Ак башлыклы кыз
Хикәя.
Җыйнак кына дәваханә залы. Каршыда регистратура. Дүрт-бишләп ишек. Алар барысы да бикле. Бердәнбер табиб кабул итә. Калганнар кайсы отпускыда, кайсы үзләре больничныйда. Хәтсез кеше җыелып китте. Бер җиде-сигезләп булыр.
Һәр чират бер коллектив ул. Без, совет власте тәрбияләгән балалар, чиратка күнеккәнбез. Аны яратабыз хәтта. Берәр кабинетка йомышың төшеп, аның ишек төбендә чират күрсәң, күңелгә рәхәт үк булып китә. Мин генә түгелмен бит әле дисең. Минем генә башка кайгы төшмәгән. Әнә башкалар да бар. Алар да минем кебек баш иеп килгән.
Чират тиз арада оеша да үз законнары буенча яши башлый. Тиз генә аның үз җитәкчесе, җитәкче янында куштаннары барлыкка килә. Дөрес, чиратның да төрлесе була. Кайсысы гөрләп тора, кайчак бик сүлпән, сүрән чиратлар да булгалый.
Әлеге чират бик актив булып чыкты. Күңелле булачагы күренеп тора иде. «Кем азаккы?» – дип белештем дә эскәмиягә барып утырып, чиратташларымны күзәтә башладым. Ишек төбендә яшь ханым. Мин аны беләм. Безнең өйнең беренче катындагы супермаркетта кассир булып эшли ул. Исеме – Рита. Тел бете. Кибеттә халык арасында эшләп, чуерташтай чарланып беткән. Беренче булып ул сукрана башлады: «Эшкә йөрүең яхшырак икән! Ярты көн үтте!»
Ул да булмады, зур чуклы ап-ак башлык кигән бер яшь кенә кыз ишекнең икенче ягына килеп утырды. «Кем азаккы?» – дип тә тормады. Килде дә утырды. Без сәерсенеп куйдык, тик эндәшмәдек.
Аның артыннан чәшке тунлы бер яшь кенә ханым пәйда булды. Чират белеште дә сумкасыннан айфонын тартып чыгарып, кем беләндер бик каты ызгыша да башлады:
– Син мәңге шулай! Син мине бервакытта да аңламыйсың! Син бит мине хәтта балалардан да көнлисең! Әйдә, телефонны берәр күршемә биримме? Ышанмасаң, әйдә, монда кил соң!
Бер биш минут шундыйрак сөйләшү дәвамында мин чиратташларыма күз йөгертеп чыгарга да, түргәрәк куелган ясалма чәчәкләр – гүзәл япон сакурасына да күз ташларга өлгердем. Тере булмаса да нинди гүзәл ул! Гүя нәзек кенә ботакларга аллы-гөлле, алсу-көрән нәфис канатлы күбәләкләр кунган... Алар, музыка ноталарыдай, шул ботакларга тезелеп утырганнар да, өрфиядәй канатларын җилпи-кага ниндидер, бик нәфис, бик нечкә бер моңлы көй көйлиләр кебек... Кечкенә залның кавырсын белән тышланган диварлары, ак гипсокартон шакмаклары белән капланган түшәме фонында ул сакура бердәнбер бизәк булып, күзнең явын алып утыра...
Иң аптыратканы идән булды. Ничә ел шушы дәваханәгә йөреп, идәнгә игътибарлап карый белмәгәнмен. Бу бит миңа таныш идән. Мондый идән совет чорының 60–70 нче елларында төзелгән ЖКО, мәктәп, балалар бакчасы, ягъни барлык рәсми оешмаларда диярлек очрый. Ул күксел-кызгылсу төстә. Чуерташлар сибеп чыккан сыман вак-вак бизәкләре дә бар. Шоп-шома. Үзе ифрат каты, нык. Илле-алтмыш елда «ыһ» та итмәгән – сызылмаган да, кырылмаган да. Бу дөньяга мәңге килгән кебек ята. Өстеннән кем үтсә дә, нәрсә үтсә дә бу таш идәнгә бернәрсә булмаячак. Кайбер кешегә «ташбәгырь» дип әйтәләр. Шундый каты, шушы идән кебек нык кешегә әйтәләрдер инде, дигән уй килде күңелгә. Әйе, совет чорында ясый белгәннәр дә соң әйберне!
«Чәшке тун» телефонын куеп та өлгермәде, аңа тагын шылтыраттылар. Монысы эшеннән иде, ахры.
– Ничек инде, Амалия Камаловна?! Мин бит больничныйда! Ничек? Ничек мин эшкә чыга алыйм, ди? Минем бронхит, аңлыйсызмы? Бронхит! Дәваланмыйча йөреп шулай булды бит инде! Ә пневмония булса!
Чираттагы уртача яшьләрдәге ханым, бу сүзләрне ишетеп, саргылт шарфын авыз-борынына капларга ашыкты.
«Чәшке тун»ның шулкадәр ачуы килгән иде, ачу капчыгын төбенә кадәр селекте. Әллә никадәр вакыт тынычлана алмый интекте.
– Менә, әйкәем! Чирләргә дә ярамый! Егылып үлсәң атлап кына чыгачаклар да ары китәчәкләр. Болай да ничә көн температура белән эшкә йөрдем!
Ниһаять, табиб ишеге ачылды. Карашларда җылы өмет уты кабынып, барчасы ак ишеккә төбәлделәр.
Аннан өлкән яшьтәгерәк бер иркәй килеп чыкты, ул арада, ишек төбендә басып торган бер хатын, балыктай шуып, җәһәт кенә эчкә, кабинетка кереп тә китте.
Баягы, ак башлыклы кызыкай аптырап торып басты.
– Бәй! – диде ул, – чиксез аптырап. – Минем вакытым уналтыда егермедә иде бит!
Инде чираттагыларның күзенә аптырау хисе чыкты.
– Син әллә айдан төштеңме, кадерлем? – дип телгә килде моңарчы сүзгә кысылмый гына бер читтәрәк утырган, куе зәңгәр спорт киемендәге ир-егет.
– Ничек? Мин бит ике атна алдан язылдым!
– Язылсаң ни! – Ишек төбен сул яктан саклап утырган Рита дәртләнеп үк китте. – Ә без монда сәгать уникедән бирле утырабыз!
– Безне дә яздылар! – дип, кыяр-кыймасрак сүзгә кушылды Рита күршесендәге соргылтрак йөзле, озын күксел пальто кигән ханым. Мин аны эчтән генә «Соры» дип атадым. – Менә минем карточкага язып җибәрде табиб. Сәгать дүрткә дигән, телисезме, күрсәтәм?
– Юк, мин билгеләнгән вакытка керәчәкмен!
Авыр артиллерия телгә килде – спорт киемендәге ир, һәр сүзен аермачык итеп, өзеп-өзеп, калын тавыш белән:
– Тә-әк, әле минем чират, аннан – синеке, – дип, һава ярды.
– Юк, мин үз вакытымда керәчәкмен! – Кызның үз туксаны туксан иде.
– Мин сезгә икенче тапкырга әйтәм: хәз-зер мин кер-рәм, ан-нан – с-син!
Ирнең бу кадәр катгый, эчке ышаныч, хәтта ки тантана белән әйтелгән сүзләре хәрби командирларының боерык бирүен хәтерләтте. Мин үземне кинәт беренче сыйныф укучысыдай тойдым. Бу калын тавышлы, җитди кыяфәтле, үз-үзенә шулкадәр нык ышанган иргә берсүзсез буйсынасым, хәтта ялагайланасым килеп китте. Әгәр аның ягына бассам, миңа да бер җил-яңгыр да тимәячәк бит. Андагы ышаныч, андагы җитди катгыйлык миндә дә булачак.
Һәм ни кыюсыз миндә дә батырлык туды:
– Берәү – чират, берәү – язылу буенча керә инде... – дидем, теге кызга карап. – Моңарчы гел шулай иде бит!
Кыз эндәшмәде. Тик аның үз сүзеннән кайтмаячагы йөзенә язылган иде. Тискәреләнеп, иреннәрен турсайтты, кашларын җыерды. Кара-кара, нинди үҗәт, дип уйлап алдым мин. Япь-яшь көенә...
Сүзгә Рита кушылды:
– Ә без монда ничә сәгать көтеп утырабыз! Көтәргә инде. Гомер буе көтәбез!
Ул бу сүзләрне болай гына әйтә иде. Теленә салынып кына. Аңа вакыт үткәрергә, тел чарларга гына булсын. Беләм бит инде аны.
Ак башлыклы кыз тавыш-тынсыз гына ишек төбенә килеп басты. Теге «соры» ханым, сикереп торып, кызны бер читкә этәреп, амбразурага омтылгандай, ишек тоткасын зур тулы гәүдәсе белән каплады.
Теге ир, теш арасыннан усал-зәһәр сүзләр сыкты:
– Ул, мөгаен, аңламыйдыр, – диде. – Мәктәптә начар укыгандыр. Йә аның укытучылары начар булгандыр.
«Соры» хатын әллә көлде, әллә кызны яклашты:
– Чирле кеше шулай инде, – диде. – Чирләгәндә зиһен тарала бит ул.
Бер читтәрәк өлкән бер кеше утыра иде. Аны әле бабай ук дип әйтеп булмый, ләкин маңгаендагы, битендәге сырларына караганда, урта яшьләрдән шактый өлкән, дөньяда күпне күргән, күпне кичергән кешегә охшаган иде. Ул бер сүз дә эндәшмәде. Әпә кешедәй, бушлыкка төбәлеп утыруын белде.
Шулчак, ишек төбенә баскан халыкны ике якка этәреп, табиб ишеге ачылып китте дә бая кергән хатын килеп чыкты. Аның артыннан табиб белән шәфкать туташы да күренделәр, ишекне шартлатып бикләп, кварцевание дигән катыргы элеп, чәй эчәргәдер, күрше бүлмәгә кереп тә киттеләр.
Ак башлыклы кыз эскәмиягә утырырга карар итте. Диварга терәлде дә күзләрен йомды. Ләкин аның күзләрен йомуы алдаткыч маневр гына иде бугай. Хәзер сикереп торып, кабинетка кереп китәргә генә тора – бар гәүдәсе җәя керешедәй тартылган. «Соры» хатын да урынына утырырга мәҗбүр булды. Ләкин ул да, озынлыкка яки биеклеккә ыргылырга әзерләнгән спортчыдай, аяк очларын ишек ягынарак төбәп куйды.
«Чәшке тун»га янә шылтыраттылар. Бу юлы ахирәте иде бугай. Инде ул яңалыкларын ахирәтенә сөйли башлады. Ирен, эшендәге начальнигын сүкте. Сөйләшеп беткәч, күршесендәге баягы спорт костюмлы иргә зарлангандай әйтеп куйды:
– Ярый әле, ахирәтләр бар. Кем аңлар иде безне!
Шунда ниндидер сәер аваз ишетелде. Без башта ни булганын аңлый алмый тордык. Карасак, баягы, ак башлыклы кыз, авызын бәлшәйтеп, елап утыра. Елау, көчәйгәннән-көчәеп, үксүгә күчте. Һәм кыз, тыелырга теләп, зур чуклы ак башлыгын салып, йөзенә каплады. Ләкин ябык иңбашларының калтыравы туктамады. Дәваханәнең кечкенә залы тып-тын калды. Без аптырадык. Ни булды? Катырак бәрелдекме? Алай гына була инде... Бик үҗәт, үткер күренә иде бит, бирешерлек кебек түгел иде бит?!
Миңа бик-бик кыен булып китте. Бу кызның янына утырасым, аны аркасыннан сөясем, «ни булды шулкадәр, елама инде, сеңлем», дип юатасым килеп китте. Ләкин урынымнан кымшана да алмадым, кыенсындым. Бая гына мин теге калын тавышлы, җитди кыяфәтле ир яклы булсам, хәзер инде бар җаным-тәнем белән бу кыз яклы идем.
Чәйләрен эчеп беттеләр, ахры, күрше ишектән табиб белән шәфкать туташы күренделәр. Шәфкать туташы, ак башлыклы кызның елап утыруын күреп:
– Ни булды? – дип, туктап калды.
– Мин уналтыда егермегә язылган идем, – диде кыз, сулкылдый-сулкылдый. – Мин бит авырлы. Миңа бит билгеләнеп чыгарга гына кирәк... Минем авыру кешеләр янында көтеп утырасым килмәгән иде...
– И-и, шуның өчен елап утыралармыни! Әле балаңны тапмаган килеш елыйсың, ә тапкач нишләрсең? Әле бит синең дәваханәләрдә йөриселәрең кү-ү-п. Әйдә, синең чиратмы?
Кыз, башын селкеп, яшьләрен кулы белән сыпыра-сыпыра, анасына ияргән бәбкә сыман, шәфкать туташы артыннан иярде.
Тынлык урнашты. Регистратурадагы шәфкать туташының кәгазь кыштырдатканына кадәр ишетелеп тора иде.
Теге ир янәшәсендәге тумбочкага таянмакчымы, янтаймакчымы булган иде, терсәге сакура ботагына тиеп китте дә чәчәкле ботак идәнгә килеп төште. Ир, җәһәт иелеп, аны ипсез хәрәкәтләр белән киредән пыяла вазага тыгып куйды. Алсу-кызгылт чәчәкләрнең берсе өзелеп идәнгә төшеп китте. Ир аны үрелеп алды да, кая куярга белми, учында әвәли башлады. Гүя нәфис күбәләктәй чәчәкнең өрфия канатларын өзгәләмәкче, йолыккаламакчы, яшереп юк итмәкче булды. Ләкин чәчәкнең күбәләк канатлы таҗлары, үч иткәндәй, изелми дә, өзелми дә иде...
Тынлыкны беренче булып Рита бозды:
– Тәҗрибәсез шул әле... – диде, беркемгә дә күтәрелеп карамый гына.
«Соры» хатын, көрсенеп:
– Андый чакта зиһен тарала инде ул, – дип куйды.
Бер читтә утырган теге өлкән яшьтәге кеше тагын берни дә эндәшмәде. Аның тирән сыр баскан боздай йөзендә бер уй да, бер хис тә чагылмый иде кебек.
Кыз чынлап та озак тормады. Биш минут дигәндә әйләнеп тә чыкты. Һәм беркемгә дә күтәрелеп карамый гына бу шома таш идәнле, ясалма сакуралы залдан чыгып китәргә ашыкты...
Кабинетның кадерле ишегенә теге зәңгәр костюмлы иркәй кереп китте. Бераздан аның калын тавышы белән президентны, ЖКОны, барча табибларны сүгүе ишетелде. Чираттагылар, көрсенеп, бер-берсенә караштылар. Ун, егерме минут үтте. «Лекция» тынмады. Шәфкать туташы ишеккә ниндидер кәгазь кисәге чыгарып элде.
Рита аңа:
– Пациентыгыз нишләп алай озак утыра? Әллә кереп, куып чыгарыйкмы? – дип караса да, тегесе эндәшмәде, елмаеп кына куйды. Авыруларның төрлесен күреп, өйрәнеп беткәндер инде. Әнә бит, безнең арттан да байтак кеше җыелып киткән, дистәләпне санадым да табибларны жәлләп куйдым.
Ишеккә элеп куелган кәгазьгә: «Берәү – чират, берәү алдан язылу буенча керергә» дип язылган иде. Бая нәкъ мин әйткәнчә инде. Ләкин нишләптер минем үземнең хаклы булуыма сөенәсем килмәде. Ул көнне больничный кәгазен яптырып чыксам да, савыгып бетмәгән кебек тоя идем үземне. Күңелдә дә әллә нинди юшкын калган иде... Кыен иде. Белмим, нигәдер...
Дилбәр БУЛАТОВА
Фото: ok.ru
Комментарийлар