Логотип «Мәйдан» журналы

АТА БАЛАСЫ (Хикәя)

Измир шәһәренең нәкъ үзәгендә, Эгей диңгезеннән ерак түгел бер мәһабәт бина бар.

Төрекләр «Культур мәркәзе» дип йөртәләр аны. Безнеңчә «Мәдәният үзәге» була инде. Тоташ бетоннан һәм пыяладан корылган бу бинада иртәдән бирле халыкара конференция эшли.
Без, Чаллы вәкилләре, зур дикъкать белән төрки илләрдән җыелган кан кардәшләрнең нотыкларын тыңлап утырабыз. Телләр охшаш булса да, төшенүе кыенрак. Сәгатьләр буе селкенмичә утыру нык алҗыта. Өстәвенә бөркү. Шуңа күрә, cимпозиум эшендә төшке ашка тәнәфес игълан ителүгә, мин юлдашларым белән, уңайлы форсаттан файдаланып, урамга ашыктым.
Бераз саф һава сулап, арыган тәннәрне яздырып, шәһәр белән танышып килергә иде исәп. Көн кояшлы, матур. Бары тик диңгез ягыннан искән салкынча җил генә әледән-әле чәчләрне тузгытып, киемнәребез аша эчкә үтеп, тәнне чеметеп алгалый. Ләкин ни хикмәт: беркем дә зарланмый. Юлдашларым, иреккә сусаган кешеләрдәй, диңгезнең шифалы һавасын күкрәк тутырып суларга тырышып, шәһәр күренешләрен күздән кичереп, ашыкмыйча атлый бирәләр. Ә мин исә карасу-зәңгәр төстәге йөгерек дулкыннары белән җәйрәп яткан Эгей диңгезен, аның өстендә мәш килеп балык эзләүче әрсез акчарлакларны күзәтеп барам.
Шулай тирә-юньгә сокланып атлый торгач, яр буендагы зур сәгатьле озын манара янына килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Инде кай тарафка юнәлергә икән дип уйланып торганда, кемдер:
– Егетләр, минем бер тәкъдимем бар. Әйдәгез, булмаса, кызык өчен балык тотып карыйк әле. Бераз кефаль балыгыннан авыз итәрбез, бәлки, – дип куйды.
Тәкъдим барыбызга да ошады. Озак уйлап тормастан, йөзебезне пәлтә якалары белән салкын җилдән яшерә-яшерә, причалга юнәлдек.
Яр буена алып төшүче таш баскычтан ерак түгел тәмәке тартып басып торучы урта яшьләрдәге төрек безне күргәч җанланып китте. Үзенчә нидер сөйләнә-сөйләнә, бер алдыбызга, бер артыбызга төшеп, куллары белән ишарәләп, безгә нидер аңлатмакчы. Кырыктартмачы икән. Үзенең товарын мактый-мактый кыстый. Агач сандыгындагы төрледән-төрле әйберләрне күрсәтә-күрсәтә, безгә эндәште:
– Лютфен! Сигара, шоколад...
Егетләр кырыктартмачының бу кыланышыннан тәмам аптырап калдылар. Төрекчә бер кәлимә сүз дә белмәгәнлектән, төрле хәрәкәтләр ясап, «кармак-кармак» дия-дия, бармакларын кәкрәйтеп, диңгезгә төртә-төртә, үзләренекен аңлатырга тотындылар.
Сәүдәгәр, ниһаять, үзеннән ни таләп итүләрен чамалады да, җәһәт кенә сандык төбеннән бездә «живодёр» дип йөртелгән өч ыргаклы ике кармак тартып чыгарды.
Кулларына кармак килеп эләккәч, егетләр, балалардай шатлана-шатлана, эшкә керештеләр. Алардан бер читтәрәк тарсынып кына басып торган бәләкәй буйлы төрек малае, гаҗәпсенү катыш кызыксыну белән, әллә кайдан гына килеп чыккан сәер мосафирларны дәшми-тынмый күзәтә.
Кармакларны ярга чыгарып чөйгән арада, ул да ихтыярсыздан артка тартылгандай хәрәкәт ясый: үзен балык тотучы итеп күз алдына китерә бугай. Ул чакта аның шомырттай кара күзләре тагын да зурая төшә, мәрҗән кебек ялтырый башлый, каратут йөзе балкый. Ләкин кармак очында балык әсәре күренмәгәч, күзендәге дәртле чаткылар әкрен генә сүнә, һәм ул, тагын пошмас кыяфәт алып, тавыш-тынсыз күзәтүен дәвам итә, ара-тирә кыюсыз гына үзалдына нидер әйткәләп куя. Бәлки егетләргә ничек балык тотарга кирәклеге турында үзенчә киңәш бирүедер? Һәрхәлдә, бәләкәй малайның балык тоту шөгыленә бер дә битараф түгеллеген чамалап була. Әгәр мөмкинлеге булса, ул бик рәхәтләнеп бу «хәсрәт балыкчыларга» үзенең осталыгын күрсәтә алыр иде дә бит. Тик кармак алырга акчасы гына юк бугай.
Юлдашларымның шактый вакыт уңышка ирешә алмауларын карап тору ялыктыра башлады. Янымда бертуктаусыз тәмәке көйрәтеп басып торган кырыктартмачы белән беравык гәпләшеп алганнан соң, диңгез буен, шәһәр манзарасын кинотасмага төшерергә ниятләп, кулыма видеокамераны алдым.
Моңа кадәр читтәрәк егетләрнең кармак салуларын ваемсыз гына күзәтеп басып торган төрек малае кинәт җанланып китте, алсу йөзендә кызыксыну билгеләре пәйда булды. Шактый ара әсәрләнеп бер миңа, бер кулымдагы видеокамерага карап торды, аннары, акрын гына атлап, яныма ук килеп басты. Эшемне төгәлләп, аппаратны салырга дип тартмага иелгәч, малай түзмәде, кыюлыгын җыеп:
– Чук гюзел машын, – диде. Үзенчә видеокамерага соклануы икән. Мин елмаеп баш кактым.
– Әвәт, чук гюзел, – дип, аның сүзен җөпләдем, ягъни әйе, бик әйбәт. Малай тагын да кыюлана төште. Бер кулы белән камераны сыйпаштырды.
– Карыйсың киләме? – дип сорадым. Ул елмаеп башын какты һәм ашыгып күзен видеокамераның объективына терәде. Бераздан бик канәгать елмаеп, кире миңа сузды:
– Тәшәккүр әдәрим, – диде ул итагатьле генә. Рәхмәт әйтүе инде. Моңа кадәр Истанбул урамнарында җилкәләренә әрҗә күтәреп үткән-сүткән кеше артыннан әрсезләнеп чабып йөргән туфли чистартучы яисә базарда галстук, оек ише вак-төяк сатып торучы малайлардан ул үзенең әдәплелеге белән бик нык аерыла иде. Шул сыйфаты күңелгә аеруча ошады. Аның салкын җилдән бөрешкән бәләкәй гәүдәсе, ягымлы күз карашы, нурлы йөзе ихтыярсыздан еракта, туган илдә калган кечкенә кызымны искә төшерде. Әллә шуңадырмы, ул миңа аеруча якын булып китте.
Малай минем күз карашын тоеп, оялудан керфекләрен түбән төшерде. Бераздан инде без аның белән күптәнге дуслар сыман сөйләшә идек.
– Абый, сиз нә ердән гәлиюрсүнүз? – дип сорады ул. Безнең кайдан килүебез хакында кызыксынуы. Мин хәлдән килгәнчә аның телендә җавап бирергә тырыштым:
– Без Татаристаннан гәлиюрүмүз.
Ул гаҗәпләнеп миңа текәлде:
– Татаристан? Бу сүз нә дәмәктир? Аңламыюрым.
Мин бермәл сүзсез калдым. «Ничек аңлатырга соң бу бәләкәй малайга безнең ил турында», – дип уйланып тордым. Малай, башын пиджак якасына тыга төшеп, минем җавабымны көтә. Нишлисең төрекчәне вата-сындыра булса да, Казан, Чаллы, Идел, Кама, татарлар турында сөйләргә туры килде.
Белмим, яхшылап төшендерә алдыммы, юкмы, тик яңа дустым кабат сорау биреп маташмады, баш кагып елмайды гына. Бер-беребездән разый булып, шактый вакыт дәшми генә диңгезне күзәттек.
Җил басыла төште. Диңгез шавы беразга тынды. Яр буендагы егетләр, ниһаять, көткән морадларына ирештеләр: кармакларына балык чиртә башлады.
Мин, борылып, малайдан исемен сорадым:
– Адын нәдир?
– Исмәт, – диде ул.
Шул рәвешле сораша торгач, аның 10 яшьтә булуын, әнисе һәм абыйсы белән яшәвен, Измирга күптән түгел генә күчеп килүләрен ачыкладым.
Исмәт, дәресләр бетү белән, көн саен диңгез буена, кырыктартмачы янына эшкә килә икән. Йомышчы малай хезмәтен башкара, – сәүдәгәр кая җибәрсә, шунда чаба. Әнисе берүзе эшләгәнгә күрә, акча җитми. Шуңа күрә Исмәт, әнисе каршы килсә дә, аңа ярдәм йөзеннән, көнлекче булып ялланырга мәҗбүр булган.
– Исмәт, әтиең кайда соң синең? – дигән сөалем аны көтмәгәндә сискәндереп җибәрде. Йөзе агарынды, кара зур күзләре читенә эре яшь бөртекләре бәреп чыкты. Мин ни дияргә дә белми, янымда тәмәке тартып басып торган төреккә сораулы караш ташладым.
Кырыктартмачы тиз генә малайны кочаклап алды, башыннан сыйпарга кереште. Малай аның саен үкседе. Мин ничек тә аны юату җаен эзләдем.
– Исмәт, балык тотасың киләме?
Ул, кинәт елаудан туктап, яшьле күзләрен тутырып миңа карады.
Мин сәүдәгәргә тиешле акчаны түләдем дә, әле һаман да үз колагына үзе ышанмыйча шаккатып торган малайның кулына кармак тоттырдым.
– Мә, тиз бул, сиңа дигән балыклар кача күрмәсен!
Исмәт күз яшьләрен җиңе белән сөртеп алды да, кош тоткандай шатланып, диңгезгә йөгерде. Ә без кырыктартмачы белән утырып тәмәке кабызып җибәрдек, Исмәтнең балык тотканын күзәттек. Али (сәүдәгәрнең исеме шулай иде), тәмәкесен бер-ике тапкыр суыргач, миңа борылып:
– Бигрәк бала җанлы инсан икәнсез. Алла рәхмәте яусын үзегезгә, – диде. Минем исә бәләкәй төрек малаеның тиктомалдан елавының сәбәбен бик беләсем килде. Али уемны сизгәндәй:
– Шактый михнәтләр күргән бала шул, мескен, – диде. Аның әлеге малай язмышыннан яхшы ук хәбәрдар булуын чамалау кыен түгел иде.
– Нишләп соң ул шулай борчылды? Әллә берәр ярамаган сүз әйттемме? – дип кызыксындым.
Төрек тәмәкесенә кабат ут элде дә:
– Сез, үзегез дә белмичә, аның иң авырткан җиренә кагылдыгыз шул, – дип, мәгънәле итеп җаваплады. Мин аптырап калдым. Кырыктартмачы, тәмәке төпчеген читкә ыргытты да, миңа борылып:
– Әгәр сезне аның язмышы чынлап кызыксындыра икән, сөйләп бирергә була, – диде.
– Сөйләсәгез рәхмәтле булыр идем, – дигәч, ул ашыкмыйча гына үзенең башыннан үткәннәрне, малайның язмышы турында бәйнә-бәйнә сөйли башлады.
...Али моннан өч ел элек Босниянең Серебреница дигән каласында гомер иткән. Үзенең кечкенә генә кибете булган. Бу шәһәрдә серблар, хорватлар, мөселман динендәге славяннар, төрекләр берничә гасыр буе бергәләшеп көн иткәннәр. Беркем дә үзара ызгышырга, сугышырга җыенмаган.
Әмма дистә еллар какшамас булып тоелган Югославия дәүләте көннәрдән бер көнне яшәүдән туктый. Аның хәрабәләре урынына яңа бәйсез дәүләтләр барлыкка килә. Элеккеге союздаш Босния-Герцеговина республикасы да үзенең мөстәкыйльлеген игълан итә. Күпчелеге мөселман өммәтендәге халыкны тәшкил иткән Босниядә яңа хөкүмәт төзелә. Әмма гомер-гомергә башка милләтләр өстеннән хакимлек итәргә күнеккән христиан динендәге серблар, ул властьны югалтырга теләмичә, коралга ябышалар. Хакимияткә дәгъва кылып, Босния җирендә канлы бәрелешләр китереп чыгаралар. Ике төрле диндәге туганнар арасында канкойгыч сугыш башлана.
Мөселманнарга баштанаяк коралланган серблар армиясенә каршы тору кыен була, әлбәттә. Алар гасырлар буе үзләре яшәгән авылларны, калаларны ташлап китәргә ду чар ителәләр. Халык ташкыны Босниянең башкаласы Сараево шәһәренә агыла. Әмма монда да тынычлык юк. Шәһәр икегә бүленә. Мөселманнар бистәсенә бомба артыннан бомба ява.
Мөселман хөкүмәте, башкалага килеп сыенган качакларны: хатын-кызларны, бала-чагаларны, карт-корыны һәлакәттән саклап калу өчен, вакытлыча чит илләргә озатырга карар бирә. Мөселманнар төркем-төркем булып Германия, Австрия, Франция кебек мәмләкәтләргә юнәлә. Төркия хөкүмәте дә, качакларның бер өлешен үзендә сыендырырга уйлап, Босниягә берничә кораб җибәрә.
Шәһәрдә ашыгыч эвакуация башлана. Босниянең төрле төбәкләреннән җыелган качаклар ерак юлга чыгарга әзерләнә. Али бу вакытта ополчение отрядында мөселман бистәсен саклауда катнаша. Серблар гаскәре, шәһәр янәшәсендәге тау башыннан торып, мөселман йортларын туплардан туктаусыз утка тота.
Бервакыт, базарда оборона тоткан чакта, бомба кыйпылчыгы, тиеп, Алиның аягын яралый. Күрше малае Исмәт ипигә чират торганда аны күреп ала һәм ярдәмгә ташлана. Каяндыр кул арбасы табып ала да яралы Алины, шуңа утыртып, ут астында көч-хәл белән өенә кайтарып куя. Алиның өендә беркем дә булмый. Хатынының нәни баласы белән туганнары янына авылга киткән чагы була. Исмәт кулыннан килгәнчә яралыга булыша: дару бирә, ашата, эчертә. Әкренләп Алига хәл керә. Шулай да тәмам аякка басар өчен, аны шифаханәгә салып дәваларга кирәк була.
Исмәтнең әтисе ополчение командиры гаиләсен ерак Төркиягә, чыбык очы туганнары янына озатырга карар бирә. Алига да китәргә киңәш итә. Тик тегесе үзенең гаиләсеннән башка китәргә теләми. Исмәтнең әтисе аның хатынын һәм кечкенә кызын, табып, озатырга вәгъдә бирә. Бары шуннан соң гына Али тешен кысып булса да ризалаша. Чөнки яралы килеш биредә калса, ул берни дә эшли алмаячак.
Ниһаять, китәр көн дә килеп җитә. Качаклар төялгән автоколонна диңгез буендагы N шәһәренә юлга чыга. Дошман качакларны берөзлексез самолётлардан утка тота. Зур михнәтләр күреп, озын юл үтеп, качаклар колоннасы Хорватиянең N каласындагы диңгез портына килеп җитә.
Монда да сугыш бара. Серблар отряды, мөселманнарны туктаусыз кысрыклап, диңгезгә ыргыла.
Корабларга утыру башлана. Исмәт әтисен кочаклап елый.
– Әтием, әйдә син дә безнең белән... – ди, аның муеныннан кочып. Әтисе, аның чәченнән сыйпап:
– Улым, минем әле монда эшләрем бар. Бераздан килермен, – ди. Кораблардан басмаларны алырга вакыт җиткәч кенә, Исмәт әтисен соңгы тапкыр кочаклап үбә дә теләмичә генә аерылыша. Ул арада һөҗүм көчәя. Исмәтнең әтисе иптәшләре белән, дошманны корабка якын китермәс өчен, оборонага күчә.
Исмәт утырган кораб ярдан ераклашканнан-ераклаша бара һәм бераздан барысы да артта кала. Али гаиләсен калдырганына бик кайгыра. Тик берни эшли алмый. Исмәтләр белән ул Измир шәһәренә килеп җиткәч аерылыша. Аны госпитальгә, Исмәтләрне качаклар лагерена урнаштыралар.
Али бер айдан артык госпитальдә дәвалана. Ярасы җиңелчә булганга, тиз аякка баса. Аннан чыккач, туган тиешле бер кеше Алига сыеныр почмак бирә. Озак та үтми, үзенең эшен ачып җибәрә – урамда вак-төяк белән сату итә башлый. Бәлки, гаиләм килер дип, ул диңгез ярыннан ерак китмәскә була. Менә шунда инде ул тагын Исмәтне очрата. Ул да, әтисен каршыларга дип, көн саен пристаньга төшә икән. Али, аны бик кызганып, үзенә эшкә ала. Килгән корабларны һәркөн икәүләшеп каршылый башлыйлар. Менә икенче ел инде якыннарыннан бер хәбәр дә юк, әмма алар өметләрен өзмиләр. Барыбер кайтырлар, дип көтәләр.
Али сөйләүдән туктады. Узган вакыйгаларны, хатыны белән баласын кабат искә төшерүдән йөзен хәсрәт шәүләсе каплады. Калтырана-калтырана, тәмәкесен кабызып җибәрде.
Мин, сүз катарга уңайсызланып, аның янәшәсендә басып тордым. Их, язмыш, язмыш. Ниләр генә китереп чыгармыйсың син? Күпме кешене бәхетсез итәсең. Шулай уйланып торганда, кинәт яр буенда Исмәтнең шатлыклы тавышы яңгырады:
– Тоттым! Тоттым! Мин балык каптырдым! – дип, кычкыра-кычкыра, безнең янга йөгереп килде. Чынлап та кармагында беләк буе кефаль балыгы бәргәләнә иде.
Без, аның куанычын бүлешеп, ихлас елмаештык.
– Чук гюзәл балык, афәрин! – диде Али, малайның җилкәсеннән җиңелчә каккалап.
Исмәт канәгать кыяфәт белән кабат урынына ашыкты.
– Менә шулай яшәп ятабыз инде, – дип куйды Али, көрсенеп. – Алла бирсә, барысы да яхшы булыр әле. Исән булсалар, Исмәтнең атасы да, минем кадерлеләрем дә бер кайтырлар әле, иншалла.
Безгә китәр вакыт җитте. «Төрек» балыкларын кулга тотып, шәһәргә таба кузгалдык. Ул арада Исмәт янына ниндидер ике яшүсмер килеп, кармагын җентекләп тикшерергә керештеләр.
Мин туктап калдым. Бәләкәй малайдан малын тартып алырга җыеналармы әллә болар, дигән уй белән, катгый итеп эндәштем:
– Тимәгез аңа! Ул минем һәдия.
Исмәт исә, авызын ерып:
– Бу – минем абыем, – диде. Без ары киттек. Бераз баргач, кабат артыма борылдым. Дулкыннар яра-яра причалга галәмәт зур диңгез корабы якынлашып килә. Али исә, сандыгын җилкәсенә аскан килеш, малайларны ияртеп, ашыга-ашыга шул якка табан атлый иде.
 

Ирек ДИНДАРОВ

 

Фото: vk.com

 

 


«Мәйдан» №9, 2021 ел

 

 

 
 

 

Комментарийлар