Логотип «Мәйдан» журналы

Вена өстәле

Иртәнге якта балык аеруча шәп чиртә.

Матвей картның кәефе шуңа бик күтәренке. Ул, телен чыгара-чыгара, тырпайган бармаклары белән кармакларга җим каптыра да еш кына чирткәләгән симез корбан балыкларын, саклык белән генә алып, резина көймәсенә сала тора. Менә бөгелә-сыгыла чыгып килүче чираттагы кызылканатны учына алып, ул үз алдына күңелле генә гөлдердәп куйды һәм... җансыз сын кебек катып калды. Кинәт күз аллары караңгыланып китте, сулышы буылды картның.
– О, Боже!..
Бөтен әрәмәлекне яңгыратып сайраган кошлар да бермәлгә кинәт өнсез калган сыман тоелды аңа.
– О, Господи, Боже! – дип кабат пышылдады ул үзалдына һәм, эшләпәсен салып, төртенеп тә алды. Аңардан ярты метр гына читтәрәк, тырнаклары кып-кызыл лакка буялган сыңар аяк, көймәгә төртелеп, суда чайкалып ята. Ул сүс капчык сыман чүпрәккә төрелгән...
Курчак-фәлән түгелме? Карт кармак сабы белән сак кына төртеп тә карады. Юк, ялгышырга мөмкин түгел иде шул. Балыкчының күңелен коточкыч шомлы авырлык басты. Ул кармагын ташлады да ярга ашыкты...
Ә бу вакыт моннан шактый ерактагы өйләрнең берсендә берәү тирләп-пешеп идән буйый иде. Ул төне буена шактый күп эш башкарды. Шулай да бернинди ару-талуны сизмәде, йөзе генә бераз агарынган да, тәннәре, куллары калтыранып куя. Күрше-фәлән кергәнче бетсен дип ашыга ул. Борчылып ара-тирә тәрәзәгә карап ала: «Бөтенләй яктырып бетмәгәнме әле?.. Эмаль буяу шунда ук кибә дә бетә. Буяучыга бу хәл бик тә кулай. Яхшы. Кеше-кара килгән җиргә ялт иткән булыр, сизелерлек тә түгел...»
Суд медицинасы эксперты җентекләп тикшергәч, жансыз аякның егерме-егерме биш яшьләрдәге хатын-кызныкы икәнлеге ачыкланды. Үлеменә тәүлектән артык вакыт узмаган... Аның авыр җинаятькә тап булуына безнең шигебез калмады. Аяк бик үткен корал белән бот төбеннән кырт киселгән, башка урында аз гына тырналган эзе дә юк. Үзе кем? Башы, гәүдәсе кайда?.. Урманда түгелме, су өстендә йөзеп йөрмиме, әллә су төбендә микән?
Шәһәрнең бөтен милициясе, дружиначылар һәм башка ярдәмчеләребез аякка басты. Безнең группага тагын ике йөз кеше, Алабуга милиция мәктәбе курсантлары килеп кушылды. Аерым группаларга бүленеп, яр буендагы урман-куакларның һәр төбен диярлек җентекләп энә күзеннән уздырабыз. Бер генә чокыр-чакыр да, таш-тау аралары да игътибарсыз калмый. Су өстен Кама флотилиясе водолазлары барлый. Су өстендә дистәләгән моторлы көймә, ә һавадан вертолет күзәтә.
Ниһаять, кичкә таба пилот әлеге аяк табылган җирдән ун чакрымнар түбәнрәк суда шикле бер нәрсә күреп ала. Бу – икенче аяк иде. Кем ул бәхетсез хатын? Үтерүче кем? Әлегә берсе дә билгеле түгел. Аяк төрелгән капчыкны ышыкта киптереп, махсус порошок сибеп кызыл нур аша үткәргәч, аның бер почмагында сыек кына шәмәхә кара табы беленде. Формасы белән бу сызык бераз «С», йә булмаса «О» хәрефен дә хәтерләтә. Ул капчык иясенең исеменә, йә булмаса фамилиясенә бәйле түгелме?
Сул аякның йөзендә җитен орлыгы кадәрле миңе дә бар икән. Аяк бармакларын төсле фотога төшерәбез. Рәсемнәрне күбәйтеп, кайбер иптәшләргә тапшырабыз. Алар кичекмәстән тирә-як шәһәр-районнардагы парикмахерларга ашыгалар... Миңле аякның тырнакларына педикюр ясаучы останы табып булмасмы? Аның ярдәме белән мәрхүмәнең кем икәнлеген ачыклый алмабызмы?..
Кичкә таба көчле җил исеп, бөтен күк йөзен кара болыт каплап алды. Беравыктан тирә-юнебез караңгылыкка чумды, һәм шунда ук күк күкрәп, яшен яшьнәп, көчле янгыр коя башлады. Ачык һава астында тору мөмкинлеге калмады. Тикшерү-барлау эшләрен вакытлыча туктатып торабыз. Водолазлар гына, бернигә карамыйча, эшләрен дәвам итәләр. Алар чишенми генә бераз хәл алалар да парлап-парлап болганчык салкын суга кабат чумалар. Байтак мәйданны тикшерделәр инде. Иртәдән бирле алмашсыз, ялсыз эшлиләр дә бит, тик нәтиҗә генә юк әлегә.
Көтмәгәндә мин урнашкан палатканың брезент ишеге ачылды һәм ялт-йолт яшьнәп, өзлексез коеп торган яңгыр пәрдәсе аша эчкә берәү атлады. Керүче әле генә судан чыккан кебек лычма юеш иде. Аның аяк астына шунда ук шыбырдап су ага башлады. Ямьшәеп беткән эшләпәсен салып кулына алгач кына, мин аның кем икәнлеген танып алдым: балыкчы бабай Матвей карт иде бу. Ул киез эшләпәсен сыга-сыга мич янынарак урнашты да:
– Төбе тишелде, озакка булырмы? – дип куйды башын өскә таба кагып... Аннан соң әкрен генә өстәде: – Аяк басмаган урын, күрмәгән кеше калмады. Сездә ул-бу юкмы?..
Мин аңа кыскача гына үзебезнең хәлләрне сөйләп бирдем. Карт тирән көрсенеп, сүзсез генә башын чайкап куйды.
Матвей Петровичның борчулы кәефен яхшы аңлыйм мин. Ул яшәгән кечкенә поселокта мондый вакыйганың булганы юк иде. Әлеге фаҗигале хәл бер Матвей бабайны гына түгел, бөтен поселокны шомлы борчуга салган. Шуңа күрә дә карт балыкчы, мин пенсионер дип тормады, безнең белән бергә жиң сызганып эшкә кереште. Поселокның кайбер урыннарын барларга, кайберәүләр белән очрашып сөйләшергә тиеш иде ул. Ләкин... юлы уңышсыз булган. Шулай да мин аның нидер әйтергә теләгәнен сизеп торам.
– Узган төннең элеккесендә, – дип сөйләп китте Матвей Петрович, бераз сүзсез утырганнан соң, – мин текә яр кырыендарак кармак салып утыра идем. Таң алдында су дулкынланып алды һәм әрәмәлектә җиңел машина тавышы ишетелгән кебек булды... Бәлки ялгыш ишетелгәндер дип, мин аңа әһәмият бирмәгән идем... Әле бүген кода да шул турыда сөйләп торды... Ул да әрәмәлек ягыннан урам аша үтеп киткән машина тавышын шәйләп калган... Әйе, ул да, таң алды иде, ди.
Мин бу яңалыкны шунда ук республика министрлыгыннан килгән милиция полковнигы Җәләевкә җиткердем.
– Яктыргач ук курсантларны текә яр әрәмәлегенә җибәреп, шул җирләрне җентекләп тикшерергә, ә водолазларны хәзер үк шунда күчәргә әзерли башлагыз, – диде ул.
Таң беленә башлаганда, җил тынып, яңгыр да басылды. Курсантлар, поход кораллары белән коралланып, текә яр әрәмәлегенә киттеләр. Матвей Петровичның да эшсез утырасы килмәде. Ул водолазларга юл күрсәтергә алынды. Ә полковник Җәләев водолазлар белән үзе җитәкчелек итәргә булды.
Мин капчыктагы «О» яки «С» хәрефенә карап, шул хәрефләрдән башланган фамилияләрне барлыйм. Инде бихисап күп җыелган Семенов, Сергеев, Сабировлар һәм Орлов, Обуховлар арасыннан безне үз машиналары булганнары нык кызыксындыра – аларны аерым бер төркемгә туплыйбыз.
Менә тагын телефон шалтырап куйды. Түбән Кама районындагы парикмахерскийларда тикшереп йөрүче иптәшебез икән.
– Фотоларны күрсәтеп чыктым, танучы табылмады, инде нишләргә? – ди ул.
– Монда кайтыгыз...
Әйләнә-тирәдәге шәһәр, район милиция бүлекләре белән дә өзлексез элемтәдә торабыз. Кайчан, нинди вакыйгалар булуы турында белешәбез. Кайбер җинаятьләрне шушы фаҗигагә бәйләп тә тикшереп карыйбыз. Еш кына прокуратурадан һәм министрлыктан шалтыраталар. Алар да борчыла. Вакыт үткән саен, киеренкелек тә көчәя бара.
Ниһаять, төшкә таба Алабугадагы инспекторыбыздан бик мөһим хәбәр алабыз. Ул миңле аякка педикюр ясаган мастерны эзләп таба, аннаң соң аның ярдәме белән мәрхүмәнең кем икәнлеген дә ачыклый. Ул техникум студенткасы егерме яшьлек Лиза Рязанова булып чыга... Кызның өч тәүлектән бирле күзгә күренгәне юк икән инде...
Мин бу хәбәрне начальникка әйтим дип, трубкага үрелгән идем, сискәндереп телефон шалтырады. Трубкадан полковникның калын басынкы тавышы яңгырады:
– Табылды, экспертны тизрәк җибәрегез.
Без килеп җиткәндә, мәрхүмәнең гәүдәсе яр өстендә ята иде инде. Ярты мәет янында бөгәрләнеп беткән бер капчык белән шактый зур таш һәм ике ак кирпеч тә бар. Кыз яшькелт төстәге су керү киемнәреннән. Кулында сәгать. Муенында нечкә алтын чылбырга таккан зиннәтле брошка. Маңгаенда биш тиенлек бакыр зурлыгында гына күгәргән ярасы да бар. Кара чәчләре тасмаланып, нәфис муенына, күкрәкләренә чорналган. Тулы, ачык йөз, кечкенә борын һәм сызылып киткән кыйгач кашлар...
– Җәрәхәтләре җан биргәннән соң салынган, – диде эксперт һич икеләнүсез. – Ә аяклар пычкы белән киселгәнгә охшый...
Операциянең бер өлеше шуның белән тәмамланды. Водолазлар – үз базаларына, ә курсантлар мәктәпләренә кайтып киттеләр. Без хәзер үзебезнең төп бурычыбызга – җинаятьне ачу мәшәкатьләренә керештек. Полковник Җәләев киңәше белән төп эш урыныбызны хәзер мәрхүмә яшәгән җиргә, Алабугага күчерергә булдык. Шунысы кызганыч, зур тәҗрибәле, акыллы остазыбызны Казанга чакырып алдылар.
...Лиза техникумның өченче курсында укыган, иптәш кызлары белән техникумның тулай торагында яшәгән, бернәрсәгә дә диярлек мохтаҗлык сизмәгән. Әти-әнисе бердәнбер сөекле кызларына үз ярдәмнәрен кызганмаганнар. Башка туганнары икенче шәһәрдә яшәсәләр дә, Лизаның иптәшләре, дус-ише, таныш-белешләре Алабугада шактый күп булып чыкты. Араларында кызга үч-ачу тотып йөрүчеләре сизелми шикелле... Ләкин кайда, кем белән соңгы тапкыр очрашкан соң ул?
Вакыт дигәнең су урынына ага да тора. Бишенче тәүлегебез үтеп бара. Инде бөтен техникум халкы белән очрашып сөйләшенде. Башка җирдәге таныш-белешләрен дә игътибарсыз калдырмадык. Дистәләгән машиналар һәм шоферлар тикшерелде.
Бүлмәдәш кызлары сөйләве буенча, Лиза ялга каршы ниндидер танышларына керләрен юарга дип киткән һәм шул китүдән кайтмаган – суга төшкәндәй юкка чыккан. Дөрес, шул кичне берәү аның ниндидер машинада йөрүен күреп кала. Кызганычка каршы, машинасына да, шоферына да игътибар итми. Кызның икенче көнне тулай торакка әйләнеп кайтмавына да зур әһәмият бирмәгәннәр. Чөнки мондый хәлләр беренче тапкыр гына түгел икән.
Менә алдыбызда чираттагы шаһит. Аның сүзләрендә безнең өчен шактый кызыклы хәбәр бар. Ул да ялга каршы Лизаны кемнеңдер машинасында күрә. Машина саргылт төстәге «Жигули» була.
– Шоферы яшь кеше, кара туткыл йөзле, куе кара чәчле, кара свитердан иде, кабат күрсәм, бәлки танырмын да, – дип куйды ул. Аның сөйләве буенча шоферның рәсемен ясатабыз. Шәп килеп чыкты ул портрет. Бер караганда аннан әрмән милләтен хәтерләткән кеше сурәте дә чагылып китә, бигрәк тә борын, күз тирәләре... Әлеге ачыш безне, район хуҗалыкларындагы төзелеш тирәсендәге әрмән эшчеләрен дә барлап, тикшереп карарга кирәк, дигән фикергә этәрде.
Бу халык шактый күп хуҗалыклардагы төзелешләрдә эшли икән. Аларны, үзләренә сиздерми генә, исемлек буенча тикшерергә керештек. Беренче хуҗалыкта юк, икенчесендә дә, дүртенчесендә дә күренми. Бишенчесен тикшерәбез. Монда җиде кешедән торган бригада ак кирпечтән бер бина корып маташа. Яннарында машиналары да бар, ләкин без эзләгәне генә күренми. Китәбез дип торганда, үзәнлектән күтәрелеп килгән бер сары машина күренде. Менә ул тавышсыз-тынсыз гына килеп тә туктады. Миңа шофер бик ачык күренми, ә янында бите-күзе бик нык кына буялган бер яшь хатын кәнфит суырып утыра.
– Шул, – дип кинәт беләгемне кысты юлдашым. Минем дә күзләрем машинасыннан чыгып килүче шоферга төште: чынлап та охшаган бит, шайтан алгыры... чәче, бигрәк тә борыны нәкъ безнең рәсемдәге төсле.
Иң әүвал Рафик Хачикян янына утырып йөрүче тәти кыз белән җентекләп танышабыз. Нәтиҗәдә кәнфит суырып машинада җилләнеп йөрергә яратучы бу матур хатынның Лиза эшендә катнашы юк булып чыкты. Алар әле Рафик белән күптән түгел генә очрашканнар икән...
Ә Хачикяннан рәсми җавап алу шактый озакка сузылды. Ул үзенең Лиза белән таныш булуын яшермәде яшерүен, әмма теге көнне кич белән бергәләп машинада йөрүләреннән катгый баш тартты. Тик шаһитебезнең зирәк принципиальлеге генә безне уңайсыз, четерекле хәлдән коткарып калды. Ул теге көнне аларны кайда, нинди рәвештә күрүен һич икеләнмичә әйтеп биргәч, Хачикянның да «исенә төште». Шуннан соң гына ул күзләрен очкынландырып кызу-кызу сөйләп китте:
– Сезгә билгеле икән инде, ләкин ышаныгыз, минем бер гаебем дә юк, – диде ул, кипкән иреннәрен ялап. – Мин аны төенчеге белән Судаковларга илттем дә, шуннан соң күргәнем юк, клянусь аллахом.
– Нигә соң баштан ук сөйләп бирмәдегез?
– Курыктым... Тик Лиза эшендә, билләһи, минем гаебем юк...
– Нидән курыктыгыз соң?
– Судаковларга колхозның бераз кирпечен саткан идем...
Хачикянның машинасында һәм яшәгән җирендә үткәрелгән тентүләр дә аны Лиза эше буенча шик-шөбһә астына куярлык нәтиҗә бирмәде.
Судаков. Судаков... Фамилияләре «С» хәрефеннән башланган һәм хуҗалыкларында шәхси машина тотучылар исемлегендә бу фамилия бер чагылып киткән иде инде. Ләкин хуҗаны күреп сөйләшергә туры килгәне юк әле. Чөнки ул күптән түгел генә семьясы белән икенче шәһәрдә яшәгән туганнарына кунакка киткән булып чыкты. Йортка керү белән игътибарыбызны Судаковлар ишеге төбендәге ак кирпеч өеме җәлеп итте. Ишекләре бикле. Күршеләре сөйләве буенча, алар атна-ун көн буена өйләрендә күренмиләр икән инде... Тукта, ә бу вакыт Лиза Рязанованың югалган вакытына туры килә түгелме соң?.. Әйе, эш урыннарыннан да барлап карыйбыз, анда да юк. Адреслар бюросыннан алган белешмә буенча Судаковның әти-әнисе Можга шәһәрендә яшәвен белдек. Алар үзләре дә моннан ике ел элек Алабугага күчеп килгәннәр. Миңа шунда ук Можгага китәргә туры килде...
Без эзләгән ирле-хатынлы Судаковлар утыз биш-кырык яшьләрдәге кешеләр булып чыктылар. Икесе дә ачык чырайлы, мөлаем, сөйкемлеләр...
Менә гаилә башлыгы каршыбызда утыра. Җавап алабыз.
– Әйе, Лиза безнең гаилә белән якыннан таныш иде, безгә еш кына килеп, мунча керә, керләрен юып китә иде. Сишәмбе көнне дә кич килеп юынды ул, – ди Судаков, күзебезгә туп-туры карап. – Ашап-эчкәч, тулай торагыма кайтам дип, чыгып китте... Хатын сестра булып эшли, ул көнне төнге дежурга барды... Әйе, шуннан соң күргәнебез юк. Аннан соң, үзегезгә мәгълүм, без әтиләргә киттек, әнкәй авырый, үзегез да күрдегез...
– Лиза фаҗигасенә ничек карыйсыз? Аның белән нәрсә булуы мөмкин сезнеңчә?
– Кызганыч, әлбәттә... Ну, шуны көтәргә була иде... Хәерлегә булмаган. Әле грузин, әле әллә кем... Теге, ни, кызу халык бит алар, берни булса, пычак та ни... Әйе, ягъни үч алу, мәхәббәт маҗараларыдыр инде.
Тикшерүебезне дәвам итәбез. Судаковның күрсәтмәләрен хатыны да раслады. Аның ул көнне төнге дежурда торуы да хак. Бергәләшеп чыгып китүләрен күреп калучы да бар. Тик төенчек мәсьәләсе генә ачык түгел.
Судаковның әйтүе буенча, Лиза керләрен үзе белән алып киткән, ә күршеләре аны-моны шәйләмәгәннәр... Шулай да прокурорның рөхсәте белән өйләрен тикшереп карарга булдык.
Эшне ишек алдыннан башладык. Тавык кетәкләрен, ишек алларын, ак кирпеч тирәләрен тәмамлап өйгә керәбез. Хуҗалар өйдә булмаганда ишек-тәрәзәләр ябылып тору сәбәпле, өй эче гаять бөркү һәм яңа буяу исе аңкып тора. Бүлмәләрне бер-бер артлы барлыйбыз, шифоньер, шкафлар, чемоданнарны тикшерәбез. Ул-бу күренми. Хуҗалар да борчылу-мазар сиздермиләр, тынычлар... Кухнядан әйләнеп чыктык. Иптәшем ванна бүлмәсе  ишегенең тоткасына тотынган гына иде...
– Гафу итегез, – диде, әлегә кадәр тыныч кына утырган хуҗа урыныннан торып, – хатынның эчке киемнәрен идәннән алып ваннага салырга рөхсәт итегез...
Без каршы килмәдек. Судаков салмак, төз адымнар белән килеп ванна бүлмәсенә керде һәм бөгелеп берничә чүпрәк-чапрак алды да, иптәшем алдында селки-селки, берәм-берәм ваннага сала башлады. Ә үзе сиздерми генә, ванна астындагы төенчекне сул аягы белән артка этеп куйды. Судаков кире урынына килеп утыруга, шул төенчекне алып, тикшерә башладык. Төенчектән ике ак кирпеч төрелгән Лиза киемнәре килеп чыкты. Өй эче бер мәлгә тып-тып булып калды. Иптәшем кирпечләрне китереп өстәлгә куйды да:
– Мәет яныннан табылганнарның ишләре, – дип сөйләнеп куйды һәм үткен күзләре белән Судаковка төбәлде. Шулчак һич көтмәгән хәл булды: хуҗа урыныннан торып безгә ташланды һәм ярсып кычкыра-кычкыра төенчекне иптәшем кулыннан йолка башлады. Ул эше гамәлгә ашмагач, кухняның тәрәзәсеннән сикереп төшеп качарга маташты, бу нияте дә барып чыкмады, аннан соң ул шашынып кычкыра башлады:
– Мин үтердем, мин, мин... Мин кисәкләдем, шул кирәк иде аңа... Инде мине асыгыз, мине кисегез...
Мин хатынны күзәтәм. Искитәрлек. Бу тамашаны күреп, ишетеп утыручы хатынның йөзендә бер генә тамыры да кымшанмады.
Тимерне кызуында сугып кал, дигәндәй, иптәшем хуҗадан кабат сорау алырга кереште.
Судаков тирән итеп көрсенде дә бераз калтыранган тавыш белән сөйләп китте:
– Хатын белән чыгып киткәннән соң беравыктан Лиза кабат әйләнеп керде. Аның керләре онытылып калган булган икән. Мин аны өстәл янына чакырдым һәм без тагын 100-150 шәр граммны эчтек. Аннан соң, шул аракы йогынтысы инде... бәйләнә башладым, ә ул каршы килде... «Йөрмәгән кешең калмады, кыланган буласың тагын», – дидем мин аңа көлеп. Ул мине нык кына этеп җибәрде. Мин артка китеп башым белән әйләнеп төштем. Шуңа бик нык ачуым кабарды, тыелып кала алмадым, шул чак кулга эләккән авыр йозак белән башына суктым... Аннан соң ваннага кертеп салдым. Нишләргә белмичә, каушап торган арада кызның сулышы тәмам өзелде. Аннан соң, кирпеч белән капчыкларга төяп, үз машинамда елгага илтеп ташладым...
– Ә кызның күлмәкләре, пычкы кайда?
– Алары да су төбендә.
Без яңадан елгага ашыгабыз. Ләкин бүтән бернәрсә дә таба алмыйбыз.
Кулга алынып нәкъ егерме көн узганнан соң Судаковны, прокурорның әмере белән, яңадан иреккә чыгардылар. «Тикшерү эшендә Судаковны җинаятьче дип танырлык дәлилләр җитеп бетми, аның күрсәтмәләре башка шаһитларның күрсәтмәләре һәм җинаятен раслаучы башка материаллар белән беркетелмәгән», – диелгән иде прокурорның карарында. Өстәвенә, мин җинаятьче түгел, милиция тикшерү эшләрен гаделлек белән алып бармый дип, Судаков прокурор исеменә хат та язып җибәргән.
Җәй үтеп бара. Ә Судаков иректә йөри. Республика прокуратурасыннан өлкән тикшерүче А.И.Петровский килеп җитте. Моңа без чиксез шатландык. Эшебезгә яңадан тотындык. Менә без кабат Судаковлар өендә.
– Идәннәрне кайчан буядыгыз? – дип кызыксына Александр Иванович, килеп керүгә. Судаков дәшми, аннан соң: «Сезгә барыбер түгелмени?» – дип туры җаваптан тайпылмакчы була. Ә тикшерүче озын-озын сөйләшеп тормады, прокурорның санкциясен игълан итеп, идәннең бер-ике тактасын куптарып карарга кушты.
Такталарны берәм-берәм куптарып барабыз, ләкин ул-бу күренми. Алар элек тә тикшерелгән иде инде...
Аннан соң Александр Иванович бүлмәләрдәге җиһазларны элеккечә тезеп куярга киңәш итте һәм кайчандыр өстәл торган эзләргә ымлап сорап куйды:
– Мондагы өстәл кайда?
– Ул монда юк... Күптән ватып яктык инде без аны...
– Дөрес сөйләми Судаков... Ул аларны күптән түгел генә каядыр озаткан. Бәлки Можгагадыр? Ихтимал...
Өлкән Судаковларның болдырына килеп керүгә, минем күз почмакта торган сырлы, нечкә аяклы иске өстәлгә төште. Гади түгел, Вена өстәле иде ул, җиренә җиткереп ясалган. Җентекләп карагач, өстәлнең кайбер урыннарында вак кына кан таплары күренде. Икенче почмакта торган диванда да шундый ук таплар... Безне таңга калдырганы өстәл тартмасындагы канлы пычкы булды. Ә пычкы сабында бик ачык бармак эзләре ярылып ята иде. Ләкин...
Судаковның куллары көрәктәй киң, бармаклары юан, ә бу эзләр үсмерләрнекедәй нечкә, димәк, алар башка берәүнеке. Кем бармагыннан калган эзләр соң болар? Менә бит, шайтан алгыры, тагын бер башваткыч килеп чыкты.
Безнең алдыбызда кабат ир белән хатын утыра. Сиздерми генә хатынны күзәтәм. Үзе тыныч күренсә да, сагаюлы, ләкин теге вакыттан бирле нык үзгәргән: ябыккан, күз төпләрендә күләгәләр. Билгеле, кайгыргандыр дип уйлыйм, ни дисәң дә Судаков аның ире бит.
– Әйтегез әле, – ди тикшерүче, – намусыгыз сафмы сезнең?
Тынлык.
– Сезне берни дә борчымыймы?
Тагын тынлык...
Шул вакыт тикшерүче өстәл тартмасыннан ак кәгазьгә төргән бер төргәк алып, хатын алдына ачып салды:
– Таныш булыгыз.
Ир белән хатын шунда ук алларында пәйда булган канлы пычкыга сихерләнгән кебек текәлеп тынып калдылар.
– Аңлатып бирегез әле, ничек итеп сезнең бармак эзләре бу пычкы сабында калган? – дип хатынга мөрәҗәгать итте тикшерүче.
Хатынның йөзе кинәт тимгелләнеп, кызарып чыкты, үзе, бизгәк тоткандай, теше-тешкә тими калтырана, ә бите буйлап күз яшьләре тәгәри башлады. Аннары бик авырлык белән генә телгә килде:
– Ба-баш-шта мин йозак белән сугып миңгерәттем аны. Чөнки икесен бергә тоттым... Аннан соң менә бу эт җан аны сулы ваннага салып тончыктырды.
Шулвакыт тәмам агарынып, авызыннан төкерекләр чәчә-чәчә Судаков сикереп торды:
– Син... Син нәрсә сөйлисен, ахмак. Башсыз. Шул төргәк белән пычкыны онытмаган булсаң... Тавык баш. Шуны аралап маташам тагын...
Э-э-эх, үзеңне дә шунда олактырасы булган...
– Гражданин Судаков, утырыгыз. Сезгә дә чират җитәр. – Тикшерүченең кырыс тавышы Судаковны айнытып җибәргәндәй булды. Ул урынына утырды.
– Ә киемнәре кайда кызның?
– Тентү вакытында көлдән табып алынган «молния»ләр Лиза киемнәреннән иде...
 

Шамил ШӘЙДУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

 

«Мәйдан» № 12, 2021 ел 

 

Комментарийлар