Логотип «Мәйдан» журналы

ЗЕМФИР АХЪЯРОВ

(БР, Чакмагыш районы, Таскаклы авылы)

Мин, Ахъяров Земфир Фәһим улы, берьяклап ‒ таулар, икенче яклап көтүче камчысыдай боргаланып аккан инеш уратып алган, урманы чикләвек, балан, миләш, гөлҗимешкә, мәтрүшкәгә бай булган Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Таскаклы авылында бу дөньяга аваз салганмын. Урта мәктәпне тәмамлагач, Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумында белем алдым. Үзнәшер белән чыккан өч китабым бар. Марис Нәзиров исемендәге «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасымын.

***
Тыйнак кына яшибез дә
Китәбез тыйнак кына.
Р. Миңнуллин
Тыйнак кына яшәмибез,
Җыйнак та була(а)лмадык.
Акча, байлык алга чыкты,
Коръәнгә күз салмадык.

Кешенеке артып китсә,
Корт чаккандай кыландык.
“Кешенең үрдәге дә каз,” ‒
Төннәрен дә уйландык.

Чаптык, яндык, суга баттык,
Нәфес гел алдан йөрде.
Ак буяуга буягандай
Чәчләргә ак йөгерде.

Малай-шалай вакытларда
Авыз-борын канады.
Яшен камчысыдай хәбәр
Авылга тиз таралды.

Кешенекен уздырыйк дип,
Без югалттык башларны.
Күрше бакчасына күрше
Күпме ташлар ташлады.

Вакыт җитмәдеме икән
Безгә җыйнак булырга:
Сабырланып, тыйнак кына
“Үстергәнне” урырга?

СОҢГЫ ЯФРАК
Алмагачтан соңгы яфрак
Төшәргә әзер җиргә.
Яңгыр юа өметләрен,
Яңаклый көзге җил дә.

Карый миңа нурсыз күзләр,
Елмайгандай да итә.
Аңлый аның җаны-тәне:
Соңгы минуты җитә!

Ах, өзелде ботагыннан,
Чайкалды бераз җилдә,
Язмышлардан узмыш юк шул,
Һәм ятты суык җиргә.

Кызгандым мин аны шунда,
Алдым җылы кулыма.
Көзге җилдә очып төште
Башкалары янына.

Үтәр салкын кыш айлары,
Җитәрләр җылы язлар.
Шәрә калган алмагачны
Яңа яфраклар назлар.

АК КАР ЯВА
Ай яктысы, салмак ак кар ява,
Төн пәрдәсен ертып төшәләр.
Төнге күренешне ямьләндереп,
Моңландырып җиргә күчәләр.

Ай яктысы, ак кар ява, тынлык,
Хыялымда икәү серләшә.
Берсе аның үзем, берсе ‒ иркәм,
Акрын гына миңа эндәшә.

Ак кар ява. Ишет әле, иркәм,
Ак кар белән җиргә моң ага.
Шул моңнарда минем сагышларым,
Сиңа булган сөю юл ала.

Ай яктысы, салмак ак кар ява
Хыялый төн үтеп таң ата.
Безнең көннәр, иркәм, алда әле
Җиргә кояш нурын тарата.

АВЫЛЫМА
Морҗалардан төтен чыкмый,
Килми икмәк исләре.
Якты айсыз, гармун моңсыз
Авылымның кичләре.
Ишетелми уен, җыр-моң,
Бушап калган урамнар.
Хуҗаларсыз коймаларга
Кычытканнар уралган.
И авылым, без үскәндә,
Киресе иде бар да.
Яңа пешкән икмәк исле
Авылым, калдың кайда?

ГАРМУН ТЕЛЛӘРЕ
Гармун телләренә басып
Уйныйм авыл көйләрен.
Авылларның бетүенә
Бик тә әрни йөрәгем.
Гармун телләре моңлана,
Мин дә аңа иярәм.
Ата-бабалар торгызган
Нигезләр була әрәм.
Гармун телләре елыйлар,
Яшьләре генә таммый.
Ни кызганыч, авылларда
Гармун моңнары калмый!
 

Земфир АХЪЯРОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

Комментарийлар