Логотип «Мәйдан» журналы

Балта сабы чәчәк аткач...

Хикәя.

Менә атнадан артык инде Галинур эшкә утыра алмый. Әйтерсең лә яза башлаган повестеннан ниндидер иблис аңа таба тискәре импульслар җибәрә, һәм ул кулына тоткан ручкасын атып бәрә. Моның нинди авыр газап икәнен язучы кеше үзе генә белә…

Бүген дә шулай булды. Ул ачу белән урындыгыннан сикереп торды да, кырынмаган килеш, трикодан һәм чәпелдек чүәкләрдән урамга чыгып китте. Анда гадәти шәһәр иртәсе кайный, тоташ бер ритмга буйсынып сулыш ала, сөйләшә, кабалана, гасабилана, җырлый, бии, котырына... Әнә, җирдән тәгәрәгән буш калай консерв банкасы тавышлары чыгарып, трамвайлар үрмәли, автобуслар, троллейбуслар, җиңел машиналар уртасыннан нидер төягән йөк машиналары, цемент измәсе ташыгычлар, краннар, бульдозерлар, тагын әллә ниләр дөбер-шатыр каядыр ашыгалар, ялт-йолт күз кысучы светофор утларына килеп бүәләләр, тагын кузгалалар. Шулар белән бергә кешеләр кайнаша. Кулларына букчалар, сумкалар, дипломатлар тоткан, бала җитәкләгән хатын-кыз һәм ир-атлар, карты-яше, йолкышы һәм кәттәсе, исереге һәм айныгы, ачулысы һәм көләче каядыр кабалана, язучы Галинурга күз дә салмый, аның эчендә ни кайнаганын да белми... Өч урам килеп чапырышкан урында үсүче каеннар әлеге ташкын эченә һау-һайлап куалап кысрыкланган тере җаннарны хәтерләтәләр, июль кояшы астында тилмереп, оч ботакларын чайкасалар да, төтен һәм кайнар асфальт исеннән котыла алмыйлар, чөнки алар тамырлары белән шушы скверга кемнәрдер карап ләззәтләнсен өчен мәңгегә богаулап куелганнар, шунда үләргә дучар ителгәннәр... Әнә гадәттәге урынына – почмак йорт каршындагы тротуарга, агач аягын алга сузып, эшләпәсен янәшә куеп, Миңлехуҗин карт урнашкан. Ул, Ходайның бирмеш бер көнен дә калдырмыйча, яңгырда да, буранда да шунда утыра. Эчеп алган чакларында «Мин гвардия майоры Миңлехуҗин, минем Кызыл Йолдыз орденым, медальләрем бар!» – дип күкрәк суга. Бервакыт Галинур аңардан: «Нишләп утырасың, пенсияң җитмимени?» – дип сорады. Миңлехуҗин елады да җибәрде: «Их, үскәнем, – диде ул, пычрак куллары белән күз яшьләрен сөртеп. – Ике оныкны түләп институтта укытасыбыз бар, әти-әниләренең акчасы бәләкәй, нишлик соң?!» Аның карчыгы, гомер буе балалар укыткан кеше, Колхоз базары янында баскан килеш тәмәке сата...

Почмак йорт артыннан кызлар-егетләр килеп чыкты һәм, шешәдән сыра чүмерә-чүмерә шаулашып, Галинурга якынлаша башладылар. Сул кулына букча тоткан, уңы белән таякка таянган кечкенә гәүдәле бер карчык аларның уртасында калды, яшьләр үтеп киткәндә, ул инде егылып ята, букчасыннан сөтеме-катыгымы агып чыккан иде. Араларыннан аерылып, ярымшәрә бер кыз Галинурның кулына буш сыра шешәсе тоттырып китте. Моны күргәч, төркем, кыргый авазлар чыгара-чыгара ихахайлап, үрле-кырлы сикерде. Ни булганын аңышмый да калган Галинур шешәне, учындагы утлы күмердән котылгандай, чүп савытына ыргытты да, йөгереп барып, теге карчыкны торгызды һәм квартирасына ашыкты. Кителеп-уалып арматуралары чыга башлаган подъезд баскычы калай сыра шешәләре, пластик стаканнар, тәмәке төпчекләре, сагыз һәм конфет кәгазьләре, тагын әллә нәрсәләр белән чүпләнгән. Алар өстеннән сикергәләп, Галинур икенче катка күтәрелде. Квартирасына кергәндә, түшәмнәрне күтәрерлек булып телефон шалтырый иде. Ул, йөгереп барып, трубканы алды.

– Әйе, тыңлыйм. – Җавап урынына трубкадан сулкылдаган тавыш кына ишетелде. – Кем бу? Миңнури, әллә синме, ник дәшмисең?!

Ул арада элемтә өзелеп китте, кабат ялганды һәм елау катыш:

– Улым... улым... – дигән сүзләр ишетелде.

– Исәнме, әни, исәнме!..

– Улым... сеңлең... Фатыйма...

Галинурның йөрәге тибүдән туктагандай булды. Күңеленнән җавабын да әзерләде: «Үлгән! Үлгән, әлбәттә!..»

– Әни, Фатыймага ни булды?! – Бу сорау түгел, үзенең күңелендәге җавапны раслатырга теләү генә иде.

– Сеңлең Фатыйма югалды...

– Ничек югалды? Кайчан?!

Үксү, дерелдек сулыш алу, елау белән буталган өч кенә сүз ишетелде:

– Сигез көн инде...

– Сигез көн?! Нишләп шалтыратмадыгыз шул гомер?!

Әнисе нидер әйтте, әмма аңларлык түгел, телефон шытырдый, бер өзелә, бер ялгана иде. Менә ул ачылып киткәндәй булды.

– Әни, ишетәсеңме мине?! – дип ялварды Галинур.

– Ишетәм...

– Мин хәзер кайтырга чыгам. Аңладыңмы?

– Аңладым, улым... кайт тизрәк.

Әнисенең елавын бүлеп, телефон өзелде.

Ул шундук кирәк-яракларын җыештырырга тотынды. Ярый, көзгегә күз саласы итте: ике көн кырынмаган йөзе карарлык түгел иде. Тиз генә кырынып ташлады да хатынына хәбәр итмәкче булды. Телефонга үрелгәч, туктап калды. Аны хәзер башланачак тәфсилләп аңлатулар-аңлашулар, сорау-җаваплар, канәгатьсезлек һәм үпкә сүзләре, күз яшьләре туктап калырга мәҗбүр итте. Ак кәгазь битенә: «Миңнури! Әни авырыбрак тора икән, мин авылга кайтып киләм әле», – дип язу белән чикләнде.

Гәүдәсе автобуста дырык-дырык селкенеп кайтса да, Галинурның күңеле әллә кайчан авылга кайтып керде. Фатыйманың уң кулы, уң аягы тумыштан гарип иде. Аягы азмы-күпме хәрәкәтләнсә дә, бер адым ясау өчен ул әллә никадәр көч сарыф итә, бөтен гәүдәсен өч-дүрт мәртәбә чайкалдырып ала, шуннан соң гына атлап куя, ә кулы сынган агач ботагы шикелле асылынып тора. Бәхетенә күрә, соңрак кулына җан керде керүен.

Сеңлесенә быел кырык өч тулды. Галинур белән аларның яшь аермасы алты ел. Фатыйма гомере буе сөйләшә алмады, ниндидер авазлар гына чыгара, аның ни әйтергә теләгәнен әнисеннән башкалар юньләп аңламыйлар да. Үзе исә әйбәт ишетә, телне нечкәлекләре белән аңлый, кайтарып кына әйтә алмый.

Галинур аны хәтта укырга да өйрәтте. Укырга өйрәнсә дә, ул яза белмәде, китапларны яшь чакта күп укыды, аннары суынды, уйчанланды, боекты, берүзе кайда да булса качып утыра торганга әйләнде. Тора-бара күзләрендәге яшь чактагы чая нурлар сүнеп, карашын моңсу шәүлә каплады. Аның гариплеген әти-әниләре дә, Галинурлар да, үзләре авырган төсле, гаять авыр кичерделәр.

Халык бит төрлечә, күбесе көлеп карый, мыскыллап дәшә, ул булып йөреп, ул булып сөйләшеп үртиләр. Галинурлар – дүрт малай – андыйларны җыелышып кыйнап та карадылар, әмма моның файдасы тимәде. Фатыйма, урамга чыгып каядыр барып кайтса, качып мышык-мышык елый, аңа карап, һәммәсенең дә бәгыре өзелә, йөрәгеннән кан тама иде...

Ул караңгы төшкәндә кайтып җитте. Авылга кергәндә, бигрәк тә җәйнең бу вакытлары булса, Галинур җирдән атламый, һавадан оча, тау битләренә, болын-кырларга, әрәмәләргә, урамдагы һәрбер йортка карап туймый, әллә нинди татлы һәм изге кичерешләр канатында тирбәлә торган иде. Әмма бүген алай булмады. Йөрәге кайнар таш бастырып куйгандай дөрләп янды да янды. Шуңа күрә әнисе, энесе Харис, аның хатыны Нәзилә, аларның балалары өйдә булсалар да, элеккечә шау-гөр килеп, көлешеп-шатланышып күрешә алмадылар.

Алып кайткан күчтәнәчләрен кулларына тоттыргач, балалар да артык куанышмады, Галинурны сабыр гына күзәттеләр. Җентекләп сораштыра торгач, түбәндәгеләр мәгълүм булды.

Фатыйманы югаласы көнне иртәнге якта елга буенда да, тауда да, олы юлга чыга торган элекке басу капкасы тирәсендә дә күргәннәр. Шул килеш юкка чыккан. Ул элек-электән тып-тын гына йә район үзәгенә, йә Чаллыга энеләренә китеп, берничә көн торып кайта торган иде. Башта өйдәгеләр борчылмаганнар.

Өч көннән соң да кайтмагач, идарәгә барып, район үзәгенә шалтыратканнар. Икенче көнне Чаллы белән сөйләшкәч, эчләренә шом төшкән, милициягә дә хәбәр иткәннәр. Елга-күлләрне, әрәмәләрне, урман эчләрен йөреп чыкканнар.

Паспорты да юк, күрәсең, ул аны кесәсендә саклаган. Авылда печән әзерләү чоры, аулак урыннарда да халык печән чаба, печән җыя – күрүче булмаган.

Ике көн буе Галинур шактый кешеләр белән очрашты. Сеңлесен кемнең кайчан күргәнен ачыклады, участок милиционеры белән сөйләште, һәммәсен блокнотына теркәде. Әмма нинди дә булса ачыклык кертердәй, тотынырдай әйбер табылмады. Өченче көнне иртәнге якта ул, кибеттән күчтәнәчләр алып, үзенең беренче укытучысына кагылды. Инде сиксәнне тутырып килүче Зариф аганың, аның карчыгы Хәнифәнең шатлыклары эчләренә сыймады. Йөгерә-йөгерә табын әзерләделәр, озаклап-тәмләп чәй эчтеләр, дөнья хәлләрен сөйләштеләр.

Фатыйма бәләкәйдән үк аларга бик еш бара, сәгатьләр буе утырып кайта иде.

Югалырына бер атна кала, ул Зариф агаларда шактый вакыт булган, гадәттәгечә, газета-журналлар актарган.

– Берәр нәрсә сизмәдегезме соң аның үз-үзен тотышында? – дип төпченде Галинур.

Зариф ага баш чайкады:

– Мин бер үзгәреш тә күрмәдем, бөтенесе дә гадәттәгечә иде кебек...

Шул чак карчыгы Хәнифә кеткелдәп көлеп куйды.

– Нигә көләсез, апа?

– Гомергә булмаган бер эш эшләде Фатыйма ул килүендә... Кайсыдыр газетаның нәрсәсенәдер кызыкты, кат-кат карады... Аннары тиз генә бөкләде дә

җайлап кына кесәсенә шудырды.

– Мин күрмәдем, – диде Зариф ага, аклангандай.

– Син ишегалдына чыккан идең. Мин савыт-саба юам, үзем күз чите белән генә аны күзәтәм... Берәр кызык нәрсә тапкандыр инде мескенкәем...

Шул көнне төштән соң Галинур Казанга китеп барды. Киткәндә өйдәгеләрне үзенчә тынычландырырга тырышты, эчке эшләр органнарында бик дәрәҗәле таныш-белешләрем күп, шулар ярдәмендә очына чыгарбыз, Фатыйма һичшиксез табылыр, дип өметләндерде. Район үзәгеннән автобуска утырып киткәч, аны борчулы уйлар ташкыны бөтереп алды. Сеңлесенең үлемен Галинурның йөрәге берничек тә кабул итәргә теләмәде. Аның фикерләвенчә, мондый гаделсезлек һич тә була алмый, булырга тиеш түгел, Фатыйма изге җан иде. Хуҗалыктагы мал-туарны ул гомере буе кочаклап иркәләде, ашатты, сыер-сарыклардан алып каз-үрдәкләргә, тавыкларга кадәр аны сырып алалар, кайсы кулын ялый, кайсы томшыгы белән кагыла, ул әллә нинди тавышлар чыгарып елмая, шырыкшырык көлә...

Сеңлесе аларны тагын бер ягы белән шаккатырды. Егерме еллар элек зур гына антоновка агачы давылда урталай сынып төште. Җитмәсә, төп кәүсәсе төбенә кадәр ярылган иде. Галинур белән әтисе, кул пычкысы алып чыгып, алмагачны кисеп атарга дип җиргә тезләнгәндә, әллә нинди тавышлар чыгарып, Фатыйма килеп җитте, әтисенең кулына ябышты, әллә ниләр кылана-кылана, үзенчә агачны кисмәүләрен үтенде. Шул арада пычкыны эләктереп юкка да чыкты.

«Әйдә, күңеле булсын инде балакаемның, үсеп китмәсә дә, бәйләп куйыйк» диде әтисе. Алмагачны турайтып, сыер тизәкләре сылап, чүпрәк урап, кабыкка төреп бәйләделәр. Ике көн үттеме-юкмы, алмагачның яфраклары шиңәргә тотынды. Фатыйма исә аның яныннан китмәде, сынган урынын туктаусыз сыпырды, үз телендә сихерче шикелле ниләрдер сөйләнде, төкерек-селәгәйләрен сылады. Һәм ни гаҗәп: ләшперәйгән яфраклар куе яшел төскә керде, агач акрынлап терелде. Ул бик озак вакытлар ел саен диярлек мул уңыш бирде, аның чәйнектәй эре, кештердәп торган алмалары Казанга Галинурларга да күчтәнәч булып килделәр.

Бер елны Фатыйма үлеп барган бозауны шул рәвешле аякка бастырды. Гел мал-туар белән әвәрә килеп, кул юуны бик белмәсә дә, аның бер мәртәбә дә авырганы булмады. Салкын яз-көз мәлләрендә, кыш көннәрендә ул күлмәкчән килеш абзарга чыгып китә, мал-туар арасында бик озак торып керә, чатнама суыкларда да калын киенми һәм аңа хәтта томау да төшми иде. Сул кулының учыннан ниндидер кайнарлык бәрүе беленгәч, әниләре аңа гарип кулын гел ышкып торырга кушты. Фатыйма баштарак, аның сүзен тыңламыйча, бу эшне теләр-теләмәс кенә үтәсә дә, тора-бара, шифасын сизептер инде, моңа күнегеп китте, ничә карасаң да, шул кулын сыпыра иде. Ел да сигез ай дигәндә, аның уң кулы хәрәкәткә килеп йөри башлагач, ул үзе дә хәйран калды. Бу хәлне күреп, авыл кешеләре аңа йә малларын, йә чирләрен дәвалауны үтенсәләр дә, Фатыйма кыргый тавышлар чыгарып баш тартты. Үз аягын да сыпырмады, чөнки ул барыбер булырлык түгел, кисәү агачы шикелле уңга кәкрәеп тора иде.

Галинур, Казанга кайту белән, таныш-белешләрен күрде, борын тыкмаган урыны калмады, билгесез мәетләр турындагы мәгълүматларны актардылар, тик берсе дә Фатыймага туры килмәде. Инде йөрер җире бетте, квартирасында авылдан хәбәр көтеп ятудан башка чара калмады.

Бүген дә дүрт стена эчендә бәргәләнеп йөрде, башы тубалдай авырайган иде. Ичмасам, бер урап кайтыйм әле дип чыгып китте. Кремль ягыннан урап, ашыкмыйча гына Бауман урамы буйлап аска атлады. Көн бик эссе иде, сусавын басмакчы булып, төрле эчемлекләр сатыла торган павильонга килде һәм шунда атаклы журналист Байбурин белән очрашты. Бөтен йөзен калын пычак белән ермачлап чыккандай тирән җыерчыклар баскан, чал чәчләре иңбашларына ук төшеп торган бу сөйкемле кешене республикада белмәүче сирәк иде. Галинурның бөтен барлыгын ниндидер җылы рәхәтлек кымырҗытып алды.

– Исәнмесез, Байбурин абый!

Байбурин бармак араларына кыстырган ике сыра шешәсен янәшәдәге кызыл пластмасса өстәлгә утыртты, Галинурның кулын шытырдатып кысып сәлам бирде.

– Әйдә, әчтерхан балыгы белән сыйлыйм үзеңне!

Ул сыра шешәләрен борыннарыннан эләктерде дә, Галинурны култыклап, иң аргы өстәлгә алып килде. Биредә ак кәгазь өстендә зур гына кипкән балык ята иде. Ул аны сындырып, яртысын Галинурга сузды.

– Бер дә күзгә-башка күренмисең, авырып китмәгәнсеңдер ич? – диде Байбурин, балык әрчи-әрчи.

– Юк ла, исән-сау...

– Исән булыйк берүк...

Алар, чапы-чопы балык суыра-суыра, сыра эчәргә керештеләр. Картаюны һич тә белми торган бу кешенең рәхәт ягы шунда, ул туктаусыз сөйли, аның сүзләрендә син бөтенләй ишетмәгән нәрсәләр күп була. Шуның өстенә син беләм, аңлыйм дип йөргән вакыйгалар, күренешләр хакында ул шундый фикерләр әйтеп куя ки, авызыңны ачасың да каласың, ничек бу хакта мин аның кебек уйлый алмадым икән, дисең, аңа сокланасың, аңа охшарга тырышасың.

Кайчакларда Галинурга ул журналист түгелдер, яшәешнең, бу дөньяның, бөтен җиһанның серләрен белүче әүлиядыр төсле тоела. Байбурин, үзенең шундый икәнлеген аңласа да, мактану, үзен кемнәндер өстен кую хисеннән мәхрүм иде. Хәер, шуны аңлаганга күрә, үзен бар җан иясеннән дә өстен куймыйдыр да инде ул. Әнә бит пластик стакан белән сыра теләнеп килгән бер йолкышка ун сум акчасын чыгарды да бирде. Теге, өнемме бу, төшемме дигәндәй, ышанмыйча, бәбәкләрен челт-мелт китереп басып тора, мондый бәхетнең ишелеп төшүенә һаман ышанасы килми... Сәгатьтән артык рәхәтләнеп тыңлады Галинур чал тарихны. Өченче шешәне эчеп бетереп килгәндә, Байбурин кинәт кенә:

– Сине нидер борчый бит, туганым! – дип куйды. – Ник сөйләмисең?

Үткен күзле, сизгер йөрәкле иде карт журналист. Галинур сеңлесенең югалуын, аны эзләү буенча ниләр эшләнгәнен җентекләп сөйләп бирде. Ул сүзен бетергәч, Байбурин шактый вакыт дәшмәде, яшькелт күзләре генә көчле җилгә каршы торгандай кысылдылар, туктаусыз бәргәләнделәр.

– Беләсеңме, туганым... Кайсыдыр газетада ике юллык кына хәбәр чыккан иде... – Байбурин, чал башын артка ташлап, күзләрен йомды. – Мин ул хәбәрне күз йөгертеп кенә уздым... Бер эшмәкәр Казаннан ерак түгел урында гарипләр авылы оештырган. – Байбуринның күзләре түгәрәкләнде, җыерчыклы йөзенә борчылу билгеләре чыкты. – Сеңлеңне, бәлкем, шуннан эзләп караргадыр?

– Кайда икән соң ул?

– Анысын инде аның социаль-тәэминат министрлыгында белми калмаслар.

– Газетасын хәтерләмисезме?

– Яшьләрнеке кебек тә... Мин бит аларны диагональ буенча гына укыйм. Партитур уку...

– Кичкырын барып белешермен әле, – диде Галинур.

– Ә нигә кичкырын?

– Авыздан сыра исе килгәндә, андый урынга кермим мин.

– Сезнең өчен шулайдыр, туганым. Ә менә миннән андый ис килмәсә, хатыным да танымый. Сыра – эчәр өчен, елга кичәр өчен яратылган. Минем афоризм. – Байбурин күзләрен кысып рәхәтләнеп көлеп җибәрде. – Әйдә, барып киләбез. Мин бүген, сәгать өчтән торып, машинкада егерме битлек мәкалә яздым. Шуңа күрә кәефем әйбәт, кемгә дә булса игелек кылырга кыҗрап торам. Үзем кереп белешермен.

Шулай эшләделәр дә. Нәкъ Казан артында гарипләр бистәсе оешып ята икән. Бу әлегә эксперимент рәвешендә генә башланган. Газетага теге хәбәрне биргән журналистны эшеннән алганнар, имеш. Бер сүз белән әйткәндә, ул хакта язарга ярамаганлыгын кабат-кабат кисәткәннәр. Аерылышканда Галинур, күңелендә өмет очкыны кабызганы өчен, Байбуринга мең-мең рәхмәтләр әйтте.

Иртәгәсен сәгать уннар тулып килгәндә, Галинур әлеге серле бистәнең капкасы төбенә килеп җиткән иде инде. Ул биек таш койма белән уратып алынган, койма өстеннән чәнечкеле тимерчыбык сузылган. Тимер капка янәшәсендә кызыл кирпеч будка, аның каршында ОМОН киеме кигән әзмәвер басып тора. Коралы-мазары күренмәсә дә, аның сакчы икәне аңлашыла иде. Баш иеп итагатьле генә сәлам биргәч, Галинур:

– Мине кертеп җибәрә алмассызмы икән? – диде.

– Чит кешеләрне якын китерергә дә рөхсәт юк. Тизрәк бу тирәдән таегыз.

– Мин чит кеше түгел... Татар язучысы.

– Язучы, журналист халкына юл гомумән ябык.

– Ә кемгә ачык?

– Беркемгә дә ачык түгел.

– Ябык пространствомыни?

Сакчы җавап бирергә өлгермәде, якынлашып килүче ак «Буханка» машинасы күренде. Эһ дигәнче ул капка каршына килеп тә туктады, һәм Галинур сискәнеп китте. Аны руль артында утыручы сәер зат куркытып җибәрде. Шоферның ярты йөзен сирәк кара йон каплаган, ә шәмәхә бите өреп кабарткан туп кебек күпереп тора иде. Сакчы, будканың кечкенә тәрәзәсеннән үрелеп, ниндидер кнопкага басуга, капка шуып ачылды һәм машина эчкә кереп китте. Шул арада Галинур тезелеп торучы матур йортларны күреп калды. Ул сакчының янына ук килде, зәңгәр күзләренә ялварып төбәлде.

– Биредә минем туганым булырга тиеш. Безгә очрашырга кирәк... Бәлкем, рөхсәт итәрсез?

– Юк.

Сакчы һич тә сына торганга охшамаган. Бераз уйлангач, Галинур тагын сүз башлады:

– Моның... сезнең... башлыгыгыз бардыр ич?

– Бар.

– Аның белән сөйләштерә алмыйсызмы мине? – диде ул, тәрәзә төбендәге телефонга ымлап.

– Рөхсәт ителми. – Сакчы аңа мәрхәмәтле карашын сирпеп алды. – Аерым очраклардан башка...

– Нинди очрак?

– Баласын эзләп килүче ата-аналар яисә киресенчә булганда. Кемдер, истерикага бирелеп, шушында ауса...

– Мине ауды, диегез... Бурычлы булып калмам...

Галинур күкрәк кесәсеннән акча янчыгы чыгаруга, сакчы күркә кебек кабарынды:

– Ничек оят түгел Сезгә!

– Гафу итегез, безне шулай өйрәтеп бетерделәр бит инде... – Галинур янчыкны кесәсенә ничек тыкканын үзе дә сизми калды.

– Зинһар, кичерегез...

Сакчы чын-чынлап үпкәләгән иде, ахрысы, сырты белән борылган килеш шактый вакыт сүзсез торды. Аннары, акрын гына:

– Язучы икәнлегегезне белдерсәгез, Сезгә генә түгел, миңа да начар булачак.

– Теш арамнан да чыгармам! Тоташтырыгыз гына...

Сакчы телефон трубкасын алды.

– Биредә бер ир кеше... Әйе, бик ярсыды... Сөйләшергә тели... – ул трубканы Галинурга сузды.

Колагын тетрәндергеч калын тавыш ярды:

– Тыңлыйм сезне...

Галинур, ярсудан буылгандай кыланып, сүз башлады:

– Мин... ых... сеңлемне күрергә килгән идем...

– Сез аның биредә икәнен каян беләсез?

– Ул миңа гына әйтте... Уфф!.. Сер итеп...

Трубкада ярты минут чамасы сулыш алган тавыш кына ишетелеп торды.

– Кем ул?

– Фатыйма Гарифуллина... Аксак... телсез дә...

Шактый көттергәч, гөрелдәвек тавыш:

– Әйе, бар, – диде. – Тик мин сезне очраштыра алмыйм.

Димәк, исән! Галинурның ничә көннәр буе йөрәк өстендә яткан кайнар таш тәгәрәп төшкән кебек булды. Әллә шул куанычтан ул, күзен дә йоммыйча, алдашырга кереште:

– Ул бит үзе үтенгән иде... очрашырга кил, дип.

– Телсез кеше үтенә алмый.

– Хәрәкәтләр белән аңлатты.

– Хәрәкәтләр белән ул безгә, беркемгә берни әйтмәгез, дип аңлатты.

Галинур соңгы чарага кереште:

– Миңа Сезнең белән очрашырга кирәк иде. Мин язучы... – Сакчы аңа акаеп карауга, ул, кабалана-кабалана, хатасын төзәтергә кереште: – Мин берни дә

язарга теләмим... зинһар, дөрес аңлагыз. Сезнең белән очрашасым гына килә.

Сөйләшүче, озак кына ютәлләгәч:

– Ярый, Сезне алып керерләр, – диде.

Галинурның эченә җылы йөгерде. Сакчының йөзендә канәгатьсезлек билгеләре күренде:

– Югыйсә язучы икәнегезне әйтмәскә кушып кисәттем ич Сезне...

– Ә ул мине кабул итә, – диде Галинур, мактангандай.

Бераздан озын гәүдәле, ОМОН киемле егет килеп җитте. Ул будка янында сакчыга ым гына кагып алды да, капканың бу ягына чыгып, Галинурның күзен кара яулык белән бәйләде. Аннары костюм җиңеннән эләктереп алып китте. Күпме бардылар икән алар? Мөгаен, ун минуттан артмагандыр. Шул арада Галинур тирә-юньдә җыр-музыка, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетергә өлгерде. Менә алар биек булмаган баскычтан күтәрелделәр, ишек ачылганы сизелде. Бусаганы атлап эчкә узуга, салкынча һава бөтен гәүдәне рәхәт итеп өтеп алды. Тагын бер ишек ачылды һәм шундук Галинурның борынына тәмәке төтене исе ярып керде. Өч-дүрт адым атлагач, алар туктап калдылар. Баягы калын тавыш:

– Күзләрен чишегез, Сезгә чыгарга була, – диде.

Сакчы аның боерыгын үтәүгә, Галинур чак кына артына утырмады: аның каршында өстәлдән әз генә калкурак гәүдәле, дәү башлы кеше басып тора иде. Зур авызы битенә чалыш урнашкан, авызының яңак сөягенә үк якынайган түбән почмагында кәкре көрән трубка төтенли. Ак күлмәгенең кыска җиңнәреннән чыгып торучы куллары нечкә, алтын браслетлы сәгате беләген каплый язып тора. Саргылт йөзен вак җыерчыклар сырлаган, маңгае киң, җирән бөдрә чәчләре шактый сирәкләнергә өлгергәннәр. Зур коңгырт күзләрендә ачы әрнү ятса да, алар бик тере, бер мизгел эчендә Галинурны башыннан аягына кадәр капшап чыктылар. Галинур тагын шуңа игътибар итте: шикәрдәй ак күлмәге дә, көл төсендәге затлы чалбары да, замш туфлиләре дә бик килешле, тәненә ятып торалар иде. Европа стилендә заманча эшләнгән ялан кадәр бүлмәдә компьютер, түшәмгә кадәр сузылган ямь-яшел гөлләр, зур читлектә сайраучы кенәриләр күзгә чалынды.

– Аптырадыгызмы? – диде кеше, тәмәке төтенен башын бормыйча гына ирен читеннән кырга өреп. – Сез бит пәһлеван белән очрашам дип уйлаган идегез... – Ул көлгән тавыш чыгарды, тик иреннәрендә ичмасам бер хәрәкәт, елмаю әсәре дә күренмәде. – Минем исемем дә Идеал. Йөз процент туры килмәү... Йә, сөйләгез...

– Фатыйма авылда яши иде. Ул кинәт кенә юкка чыга. Барлык халык, милиция аякка баскан. Мин үзем Казанда торам. Эзләнә-белешә торгач, менә Сезгә килдем. Ичмасам, кайдалыгын әйтеп, әниләрне тынычландырырга иде.

– Тынычланырмы соң алар? Тып итеп милиция килеп җитәчәк. Чөнки әниләрегез: «Кызымны алып кайтыгыз», – диячәк. Сеңлегез үзе яшәгән мохит белән арасын өзәргә тели.

– Сезнең алай дияргә хакыгыз юк.

– Бар! – Идеал, трубкасын кагып, яңа тәмәке тутырды һәм, тәмләп суырып төтенен чыгаргач, сүзен дәвам итте. – Мин аңардан: «Әниең бармы?» – дип сорадым. Ул «әйе» дигән мәгънәдә баш селкеде. Шулай аңлаша торгач, тормыш хәлләрегезне шактый гына ачыкладым. Менә аның мәгънәви җаваплары: «Өегездән качтыңмыни?» – «Әйе». – «Кыерсыттылармыни?» – «Юк». – «Әниең белән очрашырга телисеңме?» – «Юк». Идеал зәңгәр тышлык эченә кәгазьләр тегелгән делоны селкеп күрсәтте. – Биредә һәммәсе дә язылган, кулы куелган...

– Әнинең йөрәге моны күтәрә алмаячак, – диде Галинур, өзгәләнеп.

– Әгәр Фатыйманың исән-сау икәнлеген әйтсәгез, ул сездән аны алып кайтуны таләп итәчәк. Ә болай калганда, әниегез тынычланачак. Тиздән ул үзе үк: «И балакаем, гомере буе газапланган иде, иншалла, котылды», – диячәк. Әгәр дингә ышанса, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыячак.

– Бу кешелексезлек! – дип кычкырды Галинур, кәрләгә усал караш ташлап. – Бу бернинди кысага да сыймый!

Идеалның чырае, якты күк йөзен кинәт кара болыт каплагандай, кырыс, хәтта куркыныч төскә керде.

– Сез сеңлегез ниләр кичергәнне белмисез бит. Сез күпме чәбәләнсәгез дә, минем кабык эченә керә алмыйсыз. Чөнки мин кечкенә, Сез анда сыймыйсыз. Шул ук вакытта мин үземнең уй-кичерешләрем белән Сезнең йөрәккә сыя алмыйм, чөнки Сезнең йөрәк минем кичерешләрем өчен уймак кебек кечкенә...

Идеал, башын кыегайтып, астан аңа кимсетүле караш ташлаган хәлдә мыскыллап елмайды. Галинурның котырып ачуы чыкты:

– Нишләп әле Сез үзегезне бөркеткә санап, мине чәүкәгә тиңлисез?!

Идеал тамак төбе белән көлеп җибәрде, әмма иреннәре баягыча хәрәкәтсез калды.

– Күрдегезме инде күңелегезнең ничек тар икәнен? Шушы сүзләрне дә сыйдыра алмады, пылт итеп бәреп чыгарды. Ә менә мин күпме йоттым мондый әйберләрне... Сеңлегез дә шулай. – Идеалның керфекләре дымланды, ул күзләрен еш-еш йомып алды. – Ю-у-ук, берничек тә сыйдыра алмый Сезнең күңелләрегез безнең эчебездә кайнаган җәһәннәм газапларын!

– Сеңлем белән очраштырсагыз, аның ул газаплары җиңеләер иде.

– Киресенчә, Сез аның күңелен генә яралаячаксыз. Берәр ай түзегез. Шуннан соң...

– Рәхмәт, – диде Галинур чын күңеленнән һәм үзен күптән бимазалаган соравын бирергә батырчылык итте: – Ни соң бу Сезнең? Пансионатмы, җәмгыяте

хәйрияме?..

– Сез, язучылар, тормыштагы барлык күренешләргә дә исем тагарга телисез. Кирәкме икән соң ул? Без аны «гарипләр бистәсе» дип атадык.

Идеал озаклап ютәлләде, күкрәген тотып тынсыз-өнсез калды. Үзе белән бер яшьләрдәге бу кешегә Галинур кызганып та, шикләнеп тә карады. Маңгаена, борын очларына бәреп чыккан вак тир тамчыларын сөрткәч, Идеал, тонык кына тавыш белән:

– Сезнең вакыт ягы ничегрәк? – дип сорады.

– Мин беркая да ашыкмыйм.

– Сөйләп калдырасы нәрсәләрем бар иде. Бер генә кешенең карашын үзгәртсәм дә... – Ул бер сәдәф дару кабып куйды. – Тыңлагыз алайса. Без кайсыдыр атом шәһәрендә яшәгәнбез. Ябык шәһәр булган, ахрысы. Әти үлгәч, әни мине Казанга, әби янына алып кайтты. Миңа биш яшьләр булгандыр, әйлешәйле генә хәтерлим ул чакны. Мәктәпкә укырга керәсе елны әни үлде... Радиация тәэсире, диделәр. Мин өченче сыйныфта чакта әбием дөнья куйды. Шулай итеп, приют баласына әверелдем. – Ул, башлаган сүзен бүлеп, кинәт кенә сорап куйды:

– Сезнең исемегез ничек?

– Галинур.

– Матур исем. Мондый исем белән яшәргә була... Ярый, дәвам итәбез. Мин югары белемле физик, Ленинград университетын тәмамладым. Хәер, анысы мөһим дә түгел... Эш минем кыяфәтемдә. Гарип булып тууымда минем гаебем дә юк, мин аның белән кешеләргә бернинди зыян да салмыйм, әмма шуның өчен мәңге оялып яшәргә һәм үземне гаепле кебек тоярга дучар ителгәнмен. Без берничек тә Сезнең белән тигез була алмыйбыз! Уйларыбызның гөнаһсызлыгына, максатларыбызның игелеклелегенә, күп мәсьәләләрдә Сездән берничә баш өстен торуыбызга һәм иманлы яшәвебезгә карамастан, без беркайчан да Сезнең белән бер дәрәҗәгә куела, үзара тигез санала алмыйбыз. – Идеал йөзен Галинурга якын ук китерде, астан өскә карап: – Ә ни өчен шулай?! Безнең ни гаебебез бар?! Җавап бирегез! – дип кычкырды һәм еш-еш сулап туктап калды. Галинурдан бер сүз дә ишетмәгәч, сүзен тагын дәвам итте: – Үзем күргән җәберләүләрне мин сөйләп-аңлатып бетерә алмыйм. Үртәү-мыскыллаулар, кыйнаулар... Бервакыт мине исерек кампаниядәге егет кызык итеп трамвай астына ыргытты. Ул чакта мин, кызыл диплом алып, фәнни эш белән шөгыльләнә идем. Ә университетта укымышлы кешеләр арасында кимсетүләрдән, минем фәнни эшемә аяк чалулардан бәгърем күпме телгәләнмәде?! Ике мәртәбә инфаркт кичердем. Әллә ничә тапкыр үз-үземә кул сала яздым... Тәүге рационализаторлык тәкъдимем өчен бик күп акча бирделәр. Кош тоткандай, университетка очып кайттым. Акчаны сейфка салырга, хезмәттәшләремне сыйларга. Метродан чыгуга, бер кеше сәдәфләре каптырылмаган плащ эченә төреп кенә алды. Йөзен дә карый алмадым. Нидер иснәткәннәр, аңыма килгәндә, бер парк почмагында, агач төбендә ята идем... Акчаларымнан җилләр искән. Көпә-көндез! Моны бит үзем белән бергә эшләүчеләр оештырды. Минем акча аласымны, метроның шул тукталышында чыгасымны кем белсен ди?! Икенче көнне үк университеттан киттем. Акчамны таламасалар да китәсе идем, чөнки анда мине кешегә санамадылар. Китүен киттем, ә кая качасың? Кая барсам да, төртеп күрсәтәләр, хихылдап көләләр, сине оятсызларча әйләндереп карыйлар... Мин, бер яклап, кешеләрне үземне мыскыллату өчен магнит кебек тартсам, икенче яклап, аларга карата нәфрәт тогы эшләп чыгаручы генераторга әверелдем.

Табигатьнең аяусызлыгы, мәрхәмәтсезлеге моның белән генә бетмәгән иде. Мин ун яшемнән кызларга гашыйк була башладым. Ошаганнары артыннан юләрләрчә тагылып йөрдем, акылымнан шашар дәрәҗәгә җиттем. Йөрәгемә шундый шашкын дәрт салынган иде ки, минем һәр күзәнәгем хатын-кызга сусаудан көне-төне сулкылдады. Җайлап кына сүз ката башласам, мине йә бәреп җибәрделәр, йә көлделәр, ә берсе таптап үтерә язды. Квазимодоның мәхәббәт кичерешләре минеке белән чагыштырганда пүчтәк кенә ул. Хатын-кыз дип уздырган йокысыз төннәремне, бәгъремнең ничек өзелүләрен язсам, Җир шарындагы халыкның чәчләре үрә торыр иде. Минем нерв энергиям, тырышлыгым бөтен барлыгымны тетрәтүче, бер генә минут та җаныма тынгылык бирмәүче хис-тойгылар ялкынын сүндерүгә сарыф ителде. Мин яратуымны да, нәфрәтемне дә, ашкынулы уй-теләкләремне дә, атом-төш реакциясен саркофагка томалагандай, дөрләп торган хәлләрендә үз кабыгыма мәңгегә бикләдем. Шул рәвешле үземнән салкын таштай хиссез кеше ясарга керештем. Тәнем акрынлап хис-омтылышлар каберлегенә әверелде. Тышкы кабыгымны саклап калу бәрабәренә мин җанымны үтердем...

Шулай итеп, бу дөньяның шатлыкларыннан, сөю-сөелү ләззәтләреннән өметем бөтенләй өзелде. Хәер, минем табигатьне яратырга хакым бар иде. Әмма җаның үлгән, күңелеңдә нәфрәт кенә җыелып калган хәлдә табигатьтән дә ләззәт алып булмый икән ул. Димәк, без табигатьтә дә үзебезне күрәбез. Кеше бөтен нәрсәдә үзен көзгедәгедәй күрә. Этләргә, мәчеләргә юлыкканда гына мин күпмедер юандым, аларны иркәләдем, ашаттым. Чөнки алар минем кыек авызыма хәйран калып карамадылар, көлмәделәр, гәүдәң бәләкәй дип таламадылар. Алар кешеләр кебек мәрхәмәтсез түгел иделәр…

Мин, физика өлкәсендә мәкаләләр язып, гонорар хисабына яшәдем, ярымсукыр бер картта фатирда тордым. Вакытым күп, казына торгач, физика өлкәсендәге бер аппаратка җайланма уйлап таптым. Аны чит ил фирмасына алып бардым. Айдан артык вакыт уздымы-юкмы, хәтеремнән чыккан, мин миллионерга әйләндем дә куйдым. Барысы да хәл ителде: ике бүлмәле квартира, машина, гараж алдым. Акча исен сизгәч, хатын-кызлар үзләре шалтырата башладылар. Ләкин бәхетем озын гомерле булмады. Машинамны, гаражга керткәндә, талап алып киттеләр, квартирамны бастылар. Миңа бу җәмгыятьтә урын юк икәнлеген тәмам аңлап бетердем. Мин мордага эләккән балык хәлендә идем: күпмедер вакыттан соң алып пешереп ашаячаклар. Әллә чит илгә чыгып китеп котылыргамы? Инглизчә ярыйсы гына сукалыйм. Күп баш вата торгач, бу уемнан чигендем. Мин анда барыбер ят кеше булачакмын, әле биредәгедән дә аянычрак язмыш көтүе ихтимал. Хикмәт аңарда гына да түгел. Күпме генә җәберләнсәң дә, туган илне мәңгегә калдыру коточкыч хәл икән. Мин аны аңлата да алмыйм. Син шушы җирнең баласы, аның теләсә кайсы почмагына бара, кайта, яши аласың. Сине беркемнең беркая кымшатырга хакы юк! Адәм баласының икенче йөрәгедер бу. Тәнендәге йөрәгеннән йөз мәртәбә көчлерәктер… Һәм мин аңа буйсындым. Бу адымыма җавап итептер инде, язмыш миңа бүләк әзерләгән булып чыкты. Һич көтмәгәндә-уйламаганда таксида мин бер хатын-кыз белән таныштым. Ул җыйнак кына гәүдәле, миннән әллә ни озын да түгел, елмаеп кына тора торган зат иде. Настя, миннән дүрт яшькә олырак булса да,яшьрәк күренә, бик ачык күңелле, күгәрчен гөрләгәндәй туктаусыз сөйләшергә ярата. Без көн саен очраша башладык. Ул әти-әнисеннән мирас булып калган ике бүлмәле квартирада яши, бухгалтер булып эшли икән. Очрашуыбызның унөченче көнендә – аның бәхетсез сан икәнен соңыннан гына уйладым – мин аңа өйләнешергә тәкъдим ясадым. Настя ризалашты, әмма минем квартирага күчүдән баш тартты. Бу аның тарафыннан кимсетү булса да, каршы килмәдем.

Без бик тату, гөрләшеп яши башладык, икебез дә бер-беребездән канәгать, икебез дә күкнең җиденче катында идек. Нинди бәхет: минем үз илаһи затым бар! Янымда хатын-кыз булганда, миңа кояш та, ай да, йолдызлар да кирәкми. Нинди күркәмлек, камиллек, сихри ягымлылык, серле җылылык аларда! Үземнең миллион еллар аша табылган икенче яртыма якынаюга, күзләремдә ялкын кабына, җаным-тәнем ут булып кызыша, зиһенем чуала... Мин Настяны күзләреннән башлап аяк очына кадәр үбәм, муеныннан, иңбашларыннан, биленнән алып үкчәләренә кадәр иркәлим, сөям. Аңа карап сәгатьләр буе ләззәтләнәм, тәненең һәрбер борылышына, сызыгына сокланам, хәйран калам, табигатьнең бу могҗизасын аңларга тырышам. Башка ирләргә бүлгәләнәсе сөю хисләрен, барыбер файдалана алмаячагымны белеп, әрәм-шәрәм итмичә саклау өчен табигать минем җаныма салган иде, күрәсең.

Кайбер ирләр хатыннарын көйсезлектә, хисләр колы булуда, җиңел акыллылыкта, тиз кызып китүдә, читләргә күз атуда гаеплиләр. Әгәр шундый итеп яратылмасалар, аларның кадере дә булмас, без аларны мәңгегә үзебезнеке генә итү өчен җан да атмас идек. Безнең таштай каткан битараф күңелләребезне кузгатып, йокыдан уятып, үзләренә игътибар иттерү өчен ул күркәм затларга һәммәсе дә бирелгән. Алар бит бездән күп мәртәбәләр кайнаррак, сизгеррәк, нәзакәтлерәк, күңелләре өрфиядәй нечкә һәм нәфис. Күпләр, шул күңелләргә тупас күсәк белән кизәнеп, «хатын-кыз әшәке» дип сөрән салалар. Белегез: әшәке хатын-кыз юк! Әгәр дә бар икән – моңа без сәбәпче. Алар үзләренә карата булган битарафлыгыбыз өчен, рәнҗетүләребез өчен бездән үч алалар. Хатын-кыз заты ул – тере үсемлек. Бу үсемлек шундый итеп яратылган, кайсыдыр ки башлыча ир-аттан килүче импульслар хисабына үсә һәм сәламәт яши ала. Ир-атның җылы карашы, ягымлы сүзе аның өчен кояш нурларына тиң, ир-атның иркәләве – аның өчен шифалы ләйсән яңгыры, ир-атның игътибары – аны туендыручы уңдырышлы туфрак. Хатын-кызга битарафлык – аның барлык гәүдәсен таптап, имгәтеп ташлау дигән сүз, хатын-кызга каты бәрелү аның нәфис йөзен, күркәм тәнен телгәләп тоз сибүгә тиң. Әгәр башта әйткән шартлар үтәлсә, хатын-кыз, бөтен җиһанны мең төрле серле төсләр белән балкытып, хуш исләр бөркеп чәчәк ата, күркәмлеге белән безне исертә, күңелләребездә соклану тойгылары һәм тылсымлы дәрт уята. Киресенчә булганда, ул саргаеп сула, рухы гарипләнә һәм агулана, ул елан кебек зәһәр, төлке кебек хәйләкәр, бүре кебек усал затка әверелә.

Кабатлап әйтәм, без күкнең җиденче катында идек. Мин тагын уйлап тапкан күп кенә әйберләремне сатып җибәрдем. Настядан илһам алып иҗат итәм, аның эштән кайтуына тәмле-тәмле ашлар пешерәм. Ниһаять, ул балага да узды. Минем бөтен барлыгымны шатлык катыш хафалану биләп алды: нинди булыр ул безнең көткәнебез? Шушы ук уй Настяның да йөрәген яндыра иде. Табиблар кистереп кенә берни дә әйтә алмадылар. Мин баланы табу-тапмауны хатынымның үз иркенә куйдым. Ул көмәненнән котылырга уйлап та карамады. Безне куандырып, дүрт саны төгәл, тиешле зурлыктагы малай туды, сау-сәламәт булып тупырдап үсте. Җир йөзендә минем гариплегемнән көлмәүче һәм миңа кызганып карамаучы иң якын кешем барлыкка килү белән мин чиксез бәхетле идем.

Әмма тормыш син дигәнчә генә бармый шул. Улым белән без сәгатьләр буенча аерыла алмыйча вәрәкәмәч киләбез, ул әнисенә караганда миңа күбрәк тартыла, кулыма алмыйчарак торсам, җир акыра иде. Ул минем гомер буе мыскылланган кыек иреннәремне үзенең нәни йомшак бармаклары белән сыпыра, зур башымны учы белән чәпелдәтә, туктаусыз елмая-көлә, алдымда туп шикелле сикергәли, мин шатлыктан елыйм... Башта мин берни дә сизмәдем. Юк, юк, сизмәдем. Без өйләнешкәннән бирле Настяның йөзеннән яшерен моңсулык китмәде. Аның эчен нинди корт кимергәнен мин аңлый идем. Без бергәләп беркая чыга алмыйбыз, чыккан очракта барлык кешенең күзе бездә. Шул рәвешле без ир белән хатын булып бергә яшәп, халык арасына аерым-аерым гына чыгарга дучар ителгән идек. Ә Настя, мин тулы ирек куйсам да, аерым йөрүдән катгый төстә баш тартты. Ләкин безнең арабызда, рентген нурлары кебек, күренмичә бер-беребезне читкә этүче ят нәрсә бар һәм ул үзен торган саен ныграк сиздерә, кайнар мөнәсәбәтләребезнең җылысын акрын гына суыра иде...

Бер кичне... Мин малаем белән котырып уйнап ятканда, Настяның күзләрендә әллә нинди рәнҗешле-үкенүле чаткылар ялтырап китте. Йа Ходаем, дидем мин шул чакта үз-үземә, моңа кадәр мин күрмәскә тырышкан теге ят нәрсә сөеклемнең җанына күптән үтеп кергән булган лабаса! Ул аны яшереп кенә йөри, тыеп кына тора! Йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Малаемның мине иркәләүләреннән чыккан шатлык яшьләре битләремнән, кайнар кургаш тамчыларыдай, түбән тәгәриләр, кыек авызыма ыскырт ачы тоз булып тулалар, бөтен барлыгымны көйдерәләр. Мин улымны аңа бирдем дә күрше бүлмәгә кереп аудым... Башымда үкенечле уйлар бөтерелде... Бәхет-сәгадәт диңгезе дулкыннарының мине котылгысыз рәвештә Робинзон утравына алып килгәнлеген аңладым. Настяның, ана буларак, баласы белән кайларгадыр барасы, үзенә кемнәрнедер кунакка чакырасы, рәхәтләнеп кешеләр белән аралашасы килә, ә бу теләген үтәүгә мин җитди киртә булып торам. Ул үзенең бәргәләнүләрен яшерергә тырышты, моның өчен миңа элеккедән дә ягымлырак кыланды, бер алдыма, биш артыма төште, тик бу ялган төчелек минем эчке газапларымны көчәйткәннән-көчәйтә генә барды. Шул рәвешле икебезнең дә җаннарыбыз тәмам алҗыгач, каяндыр бер очкын чәчри дә без элгәләшеп китәбез. Юк, без бер-беребезгә гаеп ташламыйбыз, имеш, йә мәчегә сөтне күп салган өчен, йә келәмгә әйбер тамызган өчен, йә телевизорның тавышын көчле итеп куйган өчен тарткалашабыз. Мондый әрепләшүләрне уенга борып, мин туктатам, гафу үтенәм һәм аны иркәләргә керешәм. Настяның күзләре яшьләнә. Алар кызгану яшьләре иде. Ул мине кызгана, мин аны кызганам. Ләкин кызгану бер нәрсә, гамәл икенче нәрсә. Мин аны үземнән коткарырга карар кылдым. Шәхси бәхетем өчен Настяны корбан итәргә теләмәдем, бәхетнең үзем татыган кадәресенә ризалаштым. Бәлкем, минем газаплы тормышым белән чагыштырганда, ул бәхет тары ярмасы кадәр генәдер, ләкин мин артыгына өметләнмәскә тиеш идем. Әлеге карарымны әйткәч, ул мине бер атна кочагыннан чыгармады. Настя елады, ә минем күземнән нишләптер сыңар тамчы да яшь таммады. Иң кыены улым белән аерылышу булды. Инде җыенып беткәч, ишеккә таба барганда, мин аны соңгы мәртәбә кулларыма алып күтәрдем һәм мине яшен суккандай булды – шырык-шырык көлгән малаемның былбыл теледәй нәни теленнән тәүге сүзе өзелеп төште:

– Әттә!

Минем үз гомеремдә бер генә ярасыз шатлыгым да булмады. Бусы да шундый иде. «Шул сүзне әйтү өчен минем чыгып киткән чагым кирәк булдымыни соң, сабыйкаем?! Әллә нәни йөрәгең безнең аерыласыбызны сиздеме?!» – дип өзгәләндем мин эчемнән. Квартирадан ничек чыгып киткәнемне хәтерләмим, ничек бишенче каттан төшкәнемне хәтерләмим. Ничек, ни нәрсә белән үз квартирама кайтып җиткәнемне хәтерләмим – кеше шундый халәттә дә була ала икән.

Мин, чишенмәгән хәлемдә, ашамыйча-эчмичә бер тәүлек тахтада аунадым. Бу җанның үз урынына утырып бетүен көтеп аунау иде. Тынычланганнан соң, гарипләр өчен бистә салу планын тормышка ашырырга керештем. Үземә «Волга» машинасы, шофер, ике ярдәмче алдым. Аннары, Татарстанга кайтып, министрлыкларда булдым. Бу игелекле эшнең ни икәнен һәм кирәклеген беркем дә аңларга теләмәде. Миңа лилипутлар иленнән килгән исәр итеп кенә карадылар. Ничә айлар йөргәнемне, кайларга гына ишек шакып, кемнәргә кергәнемне сөйләп тормыйм. Пансионатның уставын, положениесен тотып, Мәскәүгә генә сигез мәртәбә барырга туры килде. Банкта счет ачу, җир алу кебек четрекле эшләрен дә ерып чыктык. Аннары бухгалтер, архитектор, врач, төзүче-мастерлар кебек һөнәр ияләрен җыйдык. Акчаны кызганмадым, ярдәмчеләрем биеп кенә тордылар. Проект-смета документлары әзерләнде. Тиешле техника, эшчеләр тупладык. Шушы урында торак йортлар, профилакторий, мунча, ашханә, склад, клуб, ферма тораклары салынды. Аларны Казаннан махсус комиссия килеп кабул итте. Рәсми органнар гарипләр өчен бистә төзелгәнлеге хакында беркайда бернинди хәбәр бирмәскә дигән шарт куйдылар. Моның белән без дә килештек. Гарипләрне табу, теләгәннәрен алып килү белән шөгыльләнүче вәкилләр булдырдык. Бистә шулай барлыкка килде. Хәзер биредә җитмеш кеше яши. Аларның һәркайсы, врачлар тикшерүе үтеп, ант биреп, килешүгә кул куеп кабул ителде. Барысы да эшли. Фермада мал-туар, кош-корт карыйлар, яшелчә, иген үстерәләр, көнкүреш әйберләре ясыйлар. Арада бер чүлмәкче килеп чыкты. Аңа мастерской әмәлләп бирдек. Юкса Сабантуйда вату өчен дә чүлмәк таба алмыйлар икән бит сездә. Чүлмәкләре бик матур, түп-түгәрәк, без үскән замандагы төсле. Хәзер ул һөнәрчене сырып алдылар, ят нәрсә бит кызык, бөтенесе дә өйрәнергә тели. – Идеал, сүзен бүлеп, бераз тын гына торды, йөзе җитдиләнде. – Беләсезме, иң мөһиме нәрсә? Бирегә җыелган кешеләр күзгә күренеп үзгәрәләр. Бер-берсен мыскыл итүче юк. Минем иң курыкканым шул иде. Аларда ниндидер ашкыну, дәрт кабынып килә. Берсе яшелчәләргә су сибү җайланмасы ясады. Елга агымының көче белән су үргә күтәрелә. Концерт куярга әзерләнәләр. Араларында шигырь язучы да бар бугай. Аларның ачы язмышыннан акча сыгарга теләүчеләр дә юк түгел. Бик шома бер адәм өч мәртәбә килеп китте инде. Шушы гарипләрне күрсәтергә экскурсия оештырам, акчасы уртак булыр, ди. Килгән саен куып чыгарам, ә ул һаман мөгезсез сыер сыман килеп керә. Соңгысында янап китте...

* * *

Галинур Казанга күңеле сафланып кайтты, күргән-ишеткәннәрен түкмичәчми кәгазьгә төшерергә кереште. Өч атналап вакыт узгач, тагын ямьсезләр бистәсенә (ул аны үзе өчен шулай дип атады) юл тотты. Идеал сүзендә торды, аны Фатыйма белән үз бүлмәсендә очраштырды. Алар кочаклашып күрештеләр, икесенең дә күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Сеңлесе язып сөйләшергә өйрәнгән иде. Ул биредә яшәүдән бик канәгать, барысы да әйбәт, дип язды. «Кирәк әйберләрең юкмы?» – дип сорагач, Фатыйма «юк» дип баш чайкады. Галинурның «әниләргә биредә икәнеңне белдеримме?» дигән соравына, йөзенә ризасызлык билгеләре чыгарып, баш чайкады. Киткәндә, Галинур акча бирмәкче булган иде, Идеал аның кулын тотып алды һәм, кисәтүле тавыш белән:

– Ярамый! – диде. – Алар барысы да хәзергә бер үк шартларда яшәргә тиешләр.

Идеал Галинурга яңадан ике-өч ай үтмичә килмәскә кушты, мобиль телефонының номерын бирде. Кызганычка каршы, Галинурга ул кадәр көтәргә туры килмәде. Сентябрь башында елый-елый шешенеп беткән Фатыйма кайтып керде. Кәгазьгә «Безне тараттылар», – дип язды да кызарып беткән күзләре белән мөлдерәп абыйсына төбәлде. «Барыгызны дамыни?» – дип сорады Галинур. «Әйе», – дип баш селкеде сеңлесе. «Идеал кайда?» – дигән сорауга иңбашларын гына сикертеп куйды. Галинур ярты көн буе аның мобиль телефонына шалтыратса да, җавап бирүче булмады. Икенче көнне ул бистәгә барып кайтырга ниятләде. Сеңлесе берүзе калырга теләмәде, икесе бергә кузгалдылар. Алар барып җиткәндә, бистәнең капкасы ачык, андагы сакчы да юк иде. Тәртип белән, төзек урам ясап салынган йортларның, каралты-кураларның матурлыгын күреп, Галинур хәйран калды. Бер урында машинага нәрсәдер төйиләр, ике милиционер күренә. Аларның каршына урта яшьләрдәге бик нык борчылган хатын килеп чыкты. Ул бухгалтер икән. Аның сөйләвенә караганда, бер мәртәбә Идеалның үзен дә, сакчыларын да бик нык кыйнап киткәннәр. Өсләреннән шикаять арты шикаять яуган, имеш тә, кунсткамера оештырып, гарипләрне тамаша кылдырып, акча җыялар, дип язганнар. Аларны комиссия арты комиссия тикшергән, бәйләнгәннәр, әллә нинди гаепләр такканнар. Кыскасы, бистәне тарату өчен барысы да эшләнгән. Гарипләрне акыртып-елатып тарату, тупланган әйберләрне ташу инде бишенче көнен дәвам итә икән.

– Идеал кайда? – дип сорады ул бухгалтердан.

– Директор бик нык авырый иде. Белмибез. Больницага салмадылар микән? Ниндидер бер түрәнең, йодрыгын уйната-уйната, аңа: «Мин сине төрмәдә черетәм!» – дип акырганын мин үз күзләрем белән күрдем. Бәлкем, алып китеп япканнардыр...

Бухгалтерга ияреп, алар бистә буйлап киттеләр. Эчкәрәк кергән саен, Галинурның йөрәге авыртып кысыла барды. Берничә урында коймаларны аударганнар, аларны җимереп, өсләреннән техника узган. Бистәнең кыярлар өлгереп, помидорлар пешеп, кәбестәләр үсеп утырган гомуми яшелчә бакчасыннан да трактор аркылы-торкылы таптап узган. Фермалардагы барлык мал-туарны, кош-кортны төяп алып киткәннәр. Чүлмәк ясау урынына ник кергәннәренә үкенеп туймады Галинур. Аяк асты чүлмәк, ваза ватыклары белән тулган. Моны, күрәсең, махсус эшләгәннәр. Кувалда итеп ясалган котсыз балта да шунда гына сөялеп тора. Бу хәлне күргәч, Фатыйма, чүлмәк ватыклары өстенә ятып, ауный-тәгәри еларга кереште, күтәрелгән соры тузаннан һәм аның шыңшуыннан Галинурның тәннәре чымырдап китте...

– Сеңлегез шушында эшләде, – дип пышылдады бухгалтер. – Ватылган бу чүлмәкләрне алар ясаган иде...

Фатыйманы көч-хәл белән генә чүлмәк ватыклары өстеннән күтәреп торгыздылар, ярсып елавыннан ул әллә никадәр вакыт тыела алмый йөдәде. Урамның нәкъ уртасына ут якканнар, биредән киткәннәрнең калган әйберләрен яндыралар. Шунда Галинур янып бетә язган, почмагы гына калган бер калын дәфтәргә игътибар итте. Анда ниндидер язулар шәйләнә иде. Кулына алып актаргандай итә башлагач, дәфтәр битләре таралды да төште. Берсендә кәкре-бөкре хәрефләр белән язылган дүрт юл сакланган:

Иман белән яшәсәк тә,

Кара дияләр йөзне.

Балта сабы чәчәк аткач,

Бар халык зурлар безне...

Галинур эсселе-суыклы булып китте. Ул биредә яшәгән кешеләрнең күңелләрен берьюлы күргәндәй булды. Бистәдән чыкканчы да, юлда да, квартираларына кайткач та әлеге юллар, сабый бала үксеп елагандай, аның бәгырен көйдереп тордылар...

Фатыйма аларда ике генә кич кунды, өченче көнне авылга кайтам, дип кыбырсырга тотынды. Галинур, күчтәнәчләр алып, аның белән авылга кайтты. Фатыйма бер пансионатта яшәгән, хәзер ул ябылган, дип, әниләрен дә, авыл халкын да тынычландырып килде. Шул ук көнне аңа Идеал шалтыратты.

– Мине җиңделәр, – диде ул, исәнләшкәч.

– Беләм. Мин андагы вәхшилекне күреп кайттым. Сезгә күп мәртәбәләр шалтыраткан идем.

– Мин эзәрлекләүдән курыктым, телефонны алмадым... – Аның тавышы хәлсез, калтыранып кына чыкты. – Санкт-Петербургка киттем. Малаем белән Настя яныннан шалтыратам. Сезгә бер үтенечем бар. Бистәдә яшәгән кешеләргә акча салыр идем. Әгәр Сез өләшеп бирсәгез.

– Өләшермен.

– Адреслары бухгалтерда. – Идеал бухгалтер хатынның адресын яздырды, Галинурның банктагы счет номерын алды. – Һәрберсенә бишәр мең сум. Үзегезгә дә.

– Сез нәрсә?! – дип кычкырды Галинур. – Миңа кирәкми!

– Чыгымнар өчен. Социаль яклау оешмаларына ышанычым калмады. Гомумән... ышанычым калмады...

– Адресыгызны әйтсәгез, мин, бәлкем, Сезнең янга барып кайтыр идем...

Идеал адресын әйтте.

– Очрашуыбыз икеле, – диде аннары, төшенке тавыш белән. – Миңа врачлар чит илгә чыгарга, операция ясатырга тәкъдим итәләр. Бик ашыгыч! Белмим,

нишләрмен...

– Барырга кирәк! Һичшиксез барыгыз, сезне коткармыйча ярамый! – дип ялварды Галинур.

– Рәхмәт. Хушыгыз.

Ул бер тын күзләрен йомып хәрәкәтсез утырды, колак төбендә теге сәер юллар яңгырады... Бәләкәй генә гәүдәле кешенең олы әманәтен үти башларга кирәк иде. Бу юлда аны нәрсәләр көтә – әлегә әйтүе кыен. Барысы да алда. Исән булса, бу вакыйганың ничек төгәлләнүен Галинур язарга тиеш әле…

 

Фоат САДРИЕВ

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар