Логотип «Мәйдан» журналы

Ачы алма (дәвамы)

Асрау кызның иң тәүдә исемен кыскартып, Хәспи дип кенә йөртә башладылар.

Һәм дә өйдәге барча көче җиткән-җитмәгән эшләрне аңа йөкләделәр. Әле бала искеләрен юа, әле суга йөгерә. Үзбәк хуҗаның өйгә кайтып төшкәне дә юк дияргә була. Ә хуҗабикә, ире эшкә китү белән барча эшләрне бу балага тапшырып, дус хатыннары янына кунакка чаба. Кыскасы, Хәспиямал – Хәспи хуҗабикәнең шәхси колына әйләнде. Откыр кыз, хуҗа балалары белән аралашып, тиз арада үзбәкчә дә сөйләшергә өйрәнде. Тик мәктәпкә укырга барырга дигән хыяллар гына челпәрәмә килде. Аны мәктәпкә җибәрмәделәр. Әмма ул бу өйдә булган барча гәзит-журналларны укып бара. Татар теле үзбәк теленә охшаш булганга, очраган китапларны да укый. Тик китап укып утырырлык вакыт кына әз. Эш тә, эш һәм эш тә, эш. Әйе, кызның хуҗалардан качып, йорттагы җәйге алачык эченә кереп елаган чаклары күп булды. Хуҗа балалары да бу яклаучысы булмаган кызны кыерсыткалыйлар иде. Нишлисең, маңгаеңа шулай язылгач...
Ничек кенә кыен булмасын, җайлап кына еллар үтә торды. Хәспи елдан ел үсеп, үзенең нинди хәлдә икәнен аңларлык дәрәҗәгә җитте. Беркөнне суга барганда, арык буенда бөтәрләнеп яткан гәзит табып алды. Гадәте буенча, алып укый башлады һәм шул вакыт гәзиттәге игъланга күзе төште. Анда шул-шул шәһәрдәге балалар йортында ятим балаларны укырга кабул итәләр. Укырга керү шартлары шулай-шулай диелгән урынын укыды да уйга калды. Гәзит кисәген тизрәк куенына яшерде. Нәрсә эшләргә?.. Нәрсә эшләргә?.. Нәзифә апасы да шулай, укырга бирәбез дигән иде бит. Юк, алдаган булып чыкты. Ул бит Гөлем мәктәбендә иң яхшы укучылар исәбеннән иде. Ямал апасы бит, аны Мөнәвәрә апасы белән бергә укырга-язарга өйрәтте. Беренче сыйныфка төшкәндә, ул шарлатып укый, бик матур яза белә иде. Шуңа да аны бер атнадан икенче сыйныфка күчерделәр. Вәли абыйсына ияреп, яшьтәшләреннән бер сыйныф алда укыды. «Укырга кирәк!» дигән хыяллары аның күңелен яңадан биләп алды. Ул төнне, шул хыялларга бирелеп, йокысыз үткәрде. Уйланып йөри торгач, ныклы гына бер карарга килде. Качарга кирәк! Ничек кенә булмасын, бу йорттан качарга!
Икенче көнне хуҗа хатыны тагы иртүк ахирәтләренә чыгып китте. Хәспиямал, барча батырлыгын җыеп, үзенең барлы-юклы җиһазларын бер төенчеккә төенләде дә өйдән чыкты. Иң курыкканы: урамда хуҗа хатынның каршы очравы иде. Чуен юлы вокзалы ерак түгел. Ярый әле күршедә генә яшәгән татар әбисе белән бабайга су китереп, вак-төяк ярдәмләшкәне өчен алар әзме-күпме акча да биргәлиләр иде. Алар, гражданнар сугышы һәм репрессиядән качып, бу якларга килгән булганнар. Дөньялар тынычлангач, кайтырга уйласалар да кайта алмыйча, шушында торып калганнар. Әби инде, ярдәмләшүдән бигрәк, бу баланың ятим булуын жәлләп, акча биргәли иде. Чөнки бала гына көенә үзбәк йортындагы барча эшне башкара. Ах малай... Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ менә шул күрше әбие, ятимә капкадан чыгуга, каршысына килә бит. Нишләргә? Кире борылса, шик туачак. Урамның теге ягына чыгып, күрмәмеш булып үтәр идең – килешми. Ни булса, шул була! Хәспиямал теге чакта кача-поса абыйсына ияреп, күрше бакчасыннан ачы алма урлап чыкканнан да ныграк куркып, «дер» калтырап төште. Әби кырыннан төксе генә исәнләшеп үтмәкче иде, барып чыкмады. Бәләкәй генә төенчек күтәргән, бик тә ярдәмчел бу асрау кызны әби алдан ук күреп калды. Кызның куллары калтырап, карашын яшереп, кырыннан үтеп китәргә чамалаганын аңлап, үзе йомшак кына сүз башлады:
– Исәнме кызым. Кая болай качып киткәндәй ашыгасың?
Хәспиямал үзенең качып китеп барганы ачылуыннан куркып, учы белән битен каплап, сулкылдап елап җибәрде. Күрше әбие бу баланы тынычландырып: – Елама, кызым, елама. Бу туфракка безнең яшьләр түгелүе дә бик җиткән. Миннән шикләнмә, кызым. Сер булмаса, кай якларга юл тоттың?
Хәспиямал ни дияргә дә белми, үзенә күп вакытларда ярдәм итеп, яхшы сүзләр белән үз әниседәй юаткан әбигә башын терәп:
– Әбекәем, берүк минем мондый эшкә барганымны өйдәгеләргә әйтә күрмә инде. Мин хәзер өйгә кире кайтам, – дип, әби яныннан кирегә борылмакчы иде.
Тик әби генә аның кулыннан тотып алды да:
– Кай якларга барырга җыенганыңны миңа әйтмәскә уйлыйсыңмы әллә?
– Әйтәм, әбекәем әйтәм. Тик син өйдәгеләргә минем нинди нияттә булганымны гына җиткермә инде, Ходай хакы өчен!! Мин сезгә гел-гел сулар китереп, йортыгыздагы башка эшләрегездә дә ярдәм итәрмен. Әбекәем, бәгърем, берүк өйдәгеләргә әйтә күрмә инде. Мин хәзер үк кире кайтам.
– Я, я, кызым, тынычлан, – дип, әби кызның аркасыннан яратып сыпыра башлады. Шул сүзләрдән соң гына Хәспиямал бераз тынычланып һәм ишетелер-ишетелмәс:
– Мин укырга кереп, укуымны дәвам итәргә иде исәбем. Укырга китеп баруым.
– И..и..и балам, бик тә изге ният белән юлга чыккансың икән. Ходай үзенең ярдәменнән ташламасын. Әйдә, үзем озатып куям. Яман күзләр очрый калса, минем белән булды диярмен. Ә инде мондагы җаһилләр барып тапса, мине урлап алып киттеләр, караклардан качып, шушы урынга килеп эләктем дисәң, бигрәк тә әйбәт булыр. Шиге миңа дә тимәс. Әйдә, балам, үзем озатып куям.
Шулай итеп базарга барырга чыккан күрше әбие, Хәспиямалга билет алышып, поездга утыртып җибәрде. Төш вакытында кыз яшәгән йортта зур тавыш чыкты. Һәм күрше генә яшәгән бу татар әбие тегеләргә кереп, үзе «күргәннәрне» күршеләренә җиткерде.
– Ай Аллам. Сезнең кайтканны түземсезләнеп көттем. Ул куркуларым, котларым очты. Кызыгызны әллә нинди шикле адәмнәр кычкырта-кычкырта арбага салдылар. Аннан бахыр баланың тавышы да тынды. Күрәсең, авызын капладылар инде. Көпә-көндез урлап киттеләр. И Ходаем, дөньяда явыз кешеләр күбәйде. Ни Аллаһтан курку юк. Ни мулланы санга сукмый башладылар. Динсезгә, денсезгә әйләнде халык, – дип, чынлап торып яшьләрен сөртә-сөртә, хәлнең ничек булганын ышандырырлык итеп сөйләп бирде.
Хәспиямал арып-талып бу шәһәрдәге балалар йортын килеп тапканда, кич җитеп килә иде инде. Курыккан иде, таба алмасам, кайда кунармын инде диеп. Ниндидер бер апага гәзиттә язылган адресны күрсәткәч, үзе үк җитәкләп балалар йортына алып килде. Ишек төбендә кизү торучы хатынга адашып йөрегән кызчыкны тапшырып:
– Менә сезгә тагы бер бала алып килдем, – диде.
Тик кизү торучы гына:
– Нинди бала ди, нинди бала ди. Урыннар күптән тулды. Иртәгә иртән килерсез, – дип каршы төште.
Күрәсең, кызны җитәкләгән хатын да төшеп калганнардан түгел иде. Ул инде теге хатынны битәрләп:
– Нәрсә, әллә шушы баланы төнгә каршы чыгарып җибәрер идеңме? Югыйсә, милиция бүлегенә тапшырырга туры килә инде. Үзегез игълан биреп ятасыз, ә ятимнәргә урын юк димәкче буласызмы? Мин бу балага гына түгел, ә сезгә дә урын табарга ярдәм итәрмен. Менә сезгә китердем, урын табыгыз! – диде дә, ишектән борылып чыгып та китте.
Дежур хатын, сукрана-сукрана, кызны балалар йокларга әзерләнеп йөргән бер бүлмәгә кертте. Авырып больницада яткан ниндидер кызның караватында йоклап торырга кушып чыгып китте. Ярый әле җитәкләп алып килгән хатын, тәүдә үк кызның хәлен сораштырып, аңа ничек сөйләргә кирәклеген өйрәтеп куйган иде. Кыз шул сүзләрне кабатлады.
– Әти дә әни дә чирләп үлеп киттеләр. Мин, апаларны эзләп, менә бу якларга килеп чыктым. Апаларны тапмадым, – дип алдады.
Иртән директорга алып керделәр. Директор хатын урыс милләтеннән булып, кызчыкның сөйләгәнен аңламады. Шушы балалар йортында укытучы булып эшләгән, үзбәкчә белгән бер татар укытучысын чакыртып, аның аша сөйләштеләр. Бу апа бик миһербанлы кеше булып, кыздан тәүдә үзбәкчә сораша башлады. Аннан бу ятимәнең татар баласы икәнен чамалап, татарча сөйләште. Кызның кай нәрсәләрне артыгын әйткәннәрен аңлап, аларны тыңлап торган директор колагына ярашлы итеп тәрҗемә итте. Шунда ук Хәспиямалга, башка вакытта шушы сорауларга шушылай-шушылай җавап бирерсең, югыйсә, сине укырга алмаска мөмкиннәр, дип кисәтеп тә куйды.
Сөйләшү азагында директорга:
– Бик сәләтле балага охшаган. Алырга кирәк. Сөйләшүеннән үк күренеп тора, әле алай-болай бозылырга өлгермәгән. Әти-әниләре дә яңарак кына үлгәннәр. Башка туганнары юк икән, – дигәч, түрә бер сүзсез ризалашты.
Менә шулай итеп, Гөлем авылында Исламбуратов Саббах сеңлесе Хәнифә белән Нәбиулла Хамидуллиннар гаиләсендә иң төпчек бала булып туган Хәспиямалның балалар йортында яңа тормышы башланды. Ничек кенә булмасын, детдом дип аталган бу йортта барысы да булды. Яхшысы да яманы да, дигәндәй. Иң тәүдә, әйтергә кыен, язарга озын дип, Хәспиямалның исемен Вера дигән урыс исеменә алыштырдылар. Һәм Хәспиямалның барча кәгазь-документларына шулай дип языла башлады. Ничек кенә булмасын, балаларның тамаклары тук, өсләре бөтен дияргә була. Ул елларга карата бу ару гына саналган балалар йорты булды. Һәм ул сугыш башлангач, Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнеп килгән иде. Барча төрки телле халыкларда балалар йорты дигән нәрсәне белмиләр. Чөнки ятим балаларны, ничек кенә булмасын, туганнары карый. Туганнары булмаса, күрше-күлән, авылдашлары тәрбияли. Ятимнәрне читкә җибәрмиләр. Һәм, иң мөһиме, ятимнәр өлешенә кул сузу – иң зур гөнаһларның берсе санала. Әлеге вакытта Россиядә бик модага кереп киткән картлар йорты дигән нәрсә төрки халыкларда әле дә юк. Әйтүемчә, шәһәрдә булсынмы, авыл җирендә булсынмы, аларны күрше-күлән карый. Теге халык әйтмешли: кем арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың дигәндәй, урыс өлкәләрендә күп булган балалар йортлары, урыс буйсындырган барча халыклар арасында да күренә башлады. Әмма балалар йорты Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстанда әлеге көнне бөтенләй сирәк нәрсә. Сугыш вакытында эвакуация белән китерелгән балалар йорты гына һәм аларда килгән урыс милләтле балалар гына. Сугыш вакытында үзбәк халкы, күченеп килгән балалар йортыннан бик күп балаларны үзләренең гаиләләренә балалыкка алып, тәрбияләп үстерделәр. Шундый заманалар иде ул чакта.
Бөтенләй урысча белмәгән Хәспиямал-Верага тәүдә кыен иде. Бер нәрсә дә аңламый, башка балаларга ияреп, алар нәрсә эшләсә, шуны эшләп йөреде. Гөлем авылында алган белеме бик тә ярдәм итте. Тәүдә беренче сыйныфка укырга төшерделәр. Аның укый-яза белгәнен чамалап, икенче, аннан өченче сыйныфка күчерделәр. Тумыштан откыр булганлыктан, урыс телен дә тиз төшенеп, сөйләшергә өйрәнде. Тора-бара башка балалардан һич аерып алмаслык итеп урысча сөйләшә башлады. Яхшы укыды. Ул заманнарда укытучылар җитешмәгәнлектән, җиденче сыйныфны тәмамлаган кызның яхшы укыганын исәпкә алып, аны башлангыч сыйныфларны укытырга шушы ук балалар йортында калдырдылар.
Менә каһәр суккан сугыш та тәмамланды. Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнеп килгән балалар йорты кире кайтып китте. Һәм Вера-Хәспиямал урындагы мәктәпкә укытучы булып урнашты. Бик тә чибәр һәм укымышлы Вера-Хәспиямалга күп кенә үзбәк егетләре күз атып йөрде. Хәтта урлап китәргә чамалаучылар да булды. Шуңа күрә барча саклану чараларын да күрергә кирәк иде. Шулай бер кичәдән соң, дус кызлары белән көлешә-көлешә кайтып барганда, кызларга берничә үзбәк егете бәйләнә башлады. Бу хәл нәкъ Хөрмәтулла дигән егетнең дә клубтан кайтырга чыккан чакка туры килде. Һәм егет, күп уйлап тормый, чарбайлап кычкырышкан кызларга ярдәмгә ташланды. Сугышта разведчик булып хезмәт иткән элеккеге фронтовикка бу үзбәкләрне төрле якка бәргәләп очыру берни тормады. Җитмәсә, берсе пычак чыгарып кизәнеп килә башлагач, пычагын кулыннан бәреп төшереп, шул ук пычакны тегенең бугазына китереп терәде дә:
– Тагы татар кызларына бәйләнсәң, үзеңнең пычагың белән каныңны агызырмын. Аңлашыламы?
Көтелмәгән бу хәлдән үзбәк егете бөтенләй телсез калып:
– Ыг..г..гы, аңлашылды, – дип чак әйтә алды.
Хөрмәтулла кызларны озата барды. Алар менә шулай танышып киттеләр. Үзбәк егетләренең татар кызлары кырында бөтерелүләренең төп сәбәбе, кызлар өчен калым түләргә кирәк түгел. Бигрәк тә ятимә, балалар йортында тәрбияләнгән кызларны кулларына төшерү иде. Кәләш өчен калым түләү, чынлыкта, үзеңә хатын итеп, кол сатып алуга тиң дип уйлар идем мин.
Ярар, анысы торып торсын. Кызларны шушылай маҗаралар белән озатып кую Хөрмәтулланың да тормышында кискен борылыш ясады. Фронтовик Хөрмәтулла, Мәҗнүн ничек Ләйләгә гашыйк булган булса, шулай Вера дигән бик тә чибәр татар кызына гашыйк булды. Егет тәвәккәл һәм кызу канлы иде. Күрәсең, аның холкына сугышта өч елдан артык разведротада хезмәт итүенең дә йогынтысы булгандыр. Күп уйлап тормый, егет, кыз белән бергәләп кинодан кайтып килгәндә, тәкъдим дә ясады. Вера-Хәспиямал бу тәкъдимнән бераз югалып калды. Кыз инде болай барысы да тиз булыр дип уйламаган иде. Атлаган җиреннән капыл туктап, арык буенда үскән юан-юан биек чинар яфраклары арасыннан чак күренеп торган күктәге айга карап рөхсәт сорагандай, тынып калды. Ай да «рөхсәт-рөхсәт» дигәндәй, яфраклар арасыннан күзләрен кысып, үзенең риза икәнен белдерә сымак булды. Хәспиямал ничектер ирексездән тирән итеп сулап куйды. Ә Хөрмәтулла кызның биленнән кулын алмый гына көтә. Бик озак көткән кебек иде ул чакта. Бик озак. Әйтерсең лә егет разведкада һәм үзенә уңайлы мизгелне көтеп, тынып калган. Ай бу минутлар нинди озын һәм көтүләре газаплы иде.
Ә Вера-Хәспиямал, күзен кыскалап яфраклар арасында качышлы уйнаган айдан карашын алып, егеткә борылды. Егетнең күзләренә карарга тырышып һәм көтмәгәндә сүзне бөтенләй икенче яктан башлап:
– Хөрмәтулла, – диде дә, бер мизгелгә туктап, – үзең менә минем җавабым ничек булыр дип уйлыйсың?
Ах бу кыз-кыркын халкын, ир-егетләр бер кайчан да аңлап бетерә алмаслар. Шуңа да алар, без – ирләрне, үзләренә арбап, сихерләп каратып тоталар. «Әйе, мин риза», дигән җавапны көткән егет хәзер үзе ничектер бу сүзләрдән аптырап китте һәм тиз-тиз:
– Мин инде, Вера сөйгәнем, уңай җавап бирерсең дип уйлыйм.
– Ә уңай җавап ничек була һәм ничек яңгырый?
– Мин риза! Риза мин! Бу тәкъдимеңне күптән көтә идем, булырга тиеш.
– Әйе, дөрес уйлыйсың. Мин бу тәкъдимеңне күптән көтә идем. Һәм мин риза. Әйе, мин риза, – дип, пышылдады да, үзе үк үрелеп, егетнең яңагыннан үбеп алды.
Егет тә җебеп торганнардан түгел иде. Кызны күтәреп алды һәм торакка чаклы шулай кайттылар. Капка төбендә кыз бераз нәрсәдер уйлап тынып калды да:
– Теге чакны, пычак күтәргән үзбәк егетләренә ничек каршы бардың? Ничек батырчылык иттең? Үтерерләр дип курыкмадыңмы?
Хөрмәтулла көлеп җибәрде дә:
– Кеше ике тапкыр үлми. Мин бер тапкыр үлгән инде. Әниләргә килгән похоронкада, улыгыз шул-шул, Мәскәү астындагы сугышларда зур батырлыклар күрсәтеп һәлак булды. Ул шул районның, шул авыл кырындагы туганнар каберлегендә җирләнгән, дип язылган. Менә шулай, мин бер тапкыр үлгән кеше. Чынлап та үлгән идем. Мәетләрне җыеп җирләгән вакытта ыңгырашканмын. Шуннан инде мине госпитальгә озатканнар. Ә безнең ротадан берәү дә исән калмаган. Батальон сугышлар белән алга киткән. Авылга ел үткәч кайтып, барысының да һушларын алдым. Сугышта һәлак булган кеше кайтып төшсен инде. Елдан артык госпитальдә яттым. Врачлар да бу яшәмәс дип уйлаган. Ә менә мин исән. Миңа хәзер үлем куркыныч түгел.
Элеккеге разведчик Хөрмәтулла тимерне кызуында сугарга өйрәнгән. Озакка сузмый ЗАГС ка барып, язылышып та кайттылар. Барлы-юклы акчаны җыеп, бәләкәй генә туй ясап, бергә яши дә башладылар. Авыр еллар, кытлык заманалар иде. Барча халыкка да кыен. Шуңа да кыенлыклар ул кадәр сизелмәгән кебек булды. Бигрәк тә әле генә бер-берсен сөешеп кавышкан ярларга. Бергә яши башлагач, мәшәкатьләр дә артты. Дөнья көтеп алып китәргә кашыгыннан алып, мендәр-юрганнарына чаклы кирәк. Барысы да кирәк тә, кирәк кенә, акчасы да такыр, сирәк тә сирәк кенә. Менә шулай тормыш корып яши башладылар. Ә туган яклар сагындыра. Бигрәк тә Хөрмәтулла туган якка кайту турында хыяллана башлады. Ә Вера-Хәспиямал үзенең туган ягы кайда икәнен дә белми. Хәтерендә тик апасы Ямал белән абыйсы Вәли һәм капкадан күз яшьләрен алъяпкычы белән сөртеп озатып калган әнисе. Ә чынлыкта, аны әнисе озатмады да шикелле. Тик кыз гына шулай булырга тиеш диеп күз алдына китерә. Ә чынлыкта, аны Ямал апасы бер бабайларга куна алып барды. Аннан инде Нәзифә апасы монда – Үзбәкстанга алып килде. Тагы да хәтерендә, күрше әбиләрнең бакчасында үскән бик тә юан алма агачы иде. Аның алмасы ачы булса да, яфрагыннан киптереп ясалган чәйләр бик тә тәмле була торган иде. Күршедәге Шиһап исемле бабай умарта караганда, бал белән сыйлый торган иде. Ул балларның тәме әле булса телендә сизелеп тора. Искә төшкән саен, шул бал әле дә ирененә ягылып калган сыман. Балачагын уйлап моңсуланганда, һәрчак иренен ялап, авыз суларын йотып куя.
Хөрмәтулла, хатыны Вераның туган авылын табарга тырышып һәм шуңа өметләнеп, төрле якларга хат-сораулар яудыра башлады. Тик җаваплары гына бер төрле: «Безнең өлкәдә андый авыл юк. Андый фамилияле кешеләр яшәми», дигән сүзләрдән тора иде.
Күрәсең, Вера-Хәспиның уй-хыяллары безгә әлегә билгеле булмаган галәмнең серле дулкыннары аша Гөлем авылында яшәгән апасы Ямал белән абыйсы Вәлигә дә тәэсир итми калмагандыр. Нәкъ шушы чорда алар да төрле гәзит-журналлар аша Хәспиямал сеңелләрен эзли башлады. Төрле якларга сорау-мөрәҗәгать җибәрделәр. Һәм, ни гаҗәп, озак та үтми сап-сары башлы, зәп-зәңгәр күзле бер яшь хатын, мин Хәспи булам диеп, Гөлем авылына кайтып та төште. Тик Ямалларда бер-ике көн кунак булгач, үзенең бу гаиләдән түгел икәнен үзе үк аңлап, елый-елый кире китте. Исеме генә туры килә иде шул. Туган еллары да, башында сакланган хатирәләр дә бөтенләй туры килмәде. Вәли дә хәзер җиткән егет, аны районга чаклы ат белән озатып куйды. Гөлем тавын менгәч, табылган Хәспи атны туктатырга куша. Бик озак тау башыннан авылга карап торды, дип сөйләде Вәли азактан.
Ямал белән Вәли һаман да ышанычларын югалтмый сеңелләрен эзләүне дәвам итте. Тагы ни гаҗәп, Новосибир шәһәреннән: «Мин, мөгаен, сез эзләгән Хәспи буламдыр. Рөхсәт итсәгез, авылны кайтып күрер идем. Туганнарым белән якыннан танышыр идем», дигән хат килеп төшә. Шушы хатны алу белән Ямал апа озак уйламый, хат озак йөри дип, аны язып тормый, телеграмма суга: «Кайт, без сине түземсезлек белән көтәбез».
Шулай итеп озак та үтми авылга, икенче, яңа табылган Хәспи кайтып төшә. Барысы да туры килә, әмма Хәспи генә бернәрсә дә хәтерләп исенә төшерә алмый. Тик авылдан атка утыртып алып киткән абзый белән юан гына апаны хәтерли. Абыйсы һәм апалары бар икәнлеген дә исли. Тик әлеге шул тик инде, берсенең дә исемен белми. Шулай булуга карамастан, бу Хәспине үз сеңелләренә бик тә нык охшаган дип кабул иттеләр Чынлап та тормыш шулай бит ул һәм кешенең психологиясе дә шулай, теләсәң һәм охшатырга тырышсаң – охшый. Туган дип кабул итсәң, туган. Кабул итмәсәң, үз туганың да әче суган.
Ул вакытта безнең югары очта зур бәйрәм булды. Күрше-тирә табылган Хәспине дә якын итеп кабул итте. Ул ашка чакырып сыйлаулар дисеңме, ул чәй табыннарына чакырып сөйләшеп утырулар дисеңме – барысы да булды. Югары-урман очында халык шулай бик бердәм яши иде. Нинди вакыйга бит, менә ничәмә ел хәбәр-хәтерсез югалган Хәспиямал кайтып төште. Хәтта түбән очта яшәгән ага-туганнардан башкалар да Хәспине күреп сөйләшергә бу очка менделәр. Түбән очка чәй ашларына йөреттеләр. Шәп заманалар иде ул чакта. Берәрсенең чак кына шатлыгы булса да, барча авыл шатланып бәйрәм итә торган иде. Әйтәм бит, шәп заманалар иде, шәп заманалар.
Хәспине шулай ун көнләп кунак итеп озаттылар. Ямал апа Хәспи сеңлесенә, Себер салкыннарында ябынырсың диеп, безнең Стәрлебаш якларының даны булган мамык шәлләргә чаклы ябындырып җибәрде. Озатканда, кат-кат:
– Сеңелем, без авыл кешеләре. Үзең күреп торасың, эш-мәшәкатьләр җитәрлек. Дөньяны ташлап чыгып китә алмыйбыз. Һич кыенсынып торма, ялларыңны алып, ел саен кайтырга тырыш, – диеп әйтә-әйтә озатты.
Әйтеп булмый, Хәспи апа ел саен Ямал белән Вәли агаларына кунакка кайткалап торды. Хатларын да жәлләмәде, вакытында язды. Авылдагы барлы-юклы ярлы тормышны күреп, инде картаюдан сәкедә генә утырган Хәнифә әнисенә посылкаларын да еш җибәреп торды. Нинди шатлык һәм бәхет, сине көтеп торган туган-тумачаларың булу. Нинди бәхет апа-энеләрең булу. Ә бит хәзерге күп балалар бу бәхеттән мәхрүм. Бер-ике бала гына булган гаиләләрне әйтәм. Кеше психологиясе шундый: чак кына бер балаңа игътибарны күбрәк бүлә башласаң, икенче бала көнләшә башлый. Үсә килә, бөтенләй дошманлашып бетәләр. Дошманлашмаган хәлдә дә бер-берсенә карата ниндидер тискәре хисләр торып кала. Ә инде өч һәм артыграк балалы гаиләләрдә мондый проблема – киеренкелек юк. Һәм балалар бер-берсенә ярдәм итешеп үсәләр. Бигрәк тә олы бала кече туганнарын карашып, әнисенә ярдәм итәргә өйрәнеп үсә.
*****
 
Яшәү шартлары елдан ел яхшырып, авыл җирендә дә тормыш шәһәрнеке кебек үк булмаса да арулана башлады. Шулай Хәспи апа ел саен Гөлем авылына кунакка кайткалап торды. Һәм нәкъ менә шушы елларда Хөрмәтулла абзый үзенең хатыны Вера белән Әлмәт шәһәренә кайтып төпләнде. Ару гына яши башладылар. Балалар да ишәйде. Тик Вера үзенең туганнарын таба алудан өметен өзгән иде инде. Татарстанга кайткач, Хөрмәтулла абзыйның туганнары да киленнәренең Вера исемле булганлыгына бераз аптырадылар. Кайберләре хәтта аны татарча яхшы белгән марҗа дип тә, керәшен татары дип тә уйладылар. Йоласына туры китереп әбиләрне җыеп, әрвах туганнарга коръән укыткан бер чакны, күрше әби шиген яшерми туп-туры сорады:
– Балам, үзең барча мөселман гореф-гадәтләрен саклап, ел саен икешәр тапкыр әби-бабайлар җыеп, әти-әниеңнәргә арнап Коръән укытасың. Ә үзеңнең исемең марҗа исеме. Ничектер колакка ятышсыз исем. Чын исемең кайсылай?
– И апа, мин бит детдом баласы. Бу исемне детдомда куштылар. Имеш элеккеге исемем әйтергә авыр һәм язарга озын диеп. Менә шуннан бирле Вера булып йөрим инде.
– Юк, балам, бу исем сиңа килешми. Үзебезнең мөселман исеме куштыр. Хәзер кушалар бит. Дога укый белгән бабайны чакырасың да, Азан әйттереп, үзебезчә яңа исем аласың. Исемеңне алыштыр, кызым, алыштыр. Элеккеге исемең ничек иде?
– Бала чакта Хәспи диеп йөретәләр иде, – диеп, үзенең исемен кыскартып кына әйтте.
Әби чамалап алды, Хәспи исемен күпчелек ир балаларга кушканга, ул:
– Менә, балам, сиңа иң килешкән исем Асия була. Куштыр шул исемне, – диде.
Вера инде ире белән киңәшләшеп алды. Аңа да Асия исеме бик ошап китте. Һәм Хәспиямалга чираттагы Асия исемен куштылар. Шулай итеп, шушы көннән башлап аны барчасы Асия дип атап йөртә башлады.
Менә быел Хөрмәтулланың әтисе үлгәнгә дә ел тулды. Шул уңайдан авылга кайтып, Коръән дә укытып килделәр. Үзләренә Әлмәткә кайткач та әле таныш-тоныш, күрше-тирә якта яшәгән әби-бабайларны чакырып, әтиләрен искә алып, догалар укытырга уйладылар. Ниять эшнең яртысы, диләр. Киләсе җомга көнгә әби-бабайларны ашка да чакырдылар. Коръән укый белә торган бабайны да белештеләр. Аннан да бигрәк, астагы каттагы күршеләргә бик ерактан бер әби дә кунакка килгән икән. Шул әбине дә Коръән ашына чакырдылар. Әби инде чын татар әбиләре кебек килештереп, ак яулыклар ябынып, кулына бәйлисе бәйләмен тотып, подъезд төбендәге урындыкка чыга да, оныклары уйнаганны карап утыра торган иде. Әбинең сәер гадәте дә бар. Авыл әбие бит, ишектән чыккан-кергән һәр кеше белән исәнләшер иде. Әбинең шулай исәнләшә башлавы барча подъездны тәүдә гаҗәпләндерде. Бер атна да үтмәде, бу подъездагы барча адәм әби белән үзе башлап исәнләшә башлады. Аннан да бигрәк, шушында яшәүчеләр бер-берсе белән дә исәнләшеп йөрер булып китте. Теге, кем әйтмешли, «алама гадәт йогышлы» дисәләр дә, яхшы гадәтләр дә тиз таралучан икән. Хәзер инде бер подъезд гына түгел, шушы күп катлы йортта яшәүче башкалар да бер-берсе белән һич кыенсынмыйча исәнләшә башладылар. Үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, бу изге гадәт микрорайонда булган барча йортларга да җайлап таралды.
Шулай итеп, җомга көнгә билгеләнгән аш бик матур үтте. Коръән аятьләре укучы картның да тавышы бик моңлы һәм көр иде. Аятьләрне бик килештереп, татарда гына була торган мәкам белән укыды. Хәтта бабай укыганда, әби-сәбиләрнең күпчелеге яшьлекләрендә ишеткән догаларны ишетеп, күзләре яшьләнде. Коръәндәге аятьләр укылып, хәер-садакалар да таратылды.
Шушы ашка туры китереп чакырылган Хөрмәтулланың әнисе белән бертуган апасы да бар иде. Азактан иркенләп сөйләшеп утырырлар, бер-берсе белән ныграк танышырлар дип, астагы күрше әби Хәдичәне дә, аннан тагы бер якташ әбине дә кыстап алып калдылар. Әбиләр кайда да әби инде, кыстатып тормыйча яңадан чәй табынына утырып, якыннанрак таныша башладылар.
Әллә кайсы яктан, бик ерактан килгән Хәдичә әби Асияны мактап:
– Балам, табыныңны безнең яктагы кебек бик мулдан һәм төрлесеннән әзерләгәнсең. Рәхмәт инде. Ә үзең кайсы яклардан буласың, балам? Ата-анаңнар исәнме? – дип сорап куйды.
Ә Асияның нәкъ менә шушы әбиләргә карап, Хәнифә әттәй – әнисен,
үзенең кендек әбисе булган Шәрифҗамал әбине, күршеләре булган Шәвәли бабайның әбисе Рәхилә, Гәзимә әбиләрнең элек шулай чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә чәй эчкәннәрен кинәт исенә төшереп, моңаеп кына утырган, әнисе искә килеп төшүдән, керфегенә яшьләре эленгән чагы иде.
– И..и..и Хәдичә әби. Мин детдомда үстем шул. Бер туган-тумачам да юк. Барча хәтеремдә калганнар апам Ямал, абыем Вәли генә. Аннан шул күрше әбиләрнең бакча уртасында үскән бик тәмле генә алма инде. Алмасы бик ачы булса да тәмле иде, – дип, яшьләрен тыя алмый, битен каплап, балаларча елап җибәрде.
Болай йомшарып, елап, табын ямен җибәреп утырудан оялып, кухня ягына чыгып, битләрен чайкап алды. Яңадан чәен яңартып, табын янына бөтенләй тынычланып чыкты.
– Апалар, гафу итегез инде, сезне күреп, үземнең әни-апаларым исемә төшеп китте. Ирем белән кайларга гына язмадык та кайлардан гына эзләмәдек. Барча җирдән «андый авыл юк» дип җавап бирәләр. Хәзер инде кайдан эзләргә дә, кайда язарга да белмибез.
Хәдичә әби безнең якларга, Өршәк елгасы буенда яшәгән татар-башкортка гына хас гадәт буенча бик сүзчән һәм кешене тиз тынычландыра белә торган әби иде. Шуңа да:
– И. и..и кызым. Ходайның рәхмәте киң. Табарсың туганнарыңны, табарсың. Менә күр дә тор, Хәдичә әби әйткән иде диярсең әле. Аларның исәнлеген генә телә дә, эзләүдән туктамагыз. Ә авылыгызның исеме ничек иде?
– Әйтәм бит, әби, андый исемле авыл юк диләр. Ә авылыбызның исеме Гөлем. Безнең авыл урман кырында гына. Тирә-ягында да урман иде ахры. Авыл тау астында утыра. Безгә каршы якта Магазин дигән таумы, әллә магазин үзе булганмы? Белмим. Шул сүз генә хәтердә калган. Ә иң хәтердә калганы шул: күрше әбиләрнең бакча уртасында үскән зур алмагач һәм аның тәмле алмасы...
Асия тагы да нәрсәләрдер исенә төшереп сөйләмәкче иде, шунда кунак әбие:
– Тукта балам! Туктап тор. Бар андый авыл. Бар! Мин үзем Башкортостан дигән җирдән килдем. Безнең авыл Каен Үзәк дип атала. Өршәк елгасы буенда утырабыз. Нәкъ менә шушы Өршәк елгасы башланган урында Гөлем дигән авыл бар. Ул авыл урман эчендә, таулар уратып алган бер казан кебек урында. Исеме, әйе Гөлем шул. Гөлем. Бездән ул авыл егетләренә кияүгә чыккан кызлар да бар. Шул Гөлем авылыннан төшкән киленнәр дә җитәрлек, кайткач сораштырырмын, балам. Әйткәндәй, мин ике көннән кайтырга чыгам. Кайткан көе белешермен.
Әбинең тыныч кына шулай Гөлем турында сөйләве Асияны бөтенләй сихерләде дә куйды. Чөнки әби, Асия гомере буена хыялында йөреткән, оҗмах бакчасына тиң булган туган авылы турында сөйли иде. Ул дөньясын онытып, барча игътибарын әбинең тавышына юнәлтте. Әйтерсең лә аяк астында кинәт кенә идән юкка чыктымыни. Асия үзен кайдадыр шул Гөлем авылына таба болытлар өстеннән очып барган кебек хис итә башлады. Ярый әле бераз исенә килә алып, өстәл артында утырган әби кырына чүгәләп өлгерде. Югыйсә, очкан җиреннән гөрселдәп, әби алдына егыла иде. Аның ихтыярыннан башка күзләренә яшь тулып, ул  яңадан сулкылдап елап җибәрде. Ишеткәннәреннән нәрсә эшләргә белми шатланып, әбинең итәгенә капланды. Хәдичә әби бу киң күңелле хатынны үз кызы кебек юатып, чәчләреннән сыпыра-сыпыра:
– Тынычлан, кызым, тынычлан. Әйтәм бит, апа-абзыйларыңны табачаксың дип. Менә шулай бүгенге көн кебек, алар белән бергә-бергә утырып, чәйләр эчәсе көннәрегез алда әле.
Ашка килгән әбиләр рәхмәтләрен әйтә-әйтә таралыштылар. Хәдичә әби дә чыгып китте. Хөрмәтулланың апасы да юлга кузгалды. Шулай итеп Хәдичә әби Асияга тау чаклы шатлык өеп калдырды. Әйтүе рәхәт, тау чаклы диеп. Менә син шулкадәр шатлыкны җиңел генә күтәреп кара әле. Әйтәләр бит, кинәт килгән кайгы да һәм шундый ук шатлыкны да күтәрүләре авыр диеп. Шулай икән шул. Асия ире эштән кайтып керүен түземсезлек белән көтә башлады. Ә йөрәк бу кадәр шатлыктан һаман тынычлана алмый, дөп тә дөп тибеп, кайдадыр ашкына, кайдадыр чаба.
Хөрмәтулла эштән кайтып кергәндә, Асия шатлыгыннан җырлый-җырлый, әле елый-елый инде ничәнче тапкыр җыештырылган һәм менә ничәнче тапкыр юылган идәнне юып йөри иде. Иренең ишектән кергәнен дә абайламады. Хатын ире каршысына килеп басканда, шатлыктан авызлары ерык, күзләре кызарып беткән, ә үзләре ялтырап көлеп тора иде. Ире сүз әйтергә өлгерә алмый калды. Йөгереп дигәндәй килеп, иренең киемнәрен салдырды. Җитәкләп дигәндәй ваннага алып кереп, кул-битләрен юдырырга чамалады. Ире берни аңламый:
– Асия, нәрсә булды сиңа? Нигә бер сүз дә дәшми авыз ерасың да, авыз ерасың. Нинди шатлыгың бар? – Хатын сүз дәшәрлек хәлдә булмыйча, һаман ире кырында бөтерелде. Аптыраган ир хатынын кочаклап алды да кабатлап:
– Я әйт инде, нәрсә булды? – диде һәм күкрәге белән сизеп алды, сөйгәненең йөрәге кирәгеннән артык еш һәм каты итеп тибә. Менә ни өчен битенә артык кызыллык йөгергән икән. Ир тиз генә кулларын чайкап алды да шкафтагы дарулар яныннан валерианка тамчысы алып, ике өлеш дигәндәй тамызып, хатынына эчертте. Шуннан соң гына хатын әзрәк тынычлана алды. Бутала-бутала бүген кунакка кергән Хәдичә әбинең сөйләгәннәрен иренә җиткерде.
Асия иртәгә үк кунак әбие белән туган якларына кайтып китәргә әзерләнеп, сумкаларга күчтәнәч бүләкләр тутырып куйган иде. Аллага шөкер, ире дә, үзе дә матур гына акчалы эштә эшлиләр. Тик Хөрмәтулла гына үзенең фронтта алган тәҗрибәсеннән чыгып эш итте. Хатынын Хәдичә апага ияртеп кайтарып җибәрүгә кырка каршы төшеп:
– Мондый эштә разведкасыз булмый. Ашыгырга ярамый. Тәүдә белик әле, шул син сөйләгән Гөлем авылы микән? Әллә бүтәнме? Анда Ямал апаң белән Вәли абыең яшиме, юкмы? Барысын да ачыклагач кына эш итәрбез. Кыскача әйткәндә, разведка кирәк.
Кич белән күршеләренә  кереп, Хәдичә әби белән тагы сөйләшеп алдылар. Менә шунда инде әби:
– Әйе, ул Гөлем авылы безнең якта икәү. Берсе Түбән Гөлем диеп, икенчесе Үрге Гөлем диеп атала. Синең туганнарың балам шул авылларның кайсысында булса да берсендә булырга тиеш. Күп еллар түзгәнне, әзенә генә түзәрсең инде, балам. Һәр нәрсәдә сабырлык кирәк. Халык та бит, сабырлык төбе сары алтын ди. Сабыр ит, балам, сабыр бул. Асия ире белән әбинең үз авылы булган Каен Үзәк турында сөйләтеп, йотлыгып аны тыңладылар. Тау- елгалар турыда сөйләгәндә, Асия да әбине бүлдереп:
– Безнең авылда да шуңа охшашлы таулар бар иде. Без бакча артындагы таудан чана шуа торган идек. Безнең бакча артында да шундый зур биек каеннар үсә торган иде, – диеп, ким-ким очып китәрдәй булып талпынып куя. Озак утырдылар әби сөйләгәннәрне тыңлап. Иртәгә Хәдичә әби кайтырга кузгала. Шуны да чамалап, бераз тынычланып, фатирларына менеп киттеләр. Асия да әзрәк тынычландыра торган тамчылар эчкәч кенә йоклап китте.
Әле караңгы иде. Асия тагы уянып, ничек итеп туганнары белән очрашачагын күз алдына китереп, уйланып ятты. Капыл зиһенен яшен уты ярып үткәндәй булып: «Бәй, мин бит Вера да, Асия да түгелмен. Мин бит Хәспиямал», – дигән уй өтеп алды. Кинәт кенә сикереп торды да өстәл кырына килеп, ручка алып, үзенең хәтерендә калганнарны кәгазьгә язды, азактан Хәмидуллина Хәспиямал дип куярга да онытмады. Һәм Хәдичә әби яшәгән катка төшеп, ишекләре ачылганны көтә башлады. Иң курыкканы, әби таң атмас борын кайтып кына китмәгән булса ярар иде диеп шикләнде. Юк, әби китмәгән иде әле. Менә Хәдичә әби озатучылар белән ишектән килеп чыкты. Асия-Хәспиямал, әби кулына үзенең исендә калган истәлекләре язылган кәгазьне тоттырды. Тагы да бер сумка күчтәнәчләр дә биреп җибәрергә иде исәбе, әби кырка баш тартып:
– Юл кешесенә янчык та авыр, балам. Бу күчтәнәчләреңне ала алмыйм. Улым белән киленем дә бик күп итеп күчтәнәч тутырдылар. Аллаһы боерса, кайткан көе Гөлемнәргә хәбәр итәрмен. Сабыр итеп кенә көт. Сабыр иткән, морадына җиткән диләр. Көт, кызым, барчасы турында да хәбәр итәрмен.
Хәдичә әби кайтып китте. Асия-Хәспиямалның гына йокысыз төннәре башланды. Башында төрле уйлар кайнап, төрле шик-шөбһәләр кара мәче булып йөрәген тырнады. Туганнары табылырмы? Табылса, алар ничек каршылар да, читләшеп тормаслармы? Ничәмә еллар үтте бит, ничәмә еллар үтте. Их, читтән генә булса да карап үтәргә кирәк иде, туган авылны да, бала чагында калган хәтирә-истәлекләрне чынлап үз күзләрең белән күрәсе иде. Их шул Миниямал әбиләренең бакча уртасында үскән ачы алманың бер генә  алмасын булса да тәмләп карыйсы иде...
****
Ямал гомер бакый урман хуҗалыгында эшләде. Юк-юк, тәүдә трактор йөретергә укып, тракторист-комбайнчы булып эшләде. Сугыштан соң ирләр фронттан кайта башлагач кына, комбайнын үзе өйрәткән яшь кенә егет – Рәшиткә тапшырып, урман хуҗалыгына эшкә күчте. Ни дисәң дә утынын, аннан да бигрәк печәнен урман хуҗалыгы үз эшчеләренә вакытында бирә иде. Әле менә бүген дә улы Рудик һәм кызы Риманы ияртеп, урманга посадка утарга барганнар иде. Әллә ни эшләп күңеле тынычсызланды. Йөрәге дә тик торганнан гына сулкылдап куя. Төш вакыты җиткәч, шунда урманда ук чәй кайнатып эчтеләр. Бер туктаусыз борын очы кычыта башлады. Ямал «хәерлегә булсын инде»  диеп уйлап куйды да, балаларына:
– Ярар, балалар, әйдәгез өйгә кайтыйк. Нигәдер күңелем ярсып тора, – диде.
Алар капкадан кайтып керүгә үк, түбән оч Тәлгать килеп керде. Тәлгать инде Ямалның урманнан кайтуын түземсезлек белән көтеп тора иде. Ул бая ук бу очка менеп, җизнәсе тиешле Шәрәфиләргә кереп китте. Шәрәфи белән Наилә икәү генә чәйләп утыралар. Шәрәфи Тәлгатьнең бик дулкынланганын күреп:
– Нәрсә булды? Күзләрең бик ялтырый. Каймак урлап тотылган песәйгә охшап торасың. Нинди эшләр майтарып йөрисең?
–Һе..һе. Май-та-расың инде, кесәңдә шундый хат булгач, – дип, кәчтүменең түш кесәсенә суккалап алды да, сүзне ерактан башлап: – Бүген Каен Үзәккә тегермәнгә барган идем, шунда бер хат биреп кайтардылар...
Тәлгатьнең сөйләү рәвеше үзенә бер төрле инде. Ул сөйли башласа, гел сүзнең башындагы тәүге иҗекнең сузынкы авазларына басым ясап сөйли. Ул гына да түгел, сүздәге тартык авазларны кискен итеп һәм башка сузыкларга басым ясап сөйли. Шуңа да аны тыңлап торган кешегә кызыграк, кискен-кискен ишетелә иде. Дулкынланган чагында бу бигрәк тә нык сизелә. Әле дә Тәлгать гадәтеннән тагы да катырак итеп сөйли башлады.
– Менә шулай Наилә, Шәрәфи! Сезгә сер итеп кенә әйтәм. Әлегә бер кемгә дә әйтми торыгыз! Теге, Ямалларга кайтып йөргән Хәспи, бер аферист икән. Ямалларны үз туганнары дип алдап йөрегән. Ә чын Хәспиямал менә минем кесәдә. Ул теге Хәспи чынлап та бер алдакчы. Анасын саткыры нәрсә. Фәлән, фәсмәтән, – дип, тагы кесәсенә учы белән шапылдатып алды да: – Чын Хәспиямал минем кесәдә. Вәт. Белмәсәгез белегез!
Шәрәфи белән Наилә, аптырашып, берни аңламый бер-берсенә карашып алдылар. Моны күреп торган Тәлгать үзенең сүзләреннән аптырап калганнарны тагы да гаҗәпләндерергә теләп, тавышын бөтенләй әкренәйтеп, зур сер сөйләгәндәй Шәрәфигә өстәл аша сузыла биреп:
– Инәгезнең баш балалары! Ышанмый утырасыз. Сезгә генә сер итеп сөйлим дим бит. Берүк башкаларга сөйли күрмәгез. Әлегә сер! Хәзер үк Ямалларга кереп әйтәм. Чын Хәспиямал табылды бит. Ул менә монда, – дип, кесәсен тагы капшап алды. Шәрәфетдин инде табигате белән ачык һәм тиз кабынып китүчән кеше. Ул түзмичә кискен генә:
– Соң, сөйләсәң сөйлә дә инде. Нигә һаман сузасың?!
– Син кызма әле Шәрәфи. Әйтәм бит, чын Хәспиямал табылды. Менә хат җибәргән, – диеп, ниһаять кесәсеннән хат чыгарып укый башлады.
Чынлап та хат бик тә үзенчәлекле һәм барча нәрсәне исенә төшереп Хәспиямалның үзенең хәтерендә калганнары язылган иде.
Шәрәфи дә аптыравыннан маңгаен ышкып:
– Д..а...а! – дип сузып куйды. Һәм сүзен дәвам итеп, – Син боларның барысын да Ямалга кинәт кенә бәреп әйтмә. Тәүдә теге Каен Үзәк авылыннан барган әбинең сөйләгәнен сөйлә. Аннан соң гына хатны бирерсең. Күпме еллар эзләделәр бит. Күпме еллар эзләделәр. Значит, теге табылган Хәспи Ямалларның Хәспие булмый инде. Әйе, ул хатынга да бик авырга туры киләчәк. Туганнарым бар дип ышанып йөргәндә генә, барысы да ачыклансын инде, вәт бит әй!
Шәрәфинең сөйләгәнен Тәлгать бүлдереп:
– Әйтеп торам бит ул алдакчы булган, ялган. Детдом баласыннан ни көтәсең...
Шәрәфи кискен генә Тәлгать кайнешен бүлдереп:
– Кит, башмакланып утырма. Андый алдак юк монда. Мин ул Новосибирдан кайтып йөргән Хәспине беләм. Ул чын күңеленнән Ямал белән Вәлине үз туганы кебек күрде. Ә инде Хәнифә апаны ничек зурлап хөрмәт иткәнен бөтен күрше-күлән белә. Юкны сөйләп йөремә. Булмаса, икәү керик.
–Юк, юк. Үзем алып кайттым, үзем тапшырам.
–Бар, бар, хәбәреңне тизрәк кертеп тапшыр. Кара аны, башмакланып чаманы онытма!
Тәлгатьнең ләкаб исеме башмак иде, ул чыгып китте. Чынлап та Ямалның балалары белән эштән яңа гына кайтып кергән чагы. Шәрәфинең киңәшен тотып, Тәлгать ерактан башлады. Ямал нәрсәдер сизенеп:
– Син, Тәлгать, боргаланып утырма. Әйтсәң турыдан гына әйт тә куй. Боргалана торгач, әллә кайда Әлмәткә үк барып чыктың. Сөйлә! Нәрсә булды?
– Юк, юк Ямал, бернәрсә дә булмады. Үги әнинең туган тиешле Каен Үзәктәге сеңелесе Әлмәткә кунакка барган булган, шуннан менә шушы хатны алып кайтып, сезгә тапшырырга кушты, – диде дә, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазьне Ямалга сузды.
Ямал нәрсәдер сизеп дулкынлана башлады һәм калтыранган кулы белән кәгазьне алды да укып чыкты. Кәгазьдә:
«Исемдә калганнардан: Ямал апам, Вәли абыем булырга тиеш. Әнием Хәнифә. Күрше әбиләрнең бакча башында бик юан алма агачы үсә.
Алмасы бик тәмле иде. Абзар артыннан гына инеш ага. Каршы якта Магазин – таумы әллә чынлап та магазинмы булырга тиеш. Исемем Хәспи. Кыз фамилиям Хамидуллина иде. Күршедә Мөнәвәрә дигән апа булырга тиеш» диелгән иде.
Әйе, Ямал апа бу кәгазьдәге язуны укып чыкса да, ничектер күңеле ышанып бетмәде. Бәй, аларның Хәспи сеңелләре күптән табылды бит. Ул кулындагы язуны улы Рудикка сузып:
– Укы әле улым. Кычкырып укы, – диде.
Рудик язылганнарны кычкырып укыды. Ул да әллә ни аңлый алмады. Шуннан Тәлгать ачулана биреп:
– Нәрсәсен аңламыйсың инде? Синең Хәспиямал дигән чын сеңелең табылды. Ул әлеге көнне Әлмәт шәһәрендә яши. Ире шул, шул. Балалары шул кадәр. Әгәр дә бу Хәспиямал дигән хатын чынлап та сеңелең икән, телеграмм, я булмаса хат язып сал. Ул Хәспиямал көтеп тора, – дигән сүзләр генә Ямал апаны фани дөньяга кайтарды
Эштән кайтуларына Хәят килене чәй куеп торган. Кунакны ашатып-эчереп алгач, сораша башладылар. Чәй, чәй инде. Ямал апаның да зиһене ачылып китте. Иркенләп сораша башлады. Кайсылай да ничек? Төрлечә сораулар яудырды. Ярый әле Каен Үзәк әбие Әлмәттәге улының адресын язарга башына килгән. Бик ашыгу-кабалану белән Хәспиямал үзенең адресын да язарга оныткан булып чыкты.
Ямал күп уйлап тормый, юлга җыена башлады. Вәли энесе бу вакытта колхозга МТСтан ат белән тракторларга ягулык ташый иде. Аның эштән кайтканын чак көтеп алдылар. Мунчалар ягылган, киясе күлмәк-киемнәр үтүкләнеп әзерләп куелган. Күчтәнәч-бүләкләр сумкаларга тутырылган. Аптырап калган Вәлигә чак аңлата алдылар. Түр якта утырган Хәнифә әниләре генә тешсез авызы белән:
– Чеҗгә тагы нинди Хәчпи кирәк? Бер Хәчпи туганыгыз бар бит инде. Шул шҗитми мени? – дип сукрана башлаган иде, кызы Ямал әнисен бик тиз тыйды.
Юл газабы, гүр газабы дигәндәй, төрле маҗаралар күрә-күрә Әлмәт шәһәренә чак барып җиттеләр. Кирәкле урамны да, йортны да тиз таптылар.
Асия-Хәспиямалның ял көне иде. Ул инде телеграмм, я булмаса хат көтеп, почта тартмасын ике-өч төшеп карый башлады. Көндә Аллаһтан Хәдичә әби әйткән Гөлем генә булса ярар иде, шунда апам белән абыем Вәли генә исән булып яшәсәләр ярар иде диеп сорап ялынды. Догалар укып Аллаһтан сорар иде дә шул, догалар белми. Һәм шунда апа белән абыем табылса, берне генә түгел, берничә дога ятлаячакмын дип күңеленә салып та куйды. Әле, хатын балаларын уйнарга чыгарып җибәрде дә, үзе балконда кер элеп йөри иде. Шул чакны аска күзе төште. Ниндидер зур сумка-төенчекләр күтәргән ир белән хатын аптырашып подъезд ишегенә карап торалар. Аннан кулларындагы кәгазьгә карап алдылар да керергә икеләнеп калдылар. Шунда уйнап йөргән Хәспиямалның улы Маратны чакырып, нәрсәдер сораштыра башладылар. Марат инде астан әнисен күреп:
– Әни, әни, дим. Бу апа белән абый Хәспиямал дигән апаны сорыйлар. Андый апа кайсы фатирда тора? – дип кычкырды.
Марат әле белми иде шул әнисенең балачактагы исемен. Балаларның барысына да әни кеше Асия исемле иде. Бу сүзләрне ишетеп, Хәспиямал чак егылып китмәде. Тизрәк барып ишекне ачып, абына-сөртенә аска йөгереп төште. Таныды ул апасы Ямалны да, абыйсы Вәлине дә таныды. Их ул очрашуларны болай язып кына бетерерлек түгел иде шул. Андый очрашуларны үзегезгә күрергә кирәк тә, андагы хис-кичерешләрне үзеңә татып карарга кирәк. Ул елаша-елаша яшь аралаш көлешүләр. Шатлыклар бу өчәүнең генә эченә сыеп бетми, барча йортка таралды. Бу хәл-вакыйганы күрергә күрше-күлән, танышлар җыелды. Кемдер Хөрмәтулла абыйның эшенә йөгерде. Тиз-арада ул да кайтып җитте. Менә ичмаса шатлык, менә ичмаса бәйрәм. Ул төнне йокламадылар. Төне буе сөйләшеп чыктылар. Хәспиямалның да апа-абыйсын күргәч, күп нәрсәләр яңадан исенә төште. Һәм дә шул күрше Миниямал апаларның ачы алмалары турында әллә ничә тапкыр исенә төшереп, шул алманы кабат-кабат сорашты. Исенә төшереп, үзен күп тапкыр бал белән сыйлаган Шиһабетдин бабайны да, Гәзимә әбисен дә сорашты.
Менә шундый хәлләр булды Әлмәттә. Бер атналап кунак булгач, Ямал энесе белән кайтып китте. Ямал инде сеңлесе белән кияве Хөрмәтуллага:
– Кайсы вакытны уңай дип табасыз, шул вакытта кайтыгыз. Көтеп калабыз, – диде. Шулай аерылыштылар.
Ямал апа белән Вәлинең кайтуларына тагы бер хәбәр көтеп тора иде. Элек табылган Новосибирскидагы Хәспи апа Гөлемгә кайтып төшкән булган. Менә шул апага әллә күршеләрнең берәрсе, әллә Ямал апалар ягыннанмы, белмәссең, кемдер ачыктан-ачык:
– Ямал апаң белән Вәли абыең яңа табылган чын Хәспиямалларга Әлмәткә кунакка киттеләр, – дип әйткән.
Бахыр апа, барча алып кайткан күчтәнәч-бүләкләрен әнием дип йөреткән Хәнифә әбигә кертеп калдыра да, чәй дә эчмичә, капка төбендәге урындыкта әзрәк утырып хәл алгач, елый-елый кайтыр якка тау башына менеп китә. Бик озак кына шунда елап утырды, дип сөйләде халык. Бахыр апаны юатучысы да, хәлләренә кереп җылы сүз әйтүчесе дә булмаган.
Азактан Ямал апа хат та язган булган: «Кайтып йөре, туганым. Без бит сине үз туганыбыз кебек кабул иттек. Безгә син үз сеңелебез кебек якынсың. Бездән һич читләшмә. Син безгә барыбер туган булып каласың. Ни эшлисең бит, тәкъдир дәфтәреңә шулай язылган булгач. Маңгайга язылганны сыпырып ташлап булмый җиң белән». Җавап итеп Новосибирскидагы Хәспи дә соңгы хатында: «Хөрмәтле, Ямал апа һәм Вәли абый. Үз әнием дип кабул иткән, Хәнифә әни! Мин барыгызны да үз туганнарым, үз каным дип кабул иттем. Сез дә мине шулай ук үз туганыгыз, үз кызыгыз кебек кабул иттегез. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт. Ни эшлисең бит? Күрәсең, мине язмыш шулай каһәрләгәндер инде. Сез минем тормышымда якты кояш булып хәтеремдә калдыгыз. Барчасы өчен дә рәхмәт сезгә. Хушыгыз! Мәңгегә хушыгыз!» Менә шундый бик тә моңсу һәм күңелсез хат иде бу. Һәм хат азагында ниндидер Р.S. куелган да: Гөлемгә кайткач тәмләп караган Миниямал әбиләр бакчасында үскән юан алмагачның ачы тәме әле дә телемдә һәм дә гомерлеккә калыр инде ул ачы тәм. Минем язмышым да шул алма ачысы кебек, диелгән иде...
Һәм ул Хәспи апа башкача безнең авылга кайтмады шикелле?!
Ә инде Ямал апа һәм Вәли абый Әлмәттән кайткан көе ике сарыкны көтүгә кумыйча аерып, абзарга ябып симертергә була, ашата башладылар. Хәспиямал сеңелләре кайтуга ныклап әзерләнергә тотындылар. Ул ихата-кураны вак-төяк төзекләндерү, дисеңме. Ул өйнең сылыйсы урынын сылап агарту, дисеңме. Барча ага-туган, барча күрше-күлән яңа табылган Хәспиямалны каршы алырга әзерләнә башлады. Хәтта, кем артыннан кем кунак итеп Хәспиямалны чәйгә-ашка чакырачакларын да сөйләшеп-килешеп куйдылар. Бу бит ел саен чакырыла торган кунак кына түгел, ә Татарстанның үзеннән, Әлмәт шәһәреннән, күпме еллар югалып торган Хәспиямал үзе кайта бит. Мондый зур кунакны һәркем кунак итеп, якыннан танышып, сөйләшеп калырга тырыша.
Ниһаять, күптән көткән кунаклар авылга кайтып төштеләр. Ямал апа белән Вәли абыйларның капка аллары ул чакны ниндидер бер зур бәйрәмне, бик матур башланган зур туйны хәтерләтә иде. Күрше-күлән тиз арада Хәспиямал апаны күрергә җыелды. Апа балаларын да ияртеп кайткан иде. Ә инде ул балаларның кигән киемнәре күз явын алып тора иде. Үзем дә хәтерлим әле, Рауза дигән кызлары ап-пакь күлмәктән. Чәченә ике яклап ак бант таккан. Ул бантлар, әйтерсең, ике зур күбәләк. Бу матур кызның башына кунганнар да, кыз атлаган саен канатларын җилпеп, очып китәргә әзерләнәләр иде. Уллары да бәләкәй генә булсалар да бик яхшы үтүкләнгән чалбардан. Без, авыл малайлары, барыбыз да мәңге үтүк күрмәгән, әниләр теккән шаравар-ыштаннардан идек. Хәспиямал апалар алып кайткан матур-матур кәгазьләргә төрелгән кәнфитләр безгә дә эләкте. Алар шундый тәмле иде. Ул печенье-перәнник, келәндирләрен дә авыз иттек. Тик кәнфитләр берәр-икешәр генә эләкте шул. Тәмле әйбер күп булмый бит инде. Аннан бит ул чакта һәр йортта ким дигәндә 6-7 бала. Без, балалар, урам тулы идек.
Авылдагы гореф-гадәт буенча, кайткан кунак авыл буйлап бер үтәргә тиеш тә, очраган авылдашларның хәл-әхвәлен сорашып, һәр кайсысы белән кул бирешеп, исәнләшеп китәргә тиеш булганнан, Ямал апа тәкъдиме белән монда да шулай эшләнде. Монысы инде, әлбәттә, ашап, бераз ял итеп алганнан соң үтәлә торган йола. Анысы да үтәлде. Кичкә төп йортта, туйдагы кебек зур мәҗлес җыелды. Мәҗлескә инде Вәли абзый симертелгән сарыкларның берсен суеп өлгерткән иде. Ул каклаган каз-үрдәкләрне әйтеп тә тормыйм.
Иртәнгә кунакларны күрше Миниямал әбиләр чәйгә алды. Миниямал әби дә, кызы Мөнәвәрә апа белән, иртәнге чәйгә дигән ризыкларны мул әзерләгәннәр. Шулай булырга тиеш иде бит. Төне буе дигәндәй, Мөнәвәрә апа, хәзергечә әйтсәк, үз йортларының бренды булган фирменный сый – алма ләвәшләре, алма кыстыбыйлары пешереп, табынга утыртты. Озаклап сөйләшә-сораша хатирәләргә бирелеп, чәйләр эчеп сыйландылар. Чәйдән соң да әле йортка чыгып сөйләшеп утырдылар. Менә шунда инде Хәспиямал, барысын да аптыратып, бөтенләй сүзсез калды. Бераз бәрәңге бакчасыннан ук башланган каршы яктагы тауга карап утырды да, ничектер авыр гына көрсенеп, урыныннан торып басты. Дәшми генә атлап, бакча аша аккан инешкә барып җиткәч, иелеп, битләрен салкын су белән чайкап алды. Шуннан җай гына атлап, бакча уртасында үсеп утырган юан алмагачка таба китте. Ире Хөрмәтулла кияү дә хатынына иярергә чамалаган иде дә, кунаклар кырында утырган, инде бик нык картайган Шәрифҗамал әби, Хәспиямалның кендек әбисе Хөрмәтулланың беләгеннән тотып туктатты да:
– Кияү, ашыкма. Кызыбыз алма белән күрешергә китте. Комачауламыйк. Шушыннан гына карап утырыйк әле, – диде.
Шәрифҗамал әби бик сизгер карчык иде шул.
Менә Хәспиямал җайлап кына бик картайган алма кырына килеп җитте. Яңа гына күргән кебек бераз агачка карап торды да, ботаклары җиргә тиярдәй җәелеп үскән алманың бер ботагына битен терәп, учы белән яфракларын сыпырып-сыпырып алды. Һәм, ярым пышылдап, алма белән сөйләшә башлады. Аннан, алмагачка тагы да якын ук килеп, аның юан һәм кытыршы кәүсәсен кочаклап, елап җибәрде.
– И алмакаем, исәнме!? Исән-сау гына тордыңмы? Ничәмә еллар сине сагынып, исләремә төшереп еладым. Ничәмә еллар исән-имин генә үсүеңне теләдем мин. Их алмакаем, үзем генә беләм, йокысыз үткәргән төннәремдә синең белән күпме хыялланып чыктым мин. Менә, Ходай кушкач, синең белән тагы күрешергә насыйп булды. И алмакаем! Хәтерлисеңдер әле, синең яфрагыңнан ясалган чәйләрне эчеп, алмаларыңны ашап, бәләкәй чагымда ютәл чирләреннән котылдым бит. Тешләрем канаганда да алмаларың белән терелттең. Төшләремдә күреп уяна торган идем. Саумы, алмакаем!!
Алма агачы да бу хатынның яшь кенә кызчык чагын исенә төшерде шикелле. Йомшак кына алмалары сыгылып торган ботак-яфрак-кулларын хатынның иңбашына салып, аркаларыннан сыпырып куйды. Һәм, хәтерлим, хәтерлим, мин барчасын да хәтерлим, дигәндәй, яфракларын шыбырдатып, Хәспиямалның аркасыннан сыйпап, биленә ботакларын салды. Агач та тере иде. Тик кешечә әйтергә теле генә юк. Шуңа да яфракларын кыштырдатып, тагы бер тапкыр шыбырдап куйды. Йомшак яфраклары белән хатынның битләреннән сыпырды. Хәспиямал агачның инде картлыктан бөтенләй кытыршыланып яргаланган кайрысыннан сыпыра-сыпыра, бите белән терәлеп, карт алмагач белән шулай елый-елый сөйләште. Китәр алдыннан агачның яфракларыннан тагы бер сыпырып: «И алма, тагы шулай озак-озак яшәргә, үсәргә язсын. Мәңге-мәңге үс», – диде дә, агач кырыннан китә башлады. Шунда алма агачы, алмамны тәмләп кара инде, мин дә бит синең кайтуыңны озак көттем, дигәндәй, тагы бер шыбырдап алды. Башка кешеләр алманың әйткәнен аңламаслар иде. Әмма Хәспиямал түгел. Хатын алма телен яхшы аңлады. Бик яхшы аңлады. һәм үрелеп берничә алма алып, берсен авызына капты. Алмада шул ук балачакның, шул заманнарның ачы тәме иде. Хәспиямал китте. Алма агачы гына аны исенә төшереп сөйләшкәннәре өчен күңеле булып, рәхмәтләр әйтте. Һәм кырыннан киткән хатын артыннан моңсуланып кына карап калды.
Хатын үзенә карап торганнар янына килде дә, шатлыктан яшьләнгән күзләре белән әби-апаларга, иренә карап:
– Бала чагым белән очрашып, сөйләшеп килдем, мә, син дә тәмләп кара минем балачагымның тәмен, – диеп, Хөрмәтуллага ачыдан-ачы алмалар сузды.
Ир хатынының кичерешләрен аңлый иде. Шуңа да дәшми генә алманы кабып чәйни башлады. Һәм аның да күзләреннән яшьләре коелды. Әйе, хатыны Хәспиямалның балачагы кебек алмалар да бик ачы иде шул. Бик ачы иде.
 
*****

Йоматау ял йорты, өченче корпус, 3 этаж 305 номерлы бүлмә, 3 май 2018 ел.

 

Стәрлебаш больницасы, 9 нчы палата,7 гыйнвар 2019 ел.

 

 

Сарытау өлкәсе Балаков шәһәре, «Идел» ял йорты. 217 нче бүлмә. 6 апрель 2019 ел.

 

 

Бик авыр һәм икенче кабат язылды.      

 

 

 

 

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ

 

 

Фото: https://www.5-nt.ru/GardenerBlog/Read/9336


 
«Мәйдан» № 7, 2020 ел
 
 
 
 

 

 

 

Комментарийлар