ЗӨЛФИЯ ГЫЙНИЯТОВА
(Питрәч районы, Шәле авылы)
Мин, Гыйниятова Зөлфия Насыйбулла кызы, Шәле мәдәният йортында Казан Дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан бирле сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Эшемне бик яратам. Мәдәният йортыбыз гөрләп тора. Бәйрәмнәр бик матур үтә .
Ирем Рәшит белән өч бала үстердек. Кызым Лилия ‒ КХТИда, улым Нияз ‒ КГАСУда укыды, кече улым Ильяс КГМУда 6нчы курста укый. Яраткан оныкларыбыз Әминә, Әмирхан, Тамерлан бар. 2нче декабрьдә оныгым Айлин туды.
Илһам килгәндә, шигырьләр, бәетләр язам.
БЕР КИБЕТТӘ КҮРГӘНЕМ ЮК
Бер кибеттә күргәнем юк...
Әни кайдан алгандыр.
Төне буе елап чыга,
Ник бу бала калгандыр.
Әни, димен, нигә алдың?
Кире илт, дим кибеткә.
Яхшырагын алып кайт, дим.
Керми инде үгет тә.
Ләкләкләрдән калды микән?
Томшыгыннан коелып.
Булатны әнисе тоткан,
Чиләк белән иелеп.
Кайдан, кайдан? Шуннан инде,
Үзебезнең инештән.
Валлаһи, дим, чынлап әйтәм,
Вәт ул Булат, килешкән!
Кайсысына ышанырга,
Әни алган кибеттән.
Әби әйтә, оныттым, ди.
Хәтере юк электән.
Беркемгә бирәсе килми,
Бик кадерле кебек тә.
Мине күрсә, әллә каян
Утыра ул, көлеп тә.
Тач үзеңә охшаган, ди,
Бигрәк матур энең, ди.
Әни әйтә, сезнең белән
Бик бәхетле көнем, ди.
Булмый инде болай яшәп,
Туры килә күнәргә.
Кире илтсәң, бик кызганыч,
Кирәк була түләргә.
ҖӘЙ БУЕНА КӨТҮДӘ
Җәй буена көтүдә...
Ничек рәхәт? Түгел лә.
Анда идем бүген дә.
Төшеп кайтты күңел дә.
Кигәвеннәр талыйлар,
Җиләс булса ярый ла.
Сөйләшергә ичмасам,
Бармый энем Барый да.
Сыеры да тыңламый,
Кача бит гел ышыкка.
Ээ, чабып кара син,
Бер дә түгел кызык та.
Сыер да инде арый...
Көтүгә булмый бармый.
Үләннәрдән сөт ясый,
Сөтлебикә бар ярый.
Аны да жәллим инде,
Чебеннәрен куышам.
Көне буе челләдә
Шулар белән сугышам.
Суга да кереп карыйм...
Әй малай, бик тә арыйм.
Йокларга киткән сыер,
Тамаклар ялгап алыйм.
Иртән ничек торасы...
Әллә план корасы?
Булмас ла инде алдап,
Мин бит солдат буласы!
Вакытым юк уйнарга,
Киттем яме, кыскасы.
Әти әйтә: син, дия,
Үз эшеңнең остасы!
Җәй буена көтүдә...
Авыр диеп, түгел лә!
Болай гына зарлану,
Киттем әле, бүген дә.
***
Могҗизалар көттем бу язлардан,
Хыялларым чынга ашмады.
Мин тиле күк көттем, ә син менә
Күңел тәрәзләрен ачмадың.
Корган гөлләр төптән китәр диеп,
Бу язларга шундый ышандым.
Тыштан көлеп, эчкә йотып йөрдем,
Тик төннәрен генә бушандым.
Тормыш дулкыннары ярга бәрсә,
Иңнәреңне кемгә куярсың?
Шушы язда, гөрләвекләр белән
Тәүге мәхәббәтең юарсың.
Күпне көтеп, чып-чын бәхетеңне
Югалтканың күреп еларсың.
Ничек яшәсәң дә, узар еллар,
Авыр чакта ниләр уйларсың.
Әле менә барсын төптән уйлап,
Була иде ялгыш төзәтеп.
Еллар шаһит, акырып еласаң да,
Булмас инде сине үзгәртеп.
ТАНЫШМЫНИ?!
Танышмыни?!
Мин танымыйм сине...
Күргәнмендер, бәлки, кайдадыр.
Хәтеремдә никтер калмагансың,
Без белмәгән, ят бер каннандыр.
Танышмыни?!
Мин танымыйм сине...
Үткәннәрдә, бәлки, белгәндер.
Әллә өнем, әллә төшем инде,
Сиңа дигән хисләр сүнгәндер.
Танышмыни?!
Мин танымыйм сине...
Күзләреңдә юк бер якынлык.
Таный алмыйм әле, тик өшетә
Синең янда булган салкынлык.
Танышмыни?!
Мин танымыйм сине...
Төшерә алмыйм искә һич кенә.
Җаннарымны айкап өтеп ала
Бик тирәндә бер ят хис кенә.
Танышмыни?!
Мин танымыйм сине...
Чалымнарың бераз шәйләнә.
Адымнарың башка кебек иде.
Юк... танымыйм сине,
Юлларыңа ап-ак җәймә лә!
ЗӨЛФИЯ ГЫЙНИЯТОВА
Комментарийлар