл Габитовичның туган авылы Карамалыда «Шома ир», «Шома зат»дип атыйлар. Каршысында утырган бу адәмнең шәһәрдәге иң бай кеше Бакыйны телгә алуы Фазыл Габитовичны нишләптер сагайтып өлгергән иде. Ул «әдәби геройлыкка кандидат»ның тәкъдимен кабул итү-итмәвен белдермәде. Йокысы килүен күрсәтергә теләп, тәкәлләфсезлек ишарәсе икәнен белсә дә, кулларын җәеп киерелде, авызын зур ачып иснәде. Чакырылмый килгән кунак та бик тәкәлләфле адәм түгел ич. Хәер, ул бу ишарәне аңлады, ничек пәйда булса, шулай юкка чыкты. Хуҗа җиңел итеп тын алды, бу маҗараның төш кенә икәнлегенә ышану өчен колакларын тарткалады, борынын чеметте. Алар урынында иде. Аның күзе диванның теге бәндә утырган читенә төште. Шома зат утырган урын аңа, чынлап та чокыраеп калгандай тоелды…
…Фазыл Габитович ишек алдына чыкканда, кышкы көн теләр-теләмәс кенә яктырып килә иде. Киртә буенда үскән алмагач ботакларына бәс кунган. Мунча сукмагында суыктан йоннары кабара биргән өч чыпчык чукырга җим тапмый изалана. Миләш куагына кунарлар иде, карның ап-ак җирлегендә кып-кызыл булып күз явын алып торган миләшләр кечкенә авызларына сыймасын белеп торалар. Я Алладан, я кешедән мәрхәмәт көтәргә генә кала. Андый кечкенә мәрхәмәткә Тәңренең үзен үк мәшәкатьләп тормас өчен – аның болай да эше муеннан – ир, өенә кереп, тары ярмасы алып чыкты. Сыйлы табын турында башкаларга хәбәр ничек барып җиткәндер, үзара черкелдәшә-черкелдәшә җим чукыган кошчыклар өере, күз ачып йомган арада, ишәйде. Алар бу күңелле күренешне күзәтеп торучыга игътибар да итмәде.
Аның каравы, ишек алдын аркылы кисеп чыккан гадәти сукмагын-нан кабаланмый гына үтеп баручы ата мәче йорт хуҗасын игътибарсыз калдырмады. Туктады, җил кузгалткан учак кузыдай ялтырап киткән сөмсез күзләрен аңа төбәде, болай да тырпайган йоннарын кабарта бирде, һөҗүм кайтарырга әзерлеген белдереп, авызыннан «пырх»ка охшаганрак аваз чыгарды. Юк, һөҗүм итми ир аңа, итәргә җыенганы да юк. Хәтта әле сыйлап та җибәрер иде. Бер кеше кулыннан да бер кайчан да хәер алмаган затның аның кулыннан да сый алмасын белгәнгә генә бу игелекне эшләргә кыймады. Кайсы мәчебикәдән, кайда һәм кайчан туганлыгын үзе дә белмәгән, дөнъядагы бер адәми һәм бер хайвани заттан да мәрхәмәт күрмәгән җан иясе, ул затларның бөтенесенә карата да салкын сугыш игълан иткән дә, бәйсезлек халәтеннән ләззәт алып, үз тормышы белән яши. Хәер, бөтенләй үк алай яшәп булмаганын да белә. Аның да бер генә булса да яратканы бар, ләбаса. Күрше марҗа мәчесе. Чибәрләрнең чибәре! Әгәр, кем дә булса мәче кызлары арасында матурлык конкурсы уздырса, билләһи, «Мисс-мәче» булырлык чибәр. Хәзер күз алдына китерегез инде: йоннары тырпайган, күзе акайган, ниндидер алышларда сул колагын һәм ярты койрыгын өздергән «батыр» һәм мамыктай ап-ак йонлы, бөгелмәле сынлы «матур». Тиңме алар? Үрдә телгә алынган «Безнең заман герое»ндагы Казбич белән Бэла кебек булалар ич. Тиң түгелләр. Тик Казбич (Фазыл Габитович аңа күптән шушы исемне кушкан инде) моны аңламый. Әлеге сукмагы буйлап үтеп, киртә башына менеп утыра да сөйгәненең чыкканын көтә. Көтә-көтә көтек булып китсә, март ае җитмәгән бит әле дип тормый, билгеле урыс җырчысының карлыккан баритонына тартым тупас тавышы белән серенадасын суза.
Күзгә-күз карашып озак тормадылар, Казбич үз юлы белән китте, ир дә, шәһәр ирләренең көндәлек бурычын исенә төшереп, чүп-чар чиләген алып чыкты, зур эш башкарган кыяфәт белән, урам очындагы чүп-чар тартмалары мәйданчыгына табан атлады. Әле «мусоровоз» атлы машина килмәгән. Шушы форсаттан файдаланып, контейнерда озын буйлы какча адәм чокына. «Дәүләт» дип атаган иде ул үзен танышкан чакларында. Ә танышлыклары болай башланды: шулай иртән Фазыл Габитович чүп-чар алып чыккан иде, мәйданчыкта талаш-тартышка юлыкты. Ике әтрәк-әләм әлеге колгага ике ягыннан һөҗүм итә, тетмәсен тетеп, кирәген биреп алып баралар. Имеш, бу контейнерларга алар хуҗа, имеш, башка сөмсезнең монда эзе дә булырга тиеш түгел. Фазыл Габитович кысылмаса, билләһи, әлеге талаш-тартыш, дипломатик калып кысаларыннан чыгып, күз күгәртү, борын җимерүләргә чаклы барып җитәчәк иде. Исләренә Женева конвенциясен төшерү ярдәм иттеме, әллә агрессорларның кызу канын Фазыл Габитовичның биш потлы кыяфәте суыттымы, алар, сугыш кырын калдырып, чигенергә мәҗбүр булдылар.
Алар хәтта дуслашып ук киттеләр. Әмма Фазыл Габитовичның мусор багында яшәү чыганагы эзләгән адәмне авыз тутырып «Дәүләт» дип атыйсы килмәде, (Дәүләт, ул нинди генә дәүләт булмасын, чүп-чар савытында чокынырга тиеш түгел), мичкә эчендә көн иткән борынгы грек философы Диогенны күз уңында тотып, аны «Фәйләсүф» дип атады. Бу исем күңеленә дә ятышлырак, әлеге дусның дөньяга карашы, яшәү рәвешенә дә якынрак килә. Ә «дус» дип атау тел бизәү чарасы гына түгел, чынлап әйтелгән сүз. Сездән даими рәвештә нидер өмет иткән, очрашкан саен ниндидер үтенечен белдергән дусларыгыз күпме? Күп булса, котылыгыз алардан, алар – дуслар түгел, җилкәгезне кимерүчеләр. Сезнең белән бер-бер хәл булса, корабтан качкан күселәр кебек, таралышып бетәчәкләр. Ә Фәйләсүфкә Фазыл Габитовичтан берни дә кирәкми, аның хәлен аңлау, аны кешегә санау да бик җиткән. Аңа нидер бирергә, ниндидер ярдәм күрсәтергә омтылганы бар, ләкин Фәйләсүф алмый, «намуслы хәерче» исеменә хыянәт итми. Шуңа күрә Фазыл Габитович бер пакет минераль су шешәләрен дә Фәйләсүф кулына тоттырмады, ипләп кенә контейнер артына куйды. Үзе табып алсын, янәсе.
– Хәерле иртә, Фәйләсүф. Көнең ничек башланды?
Калдык-постык арасыннан «хәзинә» эзләүче тартмадан башын күтәрде, зур коңгырт күзләрен Фазыл Габитовичка төбәде, эш коралы тырмачыгын контейнерга сөяп куйды, бияләен салып, кулын бирде, мөлаем елмайды.
– Аллага шөкер, Әдип. – Дусты аны олылап, «Фәйләсүф» дип эндәшкәч, ул нишләп аңа исеме, атасының исеме белән эндәшсен инде. Тигезсезлек була ич. Фазыл Габитович пенсиядәге журналист, язучы. Шулай булгач, «Әдип» – аның җисеменә туры килгән исем. – Исаак Бабель атлы язучыны укыганың бармы? Яһүдләр токымыннан.
– Син минем югары филологик белемле адәм икәнлегемне онытып ташлыйсың, ахры?
– Юк, синең белемеңне сынау түгел бу. Менә бер мәртәбә дә ачып каралмаган китабын таптым. Сиңа дип алып куйдым. Кемнәр ташлагандыр аны чүплеккә? Китап кадере шул чаклы китәр, дип кем уйлаган?..
– Менә монысы яхшы булган. Буденный армиясынә, дан җырлаган Бабель китабы кул астымда юк иде.
– «Конармия»сен укуы да кызык, Одесса яһүдләре тормышын тасвирлаган хикәяләре аннан да кызыграк. Яһүдләр гаҗәп халык. Бабалары – итек тегүче, балалары – кызыл комиссар, оныклары – миллиардер, олигарх. Без синең белән… – Фәйләсүф фикерен тәмамламады, кулын гына селтәде. Аның сүзен күрше контейнерда урын алып өлгергән Казбич үзенең «пырх»ы белән бүлдерде. – Пырхылдама, гадел бүлешкәнбез бит инде: ул тартма – синеке, бу икәүсе – минеке. Сиңа да җитә, миңа да… Монда олигарх Гусинский юк, намуслы икътисадчы, вакытлыча эшсез Дәүләт Суфияров.
Фазыл Габитовичның «вакытлыча эшсез» белән озын-озак әңгәмә корырга форсаты юк иде. «Без синең белән» дип, икәүсен берләштереп ни әйтергә теләгәндер?.. Бабайларын барласалар, итекче дә, читекче дә булмаганнар, иген иккәннәр. Әтиләре дә комиссарлыкка керешмәгән, гади солдат булып, сугыш юлларын үткән. Фәйләсүф белән Әдип югары белем алганнар да ул, тик милекләре нишләптер олигархныкыннан бераз калыша. Хәер, бу мәсьәләгә дә фәлсәфи күзлектән карарга мөмкин. Әйтик, Гусинский, ай буена тир түгеп, ун миллиард сум эшләп алды ди. Шуңа Фазыл Габитовичның унбиш мең пенсиясен кушсаң, икесенә, уртача, ун миллиард унбиш мең төшем килеп чыга, ләбаса. Уртачага салу Рәсәй икътисадчыларының иң яраткан шөгыле. Абрамович белән Фазыл Габитовичның уртача айлык төшеме бишәр миллиард җидешәр мең ярым була түгелме?
Фәйләсүф бу акыллы нәтиҗә белән килешеп кенә чикләнмәде, аңа өстәмә дә кертте.
– Мин, Әдип дус, көн дә шешә тапшырып сатып алган ипи белән тукланам, ягъни дә, камыр ашыйм. Базарда сату иткән Садрый күрше – көн дә умырып ит ашый. Димәк, уртачага салсаң, без икебез дә пилмән белән сыйланып, көн итәбез килеп чыга.
Көлештеләр, аерылыштылар. Фәйләсүф чүп-чар арасыннан шешә эзләп, Казбич, өлешенә төшкән көмеше – балык башы кимереп калдылар. Фазыл Габитович, өенә кереп, компъютеры каршында урын алды, төймәсенә басуга буйсынып кабынган экранга җентекләп карады. Әйтерсең, компъютер аның башында кайнашкан бар сорауларга җавап бирергә сәләтле механизм инде… Капыл гына экранда төнге кунагы сыны чагылып киткәндәй булды. Юктыр да, чагылмагандыр. Анда нишләсен ул?
Ничек кенә булмасын, бу «чалыну-чалынмау» аның уйлары агышын тагы да шул бер ызанга төшерде. Әйе, егерме ел элек кем дә булса тормышта менә шушындый үзгәрешләргә дучар булырбыз дисә, Фазыл Габитович аны «исәр» дип атар иде. Бердәм совет халкы байларга, ярлыларга бүленде. Социаль баскычның иң югары басмаларында березовскийлар, гусинскийлар, абрамовичлар урын алды. Урта бер төшлегендә әлеге шома затлар тупланды, дәүләтләр иң түбәндә торып калды. Өстәгеләрнең күзләре кырагай, куллары озын, бармаклары кәкре. Миллионнары-миллиардлары янына тагы да миллионнар-миллиардлар өстәр өчен, бер-берсе белән бугазлар чәйнәшергә, әниләрен сатып җибәрергә әзерләр. Алар өчен «туган ил», «намус», «тугрылык» дигән төшенчәләр ят нәрсә.
Үзен «әсәр герое» дип таныштырган өрәк тә шул турыда ап-ачык итеп әйтеп бирүдән тартынмый бит. Тартып алган халык байлыгы, сатып алган диплом гына җитми аңа, әдәби герой булырга омтыла. Кире герой түгел, уңай герой…
Ә Фазыл үзе?.. Бүгенге көндә кем соң ул?.. Җәмгыятьтә аның урыны кайда?.. Аның җиде дистә ел дәвам иткән тормыш юлы, аның хыяллары, аның хаталары, казанышлары, аның мәхәббәте?.. Әйе, мәхәббәте дә…
2
Ул зәңгәр күзле кызларны яратты. Хәер, бу очракта «яратты» дип авыз тутырып әйтсәк, арттырып җибәрү булыр, «зәңгәр күзле кыз турында хыялланды» дисәк, мөгаен, дөреслеккә тап килердер. Бердән, аның туган авылы урыс Ивановкасы түгел, татар Карамалысы. Ә татар авылында зәңгәр күзле кызлар, марҗалар кебек, көтүе белән йөрми, заманча итеп әйтсәк, «штучный товар». Икенчедән, мәктәпне тәмамлаганда, аның борынына ис кереп өлгермәгән иде әле. Исе, бәлки, керсә дә керер иде, сыйныфындагы аның күзе төшкән бердән-бер зәңгәр күзле кыз иртә өлгерде. Тугызынчы класста ук егетләр: өлкән сыйныфтагылар да, армиягә китергә җыенганнары да, армиядән кайтканнары да – аның тирәсендә,чәчкә тирәли чуалган бал кортлары кебек, өерләре белән чуала башлады. Чибәр кыз иде шул Зөһрә! Ул, мәрмәрдән юнылган кебек ак йөзе, ул, егетләр һушын ала торган менә шул зәңгәр күзләре, ул, сыгылмалы сыны! Клуб сәхнәсендә, оетып кына биергә төшсә, егетләрнең генә түгел, хәтта. олырак агайлар белән, комнары коела башлаган бабайларның да күзләре маңгайларына менеп, авызлары ачылып китә иде.
Шулай булгач, Зөһрә кем дә, Фазыл кем дип, сорарга гына кала. Дөрес, Фазыл, бик тырышлык күрсәтеп бармаса да, яхшы укый. Дәрес-ләрдә шартлатып җавап бирер өчен укытучы сөйләгәннең колагына чалынып калган чаклысы да җитә. Шуңа бәләкәйдән су кебек эчкән әдәби китаплардан алган бихисап мәгълуматны да өстәсәң… Тик чибәр кызларның игътибарын яхшы уку белән генә җәлеп итеп булса икән!.. Аларга күзләре очкыннар чәчеп торган, мәһәбәт гәүдәле, типсә тимер өзәрдәй, басса бакыр изәрдәй егетләр кирәк. Әйтик, Сәхипҗамал кортканың хезмәттән кайтып төшкән улы Хәмит кебек. Нинди генә хезмәттән бит әле! Стройбаттан түгел, морфлоттан! Бескозыркасын кырын салып, кап-кара бушлатын киеп, чалбарының киң балакларын җәлпелдәтеп, урамнан үтеп китсә, авылның бар кызлары тәрәзәгә капланып, уфтанып калырлык.
Ә Фазыл? Буйга байтак ук тартылса да, ни кабыргасына, ни беләкләренә юньләп ит кунмаган үсмер. Көзгегә күз ташласа, кәефе бөтенләй бозыла. Аз-маз сипкелле какча йөз, бәрәңге борын, дөнъяга әллә гаҗәпләнеп, әллә аптырап караган яшел күзләр. Мондый кыяфәт, мондый төс белән зәңгәр күзле, ак йөзле Зөһрәне генә түгел, кара тут йөзле, тулы гәүдәле Саимәне дә карата алмассың. Хәер, аны каратырга Фазылның үзенең дә әллә ни теләге юк. Шуңа күрә, уналты яшен тутырганда, унынчыны тәмамлап йөргән Фазыл турында, чынлап та, борынына ис кереп өлгермәгән дип әйтми, ни дип әйтәсең?
Ул җәйдә аның кызлар турында хыялланырга вакыты юк иде, башка мәшәкатьләре дә җитәрлек булды. Экзаменнарын тапшырып, аттестат алырга кирәкме? Кирәк. Берәр институтка борын төртеп карарга кирәкме? Кирәк. Карарга гына түгел, мотлак керергә! Артында пешмәгән ул асрап яткырырга атасы юк. Ул, Фазылга биш яшь тулганда, фанидан бакыйга күчте. Әнисе Урта Азиядә апасы белән җизнәсенең балаларын үстерешә. Төпчек ул Фазыл абыйсының ишәеп барган гаиләсендә көн күрә. Мәктәпне тәмамлап, аттестат алган көнендә Низам абыйсы белән тәү мәртәбә ачыктан-ачык сөйләшү булды.
– Котлыйм, энем, тырыштың. Алдагы көннәргә планнарың ничек инде?
– Ничек дип, абый, иртәгәдән эшкә чыгарга иде.
Низам – кечкенә гәүдәле какча ир. Колхозның тракторчылар бригадасында хисапчы булып эшли. Мал иясенә охшар, диләр бит. Үзе кебек кечкенә гәүдәле атын җигеп ала да, арбасына сажень таягы сала да, яланнан кайтып керми. Әле дә аты җигелгән, хуҗа авызыннан сирәк төшергән «Север» тәмәкесен тартып бетереп, арбада урын алып,
«На-а-а, малкай!» дип әйтерен генә көтә. Бу юлы Низам ашыкмый, әңгәмәнең очына барып җитәргә кирәклеген аңлый. Фазыл да моңа яхшы төшенә.
– Институтка киткәнче, бераз акча эшләп алырга иде, абый. Кием-салымга, юлга…
Аларның институт турында сөйләшкәннәре юк иде әле. Низам, гомүмән, дөнъяви мәсьәләләрне үз агышына җибәрә торган аз сүзле кеше. Бу очракта да, бәлки, энесе берәр курс кына тәмамлап эш башлар дип, уйлап йөрегәндер. Берүзенә, чынлап та, кыен бит. Кечкенә эш хакы, аллы-артлы туган өч бала, аларны карап өйдә яткан хатын… Ул, тәмәкесен еш-еш суырып алды да, тәү күргәндәй, энесенә текәлеп карады.
– Институтка?!. Дәрманың җитәрме соң, энем? Анда бит бик күпләр керәлми.
– Җиткерергә тырышырмын, абый.
– Ә кая барасың соң?
– Еракларга китеп булмастыр. Барулары, кайтулары… Стәрлетамак педагогия институтына инде, рус теле һәм әдәбияты факультетына.
Низам, кесәсеннән чыгарып, яңадан тәмәкесен кабызды. Озак кына уйланып торасы итте.
– Димәк, пединститутка? Анысы яхшы. Укытучы – мактаулы һөнәр. Безнең кебек, сызылыр таяк исәбенә, көне-төне колхоз эшендә сыдырылмый. Тик… – Абыйсының ни белдерергә теләп тә, әйтергә тартынуын яхшы аңлады Фазыл. Анысы, тотлыга-тотлыга, сүзен дәвам итте. – Ни бит әле, энем. Үзең күреп торасың, тартып-сузып җиткерәлми көн күрүебез. Тулай торагы булырмы соң? Стипендиясе?.. Бәрәңгесеннән, итеннән өлеш чыгарырбыз да ул, акчалата ярдәмгә хәл җитмәс, диюем…
Әле кайберәүләр аны акыл да, буй да җиткереп бетәлмәгәнгә санасалар да, Фазыл үзе дә моны яхшы аңлый.
– Белештем, абый. Торагы бар, «дүрткә», «бишкә» укысаң, стипен-дия дә бирәләр икән, егерме сигез сум, ди.
Низамның йөзе ачыла бирде.
– Оһо! Безнең монда биш кешегә минем кырык җиде сум зарплатам, синең берүзеңә – егерме сигез. Ярар, тырыш,Фазыл, безнең татар бит: «Укыган кеше – чукынган кеше!» – ди. Бәлки, зур кеше булып китәрсең.
Ә инде эшкә килсәк… Иртәгәдән кукурузны культивацияли башлыйбыз, беръюлы ашламасын да кертеп. Әйдә, «басулар патшабикәсеннән» зур уңыш үстереп алуыбызны ишетеп, Хрущев бабаң шатлансын әле. Сине прицепщик итеп куярбыз. Эше тузанлы, әмма түләүләре әйбәт, печәндәге кебек тиеннәр түгел.
Менә шулай хәл ителде Фазылның укырга бару мәсьәләсе. Баруы хәл ителде дә ул, керә алу-алмавы? Көннәре эштә уза, бу турыда уйланырга, икеләнеп изаланырга вакыты да юк. Кичләрен китап тотып утырган була, мәктәптә язган иншаларын барлый. Башка сыйныфташлары кебек, клубка чыгып, тыпыр-тыпыр биеп, күңел ачарга вакыты да калмый. Әллә тартынучанлыгы, әллә, кем әйтмешли, аягына аю баскан, биергә өйрәнә дә алмады ул. Мәктәп кичәләрендә кызлар вальска чакырса да, җайлап йөрүен йөри, парын зырылдатып бөтерелә алмый.
Мәшәкатьле булса да, искиткеч ямьле булды Фазыл өчен алтмыш өчнең җәе. Кичләре, төннәре ямьле иде. Башка авылларда да ул шулай микән, әллә Фазылның туган авылы Карамалыда гынамы? Менә Кызлар тавыннан сарык көтүе килеп төшә. Кышын туган бәрәннәр, әниләрен күздән яздырудан куркып, бертуктаусыз тавыш бирәләр. Аларына, «бәэ-э-э» дә «бәэ-э-э» дип. әниләре җавап кайтара. Сарык туган йортын капкасыннан таный. Шулай тавыш бирешә-бирешә, үз капкалары төбендә җыелып бетәләр. Аннары, көтү каршылаган хуҗабикәгә сәлам биреп тормый чаба-чаба, абзарга терәтеп эшләнгән лапасларына үтәләр. Сарык күп, кемнеке – ун, кемнеке – унбиш. Халык, кәҗәне ихтирам итеп: «И кәҗәкәй, кәҗәкәй! Саусаң, сөте, суйсаң, ите, дебет шәле нәмәкәй!» – дип җыр чыгарса да, көтүдә кәҗәләр юк, дип әйтерлек. Кечкенә чагында көтү көткәндә берәр ата кәҗә сөзеп изалады микән, ил башлыгы Никита Сергеевич Хрущев бу хайванны санга сукмый. Бер кәҗә асрасаң, сыер асрарга рөхсәт юк. Кемнең инде, кәҗә асрыйм дип, сыердан каласы килсен?
Сыерлар – олпат халык. Сарык кебек тегеләй-болай чабышмыйлар, ыгы-зыгы килмиләр. Абруйларын саклап, җай гына атлап, өйләре каршына җитәләр. Җиленнәрен тутырып сөт алып кайтулары турында хуҗа-бикәләренә хәбәр җиткереп, капкадан үтәләр.
Дөнъя шау-шуы урамнан ихаталарга күчә. Хатын кызның чажлатып сыер савуы ир-атның чалгы чүкү тавышына кушыла. Бүген чабылган печән, казаннарда пешкән аш, яңа савылган сөт, елга арьягындагы болыннан талгын җил алып килгән мең-мең чәчкә исе авыл өстенә тарала. Бу күренешләрне Фазыл, бәлки, элек тә күзәткән, бу исләрне элек тә сизгән булгандыр. Ләкин аларны шушы хәтле ваклыклары белән тоеп бетерә алмагандыр. Озакламый авылыннан чыгып китәсе тойгыларын чуалткандыр.
Бу җәйдә егет бакчадагы сиреньнәр арасында үзенә йоклар урын әзерләгән иде. Караңгы төшеп, авылның бар кичке авазлары җайлап кына тына биргәч, ул, урынына ятып, карашын күккә төби. Чиксез җиһан, йолдызлар, йолдызлар, йолдызлар… Фазыл шушы җиһанда, җиһанда ук та түгел, шушы җирдә, шушы илдә бер тузан бөртеге. Әнә бит, клуб ягыннан ара-тирә гармун моңы, тыпыр-тыпыр биегән тавышлар ишетелеп китә. Фазыл чыкканмы анда, чыкмаганмы – уйлап караган кеше дә юк. Түгәрәкнең уртасында, билгеле инде, зәңгәр күзле Зөһрә белән Хәмиттер. Алар өчен дә, башкалар өчен дә Фазыл юк. Ул – тузан бөртеге. Шулай тузан бөртеге генә булып калырмы? Әллә шушы йолдызлар арасында үз урынын, үз йолдызын таба алырмы?
Әйе, менә шундыйрак моңсу уйлар да килгәли егет башына. Ләкин яшьлек бит ул. Гел генә моңаеп утырып булмый. Озакламый аның колагына искиткеч ягымлы, серле авазлар чалына. Сандугач! Авылларын көнбатыштан чикләп аккан Карамалы елгасы әрәмәсендә сандугач концерты башланды. Төнге бердә. Ул иртәнге дүртләргә чаклы дәвам итәчәк. Кошчык, бер, тавышын боргалап-боргалап, озын көй суза, бер, «чут-чут» итеп кыска көйгә күчә. Үз моңына үзе колак салып булса кирәк, аз гына тынып тора да, яңадан тагы да дәртлерәк итеп сайрый башлый. «Сандугачым, былбылым!» – дип күпме генә җырласалар да, байтаклар бит аның менә шулай сайравын ишеткәннәре дә юк. Ишетсәләр дә, башка кошлар чутылдавыннан аера алмыйлар. Фазылга да җәй башының кыска төннәрендә озак итеп бирелеп сандугач сайравын тыңлау, ул моң белән әсәрләнү бәхете менә шушы җәйдә генә эләккәндер. Соңыннан да өзек-өзек ишетергә туры килгәләде, ләкин уналты яшь, зәңгәр күзле кызлар турында хыяллар борылып кайтмаган кебек, андый сандугачлы җәйләр дә кабатланып тормый шул.
3
Ул дәвердә башка институтлар ниндирәк булгандыр, пединститут, бигрәк тә аның «литфак» дип аталган бүлеге, студентларының төрлелеге, чуарлыгы белән Фазылның исен китерде. Аның кебек, яңа мәктәп тәмамлап килгәннәр дә бар монда, ун сыйныф, я булмаса, педучилище белеме белән байтак еллар балалар укытып, шулай да югары белем алырга кирәклеген исләренә төшергән абый, апалар да. Себерләрдә эшләп, ул чактагы җыр сүзләре белән әйткәндә, «томан куып» йөргәннәр дә, өчәр-дүртәр ел армиядә хезмәт итеп кайтканнар да. Алары инде, кайтуларына байтак айлар үтсә дә, солдат киемендә йөрүне хуп күрә. Башка киемнәре булмаганнан түгел. Шулай йөрсәләр, имеш, кабул итү имтиханнары биргәндә дә, чираттагы сессияне тапшырганда да аларга карата укытучылыр йомшаклык күрсәтә.
Укырга килүенең тәүге көнендә үк Фазыл Урал арты районнарының берсеннән килгән Радик исемле егет белән танышып алды. Соңыннан дуслашып ук киттеләр. Экзамен биргәндә, ничек бер-берсен күрмәгәннәр? Баксаң, институт кабул итү имтиханнарын республиканың берничә төбәгендә оештырган икән дә, Радик, Стәрлегә килеп тормый, сынауны үзләренең районы үзәгендә генә биргән. Ул мәктәпнең унбер еллыгына туры килгән, шуңа күрә аны быел гына тәмамласа да, Фазылдан ике яшькә өлкән, буй җиткергән, гәүдә калынайткан кара бөдрә чәчле егет. Тулай торакта алар ике солдат эргәсенә туры килде. Гади солдатлар гына түгел, офицерлар. Мараты да, Фәрите дә, армиягә алынгач, кыска сроклы командирлар курсы тәмамлап, кече лейтенант званиесе алып, полк комсорглары сыйфатында, өчәр ел хезмәт итеп кайтканнар. Төрле шәһәрләрдә, төрле частьләрдә инде, билгеле. Әле берәр ел мәктәпләрендә военруклар булып эшләп тә алганнар. Фазыл белән Радик өчен алар өлкән агайлар, берсенә егерме өч, берсенә егерме дүрт яшь. Бүлмәгә урнашкач, аз-маз хәл-әхвәл белешеп алгач, агайлар танышуларын да «ярты»дан башладылар.
Фазыл белән Радик, бүлмәдәшләренең «текә» булуын күреп, башта каушап калганнар иде. Аларга ничек эндәшергә: «абый» дипме, «Фәлән Фәләнович» дипме, әллә үзләре уены-чыны белән таныштырганча, «иптәш лейтенант» дипме? Ләкин, көннәр үтә торды, бу нәрсә үзеннән үзе хәл ителде. Институтта абый да, апа да юк икән, барысы да тигез хокуклы студентлар. Ә мәсьләгә, үзе дә моны көтмәгән иде, соңгы ноктаны Фазыл куйды. Көннәрдән бер көнне Марат, нишләптер, үзенең «өлкәнлеген» исенә төшереп, Фазылга идән юарга әмер бирде. Фазыл тыңлаучан, әмма тыңлаучанлыкның да бер чиге була бит.
– Әнә, график эленеп тора, бүген, Марат абзыкаем. синең чират, – дип җавап кайтарды.
– Мин әйткәч, телләшеп торма, ю! – диде бүлмәдәше.
– Син түгел, комендант үзе әйтсә дә, юмыйм, бүген синең чират, – дип карышты егет.
Марат кызып китте.
– Ах, «салага»! Әле «картлач» белән әрепләшәсеңме?!. Мин синең хәзер арт сабагыңны укытам! – дип, йодрыкларын ук йомарлады.
Эш йодрыклашуга барып җитсә, Фазылның хәле хөрт иде. Ул, тиз генә иелеп, карават астыннан биш килолы гантель тартып чыгарды.
– Бу сиңа армия түгел, монда «картлач»лар, «салага»лар юк. Попробуй!
Марат үсмернең көзге әтәчнекедәй кыяфәтенә, тәвәккәл йөзенә хәтсез генә карап торды да, кычкырып көлеп җибәрде. Бәрелешүгә үк барып җитмәгән бәхәс тәмам иде. Гомумән, бүлмәләрендә дус, тату яшәде алар.
Тәүге көннәрнең берсендә группасындагы ике ахирәтнең үзара сөйләшүе бераз күңеленә тиде Фазылның. Вакытында кияүгә чыга алмый картаеп барган кызлар пышылдап әйткән сүзләр колагына килеп чалынгач, кызарып китте.
– Апакаем, авызларыннан ана сөте кибеп бетмәгән малай-шалай, кыз-кыркын белән бергә укырбыз дип. башыма да килмәгән иде…
«Малай-шалай» монда кем? Бер Фазыл. Ир кыяфәтле Радикны алар үзләренә тиң күрә. «Кыз-кыркыны» инде, билгеле, төркемнәрендәге быел мәктәпне тәмамлаганнар: Шәүлия, Роза, Әсма, Луиза,Галия, Розалия. Шәүлия белән Роза чибәрләр, Әсма белән Галия әрсезләр, Луиза белән Розалия икесе дә сипкеллеләр. Сипкелле булсалар да мөлаемнар. Кызганычка каршы, берсе дә зәңгәр күзле түгел. Алар Фазылны тиң күрә, аны шаярталар, чибәр Радик кайсысына күз ташлар икән дип, эчтән генә уфтаналар. Фазылга шунысы уңай: кызларның берсенә дә өстенлек биреп мәшәкатьләнәсе юк. Үзенә фарыз зәңгәр күзне әле ул очратмаган.
Беренче курс студентлары колагына баштан «институт», «факультет», «лекция», «ректор», «доцент» кебек төшенчәләр ятрак яңгырый иде. Шуның өчен аларны еш кына күнегелгән «мәктәп», «дәрес», «директор абый», «укытучы» сүзләре белән алыштырып маташтылар. Тик анысы әллә ни мөһим нәрсә түгел. Алыштырсаң да, алыштырмасаң да аңардан берни дә үзгәрми. Ә менә «конспект», «реферат», «семинар», «коллоквиум»нарын инде мәктәптә күнегелгән берни дә алыштыра алмый. Лекциясен язып өлгерергә кирәк. «Введение в языкознание» дигән курсны укыган Федорчук атлы преподавательнең авыз эченнән мыгырдаганын тыңлап утырып кара әле! Ул фикерләрнең барышына төшенәсеңме, әллә ничек тә язып өлгерергә тырышасыңмы? Байтакларны әнә шул язып өлгерергә тырышу тәүге сессиядә харап итте дә инде. Башка сеңеп калган фикер дә юк, Конспект та өзек-ертык.
Бу мәсьләдә Фазыл беренче көннәрдә үк үзен өлгергәнрәк студент итеп танытты. Баштан игътибар белән тыңлый, чираттагы фикерне аңына сеңдерә, аннан кыска гына итеп дәфтәренә теркәп куя. Бу аңа семинарларда актив катнашырга мөмкинлек бирә. Теге «кияүгә чыкмый картайган кызларның», армиядән «картаеп кайткан егетләрнең» «малай-шалай»га мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә баруын да сиземләп йөри ул.
Ә инде, кышкы сессия җитеп, Фазыл барысының да дип әйтерлек теңкәсенә тигән «Введение в языкознание»не да, «Введение в литера-туроведение»не да «отлично»га тапшыргач, әлеге уңай карашлар ихтирам дәрәҗәсенә күтәрелүен күреп, эчтән генә горурланды студент.
Марат белән Фәрит ихтирамны үзләренчә белдерде. Тәүге экзаменны икәүләшеп «юып» утырганда, Фәрите башлады сүзне:
– Безнең борынга чиртте бит бу маңка малай, Марат дус. Без аны «салага» дип йөргән булабыз, ә ул студент-отличник булып чыкты. Радигын да яманларлык түгел, студент-хорошист!
– Ә без синең белән «өчле»ләргә тапшырдык.
– Без синең белән, мәктәптә алган белемнәребезне тозларга салып куеп, «айт-два»га баскан елларда, алар фән нигезләрен үзләштергән шул. Хәтерләре яхшы. Без көне-төне дип әйтерлек конспект, дәреслек «кимерәбез», ә алар йоклап ятып экзамен бирә.
– Ярар, кайгырышып утырмыйк әле. Армеецларны стипендиядән калдырырга деканыбыз Хатип Госманович, мөгаен, кыймас. Калганы… – Марат стаканнарга шәраб койды да, капыл гына, почмактагы караватта ярым пышылдап, ни турыдадыр серләшеп, хихылдашып утырган ике иптәшкә борылды.
– Йә, егетләр, мәгез, берәрне тотыгыз әле, сезнең уңышларны юыйк.
Егетләр әле уңышны хәмер белән юуны санга сукмый иде. Шуңа күрә бу тәкъдимнән дәррәү баш тарттылар.
– Алайса, – диде Фәрит, виноның үзләренә күбрәк тиячәген чамалап, – Шешә бушап бара. Йөгереп кенә кибеткә чыгып, тагы бер шешә вермут алып керегез әле.
– Үтенеп сорыйм дисәң, бәлки, чыгарбыз, – дип хихылдады Радик.
– Барыгыз, салагалар, дисәң, юк! – дип өстәде Фазылы.
– Ярар инде, егетләр, уйнап әйткән сүзгә бәйләнмәгез… Аллары-гызга тезләнеп маташмыйм, әмма, үтенеп сорыйм…
Егетләрнең үзләрен дә тынчу бүлмәдә ике сәрхүшнең буш әңгәмәсен тыңлап утыру ялыктырган иде.
Урамда гыйнвар челләсе хөкем сөрә. Стәрлетамакның бихисап торбаларыннан чыккан пар катыш төтен күккә күтәрелеп китә алмый, җиргә сырыла. Шулай булса да егетләрнең күңеле күтәренке. Иртәгә каникулга таралыша бит алар. Тәүге студент каникулына...
Закир ӘКБӘРОВ.
Фото: https://pixabay.com/
Романның дәвамын журналыбызның июль (№7, 2019) саныннан укый аласыз.
Комментарийлар