Бәллүр богау
Сүз хәнҗәрен никләр генә кыныннан тартып чыгарды икән?
Дәшмәскә, телне аркылы тешләп калырга мөмкин иде ләбаса. Үзе утырган ботакка балта чапкан дип аның кебекләр турында әйтәләрдер… Әй, чабылсын сана. Кадалып китсен. Менә хәзер тотар да ишекне теге яктан ябып, бөтенләй башка дөньяга аяк басар. Бүтәннәр яши торган, тән рәхәте, тышкы кабык, тәмле ашау турында гына кайгыртып яши торган чын дөньяга. Көчле кеше ул, көчле… Җанны, тәнне шушы йортка бәйләп тоткан богауларны өзәргә дә көче җитәчәк аның… Богау дидеме? Сәер. Нишләп соң әле ул богау бәллүр боҗралардан тора? Сәе-ер… Бу боҗралар кулны, аякны, күкрәкне, алай гына да түгел, йөрәкне, үпкәләрне – бөтен булмышны урап алган түгелме?
Үз күзенә үзе ышанмыйча, бармакларын кыймылдатып түшенә, беләгенә кагылып үтте – бәллүр боҗралар чишмәнең челтер тавышы белән көйләп җавап кайтарды.
Йөрәк түрендәге әрнүле кыл татлы сулкылдап куйды. Сәер. Богауга кагылу әйтеп бетергесез рәхәт, рәхәт һәм… куркыныч иде. Бер саксыз хәрәкәт – дөньяда ничә төс бар, һәммәсен үзенә сыйдырган боҗралар челпәрәмә килер дә аяк астына тәгәрәр кебек. Куркыныч. Куркыныч? Һе… Һәр күзәнәкне урап алган бәллүр богаудан арынырга үзе үк курка, димәк. Чөнки… чөнки бу – аның бишектән төшүгә үк аяк баскан, иң оста зәргәрләрне көнләштерерлек итеп төзегән бәллүр Дөньясы…
Әллә нинди китек көн булды бүген. Һәрберсе сул аяктан торып килгән идеме – аңламассың. Репетиция гадәттәгедән дә ыгы-зыгылы үтте.
– Энем, менә болай итсәң, дөресрәк булмасмы? – диде аксакал артист мыек төртеп кенә килгән яшь егеткә киңәш итеп.
Моны ишетеп алган режиссер:
– Үз ролегезне генә белегез, калганы сезнең эш түгел, кысылмагыз, – диде кырт борылып.
«Ник дәштем» көненә төшкән өлкән артист чал башын иеп читкә атлады.
Хаклы иде. Каршы җавап кайтармавы белән дә хаклы иде. Кендек җебе береккән сәхнәсеннән аермауларына шөкер итеп, ни әйтсәләр шуңа күнәргә күнеккән карт артист үзенчә хаклы иде.
Ә менә ул дәшми кала алмады:
– Бәлки гафу үтенерсез?
Сорауның үзенә төбәлгәнен аңлагач, режиссер берара телсез калды.
– Сез өлкән кешене рәнҗеттегез.
– Улым, нинди рәнҗү ди инде… – Карт артист куркынган күзләре белән егеткә инәлеп карады.
– Бәлки гафу үтенерсез?
Режиссерның муен тамыры кызарып бүртенде:
– Син… син моны миңа әйтәсеңме? Җөрьәт итеп?
– Җөрьәт итәм. Сез Алланың кашка тәкәсе түгел.
Каршы җавап ишетелмәде. Тынлыкны каты-каты баскан аяк тавышы һәм ишекнең шапылдап ябылуы бүлде. Хәер, озакка түгел. Бер-ике тәмәке суырырлык вакыт үтүгә, йөзенә төс кунган режиссер кире әйләнеп керде. Баскычка юнәлмәде, сәхнәгә залдан гына сикереп менде.
– Гафу итегез. – Мин-минлек җиңелгән иде.
Инде эзгә төшеп, репетицияне башладык дигәндә, теленнән шайтан тарттымы:
– Мондый Галиябану булмый, – дип әйтеп ташлады.
Сәхнәдә янә сораулы тынлык урнашты.
– Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный ди. – Режиссер, күзләрен кинаяле кыса төшеп, аңа текәлде.
– Мондый Галиябану булмый. Күлмәген карагыз.
Премьерага дигән күлмәген киеп чыккан, аның затлы тегелешенә аһ иткән кызның ирен читләре дерелдәде: эскизын рәссам, режиссер, үзе өчәүләп ясадылар. Замана Галиябануына атап тегелгән, җете ачык төсләрне җыйган күлмәк күз явын алырлык иде. Кызның теләсә кайсы ир-егет күреп, авыз суын корытырдай тыгыз күкрәкләре дөньяга баккан – күлмәк изүенең һәр сызыгын җентекләп эшләделәр. Җәлеп итәрлек булсын!
Вак-вак бөрмәләрдән тезелгән ике катлы балаитәк кызның ымсындыргыч тулы аякларын ассызыклап торырга тиеш иде.
– Мондый Галиябану булмый! – Аның күз алдында әбисенең бәрхет тышлы альбомы, беренче биттәге аклы-каралы рәсем яктырды. Галиябану шулай гына була ала…
– Кызы-ык. – «Кызганыч» димәде, «кызык» диде режиссер. Моңарчы бу кадәр әрсезлекне күрмәгәнгәме, аңа чыннан да кызык иде, ахры. Куе кашлары бер җыерылды, бер язылды. Кул астындагы артистларның, бигрәк тә менә моның кебек яшь-җилкенчәкнең авыз күтәреп үз сүзен сөйләгәне юк иде әле. Аларга кеше сүзе, роль, роль булсын. Ә бу – кызык егет. Кызык? Кызык түгел, куркыныч. Үз сүзе, үз башы бар…
– Тамашачыны итәге җиргә тигән күлмәк, юкә чабата белән җәлеп итеп булмый, егетем. Ә бүген безнең төп максат – тамашачы җыю. Зал буш икән, димәк, кесәгез дә буш дигән сүз. Капиталистик җәмгыятьтә яши башлаганыгызны онытмагыз…
– Акча, акча дип, сәхнәне проституция юлына бастырырга телисез икән, әйдәгез, бөтенебез дә чишеник алайса. Әһәһә-әй… Шәрәләр биюе оештырабыз, тамашачы, кайда син, а-у?!
Тирә-юньдәгеләр аңа күктән төшкән сәер җан иясенә тап булгандай шаккатып карадылар. Кемдер мыскыллы елмаеп, чигә тирәсен бораулагандай итте, кемдер кызганып көрсенде.
– Приказны үзгәртеп язарга туры килер. Хәлил роленә батмыйсың икән син, егетем. – Режиссер, кулы белән «бетте» дигән ишарә ясады да, нигәдер канәгать елмаеп, залга сикерде. Башкалар да уттан качкандай таралышырга ашыктылар.
Ул берьялгызы басып калды. Гаҗәпсенеп, түшәмгә, идәнгә, сәхнә читенә күз салды: бая гына куе кызыл төстә булган калын пәрдәләр кинәт кенә үтә күренмәлегә әверелгән иде. Ул арада пәрдәнең теге ягы да, бу ягы да бергә тоташып, ниндидер соры томанга күмелде. Аның хыялында, аның үткәнендә исә пәрдәнең һичьюгы бер ягы ап–ак төстә иде… Сәер. Үткәнендә дидеме? Аның үткәне кул сузымы арада гына лабаса… Әллә соң тормышы гомерен театр сәхнәсендә үткәргән әбисенекенә ялганып, бербөтен тәшкил итәме? Ул инде илле, йөз, мең… ел яшәгән кебек. Чынлыкта исә адәм баласының гомере – тегәрҗеп калынлыгы айның күпереп пешкән калачка әверелүе һәм күз ачып йомган арада юка кыерчыкка калуымы? «Бу дөньяда куркырлык бер нәрсә дә юк, бары тик аңлап бетермәгән нәрсәләр генә бар» дип кайсы акыл иясе әйткән әле? Сүзләре хак икән, ул чагында менә бу минутлар ник куркыныч тоела соң? Богауларны өзәргә көче җитүдән куркамы?.. Мәңгелекнең бер кыйпылчыгын тәшкил иткән гомер юлын яктылыкка омтылып кына, тирә-якка нур чәчеп кенә кичәсе иде… Шушы омтылыш аны бәллүр боҗралар белән урап куйды да инде…
Соры томан эчендәге сәхнә уртасында басып торган егет җавапсыз сораулары белән ялгыз калды…
***
Һаваны ярып, кыр казлары каңгылдап үтте. Ярымачык тәрәзәдән ургылып кергән үзәк өзгеч тавыш болай да йоклар-йокламас яткан Фаягөл карчыкны урыныннан ук торгызды. Әле таң атып кына килә бит, кая ашыгулары бахырларның? Кайтуларымы, китеп барышларымы? Хәер, көзе, язы, көне, төне барысы бергә буталып, инде ахирәткә күчәр вакытын минутлап санап яшәгән карчык өчен барыбер түгелмени? — Ул үзе белән бергә картайган мендәренә янә башын терәде. Йокы төшәсе юк иде, шуны аңлап, карчык тагын торып утырды. Күнегелгән хәрәкәтләр белән карават астыннан җылы башмакларын кармалап тапты, капшана-капшана урындык аркасыннан җылы шәлен үрелеп алды да, аны иңнәренә салып, балконга чыгасы итте. Ут кабызмады, кояш яктысын да әйле-шәйле генә аерган күзләренә көн ни, төн ни.
Балкон тәрәзәсез иде, Фаягөл карчыкның сөяк белән тиредән генә торган гәүдәсен мизгел эчендә суык куырып алды; кайчандыр җете зәңгәр булып, инде төсе уңган күзләрендә рәнҗү, үпкә билгеләре чагылды. Я, ни галәмәт инде бу? Карт сөякләреңне сөйрәп, баскычтан төшеп җитә алмавың бер хәл, инде шушы иңе-буе бер метр «биләмәсенә» чыгарлык рәте дә калмаганмыни? Бигрәк мәрхәмәтсез шул картлык дигәннәре. Тугыз дистәне түгәрәкләп килгәндә, әлләни мактана алмыйсың. Җитмәсә, былтырлы-быеллы күзләренең дә рәте китте; сәламәтлеге, елак усак агачыдай, ничә карасаң, калтырап тора. Фаягөл карчык, бер ярдан икенчесенә ташланган уйларының җеп очын эзләгәндәй, таң сызылып килгән офыкка текәлде. Күзләре аермаса да, колаклары, шөкер, зарланырлык түгел иде – кыр казларының янә иңрәп кычкырганы ишетелде. Китеп барышлары икән шул... Көзге салкынлык тәнне генә түгел, җанны өтә. Шул салкынлыкка рәнҗеп китмисез микән, бахыркайлар? Туган җирләрдә ни кадер күрдегез, бәгырькәйләр?..
Фаягөл карчыкның берән-сәрән генә калган керфекләре яшькә чыланды. Оныгы Азаматның «кем кадерли бүген сине?» дигән сүзләре кинәт кенә колагында яңгырап ишетелде…
***
Ул көнне дә Азамат гадәтенчә кухняда әш-мәш килде, чишмә суыннан тәмле итеп чәй кайнатты, өстенә колбаса турап, йомырка кыздырып алды. Аннан, ыгы-зыгысын төгәлләп, залга чыкты. Көзге алдындагы бер кочак кәгазьне әйләндереп-тулгандырып карагач, йөзе сүрәнләнде. Егет әбисе янына диванга утырды. Аның баһадир гәүдәсе янында Фаягөл карчык бөтенәй кечерәеп калды.
Фаягөл карчыкның сискәнеп куюын сизгәч, Азамат көрәктәй куллары белән аның ябык иңнәреннән кочып алды.
– Әй, әби, әби… Күр әле, фатир өчен түләүгә пенсияң дә җитми түгелме? Уты, суы, телефоны гел артып тора, әнә, тагын дөнья хәтле арттырырга маташалар. Чәчең белән җир себерсәң дә, бәяләр артыннан куып җитешле түгел… Менә син, әби, бөтен гомеремне халыкка багышладым, ди идең. Данлыклы артистка дигән исемең бар – я, кем кадерли сине бүген? Шул халкыңмы? Дәүләтеңме? Илле ел буе театр сәхнәсеннән төшмәгәнсең – ни белән түләделәр сиңа? Татар театрының йөз еллыгы дип чаң суккан көннәрдә бер бөртек чәчәк тотып яныңа килүче булдымы? Синең исәнлегеңне, барлыгыңны, булганлыгыңны исенә төшерүче табылдымы? Ә бит син һәм синең кебекләр хөкүмәт казнасына заманында күпме табыш керткән кешеләр! Бүген пенсияңә тигән тиеннәрне әйтсәң, тавык кычкырып көләр... – Азаматның бу хакта бер дә авыз ачып сүз кузгалтканы юк иде, бәгырендәге шешнең тулып тишелүе булдымы, ул әбисе өчен бар әрнүен, йөрәгенең бар зарын кинәт кенә бушатты да салды. Аннары, Фаягөл карчыкның үзен ялгыш аңлавыннан куркып, янә өстәп куйды:
– Безгә синең бер тиенең дә кирәкми, әби, шулкадәр гаделсезлекне, кешенең кадерсезлеген күреп, җан әрнегәннән генә әйтүем.
Бәләкәйдән үк кече күңелле булып үсте шул Азамат, алтыдагы алтмышка ди. Әле дә шул гадәтен куа, бәхете булгыры. Инде ир-егет булса да, әбисе өчен һаман сабый белән бер. Фаягөл карчык, күзләре яшьләнеп, оныгының аркасыннан сөеп куйды. Улы, Илһамы – Азаматның атасын әйтүе – икенчерәк булып үсте. Җиде яшенә кадәр Фаягөлләргә ияреп, гел юлда, артистлар арасында йөрде. Бик тере, аралашучан бала иде. Аннан урыс мәктәбенә укырга кереп, интернатка урнашкач, гелән үзгәреп бетте. Хәзерге акылы белән аңлый да бит Фаягөл, терсәкне тешләргә генә соң. Яшерен-батырын түгел, Илһамына гаилә җылысы җитмәде, җиде ятлар арасында үсте. Ял көннәрендә анда-санда бер өйгә алып кайтып, әвәрә килгән булдылар да шуның белән шул. Нишлисең, Фаягөл үзе дә, Шәрифе дә гастрольдән кайтып кермәделәр, балага ыгы-зыгысыз тормышта яхшырак булыр дип уйладылар. Инде бер улларын мәңгегә югалткач, икенчесен соңлап кына тапкач, күз карасыдай сакларга теләүләре иде. Гомер үтә торды, Илһамнары егет булды, өйләнеп җибәрде. Җәһәт кенә Азамат исемле малай да алып кайттылар. Баланың баласы балдан татлы, диюләре хак икән. Шәриф белән Фаягөл оныкларын сөеп туя алмадылар, бушрак вакытларының һәр минутын аңа багышладылар. Үзләренә ияртеп, спектакльгә дә алып килделәр, җай чыккан саен сәяхәткә бардылар. Сөйләнмәгән әкият, җырланмаган җыр калмагандыр. Фаягөл, моңлы тавыш белән «Сак-Сок»ны көйли башласа, сабый гына булган Азаматның күзләренә мөлдерәп яшь тулыр иде, бахыр... Улларына биреп бетерә алмаган җылылыкны әби-бабай, шулай итеп, тамчысына кадәр оныкларына бирергә тырыштылар. Аллага шөкер, игелекле, тәүфыйкълы булып үсте Азаматлары.
Фаягөл, шуларны күңеленнән кичереп, янә Азаматның аркасыннан сөйде.
– И, улыкаем, пенсия өчен эшләдекмени без, – диде ул, яулык очы белән күзләрен сөртеп. – Яшь чакта сәхнә белән бер агулангач, үзең теләп үзеңне богаулап куйгач, аннан китте юк инде ул... Кадер дип, бер без генәмени дөньясында. Эшләгән чакта күрделәр, рәхмәттән башка бер сүз дә юк. Бәләкәйрәк булса да, фатирын бирделәр. Әнә, кладуфкада грамоталар, мактау кәгазьләре капчык-капчык. Мин үлгәч кенә ташларсың инде, улым, йөк димә, әлегә чыгарып ыргыта күрмә берүк. Бабаңныкылар шкаф астында. Урыныгыз булса, аныкыларны сакла, оныттылар дип рәнҗеп ятмасын.
– Шул кәгазьләр белән алдап эшләткәннәр инде сезне. – Азамат сүзен дә әйтеп бетерә алмады, әбисе, гомер булмаганча, аны каты тавыш белән бүлдерде:
– Алай димә, улым. Безне эшебезне ярату яшәтте, халык мәхәббәте яшәтте. Дан-шөһрәт өчен түгел, күңелебез кушканга эшләдек без. – Бу минутта Фаягөл карчыкның күзләрендә әйтеп бетергесез горурлык чагыла иде.
***
Фаягөлнең яшь чагы, чәчкәгә бөреләнгән гөл чагы иде. Үги әнисе Гөлсем, энесенең ярдәме белән, кызны Казан кулланучылар җәмгыятенә машинистка итеп урнаштырды. Фаягөлнең һәр эшкә кулы ятып тора, чибәрлеге өстенә, күзгә рәхәт сөйкемлелеге дә бар – тиз арада аны үз итеп, яратып өлгерделәр. Көннәрдән беркәнне аны профсоюз рәисе үз бүлмәсенә дәште. «И Ходаем, әллә бер-бер гаебемне таптылармы?» дип, курка-курка гына кергән кызны рәис бик ачык йөз белән каршылады. Ул үзе генә түгел, өстәл янындагы урындыкта тазарак гәүдәле, түгәрәк битле, кысынкырак күзле тагын бер ир заты утыра иде.
– Уз, әйдә, сеңлем, тартынма. Сиңа сүзебез бар иде. – Рәис, стена буендагы кечкенә эскәмиягә ишарәләп, кызга утырырга кушты. — Башта таныштырыйм әле үзегезне. Мин әйткән Фаягөл туташ шушы була инде, бик уңган кызыбыз. Үзе чибәр, бер кашык су белән кабып йотарлык. Фаягөл, Хәбир әфәнденең синең белән танышасы килгән иде. Аптырап, әллә ни уйлама. Театр артисты ул. Менә, сәүдә эшчеләре клубында синең кебек яшь кызларны, егетләрне җыеп, үзе дә театр түгәрәге оештырып йөри. Хәбир әфәнде, бәлки, фикерегезне үзегез җиткерерсез?
– Минем йомыш бераз сәеррәк шул, гаепләмәссез. – Таза гәүдәле ирнең тавышы җанга ятышлы, йомшак иде. Ул, әйтим микән, юк микән дигәндәй, берара тын калды да, сул кулы белән ияген сыйпап, сүзен дәвам итте:
– Дөрестән дә, түгәрәккә кешеләребез җитеп бетми. Сезне бик мактадылар, матур җырлый, сөйләме бик матур, диделәр. Бәлки, тәвәккәлләрсез? Кияүдә түгел икәнсез, димәк, әлегә койрык бозга катмаган дигән сүз...
Фаягөлнең, гадәттәгечә, гаҗәпләнүдән уң кашы өскә чөелде.
– Кай арада шулкадәр гайбәт җыеп өлгердегез әле? – диде ул шаяра төшеп.
– Сүз иясе белән йөрми диләрме? – Күренеп тора, Хәбир әфәнде җавап эзләп кеше кесәсенә керә торганнардан түгел. Ул, ап-ак тешләрен балкытып елмайды да каршы җавап ишетелмәслек итеп:
– Япь-яшь башыгыз белән өйдә бикләнеп утырмассыз, безнең янга килерсез дип ышанабыз. Вакыт табып, ничек тә шушы көннәрдә клубка кагылып китсәгез иде. Андагы егетләрне, кызларны үз күзегез белән күреп, танышырсыз, – диде.
– Туктагыз әле, мин бит киләм дип бер сүз дә әйтмәдем... – Фаягөл, урыныннан калка төшеп, нидер әйтмәкче иде, Хәбир әфәнде аны бүлдерергә ашыкты:
– Үкенмәссез. Хәзер үк кистереп әйтә алам: сез театрыбызның йөзек кашы булачаксыз!
Фаягөл, ни ә, ни җә дияргә белми, бүлмәдән чыкты да, уйлар өермәсенә чолганып, стенага терәлеп басты. Кызык, чыннан да барып карасаң, нәрсә була инде? Болай гына, күрер өчен генә. Тукта, әнисе белән киңәшсен әле башта, ул ни дияр бит...
Гөлсем үги кызының теләгенә каршы килмәде. Киресенчә, аны хуплады гына.
– Бар, кызым, әлегә син үзең дә ике күзең... Болай да беркая чыгып йөргәнең юк, әзрәк дөнья белән танышырсың, ак-караны аерырга өйрәнерсең. Тик ипле генә, тәүфыйкълы гына йөр берүк, – дип нигәдер балавыз да сыгып алды.
Ял көне иде. Фаягөл төнне тынычсыз уздырды. Күңелендә үз ниятенә икеләнү, кайта-кайта уйлану булмаса да, урынында кырыкка бөтерелеп ятты. Ахыр чиктә, кара таңнан торып, үз бүлмәсендә лампага ут элдерде. Кичтән әзерләп куйган, әнисе бүләк иткән бәйләм күлмәген мең дә беренче кат энә күзеннән үткәргәч, көзге алдына килеп басты. Ике тәрәзә арасына эленгән авыш көзгедән күзләре төсендәге зәңгәр күлмәк кигән зифа буйлы кыз карап тора. Берсен аркасына, икенчесен күкрәгенә төшереп салган озын толымнары, буяу әсәре күрмәгән түгәрәк чиста йөзе аны баласытып күрсәтә кебек. Фаягөл кием шкафының аскы тартмасыннан челтәрләп бәйләнгән ак яка эзләп алды — бераз җитдирәк кыяфәт тә комачауламас, шәт. Чыннан да, караңгы зәңгәр күлмәгенә ап-ак яка куеп җибәргәч, ул гелән үзгәреп китте. «Чәчемне җыеп, баш түбәсенә төенләсәм, борын очына күзлек элсәм, бөтенләй буласы икән!» Кыз, үзалдына рәхәт елмаеп, көзгегә каш сикертте. Аның кыштырдап йөрүенәдер инде, Гөлсем әнисе дә уянды.
– Таң тишегеннән кая җыендың? Әй, бала, бала... Әллә нигә бер эләккән йокыңны йокламыйча, – диде ул караватынннан башын гына күтәреп.
Фаягөлгә уңайсыз булып китте. Чыннан да, түгәрәк дигәннәренә әле кичке якта гына барасы бит. Түзәрлеге калмаган кешедәй шулкадәр сабырсызланмаса...
– Күлмәгемне генә киеп карадым, әнкәй. Төн чыкканчы пәриләр урламады микән дим, бигрәк матур бит. – Кыз, әнисенең бүләген өстеннән салды да бик кадерләп урындык аркасына элеп куйды.
Ярты көнне ничек кирәк алай, этеп-төртеп уздыргач, Фаягөл, хәерле сәгатьтә дия-дия, урамга чыкты. Сәүдә эшчеләре клубы алар яшәгән йорттан әлләни ерак түгел, җәяүләп ярты сәгать атларлык юлдыр. Кыз, көзге көннең матурлыгына хозурланып, сукмак буйлап атлады. Җиһанда әбиләр чуагы хакимлек итә иде: бер-берсе белән куышлы уйнаган тоҗымнар, өрфия канатларын тибрәтеп, әле монда, әле тегендә килеп сарылалар. Яшеллеген җуярга өлгермәгән яфраклар, күреп-сокланып калыгыз дигәндәй, үткән-сүткәнгә лепер-лепер эндәшеп куя. Кояш та, көз ае икәнен оныткандай, мулдан кылана, җылысы белән бар дөньяны иркәли, нурда коендыра. Кызларның бирнә мендәредәй күпергән болытлар көнне бөтенләй җәйгә охшатып җибәрә.
Хәбир әфәнде әйткән вакытка клубка төп-төгәл килеп җиткән Фаягөл, авыр, калын ишекне көч-хәл белән ачты да, күңелендәге исәпсез-хисапсыз тойгыларны урамда калдырырга теләгәндәй, артка борылып, «уф!» дип куйды, аннан, җитез-җитез атлап, эчкә үтте. Ишек төбендәге өстәл артында бәйләм бәйләп утырган хатыннан театр түгәрәге бүлмәсенең кайдалыгын белешкәч, шунда юнәлде.
Аның килеп керүен көтеп кенә торган диярсең, ишекне ачуга, коридор кебек тар гына бүлмәдә, май кояшы кебек балкып, Хәбир әфәнде каршы алды.
– Төкле аягыгыз белән, Фаягөл туташ! Көтәбез, көтәбез үзегезне, – дип, бераз төчеләнеп, кызны кып-кызыл ишекле икенче бүлмәгә әйдәде. Утыз-утыз биш яшьләрдәге, тазарак гәүдәле бу ирнең һәр хәрәкәте шулкадәр җитез, күз иярмәслек иде. Ул, үтә-үтешкә, күперенке коңгырт чәчләрен төзәткәләп алырга, тәрәзә төбендә яткан китапны пыяла ишекле шкафка куярга, биек аркалы иске урындыкны стена буена шуыштырырга өлгерде.
Фаягөл, галәмәт зур, стенасында акшарлары, буяулары кубып беткән, тәрәзәләрендә пәрдә әсәре булмаган шыксыз бүлмәне күргәч, бермәлгә аптырап китте. Театр дигәч, кыз бөтенләй башка, әкияти дөньяны күзаллаган иде ләбаса. Бүлмәдә үзара көлешеп, сөйләшеп утырган егетләр, кызлар, Фаягөл килеп кергәч, сүз берләшкәндәй, тынып калдылар. Кыз, үзенә төбәлгән кызыксынулы карашларга игътибар итмәскә тырышты, җиңелчә баш иеп кенә исәнләште дә, Хәбир тәкъдим иткән урындыкка барып утырды.
– Туташлар, әфәнделәр, таныш булыгыз, Фаягөл Мәхмүтова дигән өр-яңа артисткабыз. Бик рәхәтләнеп безнең театр түгәрәгенә йөрергә риза булды. Уңган-булган, матур җырлый дигән даны бар. Киләчәктә татарның данлыклы артисткасы булыр дигән өметтә калабыз.
Хәбирнең күтәренке рухтагы сүзләреннән соң дәррәү кул чабып алдылар.
– Фаягөл туташ, болар да нәкъ шулай, киләчәктә театрның йөзек кашы булачак артистлары.
Хәбир, тәрәзә буендагы урындыкта иягенә таянып утырган бик чибәр кызны:
– Безнең җырчы артисткабыз, һаҗәр Агыйдельская, – дип таныштырды. Кыз, «әйе, бу мин» дигәндәй, керфек тибрәтеп кенә куйды.
– Бу егетебез – Шәрифулла Габдуллаҗанов, без инде аны олылап Шәриф дип йөртәбез.
Һаҗәр янында утырган дулкын чәчле егет аягүрә торып басты, үкчәләрен хәрбиләрчә бер-берсенә бәреп, кулын да чигәсенә куеп, ияк какты. Озынча какча гәүдәле бу егет, күрәсең, тумыштан ук артист иде, һәр хәрәкәте ятышып тора үзенә.
Кулындагы китабын читкә куеп, илтифатлы гына сәлам биргән икенче егетне Мостафа, аның янындагы кыска җирән чәчле, түгәрәк зәңгәр күзле, ирен өстендә нәни генә миңе булган кызны Нәкыя дип таныштырдылар.
– Шуның белән шул, малайлар, кызлар, иртәгәдән бишкуллап «Галиябану»га тотына алабыз. Рольләрне бүген үк бүлешә башласак та ярый. Галиябану ролен, Һаҗәр, сиңа яки Фаягөлгә бирербез. Кызлар, Касыйм агаегыз килгәч, гармунга кушылып, җырлап карарсыз, ул ни дияр тагын. Шәриф, син болай да коеп куйган Хәлил. Тә-әк... Исмәгыйльне Мостафа алса... Кыскасы, кешеләребез җитәрлек. – Хәбир тимерне кызуында сугарга ярата торган кеше иде булса кирәк, эшне тәмамга санап, кулларын уып алды.
– Хәбир әфәнде, сез бит кичәгенәк төп героиняны миңа бирдегез, мин инде ролемне өйрәнә дә башлаган идем. – Һаҗәр, аптыраулы һәм беркадәр ачулы күзләр белән әле Хәбиргә, әле Фаягөлгә карады. Бирегә беренче тапкыр аяк баскан көнендә үк каршылыкка очрарга теләмәгән Фаягөл тизрәк:
– Миңа нинди роль бирсәгез дә ризамын, – дияргә ашыкты.
–Кызлар, суң, әйттем ләса, Касыйм агаегыз гармун белән икегезне дә җырлатып карар дидем. Аннан күз күрер. – Хәбир, аларның әле берсенә, әле икенчесенә күз текәп торгач, өстәл артындагы алагаем зур кәнәфигә барып утырды. – Фаягөл туташ, киленнәргә әйтмешли, килгән җирегездә таш булыгыз, бергәләп озак эшләргә язсын. Әкренләп калганнар белән дә танышырсыз әле. Бездә халык тыныч, алай холык күрсәтеп йөрүчеләр юк шикелле.
Моңарчы сүзгә кушылмый утырган Нәкыя:
– Фаягөл, танышкан-танышкан, Хәбир әфәнденең дә кем икәнен белеп кал инде. Характеры бик кызык аның: өермәдәй чагында кул астына эләксәң, тетеп атарга мөмкин. Бер-ике минуттан карасаң, башыңнан сыйпап уза. Кызган чагында учакка утын өстәмәскә генә кирәк, телеңне аркылы тешләп калырга тырыш, – дип тыенкы гына эндәшкәч, барысы да дәррәү көлеп җибәрделәр.
Үзара танышып, тегесен-монысын сөйләшеп утырган арада Фаягөл биредәгеләргә тәмам ияләшергә өлгерде. Гармунын күтәреп, Касыйм агай дигәннәре дә килеп кергәч, бүлмә эче бөтенләй гөжләргә тотынды. Гармунчы алтмыш-җитмеш яшьләрдәге, кечкенә буйлы, уң аягын сизелер-сизелмәс кенә өстерәп атлаучы ир иде. Аның җор теллелеге йөзенә бәреп чыккан, туп-туры төбәлеп караучы күзләрендә яшьләрчә мутлык чагыла. Кап-кара кашларына төшеп торган юка ак чәчләре исә бөтенләй балаларча самимилек өсти иде.
– Аяк сызлый, малайлар, иртәгә яңгыр явачак. – Агай, гармунын кадерләп кенә өстәлгә куйгач, уң як чалбар балагын тезенә кадәр күтәреп, агач аягына шап-шоп сугып алды. Фаягөл гаҗәпсенеп аңа карап торган арада Нәкыя кызның колагына:
– Өзелгән аягын әйтә, шул юк аягы сызлап интектерә, – дип пышылдарга өлгерде.
– Үрчеп кенә торасыз үзегез, тагын яңа әртист алганнар. Вчүтеки вкус шәп синең, Хәбир туган, маладис, бишле. Кызыбыз гөл чәчәге кебек күренә. – Касыйм агай башына кыңгыр салган кәпәчен сул кулына йомарлады, уң кулын, бик җентекләп чалбар тезенә ышкыгач, Фаягөлгә сузды:
– Театрның атказанган, ата казга атланган гармунчысы Касыйм агаең булыр бу.
Фаягөлнең каршы сузган кулы көрәк кадәр киң, каты учка сеңеп бетте.
– Ир-егет туксанга җиткәндә дә «гыж, гыж» дип, кызлар турында уйлар ди. Әй, яратасың да инде кызларны, – дип, Хәбир әфәнде дә сүзгә кушылды. – Баядан бирле җырларга көтәләр үзеңне, зарыгып беттеләр инде.
– Ерлайбызмы, кызлар? Ерлайбыз! – Касыйм агай, аркалы урындыкны өстәл кырыенарак шуыштырды, гармун каешларын иңбашына элеп, бар көченә сузып та җибәрде. Кызлар, колакларын томалап, чыркылдап, читкә сибелделәр.
– Я, кайсыгыз башлый?
Һаҗәр дәрәҗәсен белеп кенә тамак кырып куйды, башын югары чөеп гармунчы янына килеп басты. Аның һәр ымыннан, һәр хәрәкәтеннән зыялылык һәм шуның белән бергә бераз тәккәберлек сизелеп тора иде. Ялтыравык каптырма белән эләктереп куйган бөдрә чәче дә, очлары күккә чөелгән нәзек кашлары да, каш астыннан өздереп караучы зур кара күзләре дә аны әкияти патша кызына охшата. Ул, бер кулы белән урындык аркасына тотынды да, җырлап җибәрде. Тавышы көчле, югары иде кызның, бер сулышта рәхәтләнеп җырлап чыкты. Җырлап бетерүгә, Һаҗәр бик килешле итеп башын иде, итәк очларын тотып, тез чүкте. Тирә-яктагылар, «афәрин» дия-дия кул чаптылар.
Инде Фаягөлнең нәүбәте иде. Ул, гармунчы янәшәсенә килеп басуга, берәүнең үзенә бик текәлеп карап торуын сизеп, күзен күтәрде һәм Шәрифнең утлы карашына юлыккач, югалып калгандай булды. Егет керфек какмый аңа төбәлгән иде. Кыз каушарга, сынатырга ярамаганлыгын йөрәге белән тойды, ике кулын күкрәгенә кушырып, иркен сулыш белән җыр башлады:
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал...
Бүлмәдәгеләр, сихерләнгәндәй, тынсыз калдылар. Фаягөл моңның үзе белән сугарылган иде. Аның һәр авазыннан, һәр бормасыннан, күңелнең кырык кылын тибрәндереп, моң агылды. Күкрәк тавышы белән, бәгырьләрне телә торган тавыш белән җырлый иде кыз. Аның тавышына, сабый чакта ук әнисез калып, ярымятимлектә үткән балачак ачысы да, кайчагында төшләренә кереп саташтырган, зәңгәр томаннар артында гына шәйләнгән авылның җиләкле аланнары да, чәчәккә бөреләнеп килгән яшьлегенең сафлыгы, матурлыгы да сыйган иде.
Җыр бетте. Сүз катучы да, кул чабучы да күренмәде. Касыйм агай да, гармунын сузган уңайга башын янтайтып, хәрәкәтсез калды. «Булдыралмадым». Фаягөлнең башына иң тәүдә шул уй йөгерде.
– Һай, сеңлем, каян килеп чыккан самарудык булдың син? – Гармун күреген шап итеп тарттырып куйгач, Касыймның теле ачылды. Бүтәннәр дә, яңа гына искә килгәндәй, гөр килеп кул чабарга тотындылар. Хәбир, кызның аркасыннан аталарча кагып:
– Болай булгач, була! – дип мәзәк кенә әйтеп куйды.
Беренче спектакльгә роль бүлешү, шулай итеп, озакка сузылмады. Тик Фаягөл үзенә төп роль бирелгәнгә ни көенергә, ни сөенергә белмәде. Чөнки сизгер күңеле Һаҗәр тарафыннан үзенә карата беркадәр салкынлык туып өлгергәнен аңлап алган иде.
Иртәгә шушы вакытта җыелырга сөйләшеп, кузгалыша башлагач, Шәриф кызның терсәгеннән тотып:
– Сез кайсы якка кайтасыз? – дип сүз катты.
– Проломныйга, – диде Фаягөл, нигәдер кызарып. Һәм: – Ярар, хушыгыз, – диде дә ишек янына юнәлде.
– Юлыбыз бер якка икән бит, ашыкмагыз, бергә атларбыз, – диде Шәриф. Аның тавышында балаларча бер сөенеч бар иде.
Бизәкле зур көзге алдында юка кара плащын киеп маташкан Һаҗәр Шәрифкә энәле төрттерде:
– Бая гына апаларга барам, дип сөйләнгән идең түгелме? Мин, җүләр, караңгыда кайтырга иптәш булды дип сөенәм тагын. Шулхәтле ышанычсыз булсаң да булырсың икән, – дип, уенын-чынын бергә кушып, үпкә белдерде.
– Тапкансың аптырар нәрсә. Әйдә, үзеңне падручком гына алып, икәү кайтып китик әле. Сабира түтәңә ишетелеп, бераз көнчелеге кузгалмасмы? – Касыйм агай, Һаҗәрне култыкларга дип кулын сузгач, янә шаулап көлеп җибәрделәр.
***
Шәриф белән Фаягөл, авызларына су капкандай, берара сүзсез генә атладылар. Кыюсыз затлардан саналмаса да, Шәриф кинәт кенә әллә нишләп китте. Кызны тәүге тапкыр күргән мизгелдә дә, дөньясын онытып, кызның җырын тыңлаганда да нәкъ шундый сәер халәттә иде ул. Менә, теле авызына бәйләнгән диярсең, ник бер сүз ката алсын... Шулай да батырлыгын җыеп:
– «Сез» дип авыз чарлап тормыйм инде, бер сәхнәдә Хәлил белән Галиябану булып уйныйсыбыз бар – үпкәләмә, син дип дәшәм, – дип сүз башлады. – Хәбир әфәнде исемеңне генә әйтеп таныштырды да вәссәлам. Синең кемлекне, каян килеп чыкканыңны белми дә калдык.
Фаягөл, ни әйтергә белми, аптырап калды.
– Үзем турында сөйлиммени? – диде ул, егеткә сораулы карап. – Нәрсәсе кызык инде аның? Авылда тудым, миңа биш яшь чагында әнием үлеп китте. Әтием Казанга килеп урнашты, өйләнеп җибәрде. Мине Тукай мәктәбенә укырга бирделәр. Аннан кулинария училищесына кергән идем, күңелем ятмады, ташладым. Быел менә эшкә урнаштым. Аллага шөкер, үги әни белән үссәм дә, бер дә кыерсытмады, бик әйбәт булды Гөлсем әнием. – Кыз, аның белән беренче күрешүен күңеленнән кичереп алды. «Казан» кунакханәсенең ярлы гына бүлмәсендә әтисе белән көн күреп яткан мәлләре иде. Беркөнне Фаягөл иртә белән уянгач, ниндидер яктылык пәйда булганын күреп алды. Караса, тәрәзәгә ап-ак пәрдә эленгән икән. Бүлмәдә яулыгын баш артыннан чөеп бәйләгән яшь кенә ят хатын да бар. Әтисе, Фаягөлнең уянганын күреп, аның аяк очына килеп утырды.
– Кызым, әллә торасыңмы соң? Мин бит сиңа әни алып кайттым, – диде, бераз калтыраулы тавыш белән.
– Алма ашыйсыңмы? – Ак яулыклы хатынның авызыннан чыккан беренче сүзе шул булды. Ул, идәнгә тезләнде дә, алъяпкыч түшеннән кып-кызыл алма чыгарып, Фаягөлгә сузды. Үзе нигәдер оялчан гына елмая иде. Аның озынча йөзен бизәгән вак-вак сипкелләре дә, кечкенә йолдызлар кебек, нур сибә. Ул нур шундый якты, шундый тансык иде. Фаягөл, бер кулы белән алманы күкрәгенә кысты, икенчесе белән хатынның муеныннан кочып алды һәм:
– Ә син бездән бүтән беркайчан да китмисеңме? – дип пышылдады. Әтисенең дә, яңа әнисенең дә күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.
Фаягөл, шул мизгелләрне күңелендә яңартып, бераз сүзсез атлады. Әтисенең вафатына да ике ел үтте бит, урыны оҗмахта булсын берүк. Авырып озак йөрмәде, гөрнәдирдәй килеш, үлде дә китте. Менә, Гөлсем әнисе белән – кыз аңа беренче көннән үк шулай эндәшергә гадәтләнгән иде – икесе генә дөнья көтеп яталар. Телгә-сүзгә килгәннәре юк, әйткән булмасын. Кыз боларның барысын да Шәрифкә бөртекләп сөйләп тормады. Болай да инде, беренче күргән кешегә ачылды да китте, хәерле булсын...
Егет, аның уйларын укыгандай:
– Бер белмәгән кешегә нәрсә сөйләп торам әле дип тукталдыңмы?.. – диде, ихлас елмаеп. – Безнең язмышлар охшашрак икән, мин дә кечкенәдән әнисез калдым. Унбиш яшькә кадәр авылда көтү көтеп, әтигә ияреп, бура бурап, чабата туздырып йөрдем дә, биштәр асып, бәхет эзләргә чыгып киттем. Хәзер заводта эшләп йөреш.
Сөйләшә-сөйләшә атлый торгач, Фаягөл үзе яшәгән йорт янына килеп җитүләрен сизми дә калды. Ике катлы таш йортның аскы катында, урта тәрәзәдә сүрән генә ут күренә. Әнисенең урамга каравыннан куркып, Фаягөл Шәриф белән саубуллашырга ашыкты. Беренче көнне үк егетләр озата кайткан, дип, хафага калыр, борчуга төшәр...
Агач капканың келәсен күтәреп, ишегалдына кергәч, хәле киткән кешедәй, Фаягөл бакча рәшәткәсенә сөялде. Тирә-якка көзге алма исе таралган. Әллә шул хуш истән, әллә бүгенге көн тойгыларыннан, рәхәт итеп баш әйләнә. Бар дөнья матур, ак төсләрдән генә тора кебек. Кыз, көндез өйдән чыгып киткәненнән алып, әле генә Шәриф белән янәшә атлап кайткан минутка кадәр һәр мизгелне берәмләп-берәмләп барлап чыкты. Барысы да өр-яңа, мавыктыргыч, серле иде. Кинәт кенә Шәрифнең төз, чандыр гәүдәсе, дулкынланып торган чәчләре, озынча йөзе, туп-туры караучы коңгырт күзләре исенә төште. Фаягөл, үзенең күңел халәтеннән үзе куркып, өйләренә йөгерде...
Егет-кызларның түгәрәк дип кенә җыелганнары чып-чын театрдан һич кайтыш булмады. Хәбир әфәнде үзе профессиональ сәхнә кешесе булгач, барысын да җиренә җиткереп эшләргә ярата иде. Тиз арада бөтен кирәкле кешеләрне табып, үз артистларына дәресләр бирүне дә оештырды. Бер көнне сәхнә хәрәкәтләрен өйрәнсәләр, икенче көнне җыр-бию, өченче көнне — театр тарихы дәресләре... Шунысы кызык, баштарак «йөрсәм йөрдем, йөрмәсәм юк», дип, кызык итеп килгән яшьләр тиз арада шулкадәр мавыгып киттеләр, аларны инде куып та кире җибәреп булмый иде. Беренче эшләре итеп әзерләнгән «Галиябану» спектакле клубта шыгрым зал белән үтте. Ул алкышлар, җылы сүзләр дисеңме...
***
Я, нигә дип авыз ачты инде ул? «Мондый Галиябану булмый», имеш. Булсын иде, шәрә балтырларын ялтыратып, тәрәз төбендә җыр сузып утырсын иде шунда:
Хәлил бәгърем, җанкисәгем,
Куркам кеше күрер дип…
Куркытырсың… Акча колына әверелгәннәр кулында җанлы курчак булуларын аңламаганнарны куркытырсың алай гына… Әбисе нәрсә дигән иде әле теге юлы? «Акча өчен эшләдекмени?» дидеме? «Богау» дигән сүз дә аның авызыннан чыкты. Көчле кеше аның әбисе. Рухы белән көчле. Азамат та үзен көчле кешегә саный… иде. Хәзер генә көчсезләрдән-көчсез итеп тойды. Менә, дөрес дип тапкан уен кычкырып әйтүе җитте – өметләнеп, ымсынып көтеп алган Хәлил роле балык урынына кулдан шуды да төште.
Шулай да җанны, тәнне шушы йортка бәйләп тоткан богауларны өзәргә барыбер көче җитәчәк аның! Иң җиңел юл – менә, ипләп кенә кулларны кош канаты кебек җәеп җибәрәсең. Бер мизгелдән син азат, син – ирекле кош! Чәчелсен, бәллүр кыйпылчыклар белән җир өсте тулсын. Әйдә, бер-берсен изә-таптый җыйсыннар, кесәләрен тутырсыннар…
Иң җиңел юл? Шулай икән, ни тота аны? Тор, селтән, өзеп ат…
Өлешкә тигән гомерне яктылыкка омтылып кына үткәрәсе иде. Хыялларга хыянәт итмичә, тирә-якка нур таратып кына яшисе иде… Егетнең тирә-ягын урап алган соры томан бу уйлардан соң тарала төште. Ул үзе бүлгән «теге як» һәм «бу як»ны аермачык күргәнен тойды. Үз-үзен бәйләгән хыял канатларыннан арына алса, «бу якта» ярыйсы гына тыныч тормыш көткәнен дә акылы белән аңлый иде. Әйбәт кенә эш урыны, матди бәйсезлек, акча… Һәрхәлдә, белеме, сәләте моңа ирешерлек мөмкинлек бирер иде… Акча? Гаҗәп. Нишләп соңгы араларда бу сүз бик еш кына тел очына килеп бөялә соң әле? Замана куласасын әйләндерер көч шушы сүзгә генә килеп терәләме әллә? Кешеләрдән күпкә кодрәтлерәк Акча галиҗанәпләре… Күңел касәләре аклык белән тулганнарны да караңгы уйларга батырырга сәләтле кодрәт иясе… Ул бик еш кына кайберәүләрнең бәллүр богауларын бер селтәнүдә кыеп кына төшерә дә, иһаһайлап, һәр почмактан авыз ера: үзенең җиңүеннән ләззәтләнә…
Киттеләр. Аның чакыруына, ымсындыруына буйсынып, күпләр китте. Артист хезмәтенә түләнгән тиеннәрне гаиләгә алып кайтудан хурланып, ир-егетләр китте. Тулай торакта да баш төртер урын табылмасын аңлап, кызлар китте. Иртән мәктәптә укытып, көндез кичәләр оештырып, кич мәҗлесләрдә тамада булып, кылны кырыкка ярып дөнья көтәргә тырышкан артистлар китте – сәхнәгә җан җылысының соңгы тамчысы гына калганын аңлап киттеләр…
Ул да талпына. Киткәннәргә карап, «көчле кешеләр!» дип соклана да үзенең көчсезлегенә уфтана. Ник курка ул шушы богаулардан арынырга, я, ник курка?..
***
Гомер диген... Авырлыкларын да искә-санга алмыйча, яшәлгән дә яшәлгән инде… Әллә хәзер генә онытылды микән соң?.. Бигрәкләр дә яшь чагы, сылу чагы иде шул Фаягөлнең. «Мин сине беренче тапкыр күргәндә үк әллә нишләп киттем», ди иде Шәрифе. Сәхнәдә гашыйклар булып уйнадылар да шул утның үз йөрәкләренә күчкәнен сизми дә калдылар. Аларның мәхәббәтенә сөенүчеләр дә, көенүчеләр дә табылды... Кем белә, Казанны калдырып, район үзәгенә күченмәгән булсалар, аларның язмышлары бөтенләй үзгә сукмактан да киткән булыр иде. Һаҗәрнең Шәриф дип җан атканын күргән Фаягөл, аның бәхетенә аркылы таш булып ятмыйм дип, түгәрәктән китәргә ниятләгән иде. Нәкъ шул көннәрдә Хәбир артистларның барысын бергә җыеп, яңа хәбәр тапшырды.
— Мине җир читенә, район үзәгенә татар театры оештырырга җибәрәләр, күз яшьләрегезне сөртергә кулъяулык биримме? — дип башлады ул сүзен, уенын-чынын бергә кушып. Бүлмәдәгеләр көтелмәгән сүздән аптырашып калдылар.
— Ә без? — Нәкыянең тавышы барысын да уятып җибәрде.
— Иң кирәктә хатын үлде, дигәндәй, матур гына эшләп киткәндә менә сиңа кирәк булса... — Касыйм агай, гармунының бакасын шыңгырдатып куйды.
Хәбир үзе дә дулкынлана иде, ни дисәң дә, ярты ел эчендә бөтенесенә ияләшеп, холыкларын өйрәнеп, бер гаилә кебек тыныч кына эшләп яталар иде ләбаса. Җитәрлек көчләр тупланып, «Зәңгәр шәл» спектакленә дә тотынган чаклары. Тамашаларына халык агылып йөри, эшчеләр клубы гөрләп тора. Шуларның барысын да ташлап, әллә кайдагы район үзәгендә эшне өр-яңадан башларга кирәк. Партия кушкач, бармый хәлең юк.
Кала исемен йөртсә дә, зур авылдан әлләни аерылмаган район үзәгенә Хәбир хәләл җефете Хәлимә белән кыш азакларында кузгалырга ниятләгән иде. Хәлимә үзе дә артистка, өстәвенә, энә кайда — җеп шунда икәнне яхшы аңлаучы акыллы ханым, ирен юк-бар сораулар белән бимазалап маташмады.
— Карале, сиңа әйтәм, күз күрмәгән җиргә барып төшәрсең, анда сине артистлар әзерләп кем көтеп тора дисең. Әллә соң үзебезнең егет-кызларның кылын тартып карыйсыңмы? Әзер труппаңны алып китсәң, яхшырак түгелме? — дип җайлап кына сүз катты.
— Казанны ташлап, кемнең генә Каф тавы артындагы авылга китәсе килсен? — Шулай дисә дә, Хәбир мондый уйны күңелендә йөртә иде инде. Тик алдагы тормыш үзе өчен дә тоташ билгесезлектән гыйбарәт, әгәр «син режиссер» дип шулай урыннан-урынга күчереп торсалар, ияреп йөрергә артистларың бишкуллап риза булыр дисеңме...
Хәлимә, аның уйларын укыгандай:
— Сөйләшә белсәң, яткан таш та кузгалып китәргә мөмкин, — дип, иренең киң җилкәсенә үзенең йомшак кулын салды. — Кызларны үзем үгетләрмен, алар ризалашса, егетләргә сүз кату да кирәкми.
...Хәбир, клуб ишеге янына җиткәч, эчкә үтәргә ашыкмады. Ишекнең теге ягында — ул үзе җан өргән, үзе тудырган, үзе өчен кадерле булырга өлгергән тормыш кайный. Саплам җепне өзеп аткандай, барысын да өзеп ташла да китеп бар, имеш... Авыр. Әйтеп бетергесез авыр. Хәбир, юка итек аша аякларына гына түгел, бөтен тәненә салкын үрмәләвен тоя башлагач кына, уйларыннан арынып, эчкә керде. Репетиция бүлмәсендә гадәттәге ыгы-зыгы ишетелми иде, Хәбир, гаҗәпләнә төшеп, ишекне ачты. Барысы да, балталары суга төшкәндәй, уйга чумганнар. Иңсәсенә җылы шәлен салган Хәлимә тәрәзәнең караңгы пыялаларына текәлеп тора иде, ишек тавышына иңбашы аша гына борылып карады. Хәбир, сүзсез тынлыкны бүлдерергә кыймыйча, ипләп кенә тамак кырып куйды.
— Кара әле, Хәбир абый, ул район җирен Хәлимә апа бик мактый да мактавын, ышанып бетәсе килми бит әле менә. — Нәкыянең чатнатып әйткән сүзләре башкаларга да җан өрде, ахыры, кайсы баш кагып, кайсы сүз белән, кызны җөпләделәр.
Юкәдә икән чикләвек. Хәлимә дә булсын, тоткан җирендә сындырмасын да ди. Сәбәбен дә аңлап бетермәстән, Хәбир үзалдына елмайды. Ул арада Хәлимә, иренә сизелер-сизелмәс кенә күз кысып алды да, куллары белән үз-үзен кочаклап, бүлмә уртасына килеп басты.
— Сез нәрсә инде, кызлар, кай сүземә ышанмыйсыз? Район җире дигәнегез шәһәр исемен йөртә, аның бер урамы да Мәскәүнең Арбат урамыннан ким түгел, беләсегез килсә. Асфальты бар, йортларга уты-суы кергән. Үзендә генә түгел, тирә-якта чеп-чи татарлар яши, безнең театрга агылып йөриячәкләр. — Күрәсең, Хәбир белән бергә китү-китмәү турында шактый сүз алышырга өлгергәннәр иде, Нәкыя:
— Я, нишлибез? — дип янә турыдан бәреп сорады.
— Мин риза, — диде Һаҗәр, артык хисләргә бирелмичә. Аның карашы, син ни әйтерсең дигәндәй, Шәрифкә төбәлде. Егет исә үз чиратында җавап көтеп Фаягөлгә таба борылды.
— Миңа... өйдә киңәшләшергә кирәк. — Фаягөлнең тавышы кыюсыз чыкты.
— Нәкыяне ризалатсагыз, мин дә барам,— диде Мостафа.
Колак очларына ут капкан Нәкыя, терсәге белән егеткә төртеп алды:
— Теле шушының.
Хәбир, аптыраудан ни әйтергә белми, кулларын як-якка җәеп җибәрде, иңбашларын җыерды. Әле дә булса бер сүз әйтмәгән хәлдә, күн тужуркасын салып, ишек янындагы элгечкә элде, кая куярга белмәгәндәй, бәйләм перчаткаларын кулында әйләндергәләде, бераздан аларны, ничек кирәк шулай кесәсенә төеп тутыргач, бик мөһим эшен төгәлләгәндәй, җиңел сулады. Аннан тәрәзә буена, хатыны янәшәсенә килеп басты.
— Күрәм, монда шактый җитди сөйләшү булган бугай. Я, мин дә ишетим инде.
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, ишектән, гармунын күтәреп, шаулап-гөрләп, Касыйм агай килеп керде. Кашларына кунган кар бөртекләрен кул аркасы белән сыпырып төшерде дә, бер күзен кыса төшеп, бүлмәдәгеләргә сынап карады.
— Ачуланмагагыз, кызлар, бүген ерлашу булмас. Касыйм абзагыз сезнең белән хушлашырга гына килде. — Шулай диюгә, ул Хәбир янәшәсенә барып басты. — Хәбир туган, ияртәм дисәң, мин синең белән кузгалырга әзер. Сабира тутаңны да ризалаттым, «бармасаң, как хати, Әкълимә, анда кызлар да чурта», дигәч, майлаган коймак булды, малай, минсиңәйтим. Так шту, кызлар, малайлар, гаеп итеш булмасын, сезне калдырып китәм инде, җәмегез.
Әлегә кадәр тын гына утырган яшьләр барысы бергә кычкырып көлеп җибәрделәр.
— И-и, Касыйм агай, без үзебез синең белән саубуллашырга җыенган идек әле монда. — Нәкыянең сүзләрен раслап, калганнар да елмая-елмая баш селкеделәр.
— Әллә? — Касыйм агай каш астыннан гына аптыраулы караш ташлады.
— Әллә шул менә... Аерылганны аю ашар диләрме? Кыскасы, без дә Хәбир әфәнде артыннан калмаска булдык. — Шәриф, дөрес әйттеме дигән шикелле, башкаларга сынаулы караш ташлады. Фаягөлгә янә бер күз сирпегәч, «Галиябануны гына ризалатасы калды», дип өстәде.
Барысы да җиңел сулап куйды. Икеләнүләр, мең сорау тудырган уйлар Касыйм агайның һәм Шәрифнең сүзләреннән соң кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты. Алда ниндидер билгесезлек — серле, ымсындыра, үзенә тарта торган билгесезлек көтә иде...
Хәбир алданрак китеп, оештыру эшләрен карый торырга булды. Яшьләр, эреле-ваклы мәшәкатьләрдән арынып, юлга кузгалганда, көннәр язга авышкан иде. Фаягөл, тукталыш буенда басып калган Гөлсем әнисенә йөк машинасының ачык кузовыннан соң мәртәбә кул изәде дә, яшь каен агачыдай, тәбәнәк эскәмиягә сыгылып төште. Казан белән, бердәнбер якын кешесе — үги әнисе белән аерылышуның ачылыгын ул шушы минутта гына аңлап алды бугай. Керфек очларыннан тәгәрәгән тамчыларның әче тәме иреннәренә килеп сарылды. Күз күрмәгән якларга ни эзләп баруы соң аның? Әлегә кадәр бу сорау бөтен чынбарлыгы белән алга килеп басмаган иде. Алда ниндидер романтика, яңа тормыш көтә кебек, шуңа күңел күтәренке, йөзләр шат иде... Менә хәзер, калтырча машинаның брезент белән капланган әрҗәсенә төялеп, чит-ят җирләргә юлга кузгалганда, һәркем кинәт кенә үз уйларына бикләнеп калды. Юллар, юллар... Кая чакырасыз сез безне?.. Очы-кырые күренмәгән бу кырыс галәмдә күңелләре белән әкияти матурлыкка омтылган яшьләрне ни көтә, кем көтә? Гомумән, кемгә дә булса кирәкме аларның омтылышлары?.. Күрәсең, кирәктер... Шулай булмаса, «хөкүмәт машиналары» биреп озатырлар идеме үзләрен? Чулман янындагы шәһәргә илтеп куясылар икән, аннан соң каршы алырга тиешләр.
— Галиябануыма кем тигән? Кая әле, мин аны... — Шәриф икән. Ул артларыннан куып барырга теләгәндәй сузылып калган тәгәрмәч эзләренә йодрык күрсәткән булды, аннан Фаягөлнең чәченнән сыпырып:
— Елак кызларның күзе чепиләнә, борыны кызара, авызы зурая. Елама, балам, елама, — дип шаярып сүз катты.
Йөзендәге юеш тамчыларны кулы белән сыпырып алгач, Фаягөл, күзләрен егеттән яшерергә теләп, аяк астына текәлде.
— Нигә дип кубарылдык инде без? — Кызның тавышы бик зәгыйфь яңгырады. Шәриф, күрәсең, мондый сорауларга күптән җавап тапкан булса кирәк. Ул, язгы җилне кочагына сыендырырга теләгәндәй, кулларын як-якка җәеп, канатланып сөйли башлады:
— Нишләп алай дисең син, Фаягөл? Шундый мөмкинлек бирелгәнгә сөенергә генә кирәк. Күз алдына китер: безнең спектакльләрне карап, күпме татар кешесе үзенә җылы алачак! Хезмәтебез белән никадәр игелек эшлибез без! Көннән-көн зур җиңүләргә атлаган илебез белән бер аяктан баруыбызга горурлан гына син.
Сүзгә Мостафа да кушылды:
– Тукай абыебыз нәрсә дигән әле, театр яктылыкка, нурга илтә, дигәнме? Димәк, без кешеләргә яктылык таратучылар! – Мостафа, Нәкыяга карап күз кысты да, «карале, шәп әйттем бит, ә!» дип өстәде.
Кызлар, егетләрнең шулкадәр бирелеп, тәэсирләнеп сөйли белүләренә соклансалар да, көрсенеп куйдылар.
– Ярар, барысы да хәерле булсын инде!
***
Фаягөл карчык үткәннәр хатирәсе аша Шәрифнең чыңлап торган тавышын ишеткәндәй булды. Әйе, «хезмәтебез белән никадәр игелек эшлибез без!» дип, чын-чынлап горурланып әйткән иде шул Шәрифе. Һәр адымнарының, һәр гамәлләренең хаклыгына, ил гаме өчен икәнлегенә бар вөҗүде белән инанып әйткән иде ул бу сүзләрне. Шәрифне генә түгел, һәр барчасын шушы ышаныч, шушы өмет яшәтте; халык бәхете дигән сүзләр алар өчен беркайчан да гади, кызыл сүз генә булмады. Казаннан кубарылып чыгып киткән көннән алып, нихәтле михнәтле юллар үтелгәндер – беркем дә авыз ачып зарланмады. Кар-буран ерып адашкан мәлләрендә, язгы ташуда суларга төшеп, үлем белән күзгә-күз очрашкан чакларда аларны «халык өчен» дигән омтылыш саклап калды. Хәзергеләрнең генә ул күзе-башы мал дип, акча дип томаланган. Намус дигән сүзгә бармак аша гына карыйлар...
«Ни белән түләделәр сиңа?» диме Азамат, и-и, сакаллы сабый... Ничекләр аңлатасың инде аңа, я, ничекләр? Тамашачының мәхәббәте, дәррәү алкышлавы бернинди бизмәннәрдә үлчәп булмаслык иң олы түләү икәнне ничекләр төшендерәсең? Азаматка ни, ул яшь кеше, замана баласы. Кечкенәдән сәхнәдә ауный-ауный үссә дә, чын-чынлап театрга аяк басуына бик аз вакыт үтте әле, бик аз… Үз-үзен бәйләп куярга өлгермәгәндер, ошамаса, китеп баруы да бар. Китсә дә гаепләүче булмас: хәзерге яшьләрне дөнья малы ымсындыра, мәшәкатьсез тормыш кызыктыра…
Казаннан Актауга юл тотканда, Фаягөл үзе дә, башкалар да Хәбирдән «Без нинди акчага яшәрбез?» дип сорамаганнар иде...
***
«Каршы алырга атлар җибәрәчәкләр», дигән иде Хәбир, яр буенда ат-арба ишене күрмәгәч, бермәлгә барысы да аптырап калды.
Кечкенә генә буйлы карчыгын үзеннән бер адым калдырмаган Касыйм агай яшьләрне тынычландырырга теләп:
— Ни, Сабира апагызны ерлатыйкмы соң әллә, җәмәгать? Аның тавышын ишетеп, кемне талыйлар икән дип, милитсә-мазар эзләп килмәсме алай-болай, — дигән иде, башкалар шаяруга кушылырга ашыкмады. Бүрек өстеннән ак шәлен урап бәйләгән Сабира түти:
— Карт, күп сүләшмә! — дип үз итеп кенә иренең кабыргасына төртеп куйды.
Ул да булмады, яр читендәге калкулык артыннан җигүле атлар күренде.
— Болар безнең таксидыр инде, мөгаен. — Һаҗәрнең агарып калган йөзенә сүрән елмаю йөгерде.
Аягын аякка бәреп җылынырга маташкан Нәкыя белән Фаягөл балаларча кулларын чәбәкләде. Мостафа белән Шәрифнең дә йөзенә яктылык кунды.
— Тпру! — Беренче ат кызларның каршысына ук килеп туктады, алар чыелдашып, читкә тартылдылар. — Казан чегәннәре сед буласыддыр инде. — Бүрегенең колакчыннарын төшереп, бик һәйбәтләп бәйләп куйган абзый егетләрчә җитезлек белән җиргә сикерде, авыл гадәте буенча һәркем белән ике куллап күрешеп чыкты.
— Җәгед, утырышаек, ару гына кайтасы бар әле. Сандык-мандыкларыгыдны теге чанага төягед, минекенә монавысы матуркайлар да җарап торыр. — Ул, кызлар ягына ымлауга, абзыйның сәер сөйләменнән болай да кытыкланып торган кызлар, шүрәле бармагы кагылгандай, рәхәтләнеп көләргә тотындылар. Декорация, кием-салым, гармун кебек сәхнә кирәк-ярагы салынган сандыкларны бер чанага җайлап урнаштырдылар, икенчесенә үзләре төялделәр. Чанадагы җылы толыпларга төренеп утыргач, энә төшәр урын да калмаган иде. Дилбегәне җай гына кагып, атны кузгалткан абзый:
— Күңелегед киң булса, сыярсыд әле. Но-о, малкай, —дип, кайту юлына юнәлде.
Көн кичкә авышып килә иде. Тирә-якта март ае хакимлек итә. Кышның бил биреп маташкан мәле: карның аклыгы көннән-көн җуела, чана табаны астыннан тасма булып карасу эз сузылып кала. Яз кояшы ярыйсы юмарт елмая, болай булса, озак көттермәс, кырлар да кардан арыныр. Әнә бит, урыны-урыны белән кояшка күз ачкан урыннар каралып күренә. Ныклабрак карасаң, шәрәләнеп калган агачларда да яшәү суты яңарганын тоярга мөмкин. Яз бар җиһанга яңару, яшәрү алып килә шул.
...Атлар адымнарын әкренәйтә төште. Шактый зур күренгән авыл урамы буйлап барырга керештеләр. Толып эченнән башын чыгарып тирә-якка күз ташлаган кызлар:
— Әле күп калдымы? Барып җитәбезме инде? — дип сабырсызлана башлаган иде, кучер абзыйның «Шушы инде беднең Актау калабыд!» — дигәнен ишеткәч, чанадан егылып төшә яздылар. Сазга баткан урамнар, бер катлы гадәти авыл йортлары һич кенә дә шәһәргә охшамаган иде. Абзыйны шаярта дип уйлап, Һаҗәр дә:
— Центрыгыз кая соң? — дип уйнаклап сорады.
— Анысы нәрсә тагын? — Абзыйның кашлары сораулы җыерылды.
— Асфальтлы урамы, пыялалы кибетләре... — Һаҗәр, кызылга буялган иреннәрен килешле түгәрәкләп, санарга керешкән иде, абзый:
— Бед бәләкәй кеше бит, әсфәлт-мадарын белмәйбед. Миңа седне нардумга апкилергә куштылар, шунда сорарсың, җәме, апаем, — дип янә дилбегәсен кагып җибәрде.
Чаналар ике катлы зур гына йорт янына килеп туктагач, аның «килеп җиттек» диюенә ышанырга гына калды — капка төбендә, май кояшы кебек балкып, Хәбир әфәнде басып тора иде.
Әй ул чаклар... Беренче көннәрдә кызлар «кая килеп эләктек без?» дип шактый шыңшып йөрсәләр дә, тора-бара ияләштеләр тагын. Кунакханәнең салкын, шыксыз бүлмәләренә дә күзләре күнекте. Вакытлыча булса да яшәү урыны турында Хәбир кайгыртып куйган: Касыйм агай белән Сабира түтигә аерым бүлмә эләкте; кызларны бер, егетләрне икенче бүлмәгә урнаштырдылар. Хәбир белән Хәлимә исә бер ялгыз карчык йортына фатирга кергәннәр иде.
Кайсының башына килгәндер — Мостафа белән Шәриф көн саен иртә белән шәһәр янындагы елгага балыкка йөри башладылар. Агач аягы сызламаган көннәрдә Касыйм агай да аларга ияргәләде. Егетләр алып кайткан «табышны» Фаягөл белән Нәкыя җиң сызганып чистарттылар, Сабира түти тел йотмалы балык шулпасы әзерләде. Һаҗәр күбрәк бүлмә бизәү белән мәшгуль булды: кулы кәгазьдән әллә нинди хикмәтле сурәтләр ясарга килешеп тора икән.
Бер иртәдә Шәриф балыкка ялгыз гына җыенды. Егет, уйланып торды-торды да, кармагын күтәреп чыгып килгән җиреннән борылып, кызлар бүлмәсенең ишеген какты.
— Фаягөл, — диде ул, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, — әйдә, балыкка ияртәм үзеңне.
Нәкъ шул сүзне генә көтеп торган диярсең, кыз җитез генә киенә дә башлады.
— И хәсрәт балыкчылар, зуррак чиләк алыгыз берүк. Икәүләп тоткач, күтәреп кайтмаслык булыр инде. — Һаҗәр, гадәтенчә, төрттермичә кала алмады.
Фаягөл белән Шәриф ашыкмыйча гына елгага таба юл тоттылар. Йокысыннан уянырга өлгергән кояш, ике яшьнең арасын тагын да җылытырга теләгәндәй, көләч елмаеп, җиргә бакты. Аның яктысыннан күз чагыла, җанга әйтеп бетергесез тылсымлы бер җылылык агыла иде. Фаягөлнең башына кыңгыр салган ак береткасы; искерәк булса да, гәүдәсенең сылулыгын күрсәтеп торган кыска пәлтәсе, монда килгәч юнәткән кара резин итеге, пәлтәсе өстеннән чыгарып салган озын ике толымы –барысы да кояш нурында коена, кызның күзләрендә бар сафлыгы белән аяз күкнең зәңгәрлеге чагыла. Шәриф, янәшәдә атлап барган җиреннән, әледән-әле кызның йөзенә борыла, тел очына килгән матур сүзләрне кычкырып кабатларга кыймыйча, ниндидер мәзәкләр сөйләп барган була. Кепкасын салып ташлаган – болай да дулкын чәчләре тымызык җилдә дала кылганнарыдай тибрәлеп куя; күпне күргән курткасының изүен җилбәгәй җибәргән – иреккә талпынган шакмаклы шарф иңбашына салынган кармак сабына үрелгән... Егетнең кыяфәтеннән хөрлек, үз-үзенә ышаныч белән бергә ниндидер сөйкемле тыйнаклык бөркелеп тора иде..
Яшьләр, юк-бар сүздән дә кызык табып, көлешә-көлешә елга буена килеп җиткәндә, кайбер балыкчыларның табышларын күтәреп, кайтырга кузгалганы күренде. Бәби табып татлы йокыга талган анадай, елга да язгы ташудан соң рәхәт талгынлыкта изрәгән иде. Шәриф, кызны яр буенда калдырып, аска төшеп китте. Кармагын җайлап урнаштырганнан соң кыймылдатып карагандай итте дә Фаягөл янына күтәрелде. Кыз, кояшка чагылган күзләрен кул аркасы белән каплап, егеткә шаянланып эндәште:
– Балык тота берәү... Әнә бит, кармагыңнан ычкынып качты. Буш кул белән кайтырбыз микәнни?
Чалбар балакларын резин итек кунычына кыстырган егет бөтен килеш-килбәте белән авыл агаена охшап калган иде, Фаягөл, аны яңа гына күргәндәй, пырхылдап көлеп җибәрде. Шәриф исә көлгәнне ишетмәде дә бугай, ул, сихерләнгәндәй, Фаягөлгә карап катты. Кызның сөйкемле йөзе, тал чыбыгыдай зифа гәүдәсе, пәлтәсе аша да сизелеп торган нечкә биле тәмам әсир иткән иде үзен. Түзмәде, кызны кочагына алды. Фаягөл, тозакка эләккән куркак куяндай, бөтен гәүдәсе белән калтырап алды да ычкынырга омтылды. Егет көчле кулларын бушатырга ашыкмады.
– Шәриф... Җибәр, кирәкми... – Фаягөлнең тавышы да калтырый иде.
– Нигә? Нигә шундый син, Фаягөл? Югыйсә, сәхнәдә кочакласам да, күтәреп алсам да сүз әйтмисең, икебез калганда якын килә башласам, качарга гына торасың. – Шәриф, утлы сулышы белән кызның муенын пешерә-пешерә, җавап көтте.
Фаягөл елардай булып Шәрифкә йөзен борды.
– Җибәр дим!
Аның карашы астында ничарадан бичара калган Шәриф кызны кочагыннан чыгарды. Аннан, кемдер кыерсыткан нарасый кыяфәтендә, башын иеп җиргә чүгәләде.
– Хисләремне аңласаң иде, Фаягөл... – Егетнең тавышын язгы җил урлады. Фаягөл исә, береткасын кулына йомарлап, шәһәр ягына йөгерә иде... Уйларында үзе белән үзе сүз көрәштереп, йөгерде дә йөгерде. Хисләренә ачык кына бәя бирә алмаганга, Шәриф белән арасын артык якынайтырга курка иде ул. Кызның уйлавынча, бу әле мәхәббәт түгелдер, мәхәббәт болай гади генә, якында гына була алмыйдыр... Аны көтеп, эзләп тилмерергә кирәктер... Яшерәсе юк, Шәриф ошый аңа, бик ошый, тик сәхнәдә гашыйклар булып уйнау бер нәрсә, тормыштагы мәхәббәт бөтенләй әкияти, серле буладыр лабаса... Йөрәген ачарга курка әле Фаягөл, бик курка: ашыгуы ялгышларга илтсә? Шәрифне яратам дип йөрүе ялган хис булып чыкса? Ул чагында үзенең генә түгел, Шәрифнең дә язмышы челпәрәмә килүе көн кебек ачык...
***
Әбисе сөйләгән әкиятләр һәммәсе бертөсле тәмамлана иде: көчсезләр көчлеләр артыннан атлый.
Кызык. Ул яшәгән дөнья бүген кем артыннан бара? Кемнеңдер зәвыгына иярергә тырышамы? Зәвыксыз зәвыгына…
Ә бит аның Дөньясы халыктан бер адымга булса да алдан атларга тиеш. Тиеш иде. Һәрхәлдә, ул шулай уйлый. Аның дөньясы белән танышканнар уйланырга тиеш. Уйланырга, гыйбрәт алырга…
Җан әрнүе белән ничә тапкыр күзәткәне булды: киләләр, көләләр, елыйлар. Ишекнең теге ягына чыгуга, «бу дөнья» белән алыш-бирешне өзеп, үз дөньяларына чумалар. Янәшәдә утырган ханымның күлмәге, хушбуе, кичә кибеттә күргән муенса турында сөйләшәләр, машина өчен түләнеп бетмәгән акча турында гәпләшәләр… Халыкны җәлеп итәр өчен генә корылган дөнья, өреп кабартылган куык кебек, шул минутта шартлап төшә…
Аны уйсызлар, гамьсезләр зәвыгына ярардай яңа тамашада яңа шамакай роле көтә…
***
Актауда алдагы көннәр дә ипләп кенә үз көенә ага бирде. Театр залында әз-мәз ремонт ясап, яңа спектакльнең репетициясен башлап җибәрделәр. Колхоз-совхоз театры дип зурлап исем бирүләрен, хезмәтләре өчен хак алып эшләячәкләрен белгән яшьләр күкнең җиденче катында иде. Димәк, ялгышмаганнар, аларның хезмәте халыкка, чыннан да кирәк!
Хәбирнең тоткан җирдән сындыра торган кеше икәнлегенә барысы да инанганнар иде, шуңа күрә аның:
— Биредәге үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрүчеләр дә безгә кушылырга булды. «Зәңгәр шәл»не сәхнәгә куярга көчебез җитә дигән сүз. Иртәгәдән укуларны, берочтан репетицияне башлыйбыз, — дигәненә аптырамадылар да, шикләнмәделәр дә. Әйткән икән, димәк, эшләячәк тә! Инде «авылга охшаган шәһәрнең» дә үз матурлыгын күреп, шактый дәртләнеп эшкә тотынган чаклары иде, яшьләр һәр яңалыкны хуплап каршылады. Иркен залы, фойесы, грим бүлмәләре булган мәдәният йорты алар өчен хан сарае кебек иде — балаларча тел шартлатып, һәр почмагын карап-тикшереп чыктылар.
Күңелдә киләчәккә өмет, якты хыяллар тагын да арта төште. Җитмәсә, яңа килеп кушылганнарның да күбесе яшьләр — алар белән тагын яңа дәрт, яңа сулыш килеп өстәлде. Араларында:
— Ул Хәбир абый бигрәк каты кешегә охшаган, эшләп булырмы икән? — дип шик белдерүчеләр дә юк түгел иде. Андыйларга Хәбирнең холык-фигылен белгән кадәрчә тасвирлап күрсәттеләр:
— Тыштан гына шулай күренә ул. Бик йомшак күңелле кеше.
— Әйтәсең бармы. Суфый инде менә, суфый. Ну эчкән кешене яратмый. Репетициягә салып-мазар килсәң, рәхәт күрермен димә. Сугып җибәрергә дә күп сорамый.
— Хатыны алдында Хәбир әфәндегә кашыгызны-күзегезне уйната күрмәгез. Кызлар, монысы сезнең колакка!
— Бер дә курыкмагыз, әти кебек кеше ул. Репетициядә һәр хәрәкәтне, һәр ымны шулкадәр җентекләп өйрәтә.
— Нәрсә ашаганыңны, нинди төш күргәнеңне сораштырса, гаҗәпләнмәгез. Бар нәрсәдән хәбәрдар булырга ярата.
Бу кадәр җентекләп аңлатудан соң кемдер җиңел сулап, кемдер авыр сулыш алып куйды.
Хәбир, чыннан да, үз эшенә, сәхнәгә фанатларча бирелгән бер зат иде. Артистларыннан да шундыйрак сыйфатлар таләп итте ул. Җыелган көннәрнең берсендә бик катгый итеп сүз башлады:
– Безнең театрда вакыт үткәрер өчен генә йөрүчеләр булырга тиеш түгел! «Мөхәммәдия» мәдрәсен кат-кат мисал итеп китергәнем бар үзегезгә, исегезгә генә төшерәм: шәкертләр оештырган әдәбият түгәрәгенә язылган кеше, түгәрәккә килгәндә, һәрчак яңа язмасын алып килергә тиеш булган. Килми калса яки яңа әсәр китермәсә – егерме биш тиен штраф! Сүзем шул: эленке-салынкы йөрүчеләр сәхнә кешесе була алмый. Эшлисез икән – җиренә җиткереп эшләгез. Ярый, монысы колагыгызга гомерлеккә киртләп кую өчен булды. – Аннан бөтенләй тыныч тавыш: — Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, ди. Костюмнарны яңартмыйча булмас, мөгаен, — диде дә үзалдына гына сөйләнгәндәй, карашын өстәлдән аермыйча тын калды.
Инде кырык иләктән иләнеп, энәсеннән җебенә кадәр тикшерелеп, ничәмә-ничә уйналган әсәрне тот та бүген үк сәхнәгә чыгар бит инде. Төбенә тоз коймаса, Хәбир буламы...
— Галиябануның күлмәге бик примитив, бераз затлырак итеп эшлисе булыр. — Килешәсеңдер бит, әй, — дигәндәй, Хәбир Фаягөлгә күтәрелеп карады. Аннан, җавап көтмичә, Мостафага текәлде. — Читегең ашалып беткән, Исмәгыйль бай...
— Шулай, «кирәк»тән күп нәрсә юк... — Мостафа, Хәбирнең сүзен җөпләп, баш кагып куйды.
— Костюмнар, тегүче, акча мәсьәләсен хәл итү, Мостафа, сиңа калыр, мөгаен. Артист булу нәрсә ул, завхоз камытын да киеп кара әле менә. Ярый, монысын аерым сөйләшеп бетерербез. Ә хәзер, әйдәгез, репетициягә! — Хәбир, беләгендәге алагаем зур сәгатькә күз ташлагач, барысын да сәхнәгә әйдәкләде.
Гадәттә, репетиция вакытында җиде кат тиреңне салдыра торган Хәбирне бүген гүя алмаштырып куйганнар: ул, артистларны гаҗәпкә калдырып, залда тавыш-тынсыз гына утыра бирде. Спектакльнең бер өлешен кабатлап бетергәч, «ял итеп алыгыз», диде дә, кызу-кызу атлап чыгып китте. Бераздан чиләк-пумаласын беркайчан да үзеннән калдырмаган Сабира түтине ияртеп, кире керде. Сабира түти Актауга килгәннән бирле театрның икенче «җитәкчесенә» әйләнгән иде. Бүлмәләрне җыештыру да, киемнәрне үтүкләү дә, соңгарак калып килгәннәрне үз итеп кенә пешекләп алу да аның өстендә булды.
Түтине иң арткы рәткә утыртып куеп, колагына нидер пышылдады да, Хәбир алга килеп утырды, чатнап торган тавыш белән:
— Ягез, икенче күренеш! — дип әмер бирде.
Репетиция беткәч, артистлар җилләнә-җилләнә Хәбир янына төшеп утырдылар.
— Сабира түти, син дә бире кил! — Хәбир артына борылып кул изәгәч, Сабира түти стенага терәп куйган пумаласын тотып, чиләген күтәреп, яшьләр янына кузгалды.
— Калдыр шул таякларыңны, ашарга сорый диярсең!
— Калдыраммы соң?! Бер-икегезнең кирәген бирим дип, юри күтәреп киләм кырыгызга. — Түти җор теллелектә ире Касыйм агайдан әлләни калышмый иде, аның сүзләреннән тәмләп көлешеп алдылар.
— Я, хөрмәтле тамашачыбыз, сездә ниндирәк уй-фикерләр? — Хәбир, юри тавышын төчеләндереп, түтигә текәлде.
— Кайберсенең бер сүзе дә ишетелми, иптәш рижиссур... Аннан соң, ул Бәдри дигәнегез бигрәкләр дә коры бәндә түгелме? Карчыгына әзрәк елмаебрак караса да булыр иде. Әнә, Касыйм абыегыздан үрнәк алсын. Ул, азгын нәрсә, карчыкларга да, яшь кызларга да күз кысарга күп сорап тормый... Хәлилегезне әйтер идем... Шулкадәр кыюсыз булмас инде егет кеше. Егет булса, ут булсын, ут булмаса, юк булсын! Менә, вәт, шул минем сүзем! — Сабира түти, сүзе беткәнне җөпләп, чүпрәкле таягы белән идәнгә каты гына бәреп куйды да, җавап-мазар көтмәстән, ишеккә юнәлде.
Хәбир түгәрәк йөзен тутырып, болай да кысынкы күзләрен бөтенләй йомып бетереп, рәхәтләнеп бер көлде дә кинәт җитдиләнеп, сүз башлады:
– Сабира түтине тикмәгә генә чакырмадым мин. Мондый зур сәхнәдә уйнау өчен бар яклап камилләшергә кирәк. Һәр ваклыкны исәпкә алырга тиеш без! Тавышыгыз иң артта утырган тамашачыга да ап-ачык ишетелсен! Моны беркайчан да истән чыгармагыз! Менә, бер-икегезне түти бөтенләй ишетмәдем, ди, димәк, эшләп җиткермисез. Образлар да ышандырырлык итеп эшләнеп бетмәгән. Кабатларга да кабатларга! Тәүлектә егерме дүрт сәгать, шуны җиткерегез!
Сабира түтинең «контроль» дәресләре моннан соң да булып, аны «ревизор» дип йөртә башлагач, түти берара тамашачы булып утырудан баш та тарткан иде. «Касыйм агаегыз көнләшә», дип кенә котыла алмады, артистлар үзләре үк аны вакыт-вакыт репетициягә чакырырга гадәтләнделәр.
Дәвамы: http://maydan.tatar/bellur-bogau-axyry/
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар