Логотип «Мәйдан» журналы

Дүшәмбе гаебе

Бүген дүшәмбе. Тормышны яңадан, уйларны киредән төзи башлый торган көн.

Минем генә күп тапкырлар яңа биттән башланырга тиешле тормыш юлым гел үзгәрми. Я ахыргы ноктасына барып җитми шунда. Төрлечә. Ә бүген мин барын-барын үз кулыма алып, чын-чынлап үзгәрергә булдым. Бүген дүшәмбе. Бу дүшәмбе башкаларына охшамаячак. Һичшиксез, тормышымны үзгәртә, яңа биттән башлый торган көн булачак ул. Йолдызнамәгә үк язылып куелган ләбаса: «Тормышыгызны үзгәртергә менә дигән мөмкинлек. Ашыгыгыз!» диелгән. Ашыга-а-ам! Ашыгам гынамы соң? Җылы юрганны өстемнән алып ташлап, караваттан тору белән йөгерәм, очам. Ә кая таба – ул хакта соңрак.
Бүген дүшәмбе. Моңа кадәрге дүшәмбеләр әллә нинди моңсу булды. Хәер, аларның дүшәмбе булулары сизелми дә иде бит инде. Йолдызнамә кадәр йолдызнамә тормышны үзгәртергә ди икән, эш тирәндә, димәк! Ләкин үткәннәр кисәк-кисәк күз алдына килеп баса. Теләмисең дә, үзеннән-үзе. Мәсәлән, бүген уяндым исә, комод өстендә фотосурәт күрәм. Кысага алынган, затлы асылташлары бар. Тик тузанлы. Ләкин андагы кешеләр... Кайчаннардан торган икән ул сурәт? Ничек мин аның барлыгын нәкъ бүген күрдем? Башка ваытта  аның  ише ваклыкларга игътибар итеп торырга вакыт та булмагандыр? Кем белсен инде андый юк-барны?!. Мөһим булмаган бу сораулар ник әле мине бүген борчый? Яңа тормыш башлыйм дигән идем түгелме соң? Әйе-әйе, хәзер торам.
Мин – Калим. Утыз ике икән инде миңа. Кичә Германиядән очканда паспортны карап бардым. Беренче битендәге егетне бөтенләй танымас булганмын икән. Ул шундый ябык, хәтта ярлылыгы йөзенә чыккан. Үз-үземне кызганырга яратыйм, тик бу юлы жәлләргә туры килде. Ул чакларны исемә төшердем. И-и-и, тиле вакытлар! Кесә – тиенсез, баш акылсыз чаклар булган ул. Ул вакытларга кайтсам, барын-барын үзгәртер идем мин, тормышны яңадан корыр идем.
Ә бит ул чакта да дүшәмбе иде. Фотосурәттә минем белән янәшә елмаеп торган кыз – Зөлфирә. Аның белән матур кояшлы көндә гаилә корып җибәрүебез хәтердә. Яшь идек әле, икебез дә сөя белә идек, матурлык күрә белә идек. Сайрамаган сандугачның да моңын ишетә, томанлы көндә кояш нурының җылысын сизә, борчулы чакларда да бәхеттән елмая белә идек. Яши идек без ул чакта, кәһаре! Ни булды соң, дисезме? Ул вакытта безнең икебезгә дә егермебер-егерме ике яшьләр иде әле. Хәтерлиме икән моны Зөлфирә, юкмы, әмма мин, әти-әниләрнең ризалыгына каршы төшеп, никах укытканны һич онытмыйм. Әллә нинди серле бер мизгел иде ул! Әкият кебегрәк дисәм инде... Әле аңа әйткән сүзләрне дә яттан хәтерлим икән:
– Без бик бәхетле булырбыз, Зөлфирә. Кара безгә: безнең бернәрсәбез дә юк. Бер тиен акча да, торыр урыныбыз да, хәтта укыр җиребез дә юк бит безнең. Әкиятнең башы сыман бит бу, Зөлфирә! Без барысына бергә ирешәчәкбез. Матур азакка бергә атларбыз...
Зөлфирә бик тыныч иде. Аның нәрсә уйлаганнарын, хисләрен аңлау миңа баштан ук авыр бирелде.
– Дөрес, бернәрсә дә юк... Хәтта әти-әни фатихасы да... Дөрес булыр микән соң бу? – дип икеләнеп, минем куенга сыенганын да ап-ачык хәтерлим. Мин тагын баллы-тәмле, бары өмет һәм якты киләчәккә ышаныч уятырдай сүзләр тездем. Анысына кадәр истә икән, баксаң.
Зөлфирә хәзер хәтерләмидер инде... Оныткандыр күптән... Ә минем истән һич чыкмый. Чыксын иде ул менә беренче тапкыр аңа кул күтәргән көн! Ул үзеннән-үзе килеп чыкты... теләп түгел... Беләм, ул үпкәләде. Берничә көн сөйләшми дә йөрде, соңрак, әти-әни янына китәм, сине ташлыйм, дип күпме бәргәләнде. Тик китә алмый иде ул миннән. Ул мине, бер кат ыштанлы һәм абыйсыннан калган зәңгәр күлмәкле эшсез егетне, тулай торакта калдырып китә алмый иде! Күңеле әллә нинди зур мәрхәмәтлелекне күтәреп йөри иде аның. Беләм, ул үзенең дә, минем дә хатаны аңлады. Соң икәнен дә белде. Тик аянычлысы шул: мин белмәдем. Мин гомер буе үз хатамны танымадым. Әти-әниләр шалтыраткан телефон тавышларын, аларның телефон номерларын мәңгегә онытыр, югалтыр өчен үземнең дә, Зөлфирәнең дә кесә телефоннарыбызны чүкеч белән бәреп ваттым. Зөлфирә елады.
– Елама, юләр! – дидем мин көлеп. – Яңа тормышка ничек керергә уйлыйсың син? Һаман иске тормышыңны исеңә төшерердәй кешеләр булганда, ничек яңа һәм бәхетле тормыш төзерсең? Күз яшьләреңне сөрт тә яныма кил әле, дәвам итик кичәге планны.Ул чакта мин алны-артыны белми бизнес төзүдә идем. Сату-алу буенча китаплар укып, шактый кешеләр белән элемтәгә кереп йөргәч, мине төрле курсларга белем тупларга чакыра башладылар. Мин, билгеле, шатланып шунда йөгерә идем. Бай, мул тормыш булдырганнарга көнләшүемнән шартларга җитеп кайта идем. Курс тыңларга барган җирдән ачу белән кайткан вакытлар да була иде. Ул ачуларның  үче Зөлфирәгә төште, беләм. Ул тагын үз сабыйлыгы белән әти-әнисе турында сөйли башлый иде. Мин аңа мәҗбүри рәвештә  бизнес төзү буенча китаплар укыта, соңрак аны үзем белән курсларга йөртә башладым. Хәзер аңлыйм: аның беркатлы күңеле миннән наз, сөю дә көткәндер. Ләкин мин булган бөтен назымны һәм тырышлыгымны бизнеска кертеп бетерергә омтылдым. Минем мул тормыш булдырасым, әти-әни ярдәменнән башка да зур уңышларга ирешәсем килде. Мин көн-төн өйрәнә, сату-алу эшләренең кулай ысулларын эзли идем. Берни килеп чыкмаган чакларда:
– Синнән бернинди ярдәм көтмәссең! Кара әле тегеләргә... уңышлы бизнесменнарның хатыннарына... алар барысына бергә ирешкән, ирләренең ни белән шөгыльләнгәнен булса да белгәннәр, терәк булганнар. Әллә үзем өчен генә тырышаммы мин? – дип, мәгънәсез сораулар биреп, Зөлфирәнең башын катыра идем. Ә минем нечкә күңелле Зөлфирәм гел мәхәббәт көткәндер. Мине тынычланыр, азагы яхшы төгәлләнмәячәк бизнес турындагы уйларын онытыр, яңадан әти-әни янына авылга кайтырбыз дип уйлагандыр бичара. Ләкин мин үз максатымда артык нык торганмын, күрәсең.
Ярты елдан соң миңа бер кечкенә генә компания үзенең җиде процент акциясен сатты. Сөенгәннәрем аңа! Тормышның үзгәрүе шушыдыр, дип уйладым. Тагын эшкә чумдым, барын онытып, бизнесны өйрәнергә тотындым. Ул вакытта инде минем шактый талантлы эшмәкәр егет икәнем шәһәргә танылган иде. Менә шул көнннән тормышым яңа һәм гаҗәеп глобаль тоелган борылышлар кичерде. Кулга шактый күләмдә акча кергәнлектән, борыным гел акчалы якны иснәде. Төрле юллар белән зур суммаларны үзләштерергә тырыштым, үземне теләсә нинди ысуллар белән яхшы яктан күрсәтерә омтылдым. Мине ниндидер депутат урынына да утыртып куйганнар иде әле. Дөресен әйткәндә, анда ни эш башкарганны һәм нинди җаваплылыкларны үз өстемә алганымны хәтерләмим. Бер яхшы гына танышым белән элемтә мине шундый эшле итеп куйды.
Зөлфирә ул чакта да гел борчулы булды. Дөрес, ул үзенең кем хатыны булуын һәм үзен өстен тотарга кирәклеген белгән һәм аңлагандыр, шулай эшләргә омтылгандыр да, әмма мин барыбер аның самими йөзендә әллә каян кычкырып торган: «Миңа болар шулкадәр ят!» дигән сүзләрне укый идем. «Бәлки, ул мине яратмый торгандыр?» – дигән уйлар да булды. «Бәлки, үзем яратмыймдыр?» – дип тә уйладым. Үзеннән дә гел сорыйсы килеп яшәдем. Тик минем аның белән боларны аңлашырлык вакыт юк иде шул...
Кайчандыр авылдан качкан юләр  егет белән кыз үзләрендә булдырырга омтылган, курка-курка гына хыялланган бар нәрсә дә безнең чынбарлыкка әйләнеп куйды. Барысы да шундый тиз һәм искиткеч кыска вакыт эчендә барлыкка килде. Хәзер уйлыйм: барлык бу мал-мөлкәтне булдыру алты елга сузылган икән. Бәлки, чыннан да тиздер... Мин  уңышлы тормыш төзегән чакта Зөлфирә... минем Зөлфирәм ни эшләгән икән соң? Мин аны гел сүгә идем. «Бай кызына әйләнеп беттең инде, слушай. Теперь ты... скажем, иреңнең акчасын туйганчы тотып ята торган хатын. Авыл кызы түгел инде хәзер. Эшләмисең, бала теләмибез, дусларың да юк бугай... Вот это жизнь, мин әйтәм... Менә тормыш!»
Әйе, барысы да бар иде: йорт та, машина да. Кыйммәтле киемнәрдән генә йөрдек, затлы рестораннарда гына ашадык, тирәбездә кирәкле кешеләр генә иде. Тик Зөлфирә гел өзгәләнә килде:
– Кайтыйкчы әти-әни янәшәсенә... Сөендерик әле шуларны, зинһар... Күрсеннәр безне... Ачулары да бетәр, тату булырбыз.
– Нинди татулык сөйлисең син, Зөлфирә? Син что инде, безне бер тиенсез... ещё и ризалыкларын бирми авылдан чыгарып җибәргән кешеләрнең йөзенә карап, алар янәшәсендә басып торырга кушасың? Шуңа өстәп, алты ел дәвамында бер тапкыр гына булса да безнең турыда уйладымы икән алар? Юк, Зөлфирә, миңа чыннан да кызык: алар бу турыда уйладымы икән? Безнең кайдалыкны, нишләүне, кем белән булуыбызны уйлап караган идеме икән ул әнкәй белән әткәйләребез? Җавап гади: юк! Юк бит... Ни синекеннән, ни минекеләрдән һичнинди хәбәр юк. Димәк, аларның тормышлары бездән башка да ярыйсы гына бара.
– Алай димә әле, без бит дөресен белмибез...
– Әйтмә! Күрсәтте инде тормыш дөреслекне. Рәхәт яшибез бит, күр син! Исең китәрлек, – дип үземнең тормышыма үзем сокланып  утырдым.Ул вакытларда мин инде чит ил компанияләре белән дә элемтәгә кергәли идем. Мине Германиягә, Испаниягә чакырып, әллә ни чаклы тәкъдим килде. Компаниянең ярты акциясен сатарга теләп мөрәҗәгать итүчеләр дә бар иде хәтта. Ләкин минем анда керәсем килмәде, чөнки үз урыным да бик ошый иде.
Шунысын да ачык хәтерлим. Миңа бик күп кызларның күзләре төшкәләп, бик күпләре үз кармакларына эләктермәкче булып йөрделәр. Матур, курчак сыман буй-сынлы, елмаеп кына тора торган кызлар... Әлбәттә, мин аларга игътибар бирмәсәм, юләр булыр идем. Ләкин бер генә шаяруда да артык тирәнгә кереп китәргә җыенмадым. Белә идем мин үземнең өйләнгән ир булуымны. Зөлфирә моны гел искә төшеп тора иде.
Бер заман Зөлфирә авырып китте. Дөресен әйткәндә, нинди авыру һәм каян чыкканын мин ул чакта да белмәдем, шуңа күрә хәзер дә зур томан аша гына искә төшә. Барысын да эшләп карадык: чит илләрдән бик яхшы табибларны чакырткан булдык, дәваланырга йөрде. Нәтиҗәсе генә булмады, Хәле көннән-көн начарланды. Дәвалануга күпме акча киткәнен ул яхшы белде, шуңа: «Бераз гына яхшырак, уңайланам», – дип алдап килде. Ул вакытларда да, билгеле, мин аның белән була алмый идем. Минем вакыт юк иде. Яратсам да, хөрмәт итсәм дә, миңа үз эшем, үз вазифам һәм керемнәрем бик мөһим иде. Мөһимрәк иде! Шуңа күрә, табиблар Зөлфирәгә Төркия шифаханәсен тәкъдим итү белән, үзен генә шунда җибәрдем. Ташлап китә алмый идем мин үз эшемне. Бер генә көнгә дә тиешле дәрәҗәдә тиешле эшләрне эшләмәсәм, минем керем артуыннан туктар иде. Бу авыр системаны дөрес итеп алып бару  миңа бик кирәк һәм барыннан да кыйммәтле бер гамәл сыманрак иде. Кулына ярты айлык зарплатамны тоттырдым да чыгарып җибәрдем. Башта шалтыратышып тордык, соңрак, хәленең уңайга баруын белгәч, шатыратып борчымый башладым.
Ул Төркиядә чакта, зур уңышка ирешкән Америка предпринимателе белән танышып, бергә хезмәттәшлек итеп алдык. Менә шул көннәрдә ул мине үзенең кызы, гаять матур һәм белемле Эйджел белән таныштырды. Мин сиздем: беренче көннән үк ул миңа күз төшерде. Мин моны бик яхшы сиздем, миңа карата беренче адым ясаучы кызлардан туя барганлыктан, аның тарафыннан сизелгән кинаяләргә артык игътибар бирмәгән сыманрак иттем. Ләкин туташ... артык акыллы һәм хәйләкәр иде. Әллә нинди үзенең матурлыгы һәм дөньяга җылы карашы, үзгәрмәс күтәренке кәефе белән әсир итте. Мин бу хистән гел куркып яшәдем. Янымда Зөлфирә булганда, андый хисләрдән качарга һәм эш белән онытылырга омтылдым. Тик бу юлы... тик монысы... бу чын-чынлап, башны югалтып гашыйк булу булган, күрәсең... Мин Эйджил өчен бар булганымны корбан итәргә әзер идем. Дөрес, үземнең эшемнән кала. Чын-чынлап сихерләве шул булгандыр... Мин, Зөлфирә Төркиядән кайткан көнне үк, аерылышу турында сүз каттым:
– Яратмадым түгел, яраттым, беләсең... Хәзер дә хөрмәтем зур... Тик син әллә нинди салкынлык белән миннән ерак яшәдең. Кайвакыт мин аңламый да идем: әллә син бар, әллә юк... әллә минеке, әллә минеке түгел... әллә бу дөньядан, әллә чит син бу дөньяга... Сиңа бит үзеңә дә минем белән күңелле булмады. Мин дә, мөгаен, яратуымны күрсәтеп бетермәгәнмендер. Шулай кирәк иде ул. Икебез өчен дә, аңлыйсыңмы икән син боларны, Зөлфирә?.. Син – мине, мин сине аңламый яшәдек, бу аңламауда гаеп икебездә һәм хәтта холкыбыз төрлелегендә дә түгел, җәмгыять гаепле... бәлки, вакыттыр да... Хәер, үзем дә тормышымда күп нәрсәне аңлап бетермим әле мин. Әгәр мин хисләргә бирелеп яшәгән булсам, без һаман да тулай торак сукбайлары булыр идек. Кыскасы, монда – акча... җитәрлек... озакка җитәрлек... Сау бул, сөяргә өлгерми калган Зөлфирәм.
Бу сүзләрдән соң аның елаган тавышын ишеттем. Мин сөйләгән чакта күпме генә җитди булып күренмәсен, чыгуга күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри башлады аның. Мин бу күренешне һәм Зөлфирәнең сумкаларын тутыруын ишек ярыгыннан карап утырдым-утырдым да, аңа йорттан китмәскә тәкъдим иттем. Үзем китәргә булдым. Мин аның нинди мәрхәмәтле һәм артык нечкә күңелле булуын белә идем. Зөлфирәне ялгызын, йортсыз чыгарып җибәрү бик ямьсез булыр иде. Шуңа күрә, озак уйлаганнан соң, без Эйджил белән Америкага күчәргә уйладык. Кызның әтисе тулысынча каршы чыкса да, бездәге сукыр мәхәббәт һәм теләк көчле булды. Ул вакытта Эйджилның әтисе миңа караганда шактый күпкә керемле кеше иде. Шуңа, күрә әти кешегә кызын миңа кияүгә бирү – бик үк отышлы юл булмас иде.
Тик, әйткәнемчә, Эйджилның ниндидер үзе генә белгән буйсындыру көче хәтта әтисен дә күндерде. Без бергә тора башладык. Мөнәсәбәтләр шактый җылы иде безнең. Ул кызда инде Зөлфирәдәге үкенечле язмышны, үткәнне искә төшереп торырдай сыйфатлар да юк иде. Үзе дә әллә нинди тулы сөенеч иде ул. Ясалма сөенеч иде. Минем күзне бөтенләй каплап алган сөенеч.
Ул чакларда бизнес бик тиз үсеп китте. Мин моның шулай буласын чамалый идем. Шәһәребездә мине танымаган, минем кемлекне белмәгән кеше калмады. Көннән-көн партнерлар артты, кесә калынайды. Баштагыча күп эшләсәм дә, элемтәле кешенең эшләүчесе дә күп булу сәбәпле, авыр һәм күп вакыт таләп итәрдәй эшләрне аларга калдыра башладым. Курыкмыйча акча белән эшкә урнаштыра, акча белән кемне дә булса куа алдым. Шулай кирәк иде ул вакытта. Акчалы кеше моңа лаек дип уйлый идем мин.Эйджел баштарак эшемдә катышмады, аның белән кичен генә күрешә идек. Соңрак аның бизнеска керергә теләге уянды. Мин моңа бик гаҗәпләндем, билгеле. Нәрсә тәкъдим итәргә, нинди вазифа тапшырырга белмичә борчылганнарым хәтердә. Кыз башта сәркатип кенә булса, соңрак гел югарыдагы урыннарга үрмәләргә тырышты. Мине бу куркытты. Зөлфирәнең бизнес мәсьәләсенә якынаюы ачуны чыгара иде. Ләкин бу очракта мин Эйджилның максатын белә алмадым. Миннән директор вазифасын таләп иткәч, сордым:
– Сиңа нигә бизнес? – дидем. Ул бер генә сорауга да ачыклык кертердәй җавап бирмәде. Тора-бара аның минем эшне тулысы белән үз кулына алырга теләве аңлашыла башлады. Артык хәтәр һәм хәйләкәр булуыннан курыктым мин аның. Ул уйлаган мәкерле планнан котылу ниятеннән бу турыда сүз башладым:
– Минем урын кирәкме? – дидем. Мин каушап калыр дип көткән идем. Ә ул  ике күзен шар ачып, сүзләремнең дөреслеген әйтте. Мин мөнәсәбәтләребезнең тулысы белән акчага, ниндидер комсыз бер максатка бәйлелеген аңлап алдым. Әлбәттә, үз холкымны күрсәтергә теләп, күп кенә тапкыр тавыш күтәрдем, аннары тыныч кына аңлатырга тырыштым. Әмма кыз бу аңлатулар өчен яратылмаган иде. Ул миңа:
– Аерылышуга мин каршы түгел, – диде. – Киресенчә, бу яхшырак булачак! Әмма син әти ярдәмендә менеп утырган кәнәфиеңне миңа калдырып, бу илдән китмисең икән, бөтен мәкерле эшләреңне әтигә... аңа гына түгел, бар танышыңа сатам... Хур булырга бер адым, җаным. Бу мәкерле эш дигәннәре ришвәт, элемтә аша эшкә урнаштыру, эшчеләрнең хезмәт хакын тотып калу булган иде инде. Курыкмадым түгел, билгеле. Шулай да минем өчен үз дәрәҗәмне саклап калу мөһим нәрсә иде. Мин, абруйлы урынымны югалтырга теләмәсәм дә, Эйджилның янаулары сәбәпле, Америкадан китәргә булдым. Шулай итеп, без араны тулысы белән өздек.
Озак уйлап тормадым, шактый гына таныш һәм мине үз итеп йөргән Германиядәге бер дустыма барып кердем. Мине ул җылы каршы алды, хәтта килүемә һәм вакытлыча аларда яшәргә калуыма шат иде. Әлбәттә, берьялгызы яшәүче утыз биш яшьлек ир өчен аралашырга кеше табылуы яхшы нәрсә. Ул да бер бай иде инде. Ләкин минем сыман ук эшенә бирелми, җиңел карый торганрак. Гаиләсе дә юк үзенең. Кыскасы, тормышы бер көйгә ага моның.
Дүрт елым Германиядә үтте. Таулар күчермәсәм дә, купшы компаниянең предпринимателе булып тордым. Яшь чактагы амбицияләр инде сүрелә төшсә дә, мин гел яхшы акча эшләргә тырыштым. Керемнәрем ел саен үсте, акчаны нәрсәгә тотарга дигән сорау һаман саен борчый барды. Һәр тиенемне банкка салдым, үзем юньләп ашамадым, юньләп йокламадым, көн-төн акча өчен тир түктем. Мин белә идем: кайчандыр бу «тиеннәр» мине дөньядагы иң бәхетле кеше итәчәк. Минем моңа ышасым килде, чөнки дөньяда булган бар нәрсәм, ирешкән бар нәрсәм акча булды бит.
Мин ялгыштым. Компаниябезнең банкротлыкка чыгып ябылыр көне җиткәч, бу турыда аңлап алдым. Мин акчаларымны алып, кая да булса башка җиргә эшкә урнаша ала идем, билгеле, тик урнашмадым. Кеседәге шыгырдап торган миллионнар белән үз илемә кайтырга булдым. Шунда эшкә урнашырмын, гаилә корырмын, бәлки әти-әнигә күренермен дидем.
Миңа инде утыз ике яшь иде. Шул гомергә миндә кирәксез акчаларымнан кала берни дә юк кебек тоелды. Кая тотарга да белмәгән ул кәгазьләрне җил белән очырып җибәрәсем, ут итеп яндырасым килде минем. Үземнең бәхетсезлегемне аңладым. Һәм тормышымны өр-яңдан башларга үз-үземә сүз бирдем.
Илемә кайтып, отельдә бер зур бүлмә алдым да көне буе йокладым. Икенче көнне дүшәмбе иде. Ә бу – мөмкинлек.Иң беренче куйган максатым – әти-әни янына авылга кайтып килү иде. Бар горурлыгымны онытып, авылга чыгып киттем. Гаҗәп, юллар үзләре туган туфракка илтте мине. Ләкин туган йортның капкаларын ачып, мине каршы алырлык кешеләр генә юк иде. Бик гарьләндем моңа. Иртәнге сәгать унда йокымны бүлеп, шушы авылга килүемә нык гарьләндем. Тик килгән килеш әти белән әнинең каберләрен зиярәт кылып чыгарга булдым.
Алга таба мин эш эзләргә киттем. Дөресен әйткәндә, элекеге урынга кайтырга теләгем дә бар иде, ләкин башка җирне сайласы иттем. Бу бит минем яңа тормыш! Әмма эш эзләү процессы шул кадәр авыр бирелде миңа. Зур булмаган бер компаниянең баш кешесе тулысы белән үз кешеләрен эшкә алып, мине төшереп калды. Бу гаделсезлеккә җен ачуларым чыкса да, эш эзләүне башка көндә дәвам итәрмен дидем. Дүшәмбе белән көн бетмәгән ләбаса!
Көн кичкә авышкан иде. Үзем белән көн дәвамында булган вакыйгаларны күз алдымнан үткәреп кайтып киләм. Каршымда ике кеше:  кыз һәм егет. Берсе гаҗәеп таныш кебек. Кызы бик таныш күренә. Якынрак килеп текәлеп карасам, юләргә санарлар инде дисәм дә, аларга таба атладым. Егет нидер сөйли, кыз көлә иде. Ул мине күрде, борылып карады, елмайды. Кем соң әле бу? Әллә инде?.. Юктыр... Булмас... Ул нишли монда? Әйе шул, аның бит моннан киткәне дә булмады. Мин генә ул үз җиремне ташлап, әллә никадәр гомер кайда гына йөрмәдем. Кыскасы, каршымда Зөлфирә иде. Ул башта шикләнебрәк карады, соңыннан чын-чынлап мине танып алып, яныма атлады. Мине ул якынайган саен сәер һәм берәүгә дә аңлатып булмаслык хисләр биләде. Мин үзем өчен шулкадәр якын һәм шул ук вакытта искиткеч ят бер кешене очратуымны аңладым. Һәм ул миңа таба атлый иде. Мин югалып, каушап калудан курыктым, бер мизгелгә күз алларым да караңгыланып алды.
– Бигрәк җитди басып торасың, Калим. Нәкъ элеккегечә. Танымыйсың әллә? – диде ул елмаеп.
– Таныдым, – дидем. Мин елмая алмый идем.
– Кара әле, бу курткаң бит без бергә торган еллардан бирде? Ялгышмыймдыр бит? Әйе, шул куртка. Кызык, әллә берни булмадымы аңа?
– Барына экономия кирәк.
– Әйе, монысы дөрес, – диде кыз әңгәмәне тулыландырырга теләп. – Син борчылма, Калим, булган ачуым күптән бетте. Аннан... безнең бит инде бөтенләй башка, яңа тормыш, шулаймы? – «Яңа тормыш» дигәннәрең элекегесеннән аерылмаса да, башны чайкаган булдым инде. – Вот, шул шул... Синең хәзер үз гаиләң, үз эшең, минеке – үземнеке. Гаеп сакламыйк, булган үпкәләрне онытыр вакыт. Безнең инде яшь гомер узган. Син үзең турында сөйлә әле. Америка кызы белән тормышыгыз ничек? Күптәннән кайттыгызмы бу якларга?
Яшь гомер узган... Ничек узган ул? Ниләргә сарыф ителгән? Белмим. Сөйлә әле, ди бит! Сөйләрлек сүзем булса икән, сөелми калган Зөлфирәм... Элек тә икәү сөйләшерлек сүз юк иде, никадәр гомер үткәннән соң да барлыкка килмәгән. Ни сөйләргә соң инде?
– Минем, Зөлфирә, бар да яхшы, – дип башладым. – Дөрес әйтәсең, инде яшь гомер узган, юк-бар өчен үпкә саклау кирәк түгел. Ә мин инде күптән өйләнгән... Шул... син әйткән Америка кызына өйләндем... Бик озак яшәдек Америкада... Менә кайтырга булдык...
– Ә балаларыгыз? Бармы соң?
– Балалар? Ә-ә-ә, балалар! Бар... икәү... малайлар...
– Нинди бәхет!
– Бәхет! Бәхет шул... Мин бик бәхетле кеше!
Мин аның матур тормышын сорашкан булып, көнләшергә теләмәдем, шуның өчен әңгәмәне йомгаклауга бордым. Без аерылыштык. Тик бу аерылышу мәңгегә күңелләрнең янәшә торуына китерде.
Нәрсә булып чыга соң әле бу? Бүген бит дүшәмбе иде ләбаса! Нигә тормыш яңадан башланмый соң? Нигә гел үткән вакыт кына  искә төшә? Нигә мин үткәннән аерыла алмыйм? Әллә инде үзгәрер яшьтән чыкканмынмы? Уйлыйм әле: бәлки эш дүшәмбедә дә түгелдер...

Комментарийлар