Логотип «Мәйдан» журналы

ВЕНЕРА МӘХМҮТОВА

(Лаеш районы, Имәнкискә авылы)

Лаеш районы Имәнкискә авылында туып үсеп, шунда тормыш корып яшәп, иҗат итәбез.
Шигырьләр, җырлар язуны мин Аллаһы Тәгалә тарафыннан һәрбер кешегә бирелгән Гомер дигән олы бүләккә өстәлгән минем өчен тагы бер кадерле бүләк дип уйлыйм.

БУЛГАН ИКӘН
Булган икән
Табыныңда сөтле чәең белән кара икмәк.
Ризыктан сыгылып тормаса да өстәл,
Кешеләрдә күңел тынычлыгы булган күбрәк.

Булган икән
Өмет белән яшәү,
Һәр туасы көнгә ышаныч.
Ә хәзерге тормыш, бүгенге көн
Көн дә түгел сыман,
Әйтергә дә никтер куркыныч...

Йөгерәбез... Анда-монда киткән юллардан...
Кемгә ышанырга белеп булмый,
Башлар тулган төрле уйлардан.

Яшибез дә кебек,
Ә уйласаң
Теләгәнчә беркем яшәми.
"Тиеш" дигән төшенчәгә күнеп,
Тормыш тәгәрмәче тәгәри...

Булган икән
Дөнья башка төрле,
Башка төрле булган кешеләр.
Бер табаны кырып ашап үсеп,
Туганлыкның кадерен белгәннәр.

Акча да бар, катлы-катлы йортлар
Һәр кешегә аерым бүлмәле.
Шул барлыкның никтер
Рәхәте юк,
Яшәү мәгьнәсенең бер яме.

Көнгә чыксаң, авыр хәбәр килә,
Куркып яшәп арып барабыз.
Шомлы дөнья буйлап шыгыр-шыгыр
Әй тәгәри тормыш арбабыз.

Булган икән чаклар...
Яшиселәр килеп яшәгән,
Киләчәккә хыял канатында
Өмет учагында дөрләгән.

СОҢАРМА...
Соңарма...
Кышларда,
Кар яуган вакытка сокланып карарга...
Соңарма...
Җәйләрдә
Таң аткан мизгелдә кояшка кушылып янарга.

Соңарма...
Язларда,
Каңгылдап кошларның кайтканын күрергә...
Соңарма...
Күңелеңдә
Әйтергә теләгән сүзләрне әйтергә.

Соңарма...
Тормышта
Ялгышны, хатаны аңларга.
Соңарма
Гаебең танырга,"гафу" лар сорарга...

Соңарма...
Йөрәкнең ишеген ачарга,
Сер булып, мәңгегә саф хисләр
Мөмкин бит күмелеп калырга.
Соңарма
Учаклар дөрләгән чагында янарга..

Соңарма...
Күңелең җылысын бирергә
Бу җирдә якын һәм кадерле кешегә.
Тыңларга, аңларга,
Бер вакыт табарга..
Нәкъ синең
Ярдәмгә мохтаҗга ярдәмле булырга..

Соңарма...
Бүләк ит елмаю,
Кирәк сүз. Йөрәктән әйтелгән.
Тоярлык булсын чын җылысын,
Гомер бар чагында, вакытта яшәгән.

Соңарма...
Тик аңла!
Бер мизгел,
Үтә дә китә бит вакыты...
Һәрбер көн, һәр сәгать, минуты
Булырга мөмкин бит актыккы...

ГОМЕР СУРӘТЕ
Гомереңне әгәр төшерсәң
Сурәт итеп,
Кемнәр нинди сурәт ясар иде икән?
Йөрәкләрне әгәр булса ачып салып,
Арада
Җәрәхәтсез йөрәк булыр иде микән?

Гомер сурәтләрен буяр өчен,
Кемнәр нинди төсләр алмас иде?
Йөрәк җәрәхәтен дәваларга
Дару гына табып булмас инде.

Гомер төсе төрле төстә буладыр ул,
Ак-карага күбрәк манылса да.
Хыяллары ‒ зәңгәр
Сагышлары ‒ сары,
Көрән, коңгырт төсләр табылса да...

Мәхәббәтне нинди төскә буяп
Куяр иде икән хислеләр?
Гомер юлларында аны очратмыйча калган,
Мөгаен, юктыр ул кешеләр...

Шатлык-сөенечне яшел итәр иде микән?
Җиһанда бит бик күп яшеллек!
Гомер сурәтеңә көн дә бер төс өстәп,
Бәхет төсен күреп,
бу дөньяда бик тә яшәрлек!

 

Венера МӘХМҮТОВА

Комментарийлар