ЗӨЛФИЯ МӨХӘММӘТҖАНОВА
(Лениногорск районы, Куакбаш авылы)
Мин, Мөхәммәтҗанова Зөлфия Мөкатдәс кызы, Лениногорск районының Куакбаш авылында 1974 елның 11нче маенда туганмын. Биш балалы тигез канатлы гаиләдә төпчек бала булып үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтында укыдым. Үзебезнең авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшлим. Лениногорск шәһәрендәге 65 яшьлек тарихы булган "Чишмә" иҗат берләшмәсе әгъзасы.
***
Бәгырьләрне телеп парә-парә,
Бакыйлыкка күчә якыннар.
Кырау суккан кебек табигатьне,
Йөрәкләргә үрли салкыннар.
Күңел тулган саен искә алып,
Дога укып бераз юанам.
Яшәр өчен көч һәм егәр бирче,
Сәламәтлек бирче, бер Аллам.
Риза булып яшәсеннәр мондагылар,
Киткәннәр дә булсыннар риза.
Дөнья куам диеп яшәгәндә,
Вакыт та тар, көн дә тиз уза.
Исәпләсәң кылган гамәлләрне,
Ватылмасмы икән үлчәүләр?
Үкенечсез үлем булмый диләр,
Үкенмәслек ничек яшәргә?!
Кабереңдә гөлләр чәчәк ата,
Тик алар да җанны юатмый.
Бергә вакытларның кадерен аңламыйбыз,
Якын кешеләрне югалтмый.
***
Туасы көн ямьле кичәгедән,
Күңел күзе белән багалсаң.
Туган якның җилләре дә назлы,
Назланырга вакыт табалсаң.
Тау буенда тыйнак чәчәкләргә
Исең китәр, иелеп карасаң.
Менә шушы гөлләр арасыннан
Балачакны бәлки табарсың.
Үзәнлектә сыер көтүе:
Сары чәчәк уртлый сыерлар.
Май аеның куе каймагын
Өстәлләргә бүген куярлар.
Сирин шаулый бал кортлары белән, ‒
Мәктәпләрдә бетә укулар.
Җәйләр җитә ‒ җәннәт мисалы,
Җәйнең дә бит үзгә холкы бар.
Тук һәм таза тормыш өмет итсәң,
Бер көнен дә җәйнең югалтма.
Кабаланып дөнья куганда,
Туктап сокланырга онытма:
Нинди ямьле безнең туган яклар,
Басулары, болын-кырлары!
Бүгенгесе кичәгегә охшамаган...
Ә күңелдә татар җырлары.
ТУКЛАР ЗАМАНЫ
Тук кешеләр заманы бу, көр кешеләр,
Яхшыдырмы-ямандырмы, белмим әле.
Һәр кешенең тамагы тук, өсте бөтен,
Андыйларга кирәкми ул башка хәле.
Туганнарның хәлен белеп тору өчен
Вакыт-вакыт табыладыр яңа чара:
"Классташлар", "ВКонтакте"га, инстаграмга
Диваныңда килеш кер дә кара, кер дә кара.
Бер йә ике кеше гомер итә пулат йортта,
Мич ягылган, суы кергән, бик уңайлы.
Кнопкага басып "мич тергезү", утлы булу,
Кер юдыру нинди рәхәт, нинди җайлы.
Тук кешеләр ял да итә белә хәзер:
Җәйге кухня, беседкалар, су буйлары...
Чит илләрдә йөреп кайта, курортларда
Гади генә безнең авыл малайлары.
Тук кешеләр заманы бу, көр кешеләр,
Ваемсызлык басып киткән безнең җанны.
Рухи ризык, тел дә, дин дә кирәк түгел,
Шулай яшәү ошый микән? Шулай җайлы...
ЭЗЛӘР
Кар өстендә эзләр: ары киткән,
Бире якка таба килгәне.
Күренеп тора кемнең әкрен генә,
Кемнең ашыгып, йөгереп йөргәне.
Хатын-кызлар эзе күбрәк икән,
Ирләр гомер ияр өстендә.
Шушы юлдан чана этеп йөрү
Калып бара тарих битендә.
Бала тумый авылларда хәзер:
Балалылар яши калада.
Чана эзе белән туган тел дә
Шуңа күрә артка кала да.
Кар өстендә эзләр берән-сәрән,
Таяк эзе икәү, ни гаҗәп!
Ике таяк белән заман әбиләре
Төнлә йөри шулай, әкәмәт!
Машинадан юллар такыраеп беткән:
Машина күп бүген авылда.
Мәктәпкә дә машинада килә,
Җәяү йөрми инде бала да.
Кар өстендә эзләр: киез итек
Берәү генә, күбрәк сырлы эз.
Кимибез шул галош, киез итек, ‒
Үзебез дә хәзер сырлы без.
Кар өстенә эзләр салып көн дә
Кайтып керсен чыгып киткәннәр.
Суынмасын эзләр, чәй кайнатып
Каршы алсын өйдә көткәннәр.
ИХЛАССЫЗЛЫК
Нигездәге черек бүрәнә
Озак тормый, тиздән ишелә.
Кеше күрсенгә дип эшләгәннең
Чуан булып шеше тишелә.
Кыяфәтне күпме бизәсәң дә,
Кара эчне буяу капламый.
Андыйларның кара күңелләрен
Ак тешләре генә басалмый.
Ничек кенә матур сөйләсә дә,
Ишетелә ялган икәне.
Сүзләр арасыннан аерымачык
Уйлаганы күренеп киткәли.
Бер-бер артлы шеше тишелә,
Түзеп булмый начар исенә.
Зөлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА
Комментарийлар