СӨМБЕЛӘ ИБРАҺИМОВА
(Саба районы Яңа Мичән авылы)
1963 елның 15нче маенда Саба районы Түбән Утар авылында тудым. Саба районының Яңа Мичән авылында яшим. Кечкенәдән шигырьләр иҗат итәргә яратам.
Шигырьләрем белән бергә башка язмаларым да «Татарстан яшьләре», «Мәгърифәт», «Иман», «Саба таңнары» газеталары битләрендә басылды.
“Моң кайтавазы”, “Күңел түреннән”, “Татар сүзе”, “Авылым имамы”, “Бу минем туган авыл”, “Солдат хаты”, “Ак күгәрчен” һ.б. шундый иҗади бәйгеләрдә каләмем көчен сынадым. #әдәбимарафонда катнашып киләм. «Миллион татар» журналында шигырьләрем басылып чыкты.
Районыбызда эшләп килүче «Мишә дулкыннары» әдәби клубы әгъзасы булып торам. ВК сәхифәсен актив алып барам.
СҮНМӘС УЧАК
Җәйге урман кебек җырлый күңел,
Язгы шомырт сыман саф хисле,
Сары каеннардай моңсу көзе
Кырыслана кайчак кыш төсле.
‒ Нинди төстә синең күңел? ‒ диләр.
Күгелҗем ул язгы урмандай;
Кайчак чуар, күбәләкләр очкан
Чәчәк тулы җәйге болындай...
Үлчәр өчен күңел халәтләрен
Бизмән бармы олы җиһанда?
Тиңлим бары дәрья суларына,
Бәргәләнеп, ташып торганда.
Гомер белән күңел биргән әнкәм
Керсез булсын дигән, бай булсын...
Сүнмәс учак яна күңелемдә,
Гамьсез җаннар әйдә таң калсын!
ГАМЬЛЕ БУЛ!
Әле ярый күк-түбәдә
Янып торган кояш бар.
Гамьсез йөрсәң, юлыңда
Абынырга зур таш бар.
Борын чөеп атлаганда,
Кемдер суга башыңа.
Әллә күпме без белмәгән
Киртә бар бит каршыда.
Карышмыйча, һәр сынаудан
Чыгу юлын табалсаң,
Язмыш үзе маяк тезәр,
Сукмагыңны югалтсаң.
Сүндерергә өметеңне,
Сындырырга көчеңне
Тырышса да заман җиле,
Тап таяныр төшеңне.
Әткәң-әнкәң гомер иткән
Туган нигезгә туктал:
Туфрагын ал да учыңа,
Төреп, куеныңа сал.
Маңгай күзең яшьләнсә дә,
Кызганма син үзеңне.
Дымлы торсын күңел күзең,
Булырсың син сөйкемле.
Әле ярый кара төннең
Нурлы тулган ае бар!
Кыйблага карап басарга
Гамьле булсаң, җае бар.
Вакытны син сылтау итмә,
Җай чыгарга вакыт бар.
ИСӘН КАЙТ, БАЛАМ!
Хат башы –мөмкин булса, яз каршы,
Дип башлансын әле бу хатым.
Туган якның кайнар сәламнәрен
Җибәрәмен, улым-солдатым.
Сәлам юллый авыл урамнары,
Су коенган инеш буйлары...
Челтер-челтер ага улаклардан,
Сәлам булып, чишмә сулары.
Күрше-күлән сиңа саулык тели,
Тәсбих тарта әбкәң куллары,
Газиз башы диеп, исән булсын,
Имин булсын кайтыр юллары.
Син торышка диеп, гадәтенчә,
Элеп куям чиста сөлгемне.
Бүген таңда ап-ак карлар явып,
Ак өметкә төрде күң(е)лемне.
Җәелмичә көтә урын-җирең,
Кулым белән куям сыпырып.
Мендәреңне кочагыма кысып,
Моңланып та алам, утырып...
Балакаем, тик үзеңне сакла...
Аяк-кулың өши күрмәсен...
Тагын, улым, бул син һәрчак уяу,
Мин ышанам: син сер бирмәссең!
Безнең буын сугышларсыз үсте,
Сезгә тиде уты орышның...
Ана өчен лачын, бөркетләр сез,
Утта чыныкканы корычның.
Һәр тавышка колак салып ятам,
Күренмисең төнге юлларда...
Гомер сорыйм сиңа Раббыбыздан
Һәм күрешү алсу таңнарда!
Сау бул, улым, йөрәк парәм!
Сине бик яратып, сагынып
хат язучы: Әниең.
“ТЕЛ” ДИГӘН ДӘРЬЯ…
“Тел” дигән бер дәрья бар.
Чакрым белән үлчәнми,
Ярлары тиң гасырларга,
Агар юлы бикләнми...
Төпләрендә сүзләр ята:
Кыйммәтлесе, асылы;
Бар арзаны, мәгънәсезе,
Боз шикелле салкыны.
Хакимнәрнең камчысына
Азмы арка куелган?
Уйнап әйткән бер сүз өчен
Күпме каннар коелган!
Туры сүзле, намуслыны
“Сатлыкҗан” дип йөрткәннәр,
Нахак бәла ягылганнар
Читтә гомер иткәннәр.
Һәрбер чорның – үз кануны,
Һәрбер сүзнең – үз көче,
Җан азыгы – тик яхшы сүз,
Чир шикелле “төче”се.
Гади генә сүздән кайчак
Җылы иңә җаннарга.
‒ Хуш киләсез! ‒ дисәк әгәр,
Әйләнәбез туганга.
...Узар вакыт. Тарих үлмәс.
Юк, югалмас үткәннәр.
Яңа заманның капкасын
Җилләр ачып үтәрләр.
Яңа җаннар яралган күк,
Туарлар бик күп сүзләр.
Яр өсләрен дулкын юар,
Калдырып алтын эзләр.
Халык үзе хуҗа булса,
Хәзинәбез тутыкмас:
Мирас калыр оныкларга,
Тел дәрьясы саекмас.
Комментарийлар