«Мәйдан» №2, 2022 ел.
Бабакай
Бәян.
Бабакай балык җене кагылган мөнтәһиз танышлары арасында, мөгаен, иң турылыклысыдыр. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, җырларда җырланучы гүзәл Агыйдел-Чулман киңлекләрендә буй җиткергән егет ләбаса ул. Атнаның ике көнен, шимбә һәм якшәмбене, кармы-буранмы, җилме-давылмы, эссеме-салкынмы, шушы мөкиббән китеп яраткан шөгыленә багышлый.
Ә калган биш көнендә нишли, диярсез.
Аңлашыладыр, шәт, әлеге кул астындагы биш көне шушы шөгыленә хәзерләнеп үтә. Ата-бабадан кан белән килгән табигате шундый аның, тотынган һәр эшне сытып эшләргә күнеккән.
Бүген дә иртәдән бирле кармаклары белән мәшгуль иде. Укудан кайткан оныгы тавыш-тынсыз гына күзәтеп торды да:
– Төкерекләп әфсенлә, бер-бер җәен капмасмы, – дип төрттерәсе итте.
Бабакай камыш кармак сабыдай төз, бераз гына тулылана төшкән гәүдәсен турайтыбрак оныгына карап бакты.
– И, тишек борын, сиңамы соң балык каптыруның тәмен белү, көнең-төнең компьютерга капланып үтә...
– Аңлат соң, тәме нәрсәдә, бәлки, мине дә үз ягыңа аударырсың, – дип, әңгәмәгә кереп китте оныгы.
– Чынлапмы?
– Әйткән сүз – аткан ук.
Бабакай, көмеш төсе кунган куе чәчләрен учы белән шомарткалый-шомарткалый, тәрәзә янына килеп басты.
Сиксән яшен ваклап килгәндә дә кәнизәкләр күзе төшәрдәй күркәм ир-егет иде әле ул. Шома йөзе, килешле борыны, тулы иреннәренә елмаю чаткылары кунган борма авызы, нур тулы ачык зәңгәр күзләре һәрвакыт игътибарны җәлеп итеп тора.
– Балык каптыруның тәмеме, и ул балык каптыруларның тәме...
Бабакай баллы җимеш татыгандай озак кына иреннәрен чәпелдәтеп торды. Шуннан соң гына хисләрен тасвир җебенә тезә башлады.
– Әле таң беленеп кенә килә. Чыклы үлән дәрьясын ера-ера елга буена якынлашасың. Аһ, ул үләннең исләре! Аның шифасын, сафлыгын-пакълеген, матурлык вә гүзәллеген, бала йодрыгыннан да кечкенәрәк сары түшле нәни кошчыкларның куак очларында яфрактан-яфракка кунып куанышуларын җиткерердәй сүзләр әле уйлап табылмаган.
Табигать тынлык хозурында.
Җайлап кына җим саплап, кармакларыңны елга тирәнлегенә иңдерәcең. Күзләр – калкавычта. Ә ул, гөнаһ шомлыгы, кыймшанырга да теләми, гүя кадаклап куйганнар. Димәк, балыклар әлегә илле-мәлле хәлдә, уянып кына киләләр. Зыян юк, бераздан тамак ялгап аласылары киләчәк әле аларның.
Чыннан да, беравык калкавыч селкенгәндәй итенә. Урыныңнан торып басканыңны сизми дә каласың. Тик бу чын чиртеш түгел әле, бер наян тиктормасының кармак җебенә орынгалап алуы гына.
И һәм, валлаһе әгъләм, калкавыч уйнакларга тотына. Монысы, менәтрәк, кызылканатның түземлеге төкәнде дигән сүз инде. Тамакның тәмугка кертүе, ягъни мәсәлән.
Бер мәлдә калкавыч күздән югала. Бу – сигнал: действуй! Һәм син кармак җебен сава-сава чибәркәйне читкә өстерисең. Инде, әнә, көмештәй аксыл сыны су өстендә чупыр-чупыр килеп ала. Үзеңнең дә йөрәгең шул чупырдаган балыктай күкрәгеңне ватып чыгардай булып бәргәләнә...
– Бабакай, булды, рәхмәт, озакка китте, – диде онык, – тик миңа бер нәрсә аңлашылмый, син тоткан ул балыкларны безнең беребезнең дә күргәне юк, балыктан һәрвакыт балыксыз кайтасың ич.
Бабакайның авызы колакларына җитеп ерылды, һәм дә һиммәтле бер шуклык белән әйтте:
– Улым, балык каптыруның бөтен матурлыгы, бөтен тәме дә шунда, мин ул чибәркәйләрне беләгемә сузып салып, иреннәреннән үбеп алам да кире үз дөньяларына җибәрәм, – диде, – бу миңа бетмәс-төкәнмәс канәгатьлек китерә.
– Сез иректә, бәгырькәйләр, әллү!
– Компьютерның да үз тәме бар, бабакай, – диде онык, – мин, мәсәлән, бер төймәгә басып, бөтен дөньяны тезләндерә алам. Хикмәт шунда, белеп эш иткәндә, компьютер ярдәмендә дөнья медиаинформациясен үз кулыңа алып була. Аңлыйсыңдыр, кемнең кулында информация – шуның кулында дөнья.
Бабакайның: «И, тишек борын, ярпач», дип әйтергә авызы ачылган иде дә, сүзләрен кире йотып куйды. Ник дигәндә, әлеге җитди вә бунтар фикерләрне бишенче сыйныф укучысыннан ишетү үзе бер гаҗәп-хәйран хәл иде.
– Амбицияң зурдан икән.
– Амбиция яшьләрнең төп сыйфаты ул, – дип фикерен җөпләп куйды онык.
– Ал-а-ай, монысын да белдек, фаразан, – диде бабакай, – гимназиядә хәлләрең ничегерәк соң?
Бу әңгәмәне көн кадагына китереп сылау иде. Күнегелгән буразна.
– Борчылма, бабакай, шул ук билгеләр, «бер»дән «биш»кә кадәр, – дип көлемсерәде онык, – шулай да бер яңалык бар.
– Җә, җә, нинди яңалык инде ул?
– Гимназиядә «Яшь нефтьчеләр» клубы эшли башлады. Горурлана аласың, оныгың – идарә әгъзасы. Без эшчәнлегебезне нефтьче ветераннарның истәлекләрен туплаудан башларга карар иттек. Син дә читтә калмассың, дигән өмет бар.
Бабакай кәнәфиенә чумыбрак утырып уйга калды. Тышта җил купты ахырысы, форточка шап та шоп рамга бәрә башлады. Онык йөгереп кенә барып, аны келәсенә эләктереп куйды.
– Җә, бабакай, ни дисең?
– Ни, дим, афәрин!
– Истәлекләреңне язасың инде алайса.
Бабакай блүдәсеннән бер-ике йотым чәй эчеп куйды да:
– Без бит иске система кешеләре, – диде, – кул көче ияләре, хәзер нефтьне ак күлмәк якасына артистларча күбәләк элеп куйган ыспай егетләр офиста утырып кына чыгара, бүгенге үсеш шартларында безнең кадими истәлекләребезнең хаҗәте булырмы соң?
– Әйе, җәмгыять үзгәрде, әмма нефть үзгәрмәде. Ул әле дә икътисадның төп алшарты.
Күр, нинди ушлы оныгы үсеп килә, маладис, нәсел-ыру абруена тап төшермәс, Аллаһы боерса.
– Белмим инде, идарә әгъзасының биремен читкә тибәргә ярамастыр, мөгаен.
– Үзең әйткәндәй, афәрин, бабакай, менә сиңа диктофон, – дип онык үгезне мөгезеннән алды, – балыкларыңның күңелен күргән арада башыңнан үткән сәхифәләрне кассета-тәгәрмәчкә теркә.
– Ашыгу борча тотканда гына ярый торган эш, дип әйтә торган иде картәтәй, – диде бабакай һәм мут кына елмаеп, шигъри тезмәгә күчте.
Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата...
Онык йөзен чытып куйгандай итте дә:
– Тукай шигыредер инде, син бит аңа мөкиббән, тик минем бу шигырьне укыганым юк, – диде.
– Ә монысын:
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр...
– «Шүрәле», – дип шатлыклы аваз салды онык, – «Шүрәле»!
– Дөрес, дәвам ит.
Оныкның янә йөзе чытылды.
– И, бабакай, лирика чорлары күптән узды бит инде, электроника заманында кем шигырь ятласын ди.
– Биремеңә шартым шул, – диде бабакай җитди кыяфәттә, – миннән – истәлек, синнән – «Шүрәле». Яттан. Килештекме?
Онык башын кашып торды да:
– Хотя это не честно, җә, ярар синеңчә булсын инде, килештек, – диде.
* * *
Бабакай өйдән көндәгедән иртәрәк чыкты. Синоптиклар төш вакытына яңгыр фаразлаганнар иде, шуңа күрә җир юешләнгәнче елга буена барып җитү иде исәбе. Әмма табигатьнең үз холкы, синоптиклар сүзе аңа бармы да юкмы. Офык артыннан бүрек кадәре генә бер болыт килеп чыкты да мизгел эчендә күкне биләп тә алды. Тотынды яңгыр коярга, ишә генә.
Манма булып чыланды бабакай, бөртек тә коры җире калмады. Шулай да көенмәде, июль аеның бер яңгыры патша сараена тора, дигән гыйбарәне исенә төшереп, юанып-көлемсерәп тә җибәрде әле.
Бер патша бик шәп сарай салдырган, ди. Эш төгәлләнгәч, түрәләрен җыеп алып:
– Бәя куегыз, – дип әмер биргән.
Ә тегеләр аптырашта. Шунда йомышчы бер авыл гыйбады да булган икән. Патша аңа да мөрәҗәгать иткән.
– Синеңчә, сараем күпмелек торыр? – дип сораган.
– Июль аеның бер яңгырына да тормый сараең, – дигән агай ике дә уйламыйча.
Патшаның кәефе кырылган, галимнәренә әлеге фаразны энәсеннән-җебенә шәрехләргә боерган.
– Агайның сүзе дөрескә килә, падишаһ, июль аеның бер яңгыры иген уңышы бирү ягыннан бу сарайдан күпкә зуррак байлык бирә, – дип хөкем чыгарган белекләр.
Бу, әлбәттә, риваять кенә, әмма аның асылында хак дөреслек ята. Июль яңгыры иң бәрәкәтле яңгыр: игеннәр буынга сикерә, агач-куаклар яфракларын җәя, үләннәр чәчәккә тулыша...
Әнә бит, карап туймаслык манзара. Җиһан оҗмах хозурына чумды. Тирә-як ямь-яшел, әйтерсең лә, хәтфә келәм җәеп куйдылар. Ә шифалы һавасын тот та бал урынына ипигә як.
Бабакай юеш киемнәрен кибәргә элде, аннан соң учак тергезеп җибәрде, чәй чиләген өчаякка урнаштырды.
– Атна-ун көнгә ял бирәм, – диде кармакларын сыйпаштырып, – үпкәләштән булмасын, теге тишек борынның биремен үтәгәнче сезгә кагылып булмаска охшап тора. Балыклар өчен кайгырмагыз, мин аларга мул итеп җим алып килдем. Кинәнсеннәр, бәгырькәйләр. Оныкны әйтәм, башын эшләтә белә, тишек борын, бабакай, син диктофоныңны кесәңнән чыгарма, аның турында гомумән оныт, истәлекләреңне балыкларыңа сөйләгәндәй сөйлә, дип акыл өйрәтеп маташкан була. И һәм, бер караганда, дөрес өйрәтә бит. Дулкынланмасын, каушамасын дигән чуттан әйтә ич инде ул аны, кисәтүе, фаразан.
Озын сүз бозау имезә, ди, Аллаһының фатихасы белән тотыныйк булмаса.
Беренче сәхифә
Бисмиллаһир-рахманир-ирраһим...
Тәүге скважинамны мәңге онытасым юк. Үзәккә үтте ул, саруны нык кайнатты, шайтан. Номеры да хәтердә: 5802 нче. Үзбәк дигән авыл каршындагы тау башында иде. Җитмәсә, кыш көне иде.
Мин бригаданы танылган бораулаучы Подберезныйдан кабул итеп алдым. Яшермим, шатландым. Чөнки теләсә кемне мастер итмиләр. Яхшы бригада бирүләренә дә сөендем. Эшләп күрсәтик әле, мәйтәм, без дә күгәргән калай түгел.
Бәндә сөйләр, тәкъдир көләр, ди, минем хыялларым да, морҗадан чыккан төтен кебек, бик тиз таралып бетте. Башта эш ярыйсы шома барган иде баруын.
– Эш матур башланды, мастер, бәхетең бар икән, – дип тә куйды кайсыдыр.
– Башкача була да алмый, – дип җавап бирдем егетләргә төксе генә.
Будкада тамак ялгап утырабыз шулай. Шактый арылган. Бераз черем итеп алырга да исәп юк түгел. Менә-менә скважина борауланып бетәргә тиеш. Калса, егерме метрлап ара калгандыр. Шул вакыт кемдер ишекне ачты да:
– Авария! – дип сөрән салды.
Уктай атылып тышка чыктык. Зур басым белән килгән нефть-газ ташкыны скважинаны шартлаткан икән. Ике ай маташтык. Ул чагында измәне дә буровойда үзебез ясый идек әле. Ике көн ясыйбыз да, куа башлыйбыз. Скважинаның бер җирен ныгытканчы, измәбез катып таш була. Аны яңадан лом белән «кимерергә» кирәк. Җәфа инде бер...
– Эш түгел бу, мастер, әллә идарәгә барып ярдәм сорыйсыңмы? – диде бер көнне тәҗрибәле эшчем.
Бардым. Ләкин ачык йөз күрсәтмәделәр. Йөзәргә өйрәткән сыманрак килеп чыкты. Суга ташладык, чыгу ягын үзең кара, диделәр бугай. Көне-төне маташабыз, өйгә кайту турында башка да кереп чыкканы юк. Яз җитеп, көннәр җылынгач, күршедәге скважинага су кудыру төгәлләнгәч кенә бераз тын алдык. Бер скважинага утыз тәүлек урынына ике-өч ай вакыт китсен әле!
Ул хәлдән соң эше майлангандай барган икән моның, дип уйласагыз, хаталанырсыз.
Хак, егетләргә тел-теш тидерерлек түгел. Эчтән генә сөенеп йөрим. Беренче скважина биргән сабакны һич хәтердән чыгармыйм. Тик бәла аяк астында йөри икән шул.
Бер Фәрит исемле бораулаучыбыз бар иде. Ут борчасы. Тырыш. Һәр яңалыкны эләктереп алырга гына тора. Әмма түземсезнең түземсезе...
Монда бер нәрсәне аңлатып китәргә кирәк. Төзелештә, заводта, фабрикада арадаш һөнәр үзләштерү, бер-береңә ярдәм итү, иптәшең теге яки бу сәбәп белән эш урыныннан китеп торганда аны алмаштыру яхшы сыйфатлардан санала. Бораулауда алай түгел. Һәркем үз постында торырга, үз эшен генә башкарырга тиеш. Мисалга бораулаучыны алыйк. Сменада ул җитәкче. Аның сүзе – закон. Әмма ләкин ул турыдан-туры верховой эшен дә, ярдәмчесе эшен дә башкарырга тиеш түгел, хокукы юк. Әлеге түземсез бораулаучыбыз исә, кызып китеп, ярдәмчесе постына килеп баскан да кабаланудан бармакларын өздергән...
Фәритнең фаҗигасе минем гомерлек ярам ул. Юридик яктан, кануни яктан караганда, гаебем юк, шуңа күрә, эш судка барып җитмәде. Ник дисәң, инструктаж вакытында үткәрелгән, хезмәт куркынычсызлыгы килешүенә имзалар куелган, вахта журналлары тутырылган. Ул яктан һәммәсе тәртиптә. Мондый авыр очракларга бәгъзеләр кеше факторы дигән диагноз куеп, тиз генә котылу хәйләсенә керешәләр. Ләкин минем намусым андый аклануларны кабул итми.
Үз гаебе белән имгәнү алган кешегә пенсия дә тиеш түгел икән ич. Идарә башлыгына килеп егылдым. Үз чиратында, ул йөзен ертып, берләшмә җитәкчесе каршына барып басты. Ничек итсәк иттек, Фәриткә барыбер пенсия юллап бирдек. Автоколоннага механик итеп эшкә дә урнаштырдык. Өстән тау төшкәндәй булды, тынычлап йоклый башладым.
Тик иртәрәк тынычланганмын икән. Көннәрдән-бер көнне бүлмәмә Фәритнең хатыны килеп кермәсенме. Йөзендә сагыш, күзләре борчулы.
– Ни булды? – дип текәлеп бактым моңа.
– Фәрит сала башлады бит, сөйләшеп карамассызмы, – диде, ялварыпмы-ялвара.
Бардым мин Фәрит янына. Чыраена карарлык түгел иде, шешенеп беткән, кырынмаганына да бишбылтыр.
– Нәрсә, мастер, гаебең тынгы бирмиме әллә? – дип каршы алды ул мине. – Яхшы чакта үкчәңне күтәр, башыңны төрмәгә тыгарга да күп сорамам, подлец, – дип тә өстәде.
Озак та тормый, инсульт екты үзен. Шуннан соң тернәкләнә алмады мәрхүм. Улын нефть техникумына урнаштырган идек. Тәмамлады инде, әйбәт кенә эшләп йөри. Күз-колак булып торам.
* * *
Бабакай кунып калырга булды. Куышы әйбәт, көн матур, борчучы юк. Сәхрә. Баксаң, иҗат дигәне дә мавыктыргыч шөгыль икән үзе. Моңарчы ул ир-егетләр кимәлендә фәкать физик көч куеп башкарылган эшне генә эшкә саный иде. Хаталанган икән. Йөз ел яшәп кал – гомерең буе белем ал, дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең, борынгылар.
Кесә телефоныннан улының номерын җыйды да, җавап көтеп, тынып калды.
– Тыңлыйм, әти, хәлләрең әйбәтме, балык кабамы? – дип белеште улы.
– Һәрвакыттагыча, – диде бабакай, – мине көтмәгез, кайтып йөрмәм бүген, шуны гына әйтмәкче идем.
– Ярар...
– Ашыкма, бер сүзем калган икән, – дип, улының сүз арасына керде, – онык ничек икән анда, шылтыратам-шылтыратам, телефонын алмый.
– Беләсең ич инде, лагерьда кагыйдә катгый, аларга телефоннан билгеле бер вакытта гына сөйләшергә рөхсәт бирәләр, – диде улы, – иртән вожатые шылтыраткан иде шылтыратуын, ниндидер ЧП булган ахры, хәзер барысы да тәртиптә икән, борчылмаска кушты.
Бабакайның гәүдәсе җон бүксәдәй тәгәрәп китмәсенме.
– Нинди ЧП? Белештеңме? – дип каударланды, – тәртип, имеш, тапкан сүз, хәзер үк лагерьга элдерт, хәзер үк!
– Мин вожатый сүзенә ышанам, – диде улы тыныч кына, – аннан соң, вакытым да юк, бездә аврал...
Бабакай телефонын сүндерде дә, тиз-тиз генә җыенып, юлга чыгып китте. Ара шактый ерак иде, никадәр ашыкса да, лагерьга төн уртасында гына барып җитә алды. Каравылчы аны капкадан уздырмады. Тавыш купты. Дежурныйны чакырттылар.
Дежурный, бәхетенә, улы белән элемтәгә кергән вожатый булып чыкты. Яшь кенә чибәр кыз икән. Ипле, акыллы күренә. Әнә, төнге визитның сәбәбен ничек бик тиз төшенеп алды. Нәкъ эзенә басты, саламны бабакайның салпы ягына чүмәләсе белән кыстырды.
– Искиткеч ярдәмчел, тәвәккәл һәм кыю онык үстергән өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм, оныгыгыз су коенганда бата башлаган бер кызны күреп алып, коткарып калды, – диде кыз җитди күренү өчен чия иреннәрен кыса төшеп, – кызганыч, күрештерә генә алмыйм, лагерь хәзер йокыда. Ата-аналар көнендә килегез, рәхмәтебезне рәсми рәвештә гомуми җыенда белдерербез.
Бабакай төнге буш ялан-кырларны иңләп-яңгыратып, бар булган көченә җырлый-җырлый кайтты.
Сандугачлар кунып кайда сайрый?
Сарман буйларында тирәктә...
Аның мондый да ләззәтле, мондый да куанычлы шатлыкны беренче тапкыр татуы иде. Хак, балам – балым, баламның баласы – җаным.
Шул дулкында, кайта-кайтышка, диктофонын да кабызды.
Икенче сәхифә
Мин ничек нефтьче булдым? Бу сорауны еш бирәләр. Күбесе мине кадровый нефтьче дип белә. Асылда төбе-тамыры белән җиргә береккән керәстиән нәселеннән мин. Җир – минем өчен иң изге, иң мөкатдәс хәзинә. Җиргә булган мәхәббәт аркасында нефтьче булып киткәнмендер дә әле, бәлки. Чөнки нефть – җир байлыгы. Җир асты шундый ук иген кыры ул. Үзәнлекләр, уйсулыклар, тау-ташлар, дәрья-елгалар – барысы да бар. Кайнап торган җир асты тормышының сулышын дөрес тойганда, аның яшәеш кануннарын белеп эш иткәндә, бу иген кыры кешелекне озак вакытлар туендырачак әле. Кызганыч, кайчак чыгырдан чыгып киткәлибез. Әлеге дә баягы, 5802 нче скважинаны гына алыйк. Хикмәт безнең тәҗрибәсезлектә генә булмаган ул чакта. Соңыннан гына белдем: хилафлык геологлар биргән мәгълүматларда булган. Шуның аркасында җир җәрәхәт алды. Ул урында берничә ел үлән дә үсмәде. Йөрәкнең ничек әрнегәнен үзем генә беләм.
Без үскәндә, күршедә бер шук бабай яши иде. Шаян да, мәрхәмәтле дә үзе. Безнең ише малай-шалай белән сүз куертырга ярата. Җәй коры килгән ел булгандыр, ахрысы. Бабай җир ярыгына таягы белән төрткәли-төрткәли әйтеп куйды:
– Җир ярыла бит, оланнар, сыларга кирәк, югыйсә бөтенләй ишелеп төшүе бар.
Безгә җитә калды. Үзле балчык белән көне буе җир ярыкларын сылап йөрдек.
Икенче бервакыт тырмага җибәрделәр. Беренче бару. Зурраклар ирештерә, тырманы, янәсе, үгезнең койрыгына таксаң, җәһәтрәк йөри. Уен-көлке белән эшне башлап җибәрдек. Иртәнге якта ярыйсы шома барды. Кояш кыздыра башлауга, китте тамаша, мин сиңа әйтим. Бармак башы кадәр кигәвеннәр үгезләремнең өстендә корт күчедәй выжылдый башлады. Күрәләтә каннарын эчәләр, юньсезләр. Тегеләр чыдый алмый, икесе ике якка тартыла. Камыт баулары өзелеп бетте.
Шул чак каршыма бригадир килеп басты. Кыяфәтемә, койрыкларын болгап бер урында таптанган үгезләргә күз төшерде дә ике-өч кенә сүз әйтте:
– Җирне бозарга ничек батырчылык иттең, малай актыгы?!
Артыма әйләнеп карасам, исем китте: тырма тигән җиргә тигән, тимәгән җиргә юк. Җир өстендә бүрек-бүрек кәсләр, тырмаланган дигәне дә керәле дә чыгалы. Тотындым үкчә белән кәс ватарга. Әле ярый иптәшләрем килеп, бәладән коткарды. Җирне кабат тырмалап котылдык.
Җиденчедә укыганда, кулга «Горизонт» дигән китап килеп керде. Анда нефть эзләүчеләр тормышы шулкадәр мавыктыргыч итеп тасвирланган, тот та бүгеннән үк разведкага кит менә. Көче, энергиясе ташып торган, берсеннән-берсе хәтәррәк хыяллардан башы әйләнгән, үз көченә артык дәрәҗәдә ышанган яшүсмергә җитә калды бу. Нефтьче булам, бетте-китте, вәссәлам, дим. Скважина бораулауны кое казу белән чагыштыра идем. Бер чакрым тирәнлектә кое казып бура әле син. Бөтен авылны шаккатырырга була...
1954 елда СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күренекле нефтьче Мотаһар Нургалиев күрсәтелгәч, хыялларым тагын яңарды. Кандидатның биографиясен җентекләп өйрәндем, өйрәнә торгач, ятлап ук бетердем. Сайлаулар көнне ат белән дежур тордым. Турысын әйткәндә, үзем сорап алдым дежурлыкны. Яхшы ат, җиңел кошовка, кыңгыраулы дуга! Яныңа гармунчы да утырса, их-ма! Бүрекне кыңгыр салып, бөдрә чәчне маңгайга төшереп йөргән чак. Карт-корыны «ә» дигәнче клубка илтеп куям. Тартмага саласылары килми, малай, клубка алып бар, диләр. Мәзәген дә күрмәгәч, нинди сайлау инде ул, янәсе.
Ләкин бу йөрүнең сере егетлек күрсәтү түгел иде (анысы да бар иде барын, яшермим). Үземчә, нефтьче кандидатка ярдәм итәм, дип уйлыйм. Ничек шулай колакка кереп калгандыр, кешеләр тизрәк сайлап бетерсә, булачак депутатка җиңелрәк була, янәсе. Ә минем исәп Нургалиевны беренчелеккә чыгару. Үземнең дә нефтьче буласым бар. Бәлки, әле депутатның үзен дә күрергә, сөйләшергә туры килер. Өметләр зурдан иде.
Иртәнге сәгать уннарга халык сайлап бетергән иде инде. Иркен сулыш алып, клубка кереп утырган гына идем, сайлау комиссиясе рәисе чакыртып алды. Түбән очтан бер бабай күрше авылга киткән җиреннән авырып калган икән.
– Бер аягың монда, икенчесе урамда булсын, – диде.
Күңелемнән бабайны тетәм генә, менә кем аяк чала Нургалиевка, дим. Җәһәт кенә алып та кайттым үзен...
Армиягә киткәнче хыялны тормышка ашырырга җай чыкмады. Сахалинда Әлмәт районының Бигәш авылы егете Мидхәт Йосыпов белән бергә хезмәт иттек. Хезмәтне тутыргач, туп-туры шуларга кайтып төштем. Эшкә урнашу ул чакта кыен иде. Хәрби учетка кермәсәң, эшкә алмыйлар (урынын тапсаң да), ә хәрби учетка керү өчен прописка кирәк. Һаман бер урында әйләнәм, бер карыш та алга китеш юк. Болай җебеп торсаң, он суы да, тоз суы да чыкмас синнән, мәйтәм, кыюрак бул! Ахирәттә Әхмәдигә ак сарык, дип әйтә торган иде картәтәй, барып кердем шулай мин дә ак сарык артыннан бер белмәгән-нитмәгән торак контурына. Солдатларча шап-шоп иттереп килеп бастым нәчәлник каршына.
– Ни йомыш, солдат, түшәмегездән су үтәме әллә? – ди бу.
Күреп торам, кәефе ничава күренә абзыйның. Наступать так наступать. Сөйләдем мин моңа хәлне. Фәлән фәләнов гомуми торакта яши дип язылган кош теле кебек кенә бер кәгазь даулыйм. Карышырга ирек бирмим тегеңә.
Абзый бик озак башын кашып торды. Үзем һаман сөйләнәм, колхозда да эшли алам, дим, әмма ләкин нефть өчен бик кирәкле кеше мин, дим.
Нәчәлникнең түгәрәк йөзеннән елмаю чаткылары йөгереп узды.
– Телеңә салынасың салынуын, шулай да рәт чыгар кебек күренә, – дип, белешмә тоттырды бу миңа.
* * *
Балыкта озак юанырга туры килмәде. Икенче көнне иртән иртүк телефон экранында кызының номеры пәйда булды. Тавышы да борчулы иде.
– Әти, тизрәк кайт, әнине хастаханәгә салдык, гипертонический криз, – диде.
Әйберләрен дә җыеп тормады, ничек бар, шулай олы юлга чыгып, машина тотты.
– Әлмәткә, кардиология үзәгенә!
Аны кызы каршы алды.
– Әти, йөзең качкан, алай бик бетерешмә әле, – диде атасын җитәкләп алып, – кан басымын төшерделәр, тахикардиясе генә әлегә бирешми...
– Кайсы палатада?
– Әле аны борчырга ярамый...
– Мин аның ире, нинди хәлендә дә янында булырга тиешмен!
Табибларга да ул шушы ук саллы дәлилне китерде. Тегеләр теләр-теләмәс кенә ризалык бирергә мәҗбүр булдылар.
– Ике генә минутка!
Гөлйөзем аерым палатада ята иде. Арка мендәренә сөялгән, күзләре йомык, еш-еш сулый.
Шәфкать туташы кул ишарәсе белән урындыкка ымлады. Бабакай аяк очларына гына басып, шунда барып чүмәште дә ипләп кенә хатынының җылымса кулын учына йомды.
Тын. Ачык тәрәзәдән кергән талгын җил генә пәрдәләрне дулкынландырып-дулкынландырып ала, аларга тыш яктагы агач яфракларының лепердәшкән тавышы кушыла...
Бераздан бу сагышлы манзарага Гөлйөземнең йомшак аһәңле хәлсезрәк авазы килеп өстәлде:
– Мин гомерем буе ирле килеш ирсез яшәдем инде, – диде, – пенсиягә чыккач, янымда булырсыңмы әллә дигән идем, кая ул, бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый диюләре хак икән...
– Тизрәк аягыңа гына бас, йөземем, бер минутка да үзеңне генә калдырмам...
– И-и, тукран тәүбәсе...
Бабакай диктофонын атна-ун көннән соң, хатыны терелеп чыккач кына кабыза алды.
Өченче сәхифә
Башны түбән иеп йөрүне холкым күтәрми. Тимерне кызуында сугарга яратам мин. Дуамал кеше икән бу дип уйлый күрмәгез тагын. Андыйлар рәтенә кертмим үземне. Шулай да кыйблам – кыюлык.
Буровойда эш авыр. Эленке-салынкы йөргән кешене яратмый ул. Иләмсез арыта. Алай да, арыдым дип тормыйсың, киносына да, танцы мәйданына да чабасың: яшь чак бит, егет чак. Кызлар күзләргә дә бик вакыт, күңелгә ошаганы гына күренми.
Шулай да тиздән очрады берсе. Танцыда. Тал чыбыктай зифа буйлы, түгәрәк йөзле сылу кыз. Ияк уртасында «мәхәббәт чокыры» да бар, битенә сизелер-сизелмәс кенә сипкелләр дә сибелгән. Ошады бу кызый миңа. Теләсә кем кулыннан тартып алырга исәп. Бәхетемә, бер танышым аларның күршесе булып чыкты. Таныштырды.
– Гөлйөзем, – диде кыз оялып кына. Кулын бирмәде. Бик тотып карыйсы килгән иде килүен. Күңел ашкына, йөрәк ярсый. Түзмәдем, таныш егетне читкәрәк алып киттем дә әйттем:
– Гөлйөземгә өйләнәм мин, – дидем.
– Карап кара...
Гөлйөзем – унны гына бетергән япь-яшь кыз. Мәктәптә пионер вожатые булып эшли икән, институтка керү өчен стаж җыюы.
Бию кичәләрендә очраша башладык. Икебез дә җиңел гәүдәле, икебез дә биюгә маһир, аяклар идәнгә дә тими, күбәләктәй очабыз гына.
– Сез чын вальсчы, – дип кызыкай үсендереп тә җибәрә.
Берсендә озатып та кайттым, каршы төшмәде. Әһә, мәйтәм, эшләр пешә бит, күрсәт егетлегеңне, кызлар кыюларны ошата. Тәвәкәлләп үбәргә үрелгән идем, чалт берне яңакка.
– Нахал!
Шуннан соң Гөлйөзем югалды, кичәләргә килүдән туктады. Шашыр хәлгә җиттем. Уйладым-уйладым да, ятып калганчы атып кал, дип, көннәрдән-бер көнне фатирларының ишеген шакыдым. Кыз өйдә юк иде, әтисе белән генә гәп кордык.
– Шулай-шулай, мәйтәм, Гөлйөземне сорарга килдем, без яратышабыз, мәйтәм.
– Ул бит институтка китәргә хыяллана, – диде атакай.
– Читтән торып укыр, укытырга сүз бирәм, – дидем.
Озын сүзнең кыскасы, ике-өч айдан гөрләтеп туй ясадык.
Армиядәгечә, тактикам дөрес булып чыкты, әйтерең бармы, коеп куйган Наполеон. Соңыннан Гөлйөзем дә:
– Нишләр икән бу тәти егет, дип мин сине сынап караган идем, тәвәккәллегең, үҗәтлегең белән үзеңә караттың, – диде.
Ятышлы гына күренә бу егет, гаилә дә корып җибәрде, шәт, нефтьтән китмәс, диделәр бугай, алты айлык бораулаучылар әзерләү уку йортына җибәрделәр. Аңа кадәр кичке мәктәпкә йөреп, урта белем алган идем. Курстан кайтуга, контораның баш инженеры чакырып алды:
– Уфа нефть институтына кеше сорыйлар, сине тәкъдим итсәк, ни әйтерсең? – диде.
– Уйлап карарга кирәк, хатын ни әйтер бит әле.
Әмма укырга китәргә исәп юк иде. Гөлйөземне кеше итәргә кирәк иде миңа, сүз бирдем ич, Алабуга педагогия институтын читтән торып бетерде. Күп еллар Пионерлар йортында директор булып эшләде.
Агач – җимеше белән, адәм – эше белән, ди, эшемне үлеп яратам мин. Гөлйөзем кайчак шелтәләп тә ала: «Ирем бар барын, күргәнем генә юк», – ди. Күптән түгел бер таныш журналист кергән иде. Хәл-әхвәл белешеп, чәй эчтек. Журналист халкы да эч пошудан гына кешегә кереп утырмый, сизеп торам, йомышы бар моның. Ял бетәргә әле ике көн бар. Кырымнан гына кайтып төшкән чак. Өйдә дә дөнья тузган. Бакчаны чүп баскан. Шул ике көндә аз-маз булса да хатынга ярдәм итү иде исәп.
– Гөлйөзем ханым, мастерны бер-ике сәгатькә генә «урласам», ачуланмассызмы? – диде Казан журналисты итагатьле генә итеп.
Гөлйөзем турысын ярды, бер-ике сәгать дигән булып күз буямагыз, буровойга китсә, тиз генә кайтыр димә. Күреп торам, буровоена ычкынырга сәбәп кенә эзли, әйтергә генә кыймый.
Дөресе шулай булгач, каршы әйтеп буламы соң?. Алтын ул минем Гөлйөземем. Башка кыз-хатыннарга да үз хәләлемнең алардан өстен икәнлеген тәгаенләү өчен генә карыйм мин. Аңлый ул кеше йөрәген. Әйдә, мәйтәм, апалары-сеңелләре ярдәмнән мәхрүм итмәс әле. Баҗалар да килеп чыгар, бәлки. Алтау бит без. Үзе бер отделение. Кызым Розалия белән улым Ринат та кул астына кереп бара...
Кая барсам да, Әлмәтне сагынып кайтам мин. Күз алдында үсте, чибәрләнде ул. Һәр йорты, һәр урамы күңелгә якын. Бер-бер артлы тезелешеп киткән тауларын, ул тау итәкләренә җәелгән куе урман кишәрлекләрен, боргаланып-сыргаланып аккан Зәй елгасын камап алган яшел үзәнлекләрен сагынып кайтам мин туган якларымның.
Менә әле хәзер дә күңелне эчке бер күтәренкелек биләп алды. Сулышлар иркенәеп киткәндәй булды. Тигез юлдан элдергән машинага каршы телеграф баганалары, буровойлар йөгерә...
Безне пешекче апа каршы алды.
– Мактап йөрисез икән, ашым пешеп кенә чыкты, – дип сөйләнә-сөйләнә, ай-ваебызга карамыйча, өстәл әзерләде.
– Барысы да әйбәт, каротаж башланды, – диде ул, бик күп белгән кешедәй. Күптән түгел генә эшли башласа да, күр, терминнарына кадәр отып алган.
Буровой ухылдый, тартыша, дер селкенә: хәзинә бик тирәндә ята шул, аны кешеләргә бүләк итү өчен күп көч сарыф итәргә кирәк.
* * *
Бабакай вакыт-вакыт үзе турында язылган мәкаләләрне, репортажларны, очеркларны барлап, актаргалап утыра башлады. Алар – бихисап. Һәм барысы да мактауга, мәдхия җырлауга корылган. Фәрештә дә фәрештә, ул да фәрештә, күңелгә сылана хәтта. Болар дөреслеккә туры киләме соң? Укучыда әлеге җәһәттән шушы кануни сорау туарга тиеш. Алар ничек кабул иткәндер, еллар мөнбәреннән караганда да, ул үзе шәхсән, язмаларда хилафлык күрми. Ник дисәң, хезмәт, казанышлар мөнәсәбәтендә журналистлар хак хәлне сурәтли, дәгъва белдерер урын юк.
Ләкин... кеше шәхесе дигән тәкъбир дә бар бит әле. Ә менә журналистларны шәхес буларак бөтенләй кызыксындырмаган икән. Алар өчен ул фәкать эш аты гына булган. Чынлыкта кешенең эчке халәте, күркәм сыйфатлары, кимчелекләре, характеры ике-өч кат тышча эчендәге йомырка сарысыдай шәхес йомгагына төренгән.
Кызык. Хәер, ул заманда нәкъ менә хезмәт, хезмәт кешесе күз уңында иде. Мөгаен, бу үзен аклагандыр да. Һәрхәлдә, соңгы сәхифәне шушы темага багышларга карар итте.
Дүртенче сәхифә
Бу буровой мин ялга киткәндә башланмаган да иде әле. Хәзер әнә төгәлләнү алдында. Тиздән турыдан-туры үзебез нефть чыгаручыларга тапшырачакбыз. Элек алай түгел иде.
Яңалыкның асылы нидән гыйбарәт соң?
«Әлмәтнефть» коллективының хезмәт традицияләре бай, даны бөтен илгә таралган. Чирек гасырдан артык үзе шушы оешмада эшләгәнгә әйтә инде бу моны димәгез, һич юк, һәр очраган бораулаучы бу сүзләрнең дөреслеген раслар. Тизлекне генә алыйк. Нефть җир куеныннан үзем чыгам дип атлыгып торган беренче елларда бик кирәк иде ул тизлек. Никадәр күп борауласаң, нефть тә шулкадәр күбрәк чыга. Шуңа күрә һәр җыелышта, һәр очрашуда «метр», «тизлек» сүзләре бик еш кабатлана иде. Бораулаучылар көчләреннән килгәнчә метр артыннан метр кудылар. Беренче йолдызлар кабынды. 1965 елда Николай Драцкий бригадасы 40 мең метр тау токымы бораулап, рекорд куйды. Бу уңышы өчен танылган мастер Соцалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды.
Татарстан нефть тарихына мәрхүм Белоглазов исеме мәңгелеккә кереп калды. Хикмәт аның исемендәге приз булдыруда гына түгел, минемчә. Без, йомыркадан әле генә чыккан чебеш кебек курка-өркә буровойда йөргәндә, ул инде корычтай ныгыган, чыныккан мастер иде.
Алны-ялны белми эшләдек без ул елларда. Туган Татарстаныбыз нефть республикасына әверелде. 1956 елда ул нефть чыгару буенча илебездә беренче урынга чыкты. Ун елдан артык беренчелекне берәүгә дә бирмәде.
Халыкта кинаяле бер әйтем бар: кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың. Без Белоглазовлар арбасына утыруыбыз белән чиксез горурланабыз. Алар җырын җырлау – безнең өчен бәхет ул. Тик тормыш туктаусыз алга бара, бер урында таптануны яратмый. Аннан соң, зур нефть чоры инде узып бара. Республикада нефть чыгару күләмен кисәк киметмәү өчен элеккегә караганда бермә-бер артыграк көч куярга кирәк.
Шөкер, бездән эстафетаны кабул итеп алган буын ышанычыбызны аклый. Татарстан ятмаларыннан инде өч миллиард тоннадан артык нефть чыгарылды...
Хәер, кызыбрак киттем, ахры, уйласам җир маемны, шәт гакылымнан язам, сүз башы бит: Шүрәле!
Әйе, «метр»дан «нефть»кә күчү бораулаучыга җиңел булмады. Канга сеңгән гадәттән ваз кичү кайберәүләр өчен Такташтагы Мохтар картның үз атын жәлләгәне кебек үк булды. Гаҗәп түгел. Һич тә.
Бервакыт бораулау идарәсе башлыгы чакырып алды.
Яшермим, фатир хакында берәр җылы сүз ишетмәмме дигән өмет белән килгән идем. Ник дисәң, балалар үсте, ике бүлмәле фатир кысан була башлады.
Сүз исә бөтенләй башка хакта барды.
– Соңгы скважинагызның хәле ничек? – диде бу.
– Ничек дип, үзләштерүчеләргә тапшырдык, калганы алар эше.
– Кызыксынып кара әле, ничек эшлиләр икән?
Башлык кушкач, бармый ни эшлисең, бардым. Карадым.
Күптән түгел генә шау-гөр килеп утырган скважина ташландык ишегалдына охшап калган. Чүп үләне басып киткән. Ятимнең дә ятиме инде менә.
Шул ук көнне берләшмәдә киңәшмә булды. Анда бораулауның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү мәсьәләсе куелды. Борауланган скважина дөнья кадәр, ләкин аларның яртысы гына нефть бирә. Башлыгымның тел төбен шунда гына сизеп алдым: юкәдә икән чикләвек, мәйтәм. Дөресен әйткәндә, тик торучы скважиналарның артуы турында моңа кадәр дә ишеткән бар иде. Мәскәү киңәшмәсендә дә сүз булган иде. Күңел күзе күрмәгән булып чыга. Үзебез бораулаган ташландык скважинаны барып карау бөтенесенә ачыклык кертте.
– Бораулау бригадасы әзер скважинаны файдаланучыларга үзе тапшырса, ә? Юл шактый кыскарыр иде.
Рәис җавап таләп итмәде, хезмәттәшләр белән киңәш итеп карарга кушты. Иң элек хәлне беренче көннән үк бергә эшләүче дусларыма ирештердем.
– Материалы булса, субподрядчылар киртә куймаса, бездән эш тормас, – диде ветераннар.
Алындык. Әле моңа кадәр бер бригаданың да үзе бораулаган скважинаны файдаланучыларга арадашчысыз үзе тапшырганы юк иде.
Башкалар ничек кабул итте, дип сорыйсыз. Төрлечә. Күп еллар «метр»га табынып, шул рухта тәрбияләнгәннәр киреләнде, билгеле. Мине дөрес аңлагыз, «метр»сыз әзер скважина була алмый. Сүз скважина төзү вакытын кыскарту, аннан тизрәк нефть алу хакында бара.
Әйтик, 1978 елда 19 скважинаны файдаланучыларга тапшырдык. Барысы 31 мең метр җир борауладык. Бу илебездә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе: һәм метрлар, һәм скважиналар саны буенча. Бу уңышлар өчен миңа СССР Дәүләт премиясе бирделәр.
Яңа алым «Скважиналарны – агым ысулына» дигән башлангыч сыйфатында Бөтенсоюз аренасына чыкты һәм тулысынча үзен аклады. Моны икеләнмичә әйтеп була. Ник дисәң, ике ел сыналганнан соң әлеге яңалык миңа Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем китерде. Татарстан нефтьчеләреннән унсигез кеше йөртә бу шөһрәтле исемне.
Еш кына миннән: «Сезнең дошманнарыгыз булдымы?» – дип сорыйлар. Әлеге сорауны юллаучылар, югары казанышка ирешкән кешенең, һичшиксез, дошманы булырга тиеш, дип саныйлар, күрәсең. Шушы уңайдан бер Рим әйтеме дә хәтергә килә: «Әгәр дошманың юк икән, димәк, син тормыштан төшеп калган бәндә».
Аллага мең шөкер, дошманнарым юк. Һәрхәлдә, мин моны сизмим. Көнләшүчеләр булды, әлбәттә. Һәм алар булырга да тиеш. Бу бит, хәзерге тел белән әйтсәк, конкуренция. Конкуренция исә үсешкә этәрүче көч ул. Ялгышларым булгандыр, эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Пәйгамбәрләр турында да әнә «Аягы тайган» дигән тәкъбир яши ич. Димәк, Аллаһы Тәгалә илчеләре дә хаталардан хали түгел.
– Ә бабакай? – дияр инде бәгъзеләр.
Сигез дистәне очлап килгән инсан бабакай булмый, кем булсын инде тагын? Оныкларым «Бабакай», дип алдыма килеп сарылганда, күздән яшьләр бәреп чыга. Егет чагында сылукай туташларның «сөям» дигән сүзләреннән дә кадерлерәк бу сүз миңа хәзерендә.
Бабакай!
Беләм, беләм, белә торып бөләм, диләрме әле, нишләмәк кирәк, ошбу исем-атама кушаматка әверелеп бара. Әүвәл остаз идем, хәзер – бабакай. Остаздан бабакайга күчкәнемне сизми дә калдым, әнәтрәк. Бу атамага кем нинди мәгънә сала бит, хикмәт шунда, ә үзем, шәхсән, хөрмәт билгесе дип кабул итәм.
Киңгә – киң дөнья, тарга – тар дөнья. Дөресе дә шулай. Татарстан нефтенең җитмеш еллыгы уңаеннан мине җөмһүриятебезнең иң югары бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләделәр. Аңа «Фиат» машинасы ачкычларын да ияртеп бирделәр. Бүләкләрне тапшырганда Илбашы шаяртып, «Бабакай», дип мөрәҗәгать итте. Бу Мәскәүдән килгән корреспондент ханымга җитә калган, әнәтрәк, Үзәк телевидениедә мин Бабакай Махмудов булып экранга чыктым.
Зур нефтькә юл даны бөтен дөньяга таралган Ромашкино ятмасыннан, аерым алганда, талантлы шагыйрь, танылган акыл иясе, күренекле галим Утыз Имәни җәсәде яткан борынгы Тимәш авылы янында калкып чыккан икенче санлы скважинадан башланган. Мин еш кына анда барып, башымны иям. Нефть – безнең буынның бәхете ул.
Нефтькә кайбер матбугат әһелләре «кара алтын» дигән исем такты. Метафора, имеш. Метафора булмагае чурт булсын, кате-го-ри-чески кабул итмим.
Мин галим түгел, нефть атамасының этимологиясенә кереп тормыйм, әмма дә ләкин, башымны кисәргә бирәм, нефть кара түгел. Нефть – җир мае. Шуңа күрә, бик теләсәң дә, ул кара була алмый. Чөнки Табигать-Ана аны иртәнге саф чыкка манчылган аллы-гөлле рушан чәчәкләре, миллион еллар дәвамында шифалы яңгырлар сугарган меңләгән төр үсемлек, меңләгән төр агач-куаклары сутын күкрәгендә җылытып бар иткән. Җир мае – биниһая күп үсемлек кушылмасы ул. Рәссамнар, әнә, Малевичның тоташ кара төстән гыйбарәт «Кара квадрат» картинасында да дистәләгән төс төсмерләрен барлый.
Ә нефть кара, имеш, булмаганны...
* * *
– Бабакай, клуб әгъзалары истәлекләреңнең кәгазь вариантын укып чыкты, сораулар күп, иртәгә очрашу, – дип аваз салды онык мәктәптән кайтып керүгә, – әзерлән!
Бабакай ишек яңагына сөялеп, оныгының киемнәрен ашык-пошык кайсын-кая аткалаганын күзәтеп торды да, үземә охшаган, тишек борын, дип эченнән генә елмайгандай итте. Аннан соң йөзенә кырыслык чыгарып әйтте:
– Мин вәгъдәмдә тордым, барысын да килешенгәнчә башкарып чыктым, – диде, – ә менә синдә должок.
– Нинди должок?
Онык чалт аяз күзләре белән бабасына текәлеп бакты.
– «Шүрәле», – дип бармак янады бабакай, – исеңә төштеме?
– Ә-ә, «Шүрәле»не әйтәсеңмени, истә-истә...
– Бүген кич имтихан тотасың, үзең әйтмешли, әзерлән!
– Бу әлегә сюрприз, күрерсең, – диде онык исе китми генә, – эчемдә бүреләр улый, ашыйсы килә...
– Ярар, башка каныкмыйм, шулай да поэманың соңгы ике строфасын исеңә төшерергә туры килер.
Онык аш бүлмәсеннән башын гына күрсәтеп, бабасын тынычландырды.
Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!»
И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!
Иртәгесен дә ишек катында тамаша булып алды. Гөлйөзем ирен җыерулы каш астыннан гына күзеннән кичерде дә:
– Бу кыяфәттә ишектән дә чыгармыйм, – диде, – мәктәп ул җәннәткә тиң изге урын, анда бәйрәмгә барган кебек барырга кирәк, өстеңне алыштыр, яңа костюмыңны ки, ак күлмәк, зәңгәр галстук!
Карышуның мәгънәсе юк иде, Гөлйөзем барыбер чигенмәячәк.
– Улым, – диде бабакай яңа кыяфәткә кергәч, – минем үрнәктә педагог кызга өйлән, бер кайгың да булмас, алар өйрәтергә ясап куйган кебек.
– Училкагамы? Юк, училкага ни за что!
– Менә күрдеңме, оныгың ничек тел чарлый, сиңа иярә инде, кемгә иярсен, – диде Гөлйөзем ирен битәрләгәндәй.
– Чәпчемә, йөземем, характерымны беләсең, тоттым да суырып үптем, –дип, бабакай хатынын кочагына кертмәкче иде дә, тегесе ирек бирмәде:
– Барыгыз, бар, соңламагыз, мәктәп кыңгырау белән яши ул, кыйбласы – төгәллек, – диде.
Урамда көз иде. Йөгәненнән ычкынган җилбикә алтындай кызгылт-сары яфракларны туздырып уйный, әле ышыкка эшереп кертә, әле урам буенча куып китә. Иреккә чыккан, рәхәтләнепме-рәхәтләнә.
Җилбикәнең бу наянлыгын кояш та хуплый иде, күрәсең, әнә, сыкы куна башлаган йөзе ничек яктырып-яктырып куя.
Иртә көзнең кәефле мәле иде бу. Шуңа күрәдер, мөгаен, кешеләрнең йөзендә дә елмаю балкый.
Бабакай оныгын җитәкләп алды. Бу оныкка ошамады.
– Син нәрсә, бабакай, мин бала-чагамы әллә, – дип, йөгән күрмәгән тайдай читкә тайпылды.
Бабакай малайның җилек тулып килүче ыспай гәүдәсен, йөгерек адымнарын һәм дә какча йөзендә борын төртә башлаган эреле-ваклы бала йоннарын күз уңыннан үткәрде дә:
– Хак, улым, азамат ир-егет башкалар күләгәсендә эреп югалмаска, берәүгә дә салынмыйча, тормышта үз юлын, үз кыйбласын үзе табарга бурычлы, атның даны егет кулында, егетнең даны үз кулында, дип юкка гына әйтми халык, – диде төйнәлгән йодрыгы белән салкынча һаваны ергалап, – шагыйрьчә әйтсәк:
Ирләр булып туганбыз без чыдар өчен,
Мәйданнарның уртасына чыгар өчен,
Кирәк булса, ил язмышын иңгә салып,
Давыл еккан имән сыман сынар өчен.
– Бабакай!*
*Реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган бу бәян героеның прототибы – СССРның атаклы нефтьчесе, Татарстаныбызның шөһрәтле бораулау остасы, очеркларымның каһарманы, инде мәрхүм Дамир Мәхмүт улы Нуретдинов.
Марат ӘМИРХАНОВ
Фото: https://pixabay.com
«Мәйдан» №2, 2022 ел.
Комментарийлар