Логотип «Мәйдан» журналы

ДОГА

Мондый буранлы көннәрнең күптән булганы юк иде.

Тегермәнлек авылының инеш буендагы йортларын кар күмеп китте. Иртәләрен күрше-күлән казып, бер-беренең ишекләрен ачты. Тик менә җитмешенче яше белән баручы Сабира карчыкка гына килүче күренмәде. Хәер, ул көннәрдә сәгатен, тәүлеген санарлык идемени?..
Сабира Ямашта иң матур Һәм уңган кызларның берсе булды. 18 яше тулгач, Тегермәнлек егете тракторчы Хаҗиәхмәткә кияүгә чыкты. Аның ир туганнары бик күп иде. Җыелышып инеш буена йорт салып бирделәр. Лапас-кураларын үзләре җиткезде. Тормышларын матурлап, беренче балалары Гайсә дөньяга килде. Әмма яшь гаиләгә бер-берсен сөеп озак яшәргә язмаган булып чыкты. Сугыш башланды. Авылның типсә тимер өзәрлек ир-егетләре бер-бер артлы китә торды. Көзгә кадәр Хаҗиәхмәтне дә өч туганы белән фронтка алдылар. Танкист буларак, ул Мәскәү астындагы каты бәрелешләрдә катнашты. Ара-тирә өчпочмаклы хатлары күренгәләп торды. Ә 1942 елның гыйнварында рядовой Хаҗиәхмәт Мусинның батырларча Һәлак булуы турында хәбәр килде.
Сугыш елларында авылда да ансат булмады. Халык көне-төне авыр хезмәттә интекте. Итен-маен, ашлыгын кырып-себереп фронтка озата торды. Әле ир назын татырга да өлгерә алмаган зәңгәр күзле, билләренә кадәр төшкән кара толымлы Сабира сыер сауды. Ферма мөдире аксак Хәйри, кырыс булса да, хатын-кызның иртә-кичен яртышар литр сөт алып кайтуына каршы килмәде. Шуңа күрә бәләкәй Гайсә катыктан-сөттән өзелмәде. Нык булып үсте.
Ирсез калган авылда тормыш бик нык үзгәрде. Табигый халәт үзенекен итте. Элек кешегә дә саналмаган кәкре-бөкре, чулак-аксак ирләр авылның карап торган таянычына әйләнде. Бөтен вак-төяк йомыш белән аларга барды халык. Хатын-кызларга да сүзләре үтә башлады. Авыл халкы моны күрде. Ләкин ни эшлисең, яшәргә кирәк.
Халыкны Һәм замананы мыскыл итеп чыгарылган:
Өч аяклы Хәйри кергән
Шәмсия капкасыннан,

яки:
Фронтка да йөз күкәй,
Сәвиткә дә йөз күкәй.
Чыдар хәлләрем калмады,
Асылынам, түтекәй,

кебек юллар телдән-телгә йөрде.
Сабира да ир-егетләр күзеннән читтә калмады. Әмма ул тәкъдимнәргә катгый рәвештә: «Хаҗиәхмәтем сезнең өчен гомерен бирде, ничек оят түгел», – дия иде.
Ул үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен өметен Гайсәне тәрбияләүгә юнәлтте.
Сугыш бетте. Матур язлар килде. Гайсә үсеп, 1947 елда беренче класска керде. Яхшы укыды. Әнисенә Һәрчак ярдәм кулын сузды. Малайның куллары тимер эшенә бик хирыс булып чыкты. Инеш буендагы тимерче алачыгыннан кайтып кермәде. Бер күзле Габдрахманга булышты. Әгәр Тегермәнлектә генә калса, Гайсә язмышы бөтенләй башкача булыр иде. Җидееллык мәктәпне бетергәч, ул Казанга ФЗӨгә китәргә теләде. Сабира каршы килмәде. Әгәр белгән булса, ул үзенең йөрәк җимешен беркая да җибәрмәс иде. Менә 25 ел инде Сабираның Гайсәсен күргәне юк. Бик сагынды ул аны. Хәзер аңа 44 бардыр, бәлки өйләнгәндер. Балалары да бардыр. Дөрес, ул ай саен әнисенә йөзәр сум акча җибәреп тора. Ләкин аны Һәрчак төрле җирдән салалар. Төгәл адресы да билгеле түгел. Фәлән шәҺәр. Почтамт. Сабира хатлар да язып карады. Ләкин җавап килмәде. Милициядән эзләткәч: «Синең улың хәбәрсез югалды. Үтергәннәрдер инде», – дип җавап бирделәр. Сабираның тормышы, гомере менә шундый зур кайгы-хәсрәттә үтте. Озак яшисе дә калмагандыр. Гайсәсен бер генә тапкыр күрсә дә, дөньядан китәргә риза булыр иде. Ул кайчандыр әбисеннән бер гыйбарә ишеткән иде: имеш, акылдан язган бер ана үзенең баласын өзелеп көтә. Ул җомга намазы вакытында түбәгә менеп, морҗа тишегенә дога укып, АллаҺыдан, аның күктәге фәрештәләреннән Һәм өй хуҗаларыннан малаеның кайтуын үтенә.
Авылдашлары моңа көлеп карый. Юләрләнгән хатын ни эшләмәс?
Көннәрнең берендә авылга читек-кәвеш, өстенә матур күлмәк, башына чигүле кызыл түбәтәй кигән берәү кайтып төшә. Кыегаеп беткән туган йортына килә. Нигез туфрагын, әнисен үбә-үбә үксеп елый ул.
Рус-төрек сугышына алынып, төрекләрдә әсирлектә булган, ди. Анда эшләп акча җыйган, баеп авылына кайт­кан. Әнисен дәвалап аякка бастырган. Калган гомерләрен бик матур дәвам иттергәннәр, ди.
Сабира моңа ышанмаган иде. Тик сагынудан, чарасызлыктан түзәр хәле калмагач, җомга намазы вакытында түбәгә менде. Морҗаны кочаклап, белгән догаларын укыды. Кыйблага карап бөек АллаҺыдан, аның фәрештәләреннән, йорт хуҗаларыннан Гайсәсен кайтаруын үтенде. Шул арада каяндыр җил чыкты. Башындагы шәлен очыртып алып китте, чал чәчләрен тузгытты, болай да хәлсез куллар үзе суккан кызыл кирпечләрдән ычкынды. Ул түбәдән кар өстенә егылып төште. Аңын югалтты. Сабира күпме ятканын да, өйгә ничек кергәнен дә белми, хәтерләми.
Воркута шәҺәре. Биредә колония өстендә колония. Кесә караклары да, кеше үтерүче рецидивистлар да биредә утыра. Үзенең өченче срогын тутыручы почетлы бур, «медвежатник» Гайсә дә шулар арасында. Төрмә, тоткыннар тормышына ияләнгән булса да, ара-тирә әнисен, туган авылын искә төшерә. Зонада утыручылар белән җитәкчелек итә торган бурлар командасына кергәнлектән, тормыш зарланырлык түгел. Ләкин читлектә нинди бәхет булсын ди! Аның тоткынлыктан чыгу көннәре санаулы. Алда күпмедер вакыт ирекле тормыш, иректәге коллегалары көтә. Ә аннан соң кая барырга? Ничек яшәргә?
Гайсә бу сорауга җавапны озак эзләде. Беркөнне төш күрде: имеш, туган авылы Тегермәнлек икән. Аның өстеннән яктылык күтәрелә. Ә алда ап-ак чәчле хатын-кыз. Ул елый-елый Гайсәгә нидер сөйли. Артта хәрби киемдә елмаеп бер ир кеше күренә. Алар икесе дә Гайсәне үзләре янына чакыра. Ул саташып йокыдан уяна. Ни бу? Нәрсә бу?!
...Гайсәнең дә киләчәккә планнары зурдан иде. Ләкин язмыш аның өчен башка юл әзерләде. Бер ел ФЗӨдә укыгач, Гайсәләр группасын хәрби заводка билгеләделәр. Биредә ату кораллары җитештерелә иде. Гайсәнең алтын куллы икәнен тиз күреп алдылар. Шуңа күрә аны махсус цехка күчерделәр. Немец милләтеннән булган Август Рейхман җитәкчелегендәге бәләкәй генә коллектив хәрби частьлар өчен сейфлар эшләп чыгара. Җиде үлчәм белән генә ачыла Һәм ябыла торган сейф йозакларын монда ике-өч кеше генә башкара. Алар янына сәләтле татар малае, Тегермәнлек егете Гайсә дә өстәлде. Тулай торакта урын, яхшы хезмәт хакы. Кичке мәктәп. Яшүсмер өчен ни кирәк тагын? Буш вакыты яки ялы булса, пароход белән Тегермәнлеккә әнисе янына кайту.
Көннәрнең берендә Август Рейхман Гайсәне бүлмәсенә чакырып алды. Казанның бер заводында баш бухгалтер ачкычын югалткан икән. Мәскәүдән дә белгечләр чакыртканнар. Тик булдыра алмаганнар. Менә шуларга ярдәм кирәк, ди. Немец, останың остасы булса да, Германиядә эшләнгән трофейный сейфны ача алмаган. Йозак моңарчы билгеле булмаган белгеч тарафыннан эшләнгән икән. Келәймәсе «XXX» Һәм «++» тамгаларыннан тора. Гайсә, йозакның ачкыч керә торган тишегенә махсус пластинка тыгып, дүрт юнәлештә аның формасын кәгазьгә төшерде. Аннан соң үзе эшли торган завод цехында ачкычын да ясап куйды. Ни хикмәт, серле немец белгече ясаган катлаулы йозак Гайсәгә биреште. Сейф ачылды. Бу эшне күзәтеп торган НКВД Һәм милиция кешеләре шул ук көнне Гайсә Мусинга махсус «Дело» ачты. Мондый талантларның саны илдә берничә генә булып чыкты. Банклар, зур предприятиеләрне баса торган бурлар дөньясында да Гайсә кебекләр бик хөрмәтле кешеләр, ди.
Август Рейхман эшләгән заводны сугыш вакытында Ленинградтан Казанга күчергәннәр. Балалары үзе туган шәҺәргә кире кайтып китсә дә, ул биредә калган. Ата-бабалары да Идел буенда тормыш иткән. Немец шуңа күрә: «Бу якларны яратам», – дия иде хезмәттәшләренә.
Тормыш акрын гына үз җае белән бара. Август Рейхман бик күңелсез йөри башлый. Тиздән аның сәбәбе дә ачыклана. Сейф белгечен Ленинград авторитетлары гаять җаваплы «эшкә» чакырган. Әгәр каршы килсә, балаларына кыенлык киләчәк, дигәннәр. Ни эшләргә? Әгәр ризалык биреп тә ярдәм итмәсә? Аны шунда ук теге дөньяга озатачаклар. Ул бу хакта Гайсәгә елый-елый сөйли.
– Синең югалтыр кешең юк. Сәләтең дә бар. Бәлки, тәвәккәлләрсең, Питер бурлары да гаделләр. Авырлыкка тарыганнарны беркайчан да ташла­мыйлар, – ди ул.
Яшьлек юләрлегеме, әллә татарлык күндәмлегеме?! Гайсә ризалык бирде Һәм авылга әнисе белән саубуллашу өчен дип бер атнага ял алды. Кая барасы, кемгә мөрәҗәгать итү хакында немец телдән әйтте. Кулына чит кеше исеменә бирелгән паспорт Һәм акча тоттырды.
Ленинградның тимер юл вокзалына килеп туктауга, Гайсәне юантык гәүдәле ике ир каршылады. Икесе дә мыеклы. Икесенең дә кулларында алтын печатка, авызларында берәр алтын теш.
– Безнең вакыт бик чикле, – диде Гарри атлысы. – Сиңа иң җаваплы вазыйфа йөкләнә. Иртәгә кичен бер объектта өч сейфны ачарга кирәк. Исәп-хисап соңыннан. Не обидим.
Смольныйдан ерак түгел бер бик бай фатирда ял итте ул. Сейфларның фотоларын карады. Эштә кирәкле инструментларын барлады. Объект дигәне – диңгез портының бухгалтериясе икән. Соңыннан гына белде – анда чит ил акчалары саклана, ди. Эшкә керешер алдыннан берничә мәртәбә репетиция ясады.
Гайсә «команданың» төгәл Һәм пөхтә «эшләвенә» бик нык гаҗәпләнде. Һәр кеше үз эшен белә. Сөйләшү дә, артык хәрәкәт тә юк. «Эшнең» үзенчәлеген истә тотып, Һәр кеше диңгезче киемен киде. Алар объектка ремонтчылар буларак үтеп керде. «Балыкчылар» бу эш белән шөгыльләнгәндә, өчесе бухгалтериянең пультка тоташтырылган ишекләрен бик тиз ачты. Аннан сейфларга чират җитте.
Гарри Гайсәне ашыктырып: «Шеф, безнең вакыт чикле. Өч сейфка ун минут», – диде. Биредә дә трофейлы сейфлар Казандагыларның «игезәкләре» булып чыкты. «Остазның» киңәшләре дә ярап куйды, чөнки Гайсә заводтагы җайланмаларны да алган иде. Тиз арада сейфлар ачылды. Аның эчендәге яшел пачкалы долларлар махсус капчыкларга тутырылды. Беразын Гайсәгә дә салдылар. Сөйләшенгәнчә, бинаны чыгуга «диңгезчеләр» төрлесе-төрле якка таралышты.
Инструкция буенча алар иртәгесен Гарик фатирында очрашырга тиеш иде. Порттан чыккач, Гайсә үз киемнәрен киде. Төнен Восстание урамында урнашкан тимер юл вокзалында үткәрде. Пачка-пачка долларлы рюкзагы белән Невский проспектында йөрде. Борынгы биналарны, колонналарны карап сокланды. Тик үзенең олы җинаять эшләгәне аңа тынгы бирмәде. Кемгәдер яхшылык эшлим дип, үзенең харап булуы бар бит. Кем ул Гарик? Аңарга ышанырга буламы? Туган авыл, әнисе...
Гайсә иртәгесен билгеләнгән фатирга барды. Өченче катка менде. Звонок төймәсенә кат-кат басты, әмма ачучы булмады. Күп булса, биш-ун минут узгандыр, астан йөгергән тавышлар ишетелде.
– Руки вверх! Ноги на ширину плеч! – дигән команда сүзләре Гайсәне һушыннан яздырды. Ул арада пүнәтәйләр чакырылды. Рюкзактагы әйберләр тикшерелде. Кыскасы, Гайсә кулга алынды. Аеруча куркыныч җинаятьче буларак, аны Литейный проспектында урнашкан «Серый дом»га илтеп яптылар. Әлеге бина егерменче елларда салынган икән. Өстә сигез этаж булса, җир астындагысы да шулкадәр, ди.
Тикшерүче, озын буйлы, сары чәчле кысыграк күзле ир уртасы кеше, өстән-өстән генә сорады да: «Сиңа адвокат кирәк булыр. Мин Давид Прицкер дигән юристны тәкъдим итәм. Калганын соңыннан сөйләшербез», – диде.
Прицкер дигәне чал чәчле, урта буйлы, бик ыспай киенгән яҺүд кешесе икән.
– Мин синең «Дело»ң белән таныштым. Әгәр барлык гаепне үзеңә генә алсаң, хәлең төрмәдә дә яхшы булыр, шуңа күрә син бер кешенең дә исем-фамилиясен атамыйсың, берни белмисең! Казаннан килеп, диңгез порты бухгалтериясен бастым. Сейфларны ачу буенча белгеч булгач, максатка ирешү авыр булмады. Белдем – бардым – алдым. Синең легенда шуннан гыйбарәт.
Күп нәрсә сатылганлыктан, суд, милиция, төрмә хезмәткәрләренең дә күбесе акча колы иде. Дөньяны дер селкетеп торган СССР державасында да халыкара, дәүләтара караклар систе­масы ул елларда чәчәк атты. Ил­нең иң зур шәҺәрләрендә «законлы бурлар» идарә итте. Төрле юллар белән «общакка» килгән акча дәүләт хезмәткәрләренә түләүгә, төрмәдә утыручы «братвалар»ның хәлен яхшыр­туга тотылды. Гайсә «хезмәт күрсәткән» Гарик командасы да шуларның берсе иде.
Чит илләргә китәсе диңгез теплоходларының хәрәкәтен тәэмин итү өчен тотылачак долларның күп булуын, бу «ЧП» аркасында зур-зур чиновникларның җавапка тартылачагын истә тотып булса кирәк, процесс ябык ишекләр артында барды.
Әлеге хәтәр эшне башкару өчен айлар буена әзерлек алып барылды, кирәкле кешеләр табылды; шул ук вакытта, акчаны эзсез генә яшерү Һәм җинаятьтән читтә калу кебек мөҺим оештыру чаралары да башкарылды.
Ә җавапны Гайсә тотты. Аңа ун ел чәпәделәр. Ул ике ел Новгород төрмәсендә утырды. «Кум»га (төрмә башлыгына) акча түләнгәнлектән, Гайсә биредә авторитетлар арасында иде. Ни теләсә шуны ашады, китапханәгә йөрде, калган вакыты зонада үтте.
Иреккә чыгуга, шул ук команда кешесе каршылады. Бераз ял иткәннән соң, Таллинда банк басу. 15 ел Вильянди төрмәсе. Хәзер Воркута...
Сабира карчык бердәнбер җан иясе – мәчесе Каракайның ишекне тырный-тырный кычкыруыннан уянып киткәндәй булды. Күзен ачты. Өйдә караңгы, салкын. Сул ягы бөтенләй җансыз. Ул уң кулы белән битен сыпырды, чәчләрен тарагандай итте. Көч-хәл белән генә ут кабызды. Мичне тотып карады. Ул салкын иде. Алдан әзерләнгән утыннарны барлап, ут тергезеп җибәрде. Ләкин ул янмады. Төтен кире килде...
...Сабира карчыкның йортын бер атнадан соң гына килеп ачтылар. Мәетне, дини кануннарга туры китереп, җир куенына иңдерделәр. Мәрхүмә 25 ел буена Гайсәдән килгән акчаны яңа өй салырга җыеп барган икән, аны мәчет салуга тотарга дигән карарга киленде. Сабира карчыкның яраткан мәчесе Каракай да, хуҗасын җирләгәч, читкә китеп югалды...
25 ел төрмәдә утырган почетлы зэкны иректә «коллегалары» кадер-хөрмәт белән каршылады. Баштанаяк яңа киемнәр бирделәр. Воркутаның иң кыйммәтле «Север» ресторанының банкетлар залында мәҗлес оештырылды. Ленинградтан килгән законлы бур – Седой сүз алып, Гайсәнең керткән өлешен, законга тугры булып калуын истә тотып, бриллиантлар белән бизәлгән платина печаткасын бүләк итте.
– Сине бүтән беркем дә борчымас. Менә монда компенсация, – дип, кара дипломатны кулына тоттырды. – Документлар чиста. Теләсә кая бар. Гаилә кор. Яшә. Тик шулай да, Казанга бармасаң, яхшырак булыр...
Гайсә, тоткынлыкта булса да, тәмәке тарту, хәмер эчү, кеше кимсетү кебек хәрәм сыйфатлардан сакланды. Китаплар уку, дингә омтылу аны үз кыйбласыннан аермады. Ул сынмады. Рухы белән, эчке дөньясы белән чиста-саф калды. 25 ел эчендә авылы, туганнары офыклар артындагы манзарага әйләнсә дә, күптән түгел күргән төше, ап-ак чәчле әнисе Һәм хәрби киемдәге әтисе исеннән чыкмады. Әгәр әнисе исән булса, аннан тезләнеп гафу үтенергә, үзенең исәнлеген белдерергә дигән карарга килде.
...Ата-бабаларыбызның каны тамган Казан, чирек гасыр үтсә дә, әле үзгәрмәгән. Шул ук «Кольцо», Кремль, ул яшәгән Ягодный бистәсендәге соры төстәге ямьсез ике катлы агач йортлар...
Тәтеш кызы Гөлдания белән шушы урамнардан йөргәндә, зур планнар корган иде. Бер адым барын да юкка чыгарды. Гайсә Гөлданиянең язмышын бозмас өчен хат та язмады. Кайда киткәнен дә җиткермәде. Китте, бетте, юкка чыкты. 25 ел буе төрмәдә дә ул немец Август Рейхман биргән паспорттагы Мавлин Илдар Алиевич исеме белән утырды. Хәзер 25 ел Воркутада шахтер булып эшләгәннән соң пенсиягә чыккан – Салиев Азат Кәбирович. Туган җире – Саратов өлкәсе. Гайсә, төрмәнең озын төннәрен, ямьсез көннәрен кичергәндә, үзенең гомерен кат-кат сүтте, барлады. Тайгак юлга этәргән остазына бәддога укыды. Кемнәрнеңдер бай Һәм мул тормышын тәэмин итәм дип үзенең корбан булуына йөрәге сыкранды. Үткәннәргә салават, диләр. Аннан фәкать киләчәккә сабак кына алырга була. Хәзер Гайсә яңа тормыш башларга тиеш. Беренче эш итеп, ул остазы яшәгән фатирга кереп чыгарга булды. Немец Восстание урамындагы йортларның берсендә яши иде. Фатир ишеген чал чәчле әби ачты. «Нелли Ефимовна», – дип таныштырды ул үзе белән. Гайсә аңа Август Робертович белән кайчандыр бергә эшләвен, 25 ел командировкада булуын әйтте.
– Сез Гайсә буласыздыр дип беләм. Август гомер буе Сезнең алда үзен гаепле санады. Безнең балаларны коткарып калуыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Үпкәли дә торгансыздыр. Ләкин аннан хәзер файда юк. Яшәргә кирәк. Тормыш корыгыз, балалар үстерегез... Августны әле үткән ел гына җирләдек. Ул Сезгә менә боларны бирергә кушты. Анда бары да язылган булырга тиеш.
Гайсә, әби белән саубуллашып, урамга чыкты. Остазы биргән төргәкне сүтте. Анда Гайсәнең моннан 25 ел элек ясаган эш коралы, үз исеменә бирелгән беренче паспорты, хезмәт кенәгәсе Һәм акчалар иде. Август язган бер битлек хатны ул кат-кат укыды. Анда киләчәктә ни эшләргә кирәклеге хакында киңәшләр дә язылган. Казанда танырлар дип, Кырымга, Ялта шәҺәренә барып төпләнергә тәкъдим итә ул. «Акчаң җитәрлек. Иртәме-соңмы СССР таркалыр, яңа мөстәкыйль дәүләтләр барлыкка килер. Сине белүче дә, эзләүче дә табылмас. Яңа тормыш корырга минем дустым Яков Самуилович Постыляк ярдәм итәр...»
Гайсә шул ук көнне, такси яллап, туган авылына, Тегермәнлеккә китте. Бәлки, әле әнисе дә исәндер...
Таныш юллар, урман, тәмле сулы чишмәләр, инешләр. Әйтерсең лә, 25 ел буе болар бер үзгәрешсез шулай сакланган. Ә гомер, кеше гомере генә үзгәрә. Адәм баласы туа, үсә, чәчәк ата Һәм, җирдә ниндидер эз калдырып, фани дөньядан китеп тә бара... Гайсә ни эшләде соң? Әнисенә кайгы-хәсрәттән башка ни кылды ул? Туган җире, туган ягы Гайсәне үткәненә кире алып кайтты. Йөрәген телгәләде. Әни-әти, туган җирем, зинҺар өчен, кичер мине... Гафу ит...
Тегермәнлеккә керү юлында зират. Биредәге мәңгелек йортка күпме кеше күчкән?
Гайсә, таксины туктатып, зират капкасыннан эчкә узды. Кабер ташла­рында таныш исемнәр. Туганнары МиңлешаҺ белән Миңсылу җиңги, күршеләре Хәлил абый белән Гайнелхәят апа, бергә үскән Ризван, Харис, Мәксуд, Мирсәет...
Зират уртасында аларның туган-тумачалары җирләнгән урын. Өчпоч­маклы нәсел тамгалары. Әле ике-өч ай элек мәет күмелгән кабер Гайсәне үзенә җәлеп итте. Эченнән генә: «Бу әнием кабере микәнни?» – дип газапланды. Хәзер әнисенең төшкә керүенең сәбәбен дә аңлады. Ул кабер алдына тезләнде. Күзләреннән яшь акты. Газиз әнисе рухына белгән догаларын укыды.
Гайсә зираттан чыгуга ук кире китәргә уйлаган иде, ләкин аяклары инеш буендагы туган йортына тартты. Өй бәләкәй булса да, бүрәнәләре әле нык күренә. Тәрәзәләрдә чиста пәрдәләр. Ишектә кайчандыр ул ясаган йозак.
Шулчак каяндыр Сабира карчыкның югалган мәчесе Каракай килеп чыкты да мыраулый-мыраулый Гайсәнең аяк арасында бертуктаусыз буталды. Гайсә өйгә узды. Биредә 25 ел элек ничек булган, бары да шулай сакланган. Димәк, әнисе аның исән булуына, кайтачагына ышанган. Бәлки, аны әнисенең изге догалары исән-имин йөрткәндер?
Гайсә, ишекне ябып, кире китәргә капкага таба атлады. Шул вакытта Каракай аның юлын ике-өч мәртәбә кисте. Ниндидер адымнан сакланырга кушты бугай. Гайсә таксида калдырган әйберләрен алды да яңадан туган нигезенә үтте.
Эх, Каракай, Каракай. Элегрәк юлларыма кире төшкән булсаң, минем тормыш нинди бәхетле булыр иде, дип өзгәләнде Гайсә. Бу мизгелдә ул әнисенең изге догалары, туган нигезе аңа тормышын өр-яңадан башларга ярдәм итәчәгенә никтер ышана, өметләнә иде.

 

Рахман ШӘФИГУЛЛИН


 
"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар