Логотип «Мәйдан» журналы

Балачакка кайту

(«Күңел бушанулары» циклыннан)

Бөек Ватан сугышы тәмамланып җиде елдан соң, гаиләдә җиденче бала булып, дөньяга аваз салганмын. Әниемнең тугыз баласын да күршебездә генә яшәүче кендек әбиебез кабул итеп алган. Әниемә Яңа ел бүләге булып аваз салганмын мин. Кышның зәмһәрир салкыннарыннан да курыкмаганмын, тизрәк якты дөньяны күрергә ашыкканмын. Безнең өчен «7» санының үзенә бертөрле сихри көче, мәгънәсе бар икәнен дә беләбез. Кендек әбием дә мине үз күрде, бугай: үземне белә башлаганнан бирле, ул мине гел күлмәк кесәсеннән алып кәнфит, кипкән җимешләр белән сыйлый иде. Бүген дә әбиемә рәхмәтемне әйтеп, аны белгән догаларымнан калдырмыйм. «Дөньяга син бик авырлык белән тудың, хәлсез идең, шулай да бирешмәдең, әниеңә һәрчак рәхмәтле була күр, балам», – дия иде мин бераз үсә төшкәч.
Мин туган елны аръяк басуына арыш чәчкәннәрен, әниемнең, мине күкрәгенә кысып, күкчәчәкләр җыярга барганын да еш сөйли иде кендек әбием. Чәчкәләрдән минем башыма тәкыя үреп кидергәч, ничек куануларымны, күкчәчәкләрдән төнәтмә ясап, ничәмә- ничә тапкыр коендыруын әнием дә күңеле бушаган вакытларда еш искә ала иде. Үзем үсеп буйга җиткәч кенә бу чәчкәләрнең дәвалау серләрен белдем. Бәлки, шуңадыр да, басу-кырларга,чишмә-суларга гомерем буе табынып яшимдер. Басу-кырларда күкчәчәкләрне күрсәм, бүген дә битараф кала алмыйм, мин аларга да мәңге рәхмәт укыйм.
Балачакның тагын бер зәхмәтле вакытын искә алмый үтсәм, бу язмам тулы булмас шикелле. Миңа ике-өч яшьләр чагымда, гаиләбез алты почмаклы йорт күтәргән. Ишек-тәрәзәләре дә уелмаган шул өйдә уйнап, мин бик каты салкын тидергәнмен, ахрысы. Инде сулыш алуым да сизелми башлагач, авыл табибын чакыртканнар. Ул исә, күңелегезгә авыр алмагыз, балагыз үлгән, дип чыгып киткән. Әни бәгырь ничекләр күтәргәндер бу сүзне, ләкин бирешергә уйламаган. Казан астына ут ягып, су кайнаткан, шунда ниндидер шифалы үләннәр салып, мине шул суда манылгын чүпрәккә төрә-төрә, ана карынындагы мохитне тудырып, дәваларга керешкән. Ходайның рәхмәте белән терелүгә таба барганмын. «Сине бер дә ялгызыңны гына калдырмадык, берәр эш эшлисе булсак, әтиең белән алмашлап, cиңа җылы чүпрәкне көнгә күп тапкырлар алыштырып тордык. Бер кичне, кабат әтиеңне искәртеп, сыер саварга чыгып киттем. Кергәндә, баскычтан ук күзем тәрәзәгә төште, карасам, тәрәзә төбенә нәни бармакларың белән ябышып, урамга карап торасың. Сөтле чиләгем кулымнан ычкынып, баскычтан аска тәгәрәде. Тиз генә өйгә керсәм, әтиең наряд эшләп утыра. Онытылып киткән, күрәсең. Сиңа әйтәм, әй, әтисе, кызыбыз аякка баскан бит, дип кычкырып җибәрдем», – дип әни сөйли иде. Әти дә тиз генә мине күтәреп, кочагына алган да, шатлыгыннан елап җибәргән. Шулай итеп, мин үлеп терелгәнмен булып чыга. «Үлеп терелдең бит син, кызым, шуңадыр да син бигрәк кадерлесең», – ди торган иде кендек әбием дә. Әниемнең шифалы йомшак куллары, көчле ярату хисе гомерем буе озата килә. Мең-мең рәхмәт аңа!..
Еллар узган саен күпне күргән кендек әбием сөйләгән истәлекләр дә хәтердә кабат яңара…
– Әни иртә яздан ук көзге чебешнең йомырка салуын көтә башлый иде. Язның ничек килерен менә шул чебеш йомыркасы аша юрый иделәр, – дип башлый иде үзенең хикәясен кендек әбием, сабый чагын искә төшереп. – Моны бөтен авыл халкы көтә, ире-хатыны, олысы-кечесе… Чебеш йомыркасының батынкысы очлы башта булса, яз иртә киләчәк, сабаныңны әзер тот. Әгәр дә батынкы җире йомры башта булса – язның соңарып килүенә. Монысы инде авыл халкы өчен борчу-мәшәкать тудыра, игенче күңеленә шом сала. Чөнки чәчелгән орлык соң өлгерә, яңгырга эләгеп чери, йә булмаса, корылык килергә мөмкин. Ир-атлар да яз башында аз сүзлерәк, уйчанрак, хәтта, җитдиерәк тә күренә. Җир эше, сукага чыгу нәкъ алар җилкәсендә бит…
Кендек әбиемнең инде тоныклана барган күзләреннән еракта калган хатирәләрне укыйм. Моңсу-сагышлы да, сабыр-түзем дә алар. Ул хатирәләр тулы күңел сандыгын салмак кына бушатуын дәвам итә…
– Гади генә бер чебеш йомыркасы бөтен авыл халкын аякка бастырсын әле!.. Телдән-телгә күчкән әлеге тылсымлы йомырканы күрер өчен, авыл халкы бергә җыела. Аны, кулдан-кулга йөртеп, иң элек теләк телиләр, аннары суга салып пешерәләр. Хуҗа хатын, йомырканы озаклап учларында тотып, эчтән генә дога укый һәм бик саклык белән генә әрчи башлый… Халык бермәл тын калып көтә… Ниһаять, хуҗа хатынның ирен читләрендә елмаю күреп, олысы-кечесе яхшы хәбәр буласын сизенә. Әйе, алар ялгышмаган, хуҗа хатын, йомырканың батынкысы очлы башта, дип хәбәр сала. Бала-чага йөгереп урамга атыла. «Яз иртә килә, яз иртә килә, йомырканың батынкы ягы очлы башта» дигән тавышлар минуты белән бөтен авылга тарала. Сөенче алган балаларның башларыннан сыйпап, һәммә кеше аларга рәхмәт әйтә. Гомер кичергән авыл картлары, дога кылып, сука хәстәрен күрә башлый. Бу көнне бөтен халык бәйрәм итә. Табынга ипи дә мулрак куела, чәй дә сөт белән эчелә, хәллерәк гаиләләрдә мич ашы да пешә иде, – дип дәвам итә кендек әбием.
– Беренче буразна салу да авылның иң өлкән, иң абруйлы кешесенә йөкләнә. Гадәттә, сабанга чыгу йоласы нәселдән-нәселгә күчеп, буыннан-буынга зур мирас итеп тапшырыла иде. Басуга былтыргы оннан ипи пешереп алып чыгалар. Иң элек буразнага ипи исе сеңдерәләр. Икмәкне, кисәкләргә бүлеп, һәркемгә өләшеп чыгалар. Ел юмарт килсен дип, теләк теләп, янә дога укыла. Игеннәр уңсын, исән-сау җыеп алырга язсын, яңа икмәктән дә мул итеп ипекәйләр пешереп ашарга насыйп булсын…
Теләкләр бер-бер артлы явып кына тора.
Аннан, беренче буразна салган авыл карты, пар бөркеп торган җиргә утырып, тагын бер кат дога кыла. Дога укылып беткәч, иелеп, беренче буразна туфрагын кушучына ала, аны иреннәренә тидерә, пышылдап, нидер әйтә, аннан ипләп кенә җиргә куя. Без, авыл балалары, өлкәннәрнең бар хәрәкәтен тын да алмый күзәтәбез…
Кендек әбиемнең күп еллар элек сөйләгән бу сүзләре минем дә бала чакта күрше-тирә татар авылларында беренче май көнне, өйдән өйгә йөреп, йомырка җыю бәйрәмен искә төшерде. Еллар узып, инде үзем олыгая төшкәч тә, әлеге күркәм йола безнең якларда сакланып калганына сөенәм. Беренче булып туган якларга кайтучы кошларны каршылау, чишмә башында учак ягып, бәрәңге пешерүләр, кыр казлары кайтканда, салам җыеп, йорт казлары оясына салулар… Һәм башка бик күп хатирәләр әле дә булса яз исен, яз тәмен, яз ямен гел искә төшереп  тора.
 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

 

Фото: https://pixabay.com/

 

Комментарийлар