Логотип «Мәйдан» журналы

Бервакытны – без тугач… (кыйсса)

Сукмаклар буталганда Без яшь чакта бар да спорт белән шөгыльләнә иде: чаңгыда чаба, футбол-хоккей уйный, көрәшә, бокска йөри, гер күтәрә... Ә минем бабай: «Улым! Дөньяда адәм-рәтле яшисең килсә,...

Сукмаклар буталганда
 
Без яшь чакта бар да спорт белән шөгыльләнә иде: чаңгыда чаба, футбол-хоккей уйный, көрәшә, бокска йөри, гер күтәрә...
Ә минем бабай: «Улым! Дөньяда адәм-рәтле яшисең килсә, иң беренче күп укырга кирәк, аннары яхшы итеп гармун уйнарга өйрән! Шуннан соң инде көч ягыңны да кайгыртырга була», – ди торган иде. Нишләп белем һәм гармунны өстенрәк куядыр инде ул?! Минем бит көчле булып, Сабантуйда барысын да аркаларына саласым, авылдашларымның: «Ай-яй малай, бу Хәнифтә көч-гайрәт икән!» – дип шаккатканнарын ишетәсем килә. Гармун уйнарга өйрән дә яхшы укы, имеш! Бәлкем, барлык ир туганнары сыздырып гармун уйнаганга, мине дә шулар кебек итеп күрәсе киләдер?
Бабам үзе дә тальянны сайрата алмады... Улы – минем яраткан Мәүлетдин абыемда да юк бу сәләт. Дөрес, бер түтәебез шыгыр-мыгыр китерә шунда. Биюнекенә охшаган көй дә чыккан кебек үзеннән. Тик сыздырып уйнап җибәрүче генә юк, малай, безнең өйдә. Туй-бәйрәм булды исә, берәр ир туганы уйный табында.
Бабайның моңа эче бик поша. Бөтен өмете миндә хәзер.
– Улым! Шәп итеп гармун уйнарга, җырларга өйрәнсәңме! Иң матур, иң уңган кызлар яратачак үзеңне. Менә мин уйнарга өйрәнә алмадым. Ходай Тәгалә җырлау дигәнне дә кызганган. Бәлкем, Герман сугышыннан бармакларым исән кайтса, берәр нәрсә килеп тә чыгар иде... Юк шул! Кызганычка каршы, юк!
Мин, бабайны жәлләүдән йөрәгем кысылып, уң кулына күз салып алам. Ядрә эләккән дә, бармаклары бер-берсе өстенә өелеп, укмашып каткан. Вакытында тиешле ярдәм дә күрсәтә алмаганнардыр инде... Ул сүзен дәвам итә:
– Улым, тиздән мәктәпкә барасың, Алла боерса! Тырышып укысаң, гармунга өйрәнсәң, мин сиңа баянның иң яхшысын алып бирермен.
Җырга килгәндә, ни бабайдан, ни Мәүлетдин абыйдан – анысы да юк, малай! Ә без күрше малае Рөстәм белән «Бер кыз бала»ны сибәбез генә. Бушка түгел, әлбәттә. Берәрсе кәнфит-мазар бирсә генә.
Ак сакаллы бабам, җырлый белмәсә дә, елга бер-ике тапкыр концерт куеп ала иде. Шикәр-кәнфиткә дә түгел, гел бушка булыр иде монысы. Аның урыс авылларында сугышта бергә йөргән дуслары күп иде. Үткәндә-барганда алар безгә сугылып, хәл-әхвәл белешеп киткәлиләр. Кайсы вакытта, йомышлары төшеп: «Кунаклар кайтты, Зайни», – дип, ит сорарга да киләләр. Минем картлач дусларына сарык суеп бирә. Алыш-бирешен ничек ясаганнардыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Ләкин безнең өстәлдән кыш буена тозлы кәбестә, кыяр, помидор өзелми иде.
Кайчакта ул үзе дә фронтовик дуслары янына китеп, бер-ике көн югалып тора. Урыс «туганнар» да яраталар иде үзен. «Зайни, друг», – дип кенә йөртәләр.
Бабай Красна Глинка, йә булмаса, Тәмте авылларында югалып тора да ике-өч көннән кабат пәйда була. Аны дуслары бәрәңге бакчасы башына хәтле генә озата киләләр. Аннары, татарларның сүз әйтүеннән шикләнеп: «Ладно, Зайни, брат, увидимся еще, ато нам неудобно уж», – дип, атларын кире борып, таю ягын карыйлар.
Менә шунда башлана инде, малай, чын сабантуй! Көй дисәң, көй түгел, җыр дисәң, сүзләр боткасы. Моң дип әйтергә бөтенләй тел әйләнми. «Алмагач» та бар монда, «Баламишкин» да юк түгел. Күрше авылга сугылу галәмәтедер инде, «их син, Марүчкә, син кайларда йөрисең» дә калмый, малай. Хәзер булсамы? Хәзер булса, уйлап та бирмәс идем. И-и ул чактагы оялуларым! Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын, туганкайлар. Мондый чакта картлачны тыям димә инде. Әйткәннең гел киресен эшли.
– Бабай, кеше күрә бит! Әйдә инде, тавышланмыйча гына кайтып ят келәткә! Күршеләрдән оят, – дип тә карыйм. Уйлап та бирми.
– Күрсеннәр! Ул кадәр кеше көлдерерлек мин нәрсә эшләгән? Колхозларына кермәгәч, җыр җырларга да ярамыймы хәзер миңа? – дип кычкыра.
– Әйдә, бабай, кайтыйк инде! Көйләвен дә әйбәт көйлисең, өйгә кайткач җырларсың, – дип, кулыннан өстерим. Бабай исә тагын да акырыбрак: «Их, син Маруся, күрше авылда калдың бит», – дип, тагын әллә ниләр өстәп, тамак төбе белән улавын дәвам итә. Картын җырларыннан тыя алмавымны, абзар артыннан, «ничарадан-бичара» булып, тәтәм күзәтеп тора: Үзе бертуктаусыз: «Бөтен авылга оятка калдырдың инде, карт җүләр! Бетердең инде, бетердең», – дип такмаклый. Бүтән чара калмаганын аңлагач:
– Хәзер Габдулла мулланы алып төшәм оятсыз, җирбит, – ди. Иң гаҗәбе шул, малай: бабай шып итә дә туктап кала. Минем хәзер дә бу хәлгә исем китә. Авыл бит үзенең муллаларын ничек олылап хөрмәт иткән. Милиция чакыртам, дими бит. Алай дисә, бабай бөтенләй туарылып китәр иде. Чөнки погонлы әфәнделәрнең ул чакта миллионнарны юкка чыгарган Сталин режимын гына саклаучы куркыныч затлар булып кешеләрнең аңына сеңеп калган чор. Хәзер дә әллә ни үзгәреш юк! Түрәләрне халыктан саклау – төп бурычлары. Шуңа күрә абруйлары да юк! Бер уйласаң... бу мәнсез түрәләрне халык үзе тудырган бит...
Бабамны печән, дару үләннәре, каен себеркесе, әрем исләре аңкып торган келәттәге караватка кертеп яткырам. Бераздан ул хуш исләр аңкып торган һавада эреп йокыга тала.
Монда бабай белән мин үзем дә йокларга яратам. Кышкы салкыннар җиткәнче, биредә черем итәбез. Һава да яхшы, йокы да тирән... Суык та тими нишләптер. Астыбыздагы матрас белән мендәр дә үлән белән тутырылган.
 
* * *
Мин, дәү әтием янына утырган килеш, келәт эчен күзәтәм. Стеналарына нинди генә эш коралы эленмәгән. Икмәк саклый торган ике зур лар тора. Бер чатта он өчен биек дүрт кисмәк. Кайсы – терлеккә болгатып бирергә, кайсы үзебезгә коймак-кабартма пешерергә саклана. Рәт-рәт итеп түшәмгә мунча себеркеләре, дару үләннәре тезелгән. Иске-москы өй җиһазы, табак-савыт, самоварлар тора. Төрле зурлыктагы кәрҗиннәргә каз мамыгы, төзелеш мүкләре тутырылган. Иске агач шкаф эчендә дистәләгән кыңгыраулар. Ат дугасына тагыла торган бәләкәеннән алып, чиркәү манарасына элеп куярлык зурлары да бар. Мин кайчагында аларны шалтыратып та уйныйм. Төрлесеннән төрле тавыш яңгырый. Каршы як стенага ыңгырчак, дуга, камытлар эленгән. Матур итеп бизәлгән ат йөгәне дә шунда. Саный китсәң, ни генә юк биредә. Барысы да тәртип белән урнаштырылган, кирәкләре чыкканны көтеп, дәшми-тынмый гына тик яталар. Ниндидер серлелек, сихрилек бар келәт эчендә. Менә-менә көтелмәгән могҗиза булыр кебек тоела миңа.
Кайбер музейлар көнләшерлек тарих ята монда. Бабай бөтенесен кадерләп саклый белә шул! Бу яктан уңган да кеше инде ул. Немецлар кебек – җыйнаклык ярата.
Иртән мине тәтәм уята. Тирә-юньгә колак салып, торырга иренеп ятам. Ишек алдында бабамның терлекләрне су белән сыйлап көтүгә озатканы ишетелә. Соңыннан яхшылап ишек алдын себереп чыкканы да колакка керә. Келәткә кайбер тишек-тошыклардан иртәнге кояш нурлары сузылган. Аларда өерләре белән ашыкмый гына тузан бөртекләре йөзә. Мин күзәтеп, торырга иренеп ятуымны беләм. Их, рәхәт тә соң дөньяда яшәүләре! Әтәч кычкырган, тавыклар җырлашкан тавышларны тыңлап ятуы үзе бер бәхет ул!
Әби яңадан керә:
– Улым, әйдә, тор инде! Бабаң белән чәйләп ал да аннан күрше Рөстәме белән казларны су буена алып төшәрсез, – ди.
Дәшми-тынмый гына иртәнге чәйне эчәбез. Их, тәмле дә инде, малай, тәтәнең мич авызында пешергән коймаклары! Бабайны да танымассың бүген. Җырлау дигән нәрсә башына килеп тә карамый. Бисмилласын әйтеп, иртәнге ашын тәмамлады да мич янына тәтә әзерләп куйган җылы сулы комган белән сөлгесен алып, тышка чыгып китте.
Әби мине кыстый-кыстый ашатуын белә. Бабайга ник бер кыек сүз әйтеп карасын. Әйтерсең лә кичә тегесе күрше урыс авылыннан һава ертып: «Их, Мәрүчкә», – дип үкереп кайтмаган.
– Улым дим, чәйнәп йот инде, кая ашыгасың шулкадәр? Тагын бер күкәй белән коймак ашасаң да, өлгерерсең, – ди тәтә.
Өйдә тагын илаһи тынлык урнаша. Урам яктан гына арбалы ат узганы ишетелә. «Әйдә, на, тизрәк, ялкау хайван», – дигән тавышыннан Рөстәмнең әтисе Гарәфетдин абый икәнен таныйм. Озакламый: «Ни хәл, Зәйнет абый», – дип, аскы якта яшәүче Рәшидә апа исәнләшеп китә. Күп тә үтми, әче итеп сызгырган тавыш килә. Рөстәм бу!
Ишек алдына атылып чыксам, каршыма бабай очрый. Кулымдагы коймакларны күреп:
– Утырып кына ашарга ярамый идеме? – дип сорый.
– Рөстәмгә ул, тәтә бирде!
Урамда тагын сызгыралар. Бабай гына тоткарлый.
– Улым, казларны йөртеп кайткач, әллә кая юкка чыкма әле. Әнә сарайдагы баз өстенә кечкенә арба белән кызыл балчык ташырсыз. Рөстәм дустың белән кибеттән кәнфит алып сыйланырга акча бирермен үзегезгә, – ди.
– Ярар бабай, – дим, келәтнең тышкы стенасына эленгән пумаланы алып.
Шуны да әйтеп үтим әле сезгә: бабай безгә йә кино карарга, йә шоколад-кәнфит алырга акча биреп, баз өстенә кызыл балчык ташыта, кыш көне булса кар түктерә, чүп үләне йолку да, вак-төяк йомышларны үтәү дә безнең өстә. Үзе һәрбер эшнең мәгънәсен дә аңлата. Баз өстенә калын итеп кызыл балчык түшәсәң, күсе-тычкан йөри алмый икән. Түтәлдәге үләннәрне чүпләсәң, кыяр-кишер уңа, ди. Эшләргә дә өйрәтә безне бабай, хезмәтеңне бушка түкмәскә дә күнектерә.
Без ял иткән арада: «Үскәч кем буласыз соң инде, оланнар», – дип сораштыра.
– Йә көтүче, йә тракторист инде Зәйнет бабай, – ди Рөстәм. Ә мин: «Милиционер булам», – дим. Бабай безнең җилкәләребездән чәбәкләп:
– Булырсыз, улым! Яхшы итеп белем алсагыз, өлкәннәрне тыңласагыз, булырсыз, – ди.
Рәхәт, малай, авылда яшәве. Табигать синең белән, син табигать белән көн саен күрешәсең.
 
* * *
Уку дигәннән... Без яшь чакта да беренче класска укырга мәктәпкә баралар иде. Тәтә белән бабайлар заманында гына ул, мәдрәсәгә йөргәннәр. Урамда, бабай әйтмешли, трай тибеп йөри торгач, сиздерми генә сентябрь дә килеп җиткән икән! Кай арада диген, әй!
Исән әти-әни була торып, мин әби белән бабайда гомер сөрәм…
Әнкәй Казанда яшәү сәбәпле, җәй көне үк китап-дәфтәрләр кайтарып куйган иде. Шул заман өчен өскә-башка да менә дигән кием алган. Милиционерларныкы кебек үк булмаса да, менә дигән форма! Әй, малай, шул киемнәрне киеп, кулга сумканы тотып бүлмәдә тудыйм-судыйм йөрүләремне күрсәгез икән. Прәме, генерал инде!
Алдагы көннәрне генә укырга барам дип хыялланып, өйдә сумкалар күтәреп йөргән малай, вакыты җиткәч: «Уйнарга чыгасым бар», – дип кәҗәләнә башлый. Чөнки аңардан бер яшькә кечерәк Рөстәм белән Наил урамда көтеп торалар. Инде сүгеп, көчләп диярлек форма кидергәч, кечкенә Хәниф хәйләгә керешә, «пес» итеп кенә керәм, дип чыгып киткән була да, виләсәпиден эләктереп, түбән очка чаба. Арттан апа куа. Мин аның саен кызулыйм. Каршы бәргән җилдә фуражкам очып кала. Авылны да чыктым, бер өч йөз метрдан күпер булачак. Теге ягына чыгып виләсәпидемне ташлап калдырып, яр буенда үскән куаклар арасына кереп качу исәп. Күпергә җитәргә дә күп калмаган иде. Аргы якта күрше авыл урыслары пәйда булмасынмы. Өлгерәмме чыгып җитәргә, юкмы?
Апа кычкыра:
– Коля, тотып бир әле шул малайны!– ди. Шул арада урыс абый эләктереп тә алды. Ычкынып китәргә тырышып, бар куәтемә тыпырчынам:
– Җибәр, җибәр инде, дәдә Коля, – дим. Үзенең мине рәнҗетәсе дә килми бугай, сулышы кабып, еш-еш һава алып, якынлашып килүче ападан:
– Гуля, нишләп куасың, зыян итмәгәндер ич? – дип сорый.
– Мәктәпкә бармыйм дип качты, – ди минем түтәй.
– Ну, алай булгач, апаңа тапшырам инде, укырга барырга кирәк улым, – ди дәдә Коля.
Апа артыннан Рөстәм белән Наил килеп җитте. Өлкәннәргә ияреп: «Укырга бар инде син, Хәниф», – дигән булалар. Әллә түтәйгә ярарга тырышалар, әллә минем бу хәлдә күреп кызганалар. Аңламассың шунда.
Бу вакытта яралы аягына чатанлап бабай да якынлашты. Мине урыс дәдәйләре, апа, бабай, Рәстәм белән Наилгә хәтле үгетли-җайлый мәктәпкә хәтле озатып куйдылар. Күңел рәнҗи. Бүген Рөстәм белән Наил миннән башка гына рәхәтләнеп уйнаячаклар.
Мәктәп ишек алдында беренче укытучым – Әминә апа каршы алды.
– Әй, Хәниф тә килгән икән бит. Менә әйбәт булган. Хәзер мин аңа бик күп кызык әйберләр күрсәтәм, – дип төчеләнеп, юмалап мине эчкә алып кереп китте.
Дәресләр беткәч, мәктәптән ук кебек атылып чыгам:
– Бабай, иртәгә дә укырга киләм! – дим.
Менә шулай итеп тормышымның икенче этабы да башланды. Уку чоры. Көн дә иртән кош кебек очып мәктәпкә барам, тизрәк бирелгән мәсьәләләрне чишәр өчен өйгә ашыгам. Үтмәгән темаларны да эшлим. Әминә апа гына ышанмый: «Өйдәгеләр дә булышкандыр», – ди. Тикшереп, сынап карый. Аның саен мавыгып, дәртләнебрәк эшлим. Укытучымны шаккатырып, тагын бер-ике айдан үтәчәк мәсьәләләрне чишәм. Менә кайчан кирәк булды бабамның дәресләре.
Укыган саен укыйсым, белгән саен күбрәк беләсем килә. Икенче-өченче класста китапханәдә мин укымаган китап калмады. Укырга әйбер беткәч, аңламаганнарын да күзәтеп чыгам.
Дүртенче класста Казаннан кешеләр килеп, математикадан бәйге үткәрделәр. Ун-унбиш минут эчендә мәсьәләләр чишелеп беткән иде. Миңа нишләптер «+5» ле куйганнар. Жюри рәисе: «Бу малайдан галим чыгачак», – дигән. Үзем дә белмичә, бирелгән эшләрне яңача чишкәнмен икән бит!
…Ләкин алар ялгыштылар. Тормыш кискен борылышлар ясады. Гомеремдә уйламаган сукмакларга кереп кителде. Галим чыкмады миннән.
 
Кискен үзгәрешләр
 
Кискен үзгәрешләр чоры башланды. Дүртенчене бетергәндә, әни кияүгә чыкты. Мин шатланырга да, кайгырырга да белмим. Озакламый үги әтине күрсәтергә үзләре дә кайттылар. Оялчан малай буларак, мин өйдә чыгып сыздым. Хәзер булса, уйлап та бирмәс идем. Кич белән бик соң гына кердем дә, әби янына постым. Теге абзый: «Ничек укыйсың соң, кыен түгелме?» – дигән була. Бер сүз дәшмәгәч, әнинең абыйсы минем белән горурланып: «Бик әйбәт укый, Аллага шөкер», – ди.
Теге абзый сынап карарга булды, язып мисаллар бирә. Мин ялт иттереп эшләп куям. Кунак кеше эшне тагын да катлауландыра. Файдасы юк, мин җиңәм. Абзый яңадан нидер язып бирә. Бер-ике минуттан барысы да әзер. «Булмас ла, – дип куя теге кеше.– Минем Казандагы абый малае алтынчыда укый, ләкин ул бу мисалларны көне-төне утырса да чишә алмаячак», – ди.
Икенче көнне иртән Казан кунаклары китеп барды. Аллага шөкер! Мине үлеп яраткан әбием әйтмешли: «Алларыннан артлары яхшы».
Ниһаять, дүртенчене дә бетердек. Бишенчегә күрше авылга йөрергә кирәк. Алты чакрым барасың, эт булып арып, кире әйләнеп кайтасың. Коры көннәрдә виләсәпид белән чапканда ярый әле... Бертуктаусыз яңгыр явып, бөтен җир сазлыкка әйләнгәч башланды инде безнең өчен чын афәт! Резин итекләр киеп, лаштыр-лоштыр атлавыңны беләсең. Барган саен көзге пычрак аяк киемен үзенә ныграк тарта сыман. Тешне кысып, өлкән класс укучыларына ияреп атлыйсың да атлыйсың. Беркая да китеп булмый икән, башыңа төшкәч.
Минем хәлне күреп, тәтәм зар елый. Булдыра алса, укытучыларны өйгә генә китертеп иркә малаена белем бирдертер иде. Юк шул, андый мөмкинлекләр юк. Әз генә җил-яңгыр, йә булмаса кар-буран булдымы, әби мине кызганып, күрше авылга чыгарып җибәрми. Мине бер генә хатын-кыз да әбием яраткан кебек яратмагандыр, мөгаен. Дистәләгән оныклары арасында иң кадерлесе мин идем. Нишләп шулай булды ул, хәзер дә аптырыйм. Иң тәмле ризык, иң йомшак урын минеке, беркемгә сүз әйттерми, кунакка барса, үзеннән калдырмый.
Әлбәттә, бу мәхәббәт миңа үзсүзле, ялкау, иркә малай булып үсәргә ярдәм итте. Әбинең кияүгә чыкмыйча утырып калган кызы гына тавыш чыгара. Минем аркада көнаралаш диярлек телгә килешәләр.
– Нигә шул малайны иркәләп бозып бетерәсең? Тагын укырга бармаган, – дип әбине шелтәли апа.
– Үзеңнең сабыйларың булса, аңлар идең син, – ди тәтә. Мин чаршау артына посып котым очып тыңлап торам. Ярый әле тәтәм өйдә. Ул булмаса, түтәй чыбык алып «кисәргә» дә күп сорап тормас. Ул вакытларда «тәтә, тәтәм кайт», дип үксеп елаганнарымны күрше-күлән бик еш ишетә торган булгандыр. Бабай да безгә каршы: «Малайны надан калдырасың», – дип әбине ачулана.
Ни генә булмасын, атнага бер-ике көн баргаласам да, бетердем мин бишенче сыйныфны. Аллага шөкер, каникуллар башланды. Тик яхшы әйбер күп булмый дигәндәй, тиз үтеп китте безнең җәй.
Август ахырларында үги әти кайтып төште. Әнинең тагын бер малае бар икән. Күрше авылда рәтләп укымаганга, мине алып китәргә уйлаганнар. «Казанда саз да юк, мәктәп тә урам аркылы гына», – ди. «Китмим», – дип үкереп елыйм. Мине кызганып, «Калдырыгыз инде баланы», – дип, әбием күз яшьләрен түгә. Апа белән бабай гына: «Китсен, хәзер беркем тыя алмый. Азуы җитте аның», – диләр.
Өйдә чын мәхшәр инде менә. Китәсе көнне, «чыгып таймасын», диеп, әбидән башкалары мине күзәтә.
Шулай да, мөмкинлек табып, чыгып сыздым, малай. Тик үги әти дә уяу икән, сизеп тә алган. Бу юлы мине үзебезнең авылның бер абзые тотып бирде. «Җибәрегез», – дип каравыл кычкырам. Бу тавышка күрше-күлән җыелды. Кайберләре, мине кызганып, алып китмәгез инде, дип тә карыйлар. Булмады, тагын сызмасын, дип ат арбасына ук бәйләп салдылар.
– Барыбер качып кайтам, – дип үксим. Әби үзенә өзгәләнә. Үги әти түзмәде:
– Әйдә, әби, үзен Казанга хәтле озата бар инде. Алай бер-берегездән башка яши алмагач, – ди. Тәтә күз яшьләрен яулыгы очына сөртеп, өс-башын алыштырырга өйгә ашыкты.
Шулай итеп мине ат арбасына бәйләп, каравыл кычкыртып, Казанга алып киттеләр.
 
Алдыбызда бит Казан!
 
Габдулла Тукай, үзенең авылдан китүен исенә төшереп, болай дип язган:
«Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.»
Минем хәл Тукай бабамныкы белән бер тирәдә кебек. Хәзер уйлап куям да, даһи шагыйребезнең халәте коточкыч авыр булган икән. Ятим бала сагышын ятим кеше генә аңлый аладыр. (Ә минем сагыш – тамагы тук, өсте бөтен иркә һәм көйсез малайныкы гына. Зинһар, үзен бөек Тукай белән янәшә куйды, дип рәнҗи дә, мыскыл итә дә күрмәгез. Халкыбызның даһи шагыйре белән үземне чагыштырыргамы! Аллам сакласын! Хәтта Илдар абый Юзеев та: «Өч Тукай гомерен яшәдем, тик аңа тиң була алмадым», – дигән иде.)
«Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан», – дип уятканнар бөек Тукайны. Мине тәтә уята:
– Тор, улым, килеп җиттек!
Күзләремне ачып, тирә-юньгә карыйм. Пароход яр буена туктап, кешеләрне төшерә. Елга портында «Казан» дигән язу күзгә ташлана.
Ул халык, малай, елга портында, ул халык. Каян жыелганнардыр шул хәтле. Көянтә-чиләк күтәргәне, кәрҗин тотканы, капчык асканы да бар, чемодан белән йөрүчеләр дә җитәрлек. Без, халык агымын ерып, трамвай тукталышына атлыйбыз. Борылып, елга ягына күз атам. Анда, еракта авылым калды бит! Дусларым, туганнарым шунда. Кечкенәдән коенып үскән су буйлары… Бу шыксыз һәм тынгысыз Казаннарына каникулда гына килә торган идем бит! Мин барыбер сиңа әйләнеп кайтачакмын әле, авылым…
Кеше күрмәгәндә генә җиңем белән яшьләремне сөртеп алам.
Мине татар мәктәбенә бирделәр. Беренче көннәре ай-яй кыен булды! Чит-ят малайлар-кызлар. Өстән генә карыйлар. Төрлечә сыныйлар. Урысча белмәвемнән: «Колхозник, бабай», – дип көләләр. Һәр көнне, тизрәк дәресләр бетсен иде дә өйгә качасы иде, дигән уйлар белән йөрим. Авылга качып китәр идем, тәтәм монда. Түзәргә инде. Нәрсә булса да түзәргә!
Классташларымның барысы да начар түгел икән анысы. Таһирә дигән кыз беренче көннән үк мине яклый башлады.
– Соң, Роза, авылдан килгәндә син дә ләм-мим бер сүз белми идең, өйрәнер әле, – ди. Вакыты булганда, бу акыллы кыз рус теленнән миңа дәресләр бирә.
Малайлардан Ринат дигәне бик нык теңкәгә тия. Нәрсә эшләргә дә белгән юк. Каршылык күрсәтер идем, шайкада йөри ул, диләр. Куркыта! Көчем дә җитмәс кебек бу Казан хулиганына.
Бүген дә миннән көләр өчен, Җәүдәт дигән малайны җибәрде. Түземлегем беткән иде. Әйләндердем дә салдым үзен. Бар да аптырап калдылар. Зөфәр исемлесе: «Молодец», – дип куйды. Җәүдәте бик алай үпкәләмәде дә. Зөфәргә: «Үзең көрәшеп кара, сине дә бәрә ул», – ди.
– Мин көрәшергә теләмим аның белән, син бит үзең барып бәйләндең, – ди Җәүдәт. Теге мәгънәсез Ринат кына: «Әйдә, әйдә куркак нәрсә, көрәшергә куркасыңмы?» – ди. Куркак, дигән сүз Зөфәрнең күңеленә тиде, күрәмсең. «Нәрсә, көрәшмәс, дип белдегезме әллә», – диеп, уртага чыкты. Миңа бүтән юл калмады. Әйләндереп салдым Зөфәрне дә. Классташ кызлар дәррәү килеп кул чабалар.
Кайбер малайлар килеп: «Молодец, Хәниф», – дип кул кысалар. Тик иң таза егетләр астыртын гына елмаешып читтән карап торалар. Иртәме– соңмы алар белән дә бәрелеш булачагын күңелем белән тоям. «Их, бабай, ә син көч әллә ни кирәкми дигән идең».
Шушы көннән миңа карата булган караш яхшы якка таба үзгәрә башлады. Мин инде бүтән «өтек үрдәк бәбкәсе» түгел идем… Санга суга башладылар, рәхмәт үзләренә! Ләкин алда күп сынулар көтә иде әле мине. Ринат бар. Укытучыларга да каршы дәшергә курыкмаучы икенче бер Җәүдәт бар!
Дәрестән соң минем янга озын буйлы, таза гәүдәле төрекмән малае Таһир килде. «Әйдә бергә кайтабыз», – ди. Әйдә, мәйтәм!
Без кайту ягына кузгалдык. Ул мине Ринат белән алышырга өнди башлады:
– Син, Ханиф, көчле малай, Ринаттан курыкмасаң, җиңәрсең, тик шүрләмә генә, – ди.
– Нишләп алайса үзең акылга утыртмыйсың аны? – дим.
– Миңа бит ул, алай бәйләнеп, теңкәгә тиеп йөрми, – ди Таһир.
– Анысы шулай инде.
– Мин бит әле самбо белән дә шөгыльләнгән идем, – дип тә өсти минем яңа дус.
– Чынлапмы?! – дим мин, исем китеп. – Таһир, өйрәт әле миңа бер-ике прием. – Тренировать итсәң, сугышам Ринат белән! – дим.
Без Петров бакчасына стадионга киттек. Анда комлык бар. Спорт киемнәреннән генә калып көрәшергә тотындык. Ләкин Таһир, мин уйлаганча, хәлле малай булып чыкмады. Әйләндерәм дә бәрәм зур гәүдәле малайны. Ул, псих булмаса да, дуларга тотынды. «Хәзер приемның чынын күрсәтәм», – дип, гарьләнеп тибенә үк башлады. Миңа шул гына кирәк. Аягыннан эләктереп алам да җиргә егып салам самбистны. Шап итә дә бара да төшә.
Ул оятыннан кып-кызыл булды. «Ярый бүгенгә җитте, чынлап торып прием күрсәтергә яхшы түгел сиңа», – ди.
Мышный-мышный киенеп бетергәч, кайтыр юлга кузгалдык.
Мин шәһәргә ияләшеп беткәч, тәтә авылга кайтып китте. Тагын ятим мин, әбиемне, авылымны сагынам. Тик, минем бәхеткә, туганнан туган абыем фатирда бездә тора. Заводта эшли. Әниләр, гармунда уйнарга да өйрәнсен, диеп, аңа ике рәтле хромка да алып бирделәр. Өр-яңа үзе, ялтырап тора. Борынга кләй белән буяу исенә хәтле керә. Кичен абый эштән кайттымы, әни белән күнегүләр ясарга музыка мәктәбенә китәләр. Мин кызыгып, көнләшеп калам. Ичмасам, шул яп-яңа гармунны бер тотып кына булса да карыйсы иде бит. Юк! «Вата күрмә», – дип алалар да куялар. Әйтерсең, Страдивари скрипкасы! Каюм абый, савытын кечкенә генә ачкыч белән ачып гармунны ала да, остазы биргән этюдны уйнап маташа. Әллә ни килеп тә чыкмый үзенең. Булмагач, төймәләренә: «до, ре ми, фа, соль», – дип язып та бетерде инде. Алай да рәт чыкмагач, әниләр күрмәгәндә сүгенеп тә куя. Заводка эшкә йөреп остарды ул әшәке сүзләр әйтергә.
– Бир әле, Каюм абый, үзем уйнап карыйм, – дип карыйм да бит,
«Ватасың», – ди дә бикләп куя.
Мин чынлап торып үпкәлим.
– Үзең бездә торасың, үзең уйнап карарга да бирмисең, – дим.
– Синдә түгел, әнинең апаларында торам мин, – ди.
– Бездә торасың!
– Апаларда торам, салага, – ди бу. Аннары, ачуы чыгып, минем кулны каерырга тотына. Без аның белән бөтен көчебезне куеп алышабыз. Яшь арасы зур шул. Абзый мине софага алып сылый. Безнең дөбер-шатыр килгән тавышка әни килеп керә.
– Нишлисез инде өйдә, башыгызны өстәл чатына бәрсәгез шунда, – ди. Каюм абый алдашырга тотына.
– Үзе килеп ябышты ул, – ди. Мин, җен ачуым чыгып :
– Ябышмадым, үзең кулны бордың! Нишләп миңа гармунда уйнап карарга бирми ул, – дим.
Әни абзый яклы:
– Бирә күрмә тагын. Яп-яңа гармунны я ватып куяр, – дип чыгып китә. Каюм абый мине мыскыл итеп авызын чалшайтып елмая. Мин: «Каз тәре», – дип, авылдагы кушаматын чәпеп чыгып качам.
Көннәрдән бер көнне түзмәдем, савытын кадак белән ачып, гармунны алдым. Сак кына төймәләренә баскалыйм. Ниндидер көй килеп чыккан кебек. Шулай маташа торгач «Умырзая» дигән җыр да чыга башлады бит, малай…
Хәзер көн дә дәрестән кайтуга, гармун белән мәш киләм. Өстәвенә, безнең класска утырып калган Айдар исемле малай күчте. Аның да ике рәтле уен коралы бар икән. Дәрестән соң аларга кайтып уйнарга өйрәнәбез. Ул үзе миннән ике яшькә өлкәнрәк тә, гармунда да остарак сибә.
Шулай итеп, өч-дүрт айда урам көйләрен, бию көйләрен шәп кенә алдырта башладым. Өйдә генә белмиләр. Их, бабай күрсә иде хәзер!! Ничек сөенер иде ул! Әниләр генә сизә күрмәсен, гармунны ник алдың, диеп бирерләр кирәкне.
Без капчыкта ятмый, диләрме әле… Авылымны сагынып, әллә үзем дә онытылып киткән, әллә әниләр эштән иртәрәк кайткан, гармун тавышын ишетеп, тыңлап торганнар икән. «Кара, Каюм ничек уйнарга өйрәнгән», – дип шаккатканнар. Сөенечләре эчләренә сыймаган. Чөнки ул вакытта гармунчыларның бәясе, алтынга тормаса да, бик кадерле иде… Мин әле бер җырны, әле икенчесен сибәм генә. «Җырлап чыгабыз иртән кырларга» да, «Бер кыз бала» да, «Яшь наратлар» да, «Зәңгәр күлмәк» тә калмый.
Шуннан стена сәгатенә күз салып алсам, малай, кичке алты җиткән! Ишектә әни белән үги әтине күреп телсез калдым. Бетүләрем шушы икән! Ләкин алар үзләре дә шок хәлендә иде… Үги әти генә ниһаять, авызын ерып:
– Менә кемне укырга йөртәсе калган, – ди. Аннан өстәп куя:
– Акча түләп ике ел йөрттек Каюмны. Рәтләп көй өйрәнә алмады инде.
– Ярар, болай булгач Хәнифне дә йөртербез, – инде ди әни.
Шулай итеп, малай, минем өскә җыелган кара болытлар давыл куптармыйча гына узып та киттеләр. Мин гармунчы хәзер. Их, авылга кайтып кызлар биетәсе иде…
Каюм абый миңа шаккатып бер-ике атна караштыргалап йөрде-йөрде дә: «Ярар инде энекәш, безнең нәселгә син уйнаган да бик җиткән», – диеп, бу шөгылен бөтенләй ташлады… Гармун тулысынча минеке хәзер. Әни җырлый, мин уйныйм.
 
Көчле һәрвакыт хаклы!
 
Ринат бүген тагын бәйләнде. Минем портфельне: «Яле, карыйм әле», – дип алып, болгап кырыйга ыргытты. Бер-ике малай гына хихылдап куйды. Таһирә бу хәлне күреп:
– Ринат, алып бир портфелен, – дип тә карады. Юк!
– Пошла ты! Если хочешь, подними сама, – дип, мәктәпкә кереп китте Ринат. Таһирә, үзе барып, эченнән коелган әсбапларны тутырып, сумканы миңа тоттырды. Аннан классташларга борылып:
– Нәрсә карап торасыз соң сез, куркак җаннар! Бер Хәнифне яклый алмыйсызмы инде? – диде.
– Нәрсәгә ул безгә, үз-үзен яклый алмагач, – ди кемдер. Таһир белән Рафаэль килеп миңа пышылдыйлар:
– Хәниф, әгәр Ринатны бергә-бер чакырып сугышмасаң, сиңа тынгылык бирмәячәк ул, – диләр.
– Җиңелсәм, – дим.
– Җиңелсәң дә санлый башлаячак, – ди Рафаэль. «Нишләргә соң, елки-палки? Тик болай кыйналып яшәргә ярамый…»
Икенче көнне тагын шул ук хәл. Ринат башымдагы фуражкамны алып эченә төкерде дә, очыртып җибәрде. Куркаклыгымны онытып: «Син нәрсә эшлисең», – дип төртеп алдым.
– Мин сине үтерәм бит хәзер, – дип, өскә килә. Аягы белән тибеп җибәргән иде, эләктереп алып, сузып салдым тегене. Ул сикереп торып, миңа ташлана. Арага малайлар кереп безне аералар.
Дәрес башланды. «Нишләргә икән? Бүтән түзәр хәлем калмады. Сугышырга кирәк. Бүген үк! Тәнфестә!»
Ул бер мәлгә югалып калды. Каяндыр авылдан килгән малай аны бергә-бер чакырыр диеп башына да китереп карамагандыр, күрәсең. Бит алмаларына кадәр кызарып чыкты.
– Кайда сугышабыз соң? – дип сорады ул, югалып калып. «Дәрес беткәч, ике баскыч арасында», – дидем мин аңа.
Озакламый звонок тавышы ишетелде. Аллага тапшырдым, дидем мин үз-үземә. Каушаудан аз гына муен калтырый. Ни белән бетәр икән? Ни булса да, шул булыр… Җитте!
Икенче катка менә торган агы баскычта, мәктәпнең арткы ягында, ул мине көтеп тора иде. Без мәйданчыкка күтәрелдек. Күлмәк якасыннан сул кулым белән эләктереп, этеп чатка терәдем дә, уң кулым белән Ринатны дөмбәсләргә тотындым. Сугыпмы-сугам шунда, бәрепме-бәрәм. Аның да бер-ике йодрыгы биткә менеп төште. Ирен канады. Авызга тозлы сыекча тула. Түзәргә кирәк!
Ринат миннән калкурак һәм тазарак булса да, югалып калды. Җиңелде ул. Усал булса да, җиңелде…
Без кызарышып, дәрескә килеп кердек. Бөтен класс эшнең ни белән беткәнен түземсезләнеп көтеп утыра. Кыяфәтләребез үк нәтиҗәне әйтеп тора иде. Таһир минем кулны кысып:
– Әйттем бит мин сиңа, – дип куйды. Ринат сумкасын алды да, дәрестән чыгып китте. Укытучы Наилә апа гына:
– Кая барасың, Ринат, – дип, артыннан кычкырып калды.
Бу минем иң зур җиңүләремнең беренчесе иде.
Башкалар да хөрмәт итә хәзер, Ринат та, дорфа сөйләшсә дә, үзен тәртипле тота. Шулай итеп, бик күп этлекләр күреп, әз-мәз генә русча да өйрәнеп, бетердем мин алтынчы классны.
 
* * *
Яңа уку елына мин җәй буе авылда кызлар биетеп, кулны тагын да ныграк чарлап килдем. Әниләр мине музыка мәктәбенә дә бирделәр. Укытучым – үз эшенең фанаты. Бөтен көчен, осталыгын биреп өйрәтә. Минем өчен нота чүпләп утыру бер бәла булып чыкты. Баштагы мәлне, кызыксынып китеп, бирелгән күнегүләрне әйбәт кенә итеп өйрәнә идем. Туйдырды, малай… Иң яхшы укучылар арасында йөрсәм дә, туйдырды. Ноталары, этюдларыннан гарык. Иркә, ялкау малай булганга, түземлек бетте минем. Өстәвенә, альтернатива бар: бөтен җырларны үзем белгәнчә нотасыз гына сибәм. Өйдәгеләр, дөрес юлда йөридер инде, дип, минем уйнаганны тыңлап, бер сүз дәшмиләр. «Аллага шөкер, музыкаль белемнәре юк», – дип шатланып та куям. Ләкин иртәме-соңмы минем ни белән шөгыльләнгәнем ачыкланачак бит инде. Анысын да аңлыйм үзем…
Тик берничек тә үз-үземне кулга ала алмыйм. Баян дәресләренә әлегә йөрим. Сольфеджиога рәтләп бармаган идем, гармунында әйбәт уйный, диеп, Фәрит абый сольфеджиодан да дүртле куйдыртты. Үзе мине әрли:
– Шундый талантың белән, нинди ялкау малай соң син? – ди остазым.
Мин дәшмим. Ахмак кебек тәк авызымны ерып утырам. Укытучым сүгә-сүгә дә:
– Хәниф, син минем иң яхшы шәкертем. Мине дә, әти-әниеңне дә уңайсыз хәлгә калдырма. Синнән экстра класс баянист чыгачак. Бар кайт, әти-әниеңә әлегә бер сүз дә әйтми торам, – дип, мине озата.
Кайтып барам. Үземчә тынычланып та калдым. Өйдәгеләргә әйтмим диде, бит. Югыйсә, шәп кенә эләгәчәк. Мине тудырган әнинең дә, үги әтинең дә талканы коры. Әни бик үк яратып та бетерми үземне. Әллә әти белән тора алмауның үчен ала инде… «Улым, җан кисәгем» дип чәбәкләп торырга тәтәләр юк шул монда. Өстәвенә, өйдәгеләр гел энекәш янында мәш киләләр. Үчтекиләсеннәр, миңа гына тимәсеннәр, чөнки минем тәтәм бар!
Безнең мәктәптә яңалык. Рус класслары ачып, каяндыр алтынчыларны китереп тутырдылар.
Тәртип бетте хәзер. Алар үзләре белән әшәкелек алып килделәр. Көтүләре белән малайларга бәйләнеп акча сорап йөриләр, карышканнарны дөмбәслиләр.
Миңа әлегә килеп җиткәннәре юк. Чөнки атаманнары Шәрипнең әнисе – Гөлсем апа, минем әни белән бер цехта эшли. Күпмедер дәрәҗәдә подруга-ахирәтләр дә әле. Шулай итеп, Шәрип бандасы, рәтләп татарча да белмәгән татар малайлары, үзләреннән көчсезрәкләрне талап, мыскыл итеп йөриләр. Дөрес, араларында рус милләтеннән булганнары да бар.
Беркөнне эленке-салынкы гына музыка мәктәбеннән кайтып киләм. Өрәңге баскан куе агачлыкны кисеп чыгасы. Уртасында алан кебегрәк урыны да бар. Шунда җитсәм, каршымда Шәрип басып тора. Каян килеп чыккандыр, сизми дә калдым. Тирә-ягыма күз салсам, ике-өче кырыйда. Тагын икесе агач башыннан сикереп төшеп, мине чорнап та алдылар.
Шәрип култык астындангы папканы күреп:
– Что там? – диде.
– Ноталар, – дим.
– Дай посмотреть, – диеп алды да, папканы ачып нота кәгазьләрен җиргә чәчте. Папканы иелеп алмакчы идем,  тибеп читкә очырды.
– А че, ты ахеренный музыкант что ли? – ди.
– Уйнаштырам.
– Уйнаштырасың, да? Бераз минем белән дә уйнаштырып, бәргәләшеп аласың килмиме соң? – ди.
– Нәрсәгә кирәк инде бәргәләшү. Әниләр дә бергә эшли дим, – дим, конфликттан качырга тыршам.
– Боишься, да? Трус!
– Курыкмыйм мин синнән, Шәрип. Сугышасым гына килми.
– Сугышмыйсың, ишәк, я бить буду, – ди бу ни урыс, ни татар була алмаган мөртәт. (Ни өчен мөртәт, дип атыйм: ике-өч елдан Шәрип, кеше үтереп, төрмәгә китте. Соңыннан үз ишләре үк башына җитте бугай.)
Мин тирә-ягыма яңадан күз салам. «Барысы бергә бишәү икән бит. Сугышырга тотынсам, бөтен бандалары миңа ябырылачак», – дип уйлап алам. Ул да түгел, Шәрип уң кулы белән ияккә менеп тә төшә. Үзе:
– Дерись давай, – дип кычкыра.
– Вас же много, я один, – дим мин.
– Они не будут участвовать, – ди әнинең ахирәтенең җүнсез малае. Теге тагын кизәнде, башны алып калдым. Тагын суга, тагын иелеп сакланам. Кулы белән эләктерә алмагач, аякларын эшкә җикте. Аягын күтәрүе була, гөрселдәп җиргә ава. Торганын көтәм. Тагын егыла. Инде мин дә кызып китеп, юлбасарга бар көчемә тамызам. Авыз-борыныннан кан китте тегенең. Егылган җиреннән торып, тагын миңа ябырылган иде, иягенә төгәл эләккәч, аяк буыннары йомшарып, җиргә утырды. Сул кулы белән канга баткан битен сөртеп алып, иптәшләренә:
– Бейте его! – дип акырды.
Уңнан тибәләр, малай, сулдан тибәләр. Арттан бәреп маташалар. Берсен сугып егам, икенчесен ботыннан тотып бәрәм. Озакка китте сугыш. Ярый әле авылда үсеп, күрше авылга виләсәпидтә йөреп, чаңгыда чабып җыйган түземлек бар. Йодрык сугышы иң югары ноктасына җитте. Минем ике аякка икесе, тагын икесе кулга ябышты. Шәрип җирдән торып миңа таба бар көченә кизәнеп сугарга килә. Күзләрен кан, нәфрәт баскан. Өсте-башы кып-кызыл үзенең. Болай ук килеп чыгар дип көтмәгән иде ул. Шакаллары алдында оятка калды бит. Хәленнән килсә, бу мизгелдә үтерергә дә риза иде ул мине.
Менә ул якынлаша. Дүрт көчеге дүрт җиремә ябышкан – ычкындырмыйлар. Хуҗаларының сугуларын көтәләр. Соңгы мизгелдә уң кулымны тартып алып, томырдым бәдбәхеткә. Утырды арт санына нәселсез татар! Шул вакыт, якамнан сөйрәп, мине дә җиргә ектылар.
Шәрип, ачуына чыдаша алмыйча, минем кабыргаларга тибә. Ботинкасы белән чигәгә дә бәргән иде, күз алларым караңгыланып китте…
Аңыма килсәм, теге мөртәт өстемә утырган да мине күзәтә. Айныганымны күреп:
– Ханиф, ты же маме не скажешь, – ди.
– Тор өстән! Мин – син түгел, әнигә әләкләргә! – дим. Ул тора, кулын сузып, миңа аякка басарга ярдәм итә. Көчекләре нота кәгазьләрен җыеп, папкага тутырып миңа сузалар.
– Мы же с тобой друзья, Ханиф!
– Шулай бит, – ди әнинең ахирәтенең юлдан язган малае, кулын сузып! Барысы белән дә саубуллашып, өйгә кайтып киттем. Сыдырылмаган бер генә җир дә калмаган минем. Бигрәк тә ирен, колак, кабырга тирәләре әрни.
Өйгә кайткач, тиз генә йокы бүлмәсенә сызмакчы идем. Әни күреп алды: «Ни булды, әллә тагын кыйнаганнар инде?!» – ди.
– Юк, таеп егылдым.
– Таеп егылган кешенең иреннәре дә, колак тирәләре дә сыдырылмый. Нәрсә булды инде тагын?
– Егылдым!
Әни күпме генә төпченсә дә, телне чишә алмады. Телевизор каравымны беләм. Бүген миңа әйбәт кенә эләксә дә, мин җиңүче идем. Үземнең куркаклыгымны җиңүче.
Укырга килгәндә, минем батырлык күпләргә билгеле иде инде. Классташлар, дөресен белмәкче булып төпченәләр.
– Булмады бернәрсә дә, – дим.
Дәрес башланырга бер ун минут кала Шәрипләр бандасы класска килеп керде. «Тагын нәрсә кирәк икән инде бу хайваннарга», – дип борчылып куйдым. Килеп кул биреп күрештеләр дә, Шәрип миңа:
– Молодец, Ханиф! Ты оказывается язык за зубами можешь держать, – ди.
Соңыннан аңлашылганча, әни подругасына: «Малайны кыйнап кайтардылар кичә», – дип зарланган. Үз чиратында Гөлсем апа да: «Минекен дә җимереп кайтардылар бит кичә», – ди икән.
Яңа елга хәтле йөрдем дә мин баян курсларына, көннәр язга авыша башлагач, ташладым. Фәрит абый, мескенкәем, ничә тапкыр өйгә килде. Әниләргә аңлата, мине үгетли. Имеш, мин, музыка мәктәбен бетерсәм, танылган баянист булачакмын. Мондый сиземләү, тоемлау сирәк кешеләрдә генә була, ди.
Әниләр каршы түгел. Аена 18 сум түләп йөртергә дә риза. Фәрит абый әйтә: «Җитәкчебез белән сөйләшәм, ярты бәясен генә калдырабыз быелга. Киләсе сезоннан бөтенләй бушка йөрттерәм», – ди. Тыңламадым мин олы кеше сүзен. Мәгънәсезлегем инде. Ә бит минем укытучым югары музыкаль белемле белгеч кенә түгел, иң яхшы татар баянистларының берсе булган.
Соңыннан, аңа кушылып, Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларның жырлавын телевизордан бик күп тапкырлар күререгә туры килде. Мин, горурланып, шатланып: «Менә ул – минем укытучым!» – дия идем. Рәхмәт сиңа, Фәрит ага, безне музыка серләренә төшендерергә тырышкан өчен! Мең рәхмәт!!
Шулай итеп, профессиональ баянчы була алмадым мин. Ләкин уйныйм, Ходайның биргәненә шөкер. Начар түгел, диләр.
 
Миңа багышлап яз
Без яшь чакта бар да шигырь, хикәя яза иде. Иң кимендә стена газетасында мәкалә чыгара. Чит илләргә, чит шәһәрләргә хатлар җибәрә, хат алыша. Мин дә бишенчедә бергә укыган Иске Казиле авылы кызына хатлар сырмалыйм. «Исәнме, Әсфәния. Хәлләрең ничек? Укуларың барамы? Без үзебез укып йөрибез инде. Нинди кино карадың да, нинди китап укыдың?» – дип, җыен килде-китте сүз тутырып язышабыз да язышабыз. Шунда туры гына: «Әсфәния карлыгачым, сине сагынуымны белсәң, үзең дә минем хәлләремне аңлар идең. Бу каникулга кайткач, үлсәм – үләм, ләкин сине күрмичә китмим. Көт мине, кадерлем», – дип язасы урынга, нинди кино карадың, имеш. Шуңа күрә Әсфәния миңа карамады да. Ул бит миннән затлы сүз көткәндер. Ә без – авыл гыйбадлары, тел яшерәбез. Кыюлык һәм фикер җитми. «Яратам» дип әйтсәң кеше көләр, дип куркабыз. Ул вакытта да, хәзер дә һәркемнең үз кайгысы икән бит.
Сигезенче класста укыганда, Таһир белән бертуктаусыз дәрестә сөйләшеп утырган өчен, мине Зөлфия янына күчереп утырттылар. Татар кызларының бөтен матурлыгын үзенә җыйган чибәр Зөлфия янына. Аның белән иң тәртипсез малайлар да «Зуля, Зулечка» дип кенә сөйләшәләр. Чибәр шул Зөлфия. Кап-кара чәч, зур матур күзләр. Сылу гәүдә. Бар нәрсәсе дә үзенә ятып, килешеп тора. Үлеп китеп гашыйк булдым бит мин, авыл гыйбады. Кем әйтмешли, Казан шәһәренә алдың керсә дә, артың кереп җитмәгән килеш тот та иң матур кызына гашыйк булып куй инде!
Зуляның такта янына язарга чыканын көтеп кенә торам. Аның һәрбер хәрәкәтенә, сүзенә, матур итеп вак тешләрен күрсәтеп, тулы иреннәрен ерып елмаюына мөкиббән китеп, сокланып утырам. Өйгә кайтсам да, күз алдымда – ул, мунча керсәм дә, аның сурәте килеп баса.
Иң курыкканым: үзе сизә күрмәсен тагын. Авылда калган Фәридә дә, Әсфәния дә, Суфия да онытылды. Юк алар. Бары тик Зөлфия – Зуля гына хәзер минем башта. Стена газетасына шигырьләр язып яткан җегетең, үз гомерендә беренче тапкыр мәхәббәт шигыре сырлады. Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим. Якынча болай иде ул:
Әй, Зөлфия, һәркөн сине күрсәм,
Сөюемнән сулыш кысыла…
Кара кашлы, кара чәчле карлыгачым,
Гашыйк булдым Казанның гүзәл кызына.
Шушы шигырьне сер итеп кенә Зөфәргә күрсәттем, чөнки ул үзе дә язып маташа.
– Әйбәт кенә чыккан ич бу, – ди, хәйләкәр күзләрен уйнатып.
Язмамны китап арасына кыстырып тәнәфескә чыктым, дөбер-шатыр килеп куышабыз. Уйныйбыз. Звонок тавышы. Кем беләндер көрәшеп ятып, тагын соңга калынды. Класска керәм.
– Наилә апа, урыныма утырырга ярыймы, – дип сорыйм.
– Юк, басып тор әле менә биредә, – ди укытучы, нәфрәт белән. Нәрсә булды икән? Андый-мондый күзгә чалынырлык кыек эшләрем дә юк бу арада?!
– Кара син аны! Ни рәтле укуы юк, ни рәтле тәртибе юк. Шул яшеннән мәхәббәт шигырьләре язып ята, оятсыз, – дигән иде, минем яраткан Зулям үксеп җибәрде. Карасам, Зөлфия елап шешенеп беткән. Минем өскә кайнар су сиптеләрмени. Оятымнан телсез калдым. Зөфәрне эзлим. Ул, минем күзгә чалынмаска тырышып, башын яшерә. Менә кем минем шигырьләремне алып биргән!
Зөлфия тагын шыңшып куйды. Наилә апага җитә калды:
– Әйдә директорга, – диеп, якамнан тотып, икенче этаждагы кабинетка алып кереп китте. Бу бүлмәгә мин атнасына бер-ике тапкыр болай да кереп чыга идем. Алары аның шуклык өчен, ә менә шигырь язып эләгүем беренче тапкыр. Бар икән күрәселәр!
Мәктәп директоры үзендә иде. Ә мин, булмаса гына ярар иде, дип, Ходайдан сорап киләм. Наилә апа белән мине күрүгә:
– Тагын нәрсә булды инде, Наилә ханым? – ди Рәшидә Мәрдәновна.
– Менә ни укуы юк, ни тәртибе, мәхәббәт шигырьләре яза башлаган, – ди класс җитәкчесе. Әйтерсең лә, сексуаль маньяк эләктергән. Кулындагы кәгазьне директорга суза. Рәшидә апа укып чыкты да котны очырып:
– Вон! Вон минем бүлмәдән, Наилә Заһитовна! Вон! – дип кычкырып җибәрде.
Класс җитәкчесе сызды тиз генә. «Димәк, мәктәп җитәкчесенең кәефе юк. Бетә икән газиз башкайларым», – дип торам.
– Хәниф, улым! Яз әле миңа багышлап мәхәббәт шигыре, язма шул җүләрләргә андый әйбер, – диеп кочагына алды.
Рәхмәт Сезгә, Рәшидә апа! Чын татар кешесе, татарның элитасы идегез Сез.
Татар милләтен чын күңелдән сөйгән Рәшидә Мәрдәнованы пенсиягә куып, әллә кайларда йөреп кайткан, татарча сөйләшергә дә җирәнә торган, әйтергә кирәк, балалар янына якын да җибәрергә ярамаган бер хатынны билгеләделәр. Мәктәп чүп оясына әйләнде. Директор бүлмәсенә җыелып, бу хатынның дуслары бәйрәм итәргә ярата торган булдылар.
Зөлфия белән шактый еллардан соң күрештек.
– Яз әле миңа багышлап берәр шигырь, – ди.
– Әллә берәү дә язмадымы? – дим.
– Берәү дә, – ди.
Наилә апаны бервакыт очрашуга чакырырга бардым. Мине танып алып:
– Иң яраткан укучым син идең, – дип күз яшьләрен сөртте.
Заманы шундый иде, нишлисең. Менә саклыйсы иде бүген үзебезнең татар заманын. Чөнки ул күңелгә якынрак. Кадерлерәк! Зөфәр әйтә:
– Хәниф, үпкәләмә инде, мин синең шигырьләреңне специально бирдем. Чөнки үзем дә гашыйк идем мин аңа, – ди.
Зөлфия чыннан да бик чибәр иде шул. Кирәгеннән артык чибәр. Хәзер дә искитмәле!
Мин генә мәхәббәт шигырьләре язуымны туктаттым.
Проза белән драма әсәрләре генә иҗат итәм. Чөнки безнең тормыш – үзе драма ул!
Мәхәббәт тә юк, үзе булмагач шигыре дә юк. Их, үлеп гашыйк буласылар килә, малай.
 
Их, Луиза фрейлина!

Без яшь чакта чишмә сулары да шифалырак, әрәмәлекләре дә куерак, болындагы печәннәре дә ат дугасы күмелерлек булып күтәрелә иде. Ул чакларда елга-күлләрен дә төшеп җитмәслек тирән, дип, хәтта урыны-урыны белән төпсез җирләре дә бар, дип сөйли иде өлкәннәр. Дөрестән дә шулай, җәй җитте исә, йә теге авылдан, йә бусыннан берәр кешенең, йә булмаса бала-чаганың батып үлүе, су анасы алуы турында күңелсез хәбәрләр килгәләп тора иде.
Мин үзем дә мәктәпкә укырга кергәнче, йөзә белмәгән килеш су коенырга китеп, бик аздан гына батып үлмәдем. Кызганды, ахры, мине су анасы. Бер гөнаһсыз сабыйны алмыйм инде, дигәндер. (Хәзер булса, кызганып тормас иде.)
Кызу, якты кояшлы көн… Эссегә түзеп булмый. Өлкәнрәк малайлар су коенырга төшеп баралар. Арадан берсе: «Әйдә, Хәниф, су коенырга барасыңмы», – дип чакырды да, иярдем.
Йөзә белмәүчеләр, яр буена якынлашкан саен туарыла барып, кайсы трусик-майкадан, кайберләре, гомумән, анадан тума килеш, чабып барып суга чумдылар. Мин дә су кырыена кердем. Бер-ике адым атлаган идем, тирән түгел, тездән генә. Тагын ике-өчне үттем – кендектән. Каршы ярга күп калмады. Егетләрнең бер-икесе миңа: «Кер әйдә, бәлкем, йөзеп тә китәрсең», – дип кычкыра. Мин дә куркак булып күренмәс өчен тәвәккәдем. Тагын бер генә адым атлаган идем, иң тирән чокырына туры килеп, төшеп тә киттем. Күзләремне ачам: тирә-юньдә вак балыклар йөзә. Үлән араларынан бакалар мине күзәтә. Ул да түгел, ниндидер зур гәүдәле җанвар пәйда булды. Миңа таба йөзеп килә. Бетүләрем шушыдыр инде, дим. Су анасы минем янга килеп җитте дә, башымнан сыйпап үтеп тә китте. Тагын тирә-юньгә күз салам. Өстә кояш балкыганы күренә. Яшисем килә бит! Сул яктагы ярга дүрт аякланып үрмәлим. «Хәниф батты, Хәниф!» – дип, мине коткарырга Акай Госманы йөзә. Гаҗәп, мүкәләп, тәки үзем чыктым бит. Ничек авызга су тулып тончыкмадым. Ничек батып үлмәдем икән, дип, хәзер дә аптырыйм.
Су астындагы гүзәллек күз алдымнан китми. Су анасының койрык болгап йөзеп китүләрнә хәтле бүгенгедәй исемдә. Шуңа күрә ант итеп әйтәм: бар ул Су анасы… һәм башка сирәк күренә торган җан ияләре дә… Берәрсе эчеп, йә көзән җыереп батып үлсә дә, без су анасына сылтыйбыз. Гаеп үзебездә түгел микән?
Тукта, нишләп бу турыда сезгә сөйлим соң әле? Исемә төште! Бүген бит мин Миләүшәмне үзебезнең авылга су коенырга алып килергә тиеш. Йөзәргә өйрәтәм, дип сүз дә биргән идем.
Ишек алдыннан бабай тавышы килә. «Улым, Хәниф, син кайда? Син кайда?» – дип, мине эзли. Урам якка җәелгән печәнне әйләндерергә кушадыр инде. Көн эссесендә печән әйләндерүләре бер дә рәхәт эш түгел ул. Тизрәк кичке ярау җитсен иде дә, күрше авылга таясы иде.
Бабай дигәннән… Бик уңган кеше ул үзе. Сугышта яраланып кайтса да, ат урынына эшли. Иң пөхтә ишек алды аныкы. Бөтен эш кораллары каралган, һәрберсе үз урынына эленгән. Бар да: «Зәйнетдин бабай тегене биреп тор әле, моны биреп тор әле», – дип аңа киләләр…
Сүз нәрсә турында бара иде әле? Әйе! Без яшь чакта өлкәннәр безне урманга утынга, йә печән чабарга җибәргәндә: «Балалар, уяу булыгыз! Бисмиллаһиегызны әйтергә, белгән догаларыгызны укырга онытмагыз. Бигрәк тә кара урманга керсәгез», – дип кисәтеп калалар иде. Кая инде ул! Укылган чакта укылгандыр, онытылганда – төшеп калгандыр. Мәктәптә, Аллаһы тәгалә юк, дип өйрәтәләр. Картлар исә: «Алай дип сөйләнмә, телең черер», – дип куркыталар. Нишләргә дә белгән юк. Бик яшь идек шул әле без. Ни сөйләсәләр дә, тиз ышана идек. Тормышка җиңел карый торган, борынга кызлар исе кереп, иләс-миләс килеп йөргән чаклар. Ничек батыр булырга да, ничек матур булырга дип йөргән чак. Җәренгә дә колхозда хезмәт көннәренә түләсәләр, өскә-башка җүнлерәк кием алырга кирәк. Өлкәннәр алдында чын җегет булып күренәсе килә бит. Хәзерге заманда безнең ул кыланмышны «естественный отбор» дип атыйлар бугай. Шул «отбор» дигән нәрсә безне дә яхшырак яр сайларга, үзеңә насыйбын эзләргә этәргәндер, күрәсең.
Минем күңелдә үзебезнең авыл кызлары кайгысы юк хәзер. Миңа дигән «отбор»ны Ходай тәгалә ерактанрак билгеләгән. Кара урман уртасындагы авылда минем отбор. Миләүшәдән гайре күзгә беркем күренми. Бармы алар миңа, юкмы. Чибәрме алар, чибәр түгелме, миңа барыбер. Уңганнармы, уңмаганмы – кызыксындырмый. Күз алдымда Миләүшәм генә. Төз буйлы, озын толымлы, кара кашлы, матур күзле Миләүшә генә. Барысыннан да чибәррәк, барысыннан да уңганрак шул минем сөйгәнем. Әкияттәгедәй сылу кыз инде менә. Минем «отбор». Көнләштегезме? Көнләшүен көнләшегез, күз генә тидерә күрмәгез!
Ишек алдында яңадан бабай тавышы килә: «Улым, дим, кая соң син? Печәннәр көймәсен, әйләндерергә кирәк», – ди. «Хәзер инде, бабай», – дип кычкырам.
Минем бабай беренче бөтендөнья сугышыннан «тавык тәпие» тагып кайткан кеше. Аны инде ул, әлбәттә, чын мөселман буларак, авылга кергәнче генә күкрәгенә элгән. Юлда бу тимер кисәге белән поездына, пароходына утыруы җиңелрәк булгандыр, күрәмсең. Герой бит! Әмма үзенең туган авылыңа тәре тагып кайту… Аллам сакласын!
Миңа ул үзе күргән, ишетеп белгән төрле кызыклы хәлләр, әкиятләр сөйләргә ярата иде. Әллә мин бирелеп тыңлаганга, әллә үзе дә сөйләргә яратканга, буш вакыты килеп чыктымы, ул миңа берәр мәгънәле вакыйганы бик тәфсилләп сөйләп бирер иде…
– Менә, улым, тыңла әле, – дип башлый торган иде ул сүзен. Мин, Советлар Союзы Герое булырга җыенып йөргән малай, күбрәк аның сугышта күргән хәлләрне сорашырга ярата идем. – Шулай окопта ятабыз, улым. Таң атып килә. Минем янда Арча җегете Мөхәммәтҗан. Каршыда – кара урман. Анда нимыч гаскәрләре тулган. Нәрсәдер эшләргә җыеналар. Кояш чыкканнан бирле урман әтәчләре кычкыра. Герман солдатлары исә бер-берсенә кыр кәҗәсе булып мәэелдәп хәбәр бирәләр. Димәк, ниндидер этлек әзерлиләр. Ике күзебез каршы якта булса да, шыпырт кына сөйләшеп ятабыз. Якташым бик хыялый җегет иде. «Әй, Зәйни кордаш! Кайтасы иде хәзер туган якларга да үзебезнең кыр-басуларга чыгып, чабасы иде печәнен. Күтәреп эчәсе иде әнкәйләр әзерләп җибәргән әйрәнен. Кичен аулак өйгә кызлар янына чыгар идек. Анда мине Миңлесарам каршы алыр, бер почмакка елышып утырып, бер-беребезнең йөрәк тибешләрен тыңлар идек. Их, шуннан да зуррак бәхет булмас иде», – дип әйтеп бетермәде, дошман снаряды килеп төшеп, җанкисәгем Мөхәммәтҗанны тетеп тә ыргытты. Минем сул кулым белән күкрәгемне чәрдәкләде, каһәр суккан бомба. Якташымның кисәкләрен җыеп җирләделәр дә мине шифаханәгә озаттылар.
Ике айдан соң тагын сугышка. Озак та үтмәде, чорналышта калып пленга да эләктек. Ләкин безнең бәхет булган икән. Башта, ниндидер шәһәр сыман нимыч авылына куып китерделәр дә, концлагерьга кертеп яптылар. Ничә атна юынмаган, рәтләп ашаган юк! Үзебездән тәмуг исләре килә. Өстебездәге хәрби киемнәр капчык кебек салынып төште…
Көннәрнең берендә, Ходайның рәхмәте, таза гына гәүдәле бер нимыч крестьяны килеп, әсирләр арасыннан үзенә хезмәтчеләр сайлап йөри башлады. Үзенә тылмач та иярткән.
– Татарлар бармы? – дип сорый нимыч. Беткән баш беткән. Монда бетләп, ачлыктан интегеп үлгәнче, дип: «Я татарин!»– дип кычкырам. Сафтан чыгарып та бастырдылар. Шулай итеп, безне, дүрт өтек татар җегетен, нимыч әфәндесе үзенең хуҗалыгына алып кайтып та китте.
– Бабай! Ул немецлар нишләп шулкадәр явызлар икән соң?! Сезне нык җәберләгәннәрдер инде алар. Кинода ни генә кыланмыйлар, кабахәтләр!– дип куям нәфрәт белән. Бабай авыр сулап куйды да, сүзен дәвам итте.
– Булгандыр, улым! Алар арасында да кансызлары булгандыр, тик безнең хуҗабыз түгел! Бик нык атлар ярата торган кеше булып чыкты ул. Безнең татар халкы кебек үлә дә китә иде инде шул бахбайлар өчен. Икебезне шул изге хайваннар карарга билгеләде. Калган икебез умарта кортлары карый, печән җиткереп тора.
– Нимычлар ничек яши соң, бабай? Әйбәтме? – дим.
– Бик әйбәт, улым! Аның ике йөз гектарлап җире бар иде. Кырыклап аты. Унлап дуңгызы. Утыз оя умарта корты. Кечкенә генә сыр-колбаса заводы. Үзе, хатыны һәм кызлары фрейлин Луиза, – дигәч, бабай, их, дип, көрсенеп тә алды. Нигә икән? Әллә теге фрейлин Луиза белән…
– Бабай, бабай, ә теге Луиза фрейлины матур идеме соң? – дип сорыйм, түземлегем бетеп. Зәйни карт пөхтә итеп төзәтелгән ап-ак сакалын сыйпады. Күзләре ялкынланып куйды. Бер ноктага текәлеп, нимыч кызын күз алдына китереп алгач:
– Чибәр иде шул, улым, – диде. Мин хәзер үземнең дәү әни өчен гарьләнәм.
– Әбидәндәме? – дип сорыйм.
– Тәтәңнең, улым, үз чибәрлеге инде, фрейлин Луиза үзенчә гүзәл иде, – ди бабай моңсу гына. Шуннан нидер исенә төшкән кебек селкенеп куйды да, миңа таба борылып:
– Кара аны, тәтәңә сөйли күрмә тагын. Әйтсәң, тотам да матаеңны сарайга бикләп куям. Менә чабарсың аннары Миләүшәң янына мич башына, – дип кисәтте. Мин бабайның бу кыланмышыннан рәхәтләнеп көлдем. Үз бабаңны разве сатасың инде. Гомумән, безнең нәселдә кеше күрсәтүче юк. Авылда бездән башка да җитәрлек алар.
– Юк инде, бабай, җегет кеше җегетне аңлый инде ул. Кайгырма, беркем дә белмәс, – дип тынычландырам. Бабай сүзен дәвам итте.
– Безне беренче көнне үк мунча ягып кертте хуҗа кеше. Солдат киемнәребезне өеп яндырды. Чиста урында гына йоклыйбыз. Яхшы ашаталар. Айлар буе эт тормышы кичергән кешеләрнең, бу халәтен аңлар өчен, улым, үзеңә шул юлны үтәргә кирәк. Тик Ходай тәгалә сезгә без күргәннәрне күрергә язмасын, – дигәч, күзеннән бәреп чыккан яшьләрен кул яулыгы белән сөртеп алды.
– Димәк, алар сине бик рәнҗетмәделәр?
– Кая инде рәнҗетү! Аларның зур имән өстәлләре бар иде. Иң түргә хуҗа үзе чыгып утыра. Аның каршына хатыны. Аннан фрейлин. Аннан без – дүрт татар солдаты. Үзләре нәрсә ашый, безгә дә шул! Бернинди кимсетү юк. Хәтта ул безне кызгана да иде. Төрле ымнар, хәрәкәтләр белән: «Борчылмагыз, исән булсагыз, туган илләрегезгә дә әйләнеп кайтырсыз», – дип юата да иде.
Үзебез дә хәл кергән саен тырышыбрак эшләдек. Ат сарае кайбер урыс туганнарның өеннән дә чистарак булыр иде. Бал да май, ите дә казылыгы, сыры да салаты өзелмәде безнең авыздан. Җәннәт инде. Илдә күрмәгәнне.
– Ә фрейлин белән ничек аралаштыгыз соң? – дип сорыйм, тыела алмыйча.
– Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты инде, улым! Башта өстәл артында күз карашлары… Аннан, сәбәп табып, безнең янга килеп, эшләгәнебезне карап тора иде. Кофе-чәен китерә үзенчә. Без дә ул арада яхшы тормыштан матураеп, көрәеп киттек. Кояшта янган чутыр кара тән. Дөрес, әтисе нидер әйткәли торган иде яшь фрейлинга. «Алар кайтып китәсе хәрби әсирләр. Бик чуалып йөрмә, кызым», – дигәндер.
Солых төзелгәнче бер елдан артык аларда яшәлде. Киткәндә елап, күз яшьләрен түгеп калды җанкисәгем. Үзләренчә: «Кире кил, көтәм, мәңге көтәчәкмен», – дип өзгәләнде. Әйбәт кешеләр иде. Киң итеп, үз кадерләрен белеп яшиләр иде, улым. Мин дә «Кайтам да, туганнарымны күргәч, кире әйләнеп киләм», – дип саубуллашкан идем. Кая инде ул! Башланды ыгы-зыгы! Революция, гражданнар сугышы. Крестьяннарны талау! Күп кан коеды Рәсәйдә! Нимычлар да кирәкмәде. Үз-үзен суйды-куйды урыс. Котыра-котыра, ярсый-ярсый суйды! Ярый, улым, күбрәк сөйләп ташладым, ахры, керим әле мин, – дип, бабай урыныннан кузгалды.
– Бабай, бабай, тукта инде, тагын ни дә булса сөйлә инде, – дип, бабамны урынына кире утыртам.
– Менә улым, син «бизбашка» тегендә монда чабасың, тик тормыйсың. Бусы гыйбрәт өчен! Юлга чыкканда хәер-дога белән кузгалырга кирәк. Әгәр ышанмыйсың икән, тыңла! Синең кебек дәртле, яшь чагым иде. Көз көне берүземә юлга чыгып китәргә туры килде. Әнкәй мәрхүмә артымннан: «Улым, бисмиллаһиеңны әйтеп, белгән догаларыыңны укып йөр», – дип кисәтеп калды. Мин: «Ярар», – дидем дә оныттым. Ул вакытта кул хезмәте бик күп иде. Арылган да… Ат арбасы шыгырдаган көйгә уйланып бара торгач, оеп кителгән. Болында әтиләр көтә. Алар әзер печәнне биек иттереп төйиләр дә, мине кайтарып җибәрәләр иде. Бушатам, тагын әйләнеп киләм. Бу юлы да алар янына ашыгуым. Ара да ерак түгел. Ун-унбиш чакрым гына. Идел ярында. Бара торгач, әйтеп торам бит, йокыга талганмын. Берзаман ат кешнәгән тавышка уянып тирә-якка күз салсам, адашканбыз. Дөм-караңгы урман эче… Нишләргә дә белмим. Кая килеп эләккәнемне дә төшенә алмыйм. Ниһаять, эзләнә торгач, арба эзләре калган юлны таптым. Атны авызлыгыннан тотып шунда чыгарам. Бара торгач, урман бетте, ниндидер кырга чыктык. Тик атым гына барырга теләми. Нидер сизенә. Еракта авыл утлары күренде. Озак та үтмәде, гармун уйнаган, марҗалар җырлашкан тавышлар колаккка керә башлады. Атымның һич кенә дә барасы килми, үзе бертуктаусыз пошкыра. Мин аның саен бер гаепсез хайванга җикеренәм. Ул да түгел, бер көтү урыс-марҗа килеп чыгып, җырлап-биешеп минем арбага менеп тә тулдылар. Атым кара күбеккә батты. Үзем белер-белмәс урысчаларым белән тегеләргә эндәшеп карыйм, җавап бирүче генә юк. Җен-пәриләр шулай килеп чыгып, юлдан яздыралар да, кешеләрне адаштырып үтерәләр икән, дип сөйли торан иде әти. Нишләргә соң? Искә төште! Аты-маты белән сүгенергә кирәк! Мин бөтен белгәнемне, өлкәннәрдән өйрәнгәнемне эшкә җиктем. Җен-пәриләр ничек пәйда булсалар, шулай ук юкка да чыктылар. Ты-ыр! дип атымны туктатам. Кайда икән без, дим. Яхшылабрак тыңласам, дулкын тавышлары да килгән кебек. Бу вакытта атым да тынычланып, үлән уртлый башлады. Мин алга атлыйм! Йә Ходаем! Каршыда упкын! Иделнең текә ярыннан очарга биш-алты адым гына калган.
– Әгәр аска очсагыыз, ни булган булыр иде, бабай? – дим, мәгънәсез сорау бирүемне дә аңлап җиткермичә.
– Атаң башы булыр иде, – ди бабай. Аннан өстәп:
– Син булмаган булыр идең, синең атаң да тумаган булыр иде, – ди.– Сөякләребезне дә җыеп ала алмаслар иде. Менә шулай, улым, дөнья! Өлкәннәрнең сүзенә колак салмыйбыз шул без! – дип, бабай сүзен бетерде. Аннан җайлап кына урыныннан торды да: «Ярый, улым, тәтәң янына кереп, берәр чынаяк чәй эчеп чыгыйм әле мин, – дип өйгә юнәлде. Үзе әкрен генә атлаган көйгә: «Их, Луиза фрейлин, Луиза фрейлин», – дип кабатлый иде. Тәтә кызганыч! Ниндидер нимыч марҗасына алмаштырсыннар әле.
Тәтә дигәннән… Безнең тау ягында өлкән яшьтәге әбиләрне, дәү әниләрне күбрәк «тәтә» дип йөртәләр. Бу сүз каян килгән, дисезме? Бабайның сөйләве буенча, әллә шунда гарәптәнме, әллә фарсыданмы… «Тат» ул – өлкән, зур дигән сүз икән!
Үзем печән әйләндерәм, үзем бабай сөйләгән фрейлинны күзалларга тырышам. «Их, барып бер күрәсе иде шул Луиза туташны. Җиткерәсе иде бабайдан чуктин-чук сәлам! Ул мине ачуланса! Синең бабаң алдакчы булып чыкты, килмәде, дисә! Мин дә әйтер идем аңа: «Ул күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын», – дияр идем. Аңлар идеме микән? Бабай йөргән урыннарны күрсәтер идеме икән?! Бәлкем аның да минем кебек оныклары бардыр? Әбиләренә ошаса, чибәрләрдер әле! Фрейлиннар! Күз кырые белән генә булса да күрәсе иде шуларны. Юк булмый! Минем гүзәлем – Миләүшәм бар шул! Мин аны беркемгә дә алыштырмам… Тик шулай да бабайның фрейлинын кунакка чакырасы иде. Булмый икән! Әби кызганыч. Әби дә кызганыч, фрейлин да. Ярый, Ходай шулай язгандыр инде.
Кереп җыенырга кирәк. Миләүшәм көтә торгандыр. Их, Луиза фрейлин, Луиза фрейлин!
 
Әйдәман
Без яшь чакта кошлар да өздеребрәк сайрый, чишмәләр дә челтерәбрәк ага иде... Хәзергедәй муллык булмаса да, тормыш та кызыклырак, дөнья да серлерәк иде. Тагын… мәхәббәтнең дә чыны бар иде әле ул заманнарда...
Кешеләр генә түгел, мал-туар, кош-корт, җәнлекләр дә үзләренчә чынлап торып сөешә белә иде...
Безгә – малай-шалайга да әллә ни күп кирәкми. Уйнасаң, аклар-кызылларга  бүленәсең дә сугыш-сугыш уйныйсың. Боз ныгуга, буага төшеп, үзебез ясаган кәшәкәләр белән туп куабыз. Язгы ташуларда көймә йөздерәбез. Эт булып арып, муеннан пычракка батып, кайтып егылабыз. Дәрес хәзерләргә вакытыбыз  да  калмый.  Я  булмаса,  «дур»га  төшеп,  яңа  туган тайларны карашабыз. Кайсысы чапкын, кайсысы йөк аты буласын билгеләмәк булып, бәхәсләшеп бетәбез. Әйтергә онытып җибәргәнмен: «дур» диеп кәнүшнине әйтәләр безнең якта. Кайсы вакытта «ат абзары» да  диләр.  Шунда бахбайлар ауный-ауный  кышкы  йоннарын алыштырганда, ябага җыябыз. Аны тире җыючыга тапшырып, кытайски фонарьларга батарейлар аласың.
Ул гына түгел әле, атлар янына төшүнең тагын бер зур сәбәбе бар. Ул да булса – яраткан колыныбыз, якты дөньяга тудырганда әнисе гүр иясе булып, ятим калган бик матур таебыз!
Дәресләр бетеп, өйдә ашап-эчкәч, әниләр кушкан эшләрне эшлибез дә шунда чыгып чабабыз. Кулыбыздан йомшак печән ашатабыз, сөтне дә шешәдән имезәбез. Ятимә бит – кызганыч! Үзе шундый матур, шук, наян тагын! Коңгырт төстәге йоны елкылдап тора. Чем-кара яллы, шундый ук койрыклы, маңгаенда ап-ак кашкасы булган бик гүзәл ат кызы иде ул. Үсә, ныгыйрак төшкәч, без аңа атланып кәнүшни ишегалды буйлап әйләнеп тә килгәли идек. Тора-бара ул бөтенләй кулга ияләшеп бетте. Чакырсаң, килә, ияртсәң – артыңннан калмый йөри. Үзебез тәрбияләп үстергәнгәме, бик ярата идек бәләкәчне. Исемен дә, маңгаендагы тамгасын искә алып, «Кашка» дип куштык. Ул да безне үз итә. Түземсезләнеп көтеп ала. Әллә каян ук тавышларыбызны танып, бөтен тирә-юньне яңгыратып кешнәп җибәрә малай! Үзенчә: «Тизрәк килегез инде, сездән башка күңелсез», – диюедер инде.
Вакыт уза торды, безнең гүзәл Кашкабыз да үсеп җитте. Озын торыклы, баскан урынында биеп, янып тора. Кайсы вакытта безне күрү шатлыгыннан уйнаклап чабып та китә. Ә озын керфекле күзләре шундый зур, акыллы. Әйткән һәрбер сүзебезне аңлап бара. Кил, дисәң – килә, кит, дисәң – китә. Ә бөтен ишек алдын тутырып кешнәп җибәрсәме? Андый матур тавышлы атлар бүтән җирдә юктыр кебек тоела безгә.
Һәрбер җүнле кәнүшнидә бахбайларның үз әйдәманнары була. Ә бездә нәселле айгыр Пират иде ул. Аны дүрт-биш ел элек әрмиядән исәптән чыгарып кайтардылар. Ул чакларда, хезмәттәге атларны, вакытлары чыккач, колхоз-совхозларга нәсел яхшыртырга җибәрә торганнар иде.
Пират төшеп калган «ир»ләрдән түгел иде түгелен! Яңарак кына туган колыннарда аның чалымнарын күрәсең. Байтак тайларга әти булган айгыр ул. Ни шәләй-вәләй! Рәхмәт аңа безнең авыл чапкыннарының канын яңартып җибәргән өчен. Безгә тиз йөгерә торганнары да кирәк. Аның элеккеге тырышлыклары аркасында инде менә ничә ел рәттән Сабан туенда беренче урын – безнеке! «Достойный ат ул», – ди минем Мәүлетдин абый, тикмәгә түгелдер.
Тик соңгы елларда бераз биреште әле ул. Картаебрак китте. Бияләргә дә әллә ни исе китми, битараф кылана башлады. Тик безнең гүзәл Кашкабызга гына түгел. Аны күрде исә, әллә нишли, бөтен тынычлыгын югалта бәгырь! Без малай-шалай да моны сизеп алдык. Юри, тегене уятып җибәрер өчен, Кашкабызны җитәкләп аның янына китерәбез. Пират дурны яңгыратып кешни, пошкырына, аран эчендә урын табалмый. Тибенә, иреккә чыгарга омтыла. Шулай булмый ни: безнең Кашка чибәр шул!
Мал караучы Габдулла абый гына:
– Йөрмәгез әле заслужынный атны котыртып, – дип, безне куалый да чыгара.
Без барыбер канәгать,  атыбыз  белән  чын  күңелдән  горурланабыз. Чибәр лә ул безнең Кашка!
– Кашкага ир куенына керергә иртәрәк әле, – ди минем дус малай Рөстәм. – Тагын ярты елдан әзер була, дип әйтте әти, – дип тә өсти.
…Ниһаять, ул ярты ел дигәннәре үтеп тә киткән икән. Беркөнне тышта Рөстәм сызгыра. Чыксам, ул ашыга-кабалана:
– Әйдә,   тиз   бул!   Бүген   Пиратны   безнең   Кашкага сикертәчәкләр! – дип кычкыра.
Озак уйлап торырга вакыт  юк, әби ясап биргән сөтле чәемне дә онытып, Рөстәм белән су буена йөгердек. Яшь колыннар кебек уйнаклаша-уйнаклаша, кешни-кешни, кушаяклап чабабыз. Хәтта, мыйхылдашып тибешеп тә алабыз. Читтән карап торсаң, малай, чын бахбайлардан ким түгел үзебез дә.  Безнең ачуны чыгарып, тагын өч-дүрт  малай  иярә.  Алары  гына  җитмәгән  иде – Сәлахиләрнең сипкелле Наҗиясе белән кәкре сыйрак Оркыя да тагыла. Әй җен ачулар да чыкты инде шунда! Чыкмыйча соң, йөрмәсеннәр малайларга ияреп, юк нәмәстәләр! Ат сикерткәнне карау – рәзве кызлар эше? Рөстәм, нәфрәтен тыя алмыйча, тегеләргә:
– Яле, калыгыз әле, ирдәүкә тәреләр! – дип кычкыра.
Кая  ул  безне  тыңлау!  Бераз  туктап торган  булалар  да  тагын  иярәләр.  Алар  белән  кабат әрепләшеп торырга вакыт юк. Ашыгабыз. Соңга калуыбыз бар.
Без килеп җиткәндә, ирләр Кашканы су буена алып чыкканнар иде. Көтүче Гарәфетдин абый, Рәстәмнең әтисе инде, йөгәнен үзе урап тоткан. Кашка безнең тавышларны ишетеп, каерылып карады да: «Болар мине нишләтергә җыена соң, җибәрсеннәр, әйтегез әле, зинһар», – дигән сыман, кызгандырырлык итеп кешнәп җибәрде.
Без яраткан бахбаебызның башыннан, муеныннан сыйпыйбыз. Ул тынычланган, сабырланган кебек булып китә.
Тынлыкны бозып, кәнүшни эченнән Пиратның дулап аваз биргәне ишетелә.
Габдулла абзый безнең төркемгә күз төшереп алды да, кызларга карап:
– Барыгыз, өйләрегезгә таегыз әле, чәчбикәләр. Сез генә җитмисез монда! Хәзер колакларыгызны кисәм, – дигәч, кызлар чыр-чу килешеп, теләр-теләмәс кенә кайту юлына борылдылар. Безгә дә тимәсәләр ярый инде, дип борчылып торган идем, сүз әйтүче булмады -– җегет булуыма тагын бер тапкыр шатланып куйдым. Рөстәм минем колакка пышылдый: «Кусалар да, кайтмый идем мин», – ди. Аңа җиңел ул: әтисе биредә бит! Карап торып малаен куалап кайтартмас.
Шулай итеп безгә бәйләнүче булмады. Иркенәеп китеп, яңадан Кашка тирәсендә кайнашырга керештек.  Кемдер танау астын кашый,  кемдер чирәм өзеп каптырган була.
Гарәфетдин абый түзмәде:
– Малайлар, әз генә тегендәрәк, читкәрәк китегез, – диде. – Хәзер айгырны ычкындыралар, йә берәрегезне тибеп очырыр.
Без кырыйгарак кагылабыз. Куып кына кайтармасыннар. Ну күргән галәмәтләребезне сөйләп, бөтен мәктәпне шаккаттырабыз инде иртәгә! Шул арада Рөстәм әтисен тәнкыйтьләп тә ала: «Җангаллый әти. Пиратта тибеп очыру кайгысы юк бүген», – ди.
Рөстәмнең әтисе атны йөгәненнән тагын да ныклабрак тотты да: «Әйдә, Мәүлетдин, җибәр!» – дип кычкырды.
Ат абзарыннан кешнәштергәләп, пошкырынып, нәсел айгыры Пират атылып чыкты. Кашкага: «Менә кара! Мин нинди көчле, дәртле», – дигән кебек, арткы аякларына басып, тагын да катырак кешнәп җибәрде. Шуннан соң бия тирәли әйләнеп чыкты, аны иснәштерә башлады.
Миңа кызык та, абзыйлар алдында уңайсыз да. Кая барасың инде: күрәсе килә бит!
Айгыр күзгә күренеп үзгәрә башлады. Рәфкать дигән иптәшебез түзмәде:
– Ай-яй малай! – дип куйды.
Пират әйләнә дә тулгана, Кашкабыз тирәсендә бөтерелә.
Рөстәм, исе китмәгәндәй кыланып, миңа пышылдый:
– Мин мондыйларны гына күргән бар инде, – ди. Аннан минем аптырап калган чыраема карап, юатып куя:
– Иң кызыгы алда әле.
Кашка мондый ыгы-зыгыга бер генә дә риза түгел. Пиратны санга сукмаска маташа. Я тибеп җибәрә, я тешләп ала. Гарәфетдин абыйның кулыннан ничек тә ычкынып китәргә итенә.
Айгыр беравык тынычланып тора да яңадан «этләнә» башлый. Тик эше чыкмый гына бит! Кашкабыз кушаяклап ярсып-ярсып тибә хәзер. Ай-яй, бу хәтле дә күралмас икән әй!
Шактый азаплангач, Пират та, өмете өзелеп, тынычланып калгандай булды. Шул тиклем тешләсәләр, типкәләсәләрме? Мин әллә кайчан өйгә кайтып киткән булыр идем инде.
Гарәфетдин абый да, сукрангандай:
– Кәҗәләнә, зараза, – дип куйды.
Шулвакыт кәнүшни ягыннан бүтән ат  кешнәгәне ишетелде.  Бу тавышктан җанланып киткән Кашка колакларын уйнаткалап алды, үзенчә җавап та бирде. «Мин биредә, чыгып күр әле», – диде ахрысы. Дур эченнән яңадан хәбәр килә. Бу – Пиратның улы, яшь айгыр Очкын тавышы иде.
Гарәфетдин абзый сыкраулы тавыш белән:
– Моңардан  булмас,  ахрысы,  җегетләр.  Бәлкем  Очкынны сынап караргадыр, – дип куйды.
Мәүлетдин абый исә:
– Яшь бит әле, тәҗрибәсе дә юк. Очлап чыга алыр микән соң? – ди.
– Тәвәккәллик. Булса булыр, булмаса – юк инде, җегетләр, – ди Рөстәмнең әтисе.
Мәүлетдин абый, шуны гына көткәндәй, аран ишеген барып ачты да эчкә кереп  китте. Аннан кешнәп, уйнаклап Очкын килеп чыкмасынмы! Борын тишекләре киерелгән.  Әйтерсең лә  аннан  пар  түгел,  ялкын  бөркелә.  Кашканы күргәч,  тыпырдап  биеп тә алды әле. Бераздан бөтен дөньяны яңгыратып тагын кешнәп җибәрде. Ә Кашка башын игән, күзен яшергән була. Сипкелле Наҗия диярсең.
Пират, көндәшенең үз улы икәнен күреп, тояклары белән җирне тырный башлады. Аннары кинәт башын югарыга чөеп, давыллар куптарып Очкын тарафына омтылды. Нәрсә булыр икән? Яшь айгыр кушаяклап тибеп җибәрмәсенме! Ләкин әтисенең гәүдәсенә ник бер тоягын тидерсен. «Әти, якын киләсе булма», – дип кисәтүе генә иде ахрысы. Пират үз хәлен аңлады шикелле: кинәт кенә башын аска иеп, аранына таба юыртып китте.
Ниһаять, Очкынның сәгате сукты... Кашкабызның сыртын ышкыштыргалап алды. Әйләнде, тулганды. Иреннәрен җыерып, Кашканы иснәштерде. Ни булыр икән хәзер, дип көтәбез. Кашка да нигәдер тибенми башлады! Бигрәк, җебеде дә төште инде Очкын алдында. Үзе борылып-борылып: «Нәрсә булыр икән инде», – дигән кебек, зур матур күзләре белән койрыгын караштырган була…
Менә Очкын, ыжгырып, Кашкабызның өстенә сикерде. Бичаракай яшь айгырның авырлыгыннан сыгылып куйды.
Гарәфетдин абый тәмәкесен җиргә төкерде дә:
– Юк, авызлый алмый инде. Тәҗрибәсе юк, –  ди.
Мәүлетдин абзый аның белән килешми:
– Ашыкма! Барыбызның да башыннан үткән хәл.
Гарәфетдин абый тагын «черт» иттереп җиргә төкерде:
– Мәүлетдин, нәрсә карап торасың? Үзең юнәлт инде алайса!
Өлкәннәрнең тәҗрибәсе җитәрлек булып чыкты. Ниһаять, абзыйлар җиңел сулап куйды.
Яшь айгырның бөтен тәне буйлап дулкын-дулкын калтырау узды.
Мин, Кашкага бераз гына үпкәләп, өйгә кайтып киттем. Ул безнеке түгел иде инде хәзер.
Көннәр язга авышканда, авызын җәеп, безгә Рөстәм килеп керде.
– Чык әле, тиз бул, – ди.
– Ни булды?
– Кашканың кызы бар, – ди Рөстәм, зур авызын шатлыгыннан тагын да ныграк җәеп.
Без тагын җай чыгуга, көн дә дурга чабарга тотындык. Ай-яй матур инде, малай, безнең таебыз. Әнисенә охшаган – койган да каплаган менә. Исән булсак, аны да үзебез карап үстерәбез әле. Исемен дә Рөстәм белән без куштык – Йолдыз.
Менә шулай итеп, Очкын – әти, Пират бабай булды.
Кызганыч, хәзер Пират та, Очкын да, Йолдыз да юк инде. Атларның гомере кешенекеннән күпкә кыска шул…
Бахбайлар җигеп, җир җимертеп, ут уйнатып йөргән авылдаш абыйларым да юк инде бүген.
Ә кайчагында колагыма Кашканың яңгыратып кешнәгәне ишетелгәндәй була.
 

Рәдиф Сәгъди


Фото: https://ru.freepik.com/


Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укыгыз.

Комментарийлар