Логотип «Мәйдан» журналы

ТӘБРИС ФӘХРЕТДИНОВ

(Арча районы, Хәсәншәех авылы)

1960 елда Арча районының Хәсәншәех авылында туганмын. Бүгенге көндә дә шунда яшим. Күп еллар тракторчы булып эшләдем. Инде лаеклы ялдамын. Тормыш иптәшем белән өч ул тәрбияләп үстердек. Оныклар тәрбиялибез хәзер. Шигырьләрне мәктәп елларыннан үк язам. Минем шигырьләргә җырлар языла. Мисал өчен, минем сүзләргә язылган җырларны С.Фәтхетдинов, З.Зиннуров башкара.

МИНЕМ ӨЛЕШ
Гади генә авыл кешесемен,
Юк ла минем алтын-көмешем.
Тик беләмен: җирдә бар икәнен
Ходай биргән минем өлешем.

Табын түрен бизәп икмәк тора,
Авыз итәм җиләк-җимештән.
Көн дә рәхмәт укыйм Ходаема,
Калдырмаган өчен өлештән.

Белгәнемчә, үземә ошаганча
Эшләп куям инде һәр эшне.
Мин һәрвакыт бүлешергә әзер
Дус-туганнар белән өлешне.

Сүз башында әйтеп куйдым инде,
Кызыкмыйм дип алтын-көмешкә.
Тик кисәтеп куям: рөхсәтем юк,
Кагылмагыз минем өлешкә.

ШИГЫРЬЛӘРЕМ
Шигъри хисләр тулы, кулларым да
Язу-сызудан һич бушамый.
Беләм инде: минем язганнарым
Кемгә ошый, кемгә ошамый.

Язган булам инде, язар өчен
Беркемнән дә рөхсәт сорамыйм.
Мин үзем дә шигырьләрем кебек
Кемгә ошыйм, кемгә ошамыйм.

Очрасалар дуслар, танышларым
Сәлам бирмичә дә китмимен.
Шигырьләрдә үзем беркемне дә
Рәнҗетмимен һәм дә сүкмимен.

Менә шулай шигырь язып басам
Хисләр белән тулы күңелне.
Теләгем шул: минем язганнарым
Булса иде озын гомерле.

ДУСЛАРГА
Мине күреп-танып белгән дуслар,
Искә төшермикче үткәнне.
Сез әйтмәсәгез дә беләм, дуслар,
Мин үземнең нинди икәнне.

Дуслар да күп иде... кайберләре
Яшь чактан үк мине сөймәде.
Үзем начар, ләкин начарлыгым
Беркемгә дә минем тимәде.

Яшь чагым бит, җүләр чагым булган,
Анда булмый мәңге калырга.
Мине яратмаган "дусларны" да
Әзермен мин кочып алырга.

Яратыгыз мине димим лә мин,
Яратмагыз мине, кирәкми.
Сезнең кебек ихлас, гади дуслар
Бөтен кешегә дә эләкми.

ГОМЕР АТЫМ
Ерак калды балачаклар,
Узды егет чаклар да.
Гомерләрем үтеп бара
Ярсып чапкан атларда.

Ни була соң, гомер атым,
Ярсый-ярсый чапмасаң,
Үзең салган туры юлдан
Салмак кына атласаң?

Безнең гомер атларыбыз
Ярсып чабып армасын.
Тезгененнән тоткан чакта
Кулларыбыз талмасын.

Ярсымале гомер атым,
Тор әле биеп кенә.
Чапкан чакта чапсаң иде
Чамасын белеп кенә.

ЧИТ ҖИРЛӘРДӘ СИҢА НИ КАЛГАН
Акыллы да, тырыш та ул үзе
Беләм аны балачагыннан.
Шушы егет бүген саубуллашып
Китеп бара туган ягыннан.

"Минем белән бергә торыр," – диеп,
Әнкәй яңа, матур өй салган.
Шул ананың бердәнбере бит син,
Чит җирләрдә сиңа ни калган.

Борылып кара туган нигезеңә,
Хәтереңә төшер үткәнне.
Китәм дисең, ләкин белмисең шул
Чит җирләрдә ниләр көткәнне.

Мин әйтә дип кенә борылмассың,
Китәм диеп шулай җыенгач.
Үкенерсең әле киткәнеңә,
Тузып, юкка чыккан нигезеңә
Алҗып-талып кайтып егылгач.

 

Тәбрис ФӘХРЕТДИНОВ

Комментарийлар