Логотип «Мәйдан» журналы

Бер шакмак шикәр (ахыры)

Ләйлә белән ЛәбибНургали картны зур саклык белән Алатау хакименең машинасына күчерделәр. Аны озата барырга улы белән Пауль Зильберт алынды. Соңгы берничә елда тән сакчысыннан башка бер адым да атламаг...

Ләйлә белән Ләбиб

Нургали картны зур саклык белән Алатау хакименең машинасына күчерделәр. Аны озата барырга улы белән Пауль Зильберт алынды. Соңгы берничә елда тән сакчысыннан башка бер адым да атламаган Борһановны әллә җен алыштырды – «шкаф»ын эткәләп «Ланд Краузер»ына утыртты.
– Фронтовикның иминлеге өчен башың белән җавап бирәсең, – дип кисәтте ул аны. Чынлыкта, хакимне сугыш ветеранының сәламәтлеге тамчы да борчымый, аңа ничек тә татарча сөйләшүче алман кызы белән аңлашырга кирәк. Шушы минутта үзе өчен кайбер нәрсәләргә ачыклык кертү сулар һавадан мөһимрәк. Бик күпләрнең өлешенә кереп баеган, байлыкка табынудан башканы белмәгән зат бу мизгелдә уңай җавап ишетер өчен әллә ниләр бирер иде.
– Син чәчүчеләрең янынадыр бит инде? – дип сорады ул Хафиздән. Күктимер җитәкчесе Нургали карт артыннан бармагае дип шикләнде.
–Уттай эш вакытында шунда бармый ни, – дигән җавап ишеткәч, җиңел сулап куйды. «Малае да үзе белән олакса, әйбәт булыр иде дә, кызыннан калмас шул», – дип фикер йөртте. Уйлаганы рас килде, Ләбиб кунак кызына иярде. Әнә, инде «Мерседес»ларының ишеген ачалар, ашыгырга кирәк.
– Мине дә яныгызга сыйдырмассыз микән? – диде ул шат елмайган кыяфәт чыгарып. Кунак кызының үтергеч карашы гүя гәүдәсенең һәр күзәнәген өтеп алды. Сер бирергә ярамый инде. Бу очракта аның кубызына биеп йөрүчеләр белән аралашкандагы әмер тоны бөтенләй ярамый. Югарыдагыларның гына салпы ягына салам кыстырырга күнеккән кала хакименә киң күңеллелек күрсәтергә туры килде. Шофер янәшәсендәге алгы утыргычка утырган җиреннән башын борып, йөзендәге елмаюын сүндермичә, артта утырган яшьләргә сүз катты:
– Мин Илнар абыегыз булам. Ләбиб белән без таныш инде. Сезне кем дип белик, чибәр кыз? – Алман кызы җавап кайтарырга җыенмый, иреннәрен турсайтып, күз карашын машина тәрәзәсе аша каядыр читкә төбәгән дә, тавышсыз-өнсез утыра бирә. Ләбиб кызның кыланмышына исе китеп, әле аңа, әле Илнар Караматовичка карый. Берни аңламавы чыраена чыккан. Бу мизгелдә машина салонында үзен иң уңайсыз хис итүче ул иде. «Ни өчен район хакимен күрсә дә, күрмәмешкә салыша, алай гына да түгел, күралмаган кешесен очраткандай кылана?» – дип баш ватты ул. Егетнең бар диккате әүвәл Нургали абзасы белән булып узган хәлләргә, ә хәзер сөйгән кызының кыланмышына юнәлтелгәнлектән, ул аларның төс-битләренә җентекләп күз салырга, искитмәле охшашлыкны чагыштырып карарга уйламады да. Мондый чакта маңгай күзе – ботак тишеге шул. Илнар Караматовичның күңелендә шик калмаган иде – язмыш егерме елдан соң аны үз каны, дәвамы белән очраштырды. Чибәркәй, әнисе сөйләве буенча, бу хакта беләдер, мөгаен. Үз-үзен тотышы, аның белән сөйләшергә теләмәве шуны күрсәтә. Борһанов барыбер шат иде. «Якты дөньялардан киткәндә, исәпсез байлыкларыңны кемгә калдырырсың инде», – дип кайгырасы юк болай булгач – ул үзе килеп чыкты! Баш кына тарта күрмәсен. Борһанов сөенеп тә, бер үк вакытта борчылып та, кызның гүзәл йөзен күзәтте. Тегесенең иреннәрен ачулы кысуларына кадәр анасына охшаган. Ләйлә дә район хакименең юктан гына алар машинасына утырмавын аңлаган иде: «Бабасы һәм әтисе белән үзенең машинасында китә ала иде, ә ул анда “иярчен”ен утыртты, – дип фикер йөртте кыз, – димәк, ул мине таныган». Үзе дә сизмәстән, кысылган иреннәрен хәрәкәткә китереп:
– Ләбиб, бу адәм минем биологик башлангычым була, белеп тор! Кайчандыр әниемне алдап, аны авыр вакытта ташлап калдырган кеше. Теге чакта «мин туганчы ук әтием авариягә очрап һәлак булган» дип, сине алдадым, гафу ит, – дигән өн чыгарды.
Ләбиб белән Ләйләнең дуслыгы моннан ике ел ярым элек – берсе аграр академиядә, икенчесе Казан дәүләт университетында укый башлагач, «УНИКС» концертлар залында танышудан башланып китте. Егетнең урыны. очраклы гына, моңа кадәр күргәне булмаган чибәр кыз янәшәсенә туры килде. Башка кызларга охшамаган ул, чытлыклануның әсәре дә юк. Исемен сорагач, боргаланмыйча «Ләйлә» дип таныштырды. Кичә-концерт турында фикере белән кызыксынгач: «Ярый инде, җитди эчтәлек җитми, тышкы ялтыравык күп. Ярымшәрә кызлар ир-ат тамашачыларда дәрт уятып, сәхнәдә бөтерелү – ул әле югары сәнгать түгел», – диюе  Ләбибне шаккатырды. «Яшь булса да, фикер сөреше өлкәннәрнекеннән ким түгел», – дип уйлады сокланып. Соңыннан тулай торагына кадәр озатып куярга рөхсәт сорагач, артык ялындырмыйча гына ризалашуы да ошады Ләбибкә. Тулай торак алдында азрак сөйләшеп торганнан соң кыз:
– Кайтыгыз инде, өегездә югалтканнардыр, – дип куйды.
– Мин Казанныкы түгел, – Ләбиб үзенең агрономлыкка укуын инде әйткән иде, – әниемнең туганнарында яшим. Бәлки, бүлмәгезгә дәшеп, чәй белән сыйларсыз?
– Беренче көн өчен күбрәк түгелме? – Ләйләнең тыенкы җавабы да ошады егеткә. Ул, танышыр-танышмас, кайбер кызларның кочакка керергә торуларын белә, андый «сагыз»ларга юлыгып, ихласы чыкканы да бар. – Һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Вакытында кайтмасагыз, туганнарыгыз сезнең өчен борчылмас, дип уйлыйсызмы?
Тәрбиялелеге сөйләмендә генә түгел, килеш-килбәтендә дә сизелә кызыйның. Ләбиб ул кичне үз йорты белән яшәүче апаларына кош тоткандай сөенеп кайтып керде.
– Күкнең җиденче катына мендеңме әллә, май кояшы кебек балкыйсың? – дип каршылады апасы. Ләбибне әти-әнисе кечкенәдән дөресен сөйләргә өйрәтеп үстерде. Алдашуны белми, башкаларның да ялганлавын өнәми. Апасына Ләйлә исемле кыз белән танышуын шәрехләп бирде. Хатын-кызның холкына кавемдәшләренә ышанып бетмәү сыйфаты хас, бу гыйшык нечкәлекләренә кагылышлы булса бигрәк тә.
– Синең сүзләреңә карасаң, җир йөзендә әлеге кыздан да изгерәк зат юк, дигән тәэсир кала. Җаен табып, безгә кунакка чакыр син аны, бәяләмәмне шунда әйтермен, – диде Сабира апасы.
Ошатты ул Ләйләне. Әнисенең, кызы бер яшьлек чагында, алман кешесенә тормышка чыгуына бераз сәерсенсә дә, кызның тәрбиялелегенә сокланып:
– Шытымның ерак Брауншвейгта да яхшы җирлеккә туры килгәне күренә, күз тимәсен, берүк, – дип, фикерен озакка калдырмыйча, Ләйләнең үзе каршында ук тел шартлатты. Кызның:
– Мин әти-әнием һәм энем белән күбрәк Мәскәүдәге алман илчелегендә яшәдем, Брауншвейгка җәйге ялларга гына кайта идек, – диюенә:
– Ә моның ни әһәмияте бар? – дип куйды. Яшьләрне озатканда, дөньяда күпне күргән апасы, Ләбибнең колагына иелеп:
– Энем, бу кызны үзейә яр итеп сайласаң, ялгышмассың, дип уйлыйм.Пычрак чынбарлык аяусызлыгыннан арала син аны. Яңа яуган кар шикелле чиста, шул чисталык-аклыкны каралудан сакларга тырыш. Гадәттә мондый затларның калебе бәллүр кебек, аз гына тупаслыктан да уалырга тора, – дигән сүзләрен тезде.
Ләбиб Ләйләгә бер күрүдә гашыйк булса, кыз исә егеткә акрынлык белән ияләнде. Әнисенең «егетләргә беркайчан ышанып бетмә» дип кисәтүен зиһене саклану инстинкты итеп кабул итте. Ул тулай торактагы бүлмәсенә дә Ләбибне беренче курсны тәмамлау имтиханнарын тапшырганнан соң гына алып керде. Чәй янында әңгәмә корып утырганнан соң, егет белән саубуллашырга ашыкты. Ләбиб аның ачылып китмәвенә аптырый, үзеннән башка әллә инде тагын берәр кешесе бармы дип тә шикләнә. Күңеленә көнчелек корты үрмәли.
– Ләйлә, әгәр сөйгәнең булса, әйт, мин сезгә комачауламам, – диде берсендә. Кыз, кызарынып, карашын алдындагы буш чынаягына төбәп, нидер уйлангандай дәшми торды.
– Беркемем юк минем, – диде икеләнергә урын калдырмаслык итеп.     Ләйлә Зильберт Ләбибне чыгышы белән Алатау якларыннан булган өчен дә якын итте – әнисенең яшьлеге Алатауда үткән. Гомер бүләк иткән кешесенең кече Ватаны аның өчен дә кадерле. Ләбиб шул Ватан белән бәйләп торучы җеп кебегрәк. Өч ел элек, Алатауны тәүге тапкыр барып күргәндә, елга буендагы яшеллеккә чумып утырган җыйнак ак кала аңа бик ошады, бу якларда булачак һөнәренә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү турындагы уе шунда туды. Әти-әнисе кызларының фикерен хуплады.
Роза Зильберт кызыннан сер сакламады, соңыннан белсә, кыенрак булыр дип, аңа тормыш оеткысы салган кешенең кем икәнен төртеп күрсәтте. Ике тән сакчысы озатуында Җиңү аллеясына килгән хакимият башлыгының дөнья тоткасыдай киерелеп атлавыннан, бәйрәм уңаеннан җыелган сугыш ветераннарына һәм ишле гавамга котлау ирештергәндә, сез кем дә, мин кем, дигән шикелле, кыяфәтенә чыгарылган эрелегеннән күңелләр болганышлы. Халыкның һәр әйткән җөмләгә дәррәү кул чабуы, ярарга тырышкандай, йөзләренә ясалма елмаю чыгарып, ара-тирә хуплап аваз салуларын читтән карап торулары кызганыч иде. «Мескеннәр илеме әллә бу? – дип уйлады шул чагында Ләйлә,  – күпме кеше түрәләргә шулкадәр ярарга тырыша?» Алай ялагайланмасалар да, берни эшләтмәсләр иде, югыйсә. Бәйрәм хөрмәтенә мәҗлес оештырып, бүләк пакет өләшәләр, диләр. Әллә шуңа да ихлас сөенәләрме? Алманиядә социаль өстәмәләр, төрле ярдәм акцияләре әледән-әле оештырыла, тик анда яшәүчеләр боларны тыныч, шулай тиеш итеп кабул итә.
Ул чагында Зильбертлар мәйданнан китәргә ашыкты, Розаның үзен авыр чакта язмыш кочагына ташлаган адәмнең күзенә чалынасы килмәде. Җирле музейга кереп, экспонатлар белән таныштылар. Аларны аеруча сугыш елларында немецларның Алатаудагы хәрби әсирләр лагерена кагылышлы экспонатлар кызыксындырды.
– Карагыз әле, «Ана белән бала» портреты нәкъ безнең әти ясаган Брауншвейгтагы портретка охшаган, – диде шулчак Ганс Зильберт, хатыны белән балаларын янына чакырып. – Игътибар белән карасалар, чыннан да шулай. Рәссамның иҗат җимеше икәнлеген дәлилләүче имзасы да бар. Зильбертлар музей хезмәткәрләреннән картинаның бирегә ничек килеп эләгүе белән кызыксынганнар иде, ял көне булганлыктан, кирәкле белгечне туры китерә алмадылар. «Башка көнне килегез», – диделәр. Башка көнне көтеп торырга вакытның кайчан җиткәне бар. Алманиягә кайткач, Пауль Зильбертка күргәннәре турында сөйләгәч, элекке фронтовик нык дулкынланды. «Чыннан да, портрет ни рәвешле музей экспонаты булып киткән? Аны анда кем тапшырган? Зәйтүнә үземе, әллә аның балаларымы?» – дип баш ватты ул. Моңа җавапны бары биш елдан, сугыш тәмамлануга алты дистә ел узганнан соң гына тапты ул.
Җәйге каникулларга таралышыр алдыннан, аграр академия белән университет студентлары Казаннан ерак түгел елга буендагы урманда ял итеп, төн кунарга барды. Һәр ике уку йортыннан кызлар да, егетләр дә бар. Күпләр инде бер-берсен белә: Яңа ел, 8 Март бәйрәмнәрендә очрашып, аз-маз дуслашып та өлгергәннәр. Университетныкыларда әле узган ел гына укуын тәмамлап, шунда аспирантурада калган, өйрәнгәннәрен хәзер үзеннән ике-өч яшькә генә кечерәкләргә «сеңдерүче», Ләбибкә таныш булмаган бер кыз бар, моңарчы күзгә чалынганы булмаган егет тә күренә, тик студент түгел, ахры. Балык тотып, уха пешереп, соңыннан учак янында төрле уен-көлке сөйләшеп, көннең үткәне сизелмәде дә. Таныш түгел егет мәзәккә әвәс булып чыкты, теле телгә йокмый. Нәрсә генә сөйләмәсен, сүзенең очы һәрчак хатын-кызның итәк астындагы бер җиренә барып төртелә. Әйткәннәре хак булса, аның «мәхәббәт»тәге җиңүләренең очы-кырые юк, бер генеральша өчен мәгъшукә ролен үтәп, хәзер дә балда-майда йөзә, иномаркаларда җилдерә. Заман «мюнхаузены»ның сүзләренә ышанырга да була, әнә бүген дә пикникка затлы «Фольксваген»да килгән. Ләбибкә бу шартлавыкны тыңлап торуы җирәнгеч тоелды. Хәтта «сиптергән борчагы» пешкән булса да, нигә дип аны киң публикага таратырга, азып-тузып йөргәнсең икән, бозык «җиңү»ләреңне эчеңдә тот. Кайчан да булса, кешеләр алдында җавап тотарга туры килүе бик мөмкин. Шундыена тап булырсың – ник туганыңа үкенерсең, дип уйлады. Монда ул үзен уңайсыз хис итте. Әледән-әле учакның каршы ягында урын алган аспирант кызның очкынлы карашын тотып алу да кәефен төшерә. Тел «бете»нең күзләре Ләйләне капшавын күреп, ачуы килә. Сөйгәненең кулыннан җитәкләп, түгәрәкне ташлап китәр иде – яхшысынмый. Шулай эшләмәвенә соңыннан үкенде үкенүен. Учак янындагы уңайлы урыннарыннан кузгалып, инде палаткаларында йокларга әзерләнгәч, кемнең кем белән бер куышта төн кунарга тиешлеген ачыклый башладылар. Ләбиб җилкәсенә орынуларыннан сискәнеп, борылып карады. «Сүз остасы» икән. Әйтерсең, күптәнге танышы: елмайган, күзен кыскан була. Кулы белән ишарәләп, читкәрәк китәргә чакыра. «Моның миңа нинди сүзе булырга мөмкин инде?» – дип уйлап, егет теләр-теләмәс кенә аңа иярде, әмма мондый ук кабәхәтлек ишетүне һич көтмәгән иде.
– Синең йөри торган нәрсәңме? – булды тегенең соравы.
– Кемне әйтәсең?
– Янәшәңдә утырган чибәркәйне.
Ләбибнең янә ачуы кузгалды. Әле беренче генә күргән кешесе белән өстән торып сөйләшкән адәмнең якасыннан алып җилтерәтәсе килде, шулай да үзен кулда тотарга тырышты.
– Йөри торган нәрсәм түгел, минем яраткан кызым ул, шуны бел. Аннары, моның белән ни әйтергә теләвең инде?
– Берни түгел. Минем сиңа тәкъдимем бар: зазнобаңны бу төнгә миңа тапшырсаң, аспирантканы арендага биреп торам, баш на баш була инде. Хи-хи- хи. – Ләбиб оятсыз елмайган чырайга сугудан чак тыелды. «Түз, йөрәгем, түз!» – дип кабатлады эченнән, альфонсның ахыргы теләген ишетү теләге дә көчле. – Гыйшык-мыйшык уйнауда нинди спец икәнен күрсәң – күкләрнең җиденче катына менгерә ул, җир асларына төшерә, – дип акыл сата әнә. – Тагын шунысы, минем генә тәкъдим түгел бу, ошаткан ул сине. Риза булсаң, киләчәктә үзең белән роман куерту ихтималын да әйтә.
Ләбиб, киерелеп, тәкатьсезнең танавына кундырырга кулын күтәрде, өлгермәде, аңа Ләйлә килеп сарылды.
– Кирәкми, җаным! – Ләбиб үз колакларына үзе ышанмады: кара, нәрсә диде? «Җаным», диме? Кызның бу сүзне әле беренче әйтүе. – Мин барысын да ишетеп тордым, пычратма кулыңны нәҗескә, исе чыгар. Әйдә, китик моннан! – дип ялварды Ләйлә.
– Но-но, полегче, – дип сөйләнде гыйшык маҗараларына хирыс зат, сер бирәсе килмичә. Шулай да аның каушап калуы кыяфәтенә чыккан, мондый каршылыкка очрармын, дип уйламаган иде, ахры, ул.
– Бер төн йокламаганнан дөньябыз кителмәс, йөреп килик, – дип кыстый Ләйлә. Ләбиб тәкъдимгә сөенде инде, андыйны сөйгәненнән беренче ишетүе. Аларга дус егете белән Ләйсәннең иптәш кызы да иярергә теләде.
– Ничекләр тагын кияүгә чыкмаган килеш, егетләр белән бер шалашта йоклап ятмаган, – дип чәпчи әнә. Авыл кызына әнисенең: «егетләр белән сак бул!» дип кисәтүләренең нәтиҗәсе ачык күренә.
Ярның сөзәк урыныннан елга буена ук төшәргә уйладылар. Өстәге тигезлек кенә түгел, яр үзе дә урман белән капланганлыктан, җәйнең төне якты булса да, куе агачлар арасында сизелерлек караңгы. Ләбиб машинасының бардачогында калдырган фонаригын хәтерләп, аны алырга кире борылды.
– Шунда гына көтеп торыгыз, мин хәзер әйләнеп киләм, – диде иптәшләренә аланлыкка кабат баруының сәбәбен аңлатып.
Сүнәр-сүнмәс пыскып яткан учак янына якынлашканда, колагына ниндидер сәер авазлар ишетелде. Ул башта аңышмады, төн уртасында урман эчендә кем булыр, ярдәм сорап кычкырган хатын-кыз авазына да охшаган. Кемнедер талыйлармы, әллә инде көчлиләр? Беренче уе тавышлар килгән якка ярдәмгә ташлану булды. Йөгерә үк башлады. Тик авзларның учактан ерак түгел корылган ике палатканың берсеннән икәне аңына барып җитте. Ике пар монда калды ич, шулар бу!
Палата эчендәгеләрнең тәртипсез кыланышлары психикага кире тәэсир итә торган гайре табигый күренешкә әверелеп, реаль чынбарлыкка яраша алмый иде. Ләбиб ирексездән тап булган күренештән котылу өчен, машинасы янына ташланды. Якындагы палаткада да ыңгырашалар иде бугай. Боларны ишетмәс өчен, фонаригын алырга да бармас иде, дусларыннан яхшы түгел. Аларга: «Шундый-шундый хәл, кире борылдым», – дип аңлатмассың бит инде.
– Әллә фонарьлар эшләп чыгаручы заводтан әйләндең инде? – дип шаяртты иптәш егете, алар янына килгәч. Кызларның да күзләрендә сорау. Ләбиб сүз озайтып тормады,әйдә, киттек, дигән мәгънәдә кулын селтәде.
Елга өстеннән каршыга салмак җил исә. Ул үзе белән су катыш балык исе алып килә. Сыек караңгылыкта дулкыннарның тонык шаулап, аяк астына ук килеп сарылулары шәйләнә. Алар ниндидер бер мизгелдә хәлсезләнеп туктап калалар да, бераз тын торгач, кабат үзләрен сөзәк комлыкка куган су дәрьясына кире тәгәриләр. Аннан инде яңа дулкын шавы ишетелә. Мең еллар буена шулай. Елга өсләп сал һәм көймәләрдә, җилкәнле һәм җилкәнсез корабларда кемнәр генә йөзләгән чакрымнар агым уңаена һәм агымга каршы ара узмаган. Андыйларның берише тыныч сәүдә итү, башка кавемнәр белән аралашуны максат итсә, бәгъзеләре читләр исәбенә баер өчен талау-үтерү нияте белән килгән. Чал Идел аларның бөтенесен хәтерли булыр. Тик ул дәшми, дәверләр шаһите булып ага да ага. Хәер, юктыр. Табигать капризына буйсынып, дулкыннарын ярга ярсып каккан чагы – аның хисләр ташкыныннан бушанырга теләведер, мөгаен. Ә нигә әле адәм балаларында гына булырга тиеш ди ул хисләр? Дулкыннар шавы да шул хисләрнең бер чагылышы түгел, дип кем өздереп әйтә ала?
Ләбибнең яшәү рәвеше, фикерләве моңа кадәр шушы елга агышыдай чагыштырмача тыныч, бер эздән бара иде. Әлләни борчылыр урын юк: тормышы җитеш, институтта белем алуы үзенә ошый, укуын тәмамлагач, сайлаган һөнәре буенча эш башларга мөмкинлекләр чикләнмәгән. Алатау якларында экологик чиста яшелчә үстерү хыялын тормышка ашыру өчен, киләчәктә уртак проетта катнашырга кыстый Ләйләсе. Күптән түгел кулына килеп эләккән бер китап аның эчке дөньясын айкап ташлады, чынбарлыкка мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртте. «Казан ханлыгы турында очерклар» дип исемләнгән бу китапның авторы – профессор Михаил Худяков, милләте буенча урыс. Узган гасырның егерменче елларында нәшер ителгән мәҗмүганың гасыр ахырында кабат басылган варианты хәзерге заман татар баласы өчен менә дигән яшәү өлгесе, милләтенең горур дәвамчысына әверелдерерлек кулланма икән ләбаса. Кызганычка, аның күпчелек яшьтәшләрен сәясәт кенә түгел, мәдәният-сәнгать тә кызыксындырмый. Кешеләрнең тормыш мәгънәсен еш кына акчада-байлыкта күрүче җәмгыятьнең нигезе череп баруын аңлатмыймы? Ашыгыч чаралар күрелмәсә, кире кайта алмаслык чиккә барып терәлмәбезме? Татар милләте дөньяда этнос буларак сакланып калырмы? Сораулар күп, төпле җавап бирүче генә күренми. Сиксән ел элек үк урыс галиме татарлар, аларның явыз Иван тарафыннан дәүләтләре юк ителүе турында борчылып язган, тарихи вакыйгаларга бәя биргән. Шуның өчен солтангалиевчелектә гаепләнеп, кулга алынган, утыз алтынчы елның декабрендә «халык дошманы» ярлыгы тагып, атып үтергәннәр үзен. Татарларны яклаган өчен! Палаткада хайвани теләкләрен канәгатьләндереп әвәләнүчеләрне исенә төшереп тә кәефе кырылды Ләбибнең. Андыйларга милләтең юкка чыкты ни дә, дөньясын су басты ни – үзләренеке генә үзәктә! Алдын-артын исәпкә алмыйча, беренче очрашуда ук бер-берсенең кочагына ташланырга торучылар артканнан арта. Ләбибнең танышлары арасында гына да ир белән хатын шикелле җенси тормыш белән яшәүче студентлар әллә ничә. «Ирекле мәхәббәт» дисәләр дә, чынлыкта, алар – бозыклык корбаннары. Киләчәктә нинди әти-әни чыгар үзләреннән. Тотрыклы гаилә төзеп, әдәпле-әхлаклы балалар үстерә алулары һай ла икеле.
Дуслары комлы яр буенча бер якка китеп, Ләйләсен култыклап икенче тарафка атлаган чакта, Ләбибнең башыннан шундыйрак уйлар йөгереп узды.
– Синең кәефең киткән бугай, күптәннән эндәшмисең, сәбәбе мин түгелдер бит? Теге адәм имгәгенең миннән сатулашу объекты ясарга теләге йомылып калуыңа этәрдеме әллә? Ләйләнең соравы егетне чынбарлыкка кайтарды.
– Сатулашу, сатулашу, – дип сөйләнде ул үзалдына, саташкан кешедәй. Кызның әйткәннәре, ниһаять, зиһененә барып җитте. – Әй, юк ла, болай гына. – Аннары көтмәгәндә:
– Ләйлә, гаепкә алмыйча әйт әле: ничек син немец гаиләсендә үсеп тә, туган телеңне камил беләсең? Ә бездә – Татарстанда – катнаш никахтан туганнарны әйтмим дә инде, әти-әнисе татар булып та, кайберәүләр үзләренең телләрен белми һәм белергә дә теләми. «Кухня теле» дип, аралашырга гарьләнүче артканнан арта. Нилектән шулай?
Ләйлә Зильберт беравык дәшми атлады. Сорауның җитди икәнлеген аңлый, шуңа күрә җавапны да җитди бирергә уйлый күрәсең.
– Беләсеңме, нәрсә, – дип башлады кыз. – Сезнең илдә, миңа бу очракта «сезнең» дип сөйләшергә туры килә, хәтерең калмасын, зинһар, кешеләр эшләр өчен генә яши, ә яшәр өчен эшләми. Аңлыйсыңмы шуны? – Ул, бу сүзләрне әйткәннән соң, тынып торды, Ләбибкә барып җитсен, диюе бугай. Алманиядә хәл бөтенләй үзгә – кешеләр яшәр өчен эшли. Ләбиб аңлаган да кебек, аңламаган да. Ләйлә моның белән нәрсә әйтергә телидер, фикеренең дәвамын ишетү кызык болай булгач.
– Шуннан-шуннан.
– Менә сездәге авылда яшәүчеләрне генә алыйк. Бабаңнар, аларның әти-бабалары, минекеләр дә инде шул рәттән, тырыша-тырмаша колхозлар төзегәннәр. Алар аны өстән кушкан буенча эшләгән, әлбәттә, нишләрсең – система шуны таләп иткән. Алар анда көне-төне бил бөксә дә, авыл кешесенең дистә еллар дәвамында хәтта ипигә дә тамагы туймаган! Абсурд бит бу, килешәсеңдер. Шушы үзе үк, эшләр өчен генә яшәүләрен күрсәтүче мисал түгелмени? – Ләбибнең кыз белән килешүдән башка чарасы юк, әйткәннәре белән ул әлегә тулысынча хаклы.
– Аннары ярыйсы инде, – дип дәвам итте Зильберт, – колхозчының тамагы туя башлаган. Шулай да ул беркайчан милек хуҗасы булып китә алмаган, биниһая зур механизмның бер шөребе рәвешендә, ни кушсалар, шуны башкарып йөргән. «Уртак малны эт җыймас», – дип кайдадыр укыганым бар. Менә сездә шуның шикеллерәк инде, беркемнеке дә булмагач, күмәк хуҗалыкларыгыз вакыт сынауларын күтәрә алмыйча таралган да беткән.
Мантыйгы көчле кызның, сирәкләрдә очрый торган аналитик фикерләүгә ия икәнлеге күренеп тора. «Аның яшендәгеләр безнең илдә еш кына әти-әнисен машина алып бирегез, фатирга акча кирәк, дип аптыратудан башканы белми дә», – дип уйлады Ләбиб, үзе өчен Ләйләнең яңа бер сыйфатын ачуына сөенеп. «Вундеркинд» фәлсәфәсен дәвам итсен генә, ул аны сәгатьләр буе тыңларга әзер. Мәктәптә, югары уку йортларында да мондый караштан чыгып тәрбияләмиләр, зиһененә дөрес оеткы салып, индивидуаль фикер йөртерлек шәхес формалаштыру турында уйлаучы да юк. Ләйлә дөрес әйтә – системага шәхесләр түгел, шөрепләр кирәк. Бөтен бәла дә шунда.
– Социализм формациясе дөрес булмаган икән, дип табылгач, дөресрәге, чынбарлыкта яшәргә яраксызлыгы нәтиҗәсендә таралгач, Русиядә дә капитализмга нигезләнгән строй барлыкка килде бит, – дип куйды Ләбиб, кызны кабат диалогка чакырып.
– Сездә ул, асылда. капитализм түгел, ул аңа пародия генә. Уйлап кына кара: иксез-чиксез җир-суларга ия булып, һәм дөньядагы казылма байлыкларның өчтән береннән артыгы өстендә утырып та, халкыгызның яртысыннан артыгы хәерчелек чигендә яши. Халыкларның биш-ун процент чамасын тәшкил иткән элита балда-майда йөзә, хан сарайларында яши. Кайда монда социаль гаделлек? Мин көнбатышның цивилизациясен дә иң камиле дип мактарга җыенмыйм, Аның да кимчелекләре күп. Шулай да көнбатыш илләрендә социаль гарантияләргә, кеше хокукларына зур өстенлекләр бирелә. Әйтик, кечкенә генә нейтраль Швейцариядә берничә дәүләт теле кертелгән, немецлар да, француз һәм башкасы да рәхәтләнеп үз телендә аралаша, белем ала. Моның өчен аларны беркем кысмый. Ә менә йөздән артык милләт яшәүче йөз дәүләт территориясенә ия Русиядә нибары бер дәүләт теле –тигезсезлек аермачык! Менә шуннан эзлә инде син татар теленең бетә баруына җавапны. Дәүләт тарафыннан сансызлыкка дучар ителгәч, аерым акцияләр һәм ата-аналар җилкәсенә аударып кына бу проблеманы берничек тә чишәргә мөмкин түгел.
Озак йөрделәр Ләбиб белән Ләйлә җитәкләшеп ул төнне елга яры буйлап. Бер-берсенә сыенып, су өстеннән утларын балкытып үтүче теплоходларны күздән югалганчы озатып калдылар. Башка вакытларда, сирәк кенә үбешкән чакларында, кызның бөтенләй «инициатива» күрсәтмәвен сизгән егет, ул җәйге төндә сөйгәненең актиалашуын абайлап ифрат сөенде; «Донжуан» белән аның өчен икеләнмичә сугышырга әзер икәнлеген күреп, үзенә ышаныч артканын аңламаслык мәхлук түгел лә инде ул.
«Алманиядә һәр карыш җир исәптә, сездә иксез-чиксез җирләрнең кадерсезлегенә шаккатам мин, – ди Ләйлә. – Әнә шул күп һәм, асылда, беркемнеке дә булмавы нәтиҗәсендә авылларыгызның киләчәге юк та инде», – дип нәтиҗә ясый. Аныңча, эре инвесторларны җәлеп итү дә хәлне яхшыртмаячак, читтән чакырылганнар барыбер үз кесәләрен калынайту ягын карый. Авыл хуҗалыгына дәүләт бүлгән субсидия акчаларын урта һәм кече фермер хуҗалыкларына турыдан-туры бирү хәерле – крәстиән барыбер шәхси кишәрлегенә ябышып ята ул, хөкүмәт булышлыгын сизсә, аның эшкә дәрманы тагын да арта. Көнбатыш илләрендә андый алымның сынатканы юк әле.
«Мерседес» район үзәгенә илтүче асфальт юлга чыккач, тизлеген арттырды. «Болай барса, унбиш-егерме минуттан Алатауда булачакбыз, – дип уйлады Борһанов борчылып. – Ничек кенә сүз йөрешен җайлы калыпка кертергә соң?» – Бөтенләй уйламаганда каршында пәйда булган затны – үзенең дәвамын – аның инде югалтасы килми иде. Ул моңа кадәр язмыш дигәннәренә ышанмады, тормыштагы максатына ирешә алмаганнар көчсезлекләрен аклау өчен уйлап чыгарылган нәрсә дип кенә карады. Бүгенге хәл бу карашының нигезсезлеген күрсәтә түгелме? Ләйлә, теләгенә ирешү өчен, Берлиндагы яисә Париждагы престижлырак югары уку йортын түгел – Казанныкын сайлаган. Алатау биләмәләренә кергән Күктимер агрофирмасында экологик чиста яшелчә үстерү нияте белән бу якларга килеп чыгуын күр әле син аның! Монда ниндидер югары көчләр идарә итүенә ышанмас җиреңнән ышанырсың. Үзен мәңгелек атеист итеп санап йөргән Илнар Борһанов гомерендә беренче мәртәбә Бөек Илаһиның барлыгы турында уйлады.  Аңлашыр өчен «Мерседес» салонындагыдан уңайрак вакыт башка беркайчан булмаячагын чамалап, ашыгып сүз катты:
– Балалар, киләчәктә ике-өч гектар белән генә чикләнмичә, теплица һәм ачык һавадагы мәйданнарны берничә дистә гекктарга җиткерү перспективасына ничек карыйсыз, җир үзебезнеке бит, ә? – дип елмаеп күз кысты. Ләйләнең, эшләр уңайлы китсә, андый нияте юк түгел. Бу хакта Ләбибнең дә фикерен сораганы бар. Ул: «Киләчәк күрсәтер», – дигән иде. Кыз, изгелек күрсәткәндәй кыланып, Күктимер җирләрен ниндидер юллар белән үзенеке иткән бу адәмнән берни алмаячагын яхшы белә. Чынлыкта, ул мондый борылышны бөтенләй көтмәгән, күңеле белән кабул итмәгән биологик башлангыч бирүчесе белән очрашып сөйләшүчене күз алдына да китермәгән иде. Хәзер әнә, теләсә-теләмәсә дә, дошман күргән кешесе белән бер машинада барырга мәҗбүр. Ләйлә иреннәрен ачулы кысып, район хакименә нәфрәтле караш ташлады да, әңгәмәне дәвам итәргә теләмичә, башын читкә борды. Борһановның зиһенен: «Нишләргә инде? Каты чикләвек икән ич бу, – дигән уй көйдерде. – Йомшарырсың әле. Алмания банкында миллион еврога үзеңә исәп ачып, Лондонда элиталы фатир алып бирсәм, йомшамыйча кая барырсың», – дип тынычланырга тырышты, үз каланчасыннан фикер йөртеп. Геннары аныкы гына түгел, калебе башка – Розаныкы да икәнен, төгәллеге һәм гаделлеге белән дөнья халыклары арасында аерылып торган немец тәрбисе дә Ләйләнең формалашуында зур роль уйнавын башына да китермәде.
Ләбиб Ләйләнең хәлен аңлый. Кызның кулын учларына кыскан. Ике ут арасында сизә ул үзен. Илнар Караматовичның тәкъдимен ишетмәмешкә салышып, җавапсыз калдырсаң, хакимне санга сукмау була. Ләйләнең аңа эндәшмәскә хакы бар, чөнки ул, баласы көмәндә чагында ук, аның әнисен ташлаган. Ә менә Ләбибнең Алатау башлыгына җавап бирмичә калырга сәбәбе юк бугай, ул «балалар» дип аларның икесенә дә эндәште бит, сөйгәненең күзләренә карады – «нишлим?» дип соравы. Ләйләнең бая ачулы кысылган иреннәре чәчәк таҗларыдай ачыла төшкән. Димәк, нидер әйтәчәк. Шулай булып чыкты.
– Сез җир үзебезнеке, дисез. Әйтегез әле, ул басу-кырлар ничек алай кинәт кенә сезнекенә әверелгән соң, тылсымчының тылсымлы таягы көтмәгәндә хәрәкәткә килгәнме әллә? – диде Ләйлә, соңгы сүзләренә аеруча басым ясап.
Борһановның күзләрендә кыргый ачу чаткысы кабынуын күреп алды Ләбиб. Хакимнең характер текәлеге турында ишеткәне бар. Мондый сорауны кичермәячәген белә. Ләйләнекен дә «йота» алыр микән? «Ахыры ни белән бетәр?» – дип уйлады егет борчылып. Алатау башлыгы шулай да үзен кулга алды. Биргән җавабы шуны күрсәтә:
– Әйдәгез, юк белән башны катырмыйк. Соңыннан ничек тә рәтенә чыгарбыз.
«Мерседес» үзәк хастаханә янына килеп җиткән иде инде. «Ашыгыч ярдәм» машиналары «борын төртә» торган урында «Ланд Краузер» тора, «Реамобиль» дип чит телдә язылган күчмә реанимация дә шунда ук. Димәк, аның күрсәтмәсен, гадәткә кергәнчә, төгәл үтәгәннәр. Хәзер Борһановка, уенын-чынын бергә кушып, башлаган спектаклен дәвам итәргә, фронтовик Гатауллинның сәламәтлеген кайгыртып, алдагы дәвалау курсын уздыру турында табибларга акыллы киңәшен бирергә туры киләчәк. Ихтыяҗ туса, махсус вертолетта Казанга операциягә дә озаттырыр, Алатау бюджетындагы медицинага бүленгән финанслардан Алманиягә илттерү һәм кирәкле чаралар күрүне дә оештырырга булышачак ул. Немецлар һәм «үз каны» алдында шулай итми чарасы юк. Аңа һич кенә дә сынатырга ярамый иде.
 
«Ана белән бала» портреты
 
Сиксән өч яшьлек Нургали Гатауллинның сәламәтлеге табиблар тарафыннан инфаркт алды хәлендә дип табылса да, кичектергесез операция ясауның кирәге юк, диделәр. Аңа биредә интенсив терапия үткәреләчәк, аннары фронтовик иң яхшы санаторийларның берсенә ял итәргә җибәреләчәк икән. Алатау хакиме медицина өчен җаваплы чиновникларны кичекмәстән үз хозурына чакыртып, «келәм»гә бастырды һәм киләчәктә Ватан азатлыгы хакына кан койганнарга шартлар тудырылмаса, кайберәүләр урыннарыннан оачак, дип пыр тузынды.
Пауль һәм Ганс Зильбертлар Нургали аганың сәламәтлегенә куркыныч янамавына ышанганнан соң, музейга барырга теләк белдерде. Аларга Ләбиб белән Ләйлә дә кушылды. «Үзгәргән Алатау, моннан алтмыш ел элек НКВД лагерьларында әсирлектәге чаклар белән берничек чагыштырырлык түгел», – дип уйлады фронтовик немец, элек атлаган урамнарындагы йортларны танырга тырышып. Буялган-яңартылган коймалар, борынгы биналарның сипләнгән диварлары, алар янәшәсендә калкып чыккан яңа кварталлар, бөтенләй үзгә манзара тудырып, әсәрләнгән зиһенен буташтырды, сагышлы уйларга этәрде.
Өлкән Зильберт музейдагы күп экспонатлар арасында үзе ясаган «Ана белән бала» портретын ерактан ук танып алды. Ничек танымасын, күңеленнән ташып чыккан хисләрен салды ич ул аңа. Әнә – Ана көтеп алынган нарасыен нинди зур саклык белән күкрәгенә кыскан, сабые да, агачына берегеп үскән яфрак кебек, үзенә тормыш бүләк иткән изге җанга сыенган. Зәйтүнә, Зәйтүнәкәй, исәнме икән син хәзер? Ни сәбәпле шәхсән үзеңә бүләк ителгән картинаны бирегә китердең соң? Моны һичшиксез белергә кирәк иде. Зильбертлар музей хезмәткәрләреннән итагать белән кемнән белешмәләр алырга мөмкин булуын сорадылар. Кунакларның Алманиядән үк килгәнлеген, алай гына да түгел, картының хәзер диварда эленеп торучы уникаль шедевр авторы икәнен аңлаганнан соң, бу хакта директорга хәбәр итәргә ашыктылар. Олы яшьтәге директор ханым кунаклар янына килеп тә җитте. Әллә ничә телдә җиңел аралашкан җитәкче нәкъ тиешле урынында утыра – әнә ничек алман телендә сиптерә. Пауль Зильбертның татарча җавап кайтаруына гаҗәпләнеп, баштагы мәлдә ачкан авызын ябарга онытып торды – ничә еллар мәртәбәле кунаклар каршылап, һәм аларны озатып, мондый хәлне беренче күрүе иде, күрәсең. Аннары:
– С-сез татарча сөйләшәсезмени? –дип сорады ана теленә күчеп.
– Ансы бик мөһим? – сорауга каршы сорау белән «ме» кисәкчәсен әйтеп бетермичә, матур акцент белән җавап бирде Пауль Зильберт.
– Сез миңа әйтмәссез: бу картинаны монда кем китерде? Кайчан? – бу юлы да «ме»не йотып калган профессорның күзләрендәге сагышны күреп, музей директоры тетрәнеп китте. Моннан биш ел элек нык картайган, бетерешкән хатын-кызның әлеге портретны шәхсән аның бүлмәсенә күтәреп керүен ул онытмаган. Исемен Зәйтүнә Рәхмәтуллина дип таныштырган карчыкны авыру гына түгел, эчтән ниндидер сагыш корты да кимерә иде бугай – газаплары чыраена чыккан. Кылт итеп Зәйтүнә апаның: «Әгәр музейга керүчеләр арасында, Алманиядән килеп, картинаның кем тарафыннан сезгә бүләк итүе белән кызыксынсалар, юк – фамилиясен Зильберт дип атаучы табылса, аңа менә бу хатны да тапшырыгыз, зинһар.Үтенеп сорыйм: бары тик Зильбертка гына! Әгәр юк икән – хат ачылмыйча калырга тиеш!» – дигән сүзләре хәтеренә төште. Директор:
– Зинһар, гафу итегез, мин хәзер, – дип, ашыгып, бүлмәсенә юнәлде. Озак та үтмәде, кулына конверт тотып чыкты. Ул аны өлкән Зильбертка сузды. Фронтовикның гаҗәпләнүле карашын тотып:
– Хат сезгә исемләнгән, ачып укый аласыз, – диде.
Тышына алман хәрефләре белән кемгә тапшырылырга тиешлеге күрсәтелгән хатның эчендәге ике битлек язуы да алман телендә иде: «Кадерлем, Пауль! Син бу хатны укыганда, мөгаен, мин якты дөньяларда булмам инде. Дүртенче стадиягә җиткән әшәке чир мине эчтән кимереп, инде кабер якасына китереп терәде. Юк, мин үлемнән курыкмыйм. Яшәсе–яшәлгән, күрәсе – күрелгән, дигәндәй, тормышта күпне күрергә туры килде. Теге чакны, моннан ярты гасырдан артыграк элек лагерьда синең белән соңгы тапкыр саубуллашырга кергәндә, чыгышы белән үзебезнең авылдан булган бер капитанга кияүгә чыгам, дигән идем бит – чыктым мин аңа. Әйбәт кеше иде мәрхүм, гомере генә кыска булды. Җиңүнең егерме еллыгын да көтеп җиткерә алмады. Ул да сугыш вакытында әсирлеккә эләккән, сезнекеләргә – немецка. Тик андагы әсирлек газаплары белән сезнең бездәге тотылу шартларын берничек чагыштырырлык түгел, аерма – җир белән күк арасы. Совет солдатлары фашист концлагерьларында ачлыктан, төрле авырулардан, кыйнау һәм авыр эштән чебен урынына кырылган. Кайберәүләр, чыдый алмыйча, ток үткәрелгән тимерчыбык киртәләргә ташланып үлүне артык санаган. Җае чыкса, кемнәрдер качып китәргә омтылган. Качучыларның еш кына эзләренә төшкәннәр, лагерьга кире алып кайтып, сабак булсынга, башкалар күз алдында атып үтергәннәр. Минем ирем – Рамил Рәхмәтуллин да берсендә берничә иптәше белән салкын ноябрь төнендә качып киткән. Лагерь сакчылары, сизенеп, этләр белән куа чыккан. Этләр бар икән – бу инде эләгү дигән сүз. Ирем сөйләвенчә, фашистлар эзгә үк басып килә, менә-менә эләктерәчәкләр. Шулчак качкыннар янәшәдә генә өсте ябулы чистарткыч канал күреп алалар һәм шунда ташланалар. Бил тиңентен боздай салкын су ерып, эчкәрәк үтәләр. Немецларның фонарь утлары качучыларны шәйләргә тырышып, су өстен айкый, андый чакта әсирләр иелеп чумарга мәҗбүр. Гәүдә, аяк-куллар коточкыч салкынлыктан берни сизмәскә әйләнгән. Чү, ни бу! Алар янына килеп җиткән овчарка өстәге арестант киеменнән тарта түгелме? Тик авырттырып тешләми дә, хәтта өрми дә. Акыллы эт, акрын шыңшып, сулкылдагандай итә дә, каналга керү башында калган хуҗаларына таба йөзеп китә. Мең рәхмәт сиңа, изге күңелле хайван! Кешеләр теләсә нинди кабәхәтлекләр кылганда, синең эт җаның адәм балаларын кызгана белде. Эзәрлекләүчеләр качкыннарны монда түгелдер дип уйлаптыр, шулай да ышанычлырак булсынга, автоматтан озын чират биреп, кире борылалар. Соңыннан мең бәлаләр белән поляк партизаннарына кушылгач, сугышның соңгы елын регуляр Кызыл Армия частьләрендә дошманны көнбатышка куып, Җиңүне Прагада каршылаган ирем саулыкка бер дә туймады. Суык тиюдән чыккан хроник авырулардан, алган яраларыннан мантый алмыйча, кырык биш яшен дә тутырмый дөнья куйды. Урыны оҗмахта булсын! Кияүдә саналсам да, ирсез яшәдем кебек – безнең балаларыбыз булмады, мин хәтта кыз килеш сакландым. Рамил кемнәндер балага узарга үзе тәкъдим итсә дә, андыйга бармадым – хыянәткә күңелем тартмады. Ата-ана тәрбиясе, татар халкындагы язылмаган әдәп-әхлак кануннары мине ул адымга барудан тотып торды. Ирем вафатыннан соң, нигәдер син еш төшләремә керә башладың. Элегрәк тә сирәк кенә андый төшләр күрә идем. Ә инде тол калгач, бу хәлләр даимигә әйләнде. Имештер, син һаман Алатаудагы лагерьда тоткынлыкта икән, сөйләшеп сүзләребез бетми. Кайчагында елга аръягындагы болында икәүләп чәчәкләр җыябыз, мин башыма тәкыяләр үреп киям. Син мине чәчләремнән сыйпап иркәлисең. Төн уртасында йокымнан уянып, уйланып ятам: нәрсә бу – җаннар бергәлегеме? Әле чыннан да әсирлектә чакта, синең белән төрле темаларга аралашсак та, һәм син миңа әкренләп ошый башласаң да, йөрәктә чын сөю хисе юк иде бит. Чөнки акыл, бу хәлне реаль тормышта чынга ашыру мөмкин булмаганлыктан, хисләрне йөгәнләп тота иде. Аңлыйсыңдыр? Урынымда торып утырам да, соравыма җавап эзләп, синең бүләк картинаңны кулыма алам. Башта артык игътибар итмәгәнмендер, күрәсең, дикъкать белән карасам: картинадагы Ана образында үз чалымнарымны күрдем. Һәм мин тетрәнеп, синең иҗат җимешеңә кабат һәм кабат текәлдем. Шигем калмады – портретны миңа охшатып ясагансың. Кулымдагы Бала да минем кызым икән бит, ул да ике тамчы су кебек миңа охшаган! Я Хода! Ниһаять, төшендем: бу – минем синең белән фани дөньяларда кавышып тудыра алмаган уртак мәхәббәт җимешебез! Аллаһ сынар өчен җаннарыбызны вакыт үлчәмендә ярты гасырга иртәрәк яралтып, безне очраштырган, аннары аерган һәм картинада булса да, кавыштырган икән. Мин үземне сынауны уңышлы уздым, дип саныйм, сине дә шулай дип ышанасы килә. Бер нәрсә үкенеч калды – аерылышканда, нигә сиңа Чыршылы авылында яшәвемне әйтмәдем икән? Бәлки, мине исән чагымда эзләп тапкан булыр идең. Хуш, сау бул, кадерлем! Илаһи мәңгелектә, бәлки, җаннарыбыз очрашыр әле. Хатны немецчадан урысчага, кирәк дисәң, татарчага да (татар телен өйрәнәсем килә, дигән идең – өйрәнмәдеңме?) тәрҗемә итүне һәм киң җәмәгатьчелеккә чыгаруны үз ихтыярыңа калдырам, Бәхиллек белән: Зәйтүнә».
Карт немецның күзләрендә яшь. Алтмыш еллап күңелендә бикләп тоткан яшьләренә ирек биреп, алар аның бәгырь түреннән саркып чыгалар да, сагыш тамчылары булып, яңаклары буйлап аска тәгәриләр. Аңа бик кыен, шул ук вакытта, ниһаять, Зәйтүнәсенең үзенә битараф булмаганлыгын белүдән татлы рәхәтлек кичерә. Мәхәббәт дигәннәре капма-каршы ике җенеснең бер-берсенә физик тартылуы гына түгел әле ул. Чын мәхәббәт күпкә өстенрәк, аның нигезендә тирән ихтирам, яшәү дәверендә уйда һәм гамәлдә бер-береңә тугрылык саклау ята. Адәм баласы еш кына үз ихтыяры белән язмыш дигәннәрен үзгәртергә сәләтсез булса да, калебе барыбер куйган максатына омтылып, чиста килеш сакланырга мөмкин. Өлкән Зильберт тормыш кануннарына буйсынып, немкага өйләнсә, һәм балалар-оныклар үстерсә дә, җаны-рухы барыбер Зәйтүнәсен көткән. Зәйтүнә – тугърылыклы ир хатыны – гомер көзендә Паулен төшләрендә күреп саташкан, өннәрендә уйлап сагышланган.
Яше сиксәннең өске ягындагы кешенең елавын күрү кыен иде. Ганс та, музей директоры һәм Ләбиб белән Ләйлә дә, аңа комачауламас өчен, читкәрәк киттеләр. Пауль Зильберт кичекмәстән Зәйтүнә Рәхмәтуллинаның каберен барып күрергә һәм хатын исән чагында килмәве өчен чал чәчле башын иеп, аннан гафу үтенергә карар кылды. Чыршылы авылын, андагы мәңгелек йортны эзләп табу артык кыенлык тудырмады. Тик зиратта күргәннәре төгәллек һәм пөхтәлеккә күнеккән алманнарны бөтенләй аптырашта калдырды: өстен чүп баскан кечкенә таучык-кабернең бер чите аска иңгән, һәм ул, бу урында кем ятуын күрсәтүче кара гранит ташны да үзе белән аска сөйрәгән. Шунлыктан, кайчандыр алтын хәрефләр белән язылган, үткән биш ел эчендә җилләр, яңгыр һәм кар сулары тәэсирендә уңып коелган «Рәхмәтуллина Зәйтүнә Әхәт кызы 09.09.1923 – 05.06.2000» дигән язу уемтыклары кыегаеп, күңелдә ямьсез тойгылар уятты.
Күрәсең, хәрби комиссариат, бурычын үтәп, таш һәм чардуганны куйдырганнан соң, авылдашлардан беркемнең дә һич югы кабер өстен чүп үләннән булса да арындыру башына килмәгән. Каберне төзәтеп, ташны турайту-яңарту, чардуганны буяу турында әйтәсе дә юк. Зәйтүнәнең хатыннан күренгәнчә – балалары булмаган, бәлки, биредә якын туганнары да яшәмидер. Бу илдә кеше, күбесенчә, үзенең катлаулы тормыш гаменә кереп баткан шул, башкалар турында уйларга аның вакыты юк. Ләбиб белән Ләйлә, җиң сызганып, кабер өстен чүп үләннәрдән чистартты. Чит ил кунаклары зиратта озак тормады, Пауль Зильберт йөрәге сызлануын басарга тырышып, Алатауның ритуаль хезмәтләр конторасына ашыкты. Контора мөдиренең шәхсән үзен күреп сөйләште ул. Аңа гозерен җиткерде. Аңа кадәр кала музееннан вакытлыча «Ана белән Бала» портретын сорап торган иде, картинаны сканер аша чыгартып, хәзер менә шуны мөдиргә күрсәтә:
– Сезнеке моны таш плитәдә эшләтә? – ди әнә читенлек белән булса да татарча сөйләшергә тырышып. Мөдир, урыс кешесе, күзләрендә ачу чаткылары уйнатып, кычкырып җибәрде:
– Не надо каля-баля, говори по-русски! – ул, күрәсең, алман белән түгел, татар бәндәсе белән сөйләшәм, дип уйлады.
Зильберт сискәнеп аңа карады. «Мондый кадрны бездә, клиентлар белән тупас мөгамәләсе өчен, сәгате-минуты белән эштән куарлар иде», – дип уйлады хәтере калган карт фронтовик әлеге күренешнең биредә норма саналуын башына да китермичә. Аның урысчасы татарчага караганда да ныграк аксый, шуңа күрә бабасының үтенечен ритуал хезмәт башлыгына Ләйлә аңлатырга алынды. Ритуал хезмәтләрнең бурычы – кыска срокта контора арсеналындагы гаранит ташка «Ана белән Бала» портретын чокып, аны Зәйтүнә Рәхмәтуллина кабере өстенә ныклы нигезгә урнаштыру, каберне челтәрләп эшләнгән затлы чардуган белән әйләндереп алу икәнен төшендерде. Контора мөдиренә тиешле сумманы «евро» ларда алдан ук кулына тоттыргач, һәм тагын шундый бәяне эшләр төгәлләнгәннән соң Ләйлә тапшырасын белгәч, төксе мөдирне әллә җен алыштырды – тирәләрендә йөгереп йөри башлады.
Пауль Зильберт оныгыннан һәм Ләбибтән Чыршылы зиратының кайсыдыр эчке ягында калган, Зәйтүнәнең ире – Рамил Рәхмәтуллинның да каберен эзләп табуларын һәм тәртипкә китерүләрен үтенде. Алатауда булган бер-ике көн эчендә Зильбертлар лагерьда вакытта немец әсирләре күмелгән зиратны да барып карадылар.
Алар каберлекләрне музей хезмәткәрләренең карап чистартып торуыннан канәгать калып, кунаклар өчен тәгаенләнгән кенәгәдә рәхмәт сүзләре язып калдырдылар. Ватаннарына китәр алдыннан өлкән Зильберт хастаханәдәге Нургали Гатауллинның хәлен кереп белеште. Гомер булмаганны – фронтовикны аерым люкс-палатага салганнар, хәтта янына тәүлек әйләнәсе кизүлек итүче шәфкать туташы билгеләгәннәр. Ветеран сөйләвенчә, аны иң яхшы чит ил медикаментлары белән дәвалыйлар икән. Сөйләшә торгач, Нургали агайның сугыш ветераны Зәйтүнә ханымны күреп белгәнлеге ачыкланды. Алар тантаналы кичәләрдә, 9 Май бәйрәмнәрендә бергә туры килгәләгәннәр. «Соңгы биш-алты елда Рәхмәтуллинаны бөтенләй очратканым булмагач, кая китте икән, әллә вафатмы, дип юксынган идем, дөньядан кичкән икән – авыр туфрагы җиңел булсын», – дип көрсенде татар карты. Саубуллашканда, Зильберт аның тизрәк савыгып, аякка басуын теләде, әгәр кирәге чыкса, шәхси клиникасында операция ясатырга исәп тота алуын әйтте. Транспортировка, юл чыгымнарын үзенә капларга туры киләчәк. Анысын гына медицина ярдәме дәүләтнеке саналган илдә иминият компаниясе күтәрер әле. Пауль Зильберт киләсе елның җәендә кабат Алатауга килергә ниятли икән, Нургали Гатауллин белән чәй өстәле артында иркенләп сөйләшеп утырмакчы, Зәйтүнәнең каберен зыярәт кылу – сәяхәтенең төп максаты – «Ана белән Бала» портретының ташка чокылган вариантын күрәсе килә.
Капма-каршы окопларда торып сугышкан, тәкъдирләренә шулай язылгач, берсе икенчесенең гомерен саклап калган, алтмыш өч елдан соң, юллары кабат очраклы кисешеп, янә бер-берсенә ярдәм кулы сузган ике карт солдат алда гомер гаять аз калуын яхшы аңлыйлар. Шуңа аларга аерылышу ифрат авыр. Эпизодик рәвештә ике генә тапкыр очрашырга өлгерсәләр дә, аларны инде ниндидер күзгә күренмәс җепләр мәңгелеккә бергә бәйләп куйган. Фронтовик немец иелеп, койкада яткан фронтовик татарның саклык белән җилкәсеннән кочты. Тегесе, күңеле йомшап, системадан буш кулы белән дустының яңагыннан сыйпады. Кизү шәфкать туташыннан уңайсызланып, икесе дә күзләрендәге яшьләрен сөртергә ашыкты. Пауль Зильберт шул көнне үк Дөреш аэропортыннан самолетта әүвәл Мәскәүгә, аннан – Алманиягә очты. Нургали Гатауллин ике атнадан савыгып аягына басты, санаторийда сәламәтлеген ныгытканнан соң, Күктимердәге йортына әйләнеп кайтты.
 
Эпилог
 
Ул вакыйгалардан соң да ун еллап вакыт үтте. Бөек Җиңүнең җитмеш еллыгы якынлашкан көннәр. Нургали агай аның алтмыш бишенче язын күрсә дә, алтмыш алтынчысын каршылый алмады – сиксән сигез яшендә туган авылы Күктимердә вафат булды. Хәрби комиссариаттан да вәкилләр килеп, фронтовикларга күрсәтелә торган кадер-хөрмәт белән хатыны янәшәсенә җирләделәр үзен, кабере өстенә хөкүмәт исәбеннән гранит таш бастырдылар. Әле ул исән чагында, алманлы Пауль Зильберт, Алатауга килеп, татар фронтовигы белән ике мәртәбә очрашып, сугышта күргән-кичергәннәрен искә төшереп утырдылар. Зильберт туганыдай якын күреп өлгергән Гатауллинны фанилыкта бишенче тапкыр күреп сөйләшергә өметләнеп килгәндә, аның күптән түгел мәңгелек сыену урыны тапкан кабер калкулыгын гына күрә алды. Чардуган тимеренә таянган хәлдә, чал чәчле башын иеп басып торган вакытында ниләр уйлады икән ул? Бәлки, Гитлер Германиясенең СССРга каршы сугыш башлап, дистәләрчә миллион кешенең һәлак булуында үзенең дә, шул илнең ватандашы буларак, гаебе барлыгын уйлап газаплангандыр, бәлки, башка сәбәп – анысын без белмибез. Ул, күрәсең, Нургали Гатауллинны ике тапкыр үлемнән алып калуы белән үк бу шәхес һәм бу ил алдында үзенең бернинди бурычы калмавын уена да китермәгәндер. Цивиль дәүләтнең тәрбияле ватандашы шул ул!
Чыршылы зиратында җирләнгән Зәйтүнә Рәхмәтуллинаның каберендәге обелискка чокып ясалган «Ана белән Бала» портретыннан канәгать калган, дип сөйләделәр. Картинаның астына татарчалап: «Зәйтүнәгә Паульдән соңгы бүләк», – дип яздырган икән. Халык арасында берникадәр чыш-пышлар булып алды. Алар шулай тиз басылдылар да. Башкача немец фронтовигының Алатау якларында күренгәне булмады. Аны искә алучы да юк инде. Хәер, һәркемнең үз кайгысы – кайгы. Әгәр кызыксынучылар булса, немец бабасы турындагы мәгълүматны татар кызы Ләйләдән белә алырлар иде. Моны ишеткәч, иманым камил, кемнәрдер: «Өлкән Зильберт исәнмени?» – дип сораячак. Мин Ләйләдән белештем: профессор Пауль Зильберт, сугыш ветераны, шәхси медицина клиникасының хуҗасы, туксан өч яшен тутыра инде, Брауншвейг читендәге вилласыннан чыкмый диярлек. Күзләре рәтләп күрми. Аяклары сызлаудан интегә.Дәвалаучы табиб аның улы Ганска: «Яшисе күп калмаган – иң күбе ике-өч ай», – дигән имеш.
Илнар Борһанов, моннан җиде-сигез ел элек үк, Алатау хакиме кәнәфиен калдырып, читкә китеп барды. Аңа кадәр үзенә бер бала да бүләк итмәгән егерме ел аның белән ятак бүлешкән хатынын аерып, икенчегә өйләнде. Яшь хатыны, бер ел үтәр-үтмәс, малай алып кайткан үзенә. Шатлыктан түбәсе күккә тигән Борһанов шуннан соң Ләйләне тынычлыкта калдырган. Югыйсә, гел Ләйлә Зильбертны: «Хисабыңа миллион евро акча күчердем, Лондондагы элиталы фатир сине көтә. Мине әтиең итеп таныган көнне үк алар синеке булачак», – дип аптырата торган булган.  Кыз катгый баш тартып килгән. «Хәзер җаным тыныч, ярый әле башкага өйләнеп, баласы булды», – дип әйтә ди кыз.
Бер башлагач, Илнар Борһановка кагылган теманы төгәллик инде. Хакимлектән китүенең җитди сәбәбе бар. Халык арасында таралган сүзләргә ышансаң: эш кабинетында утырганда, федераль үзәктән үк килгән көч структурасы вәкилләре кереп, аның кулларына богау салганнар һәм Казандагы яманаты белән даны таралган Черек күлгә илтеп япканнар, имеш. Ике ай дәвамында Алатауда күренмәгән хакимнең кулга алынуын Галимовны, киллер яллап, юк иттерүе белән аңлаттылар. Соңлап булса да, эзенә төшкәннәр, дип сөйләнделәр. Әтисе – Карамат Әхәтович – зур акчалар бәрабәренә, йөри торгач, малаен төрмәдән йолып калган. Анысы да булыр – бөтен нәрсә диярлек акчага сатыла торган заман ич.
Хафиз Хәмитов, Илнар Борһанов киткәннән соң, Күктимер агрофирмасының бердән-бер хуҗасы булып калды. Башкаручы директор чагында шактый мал туплаган икән – элекке хакимнән акцияләрен сатып алды. Түләр өчен җитмәгән акчаларын килешү нигезендә соңыннан берничә елда түләп бетерде. Шулай яхшырак, чөнки җирнең чын хуҗасы җирдә эшләүче булырга тиеш, табыш читләргә агылмасын.
Югары уку йортын тәмамлап, экологик чиста продукт җитештерү проектын уңышлы гамәлгә ашыра башлагач, Ләйлә Зильберт Ләбиб Хәмитовка тормышка чыгып, Хәмитова булды. Өч – дүрт ел эчендә ул аңа башта – кыз, аннары малай алып кайтты. Кайнанасы – Ләйлә Хәмитова киленен өрмәгән җиргә дә утыртмый, кунакка кайткан чакларында «кызым» дип кенә тора, ди. Адашлар булу өстенә, акыллы һәм уңганлыгы, бай гаиләдән чыкканлыгы да аз роль уйнамагандыр – акчалыны  кем яратмый. Ләбиб тә, Ләйлә дә аспирантурада укуларын дәвам иттеләр, киләчәкләрен фән белән бәйләргә уйлаулары. Гомеренә ялгыз гомер кичергән Сабира апалары аларны үзендә яшәргә күндергән. Искергән йорт янәшәсендә күзләрнең явын алырлык ике катлы «хан сарае» калкыту Хәмитовлар һәм Зильбертлар гаиләсенә «чүп»кенә инде – ике ел үтәр-үтмәс стеналары затлы кызыл кирпечтән өелгән йортның ишеген ачып та кергәннәр. Берәүләр туа – берәүләр үлә. Буыннар алмашына, тормыш дәвам итә шул.
 

Фирдәвес ХУҖИН


«Мәйдан» №3, 2020 ел
 

Комментарийлар