Логотип «Мәйдан» журналы

Җан тартмаса...

Көз уртасы. Коеп яңгыр ява.

Мамадышка бара торган олы юл чатында, ялгыз усакка сөялеп, алтмыш яшьләрдәге бер хатын-кыз басып тора. Кулында – зур гына төенчек.
– Нихәл, Сания, шәһәргә барышмы? – дип дәште аны шактый ерактан танып алган берәү.
– Синең хәер-фатыйхада, Гаяз абый... Барып кайтырмын дип махсус ял сораганыем шул, – диде Сания ул арада янына ук килеп җиткән кешенең сәламенә җавап кайтарып.
Гаяз, учын каш өстенә куеп, күктәге куе болытларга күз төшереп алды.
– Тапкансың вакытын...
– Нишләмәк кирәк, иртән гел аяз иде дә бит, – диде Сания. – Техникасы да булмас инде аның. Әллә җәяүләп кенә китәргәме дип торам әле менә.
– Шулай бик ашыгычмыни эшең?
– Соң, ашыгычмы дип, болай әллә ни эшем дә юк үзе. Бер уйлагач, барасые инде...
Гаяз беравык сүзсез генә Саниягә текәлеп карап торды.
– Мондый яңгырда техникасы булса да барып җитүең икеле шул, – диде ул, ниһаять, инде тәмам юешләнеп беткән Санияне чын күңелдән кызганып. – Сер булмаса, нигә шулай ашкынасың инде Мамадышка?
– Хәтимә апа картлар йортында ята бит, Гаяз абый. Хәлен белеп кайтыйм дигәнием...
Гаяз янә Саниянең күзләренә сәерсенеп карап куйды.
– Нәрсә сөйлисең син, кызый? Ул Хәтимәнең кемлеген бөтен кеше белә. Аның аркасында никадәр кыен ашавыгыз да сер түгел. Нүжәли шул хәлләрдән соң да...
 
***
 
– Әни, минем укытучы буласым килә...
– Соң, кызым, ничә мәртәбә әйттем бит инде чара юк дип. Бала-чага булма, зинһар. Инде болай да...
Әнисеннән шундыйрак җавап ишетәчәген чамалаган иде Сания. Шуңа күрә сүз көрәштереп тормады, чиләк-көянтәсен күтәреп, чишмәгә китте.
Әле өченче сыйныфта гына укып йөргән энесе Рамил Зәкияттәйнең чишмәгә терәп үк диярлек үргән читән буйларындагы кычыткан гаскәрен сыек чыбык белән «тар-мар» итеп йөри иде.
– Бәләкәй апа, анда Рәис күренмәдеме? – диде Рамил Санияне чишмә янына килеп җиткәч кенә абайлап.
– Юк, – диде Сания коры гына. – Трай тибеп йөрисең шунда. Рәисең синең шикелле ялкау түгел лә. Әтисе белән умартадан бал суыртадыр әле. Җә тауга, бозауларына печәнгә дип менеп киткәндер.
Әнисенең сүзләреннән кәефе кырылган иде шул. Рамиле тагын, әллә нинди юк-бар белән баш катыра...
Рамил чыбыгын уңга-сулга селтәвен белде.
– Суырткан ди Рәис бал! Хәзер чыгам дигән иде лә ул. Болынга төшмәкче идек без аның белән. Юага.
Шул чагында Саниянең күңелендә бер план пешеп өлгерде. Озак уйлап тормыйча, чиләкләренә су тутырды да кайту ягына юл алды.
– Рамил, әйдә икәү киттек болынга, – диде ул энесенә дәшеп. – Быел ташудан соң бер генә тапкыр да төшкәнем юк бит әле.
– Ә Рәис? – Рамилнең дә болынга бик төшәсе килә дә, иптәшен биредә көтәргә сүз бирде шул. – Бәләкәй апа, давай мин Рәисләргә кагылып чыгам да, синең арттан куып җитәм, яме...
Ташу киткәнгә атна-ун көн генә әле. Түмгәктән түмгәккә сикерә-сикерә «беренче сырт»ка барып җиттеләр. әйләнә-тирә тоташ сазлык-баткаклык булса да, авыл халкы телендә «беренче сырт» дип атала торган бу озынча утрауда коп-коры икән инде. Ерак түгел генә «икенче сырт» куаклыклары күренеп тора. Ә юа елның-елында шушы сыртта гына күп үсә. Саниянең әнисе әйтмешли, ник чалгы белән чапмыйсың шунда.
Юа тутырылган арыш капчыгын Рамил күтәрә дә алмады. Җилкәсенә күтәреп салуы Саниягә дә җиңел булмады. Беразын бушатырга да уйлаган иде башта, тик туктап калды. Алдан уйланган ниятен тормышка ашырасы бар бит. Юа никадәр күбрәк булса, файдасы да шул кадәр булачак.
Сания белән Рамил, кайтырга чыкканчы, юа-кузгалак ише үләннәр белән тамак ялгап алдылар.
– Нишләтмәкче буласың бу хәтле юаны, апа? – Рамил үлән белән шыплап тулган капчыкка ишарәләде.
– Хәсән абый бүген Мамадышка барам дигәние, мине дә алмас микән? – диде Сания үзалдына гына сөйләнгәндәй һәм аягына торып басты. – Әйдә тизрәк, китеп бармасын тагын.
«Ник бармакчы апасы Мамадышка? Нишләп миңа әйтми икән? Мин дә барырыем ул Мамадышка». Рамил апасына каш астыннан гына күз ташлады.
Әле генә быты-быты сөйләнеп кайткан Рамил тынып калгач, аның ни турында уйлаганын Сания шундук чамалап алды.
– Әни җибәрсә, син дә барырсың, – дип, энесендә өмет чаткылары уятты, – миңа иптәш тә кирәк бит...
Авыл әллә ни ерак булмаса да, авыр капчыкны күтәреп-өстерәп дигәндәй кайта торгач, шактый вакыт үткән. Алар авылга килеп кергәндә, Хәсән абыйлары, маңгаенда йолдызны хәтерләтеп балкып торган ак кашкалы атын җигеп, Мамадышка бара торган олы юлга чыккан иде инде. Ерактан ук нидер кычкыра-кычкыра үзенә таба килгән Сания белән Рамилне искәреп, «Йолдыз» кушаматлы атын туктатты:
– Тр-р, малкай... Нәрсә, күршеләр, печәнгә төштегезме?
Сания, ниһаять, авыр капчыгын арба тәгәрмәченә сөяде. Үз үтенечен әйтте. Күрше балаларын моңарчы бер тапкыр да үпкәләтмәгән Хәсән бу юлы ни әйтергә дә белмәде. Бераз тавыш-тынсыз гына утырды да, бер төпле фикергә килеп, балаларга дәште:
– Әйдә, күршеләр, сикерегез арбага. әниегез белән сөйләшеп карыйк...
Өйләренә кайтып җиткәнче Сания Хәсән абыйсына үзенең ниятләрен аңлатып өлгергән иде инде. Шуңа күрә сүз Хәсән белән Миңниса арасында гына барды, ә балалар бер читтә кайнашты.
Әниләре башта кырт кискән иде дә, Хәсән: «Үзем күз-колак булырмын», – дип кат-кат ышандыргач, ризалашты тагын. Балаларга дәшеп, тиз генә киемнәрен алмаштырырга кушты, үзе аларга юлда тамак ялгарга дип төенчек әзерләргә кереште...
Йолдыз, карап торышка әллә ни куәтле күренмәсә дә, шактый җитез ат икән. Бер сәгать чамасы үтүгә, Мамадыш шәһәренең авылныкыннан бөтенләй диярлек аермасы булмаган торак йортлары күренде.
Саниянең бу шәһәргә беренче генә баруы түгел. Былтыр әнисенә ияреп базарга килгән иде. Шулай да дулкынлана иде ул. Бер ел эчендә шактый үзгәргән Мамадыш. Яңа йортлар, кибет, тагын ниндидер корылма пәйда булган. Ә монысы нәрсә икән?..
Ул бина яныннан үткәндә Йолдыз адымын бераз акрынайткан кебек тоелды Саниягә. Борынын гаҗәеп тәмле исләр кытыклый башлагач, авылдан чыгып киткәч үк арбага түшәлгән йомшак, коры печәнгә ятып изрәп йоклап киткән Рамил дә уянды. Күзләрен уа-уа торып утырды да чебиләнеп бетә язган аякларын арба читенә салындырды. Як-ягына карана башлады.
– Әнә, тобырша астында чишмә суы бар.
Рамилнең нәрсә эзләгәнен чамалый иде Хәсән абыйсы.
– Болыннан кайтканда нык кына арылган, – диде Рамил акланган кыяфәткә кереп һәм зур гына шешәдән салкын су йотты. – Мамадыш шушымыни инде?
Мамадыш шәһәре дип аталган бу район үзәгенә түгел, якын-тирәдәге кечкенә мари, керәшен авылларына да аяк басканы юк иде әле кечкенә Рамилнең моңарчы. Шуңа күрә әйләнә-тирәне җентекләп күзәтте.
Билгеле, иң беренче булып, апасыныкы кебек, аның да игътибары, әле генә күпереп пешкән ипи исләре аңкып, узгынчыларны үзенә тартып торган бинага юнәлде.
– Пикәрни ул, балалар, ипи комбинаты, – диде Хәсән аларның сүзсез соравына җавап биргәндәй. – Тик кыйбат шул ипекәе. Кыйбат... Но-о, малкай...
Ашказанын кызыктырып торган бу урыннан тизрәк китүне кулай күргән «Йолдыз» да хуҗасының хәленә керде, күрәсең, – тизлеген бермә-бер арттырды.
– Кара, монда трактор да безнең авылдагы кебек берәү генә түгел икән... Монысы машинадыр инде. Шәп чаба бу... – Ымсындырып торган ипи исе сизелми башлагач, бер мәртәбә авыр сулап куйды да, Рамил тирә-юньне күзәтүен дәвам итте. – Ни, Хәсән абый, Кәримә апа ничек шундый зур тимер тракторны йөртә ала икән ул?
Авылга сугыш башланыр алдыннан китерелгән бердәнбер тракторны «йөгәнләгән» күршеләре Кәримә апа турында сүз бара.
– Соң, сугышка китеп бетте бит бөтен ирләр. Тракторда эшли алырлыклары кире кайта алмады, минем ишеләрнең белеме юк, – диде Хәсән үзалдына сөйләнгәндәй. – Менә, Мамадышка шул сорау белән баруым да инде минем бүген.
Балаларның сораулы күзләре Хәсәнгә текәлде.
– Тракторчылар курсына керергә исәп...
Мамадыш базарына шәһәр эченнән әллә ни ерак барасы түгел икән. Төшке аш вакыты узып бара иде инде. Шулай да халык күп. Дөрес, игътибар беләнрәк караганда, халыкның күпчелеге сатучылар икәнлеге күренә. Нәрсә генә сатмыйлар монда. Берәүләре үз товарларын кычкыра-кычкыра мактый, икенчеләре, сатасы әйберләрен алларына җәеп салып, тын гына утыра...
Хәсән күршеләрен базар капкасы янында ук калдырды.
– Менә монда яхшырак булыр, балалар, – диде ул юа тутырылган капчыкны базар коймасына сөяп. – Бөтен кеше шушы урыннан уза... Ике-өч сәгатьтән кайтырбыз.
Хәсән үз йомышы белән китеп барды, Сания капчыктан үлән тартып чыгарды да аларны учка сыярлык кечкенә көлтәләргә аера да башлады...
– Кызым, бу нинди үлән? – дип сорады юан гына гәүдәле бер апа, Сания алдына тезелгән «көлтә»ләргә ишарәләп.
– Юа бу, апа, – диде Сания, үзенең бит алмалары кызаруын тоемлап.
– Нәрсәгә ярый соң ул? – Юан апа бер йомарлам юаны кулына алып, әйләндергәләп карады.
– Соң, ашыйлар инде аны, – дип сүзгә кысылды кечкенә Рамил, йөзенә «шуны да белми торган кешеләр бар микәнни?» дигән аптыраулы кыяфәт чыгарып.
Юан апа әле Рамилгә, әле учындагы үләнгә сәерсенеп карап куйды. Аннары: «Күпме тора инде?» – дигән сорау белән Саниягә текәлде.
Саниянең күңелен бер мәлгә курку хисе биләп алды. Юлда ук өйрәнеп килгән иде бит югыйсә – кешеләр белән сөйләшкәндә үзеңне ничегрәк тотарга, нинди сүзләр әйтергә, каушамаска... Монда килеп баскач, гел икенче икән шул. Бер мизгелгә бөтенләй югалып калды кыз. Бит алмалары гына түгел, колак яфракларына кадәр чия кебек кызарып чыкты, тез буыннары калтырана башлады.
– Ике тиен, апа, – диде ул бераздан бөтен батырлыгын бер ноктага туплап.
Юан апа, ни өчендер, күзләрен кыса төшеп, янә бер кат Саниянең төс-кыяфәтен күздән кичерде.
– Әйдә болай итәбез, кызым, – диде ул. – Башта бер тиенгә алып ашап карыйм, әйеме, аннан инде, юньле нәрсә булса, тагын алырмын.
Тирә-юне болынлыклардан гына торган Нократ елгасы буендагы Мамадышта яшәсә дә, гомерендә ул болыннарга чыкканы булмаган, юа, кузгалак ише үләннәрне кабып карамаган шактый олы яшьтәге юан апа Саниянең «товар»ын гаҗәпләнүдән күзләрен түгәрәкли-түгәрәкли мактарга тотынды:
– И-и, кызым, хәтәр тәмле икән бит бу! – диде ул бер-бер артлы юа үсентеләрен каба-каба. – Карале, бу шулай хәзер ашарга гына ярыймы соң?
Юан апаның беренче булып бер уч юа сатып алуы, «сатучы» белән иркенләп, ачылып сөйләшә башлавы Саниягә дә кыюлык өстәде. Йөзенә чыккан кызыллыкның эзе дә калмады.
– Юа ул, апа, суган кебек. Хәтта икенче исеме дә «кыргый суган» әле аның. Ашка салырга була, бәрәңге пешергәндә... Тозлап куйсаң да тәмле...
Юан апаның учы бераздан бөтенләй бушап калды. Күзләре кабат кысыла төште.
– Бер тиеннән бирәсеңме, тагын бишне алам...
Сатулашып тормады Сания, биш уч юаны берәр тиеннән бирде. Киткәндә бу юан апа авызыннан үзенә атап әйтелгән рәхмәт сүзләре йөрәгенә май булып ятты кызның. «Булсын, бер тиеннән сатсам да шактый акча җыелачак бит, – дип уйлады ул. – Бер капчык бит әле ул юа».
Юа сатуы болай ук җиңел, хәтта рәхәт булыр дип уйламаган иде Сания. Бер сәгать чамасы вакыт эчендә ярты капчык калды. Алъяпкыч кесәсендә бер, ике, өч тиенлек тимер акчалар шактый җыелды. Аның янәшәсендәге әбинең дә «сәүдә» ярыйсы гына бара – куырылган көнбагыш тутырылган капчыгы шактый кечерәйде.
Сания: «Хәсән абый ашыкмаса ярар иде», – дип уйлап кына куйган иде, алар янында ике малай пәйда булды. Берсе, озынрак буйлысы, көнбагыш сатучы әби каршына тукталды. Әбинең сукрануына игътибар да итеп тормастан, акча-фәлән биреп тормыйча гына, уч тутырып көнбагыш алды. Икәүләшеп, Сания белән Рамил янына килеп бастылар. «Нәрсә сата икән бу кызыкай?» диптер инде, шактый вакыт сәерсенеп карап тордылар. Ул арада Саниянең бер абыйга юа сатып җибәрүен, акчасын алъяпкыч кесәсенә салып куюын шәйләп алган малайларның кечкенә буйлысы, ниһаять, телгә килде:
– Син нишләп монда печән сатып утырасың? Каян килдең?
Саниянең күңелен курку биләп алды.
– Телеңне йоттың мәллә, кызый?
Монысын озынчарак буйлысы сорады. Бөтенләй пошаманга төшкән Сания, ярдәм эзләп, як-ягына каранды. Якын-тирәдә ник бер кеше булсын! Тегеләр дә кеше-фәлән юк вакытны көтеп торганнар, күрәсең.
Кайчан җитешкәндер: әле генә янәшәдә кызган көнбагыш сатып утырган әби дә, яртылаш бушаган капчыгын җилкәсенә элеп, базар эченә кереп бара иде.
Сания бөтенләй коелып төште. Алда үзен ни көтәчәген чамалап, чарасызлыктан күзләре яшьләнде.
– Кара, брат, бу чәчби безне гүпчем кешегә санамый бугай, – диде кыска буйлы малай иптәшенә таба борылып. – Җавап бирергә исәбендә дә юк.
Озын буйлы Саниянең каршысына ук килеп басты. Җиргә, яулык өстенә тезеп куелган үлән «көлтә»ләренә күрсәтеп, кабат тыныч кына:
– Нинди печән бу, дип сорыйлар синнән, – дип сорады.
– Юа, – диде кыз, карашын җирдән алмыйча гына.
– Юа? – Малай сәерсенеп куйды. – Кем юа, нәрсә юа?!
Икәүләп шаркылдап көлергә тотындылар. Аларның да юа ашап караганнары юк иде, күрәсең.
– Ашап карыйсызмы соң?
Ниндидер авылдан килгән бер кызый тарафыннан мондый мыскыллау сүзләре ишетербез дип башларына да китермәгән «шәһәр малайлары» бер мәлгә аптырашып, тынып калдылар. «Ниндидер печән ашатмакчы бит әй! Юк, мондый мәсхәрәне болай гына калдырып булмый...»
– Син нәрсә, кызый актыгы, бездән көләргә уйладыңмы? Сыер мәллә без сиңа?
Шул сүзләр белән, озын буйлы малай иске чабаталы аягы белән Санияне җилкәсеннән этеп җибәрде. Кыз, артында торган капчыкка сөрлегеп, аркасына егылды. Ул да булмады, малайлар Саниянең алъяпкыч кесәсеннән чирәм арасына тиенле акчалар тәгәрәшеп төшкәнен күреп алдылар.
Алардан куркып, Рамил җылый башлады.
– Оһо, бу спекулянтның акчасы да бар икән әле, – дия-дия, кыска буйлы малай коелган акчаларны чүпләргә тотынды. Чирәм арасындагы акчаларны җыеп бетереп, кесәсенә салып куйгач, һич көтмәгәндә, Саниянең өстенә сикерде.
– Каяле, бай кызый, безнең белән дә уртаклаш әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, Саниянең карышуына карамастан, кулын аның алъяпкыч кесәсенә тыкты. Сания аны бөтен көченә этеп җибәрде. Алъяпкыч кесәсен ерта язып тартылып чыккан учта шактый акча бар иде. Ул тиеннәр дә малайның чалбар кесәсенә кереп чумды...
– Аһ, анаңны!..
Йодрыкларын селки-селки, базар капкасына Хәсән якынлашып килә иде. Талаучы малайларны мизгел эчендә җир йотты.
Юа сатып җыелган акчаның шактый өлешен үзләштерергә өлгергән булып чыкты теге малайлар. Сания, күз яшьләренә буыла-буыла, калган тиеннәрне барлап, санап карады. Бер сумга якын калган. Монысы да авыл өчен зур акча, билгеле, шулай да...
Ничек кирәк, шулай тынычландырды балаларны Хәсән абыйлары. Тагын бер сәгать чамасы бергәләшеп сатып утырдылар да, бар булган әйберләрен җыйнап, кайту ягына таба юл алдылар...
Юл буе уйланып кайтты Сания. «Әйтергәме инде бу малайлар турында әнигә? Әйтсәм, башка җибәрмәячәк, әйтмәсәм...»
– Син, кызым, моннан болай сак бул инде, – диде Хәсән Саниянең уйларын укыгандай. – Күреп-сизеп торам: икеләнеп калдың. Бер караганда, монда йөрсәң, күпме генә булса да, акчалы буласың. Миңа да комачауламасые ул. Вакыт кына җитми шул. Ә икенче яктан, шулвакыт мин килеп җитмәсәм?! Шул-шул, дөньясында әрәмтамак, кабахәт бәндәләр дә җитәрлек. Ятим баладыр, ачлыктан интегәдер, дип тә тормыйлар...
Сания бер сүз дә дәшмәде. Капчык төбендә калган юаны ашап «тамак ялгап» алгач та, өлкәннәр шикелле, ат арбасына сузылып ятып йоклаган Рамилнең чәчләреннән сыйпап куйды.
– Ярар, – дип куйды Хәсән, үзалдына сөйләнгәндәй генә. – Берсекөнгә Рәкыя апаңны да аппарырмын. Бергәләп утырырсыз, яме, кызым. Зурларсыз булмый шул андый җирдә, булмый... На-а, Йолдызкай...
Балаларының Мамадыштан шактый акча белән кайтуына Миңниса чиксез куанды. Сүзнең кабаттан Саниянең укытучы булу теләгенә әйләнеп кайтачагын чамалап булса кирәк, кызы биргән акчаларны, тиененә кадәр санап, кулъяулыкка төенләп, карават астындагы әрҗәгә салып куйды.
– Кирәге чыгар, боерган булса, – диде ул. – Кызым, бик арымаган булсаң, Хәсән абыеңа кереп чык әле. Сезне Мамадышка алып барган өчен бәхилләми ярамас, чәйгә чакыр. Рәкыя апаң белән керсеннәр.
Мамадышта күргәннәрен-кичергәннәрнең бөтенесен дә түкми-чәчми сөйләп бирергәме, юкмы дип баш ватып утырганда, «Хәсән» сүзе колагына чагылып киткән Рамил бөтенесен бер мизгелдә хәл итеп тә ташлады:
– Хәсән абыйны яратам мин. Ул булмаса, тегендә... – диде дә тыелып калды. Нәни бала диген инде үзен, шундук сүзне икенчегә борып та куйды. – Тырактырчы булырга тели икән ул. Үскәч мин дә тырактырчы булам, әни.
Ана күңеле сизми каламы соң, Саниягә карап, саклык белән генә:
– Нәрсә булды Мамадышта? – дип сорады ул.
Саниягә шәһәр малайлары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә туры килде. Үзе әнисеннән күзен алмады. Миңнисаның йөзе күзгә күренеп каралып килде. Хәсән абыйлары вакытында килеп җитмәгән очракта балалары белән нәрсә булачагын күз алдына китерептер инде, бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Катып калгандай бераз басып торганнан соң, хәлсезләнеп, әкрен генә урындыкка чүгәләде.
– Юк, кызым, – диде ул бераз тын гына утырганнан соң. – Башка барып йөрисе түгел. Акчасы да кирәкми, ачка үлмәбез әле, Иншаллаһ.
Миңнисаның тирән җыерчыклар белән әйләндереп алынган күзләреннән яшь тамчылары бәреп чыкты...
Икенче көнне Санияләргә кунаклар килде. Мамадыштан әнисенең туганнан-туган Хәтимә апасы икән. Үзе белән ике баласын да иярткән.
Алар ихатага килеп кергәндә, Сания белән Рамил бәрәңге бакчасында чүп утыйлар иде. Капка төпләрендә җигүле ат күргәч, ишегалдына үзләре чыктылар. Һәм... Сания белән Рамил үз күзләренә ышанмыйча тордылар: ишегалларында – Мамадышта аларның акчасын талап качкан малайлар!
Сания әнисе белән ике арада булган кичәге сөйләшүне исенә төшерде. Инде үзенә Мамадышта бәйләнүчеләрнең Хәтимә апа малайлары булып чыгуын да әйтсәң?
– Курыкмагыз, әләкләргә җыенмыйм, – диде ул Мамадыш кунакларына каш астыннан сөзеп кенә карап...
...Әнисенең туганнан-туган Хәтимә апасы, Саниянең Мамадышта уку теләге барлыгын белгәч, ике дә уйлап тормыйча:
– Миңниса, кызыңа торак эзләп баш та ватма, бездә яшәр, – дип ычкындырды. – Минем Сафа белән Шәрип тә күз-колак булырлар үзенә...
– И-и, Хәтимә апа. Сиңа һич кенә дә мәшәкать ясыйсы килмәгән иде бит...
– Күр инде, нинди мәшәкать булсын ди?! Үз туганыңа да булышмасаң тагын. Сез – безгә, без – сезгә, дигәндәй. Авыр чакта безне коткарып калганыгызны онытасым юк...
 
***
 
Хәтимә апасы телгә алган вакыйганы Сания дә яхшы хәтерли.
Караңгы төшеп килә иде инде. Сания, Дүсмәт авылыннан мәктәптән кайтышлый ерактан ук үзләренең капка төпләрендә олаулар торуын күрде. Адымнарын акрынайтты. Өч кеше олаудагы капчыкларны ашыга-ашыга Санияләрнең ихатасына ташый. Якыная төшкәч кенә әтисен танып алды.
– Әти, нинди…
Сания соравын биреп өлгермәде.
– Бар, кер, кызым, – дип бүлдерде аны әтисе ярымпышылдап кына һәм, чираттагы капчыкны җилкәсенә күтәреп, мал абзарына кереп китте.
Миңниса да кызының соравын җавапсыз калдырды.
– Ярар, кызым, безнең эш түгел, ир-атлар үзләре карар, – диде дә, сарык тиресеннән тегелгән җиңсез камзулын җилкәсенә элеп, тышка чыгып китте...
Әти-әнисенә ияреп керүче абый әнисенең Мамадыштагы җизнәсе Галимулла булып чыкты. Сания аларның нәрсә турында сөйләшкәнлеген белми калды – өйгә кереп, әле өсләрен чишенеп тә өлгермәгәннәр иде, әнисе аңа чишмәдән тиз генә су алып кайтырга кушты.
Сания кайтканда Галимулла җизнәсе өйдә юк иде инде. Өстәл уртасында самавыр җырлап утыра.
– Әйдә, кызым, бер чәйләп алыйк әле, – диде әтисе Сания сулы чиләкләрен мич каршына китереп куйгач. – Аннан соң утын ярырга чыгасы булыр...
Гадәттәгечә, гөлҗимеш тамыры кайнатмасы эчәргә әзерләнгән Сания әнисе ясап китергән чәйне тәмләп карагач, аптырап китте. Мондый хуш ис аңкып торган тәмле чәйне үз гомерендә бер генә тапкыр эчкән иде ул моңарчы. Хәтере ялгышмаса, әле Рамил энекәше туганчы ук. Әнисе аралыктан җәйләүгә салып кызыл билле перәннекләр дә алып чыгып алдына куйгач, шиге калмады: әле генә аларда кунак булган теге абый күчтәнәчләре булырга тиеш. Ул перәннекнең тәмлелеге! Мондый тәмле ризыкларның алар йортында түгел, авыл кибетендә дә булганын хәтерләми Сания.
Кызык инде: әле бүген иртән генә черек бәрәңге кәлҗемәсе дә эләкмәгән кыз, бай балалары кебек, кызыл билле перәннек ашап утыра!
Кунакның Галимулла исемле булуын, әнисенең Мамадышта яшәүче туганнан-туган Хәтимә апасының ире икәнлеген белеп алгач, күңеленнән Галимулла җизнәсенә рәхмәт укыды Сания. Шул ук вакытта бәгырен, бик аз вакытка гына булса да, шәһәр халкыннан көнләшү хисе тырмап алды...
Кичке караңгылыкта Галимулла җизнәсенең нинди капчыклар алып килүен һәм ни өчен аларны мал абзарына ташуларын барыбер аңламады Сания. Аптырагач, күңелендә борчу уяткан бу сорауга җавап эзләп, икенче көнне абзарга да кереп карады. Тик сәер: күпме генә эзләсә дә, ул капчыкларны тапмады.
Шактый вакыт узгач кына белде ул әлеге серле вакыйганың төп сәбәбен. Әтисе белән әнисенең сөйләшкәне очраклы гына колагына эленеп калды.
Бик салкын иде ул көннәрне. Гомер булмаган хәл: әтисе инде икенче көн рәттән күлдән бер балык та тотмыйча кайтты.
– Әллә Хәтимә апаларның запасыннан алабызмы соң бераз? – дигән иде Миңниса. – Соңыннан өстәп куяр идек әле.
– Юк, – диде Мөнир кискен каршы төшеп һәм, бу сөйләшүгә нокта куйганын аңлатып, урыныннан кузгалды. – Көн дә болай булмас әле, Иншаллаһ.
Сүзнең теге төндә мал абзарына ташылган капчыклар турында барганлыгын Сания дә аңлады. Әтисе белән әнисенең үзара сөйләшкәнен сәерсенеп тыңлап утырган кызларыннан һаман да сер яшереп утыруның кирәге юк диптер инде, әнисе Саниягә дәште:
– Теге вакытны аптырагансыңдыр, кызым. Мамадышта бик каты тикшерү башлангач, Хәтимә апалар кибетләрендәге товарны яшерми булдыра алмаган. Бердәнбер туганнары бит, безгә алып кайтмыйча, кая куйсыннар инде тагын? Ходайга мең шөкер, моңарчы безгә сәвитләр тимәде...
Шулай да капчыкларның төгәл кайсы урынга яшерелгәнен әйтергә ашыкмады Миңниса. Сания моны шактый вакыт үткәч, дөньялар бераз тынычланып, Галимулла җизнәсе яшерелгән малын кире алып китәргә дип кайткач кына белде. Бактың исә, ике дистәгә якын капчык икмәкне мал абзарының бер кешенең дә уена керми торган урынына – идән астындагы тирән базга күмеп куйган булганнар!
Саниянең күңел түрендә исә, борын төбендә шулкадәр икмәк була торып, ачлыктан үзләре ни дәрәҗәгә җитсәләр дә, аннан бер уч ярма алмыйча түзгән әти-әнисенә карата гаҗәпләнү катыш хөрмәт хисләре көчәйде. Бу вакыйгалардан соң байтак вакытлар узгач та, энесе Рамил белән аралашканда, тормышка чыгып үз балалары тугач, аларга да әледән-әле горурланып сөйләде ул бу хакта...
 
***
 
«Бар бит, шөкер, дөньяда игелекле кешеләр», – дип уйлап куйды Сания Хәтимә апасының сүзен ишеткәч һәм, ни дип җавап кайтарыр икән, дигәндәй, әнисенә текәлде.
Миңниса, башта бераз икеләнебрәк торгандай итсә дә, озак карышмады:
– Барып карасын инде алайса. Булмаса, кайтыр...
Саниянең куанычы эченә сыймый иде. Шатлыгыннан күзләре дымланды. Бу халәтен башкалар күрмәсен диптер инде, тиз генә өстәл артыннан торып, тышка чыгып йөгерде.
Ишегалдында энесе Рамил, гадәттәгечә, үзалдына нәрсәдер сөйләнеп, уйнап йөри иде. Сания, өйдән атылып чыгуга, энесен кочып алды:
– Ур-ра, Рамил, мин тиздән Мамадышка китәм. Укырга!
Рамил апасының ни өчен шул хәтле шатланганын аңларлык дәрәҗәдә түгел шул әле:
– Ычкындың мәллә, кит әле моннан, – дип кычкырды ул читкәрәк талпынып.
Сания куанычыннан үз-үзен кая куярга белмәде.
– Их син, юләр малай, – дип Рамилне кабат кочагына кысты ул. – Аңлыйсыңмыни син?!
– Нигә аңламаска?! Мамадышка китәм, дисең бит. Каядыр укырга барам дип кем шулай шатлана инде?! Монда авыл мәктәбе дә туйдырды әле...
Сания үзен һаман да аңлый алмаган кечкенә энесенә үпкәләгәндәй итте:
– Әй, синең белән сөйләшеп торган мин юләр... Башың яшь шул әле.
Шулай диде дә, кырт борылып, кабат өйгә кереп китте...
 
***
 
...Мамадыш шәһәрендәге педагогия училищесына керү өчен имтиханнарга кадәр кабул итү комиссиясендә әңгәмә-конкурс үткәреләсе икән. Документлар тапшырырга килгән көнне танышкан кызлар училищега керү өчен имтиханнар түгел, иң беренче чиратта, шушы әңгәмә әһәмиятле, дигән иде. Бу көнне көтә-көтә, Сания пошаманга төште. «Күрше авыл мәктәбенә йөреп алган белем генә җитәрме? Керә алмыйча кире кайтырга туры килсә? Йа Ходай, ояты ни тора!» Күрше Дүсмәт авылына йөреп укыган вакытлар күз алдына килде...
– Каян алыйм мин сиңа шулкадәр акча?! Үпкәләсәң дә, үпкәләмәсәң дә, чарам юк, кызым. Бүтән укыта алмыйм мин сине. Йортта ярдәмче дә кирәк...
Миңниса кызы Саниягә ул чагында да нәкъ шулай дигән иде...
Билгеле, кечкенә чагыннан ук балаларын мөмкин кадәр күбрәк укырга өндәп килгән әнисе авызыннан мондый сүзне ишетүе җиңел булмады Саниягә. «Шулкадәр акча!» Күрше авылга йөреп укый торгач, өч ай эчендә ике сумга якын акча киткән икән шул. Дөрес, әрәмгә дә туздырылмады үзе – иптәш кызыннан яртылаш чиста дәфтәр, бер савыт язу карасы сатып алырга туры килде. Беркөнне ятимнәр йортына ярдәм өчен дип акча җыйганнар иде, бирми кая барасың... Ничек кенә булмасын, шунысы хак: Саниягә азмы-күпме белем бирәм дип, гаилә бюджеты ике сумга кимеде, ә ул акчаны табуның никадәр авыр икәнлеген Сания үзе дә яхшы аңлый.
Ничек итсә итте Сания, көн аралаш кына булса да дәресләргә йөрде, укуын бөтенләй ташламады.
Ике арадагы җиде чакрымлы сукмак урман читеннән уза. Юлда тап булган корыган үләннәрне, көздән калган вак кыргый алмаларны янчыгына тутыра барды. Сирәк кенә булса да, әнисеннән өшегән черек бәрәңге кәлҗемәсе дә эләккәли иде. Өйдә киптерелгән җиләк-җимешләр дә бар барын, тик аларын әнисе бирми – «әҗәл даруы» гына шул. Ярый әле энесе Рамил белән алабута орлыгын байтак җыйганнар иде. әнисе шул орлыктан пешергән «ипи»нең тәмлелеге! Баерак ата-аналы балалар һәрвакыт шушы ипине ашап карарга кызыга торганнар иде. Үзләре исә бодай оныннан пешерелгән ипи белән сыйлыйлар.
Бер көнне үзе көн буена ач торса торды, бай кызларыннан алган ипи кисәген өйгә дә алып кайтты Сания. Төенчегендәге ипи сыныгын күргән әнисенең күз карашында бер генә сорау иде: «Каян алдың?»
Сания әнисенә барысын да сөйләп бирде. Байларның алабута күмәченә кызыкканын, ялына-ялына сорауларын... Миңниса бераз тынычлангандай итте. Шулай да канәгатьсезлек белдерми булдыра алмады.
– Кызым, бу гамәлең, билгеле, гөнаһ эш түгел, – диде ул тирән сулыш алып, – тик башка болай эшләмәсәң яхшырак булыр. Сиздермә, сер бирмә, безнең мохтаҗлыкта яшәгәнне белмәсәләр кулайрак булыр. Бабаңның ни өчен сөргенгә озатылуын, әтиеңнең гомер буе кагылу-сугылуын беләсең. Аллам сакласын, явыз телле бәндәләр әйтер тагын: «Кеше алдап, икмәк җыя», дияр. Хурлыгы ни тора?!.
 
***
 
Нәселләре белән балыкчылар иде алар. Авылда бер үк вакытта мулла вазифаларын башкаручы бабасы Сабир да, әтисе Мөнир дә болындагы күлләрдән балык тотып кайталар, беразын Мамадышка алып барып балык заводына тапшыралар, планнан артып калганын авылдашларына бушлай өләшә торганнар иде.
...Көннәрдән бер көнне, иртәнге якта, Миңниса ишегалдында тавыкларга җим сибеп йөргән бер мәлне, капка төбенә җигүле ат килеп туктады.
– Тр-р, малкай!
Ул да булмады, капканы тибеп кенә ачып, ишегалдына өч ир-ат килеп керде. Берсен шундук танып алды Миңниса – Миннехан малае Харис, яшь колхоз бригадиры. Әле кайчан гына Миңнисаның үзен озатып йөргән егет. Кыз үзе дә битараф түгел иде мәһабәт гәүдәле бу егеткә. Тик Миңнисаның әтисе аларның бергә булуларына каршы төште. Халык арасындагы имеш-мимешләргә караганда, «Миңниса белән безнең араны бозсаң, башыңа җитәм!», – дип янаган булган Харис.
Ул вакыйгадан соң байтак вакыт узгач, Миңниса күрше егете Мөниргә кияүгә чыкты...
– Сабир абый өйдәме? – диде Харис Миңнисаның күзләренә туры карарга базмыйча гына. – Чыксын әле.
– Әти күлгә төшеп киткән иде, төш җитәрәк кенә кайтыр инде. – Миңниса Харисның каршына килеп басты. – Нишләп минем белән исәнләшми дә башладың син?
Егетнең бит алмалары кызарды.
– Әтиеңнән сора, – дип кенә мыгырдады ул.
– Мөнир дә өйдә юкмы әллә? – дип сорады «кунаклар»ның берсе сүзгә кушылып.
Миңнисаның карашы усал кыяфәтле ир-атка күчте. Читтән килгән кеше булырга охшый, авылдашлары арасында кайчан да булса мондый төксе адәм булганлыгын хәтерләми Миңниса.
– Соң, ул да әти белән китте инде...
«Кунак», нәрсәдер мыгырдап, аяк астына төкерде. Миңнисаның күңелен мизгел эчендә ниндидер курку хисе өтеп алды.
– Ярар, – диде «кунаклар»ның икенчесе коры гына. – Төшке аш вакытын чамалап килербез. Киттек әйдә. Колхоз рәисе янына кереп, без дә тамак ялгап алыйк...
Әтисе белән ирен бу кешеләр нигә эзләгәнен Миңниса аңламый калды. Балык сорап йөриләр дисәң, кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары бер дә андыйга охшамаган...
«Кунаклар» капка төбенә чыгып атка утыруга, Миңниса өйгә ашыкты. Бәлки әнисе берәр нәрсә белә торгандыр?
...Сабир кулга алынганнан соң, Мөниргә дә көн бетте. Иртәгесен үк Мамадышка, балык заводына чакыртып, эштән азат иттеләр, өйләрендә өч көн буе тентү үткәрделәр. өйнең астын-өскә китереп бетерсәләр дә теләгән әйберләрен таба алмадылар, күрәсең, ахыр чиктә, аты-юлы белән сүгенеп, тентүне туктаттылар.
Сабир әлеге китүеннән кире кайтмады. Авыл халкы арасында аны Мамадышта күргән кешеләр дә булган – Саниянең бабасын һәм тагын берничә кешене, пароходка утыртып, каядыр алып киткәннәр.
Эшсез калган Мөнир кайларга гына барып карамады. Тик кем ишеген генә шакыса да, ачык чырай күрмәде ул. «Халык дошманы» буларак кулга алынган Сабирның кияве Мөниргә колхозда да, башка урында да эш табылмады.
– Әнисе, балалар, әйдәгез, киңәшләшеп алыйк әле, – диде көннәрдән бер көнне Мөнир кичкырын гаиләсен җыеп. – Алга таба да болай яшәп булмый.
Миңниса нәрсә әйтә ала инде – биләүгә төрелгән кечкенә Рамилне күкрәгенә кысты да сагаеп кына Мөнире нәрсә әйтер икән, дип көтте.
Гаилә башлыгының чынлап та бер нияте бар булып чыкты.
– Миңа авылдан китәргә туры килер, мөгаен, – диде Мөнир тыныч кына. – Син моңа ничек карыйсың, Миңниса?
Саниянең әнисе ни әйтергә дә белмәде. Авылда иренә көн беткәне күренеп тора. Кая барып сугылырга белми аптырап йөреп, Мөнире чиргә сабышты бит инде.
– Соң, әтисе, башка әмәл юктыр дисеңмени инде? – дип кенә җавап кайтарды хуҗабикә һәм, чарасызлыктан, үксеп елап җибәрде.
Гаилә башлыгы шактый вакыт сүзсез утырды.
– Юк, башка чара юк!
– Ә балалар? Аларны төяп кая барырга була соң хәзер?
Мөнир торып басты.
– Мин, әнисе, үзем генә китим дигән идем...
Көтелмәгән сүзне ишетеп, Миңниса тораташтай катып калды.
– Ничек инде? – Хуҗабикәнең бөтен тәне калтырап куйды. – Тукта, уйла әле рәтләп, без нишләргә тиеш монда синсез?
– Берәр кая барып урнаша алсам, соңрак сезне дә кайтып алырмын дим...
Миңниса тагын тынып калды. Яулык чите белән күзләрен сөртеп алды да, сүзсез генә, торып аралыкка кереп китте. Бераздан кабат аның сулкылдаганы ишетелә башлады.
– Әнисе, елап берни дә майтарып булмый. – Мөнир хатыны ягына таба ике адым атлады. – Китәргә булдым инде. Рәнҗеп калма, зинһар. Мин яныгызда булмасам, сезне дә бик битәрләмәсләр...
Саниянең әтисе Мөнир, үз теләге белән, күрше авыл ирләренә ияреп, әтисе Сабир һәм тагын миллионлаган әллә кемнәр ирексезләп җибәрелгән Ерак Көнчыгыш якларына, Сахалинга ук китеп барды...
 
***
 
«Кулак оныгы», «хәерче» кебек сүзләрне еш ишетергә туры килде Саниягә. Ничек кенә авыр булмасын, җидееллык мәктәпне тәмамлап чыкканчы укырга йөрде. Укытучылар да, көн аралаш кына килеп йөрүенә карамастан, тырыш кызны һәрвакыт мактап кына тордылар. Көндәлеген «бишле» билгеләре генә бизәде.
...«Авыл авыл инде ул, аның мәктәбендә дә кайбер фәннәрдән укыту чамалы гына булгандыр, – дип үзалдына сөйләнде Сания һаман әңгәмә турында уйланып. – Кул астында өстәмә китаплары да юк бит аның ичмасам»...
Сафа белән Шәрип теге вакытны авылга кунакка кайткач үзләрен «сатмаган» Саниягә булдыра алганча ярдәм кулы сузарга тырыштылар. Бу юлы да, көне буе уйланып утырганын шәйләп алган Шәрип, аның каршына килеп басты.
– Нәрсә, сеңелкәш, борчуларың бар мәллә? – дип сорады ул Саниядән.
Кыз сискәнеп китте.
– Уф, син икәнсең әле. Куркыттың, – диде Сания, авыр уйларыннан беразга арынып. Аннары, үзалдына сөйләнгәндәй, тыныч кына дәвам итте. – Конкурстан куркам мин. Укырга керергә теләүчеләр хәтәр күп икән. Үтеп булырмы, юкмы?..
– Сине дә алмасалар инде, – диде Шәрип, тынычландырырга теләп. – Гел «бишле»гә укыган кыз бит син.
– Аңа гына карамыйлар ди шул анда. – Сания авыр сулап куйды. – Рус телен шәп белергә кирәк ди, ә мин русча иркенләп сөйләшә дә алмыйм... Их, һич югы грамматика кагыйдәләрен өйрәнергә китабы да юк бит аның...
Икенче көнне үк Шәрип Саниягә кайдандыр рус теле грамматикасы буенча дәреслек алып кайтып тоттырды:
– Мә, балавыз сыгып утырма монда, иптәш малайның апасы биреп торды. Вакытың бар, өйрән кагыйдәләреңне!..
Конкурс көне килеп җитте. Сания әңгәмәгә беренче булып керде. Зур гына залда рәт-рәт булып өстәл-урындыклар тезелеп киткән. Алгы якта тагын бер киң өстәл. Өч кеше утыра.
– Кто ты? – дип сорап куйды кырыс кыяфәтле бер абый Сания кереп ишекне ябуга.
Кыз, каушаудан телен көч-хәл белән әйләндереп, исем-фамилиясен әйтте.
Өстәл артындагылар бер-берсенә карашып алдылар. Залда тынлык урнашты.
– Ну, что молчишь, рассказывай, – диде теге кеше кинәт.
Инде тынлыкка күнегеп, үз-үзен кулга алырга өлгергән Сания көтелмәгән сораудан сискәнеп китте.
– Аңламадым, нәрсә сөйләргә соң? – дип, комиссия әгъзаларының күзенә төбәлде.
– Рассказывай, девушка, зачем ты именно здесь? Что ты хочешь от нас?
«Ничек инде, минем монда укырга керергә теләвем көн кебек ачык бит. Нишләп мыскыллыйлар болар мине?» дигән уй йөгереп узды кызның башыннан. Ачуы кабарды, бер-ике чәнечкеле сүз әйтеп ишекне шапылдатып чыгып китәргә дигән фикер дә борынлый башлаган иде, тыелып калды. Бар булган кыюлыгын җыеп, кырыс кыяфәтле абыйның күзләренә туп-туры карап:
– Хочу стать учительницей. Я знаю, что здесь готовят хороших учителей, – дип сөйли башлады.
Шушы беренче очрашуда ук мондагы укытучыларның яхшы педагог булуларына ышанычы ялап алгандай юкка чыкса да, «салам кыстырмыйча» мөмкин түгел иде. Комиссия әгъзалары күңеленә дә аның җавабы хуш килде, күрәсең, өчесенең дә йөзләре яктырып киткәндәй тоелды Саниягә. Чиратлашып, сорау арты сорау бирделәр. Сания исә тотлыкмыйча, салмак кына җавап биреп барды.
– Заметно, что знаний у тебя достаточно, – диде, ниһаять, комиссия рәисе. – Давай, девушка, теперь поговорим о твоем происхождении. Кто твои родители?
Ни өчендер, бу сорауны ишетүгә, кинәт Саниянең бит алмалары кызарды. «Нәрсә сөйләргә? Бабай, әти турында дөресен әйтергәме? Ничек кабул итәрләр икән?»
– Что молчим опять?
Ата-бабасының балыкчылар булганлыгын сөйли башлаган Санияне комиссия рәисе бүлдерде:
– А вот здесь указано, что твой дед был репрессирован как враг народа, – диде кулындагы бер кәгазьне селкеп. – Что ты на это скажешь?
Сания кабат каушап, икеләнеп калды. Тынлыкны комиссия рәисе бозды:
– Ну?
Бабасының һәм әтисенең чынлыкта да балыкчы булуын кабатлады Сания. Көннәрдән бер көнне бабасын, өйдәге туганнарына аңлатып-нитеп тормыйча гына, ихатага килеп кулга алулары, әтисенең Себер якларына эшкә чыгып китүе турында белгән кадәресен сөйләп бирде.
Залда кабат тынлык урнашты. Бераздан Саниягә чыгып торырга куштылар. Ярты сәгать чамасы вакыт эчендә Сания кебек училищега укырга теләүче биш-алты үсмер комиссия аркылы үтеп өлгерде. Ниһаять, аны да кабат залга чакырдылар.
– Сеңлем, бик озак киңәшкәннән соң без шундый нәтиҗәгә килдек, – диде комиссия рәисе. – Әзерлегең начар дип әйтеп булмый, тик әлегә җитәрлек түгел. Бигрәк тә рус теленнән. Училищеда укуы гаять авыр булачак. Аннан соң, бабаңның биографиясе дә... Кыскасы, кабул ителү-ителмәү мәсьәләсе бер атнадан гына төгәл билгеле булыр...
Саниянең күңелен мизгел эчендә шомлы тойгы биләп алды. Күкрәк турын нәрсәдер яндырып үткәндәй булды, күз аллары караңгыланып китте.
– Нигә... хәзер үк әйтмисез? – Сания аздан гына кычкырып җибәрмәде.
– Син аңларга тиеш, бала-чага түгелсең, – дип тынычландыргандай итте аны комиссия рәисе. – Син генә түгел бит монда. Башта калган претендентларны да тикшереп чыгарга тиешбез...
Күзләреннән бәреп чыккан кайнар яшь бөртекләрен комиссия әгъзалары шәйләп алганчы дип, залдан тизрәк чыгып китүне хуп күрде Сания...
«Димәк, эш әле монда конкурста да түгел икән, – дип уйланды ул үзалдына. – Бабайның биографиясен катыштырмакчылар. Юкка гына азапланам микәнни соң монда керәм дигән булып, йә Ходай? Нишләргә? Авылга кайтып китәргәме, бер атна көтәргәме? Ә ничек яшәргә аңарчы?»
«Ничек яшәргә?» дигән сорауны үз-үзенә урынлы куйды Сания. Барысына да Хәтимә апасы сәбәпче. Беренче көннәрдә бик тә кунакчыл, төче телле тоелган хуҗабикә көннәрнең берендә, алмаштырып куйдылар диярсең, кинәт үзгәрде дә куйды. Үзара сөйләшкәндә-аралашканда моңарчы тоемланган ягымлылыкның, ихласлыкның, ни сәбәпледер, әсәре дә калмады.
Хәтимә апасының үзенә карата мөнәсәбәте кискен үзгәрүнең сәбәбен һич кенә дә төшенә алмады Сания. Ә көннәрдән бер көнне, Хәтимәгә күптәнге ахирәте кич утырырга килгәч...
Бераз авыртынып торгач, вак-төяк өй эшләрен башкарып чыкты да, аз гына булса да ятып торырга уйлаган иде. Хуҗабикәнең әллә Саниянең өйдәлеген онытып җибәреп, әллә ул ишетсен өчен махсус әйтелгән сүзләре соңгы арада борчыган сорауга төгәл җавап табарга ярдәм итте.
Баштарак тормыш-көнкүреш, гаилә хәлләре турында сөйләшеп утырдылар хатыннар. Дөресрәге, хуҗабикәнең ахирәте сөйләде, ә Хәтимә апаның ара-тирә генә «әйе», «менә малай» дип кыстырып куйганы гына колакка чалынды. Хуҗабикәнең башка чарасы юк иде шул: хәле ахирәтенеке кебек мактанырлык, авыз тутырып сөйләшерлек түгел – тормыш терәге, Галимулласы, шәһәр уртасындагы кибете ябылгач, күпләп акча эшләү нияте белән, хатыны белән ике баласын Мамадышта калдырып, Урта Азия якларына чыгып китте. Сирәк-мирәк кенә хаты, посылкалары килеп торса да, аның кайчан да булса бөтенләйгә яннарына кайтырына өметләнми дә Хәтимә.
– И ахирәткәем, әйдә, сөйләшмик әле шулар турында. Ир-атны җенем сөйми. Урамнан барганда корсакларын киереп, ирләрен култыклап йөрүче хатыннарны күрсәм дә, үземне кая куярга белмим.
Ахирәте сүзне Хәтимә апаның авырткан темасыннан читкәрәк алып китү ягын карады.
– Синдә бит әле кунак та бар. Сания ничек соң, булышкалыймы ичмасам?
Шушы сорауны гына зарыгып көткән диярсең, Хәтимә төкерекләрен чәчә-чәчә сөйләргә тотынды:
– Булышкан ди сиңа! Әрәмтамак кына бит ул! Артык кашык. Беренче көннәрдә вак-төяк йомышларны үти иде әле ичмасам. Хәзер бетте, ник бер кыл кыймылдатсын. Көне-төне китап укуын белә. Прафисыр булырмын ди торгандыр инде… И-и ахирәткәй. Белмисең генә, безнең бөтен нәселгә тап төшерде бит аның бабасы. Шул кулак аркасында минем әти дә күпме кыен ашады. Ник ризалаштым икән ичмасам үз йортымда тотарга шул кызны. Кем генә тарткандыр телемнән. Кунакка кайткач, әллә нинди төче сүзләр әйтелә инде ул. Миңниса шуны чынга алды бит.
– Гел синдә тормас әле, боерган булса. Кердеме соң инде училищега?
– Тагын бер атна-ун көннән генә билгеле була, дигәние. Белмим инде, кулак оныгын алырлар микән, ай-һай. Нишләргә дә белгән юк, тиктомалга кеше баласын тагын ун көн буе ашатып яткызасы да килми бит, ахирәткәй. Үземнең ике айгырыма да муеннан кирәк әле монда...
Никадәр генә белемле, сәләтле булса да, училищега керү мәсьәләсендә бабасының биографиясендәге «кара тап»ның, ерып чыкмаслык саллы каршылыкка әверелгәнлеген яхшы аңлый иде Сания. Тик «өметсез – шайтан гына» дигәндәй, күңеле моңарчы ниндидер «могҗиза» көтте: «Бабай ялгышлары өчен мин җавап тотарга тиеш түгел бит»...
Училищедан кайтып барышлый, Сания базарга сугылып чыгарга булды. Авылдашларын очратып, алардан күңелсез хәбәр ишетте – әнисе, чишмәгә суга барган җиреннән таеп егылып, аягын имгәткән. Сания конкурс нәтиҗәләрен көтеп тормаска булды. Икенче көнне үк училищега барды да, бөтен кешене аптырашта калдырып, документларын кире алды.
Хәтимә апасына карата туган нәфрәтен дә яшереп кала алмады. Барлы-юклы әйберләрен төенләп куйды да аш бүлмәсендә мәш килүче Хәтимә янына чыкты.
Хуҗабикә Саниягә кырын күз белән генә карап куйды да, «Тагын нәрсә кирәк моңа миннән?» дигән уйга килептер инде, үзалдына нәрсәдер мыгырданып алды.
– Хәтимә апа, – дип тыныч кына башлады сүзен Сания. – Мине үз өеңдә яшәткәнең өчен рәхмәт сиңа...
Хуҗабикә сагаеп калды. Саниянең Хәтимә апасына беренче тапкыр «син» дип дәшүе иде бу.
– Сиңа әйтәсе сүзем бар, Хәтимә апа, – дип дәвам итте кыз. – Нигә син... теләсә кемгә минем турыда пычрак сөйлисең ул?
Хәтимә мондый сүзләрне көтмәгән иде, берни аңламаган кыяфәттә Саниягә карап торуында булды. Кыз, хуҗабикәнең эченә корт төшкәнен сиземләсә дә, уйлаганын әйтеп бетерергә кирәк тапты:
– Синнән берәр нәрсә сораганым булдымы? Нишләп мине әрәмтамак дип атыйсың? Җитмәсә, кеше алдында. Өй эшләреңне эшләп барам… Шушы гомер үз йортыңда яшәтеп, хәтта чәй өстәленә чакырганың да булмады. Аңа үпкәләмим. Бик беләсең килсә, хәтәр нык ачыккан вакытларымда да өстәлегездәге бер телем ипиегезне авызга алмадым мин... «Кулак», имеш. Шул «кулак» сине, синең иреңне саклап калып Себер китте...
Саниянең күзләре яшьләнде. Бәгыреннән рәнҗүле сүзләр ташып чыкты:
– Хәтта тавыкларга чыгарып ташлаган бәрәңге кабыкларыңны да ашарга батырчылык итмәдем... Ярый әле ашамаганмын, Ходай саклаган үземне, юкса хәзер аны да кире чыгартыр идең... Ник мине шулай рәнҗеттең?..
Моңа кадәр тыныч холыклы булып күренгән кыз авызыннан бу сүзләрне ишетермен дип һич башына да китермәгән иде хуҗабикә, тәмам югалып калды. Җавап итеп нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан гына иде, Сания төенчеген алды да, ишекне шапылдатып ябып, урамга чыгып йөгерде...
 
***
 
– И, Гаяз абый, нихәл итәсең инде, туганыбыз бит. Ничек язмыш кочагына ташламак кирәк?!
– Да-а, – дип сузды Гаяз. – Булса да булыр икән үпкә тота белми торган кешеләр! Синең урында башка берәү булса, билләһи...
– Әллә кайчан булган нәрсәләр өчен үпкә саклап, үч тотып ни мәгънә инде, бер карасаң? Заманасы шундый булгандыр инде. Кем генә ялгышмас... Аның каравы, бүген Ходайның биргәненә мең шөкер, гөрләп яшибез, Гаяз абый. Шатланып туя алмыйм. Армиядән гарипләнеп кайтса да, гомер буе көтүче генә булып эшләсә дә, Нурулла белән биш бала үстереп кеше иттек. Төрлесе төрле якта яшәсә дә, атна-ун көн саен кайтып, хәлләребезне белешеп, хуҗалыкта ярдәм итеп китәләр. Исән генә булсыннар инде... Ә Хәтимә апа янында беркеме дә юк бит хәзер. Галимулла абый теге китүеннән кайтмады. Бер малае былтыр гына вафат булды, икенчесенең кайдалыгын белүче юк... Ничек ташлыйсың инде аны?
Гаяз аңа сокланып карап торды.
– Бигрәк изге күңелле син, күрше, – диде ул һәм, бераз тормыш-көнкүреш хакында гәпләшеп алгач, хушлашып, үзалдына сөйләнә-сөйләнә китеп барды...
 

Амур ХАН

 

Фото: Николай Туганов

 

 

«Мәйдан» журналы № 6, 2022 ел

 

Комментарийлар