Юлда
– Монда утырырга буламы, кызым?
Алсу, уйларыннан арынып, эндәшүчегә борылды. Янында – каешланып беткән иске тун кигән, эре гәүдәле, кызыл битле агай тора иде.
– Садитесь, – диде ул йөзен чытып һәм тәрәзә кырына күчебрәк утырды. Әлеге кешенең йолкынган кыяфәтенә күзе төшү белән ирексездән кызның күңелен авыр тойгы басты, кәефе кырылды.
Агай, кулындагы төенчегенә урын таба алмый аптырап, як-ягына каранып алды да, һичнинди тартыну-фәлән кичерми, аны Алсуның каршысында яткан «Юность» журналы өстенә куйды һәм ала-кола төстәге ямьшәйгән куян бүреге белән каплады.
– Кызым, – диде ул утыргач, – син кая кайтасын?
Үз кешегә эндәшкәндәй тәкәллефсез бирелгән сорауга гаҗәпләнеп, Алсу яңадан борылды, күршесенең гаять күп җыерчыклар төшкән көпшәк йөзенә, аннары тупас, сөякчел кулларына карап алды. Бу агай кызның ачуын китерә башлады, шулай да сорауны җавапсыз калдырырга яхшысынмады.
– Сарыланга.
– Шулаймыни? Бер станцада төшәбез икән. Ә аннан соң еракмы?
Агайның беркатлы төпченүе Алсуны тәмам чыгырыннан чыгарды. Әле генә аңа шундый әйбәт иде, югыйсә: ул Казанны уйлый иде, күңелендә татлы көй яңгырый иде, күз алдында дусларының бәхетле йөзләре тора иде. Ә бу карт керде дә...
– Ерак, – диде Алсу коры гына. – И, вообще, отстаньте от меня, ради бога!
– Шулаймыни? – диде агай берни булмагандай һәм җитен саламы төсендәге куе кашларын җыерып куйды, – Синең, балам, кайгың бар түгелме соң? Берәрсе рәнҗеттеме әллә үзеңне?
Монысы артык иде инде. Кызның ярсуы йөзенә бәреп чыкты:
– Сез!.. Сез!.. – Ул, үзен буып алган нәфрәтеннән ничек котылырга белми, тукталып калды. Кыз үзенең хаксызлыгын да, көчсезлеген дә аңлый иде һәм янә дорфа сүз әйтүдән битәр, елап җибәрүдән куркып, картка арты белән борылды, аскы иренен тешләде.
Агай тамагын кырып куйды һәм икенче ягындагы күршесенә эндәште. Аның бик тә сөйләшәсе килә иде. Бернинди шөгыльсез, сүзсез тик кенә утыра алмый иде бугай ул:
– Кордаш, вакыт күпме?
– Ике тула.
– Ике туламыни? Кич җиткән икән. Бу кышкы көннең дим, бер генә дә гомере юк. – Соңгы сүзләрне агай каршысында утыручы каракүл якалы пальто кигән урта яшьләрдәге кешегә карап әйтте.
– Әйе шул, көннәр кыска хәзер, – дип сүзгә кушылды каракүл якалы кеше. – Буран булгач, тагын да кыска тоела.
– Кичке якта тынармы әллә дип уйлаган идем дә мин, күренми шул. Син ерак кайтасыңмы? – агай әңгәмәдәш табылуга сөенеп һәм, шул ук вакытта, чынлап та кызыксынып, җитди кыяфәт белән сораштыра башлады.
– Юк, киләсесендә төшәм.
– Шулаймыни? Ә миңа бераз бар шул әле. Сарыланга төшәсе миңа. Малай янына барган идем. – Агай янә тамак кырып куйды һәм, ишетәләрме дигәндәй, тирә-яктагыларга карап алды. – Онык бар бит минем хәзер. Онык туды. Малай телеграмм биреп чакыртты үзебезне, немедленно килегез, дип. Карчык әйтә...
Агайның сүзләрен тыңламас өчен Алсу яңадан уйларына кайтырга тырышты: вагонның аргы башында магнитофоннан җыр яңгырый иде, игътибарын шуңа юнәлтте. Ягымлы көй тәэсирендә янә хатирәләре уянды: ул яңа ел кичен искә төшерде, гүзәл һәм шау-шулы зал уртасындагы әкияти чыршыны күз алдына китерде, көлү һәм җыр тавышларына күмелгән төнге якты урам өстенә тын гына яуган йомшак карны хәтерләде һәм яңадан күңелендә бәйрәм калдырган моң яңарды.
Тик янында утырган агайның көр тавышы бераздан тагын Алсуны татлы-моңсу халәттән арынырга мәҗбүр итте: агай бөтен вагонны тутырып көлә иде. Ягымлы көй дә, кызның хыяллары да шушы иләмсез көлү тавышы астында күмелеп калды:
– ...шуннан соң колхоз председателе бер ай сөйләшми йөрде үзем белән.
– Әй шыттырырга яратасың да инде, абзый.
– Тузга язмаганны сөйли инде шунда.
– Ипидер менә, булган хәл.
Кыз, якты хисләренә бүтән кайта алмасын аңлап, игътибарсыз һәм битараф күз карашын тәрәзәгә төбәгән хәлдә, чит кешеләрнең берниемә кирәксез чит сүзләрен чарасыз рәвештә тыңлап бара башлады. Ләкин, нәкъ шул вакытта, үч иткәндәй, аргы баштагы магнитофон кызның иң яраткан җырын уйный башлады, йөрәгендә яңадан гөлт итеп сагыну кабынды. Шау-гөр килеп сөйләшкән кешеләрнең тавышлары арасыннан әлеге кадерле көй өзек-өзек кенә ишетелә иде һәм бу хәл кызны шултиклем рәнҗетте ки, яңадан күзләренә яшь килде һәм яңадан агайга ачуы чыкты. Әйтерсең яраткан җырын тыңлый алмавына гына түгел, ә дусларыннан ерак булуына да, туган өеннән читтә яшәвенә дә кыршылып беткән тун кигән агай гаепле иде.
«Нинди тәрбиясез, нинди тупас бөтенесе, – дип уйлады Алсу, – менә ул авылның чын йөзе. Менә ул “романтика”. Юләр. Шул кирәк сиңа. Табигатькә кайта, имеш. Яңа тормыш күрә, имеш. Үзенчә яши, имеш. Яшә инде алай булгач, тупасланмассыңмы узең дә...»
Алсу һәр кичне ванна керәсе килеп йөрүен исенә төшерде һәм көлемсерәп куйды. Аннан соң эштән бик нык арып кайтуын, озын кышкы кичләрдә эш пошудан һәм сагынудан күңел төшенкелегенә бирелгән вакытларын хәтерләде һәм, кинәт, үзен шултиклем ялгыз хис итте ки, хәленнән килсә, хәзер үк поездын кирегә борыр иде дә, туып-үскән шәһәренә, әнисе янына кайтып китәр иде. Бөтенләйгә-бөтенләйгә кайтып китәр иде дә якты, йомшак һәм уңайлы тормышын, ул тормышның татлы җырларын, кинотеатрларын, асфальт урамнарын, неон утларын, мода журналларын, дискотекаларын, троллейбусларын, коктейльләрен, аулак подъездларын, кибетләрен, шәһәрен бүтән ташлап китмәс иде. Үзсүзле дә булмас иде. Әти-әнисен генә түгел, бөтенесен дә тыңлар иде...
Поезд Алсу төшәсе станциягә якынлашып килә иде. Кыз сәгатенә күз ташлады һәм урыныннан торып киенә башлады. Сары тун кигән абзый юк иде инде. Алсу ул булмаганга эченнән генә сөенеп куйды. Киенгән арада өстәл өстендәге «Юность» журналында калган юеш тапларга берничә мәртәбә күзе төшсә дә, журналга кагылмады: гайрәтен кайтарган кешене бүтән исенә төшерергә теләмәде ул.
Сарылан станциясе ялан уртасында бер кечкенә будкадан, атлар бәйләр өчен сузылган колгадан һәм дүрт каеннан гыйбарәт иде. Ашыгыч поездлар монда тукталыш ясамый. Туктаганнары исә трамвай шикелле бер генә минут тора да тизрәк кузгалу ягын карый. Көзләрен һәм кышларын биредә кеше сирәк төшә. Чөнки Сарыланга иң якын дигән авыл да тугыз чакрым ераклыкта урнашкан. Һәм бу якка кайтучы кешеләр яңгырда яисә буранда станцияне узып поезд белән район үзәгенә тиклем китеп баралар һәм асфальт юл белән кире кайталар. Чөнки район үзәгеннән кайтулары урау булса да, уңайлы, ышанычлы.
Алсу үзе дә, буран тынмаса, район үзәгенә кадәр кайту нияте белән утырган иде. Әмма җылы вагон эчендә ул битне чеметтерә торган көчле җилне дә, иртән поезд көткән чагында кичергән шөбһәне дә, уңайлы, тын бүлмә җылысын юксынуын да оныткан иде инде. Аңа хәзер буран инде басылган һәм көн дә җылыта төшкән сыман тоелды. Чөнки юл буендагы агачлар шактый ачык күренә, кар тузаны да алай ук күтәрелми шикелле. Шуңа күрә ул Сарыланга төшәсе итте. Ни дисәң дә, иртәгә эшкә. Ә район үзәгенә китеп барса, кунарга туры киләчәк. Аннары алар ягына кайтучы ат, яисә машина да өзелеп тормый бит монда. Бервакытта да Алсуның бу станциядән җәяү кайтканы юк ич әле.
Алсу, авыр чемоданын күтәреп, вагонның биек баскычыннан җиргә сикереп төшүе булды, битенә килеп бәрелгән шыксыз һәм гаять куе җилнең ачысын тоеп алды һәм бөтен җанын курку биләде: тәрәзәдән генә тынган сыман күренгән икән – ялан буйлап буран котырына иде. Алсу ирексездән кулы белән битен томалады һәм, ни эшләргә белмичә, чарасыз рәвештә артына борылды. Тик поезд китеп бара иде инде; күз алдыннан яшел төстәге вагоннар йөгереп узды һәм кыз станциядә япа-ялгыз басып калды. Аңардан башка поезддан берәү дә төшмәде микәнни соң? Тирә-ягында ник бер җан әсәре күренсен. Кайтучыларны каршы алырга килгән атлылар да юк. Станция тирәсендә дә җансызлык хөкем сөрә: будканың ишеген кар баскан, бүген аны бөтенләй ачмаганнар күрәмсең.
Бар тирәне томалаган буран эченнән караеп торучы ялгыз будканың кар сарган ишеген күргәч кенә, Алсу үзенең ни хәлдә калуын аңлап алды, йөрәге жу итеп куйды; башыннан яшен тизлеге белән шомлы уйлар йөгереп узды; ул кичекмәстән бер карарга килергә тиешлеген белсә дә, ни эшләргә кирәген уйлап таба алмады һәм, күңеленә иңеп кергән өметсезлектән хәле китеп, чемоданы өстенә утырды.
Шул чагында (әллә тоелды гынамы?) аның колагы берәүнең кычкырганын шәйләп алды. Тавышның кай тарафтан килүен төшенмәсә дә, кыз кинәт сикереп торды һәм будка ягына карады – анда һичкем юк иде. Кычкыру янә ишетелде. Җил, әлеге тавышны ертып, үзе белән бөтереп алса да, кыз аның каян килүен чамалап өлгерде һәм артына борылды: посадка янында берәү кул болгап аны чакыра иде. Вагонда Алсуның гайрәтен кайтарган, сары тунлы, шадра йөзле абзый иде ул.
Алсу чемоданын эләктерде дә кар ера-ера абзыйга табан йөгерде. Әмма ун-унбиш адым да китә алмады, сулуы кабып туктап калды: кар тирән, җил каршы – йөгерү түгел атлап барулары да кыен. Ә агай кай арада шул тикле юл үтәргә өлгергән диген. Нигәдер Алсуга бу кеше аны тану белән борылыр да китеп барыр төсле тоелды. Аны яңадан курку һәм ялваруга охшаш уңайсыз бер хис биләде. Тик абзый, җилгә арты белән баскан килеш, сабыр гына көтеп тора иде.
– Син кая кайтасың, кызым, Карамалыга түгелдер бит? – дип кычкырды ул ерактан ук һәм олы бияләе белән битен ышкыды.
– Әйе, Карамалыга, – диде Алсу сулуы кабып һәм чемоданын җиргә куйды. Шул тиклем авыр йөк алуына үкенеп бетә алмый иде ул.
– Шулаймыни? – диде агай. – Безнең як кешесенә охшамагансың. Анда бик әйбәт фельдшер кыз эшли, дип сөйләгәннәр иде. Синдер инде ул, алайса.
Алсу җавап кайтармады, бары ярдәм көткән күзләре белән агайга карады.
– Китер, чемоданыңны, кызым. Сиңа кыен булыр, – диде агай һәм Алсуның чемоданын күтәреп карады. – Ә син менә бу төенчекне тот. Авырая башласа, әйтерсең. – Аннары, яңа күргәндәй, кызның чәшке тиресеннән тегелгән бүрегенә күзе төште. – Шәлең юкмыни синең?
– Юк.
– Кил әле монда.
Агай, олы бияләйләрен салып тез арасына кыстырды да кыз башындагы бүрекнең колакчыннарын төшерде һәм ныклап бәйләп куйды, кызның шарфын рәтләде, пальто якасын күтәреп, өске сәдәфен төймәләде (кызга уңайсыз да, кызык та булып китте); аннары чемоданны күтәрде дә эре адымнар белән китеп барды. Алсу, тугыз чакрым җирне узарга тиешлеген аңлап, кинәт тагын куркуга бирелде – гомерендә дә шултиклем араны җәяү йөргән кеше түгел ич ул; җәй көне булса бер хәл, ә хәзер, буранлы көндә... Өстәвенә, ул эченнән генә агайның үз хәленә керүен, «кыен булмасмы икән?» дип сораштыруын, «кайтырбыз, алла боерса» дип юатуын көткән иде, ә ул, һәммәсе шулай булырга тиеш диярсең, китте дә барды. Алсу кар өстендә яткан төенчекне алды да ашыга-кабалана агай артыннан иярде. Ул икеләнеп һәм үпкәләп торган арада агай шактый җир узган иде инде. Аны куып тотмаса, һичшиксез күздән югалтыр иде.
Тимер юл буйлап сузылып киткән посадканы узып, бераз баргач, алар ак зилзилә эчендә икәүдән-икәү генә калдылар. Буран чынлап та көчле иде: берничә адымнан һични күренми; салкын җил, туктатырга теләгәндәй, вакыт-вакыт әллә нинди шау белән, көчле агым сыман бөтен гәүдәгә сырыла, вак һәм боздай каты кар бөртекләрен биткә китереп бәрә; ә ул бөртекләр битне шултиклем авырттыра ки, бихисап күп энәләр чәнчә диярсең, шул әрнүдән качар өчен генә дә ике кулың белән битне томалап җилгә арт белән борыласы килә.
Ә күңелдә билгесезлек белән бергә нигәдер куану тойгысы уятучы буран пәрдәсе куерганнан-куера. Ак бураннан кала берни күренми. Дөрес баралармы алар, юкмы, – кыз моны белми. Хәер, аның әһәмияте юк шикелле. Бары тик атларга да атларга кирәк. Алга табан иелә төшеп, яны белән борылган олы гәүдәне күздән ычкындырмый барырга да барырга кирәк.
Агай артыннан Алсу көчкә җитешә иде. Кар томалаган юлдан атлавы авыр, чөнки чана эзеннән барсаң, кар ерырга кирәк, ә ат тоягы катырган җирдән баруы мөмкин түгел: әледән-әле аяк читкә таеп китә, яисә, каты урынга басам дисәң, аяк ниндидер бушлыкка эләгә дә, ирексездән сөрлегеп китәсең; ә инде бераз читкә, юл кырыена тайпылдың исә, тездән көрткә батуыңны көт тә тор. Алсу болар хакында уйламаска тырышты. Чөнки ул арый башлаган иде инде. Битен сызлатучы карлы җилгә ачуы чыга башлаган иде. Бөтенесенә кул селтәп, аңа арт белән борыласы, утырасы, күзләрен йомасы килә иде. Шуңа күрә кыз, соңгы ихтыяр көчен туплап, игътибарын бары бер фикергә юнәлтте: ничек кенә булса да агайдан калышмаска кирәк, ничек кенә булса да. Шул сәбәптән ул, агайның кинәт юлдан тайпылып,читкә табан китүен абайламый калды, тирән кар ера башлагач кына, үзләренең кыр буйлап атлауларын аңлады. Тик кыз агайга шул тикле ышана иде, күңелендә шөбһә кузгалып куйса да, аңа әһәмият итмәскә тырышты, абзый ни эшләгәнен беләдер дип уйлады.
Бераздан алар, чынлап та, ике ягын чыбыклар кадалган ниндидер сукмакка килеп чыктылар. Кар каплаган булса да аннан баруы җиңел иде. Ул гына да түгел, урыны-урыны белән асфальт шикелле такыр җирләр дә очраштыргалый. Бөтерелә-бөтерелә буран шуган иңкүлекләрдән узганда Алсу үзен ял итеп алгандай хис итә башлады. Әллә инде җил борылды, әллә алар чынлап та икенче юнәлешкә киттеләр, һәрхәлдә, үҗәт кар бөртекләре дә туп-туры йөзгә бәрелми иде хәзер. Шуңа күрәдер, Алсуның кинәт күңеле күтәрелде. Кинәт аның агай белән сөйләшәсе, фикерләрен бүлешәсе килә башлады. Ул поездагы дорфалыгын исенә төшерде, станциядә ничек югалып калуын хәтерләде һәм йөрәгендә бу абзыйга карата шундый олы рәхмәт хисе туды ки, күңеле тулды, хәтта. Шушы ят һәм ямьсез кеше аның өчен бик тә якын иде хәзер. Кызның гафу үтенәсе, бу агайга дөньядагы иң яхшы сүзләрне әйтәсе һәм күңелендәге җылы туганлык хисен җиткерәсе килә иде. Аннары, ни сәбәптәндер, ул бәләкәй чагында әтисе белән зоопаркка баруларын исенә төшерде: анда бик тә-бик тә озак йөрделәр алар. Алсу арыды, әтисе кулына күтәргәч, ул башын аның күкрәгенә салды да, бөтен гәүдәсендә рәхәт җиңеллек тоеп, күзләрен йомды. Тагын, берчак төнлә белән каяндыр кайтып барганда, ул караңгылыктан һәм билгесезлектән куркып әтисенә сыенды, әтисе аны күтәреп күкрәгенә кыскач кына тынычланды. Ул вакытта аңа әтисе гаять көчле һәм куркусыз булып күренгән иде. Ә асылда ул бик тә вакчыл һәм ихтыярсыз кеше иде. Аларның гаиләсе тулысынча әнисе җилкәсендә булды. Аларның тормышын әнисе тартып барды. Алсу моны соңыннан гына аңлады. Гаҗәп бит, уйлый калсаң, шәһәрдә яшәгән ир-ат заты егетлек дигән нәрсәне нигә оныта икән? Көч-гайрәт турында әйтәсе дә юк. Күпме ирләр комфорт эзли; уңайлы эш, җиңел тормыш эзли. Күпме ирләр акчадан кала һичнигә омтылмый, үзеннән кала һичкемне яратмый. Алар аквариумдагы алтын балыклар шикелле үзләренә сокланганны һәм җим биргәнне генә белә. Ә югыйсә пыяла савыт эчендә матурлыклары белән масаеп тын гына йөзгән балыклардан да көчсез һәм ярдәмчесез җан иясе юктыр бу дөньяда. Бәләкәй генә инешкә җибәрсәң дә үлә ич алар. Алсу үзенең шәһәрдә калган курсташларын исенә төшерде, аларның канәгать йөзләрен күз алдына китерде.
Алсу туктады да төенчекне кар өстенә куйды, җилгә арты белән борылды, бияләен салды, кулы белән яңакларын җылытты. Бите сап-салкын иде. Алсуның көзгегә карыйсы килде. Тик көзге чемоданда. Ә агай күздән үк югалып бара. Кыз ашыга-ашыга аның артыннан китте. Әмма бераздан яңадан хәле бетте. Ул яңадан туктады.
Ә агай борылып та карамый. Ял итәргә дә уйламый бугай. Ичмасам, хәлен сорашыр иде. Аңа нәрсә, ул өйрәнгән җәяү йөрергә. Әнә ничек элдертә.
Кыз авырлык белән яңадан кузгалырга мәҗбүр булды. Ул үзенең бик нык арыганын тойды. Җитмәсә, шактый гына алга киткән абзыйны куып тотасы бар. «Бераз ял итик инде», – дип әйтергәме соң аңа? Шулай уйласа да ул, абзый янына җиткәч, әллә нидән эндәшергә базмады, сүзсез генә иярүендә булды.
Шул чагында агай адымнарын акрынайтты, артка борылды.
– Бүтән туктама, хәлең бетәр! – дип кычкырды ул. – Әнә теге куаклыкка җиткәч, ял итәрбез!
Аннары иелеп кызның кулындагы төенчекне алды да яңадан китеп барды.
Кыз, агай әйткән куаклыкны ничек кенә күрергә теләсә дә, күрә алмады. Шулай да аңа ничектер җиңелрәк булып китте. Ул үзләренең тиздән ял итәселәрен уйлый башлады.
Тик агай әйткән куаклык күренми дә күренми. Әллә аны күчереп куйдылармы икән? Ә бәлки алар адашканнардыр? Бигрәк озак баралар бит һәм дөрес баралармы?
Кызның тәмам егәре китте. Аякларын көчкә сөйри иде ул. Кар өстенә егылудан үзен көчкә тотып бара иде. Көтмәгәндә алда буран пәрдәсе белән уралган карасу сызык пәйда булды. Алсу җиңел сулап куйды.
Агай, көрт ерып, посадка эченә керде (монда сукмакны кар күмгән) һәм тәбәнәк куаклар рәте арасында ялгыз калкып утырган усак агачы янына җиткәч, чемодан белән төенчекне куйды да бияләйләрен салды, аркасы белән агачка сөялде. Алсуның аптырап торуын күргәч, тамагын кырып алды:
– Ышыклан миңа, кызым, оялма.
Алсу карусыз гына абзый янына килде һәм яны белән тияр-тимәс кенә аның күкрәгенә сөялгәндәй итте. Әллә ни булды аңа. Баядан бирле инде аның һәр сүзенә, һәр ишарәсенә сабыйларча буйсынып бара бит ул. Хәзер дә күңеле эченнән ризасызлык хисе уянды. Әмма картны тыңламый булдыра алмады. Көчсезлеген һәм һичнинди тәҗрибә юклыгын тою белән бергә ул үзен гаепле сизә иде. Шушы гаебен юар чара таба алмый, ниндидер яхшылык эшлисе килә иде. Бәлки шуңадыр ул аңа тулысынча ышана иде. Ә бәлки ул йөрәк тоемы белән генә әллә кайчаннан бирле бу агайда яхшы кешене таныгандыр. Һәм ул аңа торган саен ныграк соклана иде, аның алдында үзен торган саен бурычлырак тоя иде...
Буран шаулый да шаулый, җиргә ята, бөтерелә, йә кинәт кузгалып, ак янгын теле сыман, көрт өсләрендә уйный, тынган кебек була да бер, кинәт янә куера, җир белән күкне томалый һәм томырылып агыла. Дулаган кар бөртекләренә озак итеп карап торсаң, үзенең шомлылыгы белән йөрәкне кытыклаучы хис уяна: бөтен дөнья урыныннан купкан да тоташ агымга әверелгән һәм, котылгысыз бер көчтән ләззәт табып, очсыз-кырыйсыз кар томанлыгы эчендә оча, әйләнә, бөтереләдер сыман.
Буран эченнән күренеп торган куаклар күңелдәге ялгызлык һәм билгесезлек хисен юкка чыгара; биредә, посадкада, җил уйнап торса да, ышык сыман тоела; моннан беркая да китәсе килми, бөтен тәнне ваткан ару-талудан арыныр өчен утырасы иде хәзер, күзләрне йомасы иде беразга гына булса да. Агай да арыгандыр инде.
– Бераз утырып ал, кызым. Аякларың язылсын. – Шулай диде дә агай чемоданны агач төбенә китереп куйды:
– Ватыла торган әйберләрең юктыр бит?
– Юк.
Агай тәмәке көйрәтеп җибәрде. Бар нәрсәне үзенә йоткан салкын һава дәрьясында тереклек барын, җан барын искәрткәнгәдер инде, төтен исе Алсуга бик тә тансык тоелды.
Алар тагын кузгалдылар. Куаклыкны чыккач та, җәяүлеләр сукмагы янә юлга килеп тоташты. Юлдан яңа гына трактор узып киткән, аның эзеннән атлавы шактый җиңел иде.
Алар сүзсез генә бардылар да бардылар.
Үр башында юл икегә аерылды. Трактор эзе Карамалы ягына борылган иде. Алсу моңа балаларча сөенеп куйды. Баксаң, алар шктый ук җир узганнар икән инде. Моннан, ике юл чатыннан, Карамалыга өч чакрым гына калып бара бит. Тик абзый алар ягына кайтамы икән? Әгәр дә... Агай трактор салган эздән баруында булды. Уңга табан киткән юлга борылып та карамады. Ә ул юл кыр белән тип-тигез булып калган, юл икәне беленми дә.
Алар сүзсез генә бардылар да бардылар.
Көн җылыта башлады бугай.
Алда сыек кына булып өйләр, агачлар шәйләнә башлады. Бу – Карамалы авылы иде. Кыр-капкага җиттеләр.
– Моннан үзең генә кайт инде, яме, – диде агай. – Миңа да кайтырга кирәк. Вакыт соң инде. Ә син ятар алдыннан баллап мәтрүшкә эч, кызым. Өзлегеп китә күрмә. Мәтрүшкәң бармы соң?
– Бар, – диде Алсу. Ул берни дә аңлый алмый иде әле.
– Шулаймыни? – диде агай. – Булса бик әйбәт. Сихәте зур аның. Ярар, кызым, сау бул. Китим әле.
– Сау булыгыз...
Кайткан юлдан кире китеп баручы агайның керләнеп беткән сары туны, эрегәндәй, буран эчендә юк булды. Тик Алсуга ул менә-менә күренер сыман тоела иде. Кыз һаман әле агай киткән яктан күзен ала алмый иде. Ул һаман берни аңламый тора иде.
Альберт САФИН
Фото: https://ru.freepik.com/
«Мәйдан» № 5, 2021 ел
Комментарийлар