Чылбырлар (хикәя)
Автобус, иске агач күпер аша чыгып, сул як ярдагы калкулыкка үрмәләде. Карт агачлар каплаган зират турысына җиткәч, ниһаять, Бастырык авылы күренде.
Айдар, автобусны зират турысында туктаттырып, бик азга гына аның карасу-көрән коймасына сөялеп басып торды. Хатынының, димәк, балаларының бер як тамыры шушыннан. Онытылган меңләгән ерак чыбык очы әби-бабалары, туфрак-тамырлары шушында чәчелеп-сибелеп ята. И-и адәм балалары, и-и язмышлар... Ул бик белергә теләгән серләрне бу туфрак-тамырлар да алып киткәннәрдер шул. Каяндыр арган, карлыккан козгын тавышы ишетелде. Әнә теге корыган, кабыксыз шәрә калган карт өянкедән, ахры. Шом-сәерсенүләр тагын да куера төште. Кузгалгач, авылга карап бара-бара, аның йөрәге ниндидер билгесез бер тойгыдан кысылып-кысылып куйды. Элгәре, моннан ун ел элек кайткан чакларында, ул зиратына да, авылына да болай ук игътибар итми иде. Нибары үзенең билгесез бер адәм, хәтта «Жигули»сыз кияү булуыннан гына читенсенә иде. Инде менә ул – бөтен республикага танылган җырчы – хатынының туган авылына концерт куеп китәр өчен кайта. Исеме-тавышы радиодан да шактый еш яңгырый. Аны инде биредә хәзер, шәт, яхшы беләләрдер. Бәлки әле күрше-күлән, таныш-белешләре өйдән-өйгә кунак итеп тә йөртерләр; табын саен, үз киявебез дигән булып, җырлавын да үтенерләр...
Ышанасы да килми, ун ел буена шушында бер кайтып китәргә ара чыкмасын инде. Инде менә бу юлы ул биредә башкача йөреп китәр, авылның чишмәләрен тыңлар, урманнарында ял итәр. Картлардан, әбиләрдән авылның тарихын сораштырыр, инде күптән җанны тәмам аптыратып-йөдәтеп, бәгырьгә таш булып каткан бер сорауга җавап табар: кем булган аның хатынының нәсел-нәсәбе? Борынгы әби-бабаларының холыклары нинди булган? Бәлки, шуннан соң гына аның сусыны бераз басыла төшәр.
Авыл ун ел эчендә нык үзгәргән иде. Әнә каршы сыртта ак болыт көтүләре сыман шифер түбәләр ерактан ук күренеп тора. Элекке мескен агач клубларын да таш культура сарае алыштырган. Урамга кергәч, ул «Айдар Сагындыков җырлый» дип язылган афишалар эленгәнен күрде.
Тик, мәһабәт таш клуб төбенә килеп туктагач, ни өчендер каршылаучы булмады. Ишектә тутыккан иске зур йозак иде. Шушындый гастрольләрдә иң кыены – клуб мөдирен көтеп утырулары. Әмма ул бу юлы көтмәячәк, әнә башкалар көтсен...
Хатыны туган йорт нигезенә таба урам буйлап җәяүләп үткәндә аны танып алып исәнләшкәләделәр. Тик нигәдер колач җәеп, килеп хәл сораштыручылар булмады. Ул йортларның төзелешенә, тәрәзә, кәрниз бизәкләренә күз салды. Нишләптер, элек бер дә игътибар итми торган нәрсәләр күзгә чалына иде. Йортлар бизәлешендә ул бер дә зәвыклы төсмерләр таба алмады. Тәрәзә йөзлекләрендә, гүя кайчандыр боларга тәреләр өләшеп, бик каты чукындырылганнарына ишарәләгәндәй, мокытлык, басынкылык тойгысы гына калдыра торган «каз тәпиләре» иде. Бирегә Балтач якларының тылсымлы осталары бер дә килеп чыкмадылар микәнни соң?
Менә, ниһаять, аның тормышына әллә никадәр авыр сынаулар китергән йорт нигезе... У-уу, ташландык нигездән дә хәсрәтле, үзәк өзгеч берни дә юктыр бу дөньяда! Ә инде синең тормышыңны өзгәләп үткән кешенең тузган нигезе бигрәк тә тетрәндергеч икән ул... Ярсу бәхәсләрдән тетрәп торган нигез бөтенләй юк, юк... Вакыт дигәнең бәхәсне хәл иткән дә ташлаган.
Кызлары белән ничек кенә этле-мырлы яшәмәсен, әби-бабайның каберләрен дә зиярәт кылмыйча китү һич ярап бетмәс...
Рәттән торган ике кабер өстендә узган елгы корыган тигәнәкләр җәйге сүрән җилдә хәлсез генә кыштырдаша иде. Ул бабасы кабере очындагы калкуда иске үлән-яфракларга чорналып беткән берничә чылбыр күреп алды. Ныклабрак караса, әбисенең аяк очында да, өзгәләнгән елан сыман, шундый ук чылбырның берничә буыны җил һәм кояш, яңгыр һәм вакыт таптавы астында череп, бәйләрен югалтып, табигать яшьләренә, тутыкларга батып, зар иңрәп яталар иде. Хатынының әтисе Зәйнулла, бер карасаң, йомшак күңелле, юаш, тыйнак холыклы кеше иде, җаны оҗмахта булсын. Ләкин, каһәр, ни хәл итмәк кирәк, хәтергә аның җанны бик каты рәнҗеткән чаклары күбрәк сеңеп калган.
Берзаман, хатыны белән аралар түзә алмаслык булып бозылышкач, Зәйнулла бабай үзе килеп төште. Айдар, аңардан нинди дә булса бераз яклау табарга өметләнеп, хәлне чын йөрәгеннән аңлатырга тырышкан иде:
– Хәлләр начар бит әле, бабай, яшәп булмас, ахры, болай яшәп булмас...
Үзе турында сүз сөйләшүне җене сөймәс Гөлзар шунда ук йокы бүлмәсенә кереп бикләнде. Айдар аның балаларга акыру-бакыруларын, ашарга пешермәүләрен, иртәгесен балаларның ашамыйча мәктәпкә китүләрен, инде тормышларының соңгы чиккә җитүен, аерылышуның өсләренә басарга торуын аңлатып азапланды. Ләкин мескен Айдар ул чагында бу хәлләрнең сәбәпләрен аңламавын әле үзе дә белми иде. Зәңгәр күзләренә, ак чыраена, чал чәчләренә кайгы-хәсрәт тулган мескен бабайның да үз туксаны туксан иде:
– Их, шахтаңны шартлатыйм, – дип иреннәрен чапылдатып куйды ул. – Тәки кызымның кадерен белмәдең. Бер дигән чибәр кыз бирдем мин сиңа, егерме биш мең тәңкәлек! Менә ничә ел инде син аңардан зарланасың. Ир булырга кирәк, хатын-кызны тота белергә кирәк. Син үзең йомшак. Мин каты идем, кирәк чакта минем кулда тимер чылбыр булырые анасына.
Айдар, моңа ышангандай булып, шым гына тыңлады, ә уенда әче итеп көлде: «Һи-и-и, мескен бабай, кая инде сиңа чылбыр?! Үзеңнең өркәк холкыңнан сикереп чыгарга маташкан буласың. Хатын тота белгән ир кул астында үссә, кызың шулкадәр кирәмәт булыр идеме соң?!»
– Мин как ищу тота белдем аның анасын. Ә син тота белмәдең, кадерен белмәдең!
Айдар шул сүздән кызып китте:
– Туктале, бабай, нишләп син монда гел мине генә гаепләргә килдең соң әле? Акылың булса, хәлне аңлар идең син, бераз киңәш бирер идең кызыңа. Нишләп син бу хәлнең сәбәпләре белән кызыксынмыйсың? Нинди гаебем бар соң минем: эчәмме, эшсез ятаммы? Нишләп соң син гел мине генә битәрләү ягын карыйсың? Гаиләләрнең өчтән бере аерылыша хәзер. Әмма минем аерылышасым килми иде, балаларны үзем үстерәсем килә иде. Әгәр инде ул үзен үзгәртмәсә, аңламасагыз, без аның белән башка яши алмыйбыз. Җитте, уф! Болай буласын белсәм, мин дөньяга да тумаган булыр идем!
Айдарның җәһәннәм утларында бәргәләнеп януы күренеп тора, тик «аерылырга туры килер», дип өркетүе чынга ашмас бер янау гына иде. Ул үзе, җиде яшьтән үк атасыз калып, бигрәк тә моңлы җан булып үсте. Ахры, шул җырчы итте дә. Әнә шуның аркасында инде ул хатынына да чын ирләрчә каты куллы, кырыс була белмәде. Ул, вакыт-вакыт күңеле нечкәреп, хискә-моңга бирелә; хатыны каршында, балаланып, җебеп, ачылып китә. Ә хәләл җефете аны шул минутта ук җәтмәсенә эләктереп ала да үз кубызына биетә башлый. Эләккәч, ул кызу канлыланып кычкыра, ярсый, чәбәләнә, ләкин инде соң була, ирләр кырыслыгын, каты йөгән барлыгын тоеп тормаган хатын тәртәне гел үзе теләгән якка каергалап алып кереп китә.
Зәйнулла агайның күңеле йомшарып китте, ахры, кирелеген тыя төште:
– Бирәм мин аңа киңәшне, бирә-әм, һәрчак әйтеп торам, юньле торыгыз, дип.
– Әйтмисең шул, атасы акыл биргән кыз шулай була ди мени?! – Зәйнулла агай үзенең сыртына тимер чылбыр төшкәндәй дерт итеп куйды. Аннан соң, сыйпагандай, йомшак кына итеп, күрше бүлмәгә дәште:
– Чык әле, кызым, монда чык әле!
Йөзе ямьсез каралган Гөлзар залга чыкты.
– Кара әле син, кызым, аш пешер, идән ю, кер ю, аш пешерү ирләр эше түгел, кызым, үз эшеңне бел син.
Бу шулкадәр көчсез, мескен әйтелде ки, аның тәэсире, кабынып китә алмаган учак төтене сыман, шунда ук юкка чыкты. Гөлзар моны шәүлә кебек кенә тыңлап торды да, бер сүз дә дәшмичә, кырт борылып кире кухняга кереп китте.
– Ни бит, кияү... син бит... үзең... ие... Башка ягы да бар бит әле аның.
Әйе, болары әле аның төп сәбәп тирәсендә читләп-салулап, кырыйлап-хәйләләп йөрүләр генә иде. Иң үтергече шул иде: Гөлзарның кулы гел үз ягына кәкре булып чыкты. Инде менә ничә еллар буена үзенең эшләп алган акчасын һич кенә дә гаилә хаҗәтенә тотарга теләмәде, уртакка салмады, күз бугандай, яшертен генә гел каядыр юкка чыгара барды.
– Ие, башка ягы да бар бит әле аның, – дип дәвам итте Зәйнулла карт. – Син, кияү, менә хатыныңнан зарландың. Әйт әле, син хатыныңны туйдыра беләсеңме соң?
Айдарның йөзе бер кызарды, бер агарды. Йөрәге чәнчеде, бәгыре өзелде. Менә сиңа юаш бабай! Менә сиңа тыйнак ба-ба-ай! Ай-яй...
Айдарның ачыргаланулы уйларын каяндыр ерактан, зиратның икенче ягыннан, козгын кычкыруы өзде, гүя ул: «Җитә-әәрр инде, җитә-әәрр инде», – ди кебек иде.
...И бабай, бабакаем, кайда синең бетәшеп җыйган акчаларың? Кемнедер укытырга, кемнедер рухи үстерергә, бөек итәргә тотылмаган акча – тирес бит ул, каһәр генә бит ул! Әнә, кызың кебек үк тыңлаусыз, акча яраткан карчыгың кабере өстендә дә корыган тигәнәкләр, алабуталар гына шомлы кыштырдыйлар. Әбинең «бөкресен» кабер төзәтәдер дә, ә менә Гөлзарның үҗәтлеген, чирли-чирли акчага табынуын берни дә төзәтә алмады. Мин ул кара мәхшәргә мәңгегә хөкем ителгәнмен икән һәм ул әллә нинди тирән бер сер булып, ачылмаган яман бер чир булып бәгырьдә утырып калды. Тик мин, бабай, барыбер җырчылыгымны ташламадым, ташлый алмадым. Гафу итегез инде, бәхилләшә алмый калдым. Мин фин татарлары янында гастрольләрдә йөргәндә икегез дә бер-бер артлы дөнья куйгансыз. Нишлисең бит, тәкъдир... Аллаһы әкбәр... Бәхил булыгыз...
Айдар каберстаннан йөрәге мөлдерәмә сагыш тулып кузгалды. Аның бөтен гомере бушка, заяга узган сыман тоелды. Кызганыч, үтереп кызганыч: ул бу картларга үзен яхшы кеше итеп, якын туган итеп, җырчы эшенең дә әйбәт эш икәнлеген таныта алмады. Кара туфрак араларны мәңгелеккә өзде... Зираттан кайтканда ул авыр сусау, шушы әби-бабай турында кем беләндер бер сөйләшеп утыруга, эчен бушатуга теләү, сулышны буарлык сәер бер сусау тойды. Элек Айдар бабайларына килгәндә-киткәндә ике як күршеләре үз капка төпләрендә утырырлар иде. Тик нигәдер ул, ниндидер бер эчке читенсенү тоеп, кара иске бүрекләр, җәлпәк кәләпүш кигән шул күршеләр белән бер сөйләшеп алырга кыюлык таба алмый иде. Чөнки әби-бабасы да күршеләр белән бер дә ачылып китеп дәшешмиләр. Хет, ичмасам, менә бүген берәрсенә кереп чыгарга кирәк.
Сул як күрше карчыгы, бер-бер кеше килеп чыгуга чиксез сөенеп ахры, сөйләнә-сөйләнә урыныннан торды:
– Менә бит, менә бит, Раббым, безне дә зурлаучы табылды...
Айдар, исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашты да:
– Әби-бабаларым нигезендә җилләр генә исә инде хәзер. Менә сезгә хәер биреп чыгарга кергән идем, – дип, әбигә өчлек сузды. Тәмам хәлсез калып, дөньяны инде тәрәзәдән генә карап утырган, шәүлә сыман тоелган әби гел җебеп төште.
– И балакаем, – диде дә үксеп елап җибәрде. – Игелекле җан икәнсең, әби-бабаңның, ата-анаңның җаннары җәннәттә булсын. Тупсамны атлап керүең дә бәхет ие әле, балакаем. Безгә керүчеләр юк бит инде хәзер, и-и-и... – Әби, артыш агачы кебек корып кипкән бармаклары белән күзләрен сөрткәләп, дога кылырга кереште.
– Әби, китап үлгәннәрне искә алырга кушкан бит. Син безнең бу әби-бабайларны искә алгалыйсыңдыр әле... Күршеләр идегез бит...
– Искә алам инде, балам, кышкы озын төннәрдә гел шулар күз алдымда. Килен булып төшеп, илле биш ел күршеләр булып яшәдек, бер дә ачуланышмадык, тик ныклап аралаша алмыйча гына калдык, и-и, гомер җитмәде. Бигрәк тә мин әбиеңнең әнисе Тәңкәсылуга шаккатаем. Бигрәкләр дә күңелдә калды ул. Бик әйбәт кеше ие. Ул мәрхүм кырга чыкса – чәчәк, су буена төшсә – тимер-томыр җыярга яратучы беркатлы мәзәк кеше ие, үзен гел тәңкә белән бизәп бетерер ие. Мин аның шул тәңкәләренә кызыгаем, тик бабаң аны сатып җибәрде бугай шул. Бай булдылар бабаңнар, рәхәтен генә күрә алмадылар.
– Шулай да, әби, читен булса да сөйлә әле син, ни өчен туганнары белән үзара йөрешмиләр иде? Ни өчен аларның берсенең дә менә миңа кунакка килгәннәре булмады икән?
Әби каушап, куркып ук калды ахры, сәерсенеп, Айдарга карап-карап алды. Ә үзе кулындагы өчлекне бөтәрләде.
– Дөресен сөйләсәм, бик читен булмасмы соң, балам? Гөнаһ шомлыгы үземә булсын, аларның ихатасы саңгыраурак иде. Үкенеч менә хәзер: без дә алар белән, күршеләр була торып, беркайчан да ашка-суга йөрешмәдек. Серле кешеләр иде алар. Әбиеңә үзенең туган авылыннан туганнары да кунакка йөрешмиләр иде. Хан заманыннан ук калган бер сүз йөрде, бик ерак әбиләре ниндидер бер патшаның казна сакчысы булган, имеш. Шулай берзаман, сакчыларны үтереп бетереп, казна басарга кергәннәр. Карыйлар: сандык өстендә бер хатын ята икән. Муенына пычак салганнар. Ләкин пычак муенны кисмәгән, дүрт-биш кат тәңкә муенса коткарып калган, имеш.Теге хатын шундый яман итеп кычкырып җибәргән, караклар шыр җибәреп качып котылганнар. Ә бу хатын аларның әнә шул ерак әбиләре булган. Шуннан соң аларның буынында барысы да төнлә йоклаганда саташып кычкырып җибәрә торган булып калганнар.
Гөнаһысы үземә булсын инде, балам, синең җәмәгатең дә шулай иде бит, ахырысы.
Авырткан җирнең нәкъ үзәгенә басты бу әби. И-и, бу дөньяда яшерен берни дә юк икән, юкка гына без авыруларыбызны яшереп маташкан булабыз икән...
Икенче як күршедә кетәклек кадәр генә йортта яшьләренең исәп-хисапларын да югалткан бер әби белән бабай торалар иде. Исәннәр бугай әле, ишекләрендә йозак-фәлән күренми. Җил капканы ачып кереп ишек шакуга, кипкән гөмбә кебек бөрешеп беткән йөзле, ап-ак сакаллы бөкре карт чыкты. Шулай ук бөкрәйгән әби дә, нидер карап, кыйшайган өстәл янында утыра иде. Ул алдындагы төенчеген яшереп куймакчы булып кабалана башлагач, карт дәште: «Ярар, карчык, хафаланма. Менә бик әйбәт булды әле, күрсәтик әле менә без аларны белемле кешегә. Менә әйтсен әле ул акчалар турында, берәр ничек йөртеп булмый микән аларны». – Карт кунакны өстәл янына утыртып, иске чүпрәк төргәкне сүтеп, инде кырыйлары бурсый башлаган затлы кәгазьләр чыгарып салды. Бу иске, йөрми торган акчаларны күрү белән Айдарның күз алдында заманалар, дәүләтләр, бәяләр һәм бәясезлекләр, «кадерләр һәм кадерсезлекләр» бергә буталып калды. Ә карт сөйләнә бирде:
– Менә, гафу итсеннәр инде бабаңнар, син дә без юләрләрне гафу ит, кияү балакай, теләсәң, үзеңә алып китә аласың бу кәгазьләрне. Безнең гаеп юктыр. Ягарга беткәч, бабаңнар нигезендәге ырымлы соңгы ниргә бүрәнәләрен актарырга туры килде. Шуның акчаларые. Бала чакта ук ишетеп калганыем шундый әйбернең барлыгын, тик искеләр шул хәзер, йөрми торганнар, Зәйнулла бабаңның бабасы Сәпәй карт яшереп калдырган инде боларны. Бакыр рудникларында череп эшләп җыйган да менә, бер файдасызга гел җилгә очкан инде.
– Әйе шул, хәзер болар йөрмиләр, – диде Айдар. – Берни дә эшләтеп булмый. Йөрми, яшәлми калган гомер шул инде болар Хәзер боларны йә утка ягасы, йә шунда берәр музейга бирәсе...
– И Алла, һәр нәрсәнең үз заманасы шул инде. Сәпәй бабай менә акчасын тота алмый киткән. Ә мин менә, яшьлегем үтеп китеп картаеп беткәч кенә өйләнеп, бер баласыз калдым. Безнең авылныкылар әллә ничек яшәгәннәр шул, әллә ничек шунда, һич аңламассың... Синекеләр дә китте бит инде, кияү, җаннары оҗмахта булсын. Алар да менә җүнле ашамый, җүнле киенмичә акча җыеп калдырганнарые, балаларын гына сугыштырып бетерделәр.
Күршеләргә кереп сөйләшүләр шактый вакытны алды.
Клубка кайтканда концерт башланырга бер сәгать чамасы гына калып бара иде. Башка авылларда ни мәшәкатьле чаклар булмасын, авыл кешеләре концерт алдыннан чәйгә чакырып торалар иде. Ә биредә, нишләптер, беркем дә дәшмәде. Айдар үзе, шушы авыл кияве буларак, башта бу турыда сүз кузгатырга кыенсынып торды. Әмма юкны көтеп утырып та булмый иде. Администраторга кушып, кибеттән каты-коты китертте. Хәерсез, перәннек-фәлән тамакны гына камаштырды. Чыгыш алдыннан һәйбәт итеп ясалган сөтле чәй эчеп алса, шәп буласы иде дә бит. Ә тамак һаман җанны тынгысызлады. Юк, бу кадәрле четерекле хәлдә калырга ярамый, концертны өзеп куюың бар. Ул клуб мөдиренә йөз суын түкте:
– Сеңелем, бик читен булса да, берәр чынаяк чәй алып килә алмассыз микән?
– Ярар, абый, карарбыз, – диде мөдир кыз һәм җитез генә күздән юк булды. Бераздан ул, кулына зур чиләк тоткан бер егетне ияртеп, сәхнә артына килеп тә керде.
– Менә, абый, эчегез рәхәтләнеп! – дип, суны чайпалдыра-чайпалдыра урындыкка китереп куйды. Ат эчерә торган иләмсез олы чиләктәге салкын кое суына карап, Айдарның тәннәре чымырдап китте. Ул үзен, әллә ничек, авыр йөкне тауга таба тартырга тырышып та, һич кенә кузгатып алып китә алмаган кызганыч бахбай итеп тойды. Салкын су! Чәй урынына чайпалып торган бер чиләк салкын су! Туктале, нәрсәне хәтерләтә соң әле бу аңа?
Еракта, томаннар артында сәер истәлекләр шәйләнде...
Ул чагында баянчы әтисе бер җырчы абый белән авыллар буйлап концертлар куеп йөри иде. Бервакыт алар Айдарны да үзләре белән иярттеләр. Бер авылда, җырчы абый чәй сорагач, аңа да шушылай ат эчерә торган чиләк белән салкын су китереп биргәннәр иде. Көлгән иде дә елаган иде, елаган иде дә көлгән иде җырчы абый. Әйе-әйе, авылдан чыгып киткәндә бер җыр да җырлаган иде бугай әле. Ничек соң әле?..
Бастырык, Бастырык,
Киттек синнән ач торып...
Айдарның тырнак төпләренә хәтле тетрәнү йөгерде. Кит аннан, шушы ук авылда булды микәнни ул?!
Ничек болай кабатланды соң әле бу? Аннан соң бит инде егерме биш кыш китеп, егерме биш яз килгән, егерме биш тапкыр табигать яңарган. Егерме биш ел эчендә, әнә, өй түбәләрендәге саламнар шиферга, калайга алышынган, шыгырдап торган нарат бүрәнәләрдән, таш-кирпечләрдән өр-яңа йортлар, яңа мәктәп, яңа клуб, тагын әллә ниләр калыккан. Өй түбәләрендә антенналар урманы... Элек печән-салам ташыган «уфалла»ларны хәзер музей өчен дә эзләп таба алмассың.
Ә нишләп кунакка һаман да ат чиләге белән салкын су?
Әгәр дә хатыны шушы авылдан булмаса, ул бу кадәре коелып та төшмәс иде. Яшәлгән гомере эчендә хатыны аңа камыр ашы күрсәтмәде, нидер пешермәкче булып алып кайткан оннарын һәрвакыт кортлатып чүп чиләгенә чыгарып түкте. Әллә нинди гарчел, кәнчел Гөлзары табыннарда беркайчан да кеше җырына кушылмады. Айдар әз генә кешегә ярдәм иткәләсә дә, теге һәрчак кара янып чыкты, өч-дүрт көн буена дәшми йөрде. Иренең кешеләргә изгелеген үзенә явызлык итеп кабул итеп яшәде. Гөлзар бөтен холкы белән шушы туган авылын хәтерләтсә дә, бичаракай, ни өчендер ул үзе бирегә кайтырга яратмады.
Кыскасы, ат сатып алганда тешенә кара, кызны анасына карап коч, дисәләр дә, юк, алай гына түгел, авылына карап та кочарга кирәк икән. Тормыш бугазыңа китереп баскач кына аңлыйсың икән шул аны.
Айдар, гомеренең заяга үткәнен сизсә дә, белеп торса да, үз хәленең өметсезлегенә әле һаман ахыргача ышанып бетә алмый иде. Бишектәге бишкә төрләнә, аюны да биергә өйрәтәләр, үзгәрер, үзгәрми калмас, дип, үз-үзен юаткан булып, ниндидер бер могҗиза көтеп яшәде. Ә гомер чишмәсе болганганнан болганды. Гөлзар ни беләндер бик каты авырый кебек иде. Ләкин ни белән?.. Ул сирәк-мирәк бик азга гына ачылып киткәли, көлә, уйный, шаяра, шаян сүзләр сөйли дә көтмәгәндә тагын авыр караңгылыкка бата, гүя кара болыт астына кереп китә. Ни өчендер бу хәл гел генә «акча» сүзе ишетелгәч шулай була иде. Ул төннәрен дә гел кычкырып саташты. Ниһаять, гомер буена талашып яшәүнең карасы балаларда да калкып чыга барды, алар әллә ничек бик боек булып үсеп киләләр иде. Өметләр сула, киселә барды. Гүя, Айдарның бөтен тормышы су астында калды, рухы-ихтыяры чоңгылга батты, тыны кысылды. Җырчы буларак та бу хәл көне-төне аның бәгырендә мең сызлавык булып рәнҗеде, канын катырды, җанын изде, иҗатын аркылы сыза килде. Инде менә ничә еллар буена бер үзгәреш очкыны да күренмәгәч, бер үк хәсрәтнең эчне җен шикелле кимереп утыруына, шау-шуларга, талашларга түзәр әмәл калмагач, ул гастрольләргә чыгып «олаккан» иде.
Ә менә монда... гомер чишмәсе шушы чиләктәге салкын сулар сыман тагын ярсып, күзгә, йөзгә, җанга чайпалды...
– Айдар абый, Айдар абый! Сезгә чыгарга вакыт, сезгә чыгарга вакыт! Айдар абый! – Концертны алып баручы кызның хафалы тавышы аны сискәндереп, айнытып җибәрде. Бәй, ничек чыгар икән соң ул? Ничек җырлар? Күңелдә бернинди ашкыну юк! Бушлык... Шул бушлыкта, эчне яндырып, утлы үкенеч бүре булып улады. Ни җырлар соң ул? Кызлар, хет ичмасам, сез ярдәм итегез!
Залдан аңа мәңге дә бернинди елмаю белмәгән сыман катып калган йөзләр, әллә нинди нурсыз, җансыз күзләр төбәлгән иде. Ябык йөзләрдә чокыраеп берегеп баткан ул күзләр: «йә, тыңлап карыйк инде, без түләгән бер тәңкә хаклык җырлый алырсың микән?» – дияләр сыман иде. Менә хәзер, менә шушы тамашачы сиңа ничек кенә түбәнсетеп карый сыман тоелмасын, син шушы сәхнәне, шушы гавәмне ташлап, беркая да китә алмыйсың! Ни әйтсәң дә, шагыйрьләр сокланып шигырь язган, син илһамланып җырлаган сөйгән халкыңның кайсыдыр бер тамчысы залда утыра. Әгәр булса синдә шундый көч-куәт, син шушы салкын тамчыны да ярат, юат, чистарт, рухландыр, югары күтәр! Һәм Айдарга әллә ни булды...
Ком бураны каты була,
Каты булса җил көче.
Без давылдын курыкмыйбыз,
Үзебез давыл төсле.
...Начар җырлады микәнни соң? Берән-сәрән сыек кына кул чапкалап алдылар. Ул җырчы булып күп авылларны, күп өлкәләрне гизде, ләкин моңарчы мондый ук битараф, мондый ук салкын тамашачыны беркайда да күргәне булмады.
Әмма Айдар үз халәтен, үз бәхетсезлеген залга күчереп ялгыша, ахры. Залда зур бер халыкның, рухи манаралары кистерелеп тә, китаплары яндырылып та, гасырлар буена сыртлары таяк белән суктырылып та, кытлыклар, ачлыклар белән җәфалап, авыр эшләр белән гарипләндерелеп тә әле һаман миңгрәүләндерелеп бетерелә алмаган, әмма өннәре эчкә кереп качарга мәҗбүр ителгән бер газиз өлеше утыра иде. Берзаман аларның тән-тоемнары, җан-рухлары бер кычкырып елап уянып, таш биналарны, таш дөньяларны дер селкетәчәк иде әле.
Нинди генә авыллар күрмәде Айдар гастроль юлларында. И ул борынгыдан каһәрләнгән, кара баганалы, кара язмышлы авыллар... Аларның исемнәре үк халыкның холык-фигылен, тарих яраларын әйтеп тора сыман: Теләнчеләр, Куыклар, Аюлар, Кирәмәтләр, Янганнар, Качкыннар, Бастырыклар... Бер ишләрендә – мәңге кысынкылыкка чыдый алмыйча, ялган сөйләп, шапырынып, мәңге ат караклары булып бөтен тирә-якларны дер селкетеп, чарасызлыктан шәфкатьсезләнеп, башларын давайлыкка, дуамалыкка салып көн күргәннәр. Икенчеләрендә – бу фәкыйрьлекләрнең сәбәбе дәүләтеңне югалтудан икәнлеген аңламыйча, олысыннан алып кечесенә чаклы йә чабата, йә катык сатып булса да баю хыялы белән ярсып-агуланып, комарланып акча җыеп, дөнья йөзенә чыгарга омтылганнар. Болар, күршеләреннән мәңге уздырырга тырышкан булып, ару-талчыгулардан йөзләре саргаеп, тәннәре кибеп, тәмам йончып беткәннәр. Алар бу сукыр саранлыкта кунакка йөрешүләрнең үзе бер байлык, үзара сөйләшеп утыру, кысташу, сыйлашуларның зур бәхет икәнлеген онытып, чит-ят кешеләргә бөтенләй дәшмәс, туганнары белән дә кунакка йөрешмәс, күзләре якты дөнья матурлыгын күрмәс дәрәҗәгә җиткәннәр.
Айдар «Зая гомерләр» дигән тетрәткеч бер җыр башлап җибәрде. Залда гүя гомерләр, тапталган күңелләр, тарих тәгәрмәче астында изелеп-сытылып калган җаннар рәнҗеште, сыкранышты, ятып-тәгәрәп елады. Бу җырдан соң, ахры, ниндидер яшерен төеннәр чишелеп эреп китте, куе гына кул чаптылар. «Юк, барыбер уятам әле мин сезне, барыбер кузгатам, кояшлы аланнарга алып чыгам, әбәк-чәбәкле уйнатам, чәчәкләргә хозурландырып, моңга табындырып елатам әле мин сезне!» Айдар кабына, кызулана барды, бер урында басып тора алмаслык, булудан бии-бии, дәртләнеп «Күбәләгем»не сипте, күкрәгеннән мең төрле аллы-гөлле күбәләкләр очырды. Зал диварлары да аның белән бергә җырлый, бии иде сыман. Инде кайбер тамашачыларның йөзләрендә елмаю төсмерләре кабынган иде. Җырчының зал белән бергә бәхәсе тагын да кыза төште. Гүя ул үзенең бөтен газаплы үткән гомере, үзәгендә шушы авыл җимеше булган хатыны торган йөрәк газаплары белән дә соңгы көрәшкә-бәхәскә ташланды. «Юк, барыбер уятам әле мин сезне, барыбер шаштырам!.. Сез белергә тиеш, сез аңларга тиеш: сезнең тормыш болай булырга тиеш түгел! Сез белмисез генә: бар бит ул башка төрле авыллар да. Чиста, саф рухлы авыллар. Урамына барып керсәң – биш яшьлек баладан алып сиксән яшьлек ак сакаллы картына кадәр – таныш булмаган кешеләргә дә кечелеклелек белән хөрмәтләп «Исәнмесез!» дип дәшәр. Бер стакан су сорасаң, йә әйрән, йә кайнар чәй чыгарып бирерләр анда, ә тагын да юмартраклары, мосафир бит бу, юлаучы, дип, сине бер тиенсезгә ашатып, чәй эчертеп чыгарырлар. Бу шәфкатьтән сиңа Урал тауларына очып менәрлек куәтле канатлар үсеп чыгар... Мондый авылларда җырлаганда якты йөзләрдән, елмаюлардан клуб эченә кояш чыга, кул чабулардан стеналар дер селкенеп тора. Сезнең күкрәкләрегездән дә шул елмаю, шул тормыш шатлыкларын актарып чыгарам әле мин!»
Ул шушы уйларын куәтләп, гәүдәсен төз, дәртле, батыр тотып, әллә нинди тирән моң һәм җиңүле тантана белән, сабантуйларын искә төшереп, «Шахта» көен җырлап җибәрде. Шундый биек, шундый якты итеп җырлады ки ул аны, гүя бөтен дөнья шахталарына, рудникларына, заводларына сибелгән татар балалары бер мәйданга чыгып бастылар да, җырда гына булса да беренче мәртәбә шушылай бергәләп җыелып күрешүдән, үзләренең күплегеннән, батырлыкларыннан хәйран калдылар сыман. Шахта... Шахталар... Безнекеләр анда күпме күмер ваттылар. Күпмеләре мәңге шунда таш булып ятып калган...
«Шахта»... Бу җыр бастырыклыларның күңелендә нәрсәнедер ватты, кубарды, җимерде... Әнә шундый җыелу, күрешү, аңлашу бәйрәме булырга мөмкин дә ул, ләкин ул мәңге дә булмаячактыр шул... Бу дөньяда һәркем үзенә аерым бер газаплы юл узарга хөкем ителгәндер...
Бу җыр дулкыны залда утыручыларны да үзенә ияртеп, рухи якты биеклеккә алып менеп китте. Күпләрнең күзләре дымланды, уңайсызланып, башлары түбән иелде. Нигә иелмәсен соң?! Бу якларның да моңлы чишмә-таллары, сагышлы карт өянкеләре, шаулы урманнары, туктап хәйран калырлык офыклары, артышлы зират артыннан калкучы сандугачлы таңнары бар ич! Аларның да күңелләрен барыбер шулар тибрәткәндер ич... Тик шулай да эш базыннан, тормыш изүеннән рух яктылыгына сикереп чыгарга аларның нәрсәседер җитешеп бетмәгән: кушканны тыңлаган, сораганны биргән, әмерләрне үтәгән... Шушы кадәрле зур авыл үзеннән бер генә дә югары белемле кешесен үстереп чыгара алмаган, йортларын матур бизәкләр белән бизәргә өйрәнә алмаган, белемне-китапны, җырны-сәнгатьне читкә куеп, яшелчә-витаминга, ял-уенга көлеп карап, акча-байлык туплау культын алгы планга чыгарып, бил күтәрмичә гел төшемле эшкә генә баш игән. Баш игән дә кибә барган. Авылда буыннан-буынга тапшырылып барырга тиешле изге чыганаклар сакланмаган. Алар, хәтерләрен җуйган манкортлар шикелле, бабаларының бу авыл урынына кайсы яклардан кайчан килеп утыруларын да хәтерләмиләр иде.
Тәҗрибәле антрополог, этнограф, психолог бу авыл кешеләре йөзендә гасырлар буена бер урыннан бер урынга куылып, җирсезлектән, җәбер-золымнардан тәмам иза чигеп хәлсезләнгән, җыр-моңнары таланган бер кабиләнең ярчыгын танып алыр һәм гасырларның сикәлтәле, тузанлы, канлы юлларыннан үткәндә аларның башларын күтәреп дөнья офыкларына, зәңгәр күкләргә карарга, чишмә агышларын, кош сайрауларын ныклап тыңларга беркайчан да вакытлары-мөмкинлекләре булмавын аңлар иде. Алар, үзләре күргән тарихи хәсрәттән, кысу-рәнҗетелүләрдән, кимсетелүләрдән күз яшьләре кибеп, җаннары коргаксыганын, йөзләре саргаеп, ул саргаюның тәннәренә дә күчә баруын чамалар иде. И Аллам, Айдарның Гөлзары да нәкъ шушы дөнья җимеше бит инде. Миңгрәүләтелгән бу ыруг-кабиләнең борынгыдан килгән каһәре, үҗәтлек-кирелеге Гөлзарда да җитәрлек тупланып калып, сәер авыруга әверелеп, ничә еллар буена аның нервыларын телгәли дә телгәли иде. Менә хәзер, менә шушы минутларда җырчының бөтен бәгыре үзен аңларлык гомер юлдашы таба алмаганга каты әрнеп сулкылдый иде.
...Энҗе лә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.
Гүя залдагыларның барысы да нәкъ шушы Айдар кебек үк бәхетсезләр иде. Җырчы гасырлар буена түгелгән күз яшьләрен хәсрәт көлләре астында күмелеп яткан иң нечкә кылларын эзләп табып, сызландырып чиертеп җибәрде. Һәм алар барысы берьюлы шушы җырчының йөрәк-моң кылларына тотынып, теге каһәрдән, теге битарафлыкның чылбыр-богауларыннан ычкынып, котылып чыктылар да ачылдылар, аңладылар – алар озак гасырлар буена караңгы базларда яшәгәннәр икән ич. Күңелләрен яктырта-яктырта нурландырып, кайнар сагыш, утлы моң, чиксез пакьлек ташкыны түгелде. Бу бер йөрәктәге бөек, якты утның башкаларга күчеп, аларны моң чылбырына тоташтырып китүе иде.
Җыр тәмамланды. Зал, өнсез калып, беразга һушына килә алмыйча торды. Һәм берзаман йөзләре алсуланып киткән кешеләр дәррәү тетрәнеп, клубны күтәреп китәрдәй итеп кул чаптылар. Бу аның үз гомерендә иң биек тантанасы, иң биек җиңүе иде. Ул туң, битараф кешеләрне дә уятты, аларга үзенең тирән кайгысын җиткерә алды сыман.
Җырчының эче тулы кайнарлык иде. Аның янудан салкын суларга сикереп төшәсе, суынасы килде һәм ул, үз-үзенә исәп-хисап биреп бетермәстән, йөгереп чыгып, бер кружка суны ут бөркеп торган тамак төбенә койды.
Зал котырынды, шаулады, җырчыны кабат-кабат дәште.
Ә сәхнә артында Айдар, кайнар шатлык һәм чиксез югалту хәсрәте уртасында калып, үкси-үкси елый, сыкрый, тирән-тирән итеп тыелгысыз сулкылдый иде.
Кайчандыр тиенгә бетәшкән бастырыклылар, аягүрә баскан хәлдә, җырчыга бар мал-мөлкәтләрен бүләк итәрдәй булып, әле берни дә белмичә, аңламыйча, аны кире залга чакыралар иде.
Ләкин бу көнне Айдар Сагындыковның сәхнәдә соңгы тапкыр җырлавы иде. Әллә салкын судан, әллә киеренке кичерешләренең шушы ноктада берьюлы кисешеп шартлавыннан, аны чиктән тыш ярсытуыннан ул үзенең моңлы тавышын җуйган иде.
Рахмай ХИСМӘТУЛЛИН
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» №4, 2021 ел.
Комментарийлар