Агачлар...
Ишек алдында бер төптән тармакланып дүрт агач үсә.
Кем утырткан аларны?.. Нигә бакчада, башка агачлар белән бергә түгелләр?.. Үз-үземне белә башлаганда, алар ару гына күтәрелеп, буыннарын ныгытып өлгергәннәр иде. Танып белгән усак, каен, шомырт, балан, миләш түгелләр – жимешләре дә юк. Бәлки, чаганнардыр? Әллә сөяннәрме?..
Мин армиядан кайтканда, гаять зурлар, өй биеклеген күптән узып киткәннәр иде алар.
– Дүрт агачым – дүрт кызым! – диде әнкәй бер чак, көтмәгәндә. – Яннарыннан узган саен яратып, сөеп үтәм...
– Ә-ә-ә... ничек?
– Ходай Тәгалә биргән агачлар алар! – диде әнкәем, уйланып. – Кунактан кайтканда урман читендә, «менә без» дигәндәй, күземә чагылып калдылар. Сәер көч шунда тартты. Юкка гына авылда «Фәүзиягә агач иясе кагылган» димәгәннәр бит... Сөбханалла, бер төптән дүрт ботак үскән ләса! Ул чакта алар бәләкәй, ат арбасы биеклеге генә иделәр. Нинди үсенте соң бу?.. Шул мизгелдә башыма: «Агачның сабагы – үзем, ботаклары – кызларым бит», – дигән фикер килде... Алтын көз иде, әткәең белән бу сәер үсентене алып кайтып койма буена утырттык.
– Ә без, ике улың? – Мин, көнләшеп, әнкәйгә текәлеп карыйм. Ни әйтер икән? Без бит аның жылы куенында алты бала, алты нарасый үстек.
– Сезгә, улларыма, истәлеккә... каеннарым да бар бит әле!
– Әйе шул, Фәүзия каеннары!
– Йокысыз төннәрдә Ходай Тәгаләдән барыгызга да бәхет, тәүфыйк, сәламәтлек сорап догалар укыйм... Кызларымның колакларына аю баскан. Ә сиңа рәхмәт, улым, миңа багышлап жыр яздың.
Аңлашылды. Сүз авылдан биш чакрым читтә үскән каеннар хакында бара. Сугыштан соң өмә ясап утыртканнар аларны. Әнкәем житәкче – бригадир булган. Менә шул чакта агачларга «Фәүзия каеннары» дип исем кушканнар...
– Ә теге пар каеннар? – дип сорадым мин, бакча ягына ымлап.
– Аларны да шул Лаяшты урманнан алып кайткан идек, – диде әнкәй, уйланып. – Күпләр яратмады. Каеннарны өй тирәсенә утыртырга ярамый, бәла-каза китерә, дигәннәр борынгылар. Әтиең имеш-мимешләргә, ырым-шырымга ышанмый иде – бөтенләй колак салмады...
Тынып калдым. Бәла-каза дигәннән?.. Хәтеремдә, мин хәрби хезмәттә чакта, торба тишелеп, базны су баскан, андагы бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестәләр яраксыз хәлгә килеп әрәм булганнар. Чак кына өйнең нигезе жимерелми калган.
Икенче бәла-каза... Миңа кырык өч яшь иде. Электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында чыккан янгын йортыбыздан берни калдырмады. Судан кала, уттан калмый, дигәннәр бит. Шул чакта каеннарның яфраклары ару гына зыян күрсә дә, ак тузына ут капмаган. Азактан, агачларның язмышы хәл ителгәндә:
– Әнә, Зиннәтләрнең дә өйләре янды. Аларның йорты янында, ишек алдында каеннар үсми иде, – дип, әнкәем бәхәскә зур нокта куйды. – Агачларның ни гаебе бар? Үссеннәр...
Әткәй читтәрәк үскән карт өянкегә тотындырмады. Янгын вакытында сарайны уттан саклады, диде ул, яшьле күзләрен бездән яшереп.
Пар каеннардан ераккарак салынган яңа йортта, кадерле кешеләребез тыныч кына унбиш елдан артык гомер кичерделәр. Әткәй гүр иясе булгач тагын да бер гаҗәп хәлгә шаһит булдым: иң тәмле жимешле алмагач киләсе язларда чәчәк атмады...
* * *
Жәй көне гаилә белән авылга, бакчада эшләргә кайттык. Капка төбендә үк безне борчулы йөзле әнкәй каршы алды.
– Агачларымны корт басты! – диде ул, елардай булып. – Әнә, күз сал – берсе бигрәк ялангач калып бара...
Йөрәгем чемердәп, сыкрап куйды. Агачларга якынайган саен, борынга ят, таныш булмаган яман ис бәреп керде, яфракларда яшькелт төстәге бөжәкләр күзгә чалынды.
– Бәлки, – диде әнкәй, һаман борчылып, – бәрәңге кортларына каршы сипкән агу да ярыйдыр?
– Таң белән урман хужалыгы конторасына керермен, белешермен әнкәй...
– И, Ходаем, кызларыма афәт китерә күрмә берүк...
Кич якынлашып килә иде. Без суган, кишер, чөгендер түтәлләренә су сиптек, чүп үләннәрен утадык. Бер чак күрше авылда самолет гүелдәде. Ул чакта Ан-2 самолеты (халык аны «кукурузник» дип йөртә) колхоз басуларына иртәле-кичле (гадәттә, жил булмаганда) йә ашлама, йә агу сибә иде.
Бераздан «кукурузник» һавага күтәрелеп безнең якка борылды.
– Самолет килә, самолет! – дип сикерештеләр малайлар, бер-берсен уздырырга тырышып. – Туп-туры килә – безнең өскә...
Тик Ан-2 үз биеклеген алгач, янтая биреп сулга борылды һәм үр буйлап, авылга иң якын урнашкан басу өстеннән очып үтте. Хәзер ул ерактан урап килә дә икенче тапкыр сибә...
– Фу-у-у, нинди яман ис бу? – диде хатын, борынын тарта-тарта. – Күзләремне дә ачыттыра...
– Каһәр суккыры, жил басу ягыннан исә ләса. Агу...
Без кабалана-кабалана жыендык та машинага йөгердек. Тиз генә өйгә кереп ашык-пошык әнкәй белән саубуллаштым, таңга тиклем өйдән чыкмаска кушып, иртәгә кайтырга вәгъдә биреп, жәһәт кенә шәһәр ягына юл алдык.
Таң белән медпункттан әнкәй шалтыратты. Ул чакта кәрәзле кесә телефоннары юк иде.
– Ашыгып кайтма, эшләреңне кара, – диде ул шат тавыш белән. – Кортлар белән агач төбе тулган, тәгәрәшеп үлеп яталар. Аллага шөкер, Ходай Тәгалә укыган догаларымны ишетте...
Таң атканчы авылда нәрсә булган?.. Ә-ә-ә, самолет... Агу... Жил кичә үк аның тамчыларын бакчага очыртып алып килде түгелме соң? Әйе...
Шатлыгыбызның чиге булмады.
* * *
Киләсе язда «Дүрт агач – дүрт кыз» кабат яфрак ярды. Тик әнкәебез генә ботакларны сырып алган яшел бөреләрне күрә алмады – кышкы салкын көннәренең берсендә, чирдән мантый алмыйча тыныч кына ахирәткә күчте. Әнкәемне, соңгы сулышын алганчы, як-ягына утырып, дүрт кызы саклады.
Пар каеннар, үткән хәл-вакыйгаларны кат-кат хәтергә төшереп, бөгелеп-сыгылып үсә бирәләр. Әнкәемнең: «Агачларның ни гаебе бар? Үссеннәр!..» – дигән сүзләре онытылмый, кайтаваз булып һаман колакта яңгырап тора.
Фәүзия каеннары – әнкәем каеннары! – юлчыларны, авылдашларны, килгән-киткән кунакларны жырдагыча сәламли:
Кайткан чакта каршы ала,
Киткән чакта озатып кала,
Әнкәем каеннары –
Фәүзия каеннары!..
Ындыр артына, яр буена утырткан алты агачым – алты чыршым да (без бит алты бала!), сөбханалла, күптән инде койма биеклеген һәм мине узып югарыга, ак болытларга омтылдылар!..
Гомер үтә, еллар ага, агачлар үсә бирә!..
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН
Фото: ok.ru
Комментарийлар