ХАЛИДӘ МӨХӘММӘТДИНОВА
(Арча районы Ак Чишмә авылы)
Мин, Мөхәммәтдинова Халидә Хәмбәл кызы, 1967 елның 18нче мартында Арча районының Апаз авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Апаз урта мәктәбендә белем алгач, Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлап, яңа оешкан “Ак-Чишмә” совхозына баш хисапчы булып эшкә кайттым, Ак Чишмә авылы егете Вәдүт белән гаилә корып, ике кыз үстердек. Бүген Ак Чишмә авылы китапханәчесе булып эшлим.
КҮЗ ЧИШМӘСЕ
Бер риваять яши безнең якта.
Дөресме дип сорап тормадык.
Бик күп еллар элек бер әбекәй
Сөйләгәнне генә тыңладык.
Ерак җирдә чибәр кыз яшәгән,
Тик күзләре бер дә күрмәгән.
Менә, кызым, алтын кояш нуры,
Дип әнисе һаман сөйләгән.
Шул нурларны күрсәм иде, дигән,
Ялварып ла кызчык сораган.
Беркөн алар сәфәр чыккан җирдә
Серле бер чишмәгә очраган.
Бисмиллалап кызчык суын эчкән,
Вак-вак йотып, түкми тамчысын.
Ипләп кенә битен-күзен юган
Һәм шәйләгән көннең яктысын.
Кабат-кабат алар монда килгән,
Су сихәтен биргән дустына.
Һәр иртәдә шөкерана кылып,
Сокланган кыз кояш нурына.
Шуннан бирле күпләр шифа таба,
Көчен бирә бит Күз чишмәсе.
Әкрен генә җырлап ага тора,
Көтеп кемдер шунда киләсен.
МИН АВЫЛ БАЛАСЫ
Кимсенмим дә, һич тә хурланмыйм да,
мин тумыштан авыл баласы.
Каймак яккан икмәк сыман менә
авылымның иркен һавасы.
Һичнәрсәләр белән чагыштырмыйм
сызылып кына аткан ал таңны,
Офыкларны төрле төскә манып,
салмак кына кояш батканны.
Яланаяк үләненнән атлыйм,
танып дәшә миңа һәр агач.
Ярый син бар, диеп челтәр шәлен
иңнәремә сала алмагач.
Урманнары җанга шифа бирә,
серлелеге күчә күңелгә.
Тузан булып очкан туфрагы да
яшәү көче бирә үземә.
Кендек каным тамган шушы җирдә,
береккәнмен шуңа авылга.
Авыл сеңгән минем барлыгыма,
Авыл яши минем канымда.
ИЗГЕ БОЛГАР
Тарих сәхифәсен барлый-барлый
Басып торам Болгар җирендә.
Изге ташларына орына-бәрелә,
Тарих җиле уйнап бөтерелә.
Нинди серләр саклый синдә чорлар?
Без белгәне – бары чиреге.
Изге ташлар нидер сөйли безгә,
Ә без аңламыйбыз, билгеле.
Иң түренә дәшә Ап-ак мәчет,
Кулын изи икмәк музее.
Ни хозурлык! Я, бер күрегезче,
Җәйрәп ята елга, “диңгезе”.
Изге Болгар, серле, нурлы Болгар!
Ерак бабалаларым тарихы.
“Мин татар,” ‒ дип горурланып торам.
Ә татарлар эзле, тарихлы!
***
Бүген Өчиле әби белән
җыябыз әле колмак.
Берәмләп күркә сайлыбыз,
кибәргә куйыйк җайлап.
Кояш та туры төшмәсен,
Бераз җиләс тә булсын.
Саргылт-яшел күркә белән
чүпрәбез әйбәт уңсын.
Кипкән колмакка кайнар су
салып, төреп куя ул.
Бер тәүлектән сөзеп алып,
Өсти су, шикәр һәм он.
Җылыда чемер дә чемер,
чүпрәбез өлгерә..
Бүлеп алып ипи баса,
Анысын куя әчергә.
Ә калган сыеклыкны ул
Гел саклый суыткычта.
Көн дә бер кашык он өсти
Чүпрәне йоклатмаска.
Тере чүпрә черт тә, черт, дип
Гел уйный сикерешеп..
Чүпрә сакта тора кебек
Ипи салганны көтеп.
***
Әнием янә шәл бәйли,
Күз иярми кулына.
Әнием бәйли уртасын,
Мин читен бәйләп торам.
Мин дә яратам бәйләргә.
Чит-читләрен бизәкләп.
Күпме генә тырышсам да,
Әнидәй булмый бәйләп.
‒ Бәйләвең минем өчен дә,
өйрәнүең ‒ үзеңә.
Егетләргә җитмеш һөнәр,
кызлар өчен бу бик әз.
Һәр эшеңне башкар, кызым,
ихлас биреп, яратып.
Булдырам, диеп эшләсәң,
Эш тә сине яратыр.
Әнием мамык шәл бәйли,
Зыр-зыр әйләнә йомгак.
Көмеш төсле ике инә
Кулында тора уйнап.
Халидә МӨХӘММӘТДИНОВА
Комментарийлар