Логотип «Мәйдан» журналы

Алман кызы Элона

Поезд, баеп баручы кояшны куып җитәргә теләгән шикелле, ашкынып чаба.

Тәрәзә уемында урманнар һәм кырлар, зур һәм кечкенә елгалар шуышып уза. Әнә, шәфәкъ нурларына чумган бер авылга көтү кереп бара.
Шлагбаум янында ялгызы гына бер кыз басып калды. Юлдашым, аңа тагын бер кат күз ташлау ниятеннән бугай, талпынып куйды. Серем ачылмады микән дигәндәй, миңа карап алды. Гомумән, аның нәрсә турындадыр сөйлисе килә иде бугай. Җаен туры китерә алмый утырганын сизсәм дә, ашыктырмадым, андый гадәтем юк. Сөйлисе килә икән, сөйләр.
Чәй китерделәр. Ниһаять, профессор сөйли башлады:
– Студент чагым иде. Ул елны миңа да чит илгә чыгып эшләү бәхете елмайды. Алман иленә. Нәкъ шушы юл буйлап барабыз. Студент халкын беләсең инде, уен-көлке, җыр... Әтием сугышлар белән үткән юл бу. Әле менә нинди шәһәргә керәбез? Барановичи? Әтием монда өч ай госпитальдә ятып чыккан. Шуннан соң Варшаваны азат итүдә катнашкан. Ә теге вакытта болар минем уема да кереп чыкмый әле. Уйнап-көлеп Варшава, Познань шәһәрләрен үттек. Әтием эзләре буйлап баруымны һаман аңламыйм. Хәер, яшьлекнең бит үз яссылыгы, кыйммәтләр башка. Гаепләп буламы аны моның өчен? Һәм менә Берлин. Шулчак мин айнып киткәндәй булдым. Әтиемнең җимерек Берлин урамнары буйлап йөрүе, Рейхстаг диварына үзенең исемен язып калдыруы хакында сөйләгәннәре исемә төште.
Берлинда озак тормадык, максатыбыз Һалле шәһәре иде. Килеп төштек. Студентлар тулай торагының егерме икенче катына урнаштырдылар. Отрядыбызда алман студентлары да булачагын белә идек. Алар инде монда иде. Алман кызларын беренче күрүем. Нәрсәләре беләндер алар үзләренә тарта иде. Ачык изүләр, шәрә ботлар белән түгел, юк. Күз карашы, вакыт-вакыт шул карашта чагылып китүче яшерен көч, күңел төпкелләрендәге ялкын беләндер. Беренче көннән үк шул кызларның берсенә күзем төште бит. Башка берәүне дә күрмәс булдым. Безнең кебек авыл малаена әйләнеп тә карамас инде бу горур зат, дип йөри идем, моңнарыбыз туры килде бугай, аның да күз кырые белән генә мине күзәтүен тойдым.
Элона иде аның исеме. Бер кашык су белән йотар идем үзен, диләр бит, әнә шул инде. Ул безнең ял сәгатьләрен оештыручы һәм тәрҗемәче икән. Яныннан китә алмыйм, аның тирәсендә генә бөтереләм, ни кушса, шуны эшлим. Сихерләде дә куйды, чукынчык.
Алман студентлары белән җир асты торбалары салабыз. Бер-ике адым гына җир казырга булса, экскаватор көтә дә утыра болар. Без көрәк алабыз да берничә минут эчендә казып та ташлыйбыз. Тегеләр аптырый: безнең эш түгел бит ул. Безне «рус бульдозерлары» дип атый башладылар. Бервакыт шулай торба күтәреп барабыз. Шулчак төшке ашка чаң суктылар. Тегеләр торбаны төшерделәр дә киттеләр ашарга. Югыйсә, шул ашау урынына таба бара идек инде. Ачу килде бит! Үзебез генә алып барып җиткердек тә өстәл артына килеп утырдык. Мин әйтәм: «Менә шуңа күрә җиңелдегез дә инде». Каш астыннан гына карап куйды болар. Отряд командиры миңа өстәл астыннан йодрык күрсәтә.
Әйе, исеме үк серле иде аның. Элона! Аның карашы һәрвакыт «мине кочакла инде» дигән кебек яна иде. Төн җитеп икәүдән-икәү калуыбыз була, кочагыма ташлана иде. Өйләренә алып барып әти-әнисе белән дә таныштырды. Алмания дигәч тә, әллә кемнәр түгел икән, гади эшчеләр булып чыкты, ике бүлмәле гап-гади фатирда яшиләр икән. Яшәгән урынын күргәч, кыз күктән җиргә төшкәндәй булды, ләкин шуның белән миңа тагын да якынайды, аны үземә тиң күрә башладым, йолдыз итеп түгел.
Без инде планнар корабыз. Ул чакта Алманиядә безнең гаскәрләр тора иде бит. Гаскәри частька барып, анда хезмәт итү турында сөйләшеп куйдым. Укуны бетерәм дә армиягә китәм һәм шушында җибәрүләрен сорыйм, имеш.
Ә безнең арттан күзәтәләр икән инде. Командир чакырып алды да: «Яки аның белән йөрүдән туктыйсың, яки моннан куалар үзеңне», – ди. Азактан беленде: мин иң якын дустым дип йөргән егет күзәтү органнарының агенты булган икән. Егерме елдан соң Уфада очраштык без аның белән. Очрашу хөрмәтенә ресторанда утырганда үзе миңа сөйләде. «Ләкин мин сине сатмадым, югарыга хәбәр итсәм, беренче самолет белән үк илгә җибәрәләр иде», – диде.
Ачыктан-ачык йөрүләр бетте. Тыелган очрашулар бигрәк тә татлыга әйләнде. Ләкин җәй шулкадәр кыска икән. Кайтып китәр чак та җитте. Төнлә хушлашкан идек инде, иртән хискә бирелмәскә сүз куешкан идек. Менә автобуска төялә башладык. Соңгы мизгелдә Элона түзмәде, мин автобуска кереп китәр алдыннан йөгереп яныма килде дә бөтен отряд алдында кочаклап алды. Күзләрендә яшь иде.
Кайттым илгә, укулар башланды. Хатлар язам, җавап юк. Хатлар бит чикне үтеп чыкмый икән. Бер елым шулай үтте. Менә тагын җәй. Имтиханнарны тапшырдым да авылга кайттым. Бервакыт телеграмма килеп төшә. Йөрәгем күкрәк сөякләрен җимереп чыга икән дип торам. Дүрт сүз: «Мин Мәскәүдә. Көтәм. Элона».
Мин галәм чигенә барырга да әзер идем, ләкин печән өсте. Әти инвалид, бөтен ышаныч миндә, әйтми генә чыгып китеп булмый. Әти белән сөйләшергә булдым. Шулай-шулай, мин әйтәм, алман кызы, өйләнергә уйлыйм... Әтинең йөзен кара болыт каплады:
– Немец кызы, димәк. Өйләнәм дисең инде? Син үз акылыңдамы? Мин немец белән дүрт ел бугазга-бугаз сугыштым. Немец минем ике абыемны үтерде, сеңлемне мәсхәрәләде. Әнием, боларны күтәрә алмыйча, акылыннан язды. Һәм син шул немецның кызына өйләнәм дисеңме? Шул немец белән мин бер өстәл артында кода булып утырырмынмы?
«Элона гаепле түгел!» – дип кычкырасым килде. «Заман башка, артта калгансың!» – дип тә өстәргә теләдем. Ләкин, нәрсә генә әйтсәм дә, әтиемнең хакыйкате алдында үземнең коралсыз икәнемне аңладым. Минем нинди генә дәлил дә әтиемнең дәлилләре алдында мескен иде кебек.
Бер атнадан икенче телеграмма: «Кызганыч, очраша алмадык. Элона, Берлин поезды».
– Менә хәзер сез дә шул ук поездда, бәлки, шул ук вагондадыр әле, китеп барасыз, – дидем мин юлдашыма. Профессор уфтанып куйды:
– Әйе. Утыз елга соңлап. Халыкара симпозиумга китеп барам, Берлинга. Вакыт табып, Һаллега да барып килергә исәп. Эзләп карыйм әле үзен. Ә үзем аны табудан куркам. Теге вакытта хушлашкандагы кебек күзләрен миңа текәп катып калса?..
– Гаиләгез бармы соң? – дип сорадым мин, төпченергә яратмасам да.
– Бар, әлбәттә, – диде ул. – Хатыннан уңдым мин. Ирне ир итә белә, теләсә нинди шикләнүләр белән кимсетми, балалар, оныклар дип үлеп тора. Ә шулай да... Хәтер төбе дә буш була алмый, күрәсең.
Тәрәзә артында төн иде инде. Поезд тәгәрмәчләре, юлдашымның тарихына күп нокталар куйган шикелле: теке-теке, теке-теке...

 

Марс ЯҺУДИН

Комментарийлар