Логотип «Мәйдан» журналы

Ачы алма

Ә сез беләсезме, һәркемнең үзенә генә хас холкы булган кебек, һәр милләтнең дә үзенә генә ярашлы сыйфаты була.

Шуның кебек, һәр авылның да үзенә генә хас холкы бар. Шулай ук һәр авылны бизәп, я булмаса хурлап торган кешеләре булган кебек, горурланырлык шәхесләре яки билгеле урыны була. Әйтик, безнең яктагы авыллардан, Карамалы авылының Мулла тавы бар. Яңгырчының буасы һәм Миякә ягына киткән юлда текә үре бар. Үр дигәннән, Гөлем авылының да атаклы текә тавы бар иде. 1975 нче елны тауны шартлатып, үрен сөзәкләтеп, яңа юл салдылар. Бу үр турында безнең якташ, язучы Айдар Хәлимнең берничә шигъри юлы да бар.
Гөлем тавы – үлем тавы.
Тавы текә, менә-менә
Күпме газап без күрдек.
Кәркәлегә кайткан чакта,
Буранлы кыш, карга баткан
Тракторны тартып меңгердек.
Менә шундыйрак шигырь юлларын язган хөрмәтле якташыбыз үзенең «Минем Түгәрәк имәнем» дигән китабында.
Гөлемнең тагы атаклы Магази тавы да бар. Ул тау авыл уртасында. Ни эшләп ул тауга Магази тавы дип кушканнар дип, олы яшьтәге авылдашлардан сораганым бар. Белмиләр. Ә мин картәни сөйләгәннәрдән беләм. Тәү вакытларны, төп Гөлем авылыннан күчеп килгән елларда, шул тау битенә келәт салып, халык киләсе елга чәчү өчен запас игенне шунда туплаган. Ул вакытларда да коры, иген үсмәгән еллар еш булып торган. Шуңа да әзме-күпме иген запасы булсын диеп, шул келәткә сала барганнар. Әмма продналог вакытында барча игенне Совет хөкүмәте тартып ала башлагач, келәтне сүтеп ташлыйлар. Чөнки халык шуны аңлый: игенне быел да кара көнгә – запаска салсалар, барыбер хөкүмәт, кырып-себереп, тартып алачак. Нигә игенне кемгәдер бушка бирергә? Алмый торсыннар! Шулай итеп, магазин дип атап йөртелгән келәтне сүтәләр, ә исеме тау атамасы булып торып кала.
Авылның бу яңа урынга күчүенең дә сәбәбе болайрак. Башкорт һәм татар җирләренә урысларны күчереп утырта башлыйлар. Сәбәбе: татар-башкортка күз-колак булырга һәм урыслаштырырга. Икенче яктан, урыс боярлары урманга кул сузып, хуҗа булырга чамалый. Урман һәм җирләр урыска китмәсен дип, авыл икегә бүленә. Авыл аксакаллары һәр йорттан берәр яшь гаиләне яңа урынга күчерергә карар итәләр. Шулай итеп яңа Гөлем авылы барлыкка килә. Аны тәүдә Үрге Гөлем дип йөртә башлыйлар. Ләкин, шул елларда әзме-күпме урысча сукалаган Шәймәрдән карт бер чикмән, бер кадак чәй (400 гр) һәм күпмедер акчага Гөлемнең күп кенә урман-җирләрен сатып кайта. Землемер ягыннан куркытулар да булгандыр, дип уйлыйм. Шулай итеп байтак кына урман-җирләр Яковлев һәм Ужов бояры карамагына күчә. Гөлем кырындагы Чуаш тавы башына Верхатин дигән урыс авылын китереп утырталар. Бу җирләр дә Гөлем җирләре.
Авылның без яшәгән очында Нурмөхәммәт бабай утырткан алма агачы бар иде. Алмасы авызга алмалы түгел, ачы. Кәүсәсе шундый юан, бер кешенең генә колачы җитмәслек. Соңыннан, үткән гасырның туксанынчы еллар уртасында, бәрәңге бакчасын сөргәндә, Фәрүәр «Т-4 Алтай» тракторы сабаны белән шул алмагач кәүсәсенә бәрелә. Карт агач, гөрселдәп, җиргә ава. Тракторчысы шундый булгандыр инде. Фәрүәргә Мөнәвәрә апаның:
– Туганым, сабаныңны алмагачка бик якын китереп сөрмә инде, – дип әйтүе ошамаган.
– Барыгыз да мине ничек бакча сөрергә өйрәтәсез! Менә алайса сезгә, алмагызны жәлләсәгез, – дип, алмагачны шулай итеп аудара.
Мөнәвәрә апа бу вәхшилеккә түзмичә, үксеп, өенә кереп китә. Азактан озак кына авырып та яттыґ, дип сөйләделәр.
Гөлем авылы кешеләре барысы да бер атадан таралган нәсел. Әмма Фәрүәрнең әтисе читтән килгән кеше. Әтисе болай ару гына абзый иде дә бит. Ни эшлисең, аттан ала да туа, кола да туа. Мөгаен, әнисенә тарткандыр. Бу менә нәкъ шундый очрак инде. Теге, элеккеге елларны урман кисәргә көчләп җибәрелгән Хәмдият апага ияреп кайткан абзый иде. Алар түбән очта яшәде. (Бу турыда язмасам да булыр иде, урман очы – үзебезнең оч абзый-апалары ныклап сорагач яздым инде. Ә бу килгән абзый турында бик күп нәрсәләр белсәм дә аларына тими торам.)
Безнең очтагы олы яшьтәге апаларның да шул алмагачны жәлләп елаганнарын да беләм. Авылга кайткач, әнкәйдән шул турыда сорамый булдыра алмадым. Чөнки ул да гел шул алмагачны исенә төшереп уфтана иде.
– Әнкәй, нигә барыгыз да шул ачы алманы кызганып уфтанасыз?
– И и улым, кызганмый ни, кызганабыз шул. Чәй юк заманнарда, ул алмагачның алмасын гына түгел, яфрагына чаклы дару итеп, чәй итеп эчә идек. Ии ул алманың яфрагыннан эшләнгән чәйнең тәмен белсәң икән. Тегеләй-болай авырып киткән кеше булса, шул чәйне эчеп терелеп китә иде. Кыш көннәрендә шул алманың кипкәне булсынмы, туңы булсынмы, ашап, зәңгелә белән авырган балалар атна эчендә арулана торган иде. Шул ачы алма кебек безнең дә яшьлекләр үтеп китте. Гомерләребез шул алмагач кебек инде. Үзең дә хәтерлисеңдер әле ул алманың тәмнәрен. Кыш көнендә бигрәк тәмле була торган иде...
Әйе, ул алманың тәмен әле дә бик яхшы хәтерлим. Ул чакта беренчеме, икенчеме сыйныфта укып йөрегән чагым иде кебек. Җәй җитсә, безнең оч балалары, урманнан кочак-кочак яфраклы ботак кисеп, кышкылыкка кәҗә-сарыкка ашарга яфрак әзерлибез. Безнең якта ул туйра әзерләү дип атала, шул яфрак себеркесен дә туйра дибез. Бу эш безнең канга сеңгән: кышкылыкка кәҗә-сарыкка мал азыгы әзерләшеп, әти-әниләргә шулай ярдәмләшәбез. Туйра әзерләү белән безнең оч һәм урта тирә балалары гына шөгыльләнә. Чөнки түбән очларга урман ерак. Ә безгә урман терәлеп тора. Бакча артында гына. Без әзерләгән яфрак азыкны кәҗә малы бик тә яратып ашый. Хәтта олы кешенең бармагы юанлыгы чыбыкларына чаклы кимереп бетерә. Шуңа да без, имән, юкә, чаган агачларыннан күтәрә алган чаклы себеркеләр әзерләп, өйгә ташыйбыз. Көненә икешәр юлласаң әйбәт. Җитмәсә, картәни-әниләр мактап та җибәрсә... Уу без күкнең җиденче катына күтәреләбез. Мактау сүзләре нинди әле?!.
– Кара син аны, балаларыбыз да үсеп кул арасына керә башлады бит. Ничек итеп безгә ярдәмләшәләр. Әтиегез кич эштән кайтып, сез әзерләгән яфракларны күрсә, и шатланыр инде. Менә бит минем балалар да үсте, дияр.
Без әнкәйнең шундый мактау сүзләрен ишетеп, буйга да үсеп киткәндәй булабыз.
Авылда «малай-шалай – арт ягы тимер-калай», дип юкка гына әйтмәгәннәр. Без, малайлар, җәй җитәр-җитмәстән, тачка ясарга тотына идек. Һәм, кемнең тачкасы яхшырак, матуррак дип, үзара мактанышабыз. Син нәрсә, тачка бит авылда малайлар өчен иң шәп һәм кирәкле әйбер. Тачка белән туйраны да ике тапкыр күбрәк алып кайтып була. Су ташырга да ярый. Әмма тачка ясар өчен яраклы тәгәрмәч табып булмый. Мин дә тачка ясарга уйладым. Әлеге шул, барча эш тимер тәгәрмәч таба алмауда тукталып калды. Нишләргә? Киттем Фәгелниса әбиләргә. Чөнки әбинең улы Газиз абый комбайнда, тракторда эшләгән кеше. Һәм ул минем әтинең кече сеңлесе Мәүсилә апага өйләнгән иде. Тик ни сәбәптәндер апа белән тора алмадылар. Шулай, әбиләргә бардым. Газиз абый бәхет эзләп, каядыр, Себер якларына чыгып киткән иде.
Фәгелниса әби белән исәнләшеп, гозеремне әйттем. Әбием минем кем малае булуымны сорады. Кем улы икәнемне белгәч, бераз гына уйланып торды да, чолан идәне тактасын күтәреп, шуннан тачка ясарга яраклы өч-дүрт комбайн шестернасы алып, алдыма куеп:
– Үзеңә ошаганын сайлап ал, улым, – ди,
Шестерна-тәгәрмәчләр шәп, малай. Күзләрем елтырап, йөрәгемә чаклы ешрак тукылдый башлады. Минем барысын да аласым килә. Ни эшләргә?
– Әби, барысын да алыйммы? – дим.
– Юк, балам, башка малайларга да кирәк бит. Үзеңә берсен ал, – ди.
Мин әле бер тәгәрмәчне тотам, әле икенчесен тотып карыйм. Икесе бигрәк тә ошады бит. Икесе дә шәп тәгәрмәчләр. Шулай сайланып торганны чамалап, әбием:
– Ярар улым, булмаса, икесен дә ал, – диде.
Шул чактагы шатланганымны белсәгез икән. Сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Әле дә шул чактагы Фәгелниса әби исемә төшсә, кәефләрем күтәрелеп китә. Рәхмәт инде әбигә. Урыны оҗмахта булсын. Бик тә пөхтә һәм һуш китмәле, рәсемнәрдә генә була торган бизәкле күлмәкләр киеп, ап-ак яулыклар ябып, аягына ялтырап торган кунычлы кәлүш киеп, безнең очка Хәлимә апаларга кунакка килгәли иде. Чын мәгънәсендә, авылның Ак әбие.
Әбигә рәхмәтләр әйтеп, кайтырга чыктым. Мәктәп кырына җиткән идем, карыйм – «Чөшле» Рәисе берничә малай белән капкаларыннан урамга килеп чыкты. Аларны беләм нинди малайлар икәнен. Бердән, ул миннән өч-дүрт яшькә зур. Минем кулдагы тәгәрмәчләрне күрсә, бер сүзсез тартып алачак. Кайтып, әтигә дә әләкли алмыйсың. Яклашырга кырда Рауза апа да юк. Ә өйдәгеләрнең закун каты куелган:
– Өйгә кайтып зарланып, әләкләшеп йөрисе булмагыз. Андый малайлар янында уйнамагыз, алар янында йөрмәгез. Сугышасыз икән, үзегезне якларга өйрәнегез! Сез апаң белән икәү бит, бер-берегезне яклагыз! Мине кыйнадылар, дип, зарланышып йөрисе булмагыз. Бетте. Шуңа да, кай чакларны юкка гына кыерсытылып кайтсак та, өйдәгеләргә дәшми идек. Аннан инде Рауза апа белән һәрчак бер-беребезне яклаштык. Хәтердә, шулай мәктәптә чакта, түбән очтан «Чабак» Рәфис нәрсәгәдер шаярып китеп, минем өскә килеп атланды бит. Мин аста ятам, моны күреп калган апа, тегенең өстенә чебешен саклаган тавык кебек менеп китте дә, тәпәли дә башлады. Ә «Чабак» ападан бер сыйныф югары – өченчедә укый, апаны эләктереп алды да кыйный башлады. Мин дә бу очракта карап тормыйча, тегеңә барып ябыштым. Шулай итеп без апа белән икәүләп тегене бәргәләп ташладык. «Чабак» елый ук башлады. Апа инде усал, Рәфистән «башкача Хисмәткә тимим» дип ант иттерде. Ул елый-елый ант итә. Ә шул вакытта «Чабак»ның абыйсы – дүртенче сыйныфта укыган Рәшит, энесен якламыйча карап тик тора. Менә шунда апа белән аңладык: бердәмлектә – көч! Һәм һәр чакны, кайда гына булсак та, бер-беребезне яклаштык. Үзебезне кыерсытсалар, кем булуына карамастан, сугыша торган әтәч кебек, өсләренә менәбез дә китәбез. Һәм бернигә карамый сугыша идек. Хәтта бездән 4-5 яшькә олы малайларны да кыйный идек. Ул сугышуны сөйләмә инде. Бала-чага сугышуы. Тегеңә килеп ябешәбез, апа битен тырнаган була. Мин инде суккан булам, типкән булам. Без икәү булгач, теге ни эшләсен, елый башлый. Шуннан туктыйбыз. Балалык бит инде.
Әле «Чөшле»ләргә ерак. Шулай да алардан куркып, күп уйлап тормыйча, мәктәп йорты аша кача-поса тугайга төшеп киттем. Ә анда тал, зирек һәм каен агачлары куе булып үсә. Шулай итеп агачлар арасыннан елга буйлап үзебезгә һушым алынып кайтып кердем. Чөнки елга буеннан безнең өй турысына җиткәч, «Магази» тавының иң текә урыны ук булмаса да, ару гына урыныннан тауга үрмәләргә кирәк. Ашыгырга һәм ашыгырга. Югыйсә, «Чөшле» күреп калган булса, каршыңа да килеп басарга мөмкин. Магази тавының бу сөзәк ягында безнең бәрәңге бакча башы. Уф, исән-имин кайтып җиттем бит.
Әй, егетләр, исәбем Миниямал әбинең ачы алмасы турында язмакчы идем бит. Шулай бәрәңге бакчасын сөргәндә, трактор сабанына эләгеп, алмагач кәүсәсе гөрселдәп жиргә ава. Тракторчысы шул Фәрүәр булган диделәр. Шуннан алмагачның тырпаеп торган төпсәсен дә кисеп ташлыйлар. Менә шул алмагач турында язмакчымын бит.
Нурмөхәммәт егет чагында ук Барански авылына баргалап, акча эшләп кайта торган була. Урысларда төрле авыр эшләр башкарып, андагы халыкның көнкүрешен, яшәү рәвешләрен өйрәнеп, кирәкле, файдалысын хәтерендә калдыра. Мәрхүм әнкәем әйтә торган иде: эшләгәнегез кеше өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен, дип. Монда да шулай, Нурмөхәммәт урыс өчен бил бөксә дә, барча файдалы шөгыльләрен күңеленә сеңдерә бара. Урысларның бәрәңгене ничек үстергәннәрен күреп, Гөлем авылында беренче булып бәрәңге үстерә башлый. Югыйсә, Гөлем халкы бәрәңгене ул «урыс ашы, шайтан алмасы» дип, үстермәгән була (Гәзимә картинәм сөйләгәннән). Гәзимә картинәйнең кайсыдыр агасының туена әзерләнгәндә, болай булмый бит инде, ит арасына куярга бәрәңгесе дә кирәк булыр дип, Барански урысларыннан бер чиләк бәрәңге алып кайтулары турында аптырап сөйли торган иде.
Мин яшәгән Кайраклы авылы, районда беренчеләрдән булып, бәрәңге үстерә башлый. Авыл Стәрлетамак кырында булган чакта, шундагы урыслардан бәрәңге үстерергә өйрәнгәннәр. Шуңа да авылны Бәрәңге Кайраклысы дип, кешеләрен дә алар бит бәрәңгеләр дип тә үртәп алалар.
Шулай Нурмөхәммәт абзар артларындагы чирәм җирне көрәк белән казып, язын шунда бәрәңге утырта. Бик файдалы ризык икәнен халык тиз сизеп ала һәм башка авылдашлар да бәрәңге үстерә башлый.
Бер барганында, Нурмөхәммәт урыс бакчасында үскән алманы да тәмләп карый. Егеткә бик тә ошап китә һәм урыстан алма үсентесе алып кайтып, бәрәңге бакчасының башына утырта. Әмма урыс, урыс булмас, татарны алдамаса. Алма үсентесе кыргый була. Ә ул үсентегә тәмле алманың ботагын ялгап (прививка) үстерергә кирәклеген өйрәтми. Алмагач үсеп җитә һәм берничә елдан алма бирә башлый. Тик алмасы авызга капмалы түгел, әче була. Әмма халыкка ошый бу алма. Әче булса да алма бит. Ә бу кыргый алмада С витамины дигән нәрсә бик мулдан. Шуңа да бала-чага бу алмага үлеп гашыйк була. Без үскәндә дә гашыйк идек ул алмага. Тавык йомыркасыннан бәләкәйрәк, йомырка сарысыннан зуррак була торган иде ул. Өч-дүрт алма ашасаң, башкача ашый алмыйсың. Тиз туйдыра. Ләкин без үсмер балаларга витамин җитешмәү галәмәтедер инде, шул әче алманы икенче көнгә тагы үтереп ашыйсы, яңадан тәмләп карыйсы килә башлый.
Шулай апа белән Нурмөхәммәт бабай тыкрыгыннан туйра ташыйбыз. Август айлары шикелле. Теге алма агачы безне алмалары белән кызыктырып утыра бит, әй. Бер үтәбез тыкрыктан, ике үтәбез. Түзәр әмәл калмады. Туйрадан кайтышлый, ни булса, шул була дип, киртә арасыннан шуышып кына кереп, җиргә коелган алмаларны күлмәк эченә тутырдым. Батыраеп китеп, җиргә тиярдәй үскән ботакларындагы алмаларны да өзәм. Ә алмалар ботакларда шыгырдап тора. Апа сакта. Берәрсе күреп калмасын диеп инде. Юк, берсе дә күрмәде. Тыкрыктан кайтып киләбез. Нурмөхәммәт бабайның йорты яныннан үтәргә кирәк. Абзар артларыннан гына инеш ага. Сак кына кайтып килгәндә, «Тарач» Минулла абзыйның үгез бозавы су эчеп тора. Каһәр суккан бозау мине күреп калды да, нигә алма урлап йөрисез дигән кебек сөзәргә чамалап, каршыга килеп тә басты. Мин нәрсә, әле генә алма урлап чыккан кыю егет, шул өтек бозаудан куркып тораммы? Син белсәң икән, ул чактагы миндәге батырлыкның никадәр икәнен!.. Апаның:
– Кач! Сөзәргә килә, дип әйтүенә дә карамый, бозауның маңгаена типкән булдым. Кайда ул, бозау мине төртеп екты да җирдә тәгәрәтә дә башлады. Апа җир ертып кычкыра. Ә мин, күлмәк эчендәге алмалар коелмаса ярар иде диеп, күлмәкне тотам. Ярый, шул тыкрыкның икенче ягында яшәгән Ямал апа чыгып, бозауны куып җибәрде. Минем бар курыкканым: алмалар коелып, угрылык ачыкланмасын. Шуңа да тизрәк өйгә таба торып чаптым. Читән кырыендагы кычытканнар чагуын да, тәннең түзеп булмаслык әрнеп кычытуын да сизмим, әй.
Капка төбендә апаны көтеп алдым, ул инде мин ташлап качкан туйраларны да күтәреп кайтып керде. Туйраларны куеп, өйгә керәбез. Бозау сөзгәнне әнкәйгә әйтү юк. Әнкәй пич алдында нәрсәдер пешереп йөри. Олы яктагы идәндә бәләкәй энекәш, сеңелкәшләр уйнап утыралар. Мин керә-керешли үк туганнарым алдына күлмәкне күтәреп, алмаларны идәнгә коеп җибәрдем. Имеш, әйдә, ашап кинәнегез! Безнең бу эшне күреп калган әнкәй, эшен бүлеп, олы якка чыкты да алмаларны кайдан алганны сораша. Мин инде батыраеп:
– Миниямал әбинең бакчасына төштем, шуннан җыеп алып чыктым, – дим. Минем сөйләп бетергәнне дә көтмичә, әнкәй алып китте безне әрләп. Шуннан инде барча дөнья хәлләре кирегә әйләнеп, асты-өскә килде.
– Ах, сез яман балалар! Әле шулай безнең йөзгә кызыллык китереп, кеше бакчасыннан алма урлап йөрисезме? Хәзер үк Миниямал әбиеңә кире итеп бирегез!
Хәтта ачы алманы авызына кабарга өлгергән Суфия сеңелемнең кулыннан ук алманы ала-ала:
– Ашама, кызым, берүк ашама! Безгә урланган әйбер кирәкми. Урланган әйбер ашаган кешенең эче күбеп, шартлый, – дип, сеңелкәш кулындагы алманы да алып идәнгә очырды.
Нишләргә, малай? Апа белән елый-елый идәндәге ачы алмаларны яңадан күлмәк эченә тутырдык та, киттек кире Миниямал әбиләргә. Җитмәсә, әнкәй арттан чыгып:
– Мин карап торам. Әбиеңнәргә кереп гафу үтенегез дә, башкача алмагызга тимибез, дип әйтегез, – ди.
Апа белән икәүләп, елый-елый, әбиләргә киттек. Бармас идең, арттан капка төбендә әнкәй карап тора. Әби йортта нәрсәдер эшләп йөри. Капкадан керергә куркып торабыз. Артка карыйбыз – әнкәй күренми. Апа йортка кермәде, мин җил капкадан йөгереп кенә кердем дә, әби алдында күлмәкне күтәреп, андагы алмаларны җиргә сиптем. Нәрсә әйтергә кирәген дә онытып, елый-елый, кире урамга чыгып йөгердем. Кайтып, әнигә алмаларны кире илткәнне әйттек. Әнкәй инде:
– Ярар, мин Миниямал әбиегездән сорашырмын әле, – дип, кырыс кына әйтеп куйды.
Менә шулай татыдык Миниямал әби алмасының чын ачысын. Әле аның белән генә бетмәде. Әни, әзрәк эштән бушагач, без балаларны кырына җыеп утыртты да җайлап кына сүз башлый:
– Миңа бүген сезнең өчен бик оят булды. Нинди алама эш эшләдегез. Ә бит Миниямал әбиегезнең әнисе Шәрифҗамал әбиегез сезнең барыгызның да кендек әбисе булды. Син, улым, үзеңнең кендек әбиеңнең алмасын урлагансың. Нинди оят булды инде. (Мин ул чакта кендек әбисенең кем булганын да, аның безнең тормышта нинди роль уйнаганын да белми идем. Тик ул кендек әбисе дигән кешене бер изге җан дип кенә кабул итә идем. Чынлап та Шәрифҗамал әби бер изге җанлы кеше булган икән. Оҗмахта булсын ул әбиләрнең урыны). Ә бит Миниямал әбиеңнең кызы Мөнәвәрә апаң сезне гел мунча кертә. Менә иртәгә мунча ягабыз. Алар безгә мунчага килгәч, Мөнәвәрә апаңның күзенә ничек карарсың? – дип, әнкәй безне оялтыпмы оялта.
Чынлап та икенче көнне Миниямал әбиләр безгә мунчага килделәр. Әби корт сөзә торган капчыкка тутырып, ярты чиләктән күбрәк әче алма алып килгән. Мин Мөнәвәрә апа белән мунчага бармас өчен, Миниярларга уйнарга төшеп киттем. Кич кайтуыма, әнкәй теге әче алмалардан шундый тәмле итеп кыстыбыйлар, ләвәш-пируклар пешергән. Кыстыбыйларны әле генә пичтән алып, чәй эчәргә әзерләнеп йөриләр. Их ул кыстыбыйның тәмлелеге. Җитмәсә, әзрәк теге алмаларга шикәр комы да өстәгән. Юк, хәзер андый кыстыбыйларны беркем дә пешерә белми. Шул чактагы, эченә әче алма салып пешерелгән кыстыбый кебек тәмле кыстыбыйларны башкача ашаган булмады. Өстәлдә әле генә аерткан сыек каймакка манып-манып, тәмле-тәмле кыстыбыйлар белән чәй эчәбез.
Табынның иң тәмле вакытында, мунчадан Шәрифҗамал әбине ияртеп, Мөнәвәрә апа да килеп керде. Мин аларга карамыйм. Миңа кичәге хәлләрдән оят. Әни әйтү белән, җәһәт кенә мунчага сыпырдым. Шул вакыттан башлап мунчаны Мөнәвәрә ападан башка керә башладым. Югыйсә, мунча кергәндә апа:
– Кызлар тәненә карарга ярамый. Егет кешенең күзе сукырая, – дип, аптыратып бетерә торган иде. Бергә мунча кергәч, ничек карамыйсың инде. Мин инде әзрәк аңлый башлап, күз кырые белән генә булса да, яшертен генә Мөнәвәрә апаның гаҗәеп матур гәүдәсенә күз йөгертәм. Алар бит икенче төрлеләр. Минем шундый чаклар иде (Бәләкәйдән үк шулай кызыксынучан идем. Бигрәк тә кызларга карата).
Ә Мөнәвәрә апа чын мәгънәсендә безнең оч балаларының тәрбиячесе иде. Ялгыш кырыннан исәнләшмичә үтеп китсәң, сине туктатып:
– Кара әле, туганым, оятың төшеп калды бит. Нигә исәнләшмичә олы кеше кырыннан алай итеп үтәсең? Бар әле кире борыл. Яңадан минем кырдан исәнләшеп үт, – дияр иде.
Берни эшли алмыйсың. Мөнәвәрә апа кушканны эшләргә кирәк. Югыйсә, өеңә җитәкләп алып барып, әниең-әтиең алдына бастырып:
– Менә балагыз минем кырдан исәнләшмичә үтте, – дисә, ят та үл. Җитмәсә, әниеңнән арт ягыңа кычыткан, я чыбык та эләгүе мөмкин әле. Ә каһәр суккан чыбык матчага кыстырылып куелган да, үзенә эш булмаудан күңелсезләнеп, безне күзәтә. Шулай итеп Мөнәвәрә апа безнең оч балаларының иң «усал» тәрбиячесе һәм әти-әниләрнең чын ярдәмчесе иде.
Ул апаның кайдадыр Ташкент ягында туганнары бар иде. Апа ел да шул якка барып кайта. Я булмаса, теге туганнары безнең якка кайталар. Һәм әбиләргә шул яктан еш кына посылкалар да килеп тора торган иде. Менә шул яктан Мөнәвәрә апа күрше-тирә балаларына төрле-төрле уенчыклар алып кайтып тарата. Без, балалар, Миниямал әбиләргә уенчык алырга барабыз. Тик уенчыкны Мөнәвәрә апа бушка бирми. Шигырь сөйлә, я җырлап күрсәт. Бер дә булмаса, биесәң дә әйбәт. Һич күрсәтердәй һөнәрең юк икән – бездән ансыз да чиста йортларын себертә. Шунсыз уенчык эләкми. Ә уенчыкларның ниндие генә юк. Безнең якларда андый уенчыклар сатылмый. Апаның сандыгында сандугач булып сайрый, самолет булып әйләнә торган сыбызгылар. Зыр түгәрәк әйләнеп биегән «деймовочка»лар. Әйтәм бит, нинди генә уенчык-сыбызгылар юк иде апада.
Ә апа үзе нинди генә бәет, шигырьләр белми иде. Барысын да яттан сөйли. Уенчык алырга баргач, бер шигырь дә сөйли белмәсәң, я онытсаң, үзе берәр шигырь дә өйрәтеп ятлатырга мөмкин. Ятламасаң – уенчык юк.
Бер шулай без, балалар, үсеп таралышып беткәч, ниндидер бәйрәмдә җыелышып авылга, әнкәй-әткәй янына кайттык. Чәй янында сүзара сүз чыгып, Мөнәвәрә апа турында сөйләшеп утырабыз. Рауза апа:
– Вәт ул Мөнәвәрә апаның укытучысы шәп булган. Нинди генә шагыйрьне алсаң да, һәркайсының шигырен яттан белә. Әткәй, сезнең класста укыдымы? – дип сорап куйды.
Чөнки Мөнәвәрә апа әткәйгә исеме белән, Шәрәфи дип дәшә торган иде. Шулай булгач, без аларны бер елгылар дип уйлый идек. Әткәй авыр көрсенеп куйды да, амин тотып, табыннан торып ук китте. Дәшми. Бераздан тамагын кырып алды да күңелсез генә:
– Аңа уку бөтенләй эләкмәде. Уку эләккән булса, ул профессор булыр иде, – дип, бөтенләй йортка ук чыгып китте.
(Әнкәй һәм күрше Муратшина Ямал апа сөйләгәннәрдән.) Колхозлашу елларында була бу хәл.
Мөнәвәрә апаның әтисе Нурмөхәммәт абзый колхозга керми. Тегеләй дә, болай да үгетләп карыйлар. Юк, ипкә килми. Бөтен сүзе:
– Колхоз ялкау, эш сөймәгәннәр өчен. Мин сезнең колхозыгыздан башка да матур яшәдем. Кирәкми миңа колхоз, – дип, тик тора.
Барча авыл колхозга кергән, ә ул юк, керми. Абзыйны, колхозга кермәгәне өчен, налогны да яман артык күп түләргә мәҗбүр итәләр. Бу һаман керми, тискәреләнеп, үзенекен сөйләп тик тора.
Районнан уполномученный, милиция ияртеп килеп, авылда оешкан «Кызыл Гөлем» колхозының гомум җыелышын үткәрәләр. Һәм уполномученный кушуы буенча, Нурмөхәммәт абзыйны колхозга кермәгәне өчен раскулачит итәләр. Янәсе, колхозга халык үз ирке белән керә. Кермәгән кешегә статья юк. Ә менә кулакларга каршы статья бар. Эшем ияләре – закун белгечләре. Һәм абзыйны шул статьяга ярашлы сөргенгә сөрәләр. Абзыйның гаиләсе, әллә никадәр авыр продналог, акчалата налогларны түли-түли, бөтенләй бөлгенлеккә төшә. Абзардагы атны да, сыер-сарыкларны да налог өчен дип, алып чыгып китәләр. Хәтта табак-савыт белән кием-салымны да алалар. Бакчадагы өлгереп килгән бәрәңгегә дә арест салалар. «Таштабан» Әкълимәсе, көн саен булмаса да, ике көнгә бер килеп, бакчаны карап чыга. Бәрәңге алып ашамыйлармы? Гаиләдә биш кыз һәм бөтенләй картаеп беткән Шәрифҗамал әби белән бабай да бар. Бакчадагы бәрәңгене дә казып ала алмыйсың. Себер, өтермә белән куркыталар.
Нурмөхәммәт абзыйны әллә кая Себергә дә, Нуриман районына да түгел, ә үзебезнең райондагы Айдәрәле авылы кырындагы Артиховка дигән урыс авылына сөрәләр. Ул авыл безгә урман аша унсигез чакырым. Һәм авылда оешкан «Артиховка» колхозы көтүен көтәргә мәҗбүр итәләр. Чынлыкта, абзыйны «Артиховка» колхозының колына әйләндерәләр. Эш хакы түләү юк. Колхозчылар таякка эшләсә, абзыйга ул таяк та юк. Таяк дигән сүзне хәзерге яшьләр аңлап та бетмәскә мөмкин. Таяк шуннан гыйбарәт. Кешенең ничек эшләгәне өчен түгел, ә эшкә чыккан көне дигән графага бер вертикаль сызык сызып куялар. Менә шул вертикаль сызыкны ел ахырында саныйлар да, шуңа карап, сиңа иген, малыңа ашатырга салам бирергә мөмкиннәр. Гадәттә, бер сызыкка 300-350 грамм чамасы иген бүлгәннәр. Ул инде кайбер колхозларда бер таякка күбрәк тә иген бирелгән, әмма андый хуҗалыклар бик әз. Ярлы колхозлар бер таякка 100-150 грамм чамасы иген биргән.
Абзый шулай итеп Артиховкада колхоз көтүен көтә. Бераздан аның ничек эшләгәнен тикшерергә мукшы милләтеннән булган Антипов милиционерны җибәрәләр. Антипов килеп, Нурмөхәммәтнең ничек эшләгәнен тикшерә һәм бик канәгать кала. Чөнки Нурмөхәммәт нинди генә эш башкарса да җиренә җиткереп эшли. Кулыннан килгән башка эшләрне дә башкарып, савымчыларга да ярдәм итә. Шул ук вакытта төнге каравылчы булып та эшли.
Икенче атнаны Антипов милиционер Хайрулла каракны тотарга Гөлемгә бара. Бер уңайдан, Нурмөхәммәт гаиләсен дә карап чыга. Ни күрсен?! Һуш китмәле хәлләр. Кысан гына баздуш өйдә берсеннән-берсе бәләкәй балалар как сәкедә алма яфрагыннан ясалган сөтсез чәй эчеп утыра. Карчык белән карт та, яңа тәпи киткән бала да шул ук чәйне эчә. Җитмәсә, ике кыз бала ачлыктан шешенә үк башлаган. Бүген-иртәгә дигәндәй, хәлсезләнеп урынга ятачаклар. Ятарга дигәннән, ята торган урын-җирләр дә, ястык мендәрләр дә тартып алынган. Өйдән чыбылдыкларга чаклы алып чыкканнар. Барча әйбер колхоз файдасына конфискация ясалган. Бер әйбер дә калмаган. Сәке түрендә печән өстенә чыпта җәелгән. Монысы йокы урыны инде
Миниямал апа олы кызы Мөнәвәрә белән урманга, ашарга яраклы үлән, балтырган җыярга киткән. Менә шундый хәлләрне күреп, Антипов мукшы тамагына төен утырудан чак тын алып, районга кайтып китә. Икенче көнне үк Артиховкага барып, колхоз идарәсендә рәис белән сөйләшә.
– Бикмөхәммәтов Нурмөхәммәт күп эшләр башкара. Берүзенә бик авырга килә. Шуңа да көтү көтешергә ике кызын да монда җибәрәбез, – ди.
Милиция әйткәч, үтәлергә тиеш. Ул әйткән сүз закон. Шул сөйләшүдән соң, Антипов Нурмөхәммәт янына көтүгә барып сораштыра. Урысча сөйләшергә кайдан өйрәнгәнен белешә. Аннан инде җайлап кына төп сүзгә күчеп:
– Ни хәлләрдә? Ашау ягы ничек, җитәме?
– Җитә. Көндә көтүдә ашар өчен бәрәңге, әпәй бирәләр. Сирәк кенә булса да, колхоз ашханәсендә итле шулпа да эләгә.
– Анысы әйбәт. Бүген мин Артиховка авылында кунам. Шуңа да көтүне иртәрәк төшереп, авылыңа кайтырсың. Иртәнгә чаклы ике бәләкәй кызыңны ничек булса да монда алып кил. Һәм җайлап кына ашата башла. Югыйсә, бик ябыкканнар. Мин колхоз рәисе белән сөйләшеп, әйтеп куйдым, ул каршы килмәс. Көтүне кызларың белән бергә көтәрсез. Колхуз аларга да әзрәк ризык бүләр. Шуннан, көн дә, төн җиткәч, ике сыерны савып, яртышар литр кызларыңа сөт эчерерсең. Кара аны, комсызланып күп саума. Белеп калсалар, баштан сыйпамаслар. Һәр сыердан ярты литрдан артык сөт саума! Мин әйтмәдем, син ишетмәдең. Белеп калсалар, үзем сиңа тагы биш ел өстәрмен. Мин әйткәннәрне колагыңа ныклап элеп куй. Бүген кич үк авылыңа кайт, әмма иртәнгә монда бул. Бер аягың тегендә булса, икенчесе монда булсын.
Көтүне төшергән көе, Нурмөхәммәт абзый турыга, урман юлы белән авылга сыпырта. Төн уртасына кайтып җитә. Өйдәгеләрнең һәм балаларның хәлен күреп, елап җибәрә яза. Күңеле сизгән кебек, авызыннан өзеп әзрәк сохарый киптергән була. Ярый әле, башына җитеп шуны алып кайта. Ичмаса, әниләре суга җебетеп ашарлар. Хатыны Миниямал апа белән озак кына сөйләшеп, ике бәләкәй кызын алып китәргә килешәләр. Чөнки Мөнәвәрә кул арасына кереп, дөнья көтәргә әнисенә ярдәмләшә. Ул арада булмый, боларның чыш-пыш килгәнен ишетеп, бабай белән әби дә торып утыралар. Ут кабызырга ярамый. Хәзер камсамуллар килеп керәчәк. Төрлечә уйлыйлар. Бәләкәй арбага утыртып алып барыргамы? Әллә күтәреп кенә алып китәргәме кызларны? Бәләкәй арбага утыртып алып китәр идең, арба монда дөнья көтәргә кирәк. Урманнан утын, көтү йөргән җирдән кипкән сыер тизәге җыеп, кышкылыкка ягарга әзерләргә кирәк. Абзарда бозау бар, аңа да кышкылыкка печән хәстәрләргә, печәнне бәләкәй арбасыз ничек әзерлисең. Нурмөхәммәтнең әтисе инде улына:
– Улым, дим, улым. Әллә шул калхуз дигән нәмәстәсенә керәсеңме дим. Әнә бит ачкернә – ялкау Әптрәхимнәр калхузга кереп шәбәеп киттеләр. Малае да камсамул булган дип сөйлиләр. Тамаклары туйды. Төне буе авылны тикшереп, кеше күзәтеп йөриләр.
– Юк әти, керми торам әле. Җан биргәнгә, юнь биргән дигәндәй, булыр әле. Безнең урамда да бәйрәм булыр.
Нурмөхәммәт урыслардан ишеткәнен әтиләренә җиткереп тормады. Таныш урыслары да бу властьны күрә алмый. Алар фаразлавынча, озакламый Пугач боласыннан да дәһшәтлерәк итеп, халык баш күтәрәчәк икән. Патшаны яңадан сайлап куячаклар, – ди.
Шуңа да колхоз дигән коллыкка керми торырга булды. Шулай итеп ике кызын алып, юлга кузгалды. Нәрсәдер исенә төшереп, хатыныннан ике капчык алып, куенына кыстырды. Бәләкәй кызының хәле бөтенләй юк иде. Аны җилкәсенә атландырды. Тик болай да озак бара алмады. Баласы йоклап китеп, чак егылып төшмәде. Кулга гына күтәреп барырга туры килде. Болай да озак бара алмадылар. Җитәкләп атлаган кызының хәле бетте. Ач баланың хәле кайдан булсын инде. Аптырагач, ике кызын да кулына күтәреп бара башлады. Өч-дүрт чакрымнан үзенең хәле бетте. Ярый әле кулын ял иттергән вакытта, куенына кыстырган теге капчыклар исенә төште. Кызларны шул ике капчыкка салып, капчыкларны бер-берсенә авызыннан бәйләп, берсен алга берсен артка салындырып, кул башына асты. Болай атлавы күпкә җиңеләйде. Абзыйның да адымы шәбәйде. Аңа ничек тә таң атканчы тизрәк җәйләүгә кайтып җитәргә кирәк. Капчыктагы балалар күптән йоклыйлар. Зуррак кызы гына уянгалап:
– Әти, барып җитәбезме әле? – дип, сораштырып куя.
Чөнки аларга да капчык эчендә бару бик кыен, уңайсыз. Ә бәләкәй кызы берни дәшми, бөгәрләнеп йоклавын белә. Аның инде ачлыктан бөтенләй хәле булмыйча, йокы баскан. Капчыкларны әле җилкәгә, әле кулбашка алмаш-тилмәш күчерә-күчерә атлавын белде. Бөтенләй һушы алынып, Василевка – урыс авылына кермичә урман эченнән үтте. Юлдан барса, тизрәк барыр иде дә бит. Яктыра башлагач, берәрсе күреп калыр диеп курыкты. Ирнең бөтенләй хәле бетте. Күп тә калмады да бит. Тагы өч-дүрт чакрым ара. Нишләргә инде, нишләргә дип, көчкә атлап барганда, тугай буенда ике чүмәлә печән күреп калды. Үзенең дә алга атларлык хәле дә, көче дә калмаганлыктан, капчыларны шул чүмәлә төбенә бушатты. Чүмәләнең төбен йолкып кызларын урнаштырырлык оя ясады. Капчыкларны чишеп, кызларын шул ояга яткырды да, куыш авызын печән белән каплап, эшенә «йөгерде». Иң курыкканы, балалар уянып берәр якка китмәсә ярар иде дип, Ходайдан теләде. Эт-кош куркытмаса ярар иде дип, Аңа ялварды.
Эшенә чак өлгерде. Савымчыларның инде аны көтеп:
– Кайда югалдың? Сыерларны көтүгә чыгарырга вакыт, – диюләренә.
– Тәтер суына ятьмә салган идем. Шуны карап йөредем, – дигән булды.
Ә көтүченең чыктан һәм төне буе тирләп-пешеп кызларын күтәреп килүдән киемнәре лычма су. Ярышта чабып килгән ат кебек, үзеннән пар күтәрелә. Бер усалрак савымчы:
– Балыгың байтак эләккән ахры? Ак күбеккә баткансың. Әллә теге Мария кырына барып килдеңме? Мариягә әйт, сине этләп йөретмәсен. Үзе синең яныңа килеп йөресен. Синнән алда эшләгән Николай кырына үзе килә торган иде, – дип шаяртып төртелгәненә Нурмөхәммәт дәшмәде. Чөнки аның уенда печән өеме эчендә калган кызлары иде.
Маллар иртәнге чык белән үләнне умырып-умырып ашыйлар. Ир, түземсезләнеп, сыерларның туеп ята башлаганын көтә. Менә маллар туеп яттылар. Нурмөхәммәт кызлары янына торып йөгерде. Ул килеп җиткәндә, кызлары чүмәлә эченнән чыкканнар да, елашып утыралар. Әтиләренең үзләренә таба йөгерә-атлый килгәнен күреп, кызлар көлеп җибәрделәр дә әтиләренә каршы атылдылар. Кызларының исән-сау икәнен күргәч кенә ир адымын әкренәйтеп, шатлыктан үзе дә көлеп җибәрде. Сара кызы инде йөгереп килеп кочаклап ук алды. Бәләкәй кызы да апасыннан калышмаска тырыша. Сара яшь аралаш:
– Әти, без шулкадәр курыктык. Теге әкияттәге ятим кызны әтисе урманда адаштырган кебек, безне дә адаштырган икән дип уйладык та куркып еладык, – дип, әтисенә тагы да ныграк сыенды.
Менә шулай итеп хәзер ике кызы да әтиләренә көчләреннән килгәнчә көтү көтешәләр. Ә Мөнәвәрә апалары быел мәктәпкә барырга җыена. Аңа Миниямал апа исән калган чыбылдыктан яңа күлмәк текте, китап-дәфтәрләрен салырга дип букча да әзерләде.
Беренче сентябрь көнне күрше кызы, бергә уйнап үскән, Ямал белән Мөнәвәрә мәктәпкә китте. Урам тутырып чәчкәле күлмәкләр киеп ике кыз бала җитәкләшеп, мәктәпкә китеп бара. Ул чактагы балаларның йөзләре ничек балкыганын күрсәгез иде. Шул балалар шатлыгы күңел читеннән ташып барча урамга җәелгән. Хәтта ул чакны күктәге кояш та, шул ике кызның шатлыгына ияреп, шатлана-көлә төсле иде. Ах ул шатлыклы минутлар. И..и..х ул бәхетле мизгелләр!!! Тик барысы да мәктәп бусагасына чаклы гына булды шул. Аларны каршы алган укытучы апа кызларның кем балалары икәнен сорашып, фамилия исемнәрен белгәч:
– Бикмөхәммәтова Мөнәвәрә Нурмөхәммәт кызына мәктәпкә керергә рөхсәт юк! Әтиең кулак-лишенец, – дип, әле генә балкып янган баланың күзләренә усал итеп карый.
Барысын да аңлап бетермәгән кыз, аптырап, усал сөйләшкән укытучы апага гаҗәпләнеп, гөнаһсыз күзләре белән карап тора. Укытучы Ямалга:
– Син Хамидуллина Ямал, әйдә үт, үт. Кер мәктәпкә, сыйныфташларың белән таныша тор, – дип, аптырап калган Ямалны, Мөнәвәрә җитәгеннән ычкындырды да, аркасыннан этеп, эчкә үткәрде. Кызлар җитәкләшеп басып тора иде шул. Дусты, кулыннан ычкынып, мәктәп ишегеннән эчкә кереп киткәч, Мөнәвәрә бөтенләй югалып калды. Иптәш кызы җитәкләгән кулын кая куярга белми, аптырап артына яшерде. Ә укытучы апа һаман усал карап:
– Бар, бар, кайтып кит! Сиңа бер кая да керергә ярамый. Сиңа керергә рөхсәт юк. Бу совет власте, хөкүмәт карары... – дип, тагы әллә нәрсәләр сөйли башлады. Һәм үзенә гөнаһсыз күзләре белән куркып карап торган кызны кулыннан тотып, кирегә борды да:
– Бар, кит моннан. Башка балалар алдында күз көеге булып торма! – дип, аркасыннан тупас кына этеп үк җибәрде.
Шунда гына Мөнәвәрә, үзенең балалык акылы белән мәктәпкә кертмәүләрен аңлап, елый-елый урам буйлап кайтып китте. Ах кешеләр!!! Бала күз яшьләренең кыйммәтен дә аның гөнаһы – хакын да белмәүчеләр әле дә бар бит дөньяда. Ах ул күз яшьләре энҗе-мәрҗән булып җиргә – кара туфракка коела. Җир Ана ул күз яшьләрен үзенә кабул итүен итәр, ә менә шул яшьләрне җиргә коелырга мәҗбүр иткән кешеләрнең гөнаһлары кемнәрнең хисап китабына язылыр икән дә, кемнәрнең башына төшәр икән?  Язылырмы да, башларга төшәрме? Их, нинди рәхимсез бу дөнья, нинди мәрхәмәтсез бу кешеләр!?
Кыз балага, әйтерсең лә, барча дөнья җимерелде. Әйтерсең, күктәге кояш сүнде. Шулай күз яшьләренә төелеп, Мөнәвәрә исемле кыз бала өйләренә кайтып җитте дә, капка төпләрендә туктап калды. Колагында һаман укытучы апаның: – Сиңа бер кая да керергә ярамый! Син лишенец, кулак баласы, – дигән, котып салкыныннан да салкын, бала өчен аңлаешсыз сүзләре яңгырый иде.
Оныгының капкадан керми елап басып торганын иң тәүдә Шәрифҗамал картәнисе күреп калды.
– Бәй, кызым, нәрсә булды? Әллә берәрсе кыерсыттымы?
Картәнисенең шушы сүзләре баланы тагы да ныграк ярсытып җибәрде. Кыз үкси-үкси:
– Миңа хәзер өйгә керергә дә ярамыймыни? Укытучы апа шулай дип әйтеп, мәктәпкә кертмичә, куып кайтарды, – дип такмаклап, тагы елый башлады.
– Юк, кызым, юк. Кер капкадан, апаң дөрес әйтмәгән. Бу бит синең өең. Аллага шөкер, әлегә өйне тартып алмадылар, – дип, капканы ачып, оныгын күтәреп алды. – Тынычлан, кызым, тынычлан. Без әллә нинди зур-зур, матур мәктәпләргә барырбыз әле. Һич кайгырма. Яшьләреңне сөрт. Әниең күрмәсен. Ул яшьләреңне күрсә, аңа кыен булачак. Я, я, кызым, тынычлан. Аллаһ насыйп итсә, Карамал базарына барып килербез әле. Карамалда яшәгән апаңның хәлләрен белеп кайтырбыз.
Шәрифҗамал әби көчкә оныгын тынычландырды. Йортлары аша аккан инеш суында кызчыкның битен юындырып алды. Һәм кыз тәмам тынычлангач:
– Әниеңә мәктәпкә кертмәгәннәрен әйтеп торма, балам. Миңа анда ошамый. Малайлар белән бер партага утырталар, – дип әйтерсең.
Шулай итеп Мөнәвәрәне мәктәпкә кертмәделәр. Әмма ул бик тә һушлы һәм хәйләкәр бала иде. Нәрсә диләр әле? Хәйләкәр булу, акыллы кешенең бер сыйфаты, диләрме? Шулай шикелле.
Дусты мәктәптән кайтуга, аны Мөнәвәрә капка төпләрендә көтеп алды. Мөнәвәрә, Ямалның сеңелесе Хәспиямал белән уйнап утыра иде. Мәктәптән кайткан Ямал, дус кызын да, Хәспиямалны да сагынырга өлгергән. Бергәләп тагы уйнап алдылар. Мөнәвәрә җайлап-җайлап мәктәптән кайткан иптәшеннән анда нәрсәләр булганын сорашты. Ямал дусты нәрсәдер исенә төшереп:
– Әйдә йортка кереп, өй артында уйныйк. Югыйсә, укытучы апа синең белән уйнамаска кушты. Күреп калсалар, мине дә мәктәптән куарга мөмкиннәр. Ә анда безне ашатып, чәй эчерделәр. Рәхәтләнеп кишер чәе эчтек. И тәмле булды, – дип, мәктәптә булган барча нәрсәне дустына сөйләде.
Менә хәзер Мөнәвәрә дустын гел мәктәптән көтеп ала. Мәктәптә нәрсәләр укытканнарын сораша һәм бер көнне:
– Ямал дус, әйдә мәктәпле уйныйк. Син укытучы бул. Без Хәспиямал туганың белән укучылар булыйк.
Ямалга бу тәкъдим бик тә ошап китте. Ул, шул көннән башлап, Мөнәвәрә белән Хәспиямал сеңелесен бик тә җитди итеп хәреф танырга, хәрефләрне матур итеп язарга өйрәтә башлады. Ул укытучы бит. Мәктәптәге укытучы апа кебек язуларын тикшергән булып, билгеләр дә куя башлады. Менә шулай итеп Мөнәвәрә белән тик тормас Хәспиямал укырга-язарга өйрәнделәр. Ә Ямалның Вәли туганы өстендә башка мәшәкать, башка кайгылар. Ул кыш ягарга көтүлектән кипкән сыер тизәкләре җыярга чыгып китә. Мәктәпле уйнаганнан соң, Ямал белән Мөнәвәрә дә тизәк җыярга баралар. Менә шулай инде, авыл баласы бишектән төшеп җитми, михнәт арбасына җигелә.
Яз җитүгә, Мөнәвәрә әлифбаны шартлатып укырга һәм дә матур итеп язарга да өйрәнде. Буа ерылып киткәндәй булды. Мөнәвәрә нинди генә китап күрсә дә, нинди генә гәзит кисәге кулына эләксә дә – барысын да гөрләтеп укый торган булып китте. Хәтере әйбәт иде шул. Шуңа да очраган бер шигырьне ятлап ала торган булды. Ул елны Мөнәвәрәләрнең гаиләсе чак кыш чыкты. Ярый әле сеңелләрен әтиләре үз янына алып китте. Югыйсә, ачтан кырылалар иде. Шунысы шатлыклы, бакчадагы бәрәңгене үзләренә чыгарып, калхузга тапшырырга куштылар. Шулай иттеләр дә. Әмма бакчадан чыккан бәрәңге елдагыдан күпкә аз иде. Юньләп бәрәңге дә үстерә белмәгән ярлы-ябагай моны сизмәде. Тикшерергә килгән камсамуллар тегеләй-болай тикшергән булдылар да, кесәләренә ачы алма тутырып, берни дә тапмый кайтып киттеләр. Булды инде ул елны, пичкә тәгәрәткән алма ашап кына торган чаклары да булды. Шул ачы алмадан аш та пешереп ашадылар. Бәрәңгене киләсе елга чәчәргә дип, аңа бик тимәделәр. Шуңа да яз җиткәч бакчага утыртырлык орлык бәрәңгесе яшерен казылган базда күз карасы кебек сакланды.
Ә ике сеңелесе, әтиләре белән бергә Артиховка авылында сөргендә нужа арбасын тартып, әтиләренә ярдәм итешәләр. Нурмөхәммәт абзый кышын колхоз малларын карый, җәен сыерлар көтә. Ачтан шешенеп беткән кызларны хәзер танымассың да. Ачлыктан зурайган корсаклары ипкә килеп, кәкрәя башлаган аяклары да тураеп, кинәт кенә буйга да үсеп киттеләр. Сыер сөте, сөрген шулпасы килеште кызларга. Кызларыма булсын диеп, авызыннан өзеп ашата торгач, абзыйның бераз өзлегеп киткән чаклары да булды инде. Барсы да булды.
Тиздән Нурмөхәммәт тә кызларын ияртеп сөргеннән кайтты. Артиховка урысы ярдәм иткән дип тә, мукшы Антипов милиционер булышкан икән дип тә сөйләделәр. Ничек булгандыр инде ул кадәрлесе безгә билгеле түгел. Ямал белән бергә Мөнәвәрә дә дүртенче сыйныфны тәмамлады. Әйе, шулай дияргә булыр иде, тик Мөнәвәрәнең башлангыч мәктәптә укыды дигән документы юк. Әгәр дә имтихан оештырсалар, кыз барысын да бишлегә тапшырыр иде. Хәзергечә әйтсәк ул мәктәпне документсыз гына, заочно тәмамлады булып чыга инде.
Нурмөхәммәтнең сөргендә булган кызлары да мәктәпкә укырга керде. Ямал, башка балалар белән бергә, күрше Яңгырчы мәктәбенә бишенче сыйныфка барды. Мөнәвәрәгә ул бәхет тимәде. Ул инде әтисе колхозга кергәч, әти-әниләренә ияреп, кулыннан килгәнчә колхоз эшенә йөри башлады.
Быел Мөнәвәрәнең яшьтәшләре Яңгырчы мәктәбендә алтынчы сыйныфны, Ямалның сеңелесе – Хәспиямал да дүртенче сыйныфны тәмамлады. Еллар бик тә авыр иде. Кая карама, кытлык һәм юклык. Нәкъ менә шул чакны авылга Ямалның әнисе Хәнифә түтигә ике туган Нәзифә, Ташкент ягыннан кайтып төште. Нәзифәдән күз алмалы түгел. Ул киенгән, ул ясанган дигәндәй. Чәчкәгә төренеп кайткан диярсең. Йөзләреннән дә нур балкып тора. Авылдагы ачлы-туклы яшәгән хатын-кызлар белән чагыштырырлык та түгел. Әле Саббах абзаларында, әле Хәнифә түтәйләрендә йөреп кунак булды. Күчтәнәч – бүләкләр дә хәтсез генә таратты.
Менә бер көнне Хәнифә түтәсендә аулаклап, икәү генә чәйләп утырганда, җайлап сүзен башлап җибәрде. Тәмле, юха телле иде хатын.
– Карале, Хәнифә апа, күреп торам, тормышың авыр. Өч баланы аякка бастыруы бик җиңелдән түгел.
– Шулай инде. Ни эшлисең бит, Ходай шулай язгандыр. Әлдә Ямал кызым үсеп, кул арасына керде. Вәли улым да үсеп килә. Исән булсыннар, үсәрләр әле.
– Шулаен шулайдыр да ул. Әле үзең яшьсең. Гомерең буе ялгыз тилмереп яшәмәссең бит. Туры килсә, кияүгә чыгар идең, – дип, Нәзифә түтәсенең иң авырткан һәм күңелен кытыклап торган җирен сак кына сыпырып куйды. Нәзифә елан тәпиен кискән хатын. Яшь тол бичәләрнең уй-хыялларын үтә күрә. Җайлап кына тол хатынның иң нечкә кичерешләрен белеп, йомшак кына чиртеп, юмалавын дәвам итте. – Әйе, Ямал белән Вәлиең үсеп кул арасына керделәр. Озакламый үз тормышлары белән яши башларлар, Ходай насип итсә. Үзең теләгән, күңелең тартканны табарсың. Әнә теге оч Хатыйпның да хатыны үлгән дип ишеттем. Шуңа булса да чыгарсың. Ул алмаса, бүтәнгә барырсың. Ил бетмәсә, ир бетмәс. Хи..хи..и, – дип көлеп куйды.
Хәнифә түтәсе дә ачылып китеп:
– Теге урта урамнан ни... дә килгәләп китә дә ул. Өйләнергә генә исәбе юк. Балаларың өчәү бит ди. Ирләр бар да ул, балам өчәү булгач, куркалар. Хәспиямал кызым кайчан үсеп җитә әле? Ул үсеп җиткәндә, миңа да шул-шул яшь була. Мин дә бит торган саен яшәрмим, – дип, уфтанып куйды.
Һәм Нәзифә үзенең бик тә мәкерле үрмәкүч авын кора башлап:
– Түтәкәем, үзең беләсең бит минем балам юк. Хәспиямал кызыңны миңа ияртеп җибәрергә мөмкинсең. Баланы киендерермен, ашатырмын-эчерермен. Теләсә, укытырмын да әле. Минем мөмкинлекләрем зур. Үзең күреп торасың, патша кызы кебек яшимен, – дип, үзенең кием-күлмәкләрен күрсәтеп, билләрен сыпырып куйды.
Хәнифә түти заяга үткән тормышын уйлап бераз гына дәшми торды да, рәвешенә туры килсен инде диеп:
– Әллә ничек бит әле... Монавы бәләкәч кенә балаңнан ничек аерыласың?.. Аны шушы яшеннән ничек чит-ят якка җибәрәсең?! Җир аягы җир башы бит... Аннары, туганнар арасында, күрше-күлән алдында уңайсыз. Баласын озатып чыгырыннан чыкты, йөгәнсез атка әйләнде, диячәкләр, – дип сөйләнсә дә, эчтән бу тәкъдимне бик шатланып кабул итте.
Алдагы киләчәк матур тормыш турындагы хыялга бирелүдән яшь хатынның күңеле күтәрелеп, йөзләре яктырып китте. Моны сизеп алган «юха елан» Нәзифә, тимерне кызуында сугарга өйрәнгән, шунда ук һөҗүмгә күчеп:
– Их-и-хии, кадерлем, минем иң якын күреп йөргән түтәм. Һич хафаланма. Барысына да, Нәзифә кызымны укырга алып китте, диярсең. Хәзер кеше сүзеннән куркып тора торган заманмы? Сөйләсеннәр. Менә мине дә спекулянт дип чәйниләр, – диде дә, тавышын бөтенләй әкренәйтеп, пышылдауга күчте. – Алып кайткан әйбер-сәйберләремне уңышлы озаттым. Тегендә алып барып сатарга бик күп итеп мамык шәлләр алдым. Яшибез әле Аллаһы насип итсә. Яшибез. Онытып торам, сиңа бит аерым гына бүләгем дә бар иде. Ай хәтереңне тычкан кимергән нәрсә, – дип, мәңге кулында йөрткән сумкасыннан Хәнифә түтәсе алдына күлмәклек ситсы белән, йоннан бәйләгән бер джемпер китереп салды. Һәм сөйләнә-сөйләнә: – Мин иртәгә юлга чыгам. Кызыңның барча кәгазь-документлары белән киемнәрен әзерлә. Иртәгә таң белән Саббах абзый районга бара. Шуның белән юлга чыгабыз. Хәспиямал кызың абзыйларга кичтән үк куна килер. Таңнан торып, сине уятып йөрмәбез.
Килешү шулай бүләк белән капланып, ана кешенең ансыз да йомшак күңелен тагы да йомшартып җибәрде.
Хәнифә түти, шатлана-шатлана татлы хыялларга бирелеп, бүләкне кабул итте. Күңеленнән үзенең алдагы тормышында көткән бәхетенә киртә булып торган бәләкәй кызы белән күптән саубуллашып та куйды. Их, нинди татлы хыяллар. Артык кашыктан да котыла. Ходай насип итеп, шулай гына була күрсен инде. Кыз бала барыбер кеше баласы, читкә оча торган кош. Оядан кайчан очып чыкса да барыбер түгелмени? Бүген ни дә, иртәгә ни. Әйдә, үз көнен үзе күрә торсын. Тормышка өйрәнә торсын. Әнә, Зөһдә җиңгәсе ничек җиңел генә Саббах абыйсын кулына төшерде. Ярлекәү тегермәненнән кайтышлый куна кергән егетнең җилкәсенә атланып дигәндәй, иярде дә кайтты...
Хәспиямалга әнисе иртәгә кунакка барасын әйткәч, кыз бигрәк тә шатланды. Ул бит белә: кызлар үсә башлагач, туганнарына кунакка-утырмага башка авылга йөри башлыйлар. Менә иртәгәдән ул да кунакка барачак. Кайда диген әле, йөзем-хөрмәләр һәм әстерхан чикләвекләре үсә торган Ташкент якларына барачак. Саббах бабаларына кайчакны Ташкент якларыннан тәмле-тәмле җимешләр салынган посылкалар килә иде. Шул җимешләрдән аның да авыз иткән чаклары булды. Бигрәк тә Саббах бабасының олы кызы Рәхимә апасы сыйлый торган иде андый җимешләр белән.
Олы юлга таң белән кузгалдылар. Кыргыз Миякәдән ат яллап, Акчун стансасына килеп җиткәндә, кояш төштән кичкә авышкан иде. Кыз ни кадәрле кызыксынып карап барса да, арбаның ат юырткан уңайга селкенүенә изрәп, йоклап китте. Ничек кенә булмасын, юл, юл инде. Акчунга ачыгып-талчыгып барып керделәр. Станса кырындагы ашханәгә кереп, юлга үзләре алган ризыклар белән тамак ялгап, ашханә чәен эчтеләр. Кассадан билет алып, төнлә үтәсе поездны көтә башладылар. Әле Хәспиямалның мондый озын юлга беренче чыгуы иде. Поездны бөтенләй күргәне юк. Шушы Нәзифә апасы сөйләгәннәрдән генә чамалый. Ул ничек була инде тәгәрмәч өстенә утырган өй эчендә барулар. Җитмәсә, андый вагон дип аталган өйләр бик күп була дип сөйләделәр. Поезд көткәндә, апасы белән бөркү станса эчендә утырмый, тыштагы урындыкка чыгып утырдылар. Хәспиямал якында гына сузылып яткан, шул өйләр үтәсе юлның чуеннарын да тотып карады. Күп тә үтми шул юлдан, кара төтеннәр чыгарып, дөбер-шатыр товар поезды үтеп китте. И курыкты Хәспиямал, и курыкты, өсләренә килеп менә дип тора. Куркуыннан йөгереп килеп, Нәзифә апасы артына посты.  Ай куркыныч нәрсә икән. Шуның эченә утырып ничек бармак кирәк тә, ничек йөремәк кирәк?
Көткән поезд төн уртасында гына килде. Шул галәмәт куркыныч поездга утырып киттеләр. Эченә кергәч, алай ук куркыныч түгел икән дә ул. Стена буена ясалган тар гына сәке-сәндрләрдә кешеләр йоклап ята. Идән тулы бик зур капчык сумкалар. Һәм монда күңелне укшытырлык әллә нинди таныш булмаган сасы ис. Алар да бер бушрак мөешкә барып сыендылар. Бераз шулай утырып баргач, чираттагы стансада төшеп киткән кешеләрнең урынына күчеп утыра алдылар. Кыз шул урында бөгәрләнеп кенә йоклап та китте. Ә Нәзифә алдагы татлы хыялларына бирелеп барды. Нинди товарны кулына төшерә алды бит. Ниндиен әле. Теләсә кайсы үзбәк түрәсенең күзе төшәрлек кызны эләктерде бит. Үзбәк кенә түгел, татары да, урысы да мондый байлыктан баш тартмас. Ул нинди кыйгач кашлар, тумыштан сөрмәле күзләр. Ә елмаеп җибәрсә, ике битендәге мәхәббәт чокыры бу баланы тагы да сөйкемлерәк итә иде. Әле бала гына булса да, нинди ягымлы һәм сөйкемле. Ә тагы да бер дүрт-биш елдан егетләрнең һушын алырлык чибәр кыз булып буй җиткерәчәк. Әтисенә охшаса, бик үткер һәм матур булачак бит. Саббахлар ягына охшап, җирән һәм сипкелле түгел. Сүз дә юк, ай-һай шәп товар.
Юл озын, ялыктыргыч. Зур гына бер кышлакка тиклем атнадан артык бардылар. Әллә нинди күңелсез дала-чүлләрне карап бара-бара, Хәспиямал арып, туеп бетте. Нәзифә апасыннан сораштырып караса да, тегесе:
– Хәзер барып җитәбез, кызым, хәзер. Әзрәк түз инде, – дию белән генә чикләнде.
Килеп җиттеләр шикелле?! Тик бу урын Хәспиямал көткәнчә бер генә дә оҗмах бакчаларына тиң түгел иде. Мондагы бакчаларда йөзем-хөрмәләр дә салынып-салынып үсмиләр. Кавын-карбызлар да тәгәрәшеп ятмыйлар. Әллә нинди биек-биек балчык коймалар белән уратып алынган яссы түбәле өйләр. Урамнары да Гөлем урамы кебек киң һәм туры түгел, бормалы-чормалы дигәндәй. Ике тәгәрмәчле арбага җигелгән ишәкләр кара-каршы очраса, чак үтмәле урам. Апасы аны чым-чыкыр килеп уйнаган үзбәк балалары белән тулы бер өйдә калдырып, каядыр китеп барды. Менә шулай башланып китте кызның яңа тормышы. Хәспиямалның әниләреннән бу кадәр озак аерылып торганы да юк иде. Шуңа да Ямал апасын да, Вәли абыйсын да өзелеп сагынды. Күршеләрендәге Миниямал әбиләренең кызлары Сара белән Минзифа дусларын да, хәтта алар бакчасында үскән ачы алмага чаклы сагынып бетте. Өйләренә, әнисе янына кайтасы килә башлады. Түзмәде кыз, җай гына елап җибәрде. Аның елавын күргән балалар, килеп, аны үзләренчә юаткан булдылар. Кыз бу телне аңламаса да, үзбәк балаларының аны юатканнарын аңлап, тагы да катырак елап җибәрде. Шул вакыт Нәзифә апасы кайтып керде. Һәм яшенә манчылып елап утырган кызны күреп, кырыс кына:
– Нәрсә булды? Әллә берәрсе кыерсыттымы?
– Өйне сагындым. Өйгә, әни белән апалар янына кайтасым килә, – дип, кычкырып ук елап җибәрде.
– Берсе дә кыерсытмагач, хәзер үк тукта. Монда елаганны яратмыйлар. Үзеңне ишәккә атландырып чыгарып җибәрерләр. Тукта, хәзер үк тукта! –дип, тагы да кырысрак әйткәч, нишләсен инде бала, барча түземлеген йөрәгенә җыеп, тешләрен кысып булса да, елавыннан туктады. Бу хәлләрдән кыз, әнисе янында юхаланып-юмаланып йөргән матур Нәзифә апасының бик үк матур һәм йомшак күңелле түгел, ә куркыныч апа икәнлеген аңлады.
Шулай итеп чит җирләрдә, чит илләрдә бу бахыр кыз балага тормыш еламаска кирәклеген ачы итеп төшендерде.
И кыз бала, кыз бала, күңелләрең сәхрә-дала,
Кемнәр сине алдап, йөрәгеңә хәсрәт уты сала?
Беләсе иде алдан, кайда булыр яман, кайда ялган
И кыз бала, сагыш утында янамы йөрәгең һаман?      
Бер өч көнләп шушы ярлы гына декхан өендә яшәгәч, Нәзифә апасы район үзәгендәге бер түрә йортына алып барды. Анда кызны төрлечә тикшерделәр. Әле йөретеп карадылар, әле чүгәләргә куштылар. Тешләрен карап, хәтта елмаерга да куштылар. Әйтерсең лә базарда бозау сатып алалар. Документларын карап чыктылар. Үзара үзбәкчә гәпләшеп, кулга кул да сугыштылар. Һәм апасы аңа катгый кисәтеп:
– Хуҗаларны тыңла! Юкка-барга елап барма. Югыйсә, урыска сатып җибәрерләр. Нинди эш кушсалар да, барысын да пөхтә итеп башкар. Аллаһы боерса, сентябрь аеннан укырга да барырсың. Мин сине мәктәпкә урнаштыру турында Ташкентка барып сөйләшеп кайтам. Кара аны, мине көтмичә, бер кая да чыгып йөремә. Монда чегәннәр кыз балаларны урлыйлар. Үзеңне урлап алып китмәсеннәр, – дип, баланы куркытып ук куйды. Һәм Нәзифә апасы китте. Ә чынлыкта, шушы хәлле генә үзбәккә Хәпиямал дигән кызны зур гына акчага сатып китте. Бу – Нәзифәнең шушылай итеп чираттагы татар кызын алдап алып килеп, үзбәкләргә сатуы иде. Күп сатты ул кызларны.
Шушы көнне үк Гөлем авылына хат язып салды. «Шулай-шулай, шул-шул балалар йортына тапшырдым. Берничә елдан үсеп һәм укып, кеше булып, аякка баскач кайтыр. Аның кебек балалар монда бик күп. Хәспиямалга ошады. Монда өч тапкыр ашаталар, киендерәләр бик теләп торып калды. Сәлам белән Нәзифә».
Шулай итеп авылда Хәспиямалны балалар йортына тапшырганнар икән дигән хәбәр таралды. Нәзифәдән килгән хатны яңадан укыган минутларда Хәспиямал Таҗикстанның бер район үзәгендә хуҗаларның баласын йоклатырга салып, тирбәтеп утыра иде.
 

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ

 

Фото: https://www.5-nt.ru/GardenerBlog/Read/9336

 

 

Дәвамы: http://maydan.tatar/achy-alma-devamy/

 

 

«Мәйдан» № 7, 2020 ел

 

Комментарийлар