Ялгыз гомер
Хикәя.
Картлыкка таба мин бармас идем,
Гел яшьлегемдә калыр идем.
Әгәр картлык бәхеткә бай булса
Бар да шуңа ашыгыр иде.
\Р.Зарипов\
Гөлнисә Галиева сугыш башланыр алдыннан «Марс» колхозында Сәлимә исемле кызын берүзе генә үстереп, колхозның төрле авыр эшләрен башкаручы бик тә тырыш, булган, бердәнбер хатын иде. Гел ул гына ат җикте, атлы эштә эшләде, барлык ирләр башкара алмастай эшләр аның өстендә булды. Шуңадыр, аның турында «ул ирләргә караганда да булдыклырак», дип тә әйтәләр иде. Сәлимәнең әтисе кем икәнлеген төгәл генә белүче юк иде. Дөрес, теге яки бу ир турында пыш-пыш сүзләр булгалады, ләкин озакламый алары да онытылдылар, чөнки сугыш башланды, кеше башына башка кайгы төште – ничек фашистны тизрәк җиңәргә, ничек исән калырга. Гөлнисә алты яшьлек Сәлимәсен үзеннән калдырмады диярлек, авыл арасындагы эшләргә гел аны алып йөрде. Ферма малларын карау дисеңме, абзарларын чистарту дисеңме, аларны ашату һ.б. физик эшләрнең барысын да диярлек башкарырга туры килде икесенә дә. Әнисе эшләгәндә, бик арыган вакытларында сабый кайда утырса шунда йоклап та китә иде. Шуңа күрә, Сәлимә сылу, матур, тыгыз гәүдәле булып, авырлыкларга чыныгып үсте. Гел «бишле»гә генә булмаса да, ул укуда да «ударник»лар рәтендә булды.
Гөлнисәнең өе мунчадан аз гына зуррак, юка гына тактадан әтмәлләгән өй алдылы, салам түбәле, читән белән әйләндереп алынган, инештән ерак булмаган, авыл читенәрәк урнашкан, әтисеннән калган бик искереп, менә-менә авар диярлек күп терәүле йорт иде. Шулай булса да, аның эченең чисталыгы, пөхтәлеге бөтен авылга да билгеле иде. Кайчан керсәң дә, стена-түшәмнәре, идәне дә ап-ак итеп ком белән ышкып юылган булыр. Чүлмәкнең эче тышыннан билгеле була, дигәндәй, Гөлнисәнең өй тирәсе дә бик чиста, чүпсез, менә кемнән үрнәк алыгыз, дип кычкырып тора. Үсә-үсә, Сәлимә бу өй эшләренә күнекте, әнисенең әйтеп, искә төшереп торуын көтмәде, көн дә гадәткә кергән эшләр сымак кына, күз ачып йомганчы башкарып та куя иде.
Сугыш еллары олылар өчен дә, балалар өчен дә авыр булдылар, бигрәк тә – сугыш азагына якынлашканда. Чирләр, үлемнәр артты, хәтта кайбер авылларда кабер казырга да кеше юк дип, сөйлиләр иде. Сугыш тылда да тормышны җимерде, көчсезләндерде, фәкыйрьлекнең чигенә китереп җиткерде. Үзенең кычкырып торган тазалыгы, ныклыгы белән бөтен авылны шаккаттырып яшәгән Гөлнисә дә соңгы вакытта бик биреште. Сулыкты, төссезләнде, хәлсезләнде, акрынлап колхоз эшләренә дә чыга алмый башлады. Нинди чир белән чирләвен, төгәл генә кай җире авыртуын да белүче булмады аның. Тиз арада корыды-кипте дә, гомере буе бушка эшләп, тормышның бер рәхәтен тоя алмыйча, булган тырышлыгын бердәнбер кызы Сәлимәсен үстерүгә багышлап, менә-менә сугыш бетә дип йөргән көннәрнең берсендә якты дөньядан китеп үк барды.
Унөченче яше белән барган, ләкин гәүдәсе буенча инде җитү кызларны хәтерләтә торган Сәлимә бөтенләй ятим калды. Ә шулай да, аның торыр почмагы, яшәү өчен тырмашырдай тырышлыгы, елгырлыгы бар иде. Авыл Советына чакырып, үскәнем, сине детдомга озатырга туры килер инде, дип әйтергә өлгермәделәр сәвиттә утыручылар, Сәлимә «мин йортымны ташлап беркая да китмим, авылымда калам, үз тамагымны үзем туйдырырмын», дип, кырт кисте. Әгәр җибәрсәгез, кайдан да булса барыбер качып кайтаячакмын, дип тә өстәде. Күп уйлаша торгач, күршесе Әминә әбигә аны караштырып торырга куштылар һәм авылда, үз йортында калдырырга карар кылдылар.
Сәлимә, сабый гына булса да, элеккеге гадәте белән, колхоз эшенә чыкты, әнисе башкарган эшләрне менә дигән итеп башкарды, мәктәпне дә онытып бетермәде. Тик шулай да Әминә карчык төнгелеккә аның үзен генә калдырмады, йә иптәшкә үзе кереп куна торган булды, йә үз өенә алып чыгып кундыра иде. Бала әнә шулай ике арада үсте дә үсте.
Унны бетереп, өлгергәнлек аттестаты алгач, ул башкалар кебек читкә китәргә уйламады, ә якындагы гына Минзәлә авыл хүҗалыгы техникумындагы агрономия факультетының читтән торып уку бүлегенә керде. Сөйгән авылым минем бишегем, мин аны бервакытта да ташламаячакмын, дип, үз-үзенә сүз бирде ул. Сәлимәнең кыюлыгын, өлгерлеген, җитезлеген, булганлыгын, фикер йөртү сәләтен истә тотып, аны үз группаларының старостасы итеп сайладылар, төрле җәмәгать оешмаларына керттеләр. Барысына да җитеште, укуын да яхшы алып барды ул. Техникум җитәкчеләре күпме генә аны техникумның штаттагы комсомол секретаре эшенә, авылын ташлап, күченеп килергә кодаласалар да, ризалык бирмәде, кыз, авылында каласын әйтте. Чибәрлек, сөйкемлелек, һәр ирне үзенә каратырдай, тартып торырдай төсмер, гәүдә коелышы аңа тынгылык бирми, тыныч кына яшәргә комачаулый башладылар. Хәтта, яшьрәк укытучылар да, кичләрен икәү генә аны класста калдырып, башта дәресләр турында, соңрак сөйләшүне мәхәббәт темасына күчереп, Сәлимәне кочакларына алгалыйлар, аңа гашыйк булуларын ачыктан-ачык әйтәләр иде. Ләкин әле яшьлегенең өлгереп җитмәве булгангамы, әллә мәхәббәт дигән катлаулы нәрсәнең ни икәнен аңлап җиткермәвеме, ул әлегә егетләрне үзеннән кире кага торды. Чынлап та, Сәлимә әлегә кадәр тормышта бер рәхәт тә күрми үскән ятим бала буларак, бернинди туганы, ярдәм чыганагы булмаган җан иясе, бары бер максат белән генә яшәде. Ничек тә яхшы итеп укып, диплом алырга, авылына кайтып авылдашларына хезмәт итүдә иде исәбе. Һәм ул үз дигәненә иреште дә, кызыл диплом белән авылына кайтып, күптән хыялланган эшендә-колхоз агрономы булып эшли башлады.
Менә-менә ишелеп төшәм дигән өендә берүзе яшәп, көн күреп, агроном хезмәтенә тулаем чумып, Сәлимә авылның бөтен ир егетләренең йөрәкләрен өзгәләп, күзләрен кыздырып, акылларыннан шашарлык дәрәҗәгә җиткереп, яңа тормышын башлады. Ул авылның күмәк хуҗалыгының агрономлык тармагын җитәкләүче беренче махсус белемле белгече иде. Аңа кадәр бу эштә кемне куйсалар шул эшләде. Сугыштан соңгы авыр еллар булуга карамастан, язгы чәчүләр, көзге урып-җыюлар буенча да «Марс» колхозының уңышлары сизелә башлады. Бу эшләрдә, әлбәттә, белемле Сәлимәнең өлеше икәнен дә таныды авыл халкы.
Авылдашлары башкага да борчыла башлады. Буйга җиткән, белемле, асылның асылы, чибәрнең чибәре, булганның булганы агроном кыз кемгә кияүгә чыгар да, кемне бәхетле итәр икән, дип баш ватты. Иң гаҗәбе шул, яшь чакта шул кадәр чая, аралашучан булган кызны бер дә кичләрен өенә озатып куючылар күренми дә, сизелми дә. Шулай да, колхозымны районда беренче урынга чыгармый торып, бер егет белән дә кул тотышмаячакмын, кияүгә дә чыкмаячакмын, дип әйткәләгән, имеш, дигән сүзләр йөргәли. Колхоз Сәлимәнең өенең авылда иң мәсхәрә хәлендә бөтен авылның ямен җибәреп утыруын һәм үзенең көн-төн колхоз эшләре өчен янып-көеп йөрүен күреп, күптән түгел генә вафат булган күршесе Әминә әбинең йортын аңа бирергә дип тәкъдим ясаганнар иде дә, ләкин ул: «Мин авылыма кеше өендә фатирда тору өчен түгел, ә үз нигеземдә торып гомер итәргә, картаерга дип кайттым, югыйсә техникумнан соң әллә кайда, әллә нинди эшләр тәкьдим иткәннәр иде», дип кенә җавап бирде. Шулай да колхоз аңа үз планында, нәкь үз нигезендә тыйнак кына бер йорт салып бирде.
Бу зурлаулардан, хөрмәтләрдән соң Сәлимә тагы да янып канатланып яши, эшли башлады. Ул үзенә дип беркетелгән алма-чуар айгырда җайдак та, җигеп тә басулардан кайтып кермәде, иртә таңнан һәр басуның хәлен үз күзләре белән күреп әйләнеп кайта иде. Чәчкән һәр сорт бөртекләренең ничек үсүен, нинди уңыш көтәргә булачагын ул инде якынча чамалый иде. Нәтиҗәләр күзгә күренделәр, район җитәкчеләре дә аңа уңай бәя бирделәр, «Марс» колхозында ешрак булдылар, тәҗрибә уртаклашырга килүчеләр саны да артканнан-артты. Болар барысы да Сәлимәне куандырдылар.
Ләкин ул бөтен гомерен гел басу-кырларда гына уздыра алмады бит инде. Башкалар кебек, аның да үз йортында, үз почмагында кешеләрчә ял итеп, тәмле ризыклар ашап, күңелен алмаштырырдай, юандырырдай теләкләре туа башлады. Ә бу йортта аның өчен мондый шартлар юк иде шул әле. Бер мүкләк кәҗәсеннән, кечкенә генә этеннән, 4-5 баш тавыгыннан башка ишек алдында башка тереклек иясе юк иде. Мәрхүм әнисе дә шулай гына яшәде бит аның, Сәлимә дә шул гадәтне дәвам итә. Байлык ише әйберләр аны кызыксындырмадылар. Соңгы вакытта олы яшьтәге күрше-тирәдәгеләрнең: «Башлы-күзле булырга вакыт җитте бит инде, Сәлимә, яшьлегеңне, басу-кыр дип, юкка уздырып җибәрмә, үз парыңны табарга вакыт бик җитте, киләчәгең, картлыгың турында да уйла», дип киңәшләрен чыны белән дә, шаяртып та еш кына әйткәли башладылар. Ул: «Миңа дигән яр әле тумагандыр», дип шаян гына җавап бирә торган булды.
Ә чынлыкта алай түгел иде шул. Еш кына, ялгыз өенә кайтып керү белән, ишек төбендәге урындыкка утырып, эшне нидән башларга, дип озак кына уйланып утыргалый башлады, ялгызлыгыннан хурланып еш кына елап та алгалады. Чынлап та, авылында «әйдә, кулга-кул тотышып яшәп китик», диярдәй күңеленә ошаган ир-егетне күрмәде ул. Ә андый бер кеше бар иде.
…Минзәлә техникумында укыган чагында, дүртенче, соңгы курста агротехнология фәнен укытучы Фәрит исемле яшь кенә укытучы бик еш кына Сәлимә тирәсендә булгалый башлады, кичләрен дәресләрдән соң аны гомумторагына дә озаткалады. Фәрит, чынлап та, урта буйлы, таза матур гәүдәле, янып торган, 4-5 яшькә генә олырак булган чибәр ир кеше иде. Яшерен түгел, Сәлимә дә аңа карата битараф булмады, аның күңелендә Фәриткә карата беренче мәртәбә мәхәббәт хисләре туды. Тик шунысы аяныч, Фәрит өйләнгән кеше, гаиләсе бар, шушыларны белә торып ул үзенең эчке хисләрен аңа ачып салмады, ә бары тик, их, гаиләң булмаса, мин синең парың булырга бүген үк риза булыр идем, дип, янып-көеп йөрде. Бу җылы хисләр Сәлимәдән бүтән калмадылар, Фәрит чагылышлары аның өчен эталон ролен уйнадылар. Башка ирләр аның белән шаярта яки танышу турында сүз башласалар, Сәлимә, иң беренче итеп, Фәрит образын күз алдына китереп, бу ир кеше белән үзенчә чагыштырып ала иде дә, ошамаса, аның кем булуына карамастан, бүтән бөтенләй сөйләшми иде.
Яшь үскән саен үзенекен итә икән ул. Сәлимәне дә ялгызлык, ничектер, кимсетә башлады, янында бер таяныч, фикердәш, иптәш булмаганлыгы көннән-көн сизелә башлады. Үзенчә өй эчен дә бераз җиһазландырган булды, өс-башын да караштырды, каралты-курасын да осталар яллап ныгыттырды, тик күңел генә буш иде, куаныч, канәгатьлек тапмады. Әле янында берәр баласы уралып, әни, дип эндәшкәләп куйса да ул кадәр күңел өздергеч ямансу булмас иде. Еш кына салкын, нурсыз өенә кайтып керәсе килмәгән чаклары да булмады түгел, булды. Иптәшсез яшәү кыен икәнлеген ул тагын бер кат төшенде һәм күз яшьләре белән уздырган бер төнендә, ничек язган шулай булсын, иптәшкә бер бала тапмыйча булмас, дигән карарга килде.
Быел «Марс» колхозы бөтен тирә-якны шаккатырып мул уңыш алды. Гомере буе артта өстерәлгән, район җыелышларында кыйналулардан башканы белмәгән колхоз барысын да гаҗәпләндереп йокыларыннан уятты. Әлбәттә, район җитәкчеләре бу уңай үзгәрешне эләктереп алдылар һәм ел азагында, инде зур, төп эшләр башкарылып беткәч, «Марс» колхозында районның тәҗрибә уртаклашу фәнни-гамәли җыелышын уздырырга булдылар. Анда район колхозларының рәисләре, агрономнары, белгечләре һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының фәнни хезмәткәрләре дә бар иде. Җыйналышта Сәлимә баш докладчы булды һәм ул гади генә, шапырынмыйча, техникумда алган белемнәрен ничек практикада кулланып эшләве турында кыскача гына сөйләде. Сораулар да, сокланулар да күп булды…
Тәнәфестә, бер таныш тавышның: «Уңышларыгыз белән котлыйм, Сәлимә ханым», диюенә борылып караса, егылып китә язды: каршысында беренче мәхәббәте Фәрит үзе басып тора! Өзек-өзек, эчтәлексез, искә алу кебек сүзләрдән ары китә алмадылар алар бу юлы. Тик шулай да Фәритнең, күрешеп, аерым гына сөйләшәсе иде, дигән сүзе Сәлимәне сөендереп эченә ут салды, ничектер дәртләндереп җибәрде.
Җыелыш бетте, кунаклар таралыштылар, танышлар танышларына кунак чәенә калдылар. Сәлимә дә көне буе дулкынланулардан бик нык арып, өенә ничек кайтып кергәнен дә тоймады, ишеген келәгә дә эләргә онытып, караватына капланып ятты да, моңарчы булмагандай, әллә шатлыгыннан, әллә ялгызлыгыннан гомерендә беренче тапкыр үксеп-үксеп елады. Шул капланган килеш ул гүр кебек тын өендә ярсый-ярсый тирән сулап ята бирде. Ул «Хәерле кич!», дигән шул ук таныш тавышка сискәнеп китте, ләкин башын калкытырга да кыймады. Сәлимә елап-шешенеп беткән күзләрен күрсәтергә оялып һаман да ята бирде. Фәрит бу йортка төнге вакытта аяк атлап керүче беренче ир кеше иде. Ул әле ишек төбендә байтак басып торды. Сәлимә аны куып чыгармады, ник килдең дә димәде, ә бары тик, бар, келәне эләктереп кер, алайса, кеше килеп керүе бар, дип, Фәритне өйалдына чыгаруга, урынынан торып, тиз генә үзен төзәткәләде, тәртипкә китерде. Фәрит кире керүе булды, алар бер сүзсез бер-берсен каты итеп кочакладылар, һәм Сәлимә беренче тапкыр ир кеше иреннәренең тәмен тойды…
…Иртәнге караңгыдан Фәритне озатып чыгарып җибәргәндә, Сәлимә, Фәрит, миңа була гаиләңне ташлама, бу төн синең өчен дә, минем өчен дә беренчесе һәм соңгысы. Бу турыда икебез дә онытырга тиешбез, диде, дә, тагын бер кат аның иренен суырып үпте. Алар саубуллаштылар…
Шушы көннән соң Сәлимәне алмаштырдылар мыни! Ул, ничектер, яңадан да җанланып, терерәк, егәрлерәк кебек тоя башлады үзен. Шулай булырга да тиеш, ул бит хәзер баласы тууы, баласы булуы хыяллары белән яши башлады. Озак узмас, аның ялгызлыгына да чик куелыр, эшеннән арып кайтканда, өйдә каршы алучы булыр. Күпме еллар көтте ул янында берәр баласы гына булса да булуын! Хәзер инде ул, сөекле айгырына атланып, иртән иртүк басуларны әйләнеп чыгуын туктатты, чөнки, авырлы хәлдә, кискен селкенүләр, авыр күтәрүләрнең ярамаганлыгын белә иде. Аңа, ничек кенә булмасын, сакланырга кирәк иде һәм, беркемгә дә сиздермичә, шулай эшләде дә. Соңгы вакытларда кыр-басуларны җиңел тарантас кебегрек арбага гына утырып карап йөри башлады.
Вакыт узды. Фәрит белән бергә уздырыган назлы төнгә дә 4 айның узып китүе сизелмәде дә. Сәлимә үзенә генә билгеле булган эчке үзгәрешләр, корсагының да бераз юаная башлавын тоя башлады. Ләкин боларны ят кеше күзе сизәргә тиеш түгеллеген дә ул аңлый иде, шуңа күрә киңрәк, иркенрәк киемнәр киеп йөри башлады. Берүзе генә басу киңлекләрен узган вакытларда эчендәге баласы белән сөйләшә, әллә нинди планнар кора, еш-еш эчен тоткалап, сыйпаштырып та алгалый иде.
Язның бу салкынча киче аны, нишләптер, авылдан иң еракта, «Ирек» колхозы белән чикләнгән, сазлыклы басуны карарга тартты. Байтак кына җыелып торган суга карап, үзенчә, әле монда тиз генә техниканы кулланырлык түгел икәнлегенә нәтиҗә ясап, кайтып китәргә генә җыенган иде, кайдададыр арык кына сыер мөгерәвен шәйләп алды һәм, атын шул якка борып, күп тә бармады, ярты биленә кадәр батып, су эчендә басып торучы бер кызгылт сыерны күреп алды. Үзенең элеккеге дуамаллыгы белән, бар дөньясын онытып, арбасыннан төште дә, язгы җыелма суын ерып сыер янына керде. Күренеп тора, сыер инде күптән баткан, дер-дер калтырый, үзенчә, чыгарга омтылып та карый, ләкин сазлыкның чымыр-чымыр тавышы гына ишетелә. Сәлимә башта камчысы белән йомшак кына бер-ике тапкыр арт санына суккалап та алды, ләкин сыер һаман урынында кала бирде. Бәлки, ярдәме тияр дип микән, ул сыерның коерыгыннан тотып: «әйдә, малкай, әйдә җаныем, сиңа монда төнгә калырга ярамый, бик нык туңгансың», дип, аны тарткаларга, эткәләргә, урыныннан кымшатырга тотынды. 3—4 мәртәбә көчәнебрәк тарткалавы булды, корсагын эчтән нидер көйдереп алды һәм үзе дә чак кына сыер кырына аумады, бераз аңын да югалтып алды, ахыры. Күзен ачып, аңына килгәндә үзенең сыер өстенә бөгелеп төшкәнен аңлады. Ул, соңгы көчен җыеп, арбасына атлады һәм атын ерак кына булмаган эскерт янына туктатты да, корырак саламлы урынга утырды. Ул ике боты арасында ниндидер серле жылылык тойды. Сәлимә, эченә авырлык килүдән, баласының үзлегеннән төшкәнен аңлап алды да үксергә тотынды. Әлегә аның нәрсә дә эшләрлек хәле дә, аңы да юк иде. Күпме шулай яткандыр, күзен ачканда тирә як караңгы иде инде, ул үле баласын арбасында йөртә торган иске капчыкка төреп, күпме булдыра ала, шулкадәр саламны тирәнрәк казып төрелгән баланы каплады да, хәл алгач, яңадан килеп, әйбәтләп башка җиргә күмеп куярмын, дип арбасына утырып кайтып китте.
Өенә кергәч, чишенгәндә, күзләре көзгегә төште, ул үз-үзен танырлык түгел иде. Бераз юынып, чистарынып алгач, җылы юрган астына кереп яткач, хәзер миңа нишләргә, бердәнбер мине куандырып яшәткән өметем дә юкка чыкты, киләчәктә яшәргәме яшәмәскәме дигән, шомлы уйлар бастылар аны. Шундый катлаулы уйлар арасында йөзеп, эчендәге сызлануларны да көчкә кичереп ята торгач, иртәнге якта гына йокыга китте ул. Сәлимә өч көн авылда күренмәде, өенә килеп тикшерүче дә булмады, бары дүртенче көнне генә өй аралаш ялгыз яшәүче Нәкыя әби килеп керде, хәл-әхвәлләрен сораштырды. Сәлимә карчыкка ни булганнарын чишмәде, гомеремдә бер тапкыр да чирләгәнем юк иде, менә нык кына әллә ни булып алды, Нәкыя әби, дигән булды. Хатын-кызда булгалый инде ул андый чирләр, чирләмәс өчен, сиңа кияүгә чыгарга кирәк, кияүгә, дип тынычландырырыга булды карчык һәм миндә дару үләннәре бик күп, кайнатып кертим әле, дип чыгып та китте. Колхоз рәисе Гыймадиев та Сәлимәнең шулай озак югалып торуына аптырамады: «Ел буе көн-төн эштә, бәлки, бераз талчыккандыр, ял итеп алырга уйлагандыр, Сәлимә кебек ышанычлы кешеләр юкка гына эшкә чыкмый калмыйлар», дип, тавыш чыгарып азапланмады, бераз ял итсен, дип кенә уйлап куйды.
Карчык чыгып китүгә, ул, песи баласы шикелле, юрган астына бөгәрләнеп кереп ятты да, киләчәктә нишләргә, яшәргәме, яшәмәскәме, бу хурлыклы вакыйгадан ничек котылып чыгарга, кеше теленә кермичә исән-сау котыла алырмы, тормышы нинди юнәлештә китәр кебек сораулар башын тинтерәттеләр. Үзеннән-үзе, Фәритне дә берничә кат исенә төшерде. Аңа ачуланмады да, үпкәләмәде дә. Ул төн аның иң бәхетле беренче, бәлки, соңгы төне булгандыр. Фәрит тә озакка дип түгел, ә тизгә генә, бер күреп, йөрәге януын басу өчен генә дип кергән иде бит. Ә төнне бергә уздырырга туры килде. Шундый уйларга уралып ятканда, кулына бер иске шәлгә төрелгән, хуш исле төрле чәчәкләр исе борынны ярып торган кәстрүлен тотып Нәкыя апа килеп керде. Мә, эчеп, төренеп ят әле, кызым, файдасы булмый калмас, бу үләннәр белән әбиең кемнәрне генә сихәтләндермәде, сиңа да шифасы тими калмас, дип, өстәлдәге көрешкәгә бераз салып та бирде.
Чынлап та, артта калган авыр көннәрдән соң Сәлимә беренче тапкыр, барлык эчке сызлауларын тоймыйча, төнне тыныч, йоклап уздырды. Иртән күзләрен ачып җибәрүгә, ниндидер җиңеллек, рәхәтлек сизде, ашыйсы килгән иде. Ләкин урынынан торып эшләргә алынырлык түгел иде әле. Иртүк кереп җиткән Нәкыя әби дә аның кызарып, матурланып, җанланып китүен күреп: «Әнә шундый сихри үләннәр ул минем үләннәрем. Бер-ике көннән ныклап аякка да бастырырлар алар сине», дип, чирлене куәтләндереп җибәрде. Парлап чәй эчеп, тамак туйдырып алдылар, авыл яңалыкларын сөйләштеләр. Синең нык кына чирләп китүең авылдашларны хафаландырды, шулай булмаска да мөмкин түгел, авыл халкы сине ярата, хөрмәт итә, колхозны бик алга җибәрдең бит, кызым, диде, карчык, соңгы сүзләренә аерым басым ясап.
Нәкыя әбинең үләннәре сихри булып чыктылар. Сәлимә күзгә күренеп ныгыды, акрынлап аягына басты, вак-төяк өй эшләрен караштыра башлады, эчке сызланулары бетте дисәң дә була инде. Тик башыннан бер нәрсә, чыкмыйча, фикеренә ирек бирми иде әле аның, эскерт кырында саламга күмеп калдырылган төшергән баласы, җан кисәге иде. Ул төнге караңгыда, үзе дә үлем хәлендәге кеше, ул сабыйның малаймы, кызмы икәнен дә карый алмады бит, ни эшләгәнен үзе дә белмәде. Аны иң борчыганы шул булды, алай болай кыргый этләр аны каезлап урыныннан чыгарып ташлап, кешеләр күзенә эләгеп тавыш чыкса, Сәлимәгә көн бетте дигән сүз. Шуңа күрә, иң беренче бурычы итеп ул бүген үк төнлә, айгырын җигеп, эскерт тирәсен әйләнеп кайтырга булды. Арбасына йомшак итеп хуш исле кипкән печән җәйде, көрәк һәм күптән инде уралып йөрүче берничә иске күлмәкләрен дә арбасына төреп салды да, үзенчә бисмилласын укыштырып, юлга чыгып китте. Эскерт янына тиз барып җиттеләр. Бәхетенә, бала күмелгән урын шул килеш тора, чит-ят кулларның актарынганлыгы сизелми. Булган көчен җыеп, Сәлимә саламны актарды, ул арада капчыкка төрелгән кечкенә генә төшкән баласы да килеп чыкты. Төргән капчыкны таратып, алып килгән иске чиста күлмәкләргә төргәндә, ул, сабыйның кыз икәнен белеп алды да, үкереп елардай булды, ләкин моны эшләргә ярамый иде шул. Ул тиз генә якындагы әрәмәгә юнәлде. 5-6 метр эчтәге кечкенә генә аланчыкта кабер кебегрәк чокыр казыды һәм күз яшьләрен агыза-агыза баласын шунда күмеп куйды да, өстенә, беленмәсен өчен, бераз иске саламнар , агач ботаклары ташлады. Сәлимә, әйтерсең, үзенәң яшьлеген, барлык булган бәхетен җирләде кебек булды аңа. Төнге тынлыкта берүзе озак кына басып тыңланып торды да, и язмышым, киләчәгем тагын ниләр күрсәтер микән әле, дип, тугрылыклы айгырын өенә таба атлатты.
Бу урын Сәлимә өчен гомере буе гел ул гына белә торган иң изге урын булып калды, һәм ул, аз гына буш вакыты чыкты исә, кызы күмелген урынны кагылмый узмады.
Иртән, төне буе баласын уйлап шешенеп беткән Сәлимә кинәт акрын гына ишек шакыган тавыш ишетте. Чыкса, ишек каршында колхоз кантурының төнге каравылчысы Касыйм карт басып тора. Ул йомшак кына, көчкә ишетелерлек тавышы белән: сине персидәтел Гыймадиев чакыра, диде дә китеп барды. Бераз киткәч, озак тормасын, дип әйтте, диде. Бу гына җитмәгән иде, дигәндәй, Сәлимәнең башына ниләр генә кермәде бу карт килеп киткәчтен, бигрәк тә начарраклары тиргәде аны. Бәлки, дип уйлады ул, бала төшерүе, ничектер, милиция органнарына да билгеледер һәм аны шуның өчен чакыралардыр.
Идарәгә барып кергәндә, сугышны башыннан азагына кадәр узып, бик күп яралар һәм күкрәк тулы орден медальләр белән кайткан Гыймадиев үзе генә ниндидер кәгазьләр актарып утыра иде. Йомшак кына итеп Сәлимәнең хәллләрен сораштырды, ни булды, дип артык казгынып тормады, туп-туры, әйдә, әзерлән, икебезне бергә нишләптер районыбызның беренче секретаре үзе янына чакыра, диде дә, кирәкле кәгазьләрен күн папкасына тутыра башлады. Сәлимәнең башын тагы да куркыныч уйлар актара башлады—барысы да шул сабыен югалту белән бәйләнгән! Бу хәл «беренче»гә барып җиткәч, эшләр бигрәк тә харап инде дип, бөтенләй боекты.
Юл буе «ГАЗ»ик эчендә эш, уңышлар, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр. Гомердә булмаганны, беренче секретарь Галимов боларны кабинетында, урыныннан торып, үзе аларга каршы килеп, кулларын биреп исәнләште һәм икесен дә үзенең эш өстәле кырына утыртты. Беренче секретарь шат, күтәренке күңелле, гел «Марс» колхозы уңышлары турында гына сөйли, Гыймадиев белән Сәлимәне мактый. Менә шулай, туганнар, диде дә ул, сейфыннан ике кечкенә генә кәгазь каплар алып өстәленә куйды. Менә болар сезнең икегезгә тапшырасы югары хөкүмәт бүләкләре – сиңа, Гыймадиев, «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены, ә сиңа, Сәлимә туган, «Хезмәттәге батырлыгы өчен» ордены тапшырыла. Ләкин бу орденнарны без күкрәкләрегезгә хәзер минем кабинетта түгел, ә шушы арада булачак район активы каршында тапшырырбыз…
Галимов шул арада сүзне икенчегә борып, иптәшләр, болай бик иртә, эш сәгатьләре башланганчы, мин сезне орденнар тапшырырга чакырдыммы әллә дип уйладыгызмы? Юк шул, эш үтә дә четереклерәк. Кичә кич республикабызның авыл хуҗалыгы министры шалтыратты һәм ни өчендер, дип уйлыйсыз, озакка сузмыйча, шушы көннәрдә мин, ди, синең агроном Сәлимә Галиеваңны Казанга министрлыкка баш белгеч итеп алам, бүген үк сөйләшегез дә, миңа фикерегезне җиткерегез, диде. Миңа нәрсә, Сәлимә үзе ни әйтер бит әле бу тәкъдимегезгә, үзе белән сөйләшеп карармын, дидем, дип, туп-туры Сәлимәгә карады. Сәлимә узган авыр хәлләреннән, орден белән бүләкләү шатлыгыннан да айнып җитмәгән килеш, бу көтелмәгән, башына да китермәслек тәкъдимнән гел югалып калды. Сәлимәнең характерының бик көчле ягы да шунда иде шул, ничек кенә катлаулы, авыр шартлар булмасын, ул тиз һәм икеләнергә урын калдырмаслык карарга да килә белә иде.
Бераз хәлләнгәч, Сәлимә инде Сәлимә үзе иде, хәзер аңа беркем дә басым ясарлык түгел иде. Ул эченнән генә белә, хәзер инде ул әнисе җирләнгән Баланлы авылын һәм кызы ашык-пошык кына күмелгән кисендекне, гомерен багышлаган кыр-басуларын ташлап беркая да китмәячәк. Катгый, кыю тавышы белән ул: «Иптәш Галимов, мин, агрономлыкка укып, бөтен белемемне, булганлыгымны туган авылым Баланлы халкына хезмәт итәргә сүз бирдем һәм гомеремнең азагына кадәр шулай булып калачакмын. Мин авылымны ташлап беркая да китмәячәкмен, алмаштырмаячакмын», дип, башка сүз куертырга урын калдырмады. Шушы җавапны гына көткәндәй, Галимов урыныннан торып Сәлимә янына килеп басты да, дөрес эшлисең, сеңлем, әле безгә алда бергәләп хәл итәсе үзебезнең дә эшләребез муеннан, дип, рәхмәтен белдерде. Белеп торыгыз, киләчәктә мине мондый сораулар белән тинтерәтмәгез, мин үз эшемнән бик канәгать, диде Сәлимә. Кабинеттагылар бер-берсенә уңышлар теләп таралыштылар.
Юл буе тын кайттылар, Сәлимә бик талчыкты, эчке хатын-кыз хәлләрен үзе генә белә иде, бераз ятып ял итеп аласы килә, ул бит әле ярты кеше генә иде. Шулай да, Гыймадиев, председатель буларак, үзенең: «Ну әйтеп тә куйдың соң, Галимов булып Галимовны сүзсез калдырдың, молодец», дип берничә рәт кабатлады. Ул аны Сәлимәнең капка төбенә үк илтеп куйды да, үз җаең белән эшкә чыгарсың, дигән сүзләр белән аерылыштылар. Бераз чәй эчеп, тамак туйдырып алгач, үз почмагына кайтып җитүенә куанып бетә алмыйча, ул ял итеп алыйм, дип, тагын салкын урынына бөгәрләнеп, төренеп ятты. Урта яшь хатын-кыз өчен мондый юл йөреп кайтулар юкка гына узмыйлар, ул райкомда сөйләшенгән сүзләрне кабат-кабат анализлады, ә күңеле колхозының бетмәс-төкәнмәс кыр эшләре турында иде.
Еллар узган саен хатын-кыз тулылана, акыл җыя, сөйкемлеләнә, ирләрне үзенә тартучан була, диләр. Сәлимә дә нәкь шушы сыйфатларны үзенә туплап, «карт кыз» булып яши бирде. Күпме бер дигән ирләр, ә араларында бик байлары, булганнары да аз түгел иде, чит илләрдәге оҗмах почмакларына бергәләп ял итәргә кыстаучылар да гел тәкъдим ясаштырдылар. Гаиләләрен ташлап, бүген үк хатын итеп алырга әзер торучыларының хисабы-саны да юктыр, ләкин ул үзенең юк-бар агачтан гына әтмәлләп куйган йортыннан башканы якын күрә алмады, вәгъдәләргә ышанмады. Ул, кызын төшергән көннән башлап, үз эченә йомылды һәм бернинди ялтыравыкларга да кызыкмады. Хәзер аның күңелендә бары тик бер генә куанычы иде, инде менә ничә еллар кисендектәге яшел үлән белән капланган кечкенә генә калкулык янына барып басып тору, иң якын кешесен, кызын (әнисе хөрмәтенә Гөлнисә исемен дә куйды ул аңа үзенчә) искә алып кайту иде. Гади генә яшәде, булганына риза булды, кеше рәнҗетмәде, булганын кеше белән бүлеште, күршеләре белән тату, туганнарча булды. Совет чорында һәр елны, урып—җыю эшләре беткәч, бушка, кайларга гына санаторий-курортларга путевкалар бирмәделәр! Бармады. Ул белә иде, анда да аңа ирләр тынгылык бирмәячәкләр, ә җиңел акыллы, «типтереп» яшәргә яратучы хатын-кызны ул ирләргә карата да ныграк күрә алмый иде.
Колхоз рәисе Гыймадиев белән эшләве җиңел иде аңа, чөнки, ата назын белми үскәнгә, ул аны гел үз әтисе урынына күрде. Анысы да Сәлимәнең ятимлеген белеп-тоеп, аңа йә «үскәнем», йә «кызым» дип кенә эндәшә иде, ә инде берәр начальство килсә, ул иптәш Галиевага әйләнде. Гыймадиев аңа өен яңартып алу турында да һәр җае чыкканда сүз кузгаткалады, ләкин ул, минем ялгыз башыма шушы йортым да бик җиткән, Фалих абый, дип, һәр тәкъдимне кире какты. Соңгы берничә елда председатель Гыймадиевның сәламәтлеге какшавы нык сизелә башлады---моны иң беренчеләрдән булып Сәлимә аңлады. Ул төшенде, әгәр алай болай Фалих абый вафат булып, колхозга яңа хуҗа килә икән, күпләргә авылда яшәве бик кыенлашачак, ә, бәлки, күпләр авылны ташлап чыгып та китәчәкләр. Фалих абыйның оста оештыручы, бар нәрсә турында да аталарча кайгырта белүе, намуслы, үзе өчен түгел, ә халык өчен көн-төн эшләве халыкны да үз тирәсенә туплый алды, колхоз бар яктан да гел алдынгы булды. Әгәр, Ходаем күрсәтмәсен, бу хәл була калса, Сәлимә йөрәге белән кичерә алмаячак, белмим, агроном булып та эшләр микән, чөнки Фалих абыйсы Сәлимәнең һәр уңай тәкъдимнәрен кабул итте, яклады, һәрдаим ярдәм итте. Сәлимәнең Фалих абыйсының чире турындагы эчке сиземлелеге хакка чыкты. 5 елга якын узган сугыш юллары, аннан соңгы авыр елларда 35 елдан артык колхоз рәисе арбасын тарту председательнең йөрәген бөтенләйгә кимереп бетергәннәр икән инде. Ике атналап, тыным бетә, һава җитми, дип, бик зарланып йөрде дә, кинәт кенә дөнья белән саубуллашты изге күңелле, әйбәт җитәкче.
Фалих Гыймадиевның үлеме Сәлимәнең язмышында да бик нык үз чагылышын күрсәтте. Ул да хәзер яшь тәти кыз түгел бит инде. Аның «Марс» колхозы кырлары, басулары, межалары, юллары аша йөргән чакрымнарын чутка салсаң, җир шарын әллә ничә әйләнеп чыгуга тиң булыр иде. Аның заманасы да нык үзгәрде бит. Үзгәртеп кору дигән, беркемгә дә аңлаешсыз яңа политика нигезендә, колхозлар бетәчәк, җирләр сатылачак, имеш. Колхозчылар ялчылар булып калалар икән, дигән сүзләр аны бигрәк бетереп ташладылар. Уйларга да куркыныч, бөтен гомереңне, көчеңне, сәламәтлегеңне, тырышлыгыңны туган авылыңны, җиреңне гөлбакчага әйләндерү өчен багышла да, бер селтәнүдә барлык эшләгән эшләр юкка чыксын әле! Моңа нинди кеше йөрәге чыдасын да, ничек бу авырлыкны күтәрә алсын ди?!
Сәлимәнең фаразлары барысы да хакка чыкты. Колхозга яңа «җитәкче»ләр килде. Моңа кадәр төзелгән зур-зур объектлар гел юк кына хакка сатылды, маллар саны бик нык кимеде, колхозга яңа техника кайтмый, колхозчыларга хезмәт хакы түләнми башлады, яшьләр кайсы кая китеп таралыштылар, колхоз эшен башкарыр кешеләр дә калмады. Эшләп үсеп, эшләп гомер кичергән кешеләр өчен моннан да авыр вакыйгалар башланды микән?
Сәлимә тагын әллә нинди куркыныч вакытлар киләчәген көтмичә, пенсиягә чыгып, булганына риза булып яшәргә булды. Ә дөреслектә, аның да сәламәтлеге бик беткән иде инде. Бигрәк тә аяклары нык борчыды аны, кырык елдан артык ул басуларны аркылы-буйга атлаулар эзсез калдырмыйлар, аяк буыннары төннәр буе сызлап, йокысыз чыккан төннәре аз түгел. Хәзер инде аның кулы астында бернинди дә техника да юк иде, шуңа күрә, әрәмәгә, кызы янына барулары да бик сирәкләнде….
Көзге коры көннәрнең бер иртәсендә Сәлимәнең капкасы кырына бер иске генә зәңгәр төстәге «Москвич» машинасы килеп туктады.
Сәлимә ишек алдын тәртипкә салып маташканда, кече капкадан чал гына чәчле, урта буйлы, картая башлаган бер ир кеше килеп керде. Бер-берсенә озак кына карашып икесе дә урыннарында катып калдылар. Иң беренче Фәрит таныды һәм Сәлимәгә таба атлады. Инде күзләре күрүе кими башлаган Сәлимә дә Фәритне танып алды, төшенке кәеф белән генә, куллар бирешеп күрештеләр. Әйдә, өйгә узыйк, дигән сүз чыкмады, сүзләр дә бик саран, эзлексез, хәл белешүдән ерак китмәде. Шунда Фәрит: «Малаең кайда, үзең белән торамы» – дип сорап куймасынмы! Сәлимә җавап биреп тормады, әйдә, машинаң белән бер җиргә барып кайтыйк әле, дип кенә әйтә алды ул...
Менә алар Ерак басу кисендеге эчендәге кечкенә генә калкулык кырында басып торалар. Бу юлы сүзне Сәлимә башлады: «Менә бу безнең каршыдагы сизелер-сизелмәслек кенә калкулык астында синең кызың Гөлнисә ята. Әнә теге артыбыздагы сазлыкта баткан бер сыерны коткарам дип азапланганда, синең белән уртак буласы кызыбыз, авырлыкка чыдый алмыйча, төште һәм, күңелсез кеше сүзләренә кермәс өчен, мин аны менә шушы урынга күмеп куярга мәҗбүр булдым. Әгәр исән булса, ул бүгенге картлык көнемдә минем терәгем булыр иде мәрхүмем. Инде 40 елдан артык шушында килеп, туйганчы елап, эчемне бушатып китә торган идем. Хәзер анысын да булдыра алмыйм, заманалар үзгәрде. Рәхмәт, Фәрит, алып килүеңә, әтисе буларак, син дә, гомереңнең соңгы елларында булса да, кызыңның кайда ятканын белдең. Моңарчы бу турыда әле бу дөньяда берәүнең дә белгәне юк иде, син – әтисе, беренче кеше. Ә хәзер кире алып кайт инде»…
Искеләрне искә алуның бер файдасы да юк, диде ул, машинада кайтканда. Ләкин син шуны бел, мин сине гомерем буе яраттым, син минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем булдың. Кияүгә сораучылар да күп булды, ләкин син гаиләле кеше булсаң да, мин сине беркемгә дә алмаштырмадым, менә шулай ялгыз гына гомер кичердем. Менә шулай минем хәлләр кадерлем, Фәрит. Син мине әнә теге чатка кадәр алып бар да, үз юлыңда бул, ә мин синең арттан соңгы тапкыр карап калырмын, дип сүзен йомгаклады. Фәрит тә, җавапсыз калмас өчен, сүз башларга дип авызын ачкан гына иде, Сәлимә шундук: «Вакытында шаярасын шаярдык, буласы булды, күрәсен күрдек, гомерләр узды, калганы да шулай узар, иншалла», дип машинадан төшеп калды.
Төшүен төште, ләкин күзен машинадан аера алмады, почмактан борылып күздән югалганчы карап торды. Үзен ничек кенә салкын, битараф тотарга тырышса да, Сәлимә эчтән янды, көйде, чөнки ул Фәритне артык ярату белән яраткан иде шул, гомере дә шул хисләргә төрелеп узды. Бигрәк тә чәйгә булса да чакырмаганы өчен үзен тиргәде, гафу итә алмады. Ул, әлбәттә, өенә дә чакырган булыр иде, ләкин күңелен яңадан актарасы килмәде аның.
Авырткан аяклары белән акрын гына, кая таба атлаганын да белмәгәндәй, бер урамнан икенчесенә күчеп, авылындагы соңгы елларда гына салынган хан сарайлары кебек йортларны карап кайта-кайта, үз капкасын үтеп китә язган. Ул, өенә кереп, чишенгәч кенә үзенең гаҗәп нык арыганлыгын һәм үзәк өзгеч ялгызлыгын тойды. Кинәт аның карашы көзге кырындагы бәрхет тукымага тезеп тагып куелган орден-медальләренә, санап бетерә алмаслык төрле значок-билгеләргә төште. Аннан да бәхетле, дәрәҗәле кеше булды микән ул чакларда, ул бүләкләрне зур нәчәлникләр кулыннан кабул итеп алганда! Ә хәзер алар җансыз тарихи дәлилләр кебек кенә асылынып торалар. Шунысы куандырды Сәлимәне: ирле хатыннар кебек, ирләре җилкәләрен кимереп яшәмәде ул, ә ирсез дә, акыл сыймаслык хезмәт батырлыклары, югары уңышларга ничек күтәрелү юлларын күрсәтте.
Совет чорында булса, Сәлимә өлкән яшьтәге иң бәхетле кешеләрнең берсе булыр иде, ул бүләкләрне күкрәге тутырып тагып, яшьләр белән очрашу кичәләреннән кайтып кермәс иде. Кермәс иде, тик хәзер андый хезмәт батырларының кадере бетте шул…
Фәрит белән соңгы очрашкан көннән башлап, Сәлимә урамда бөтенләй диярлек күренмәде, аяклары беркая тартмады, чит-ят кешеләрне күрәсе дә килмәде. Бөтен җен ачуы килгәне картлыгының чарасызлыкка килеп терәлүе булды. Аның бит серләшердәй, эчендәгесен уртаклашырдай бер туганы, якын хезмәттәшләре дә юк иде, ә үз-үзеңә генә йомылып яшәү үлем белән бер. Ул хәзер беркемне дә көтми, үзе дә беркемгә дә кирәкле кеше түгел, ә аны искә алырдайлары йә үлеп, йә үзләре дә кеше кармагында соңгы көннәрен кичерәләр.
Нишләде бу дөнья?! Озакламый тамагыңа су бирүче дә булмас, ахыры. Кайчандыр үзе артыннан бөтен тирә-якны шаулаткан хезмәт батыры Сәлимә әнә шундый үтә дә төшенке уйлар белән яши башлады.
Менә кич белән, таягына таянып, көчкә өстерәлеп, арт күршесе, үз тирәләрендә абыстай булып догалар укып йөрүче Нәсимә әби килеп керде. «Әссәламегаләйкем»нәрне алышкач, абыстай «һөҗүм»гә дә күчте. Кызым, дип дәште ул Сәлимәгә, вакытында нык эшләдең, тырыштың. Күрәм: җегәрең кими, ялгызың гына яшәвең авырлаша. Корьән китапларын укыштыр, алар татарча да күп чыгарылган, җаныңа шуннан ярдәм, тынычлык табарсың. Җомга көнне мәчеткә бергәләп йөрербез, үкенмәссең. Озакламый барыбызга да теге дөньяга күчәсе бар, ә кайбер Корьән сүрәләрен белү һәркем өчен фарыз, диде. Абыстайның шушы сүзләреннән соң Сәлимәнең эченә рәхәт җылылык йөгерде, фикере ачылгандай булды. Әйтерсең, ул адашкан урманда үзенә юл тапты!
Нәсимә карчык таягына таянып көчкә генә торды да, ишеккә таба атлады, ишекне ябар алдыннан: «Мин әйткәннәргә колак сал, күрше, картлыгың җиңелрәк булыр», дип хәерле төн теләде.
Рубис ЗАРИПОВ
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар