Логотип «Мәйдан» журналы

Венера Хәсәнова

(Байлар Сабасы бистәсе)

Мин, Хәсәнова Венера Ризван кызы, 1984 елның 9нчы ноябрендә Байлар Сабасы бистәсендә тудым. Мәктәптә укытучы булып эшлим, буш вакытымда шигырьләр язам.

ЯШИМ ӘЛЕ!
Иртән уяндым да
Сәлам бирдем кояш нурына.
Кояш нуры, мине сагынган күк,
Җылы тапты минем куенымда.

Яшим әле!
Дөнья ямьле икән,
Тоя белсәң аның шаукымын.
Хисләрне без җуймый калсак иде,
Татыганда тормыш салкынын.

Салкыннар да кирәк кайчагында
Аңлар өчен җылы кадерен,
Шундый уйлар уйлап йөргән җаннар
Тапсын иде һәрчак бер-берен.

Яшим әле!..
Тойган кебек булам
Җир-ананың җылы сулышын.
Насыйп итсә иде бер Ходаем
Бәхетләрнең олы, нурлысын.

Яшик әле!..
Елмайсыннар яше-карты,
Бар җиһанны шатлык урасын.
Уйларымнан җанга рәхәт табам:
"Ходай безне һәрчак сакласын!.."


РӘХМӘТ СИҢА
Шаулаганда ачы җилләр,
Янда булдың,
"Бар да үтәр," ‒ дидең.
Рәхмәт сиңа.
Яшьлегемдә йолдыз булып
Юл яктырттың,
"Балам," ‒ дидең.
Рәхмәт сиңа.
Калдырмадың юлыбызда,
Булдың безгә әти-әни,
Сыгылдың син,
Тик сынмадың,
Бердәнберем.
Рәхмәт сиңа.
Бу дөньяның гүзәллеге өчен,
Язым өчен,
Кояш өчен,
Мин дөньяда яшәгәнгә,
Газиз әнкәй,
Рәхмәт сиңа.
Булган барлык рәхмәтемне
Риза булып кабул кыл син.
Шифа булсын изгелегең,
Маяк булсын саф күңелең.
Озак яшә, газиз кешем,
Рәхмәт сиңа.
Рәхмәт сиңа!

***
Саклыйм хәтеремдә
Тәүге хезмәт көнем.
Вакыт шактый үткән,
Күпме борчу хисе
Күңелемне биләп,
Шәмем янып беткән.
Моңлы җаным арындырып чүптән,
Күпме кәгазь кипкән.
Үзе белән алып
Җәйнең яшел төсен,
Күпме кошлар киткән.
Һәр яңа көн шулай
Алып килә өмет:
Бар да булыр яхшы!..
Кырларда да әнә
Каплап бөтен җирне,
Яңа ак кар ятты.
Кояш җылысыннан
Каты боз да эри,
Янә килер язлар,
Оя коргач, кошлар
Кабат сайрый башлар.
Шундый уйлар белән
Кайта яңа кошлар,
Килә яңа язлар.
Шушы хисләр белән
Кыштыр-кыштыр
Каләм
Яңа шигырь язар.
Бүгенге көн, рәхмәт!
Күпме хыялларым ‒
Бар да чынга ашкан.
Шулай, мең кат үлеп
Башлыйм яңа баштан.

***
Бер болыттай
Килеп чыктың да син,
Күңелемдә
Нурлар сибелде.
Дөнья тулды
Матур хисләр белән,
Җаным-
моңга, назга күмелде.
Ничә еллар буе
Өзелеп көттем сине.
Көз дә үтте,
Кыш та,
Килде яз.
Күңелемдә сөю бөреләнде,
Йөрәгемдә ‒ сөю,
Тулы наз.
Кайлардан син эзләп
Таптың мине?..
Әллә инде таптым
мин үзем?
Күпме гомер
Сагынып көттем сине.
Көтә-көтә талды
пар күзем.

***
Лилия исемле кызны
Өзелеп сөя күңелем.
"Яратам!" ‒ дип кычкырасым,
Җырлыйсым килә бүген!

Нурлы аның күз карашы,
Сихерле керфекләре,
Йолдыз булып җирдә балкый
Нәкъ аның кебекләре!..

Исемеңне кабатласам,
Кызу тибә йөрәгем.
Күкрәгемдә... Җырлый ахры!..
Ах, йөрәгем, нишләдең?!

Ишетәсем килә кабат
Лилиянең көлүен.
Калыр аның күз карашы
Мәңге хәтердә минем.

Күбәләктәй очып килдем
Синең тәрәз янына,
Синнән башка яши алмыйм,
Күңел сиңа ашкына.

Лилия исемле кызны
Өзелеп сөя күңелем.
Яратканымны әйтәсе,
Җырлыйсы килә бүген!

 

Венера Хәсәнова 

Комментарийлар