Бәхил бул, бәгърем
Менә тагын көтеп алган җәйләр җитте.
Фәрданә апаның иркен ишегалды тагын ямь-яшел чирәмгә күмелде, анда-санда хуш исләрен таратып алма үләннәр дә тезелеп үскән. Биек болдырга чыгып, шуларга карап утырсаң да, күзләр ял итә, күңел сөенә. Әнә, ян бакчада алмалар да өлгереп килә инде. Тик ничәмә-ничә язлар буе ап-ак чәчәкләре белән сөендергән, җәйләрен татлы җимешләре белән сыйлаган шомырт кына картайды быел. Аягүрә баскан килеш кәүсәләре шыгырт-шыгырт килеп ыңгырашып куя, корыган ботаклары чыртлап сынып төшә. Улы кисеп атарга да теләгән иде үзен, Фәрданә апа кистермәде. Балачагыннан ук якын, кадерле ул аңа.
Әй, сузасы иде, озынайтасы иде шушы җәйләрне. Кышлар буе тилмереп көтәсең дә, ә ул күз ачып йомган арада үтә дә китә. Гомер кебек инде. Шул фикерләреннән үзе дә ничектер шомланып куйды Фәрданә апа. Күңелсез уйларын зиһененнән куарга теләгәндәй, утырган урыныннан кузгалды, тавыкларга җим әзерләргә дип келәткә керде. Улы белән килене озакламый фермадан эштән кайтыр, плитәдә ашы да өлгереп килә, токмач саласы булыр. Әнә бит никадәр мәшәкать. Гомер үтү турында уйларгамы соң?! Фәрданә апаның соңгы вакытта күңелендә дә, телендә дә шул бер фикер: үлгәнче кулымнан эш төшмәсә иде! Оныклары Алсу белән Гөлсу иртүк җиләккә киттеләр. Башка чакта Фәрданә апа үзе аларны ияртеп йөри иде, хәзер бармый инде. Аяклары авырта.
– Ти-ти-ти, ти-ти-ти...
Көтеп кенә торганнар, күрәсең, бар тавык-кош җим салынган табак тирәсенә җыелышты. Фәрданә апа шул аклы-чуарлы дулкынны күздән яздырмыйча санарга кереште: «... ун, унике... унтугыз... Берсе тагын күренми. Мөгаен, качып кына йомырка басып утыруыдыр. Җәй уртасы җиткәч...»
– Фәрданә апа! – Көтмәгәндә урам яктан яңгырап ишетелгән бу тавыш аның уйларын шул арада тавык-чебешләреннән аралап алды. Хат ташучы Нәзифә икән. Аның укучысы. Хәер, авылда аның укучысы булмаганнар бик сирәк. Олырак яшьтәгеләрне дә башка авылдан төшкән киленнәрне әйтсәң инде. Күбесе аңа Фәрданә апа дип тә тормый, апа дип кенә эндәшә.
– Куркыттың бит, Нәзифә. Кинәт эндәштең диюем.
– Соң, апа, хат китердем бит үзеңә. Почта әрҗәсенә салып китсәм, кайчан чыгып аласың әле син аны.
– Алам-алам, гәзитләрне көтеп кенә торабыз, чиратлашып укыйбыз бит. Кая әле, хат кемнән килгән икән?
Нәзифә дә китәргә ашыкмады. Укытучы апасына Калининградтан кем язганын аның да беләсе килә иде. Моңа кадәр ул яклардан хат китергәнен хәтерләми, анда туган-тумачалары да юк шикелле...
– Яшь чакларда бер дус кызым шунда китеп урнашкан иде. Кара әле, ничек мине исенә төшерәсе иткән, – дигән булды Фәрданә апа. Аннары, тагын да күбрәкне белергә теләп, авызын ачып торган Нәзифәгә: – Бик әйбәт хат булырга тиеш, рәхмәт, – диде дә өенә таба атлады.
Хатның кемнән булуын Фәрданә апа үзе генә белә. Аның кемлеген дә, ниләр язуын да һичкемгә сөйли алмаячак. Ялгыз гына укырга, сер итеп йөрәгенә яшерергә кирәк булачак аны. Фәрданә апа, газеталарны һәм хатны кулына тоткан килеш өйгә керде. Түр бүлмәгә узышлый, көзгегә күз салды, яулыгын төзәтеп куйды. Үзенең бу хәрәкәтеннән җиңелчә көлемсерәде: яшьлектәге куе кара чәчләре сизелерлек сирәкләнгән, яулык читеннән чал бөртекләр әрсезләнеп күренеп тора. Яңаклары да ахактай алсуланып янмый. Хат иясе бу юлламасын аңа түгел, нәкъ менә шунысына – яшьлектә калганына җибәргәндер кебек тоелды.
«Бәгърем Фәрданә!
Болай дип эндәшкәнем өчен кичер. Бәлки, мин сиңа бүтән беркайчан да бу кадерле сүзне һәм башкасын да әйтә алмам. Әйе, монысы да күзләреңә карап эндәшү түгел, сүзләремне җансыз кәгазьгә генә күчерү бит. Яшьлектә яратышып бергә кушылсак та, гомеребез аерым үтте. Белмим, кемнәрнең каргышы төшкәндер безгә. Тик син бер генә минутка да исемнән чыгып тормадың.
Төшләремдә сине күреп, иркәли-назлый идем, чиядәй иреннәреңнән кат-кат үбә идем. Төшеңдә үбешсәң, гомергә аерыласың, диләр, хак икән. Уянгач, башка белән яшәргә мәҗбүр булуымны, ялган, буш тормышымны күз алдыңа китер!
Син дә башкага кияүгә чыктың, балалар үстердең. Әни кешенең тормышы балалары белән бөтен була. Их, шул бөтенлекне икебезгә бергәләп татырга язмады шул. Барысына да үзем гаепле...
Бәгърем Фәрданә! Сиңа соңгы хатым бу. Сине борчыйсым килми, тик хәлем мактанырлык түгел. Кичер мине, яме, бәхил бул! Догаңнан ташлама. Синең бәхиллекне алмасам, ахирәттә дә җаныма тынгы булмас.
Яшьлек ярың Мәрдән».
Мәрдән, Мәрдән... бу исемне ишеткән чакта ук дерт итеп киткән чаклары кайда икән Фәрданәнең? Авыл җирендә ул чакта бик сирәк очрый торган киномеханик һөнәренә ия булуы беләнме, әллә сумаладай кара бөдрә чәчләре, киң җилкәсе, ыспай-зифа буе беләнме – бөтен кызларның һушын ала иде бу егет. Дөрес, Фәрданә дә битараф түгел аңа, тик үлсә дә үзенең хисләрен белдермәячәк. Мәрдәнгә түгел, бер генә дус кызына да, хәтта үз-үзенә дә! Кыз кеше таш кыядай горур булырга тиеш! Җитмәсә, авылдан-авылга кино куеп йөргән егетнең кызлары да авыл саендыр әле. Әмма болай уйлап ялгышты бугай Фәрданә – Мәрдән, кайда гына йөрмәсен, ике көннең берендә Фәрданә эшләгән авылга килеп чыгарга җай таба башлады. Ничек итсә итте, тәки укытучы кызның күңелен яулады. (Хәер, кыз үзе дә шулай теләмәгән идемени?) Озакка сузмыйча, әниләреннән хәер-фатиха алып, өйләнешеп тә куйдылар.
...Ул көннәрне кабат йөрәге аша кичереп, Фәрданә авыр сулады. «Үзем гаепле», – дип язган Мәрдән. Шулкадәр гомер үткәч, гаеплене эзләүдән ни мәгънә? Улмы, үземе, башкалармы? Язмышларына шулай язгандыр – өйләнешүләренә үк сугыш башланды бит. Фәрданәне белем күтәрү курсларына Минзәләгә җибәргәннәр иде, ә Мәрдәнне тиз арада хәрби комиссариатка чакыртып алганнар. Бер җәй генә бергә яшәп калдылар. Фәрданә кайткач, җиңгәсе сөйләде:
– Хафизә җиңги, ә-әнә теге тау битеннән генә булса да Фәрданәнең узып киткәнен күреп калсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде, – дигән Мәрдән, ярты чакрым чамасы ераклыктагы тауга күрсәтеп. Кесәсеннән кечкенә генә кул сәгате алып биргән, истәлек итеп Фәрданәгә тапшыруын үтенгән. Әле дә исән ул сәгать, тик үзләре кебек картайды инде хәзер, абына-сөртенә генә йөри. Шунысы могҗиза – һаман йөри!
Яраланып, сирәк-мирәк госпитальләрдә ятканнарын исәпләмәгәндә, Мәрдән сугышны исән-имин кичте. «Минем бәхетемә!» – дип сөенде Фәрданә. Сугыштан соң ике елга Калининградта хезмәт итәргә калдырдылар үзен. Фәрданәгә хат килде: «Кайтып алу мөмкинлегем юк, үзең кил, бәгърем. Биредә яшәрбез». Бармыймы соң инде Фәрданә, коштай оча – аның кадерлесе, хәләле, җан сөйгәне тәмугларны кичеп чыкты. Озын-озак сагыну еллары – инде артта!
Хәләле килүгә, Мәрдән бергә яшәр өчен кечкенә генә бүлмә дә табып куйган. Кавышу шатлыкларының чиге юк! Тик... көтеп алынган бәхет икенче көнне үк убылды да төште. Мәрдән хезмәтенә китүгә, бүлмә ишеген шакып, бер хатын килеп керде. Керүгә үк гөрселдәп Фәрданә алдына тезләнде дә чәчләрен йолкый-йолкый еларга кереште:
– Син минем иремне талап алырга килдеңме? Кит, зинһар, кире кит! Әнә син нинди яшь, чибәр, теләсә нинди егетне үзеңә каратырсың...
Таш кыядай нык холык һәм горурлыкның менә кайчан кирәге чыкты Фәрданәгә. «Ярар, китәм», – диде. Йөзенә карамады. Мескенләнсә дә, карт та, ямьсез дә булмагандыр әле үзе. Хәер, моның нинди әһәмияте бар иде соң?
...Еллар үткәч, Фәрданә дә кияүгә чыкты. Фронтовикка. Бергәләп бер кыз, бер малай үстерделәр. Алай дисәң, нинди үстерү ди инде ул. Ике баласын ятим итеп, якты дөнья белән бик иртә бәхилләште әтиләре. Фәрданәгә берьюлы кырыс әти дә, таләпчән әни дә булырга туры килде. Холкы тагын да ныгыды, чит кешегә күз яшен күрсәтмәде, берәүгә дә сер бирмәде. Сорап килүчеләр булды, көлде генә: «Үз балаларыма дошман ясаргамы?» – диде. Чөнки үзе үги ата белән үскән иде.
Еллар үтте, балалары исәйде. Бервакыт Фәрданә янына Мәрдәннәр авылында укытучы дус хатыны килеп чыкты.
– Фәрданә, Мәрдән ялга кайткан. Сине бик күрәсе килә. Кабул итәрсеңме икән дип, рөхсәт сорарга җибәрде, – диде.
Йөрәге сикереп чыгардай типте Фәрданәнең. Аерылышканнарына шактый гомер үтсә дә, яратышып яшәгән көннәре кичәгедәй якын булып тоелды. Чит кеше түгел, үз ире иде ләбаса. Бер күрешеп сөйләшкәннән... Битараф төс белән:
– Ярар, килсен, – диде, күңел ярсуларын тирәнрәк яшерде.
Ул киләсе көнне шундый дулкынланды, яшь кызлардай йөрәге әллә кая ашкынды. Әмма януларын тышка чыгармады. Унҗиде яшьлек кызына да кем киләчәген укытучыларча җитдилек һәм сабырлык белән гади генә итеп төшендерде. Аннары сеңлесе Сания белән килгән Мәрдәнне иң гадәти гаилә кунаклары рәвешендә бергәләп кабул иттеләр.
– Син һаман элеккечә чибәр, – диде Мәрдән.
Фәрданә эндәшмәде.
– Ян бакчадагы шомыртлар да шул килеш. Кисмәгәнсез.
– Әйе, балалар ярата. Авызлары бөрешкәнче ашыйлар.
– Авылның иң тәмле шомырты иде шул. Хәзер дә шулайдыр.
Әйтерсең лә, ул көнне сөйләшер өчен бакчадагы шомырттан да әһәмиятлерәк әйбер юк иде. Сөйләшә-сөйләшә, күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Фәрданәнең бөтен тормышы-көнкүреше Мәрдәннең күз алдында иде. Әмма хатын Мәрдәннең ничек яшәве турында ләм-мим дә сорашмады.
Өстәл яныннан кузгалгач, балалар үзләренә тиешле йорт эшләренә тотынды, «каенсеңел» Сания, сәбәп тапкан булып, бакчага чыкты. Шул чакта Мәрдән:
– Фәрданә бәгърем, мин синең алда нык гаепле, кичерүеңне сорап килдем, – дип сүз башлады.
– Беренчедән, мин синең бәгърең түгел. Икенчедән, сине беркайчан да кичерергә җыенмыйм, – дип кырт кисте Фәрданә.
– Тыңласаң иде мине... – Мәрдәннең тагын «бәгърем» диясе килде бугай, тотлыгып, каушап калды.
– Юк, син мине тыңласаң иде, – диде Фәрданә. – Мин гомерем буе синең алда мескен булмаска, синнән башка да менә дигән тормыш корырга тырышып яшәдем. Максатыма ирештем дә бугай. Беркемгә дә әйтмәгән, күңел түремдә йөрткән тагын бер теләгем бар иде. Синең, кайчан да булса кайтып, минем алда башыңны игәнеңне көттем. Менә бүген шул теләгем тормышка ашты.
– Фәрданәм, бөтенләйгә кайтыр идем... Әгәр дә кичерсәң...
Сикереп чыгам-чыгам дип типкән йөрәген чак-чак тынычландырып, сүзләрен кистереп әйтергә көч тапты үзендә Фәрданә:
– Кешедән калган сизрәгән карт миңа кирәкми, – диде. – Син инде минем Мәрдән түгел.
...Фәрданә апа, берара кулындагы хатны кая куярга белми аптырап торгандай итте, аннары, конвертына салып, шкафтагы китап арасына яшерде. Мәрдәннең соңгы хатын.
Тиз арада аңа җавап язып салырга кирәктер. Әйе, кирәк. Кичерәм, бәхиллим, дияргә. Үткән гомер барыбер кире кайтмый, вакыты җиткәч, таш кыялар да уаладыр. Әнә бит, ян бакчадагы карт шомырт агачы ыңгырашып-ыңгырашып җиргә таба чүгә бара. Югыйсә, кайчан гына авылдагы иң тәмле шомырт аңарда иде...
Фәйрүзә МӨСЛИМОВА
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар