Логотип «Мәйдан» журналы

Бер адым

Бәла көтмәгәндә килде.

Башта Факия карчыкның аяклары шешенеп китте, аннан ул бөтенләй аягына баса алмас булды. Карчыкның хәстәханәгә йөртерлек бала-чагасы юк иде. Авыл советына әйтсәң, бәлки районга алып баручы да табылган булыр иде – ул никтер бу турыда уйламады. Кешенең әкренләп кенә тузуы кояшның чыгуы һәм батуы кебек үк табигый иде, Факия карчыкка да картаерга вакыт иде бугай инде. Яшәмәде түгел, яшәде. Дөрес, башкалар кебек гаилә корып, балалар үстерә алмады, әмма дә ләкин, туып үскән, гомер иткән авылында ул һәрвакыт аерым бер вазыйфа башкарып килде. Авылның үзенә күрә бер күзәтүчесе, каравылчысы, тикшерүчесе иде. Кышкы суыкның егәре кимеп, көрт баскан урамнарга язгы тансык кояш карый башлауга, Факия карчык эскәмиягә җәяр өчен әтисеннән калган тузган бишмәтләрен алып капка төбенә чыгып утыра иде. Беркайчан да буяу күрмәгән, җил-яңгырларга түзә алмыйча каралҗым төскә кергән агач өй, аның каршында шулай ук эшкә ярый алмыйча черегән бүрәнә өеме һәм терәтеп куелган урыс капка... Иске такталардан гына әмәлләнгән тәбәнәк эскәмиядә өстенә кара төстәге кыска бишмәт киеп, башына кара-кучкыл шәльяулык бәйләп утырган Факия карчык бу караңгы мохиткә шулкадәр килешеп тора ки, беренче карашка ул хәтта ничектер күренми дә. Тик олы кеше түгел, бала-чага да аның янына тукталмый уза алмый, чөнки Факия карчыкның калын, яңгыравыклы тавышы әледән-әле ишетелеп тора: «Галимә кызы, Фәһимнәр өйдә юк, Өшенгә төшеп киттеләр», «Фанил малае, бәкәең түбән урамга таба чапты, йөрмә монда көтү куркытып», «Шамил малае, тәүфигың арткыры, уйнама ул колонка белән!» Урам якка бер күз салу нияте белән генә чыккан күрше-тирә Факия карчыкның шаулап-гөрләп утыруына кызыгып, аның янына килә дә беркавым капка баганасына сөялгән көе сөйләшеп тора, аннары йә эскәмиягә, йә шунда каршыда бик уңайлы булып торган утын түмәренә килеп утыра. Факия карчык исә һаман бернәрсәне дә күзеннән ычкындырмыйча, исәпсез-сансыз бәрәннәренә, йә булмаса кош-кортына уч төбе белән уеп-уеп алып ипи турый – аның уң кулында ике бармагы юк. Бармаклары булмау аңа яшәргә комачауламый иде дә бит, менә аякларына баса алмый башлавы тормышын бермә-бер күңелсезләде шул.
Башта әкрен генә карават башларына, урындык артларына тотына-тотына өй ишегенә кадәр килә Факия карчык. Аннан, ишек тоткасына ябышып, тезләре белән тупсага күтәрелә. Өйалды идәненә җайлап кына төшә дә тезелешеп торган он, ярма, писүк капчыклары өстеннән буш чиләкне өстерәп төшерә һәм, куллары белән шул чиләккә таянып, тар аралыктан сукрана-сукрана өйалды ишегенә таба шуыша. Бер карасаң, хәйран киң «өйалды»ның капчыклар белән тулуына аннан башка бер кеше гаепле түгел кебек. Берәрсе тәртипкә салыйм дип тотынсын әле аның чоланын, бу җыела-җыела инде череп барган байлыкның мыскалына да тия алмаячак! Тик шулай да... кемгәдер ачу белән сукрана карчык. Иң түбән баскычка җиткәч, чиләккә ике куллап таянып, хәл кергәнче ял итеп ала да үҗәтлек белән иске чиләкне тагын капкага таба күчерә.
Бүген капкасын авырлык белән ачып җибәрсә – капка каршында ук кулларын артка куеп, түбәноч Минъямал кортка басып тора иде.
– Факия, нихәл?
– Ничек булсын инде минем хәл. Кибеткәме?
– Юк, синең янга атап төшүем ие...
Факия карчык, бик ачык чырай бирәсе килмичә, сүзсез генә эскәмиягә таба борылды.
Минъямал кортка исә, аның карашын юри сизмәмешкә салышып, күрәсең, кысыла-кысыла Факия карчык янына килеп утырды.
– Фазиләләргә кунаклар кайткан әле, – диде ул бераз вакыт дәшми торгач.
– Гөлсинә, казларың тыкрык башына кереп бара! – Факия карчыкның гадәттәгечә кисәк яңгыраган тавышы каршы як күршеләренең һичшиксез өйләренә кадәр ишетелгәндер...
– Интадан Миндерәхим...
– Таза миңгерәү! Теге якка чыгып ку! – бу сүзләр инде Гөлсинәнең каз куып азапланган кызына адресланган иде.
– Мужыт кайтып йөреп булмас бүтән, Факияне дә күреп китәсем килә, дип әйтә икән Миндерәхим. Аның бит узган ел хатыны үлгән.
Факия карчык сискәнеп китте:
– Нәрсә дип әйтә, ди?
– Дөресен әйткәндә, мине шуңар алданрак җибәрде инде Фазилә. Белеп торсын Факия апа, диде. Әнә, килүче шул Миндерәхим түгел микән әле...
Факия карчыкның йөзеннән «кан качты». Ул кабаланып эскәмиядән төште дә, чиләгенә таянып, капкага таба ашыкты. Минъямал кортка аңлады – Миндерәхим килеп җиткәнче, аның ничек тә капкадан кереп өлгерәсе килә иде. Минъямал кортка торып басып, үзенең какча гәүдәсе белән Факия карчыкны капларга тырышты. Капка әкрен генә сызланып ябылгач, өстәвенә, эчке яктан шапылдатып бикләнгәч, ул ник икәнен үзе дә аңламастан, җиңел сулап куйды.
Җете кара костюм-чалбар кигән, әле хәйран төз гәүдәле Миндерәхим карт килеп җиткәндә, Минъямал кортка, кулын маңгай өстенә куеп һәм як-ягына карангалап, капка төбендә берүзе басып тора иде.
– Исәнме, Минъямал, – дип килә-килешкә ике кулын сузды чит кунагы.
– Исән, бик исән әле... Миндерәхим синме суң? Күптән кайтканыгыз булмагач, аермачык танып та булмый бит...
– Тагын бер елдан егерме ел буласы иде авылга кайткан юкка. Башта малай белән бәхетсезлек килеп чыкты бит минем, шуннан айнып булмады. – Миндерһхим карт, күңеле йомшарып, күрәсең, сүзен дәвам итә алмыйча тукталып торды. – Узган ел менә хатын да «тегендә» күчте. Шунда, малай янына җирләдек. Нишләтәсең, барыбызга да шунда барасы инде... Әле Түбән оч Салихны күрдем, Фанил белән дә сөйләшеп утырдык байтак кына.
– Ә-ә-ә..
– Факияне дә күреп чыгыйм дигән идем менә...
– Мин дә Факия янына төшкән идем дә. Ни бит... Өйдә юк икән. Аның апасы Гөлҗиһан Сосновкада тора бит. Шуның кызлары кайтып алып киткән.
– Кайчан кайтыр микән суң?
– Белмим шул, авыл кешесе әллә нигә бер чыгып китә инде. Баргач-баргач, торыр, дим мин аны.
Миндерәхим карт күзгә күренеп күңелсезләнде. Һәм Минъямал кортка белән салпы гына саубуллашып, кайту ягына борылды. Ул урам уртасына чыгып җитә язган иде инде, Миньямал кортка, әйтми калмыйм тагын, дигәндәй, аны каты гына эндәшеп туктатты.
– Миндерәхим! Факияне әйтәм, сине искә ала инде ул, гел сөйли... Икенче кайтуыңда килерсең әле шулай да, име?
Шушы гади генә сүзләрне ишеткәч, Миндерәхим картка, әйтерсең, җан керде. Йөзләре ачылып китеп, Минъямал корткага кат-кат баш селкеде. Бу вакытта капка ярыгыннан карап торган Факия карчыкның күзеннән бер бөртек күз яше сытылып чыкты да, җил ашаган кытыршы, җыерчыклы бите буйлап түбән тәгәрәде. «Үлмим икән әле мин, – дип уйлады ул нишләптер, – менә бит, күздән яшь чыкты...»
– Китте... – урам яктан Минъямал кортканың тавышы ишетелде, – чыгасыңмы син, Факия?
Капка шыгырдап ачылды да алдан, гадәттәгечә, Факия карчыкның иске чиләге күренде.
...Алар байтак гомер сөйләшми утырдылар.
– Картайган Миндерәхим дә, – дип сүз башлады бераздан Минъямал кортка.
– Картайган, – дип аның сүзен җөпләде Факия карчык.
– Яратадырыең инде син аны, – дип куйды Минъямал кортка кинәт үкенеч белән. – Инде кавышкач, минем аркада ташлап кайттың бит. Мин аерылганга, миңа иптәш булыйм, дип... Мин дә җүләр, име... Икебез дә кайткач, кеше арасында ул чаклым читен булмас, дигәнмендер инде.
– Әй, әллә кайчангыларны искә төшермәле, – Факия карчык, ничектер үз уйларына бирелебрәк, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды, – Шулай язган булгандыр инде...
– Факияттәй, бу бабай синең егетең идемени?
Яңа каз куып йөргән Гөлсинә кызы күмердәй кара күзләрен елтыратып, инде алар янына килеп утырган икән! Факия карчык шапылдатып аның аркасыннан сөйде:
– Син әле олылар сүзен тыңлап йөрисеңмени?
– Егете генә түгел, ире иде ул Факия әбиеңнең, – дип ачыклык кертәсе килде Минъямал кортканың.
Сабый, билгеле, аны тыңлап бетермәде, сикереп торып капкаларына таба йөгерде:
– Әни, әни, Факияттәйнең егете кайткан!
Карчыклар бердәм көлештеләр дә тагын тынып калдылар. Икесенең дә күңелләрен үзәк өзгеч сагыш биләгән иде...
Дөрес, үзенә бертөрле рәхәт сагыш иде бу...
 

Ризидә ГАСЫЙМОВА

 

Фото: ok.ru

 

Комментарийлар