Аерма, язмыш!
Йөри торгач, Сәгыйрә кечкенә генә аланга килеп чыкты һәм каршысында ачылган манзарага таң калды.
Бер читтә сары күзле, эре-эре таҗлы ап-ак ромашкалар ялкау гына искән җилдә сизелер-сизелмәш тирбәлдешә. Мәтрүшкәләр хуш ис тарата. Ә алан түрендә бер-берсенә сыенып пар каен үскән — имәнлеккә ялгышып кына килеп кергәннәр дә, шунда адашып калганнар кебек. Алар җитәкләшеп басканнар да, матурлыкка гашыйк булып аланда мәңгелеккә тамырланганнар. Каеннарның ап-ак кәүсәләреннән илаһи бер яктылык бөркелә, бу яктылык үзеннән-үзе күңелгә күчә, җанны тынычландыра. Сихри тынлыкны ара-тирә чикерткәләр сайравы гына боза.
Аяк астына күз салган Сәгыйрә, соклануыннан чак кычкырып җибәрмәде: мондагы җиләкнең күплеге! Берсеннән берсе эре, сусыл, кып-кызыл булып пешкәннәр. Бу алан, әйтерсең лә, Урман Иясенең йөреп-йөреп, бер уч та җиләк җыя алмаган Сәгыйрә өчен әзерләп, саклап тоткан туй бүләге иде.
… Бар дөньясын онытып җиләк җыйган яшь хатын эзләп килгән иренең елмаеп күзәтүен дә сизмәде. «Минем күңелем сине уйлый, күк күгәрчен, сандугачым, синең күңлең кемне уйлый? – диеп көйли-көйли яшь ир хатынына таба атлады. Уйларына чумып җиләк чүпләгән Сәгыйрә сискәнеп китте, куркып-каушап калуына чын күңеленнән елмаеп, «Сине генә инде! – диде. – Бу аланда җиләк шундый күп, шулкадәр тәмле, син дә ашап кара әле», – диеп уч тутырып җиләк алды да иренә сузды. Ә тегесе җиләкләрне үз учына бушатырга уйламады да, хатыны учларыннан гына ашады. Җиләк чыннан да искиткеч тәмле, ә Сәгыйрәнең иреннәре җиләктән дә сусылрак, татлырак иде…
«Кара әле бу сылукайларны, – ир каен кәүсәсен сыйпады, – алар да безнең кебек гел бергә, әйеме?» … Хатын сүзен әйтергә өлгермәде, әллә каян гына кара болыт килеп чыкты да, кояшны каплады. Көн караңгыланды, алан төссезләнеп калды. Салкын җил исте. Каен яфракларында, чәчәкләрдә, үлән сабакларында эре тамчылар биеште, мемрәп пешкән җиләкләрне изде. Әле генә янәшәсендә булган бердәнбере, өзелеп сөйгән яры каядыр юкка чыкты. Бер ялгызы урман уртасында басып калган Сәгыйрәнең нишләптер аяклары бик нык туңа башлады. Сүзсез торган каен биеккәрәк, күңел түренә үк үрмәли, йөрәккә ояларга ашына иде…
«Калдырма мине, үзең белән алып кит!» – диеп өзгәләнгән хатын үз тавышыннан уянып китте.
Берара үзенең кайдалыгын исенә төшерә алмады. Аның төшеннән, пар каенлы аланнан аерыласы килми иде. Өстендәге кәгазь калынлыгы гына юрганын ничек кенә ябынырга да белми аптырады. Аның аяклары бик нык туңа иде. Йокысы качты. Аптырагач, торып ук утырды.
Тулган ай нурлары бозланып каткан тәрәзәдән саркылып кына кереп бүлмәне яктыртты.
«Ай кояш түгел шул, – диеп өзгәләнде Сәгыйрә карчык, өй артында кояшта җылынып утырган чакларын сагынып, – яктысы бар, җылысы – юк!» Каралмаган тәрәз ярыкларыннан җил өрә, шуңа аяклары туңа икән. Өй каршында үскән карт өрәңге кышкы салкыннарга түзә алмыйдыр, ул да туңадыр кебек – йөрәккә шом салып шаулап ала да, керт әле үз яныңа, җылыт әле дигәндәй, тәрәз кага. Сәер агач өрәңге: күптән кибеп-саргаеп бетсәләр дә, яфраклары белән хушлашырга ашыкмый, көчле җилләргә бирешми.
Әле буш диварларда биешкән шәүләләргә, әле тимерләре ыржаеп торган котсыз ятакларга карап, Сәгыйрә карчык елап җибәрде: « Йа, Аллам, нинди генә гөнаһларым өчен җәзалыйсың соң син?!» Инде ничә көннәр, төннәр, атналар, айлар буе бу уй тынгылык бирми, бәгырен телгәли. Гомер буе иренә ышыкланып яшәгән Сәгыйрә, картайган көнендә япа-ялгыз калыр да, соңгы көннәрен шушы салкын, шыксыз бүлмәдә уздырыр диеп башына да китерми иде бит.
Юк, гел генә иркәләнеп, бер кайгысыз яши алмады ул. Табигатьтә дә көннәр гел кояшлы, йә гел болытлы гына булмаган кебек, тормыш та гел шатлыктан гына, йә кайгылардан гына тормый. Шатлык тиз онытылучан булса, кайгы яра калдыра… Эх, югалтулар, сызланулар аша килгән бәхет бигрәк тә кадерле була икән шул. Күп нәрсәнең бәһасен югалткач кына аңлыйсың икән.
Хәтер йомгагы сүтелә дә сүтелә, гомер сукмагы буйлап тәгәри дә тәгәри.
… Бәхетле балачакның гомере кыска булды: бер-бер артлы кинәт кенә әти-әнисе үлеп киткәч, кояш сүнде. Олы абыйсы инде өйләнгән иде, ятим сеңлесен үз канат астына алды. Йомшак күңелле, туган җанлы иде абыйсы. Кулыннан килмәгән эш юк, авылның беренче тракторчысы, өстәвенә оста гармунчы да иде. Ә җиңгәй булган кеше нигәдер кырыс холыклы, усал. Гаиләгә артык кашык өстәлүе белән һич кенә дә килешә алмады. Үзе бик тә көнчел, ире берәр чит хатын-кыз яныннан узып кына китсә дә кара тавыш чыгара иде. Сугышка абыйсы игеннәрне җыеп бетергәч, элеваторга ашлык ташучы олаучы хатыннар белән китте. Анда да түзмәде җиңгәй кеше: «Бет, югал, әйләнеп кайтма!» – диеп каргап калды. Яратмагандыр дисәң, фронтка җибәрер алдыннан хәрби әзерлек узучы ире янына күпме газап күрә-күрә барып кайтты. Юкны бар итеп, иренең яраткан ризыкларын пешереп барды. Тели белеп теләмәсәң, бәлага тарырсың, диләр. Җиңгәйнең дә теләге кабул булды, абыйсы сугыш өермәсендә югалды, хәтта кабере дә билгесез. Истәлеккә гармун да, кара кәгазь генә калды. Гомер юлының соңгы тукталышына җитеп барган Сәгыйрәнең әле дә исе китә: нигә шулкадәр холыксыз булды икән җиңгәсе? Кылган бөтен изгелеген тәмсез теле белән юкка чыгара иде бит. Үз балаларына да кырыс булды ул. Кулына алып ярата белмәде. Сугыш беткәч тә балаларын алып өрек үскән якларга юл тотты. Туган йорт нигезе таркалды шулай, нәсел җепләре өзелде…
Карчыкның уйларын усал шыгырдап ачылган ишек тавышы бүлдерде. Кизү торучы санитарка икән. Иртәнге аш керткән. Әллә нигә Сәгыйрәне яратмый ул. Әле дә: «Тизрәк аша, сине көтеп торырга вакытым юк», – диеп ямьсез сүгенде дә, ишеген ябарга онытып чыгып китте. Бит-кулны юмыйча өстәл артына утырамы соң Сәгыйрә?! Аллам сакласын, юмаган кул белән ипекәйгә үреләме?! Ризыкны хөрмәт итмәү була бит бу.
Карчык булдыра алган кадәр тизләтеп юыну бүлмәсенә ашыкты. Догаларын укый-укый юынды. Чәчләрен сулап сыпырмакчы булып яулыгын салды. Керләнеп каткан яулыкны кулына алды да, елап җибәрде. Шушындый көннәргә калыр дип кем уйлаган?!
Сәгыйрә имәнеп китте, үз күзләренә үзе ышанмады, яулыгын күзләренә якынрак китерде. Күзләре алдамый, ул чыннан да бетләгән иде. Авыр сугыш елларында да ничек итсә итте, бу хашәрәтне өенә кертмәде. Инде картайган көннәрендә бу хурлыкны ничек күтәрсен, бу газапларга ничекләр түзсен?!
Карчык күпме шулай торгандыр, кичәгедән баш төзәтә алмый интеккән санитарканың ачулы тавышыннан аңына килде. «Ах, убырлы, сиңа монда ни калган?! А ну марш бүлмәңә! Тончыга да белмәдең!» – санитарка карчыкны куаларга кереште, этеп үк җибәрде. Ишектән чыгып килүче Сәгыйрәнең каршы торырлык көче калмаган иде, аягы таеп китте дә, гөрселдәп түбәнгә, караңгылыкка очты.
Тавышка үз бүлмәләреннән авырулар йөгерешеп чыкты. Берәүләр санитаркага кушылып Сәгыйрә карчыкны тиргәделәр, икенчеләре кызганды. Аңламассың бу дөньяны! Сәгыйрәне эт итеп тиргәүчеләр арасында инде үзләре дә олыгаеп баручы хатыннар җитәрлек иде.
Сабыр касәсе тулып ташыган Сәгыйрәнең дә хәле «язмышым шушыдыр» диеп тәкъдиргә буйсынудан узган иде. Ул күзләре белән таныш йөзләрне эзләде. Монда аның авылдашлары да дәвалана. «Әйтегезче шул Наиләгә, зинһар пенсия акчамны китерә күрсен, интектермәсен. Сабын-порошок алалсам, мондый көнгә калыр идем мени? – диеп өзгәләнде. Авылдашлары күзгә чалынмаска тырышып, тизрәк бүлмәләренә ашыкты. «Минем белән таныш булуларын белдерәселәре килми» дигән уй баш миен яндырып үтте. Күкрәктә утлы нокта пәйда булды, үсә-үсә бөтен барлыгын биләп алды. Тере килеш утта яна иде ул. Тәмугъ утында.
«Миннән читләшәләр, миннән качалар… Нигә алар мине күралмый?» – диеп бәргәләнде җан, – «Берәүгә дә начарлыгым тимәде ләбаса, яхшылыкның гомере шулай кыска микәнни?» Йомышы төшеп ярдәм сорап килгәннең берсен дә кирегә борып чыгармады бит ул, хәленнән килгәнчә юатты, хәтта киңәшләрен дә бирде. «Ә алар мине белергә дә теләми…»
Үзен белә-белгәннән эшләде. Әҗәткә түгел лә, хәләл көче белән тапкан акчасын сорый бит ул. Әле кайчан гына җыелышларда макталган , кызыл җәймәле өстәл артларында утырган Сәгыйрәне бүген инде онытканнар, тере килеш күмеп куйганнар…
Йорт-җире нык, үзе дә үз-үзен карарлык иде. Эх, Фазыл! «Сандугачым» диеп йөрткән Сәгыйрәңнең мондый көнгә каласын уеңа да китермәдең микән, никләр ялгыз калдырып киттең?! Кышкыга утын әзерләрлек көче калмады, ветеран толына ярдәм итмәсләрме диеп хуҗага барды. «Юк» димәде авыл түрәсе, колхозда эш күп бит әле, соңрак ярдәм итәрбез, диеп ышандырып йөртте. Җәй узды, беренче салкыннары белән көз дә килеп җитте. Тагын барды Сәгыйрә карчык, тагын, ахырда хуҗа хатыны Наҗия түзмәде, картлар йортына китәргә үгетләде, сиңа анда бик әйбәт булыр, диде. Туган авылыннан һичкенә дә аерыласы килмәсә дә, авылдашларга, күрше-күләнгә йөк булмыйм, диде Сәгыйрә. Шуңа күрә ризалашты да. Эх, озын гомер теләмәсеннәр, тигезең белән янәшәләп олыгаю, бәхетле картлык теләсеннәр икән ул…
Йа, Раббым, нинди гөнаһларым өчен җәзалыйсың соң син, нинди генә гөнаһларым өчен?! Нигә сынауларның иң авырын гомер ахырына калдырдың?..
Намазлыгын да бирмәделәр, ичмасам. Чиккән җәймә-тастымаллар, кызыл башлы сөлгеләр белән чумаданда ята. И, ярата да иде чигәргә! Мендәр тышлыклары, тәрәзә пәрдәләре, җәймә-япмалар… Пар каен үскән аландагы чәчәкләрне кышның озын кичләрендә чүпрәккә күчерде, күз нурларын, йөрәк җылысын кушып чиккәнгәдер, чәчәк-бизәкләр күзнең явын алырлык матур, тере булалар иде. Авылдан чыгып киткәндә кайсысын күрше-күләнгә, кайсысын чыбык очы туган тиешлеләргә таратты, иң истәлеклеләрен генә үзе белән алды. «Монда хастаханә, мәчет түгел», диеп, намазлыгын бирмәделәр. Намаз укырга рөхсәт итмәсәләр дә, Күкләр белән сөйләшүне берәү дә тыя алмас…
Хастаханәдәге бүгенге хәлләр табибә Анна Сергеевнага да барып ирешкән, күрәсең, әле савыгып бетмәсә дә килгән, үзе урынына вактлыча калдырып киткән фельдшерны утлы табага бастыра. Хастаханәнең башка бүлекләрен күптән инде яптылар, бердәнбер табибә Анна Сергеевна, искиткеч фидакарь, шәфкатьле җан, караучысыз калган карт-карчыкларны кышның иң салкын чакларында хастаханәгә сыендыра; ачлы-туклы үскән, сагыш михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәрнең исә дәвалыйсы төшләре, чирләре җитәрлек. Тик менә шушы фәрештә җанлы ягымлы ханымга да тормыш сынауларын әзерләгән икән шул. Үзен җирдәге Алла диеп санаган түрә белән телгә килгән ире кимсетүләргә түзмәде, эш урынында йөрәге тибүдән туктады. Бер генә якын кешесе дә булмаган авылда Анна Сергеевна япа-ялгызы калды. Туганнары үзләре янына чакырса да, китмәде, бер тапкыр биргән сүзенә – врач антына тугры калды. Ул да китсә әнә ябыла, менә бетә диеп торган хастаханә ябылачак, күрше-тирәдәге дистәләрчә авыл халкы медицина ярдәменнән мәхрүм калачак. Үзәк хастаханәдә иртә таңнан юлга чыгып та, чиратларда алҗып беткән авыл кешесен, бигрәк тә өлкәннәрне, кабул итәргә ашкынып тормыйлар.
Сәгыйрә карчык боларның берсеннән дә хәбәрдар түгел иде. Янына табибә килгәч тә кузгалмады. «Түз инде, әбекәем, тагын беразга гына түз. Үзең дә күреп торасың бит, безнең хастаханәдә уңайлыклар юк, бинасы да бик иске. Шәфкать туташларына да рәнҗемә, инде ничәнче ай эш хакы алганнары юк. Авылда торсалар да, икмәген дә, мал азыгын да сатып аласы. Ялгызларына бигрәк тә авырга туры килә. Санитарка булып эшләргә атлыгып торучылар да юк, – диеп үз хезмәткәрләре дорфалыгы өчен гафу үтенде. Озакка сузмый, Сәгыйрәне юындырдылар. Хак анысы, хастаханәдә җылы су да, ванна да, мунча да юк. Сәгыйрәне дә бер ләгәнгә бастырып, өстеннән җылы су коеп юындырдылар. Ялангач тәнен читләргә күрсәтүдән оялса да, түзде карчык, болай да ризасызлыгы йөзенә чыккан санитарканың үч алуыннан курыкты.
Юынгач, өс-башын чистага алыштыргач, Сәгыйрәнең күңеле күтәрелеп китте. Җитмәсә аны яклаган хатыннарның берсе бал белән чәй дә керткән. Күптәннән инде мондый хуш исле чәйне эчкәне юк иде аның. Элек башка авырулар белән хастаханә ашханәсендә туклана иде. Кемгәдер аның ашагач дога кылып, битен сыпыруы ошамаган, азыкны бүлмәсенә генә кертә башладылар. Анысына да үпкәләмәс иде Сәгыйрә, тик еш кына азык инде суынган була, ипинең дә күбрәк кибән башы эләгә (аны чәйнәрлек тешләре булса икән лә!). Салкын сыек чәйне дә сирәк кенә бирәләр. Эх, бер туйганчы, самавырның суы беткәнче, маңгайга тир бәреп чыкканчы мәтрүшкә-бөтнекле чәй эчсәң иде! Куе итеп ясап, сөт салып… Күрше палаталарда ятучы хатыннар көндез дә, кичләрен дә чәй куеп эчәләр. Тик Сәгыйрә карчыктан бер чынаяк чәйләрен кызганалар. Үпкәләп тә булмый: дөньясы нәрсәгә әйләнде бит, ата улны, ана кызны белми. Хәер, ник заманга сылтарга?! Халкы шул ук бит. Кеше шулай кинәт кенә үзгәрә аламыни? Сугыш елларында халык бер-берсен ташламады. Хәерчелек булса да, күңелләр киң иде… Өч ай бер тиен акчасыз тилмерә бит инде Сәгыйрә. Наилә үзе китерермен дип ышандырды да, юк, китермәде. Акчасы булса, күп итеп өреген, кара җимешен алыр иде дә, хатыннарны, хәтта усал санитарканы да, чын күңеленнән сыйлар иде…
Карчыкның уйлары шунда бүленде. Матрац-одеяллар күтәреп бүлмәгә бер ир килеп керде. Башта коты очты Сәгыйрәнең, керүченең кәчигәр Микулай булуын таныгач кына тынычланды. Исемен такылдык хатыннар сөйләшүеннән белә. Кайбер төннәрдә кеше аягы тынгач Микулай санитарканың «хәлен белергә» керә. «Төннең күзе-колагы юк» дигән булалар тагын…
«Хәзер сиңа да күңелле булыр, үзең кебекләр килә, чүкердәшеп яшәрсез, карт каргалар, – диеп шаркылдады Микулай. Чыннан да, ул чыгып киткәч тә бүлмәгә ике карчык килеп керде. Берсе әле шактый нык күренә, төз-туры басып йөри, икенчесе урталай бөкләнгән, таяк белән дә чак атлый. Картлык шулай бөктеме икән инде сине, кайгы-хәсрәт авырлыгымы, әллә көндәлек хезмәт йөк булып бастымы?
Эх, бу телсезлек! Барысын да аңлый да бит Сәгыйрә, кайтарып җавап кына бирә алмый, урысчасы ипилек-тозлык кына. Күңелдәген бушатырлык сүзләрне кайлардан табасы?! Авылыннан чыкса да, елына бер-ике чыккандыр, анда да иренә ияреп йөрде.
Туган авыл! Сагынды сине Сәгыйрә, өзелепләр сагынды. Калкулыклар арсындагы иңкүлеккә сыенган авыл оялчан кызлар кебек чит-ятлар күзенә ташланмый. Зәңгәр күле, тәмле сулы чишмәләре , җиләкле урманнары, чәчәкле болыннары бар. Су урамга, хәллерәкләрнең өйләренә үк кергәч, чишмәләрнең кадере бераз кимеде кимүен. Сагынырлар әле чишмә суларын, исләренә төшереп, үкенерләр әле, капланган күзләрен яңадан ачарлар әле чишмәләрнең, коеларны чистартырлар әле! Җиңел тормыш боза адәм баласын, бер көнлек гамь белән яшәргә күнектерә.
«Ул авылның , һич онытмыйм, һәр ягы урман иде» дигән Тукай атлы шагыйрь әллә Сәгыйрәләр авылына да килде микән? Бездә бит инде ул аллы-гөлле чәчкәләр, җиләкле аланнар, шүрәлеле урманнар…
Фазыл китап укырга ярата иде. Кышкы озын кичләрдә ул кычкырып укыр, Сәгыйрә кул эшләре белән утырыр иде. Мөмкинлекләре булса да, телевизор дигәннәрен алмады Фазыл, алдыртмады. Бер күзле ул дәҗҗалны өемә кертәсем юк, диде мәрхүм. Кеше белән кеше аралашмый хәзер – көне буе, кич буе шул тартмага мөкиббән булып утыра. Кичә караганын бүген оныта. Әллә кайдагы бай хатыннарның кысыр кайгысы өчен күз яшен коя. Күрше-туганнарның хәлен белергә вакыт калмый, хатны да бик сирәкләр яза хәзер…
Уйларына чумып, оеп утырган Сәгыйрә тавышка айнып китте. Әле генә чүкердәшеп утырган карчыклар әйткәләшә дә башлаган. Бөкре карчыкның теле телгә йокмый, күршесенең тетмәсен тетә. Нәрсә ди? Синең кебек ялгыз хатыннар безнең ирләрне аздыра, диме? Кара ничек сулмый, таушалмый саклангансың, ә мин нинди, ә бит синнән әллә ни олы да түгел, ди. Беләм мин синең ише хатыннарны, матур киенеп, тәмле ашап яшәдегез, кеше ирләрен аздырдыгыз, ир кирәкми сезгә, аны бит ашатырга, киендерергә кирәк, ди. Тегесе күзен дә ачмый елый. Минем тормышым турында нәрсә генә беләсең соң син, безгә насыйп ярлар сугышта үлеп калганга без гаеплеме, ди. Бөкре карчыкның үз туксаны туксан. Ул да үзенчә хаклыдыр. Әнә бит, ире гаиләсен ташлап, яшьрәк хатынга йортка кергән булган. Яшьрәк карчыкның да әрнүләре үзәгенә үткән, күрәсең. Синең кебекләр ямьсез телләре белән үзләре ирләрен биздерә, ди. Төнлә ирләрегез тәрәз кагып җанга тисә, көндез үзегез юкгаепне тагасыз, ди. Теләсә кемнең назына риза булсам, ялгыз калмаган булыр идем, янымда балам булыр иде, ди.
Бала… Бәгырьнең үзеннән өзелепләр генә төшә дә бит, язмышыңа ниләр язгандыр. Бөкре карчыкны үзе дә олыгаеп барган улы китергән әнә. Карчык улын мактап, киленен яманлый. Ышанмый Сәгыйрә бу ирекәйнең яхшы ул булганына. Тәрәзәдән күреп-күзәтеп торды: ир кеше атын хастаханә ишек төбенә үк китереп туктатса да, анага чанадан төшәргә булышмады, төенчеген күтәрешеп кертмәде. Хәтта саубуллашмады да, артына да әйләнеп карамады. Улы китергәнен ананың үз авызыннан ишетмәсә, бөтенләй чит кешеләр диеп уйлар иде.
Кызык итте язмыш: картайганда бөтенесен дә тигезләде дә куйды! Баласыз-гаиләсез яшәгәнне дә, ирле килеш тол булып картайган бәхетсез ананы да, Сәгыйрәне дә… Нигә бу кадәр газаплы икән бу картлык?! Ялгызларны рәнҗетте микән әллә, бәхетенә күз тидердеме? Балачак ятим үткән иде, картлыкта да ятимлек ачысы көтеп торган әнә.
Бар иде Сәгыйрәнең гаиләсе. Ире дә, Аллага шөкер, әйбәт иде, ярдәмчел иде. Савыт-саба шалтыраган чаклар булгаласа да, әйбәт яшәделәр, ире ялгышып та кул күтәрмәде, өстеннән йөрмәде, авыр эшләтмәде. Бер генә үпкәсе бар Фазылга: картайганда ташлап китте, япа-ялгызын калдырып бакый дөньяга күчте. Балалары да бар иде аларның, тик бәхетләре генә булмады, гомеркәйләре кыска булды. Үз гомерен балаларына бүлеп бирер иде дә бит, юк, булмый икән шул. Улы хәрби иде. Әфган дигән илдән каты яраланып кайткач, холкы үзгәрде, гаиләсенә сыймады. Ахырда авылга кайтты. Кызу итеп яккан мунчада күңеле булганчы чабынды, әти-әнисе янында үзе яраткан җир җиләге кайнатмасы белән чәй эчте, күл буйларын бер әйләнеп кайтыйм әле диеп чиста киемнәрен киде дә… югалды. Күл буендагы каенга асылынган бәгырь. Туган туфрак тартып кайтаргандыр. Бәла ялгыз йөрми, диләр. Хак күрәсең. Кызлары чирләп китте. Бер җире дә күзгә күренеп авыртмагач, хәле бетсә дә, табибларга күренергә ашыкмады. Яман чир канына ук үтеп кергән. Атом дигәннәрен шартлатканда шул яктан килгән яңгырда калган иде. Кем белгән бит… Хатыны үлгәч, кияү кеше балаларны алып авылдан ук чыгып китте. Хәзер икенче гаиләсе бар диләр.
…Кичке ашны керттеләр. Бүген ит кисәге белән бәрәңге боламыгы, җимеш суы. Бәрәңгесен яратып ашады, Сәгыйрә карчык, җимеш суын да эчте, итенә генә кагылмады. Харам ашап, яңа гөнаһлар өстисе юк. Ашап туйгач, канына сеңгән гадәтенчә кулларын догага күтәрде. Бу бөкре карчыкка бер дә ошамады. Аның болай да кемгәдер, нәрсәгәдер, ачуы килә, кемнедер күралмый, үпкәли, рәнҗи, нәфрәтләнә, бу кара көч аны эчтән буа, ярсыта иде. Карчык, тормышка булган бар ачу-нәфрәтен, көне буе бер сүз дә дәшмичә, ниндидер төймәләр тартып, үзалдына нидер пышылдап утырган, киеме дә, үз-үзен тотышы да үзгә булган Сәгыйрәгә юнәлтте. Бу соңгы чик, соңгы тамчы иде. Эре-эре күз яшьләре Сәгыйрәнең җыерчыклы йөзе буйлап тәгәрәште. Төз сынлы карчык аның янына килеп утырды, кулларыннан сыйпый-сыйпый, нидер сөйләде, юатты. Әлегә кадәр сер генә бирмәгән, билгесезлек аны да куркыта икән шул. Хастаханә картлар йорты түгел, алар монда вакытлыча гына, кирәкле кәгазьләр әзер булганчы гына.
Сәгыйрә бөкре карчыкны кызганса да, күңелендәге рәнҗү хисеннән арына алмады. Үзе дә кимсетелгән кеше башкаларны аңларга тиеш тә бит, юк, адәм баласына кемнеңдер үзеннән дә мескенрәк булганын күрергә кирәк. Әнә аңа карагыз, нинди кызганыч мескен. Ә үзен тотышын күр – татар карчыгы түгел инде ул! Аның хәлләре түзәрлек әле…
Кичерешләре шулкадәр күп, көчле иде, әйтерсең лә бер көн түгел, еллар узган. Күпме генә ятса да, йоклый алмады Сәгыйрә. Тышта көчле җил чыккан. Өрәңге бүген тагын да ныграк ыңгыраша, әйтерсең лә кыш суыгына түзәрлеге калмаган, ялына, ялвара, алай да килеп чыкмагач, ботакларын эшкә җигә – сугына, бәргәләнә.
Шулчак Сәгыйрәгә җил аша җыр ишетелде. «Иртә дә буран, кич тә буран, мамык шәлеңә уран…» Тукта, Фазыл җыры бит бу! Бик тә ураныр иде дә Сәгыйрә, мамык шәле дә, җылы киемнәре дә бикле бүлмәдә.
Җыр, сихерле җыр үзенә чакыра иде. Сәгыйрә карчык торып ишеккә килде. Ни хикмәт, бүген аларның өстеннән бикләргә онытканнар. Сәгыйрә сак кына атлап коридорга чыкты. Тып-тын. Кизү торучы шәфкать туташы нишләптер урынында юк. Сәгыйрә киемнәр сакланган бүлмәгә атлады. Юл уңаеннан гына ишеге ябылып бетмәгән бүлмәгә күз салды. Санитарка тагын төшереп алган ахры, елый-елый кемгәдер тормышыннан зарлана. И җүләр хатын, кайгыны аракы белән юып бетереп буламыни?! Күз яшьләрең белән кат-кат юсаң да бетми ул…
Сәгыйрә кемнеңдер киез катасын, кемнеңдер тунын эләктерде, башына кемнеңдер шәлен салды. Юк, урламый ул, алып кына тора, кичерегез аны, ачуланмагыз, иртәгә үк барысын да кире китерер. Әнә бит аны алырга Фазылы килгән. Пар ат җигеп, кыңгыраулар тагып килгән. Йә китеп барыр тагын, көттерергә яратмый ул.
Сихри көч Сәгыйрәне алга әйдәде. Ул ишекләрне сак кына ачты да урамга, буранга, иреккә атлады. Менә өйгә кайтырлар, мичкә ягып җибәрерләр, Сәгыйрә токмачлы аш пешерер. Күптәннән токмачлы тавык шулпасы ашаганы юк бит аның. Ә аннары куе итеп сөтле чәй ясар…
Көткән-көткән дә, үпкәләп киткән ахры Фазылы. Ничекләр куып җитәр инде Сәгыйрә? Кычкырып та карады югыйсә, ишетмәде. Кар әле күп яумаган, яуган кадәрлесен җил иңкүлекләргә илтеп салган. Ялан-кыр буйлап турыга йөгерде Сәгыйрә, иске кылганнарның аякларны тырнап кадалуын да сизмәде – канатлар үсеп чыкканмыни, кош булып очты гына. Фазылы да ерак китмәгән, әнә күрде бит, атларын кирегә борды.., Юк ла, җәй икән бит – җиләкнең нәкъ өлгергән чагы. Әнә бит аларның серле аланы, пар каеннар янында Фазылы, үзе елмаеп кулын суза: «Кил, сандугачым, кил, курыкма,» – ди. Куркамы соң Сәгыйрә?! Аяк асты кып-кызыл җиләк, үзе шундый эре, шундый сусыл. Кайдандыр күке тавышы ишетелде. Тукта, кәккүк, санама елларны, әле аларның иң бәхетле чагы – кавышкан көннәре генә, ширбәт ае башлана гына. Бергә озын-озак гомер юлын узасы, яшиселәр бар әле. Шаулама, кәккүк, бәхетне куркытма берүк. Бу көннәрне озак көтте бит Сәгыйрә. Кәккүк, аңла син аны, көнләшмә, куркытма бәхетне! Куркытма…
Дилә ЙОСЫПОВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepic.diller
Комментарийлар