Логотип «Мәйдан» журналы

Багучы Бакир (булган хәл)

Беркөнне Сирайның ишегалдында калдырган самоходы (велосипедны бездә шулай диләр иде) юкка чыкты.

Үзе дә юк, эзе дә юк. Авыл җирендә ул да транспорт бит. Җитмәсә, яңа гына сатып алынган самоход.
 
Сирай бу югалтудан янып-көеп йөргәндә, авылга багучы килгән, дигән сүз таралды. Һәркем диярлек багучыдан үзен борчыган, йөрәген телгәләгән сорауга җавап табарга хыяллана. Кемне кем сихерләгән, кемнең сарыгы нигә көтүдән кайтмаган. Сирай да шуның янына ашыкты. Багучы кибет тирәсендәге чирәмлектә төрле яшьтәге бер төркем ир-ат белән әңгәмә корып утыра, тракторчы Данир, бозавымны суеп ашаган, дип, кызып-кызып күршесенә әтәчтәй очына иде.
Сирайның үз кайгысы кайгы. Килеп җитү белән, багучы игътибарын үз мәсьәләсенә юнәлтергә ниятләде.
– Бакир ага, минем дә кайгылы чагым бит әле: самоходымны алып киткәннәр, – диде ул, ашыга-ашыга. – Кем булыр икән?
Багучының бик гаярь башында киң кырлы салам эшләпә, өстендә зәңгәрсу күлмәк, чалбары үтүкләнгән, аягында җәйге сандали, чалбар кесәсеннән сәгать чылбыры асылынып тора.
Сирайны күргәч, аның йөзе яктырып китте, кызыксынуы артты.
Данир, үзенең әңгәмәсе өзелүдән куркып:
– Ашыкма әле, Сирай дус, мин югалган бозавым турында сораган идем, килдең дә сүзне бүлдең, – диде.
Багучы – күрше авылдан, шөџрәт казанган карт: югалган энәңне дә табып бирә…
Ул авылга көтү йөри торган болын аша килә. Болын чишмәсенә терәлеп үскән куш өянке күләгәсендә озаклап ял итә. Сәгатьләр буе чишмә челтерәвен, кошлар сайравын тыңлап утыра. Аны үз гомереңдә чебенне дә рәнҗеткәне юк дип сөйлиләр. Хәзер дә ул ике әйтергә урын калдармый, Сирай килеп бүлдергән сүз очын эләктереп алды:
– Данир энем, син бозавыңны ала-кола дисеңме әле!
– Әйе.
– Бозавыңның уң колагында өчпочмаклы итеп китекләнгән тамгасы бар, әйеме?
– Аны каян беләсең?!
– Беләм инде, энем. Менә әле генә син күршеңә, бозавымны суеп ашагансың, диеп очындың. Дәлилләрең кайда? Арт бакчаларында кан эзләре күрдем дидең. Синең бозау канымы ул, ала-коламы?
Сөйләшүне тыңлап торучылар көлешеп алды. Данир уңайсызланып куйды. Ачуы йөзенә чыккан күршесе үзен бераз җиңелрәк хис итте, яла ягудан гаҗиз иде ул.
Багучы Бакир сүзен дәвам итте:
– Алар кайткан кунакларына аксап йөргән сарыкларын суйганнар, шулаймы, Фатих?
Фатих, гаҗәпләнеп:
– Шулай. Сез аны каян белдегез?! – диде.
Бакир карт сорауны җавапсыз калдырды. Синең кунагың — минем күрше, шул кайтып сөйләде, дип әйтсә, багучы буламыни ул.
– Ә сезнең ала-кола бозавыгыз, Данир энем, исән булырга тиеш. Күрәм: ярдәм көтеп ята ул. Юкка яла ягу зур гөнаџтыр?..
– Эзләмәгән җир калмады инде, Бакир ага, кайдан табарга соң аны? – диде Данир, ачынып.
– Болында… болында булырга тиеш ул. Минем күз алдыма шулай килеп баса. – Багучы, сүзен расларга теләгәндәй, кесәсеннән көзге чыгарды. Көзгегә күз салгач та:
– Әйе, нәкъ шунда – болында! – диде ныклы тавыш белән.
Данир улын җәџәт кенә болынга йөгертте. Аңа тагын берничә малай да иярде. Кояш кыздыруга карамастан, кешеләр таралмый – барысына да кызык иде.
Малайлар киткәч, багучы бераз тынып, янындагыларга күз йөртеп чыкты. Кешеләр аның авызына төбәлгән. Нинди игьтибар, хөрмәт, ышану!.. Сирайның самоходын алып китүчене дә тиз табар дип өметләнеп торалар. Каракның йөзенә лач итеп бер төкерерләр иде аннары!
Багучы, аларның ышанычын акларга тырышып, тагын телгә килде:
– Сирай энем, самоходны алып киткәннәр, дидең. Борчылма! Табам мин ул кешене. Эзенә төшәм! Исеңдәме, бервакыт күпер төбендә арбам аугач, бушатып кабат төяргә ярдәм иткән идең?
– Исемдә, онытмаган икәнсез әле, Бакир ага, шуны искә алуыгызга рәхмәт. – Самоходымны эшкә йөрергә диеп алган идем. Бик уңай нәрсә, бензин сорамый…
Багучы кесәсеннән чылбырлы сәгатен тартып чыгарды. Борынгы, күрәсең; көмеше карала төшкән, циферблатында куш башлы бөркет сурәте. Сәгать тек-тек итеп вакытны саный, халык тып-тын. Кем урлаган самоходны, багучы кемне күрсәтер икән, дип көтә.
Шулчак мотоцикл тырылдаган тавыш ишетелде.
Багучы карт, сәгать капкачын җәџәт кенә ябып кесәсенә сала-сала:
– Сирай энем, күз алдымда тора алар… – диде.
«Урал» мотоциклы килеп тә туктады. Бозауны эзләргә киткән малайлар аның белән әйләнеп кайтканнар икән. Барысы да беравыздан:
– Бозау – болында. Аягын сындырган, йөри алмый ята, – диеште. – Чишмә аккан уйсу, камышлы җирдә.
Югалган бозауны эх иткәнче тапкан багучыга ышанычы хәттин ашкан бер агай, түземлеген җуеп, үз гозерен ярып салды:
– Бакир агай, минем хатынны кем боздырган икән? Балага уза да – баласы төшә, уза да-төшә…
Багучы, абруе артуын тоеп:
– Ашыкмагыз, туганнар! Андый нечкә мәсьәлә аягүрә генә хәл ителми, ә синең самоходыңа килгәндә, Сирай энем, – Бакир карт кулын югары күтәреп йодрыгы белән күкне бораулагандай иттереп куйды да, – китереп куймасалар, күрмәгәннәрен күрсәтермен! – диде.
Шуннан, салам эшләпәсен салып, баш иеп халык белән саубуллашты. Киткәндә хатынының баласы төшә торган иргә:
– Энем, балаң төшмәсен дисәң, хатыныңа авыр эшләр кушма, кибет янында азрак утыр… – диде.
Багучы киткәч, халык җанланып алды:
– Күрдегезме йодрык кая таба юнәлгәнен?
– Карт хәйләкәр, шунда ук өздереп әйтмәде.
– Каракның бүреге генә янмас, үзенә дә берәр нәрсә булыр – йодрыгын бик хәтәр чөйде багучы… – диештеләр.
Халык тарала башлады. Данир да, малаен ияртеп, өенә, ат җигәргә ашыкты – бозавын барып аласы бар.
***
Сирай икенче көнне көтү куарга чыкса: самоходы ишегалдында тора, нәкъ үзе куйган урында. Кичә каты куркытты шул багучы Бакир карт…
 

Нәкыйп КАШТАН

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар