Анонс: «Бидрәш илчесе»
Закир Әкбәровның «Бидрәш илчесе» дигән яңа сатирик-романыннан өзек бу. Роман журналыбызда март саныннан басылачак. Бик кызык һәм хикмәтле әсәр — укымый калмагыз! Алдагы айларга язылырга мөмкин. Язылу белән кыенлык туса, безгә мөрәҗәгать итегез
…Йорт эшләрен бераз караштыргач, Габделбәр карт капка төбенә чыгып утырган иде. Төнге гарасаттан соң шәһәр нинди хәлдә, кешеләр үзләрен ничек тота? Юк, үзгәреш юк дип әйтерлек. Үткән-сүткәне кайсысы елмаеп, кайсысы ыржаеп дигәндәй сәлам биреп үтә. Хәер, кешеләрдә ниндидер аңлашылмас үзгәреш бар да кебек. Күзләре үтә күренмәле пәрдә белән капланган дип әйтергәме, йөрешләре дә лунатик чиренә дучар хасталарныкы кебегрәк…
Озакламый каршы йорттан, аның кыйшая биргән капкасын ачып, Бакый күршесе килеп чыкты. Гадәтенчә, сакал-мыегы кырылмаган, чәче тузган, авызында гәзит кәгазенә төрелгән самосады борхый. Ябылып бетмәгән капка артыннан бичәсе Сафураның чәрелдек тавышы яңгырады.
− Кайтып күземә күренәсе булма, адәм актыгы.
Һай, бер дә генә дөнья көтүләренең рәте-чираты юк шул Сакау Бакый белән Ялкау Сафураның.
Ир, капка төбендә утырган күршесен күргәч, куанып киткәндәй булды, алпан-тилпәнрәк атлап килде дә Габделбәр карт яншәсенә кунаклады.
− Әссәламмәгаләйкем, күлше.
Габделбәр карт сасы самогон белән сасы тәмәке исеннән читкәрәк күчеп утырды.
− Вәгаләйкемәссәлам, Бакый. Нәрсә, ни бәйрәм юк, ни шимбә, якшәмбе түгел, син – салмыш.
− Отгул минем, Габделбәл абзый, якшәмбе эшләгәнем өчен законный отгулым…
− Отгулың булса ни. Дөньяңны карар идең, бичәңә әзрәк кенә булса да илтифатлык күрсәтер идең.
Бу сүзләрдән Бакыйның йөзе, нәрсәнедер озак эзләп тапкан кешенеке кебек яктырып китте.
− Әйе, әйе Габделбәл абзый, үзем дә шулай уйлыйм шул. Хатын дөлес әйтә, мин – чыннап та адәм актыгы. Шулай булмасам, өченче көн эчеп кайтып, аның чәченнән сөйләп йөлтел идемме? Юк, адәм актыгы гына түгел, ишәк мин. Фәлештәдәй бичәмнең каделен белми ямьсез сүзләл белән сүгел идемме? Ул бит гөнаһсызлалның гөнаһсызы! Үзе чибәл, үзе акыллы, күңеле таза. Аккошым бит ул минем!
Габделбәр карт быел Камышлы күлдә оя корып бәбкәләр чыгарган пар аккошны күз алдына китереп, Ялкау Сафураның иләмсез юан сыны белән чагыштырып, елмайды.
− Шулай шул, күрше. Һәр бичә үз ире өчен аккоштан да матур җан иясе булып тоеладыр инде.
− Мин дә шулай дим шул, күлше. Минем Сафуламнан да изге җан иясе юк дөньяда. Ә мин, юньсез, кичә беләсеңме нишләдем? Күлмәкләлен җыеп мунча миченә яктым. Юк, болай яламый! Миңа да сөеклем Сафулам белән юньле толмыш башлалга вакыттыл!
Бу сүзләреннәән соң Бакый нинди гыйллә беләндер ике күзеннән ике бөртек яшь тә чыгара алды. Габделбәр картның да күңеле йомшарып китте.
− Ә беләсеңме, күлше, − дип трагик монологын дәвам итте Бакый, − мин хәзел чәчкә кибетенә йөгелеп балам да, үземнең күбәләгемә бел букет чәчкә алам. Юк, букет кына түгел, бел кочак чәчкә алам. Иң матуллалын сайлап алам. Кайтып сандугачым кулына тоттылам да, аягына егылып гафу үтенәм. Шулай дөлес булыл бит, күлше?
Бу күренешне күз алдына китереп, инде Габделбәр картның да күзләреннән яшьләре чыкты.
− Бик мәслихәт, Бакый улым, бик мәслихәт! Шулай дөрес булыр.Тату яшәп китәрсез…
− Әйе, хәзел китәм чәчкә кибетенә! − Бакый уйланып калгандай булды. Тишек кесәсенә тыгылды Аннары күзләрен мөлдерәтеп картка карады. – Ни бит әле, Габделбәл абзый. Кесәдә бел тиен дә акча юк бит әле. Ике йөз илле биш сум сиксән дүлт тиен генә акча билеп толалмассың микән?
«Шатуйская» атлы хәмернең бер шешәсе нәкъ шул чаклы торганын Габделбәр карт белми түгел, белә иде. Тик ул моны онытты.
− Ул чаклы гына акча бер кочак чәчкәгә җитмәс бит күрше. Булгач, биш йөз булсын инде. Мә!..
Мондый игелек өмет итмәгән ирнең күзләре маңгаена менде. Ул, рәхмәт әйтергә дә онытып, Себер урамы буйлап йөгерә-атлап китеп барды. Сулга, чәчкә кибете урнашкан чатка борылмады, чатны үтеп, Әлим бай кибете тирәсендә күздән югалды.
Габделбәр карт шулай буласын тоемлый иде инде...
Закир ӘКБӘРОВ
Комментарийлар