Логотип «Мәйдан» журналы

СӘРИЯ МИРЗАЯНОВА

Мөслим районы, Тат. Бүләр авылы.

Мин Мөслим районы Тат. Бүләр авылында яшим. 64 яшьтәмен. Лаеклы ялдагы укытучы. 38 ел мәктәптә сызым, рәсем, хезмәт, биология фәннәрен укыттым. Лаеклы ялга чыкканнан соң, даими рәвештә шигырьләр яза башладым, аларны ВКда һәм инстаграмдагы сәхифәләремә урнаштырып барам. Район газетасында да шигырьләрем дөнья күрә.

 

ҮЗГӘРМӘДЕМ

Үзгәрмәдем...

Шул ук гади халәт,

Шул ук зәңгәр күзләр үземдә.

Үзгәрмәдем...

Олыгайдым гына,

Шул ук кояш балкый күгемдә.

Үзгәрмәдем...

Шул ук серле җаным

Нурын сибә тирә-ягыма.

Үзгәрмәдем...

Шул ук тиле йөрәк

Ашкына гел синең яныңа.

 

Үзгәрмәдем

Диеп алдыйм үзем,

Чәчләремдә ‒ көмеш чалымнар.

Үзгәрелә...

Еллар үткән саен

Кечерәя бара адымнар.

 

Үзгәргәнмен...

Төскә-биткә хәзер

Әниемә охшап барамын.

Үзгәргәнмен...

Сагынып балачакны,

Оныгыма карап багамын.

 

Үзгә икән

Фикер сөрешем дә,

Догаларга күңел тартыла.

Сөенә күңел,

Эзем калса җирдә,

Борылып караганда артыма.

 

СӨЮ КӨЧЕ

‒ Әти, әти, мин аерылам,

Түзеп булмый инде бу эшкә.

Әни дөрес әйтә: ялкаулана хатын,

Әзерләми төшкә бәлеш тә.

 

‒ Ашыкмале, улым, ныклап уйла,

Кабатлама минем ялгышны.

Кеше сүзләренә карап әллә,

Үзгәртмәкче язган язмышны?

 

Гафу итче мине, әниеңә

Яратамын дию җитмәгән.

Мин дә төзәтермен ялгышымны,

Әле сөю бездән китмәгән.

 

Тәмле ашлар пешсен дисең икән,

Хатыныңны сөй һәм иркәлә.

Яратуың йөзе белән кайтыр,

Соңга калма балам, иртәлә.

 

‒ Кояш чыкты бүген күңелемдә,

Рәхмәт, әти, киңәшләрең өчен,

Иминлеге өчен гаиләмнең

Куярмын мин хәзер бөтен көчем!

 

                       ***

Дәшмәү ‒ алтын дигән гыйбарәне

Еллар үзгач кына аңладым.

Ничәнче кат, эзләп дөреслекне,

Әйтә алдым, диеп алдандым.

 

Дәшмә икән,

йозак куй телеңә,

Күз карашың барын сөйләп бирер,

Алар белә нәрсә күңелеңдә...

 

Ыгы-зыгы, дөнья мәшәкате,

Чүп өстенә чүмәләсе менә,

Артык сүздән башлар томалана,

Артык сүздән миләр чиләнә.

 

Дәшмәскә дип, авызымны тотам,

Әрнесә дә җаным, түзәм мин.

Гаделсезлек инде тамыр җәйгән,

Кычкырганга гына төзәлми.

 

Дәшмәү ‒ алтын, диләр элгәредән;

Тынычланмый, җаным ярсына.

Телгә килгән сүзләр очып чыга,

Барып куна елга ярына...

 

Үтмә әле, вакыт, үтмә әле,

Чәчләремә ак кар яудырма.

Маңгаема буразналар сызып,

Йөрәккәйне генә яндырма.

 

Үтмә әле, вакыт, ашыкма син,

Без киясе туннар тузмаган,

Без тоясы хисләр сүрелмәгән,

Без сөясе онык тумаган.

 

Үтмә әле, вакыт,үтмә, вакыт,

Яшәү үзе бәхет түгелме?

Кадерләрен белик һәр минутның,

Яшәүләре җирдә күңелле.

 

ӨЛКӘННӘР КӨНЕ УҢАЕННАН

                (юмореска)

Шалтырады телефон,

Кем дисәм, онык икән.

Елаган, сулкылдаган,

Ни генә булды икән?

‒ Кызыңа әйт, әбием,

Мине әбижәйт итә:

Алып куя телефонны,

Калдырып чыгып китә...

Киявеңә дә әзрәк

Акыл бирергә кирәк.

Каешын селкегән була,

Усаллана бигрәк.

‒ Кил әле син, кил, әбием,

Кибетләргә барырбыз,

Чупа-чупс, чипсыларны,

Туңдырмалар алырбыз.

Ярамыйларга карамый,

Мине сыйлыйсың гелән,

Кызың сине ачуланмас,

Анысын тучны беләм.

Кил, әбием, көтәм сине,

Аңлат әле шуларга,

Балачак бит бик тиз үтә,

Җитми вакыт уйнарга...

Үзләре дә телефонны

Көлә-көлә карыйлар,

Минем чәчне көн дә иртән

Авырттырып тарыйлар.

Ярый, ярый җитеп торыр,

Озаклама, әбием,

Дүрт күз белән көтә сине,

Яратканың, нәниең.

 

ИР-АТЛАР КОЛАГЫНА

Бүләк итегез сез хатын-кызга

Буй җитмәслек якты хыяллар.

Үтәр алар җиңен сызганып,

Буй җитмәслек булмас кыялар...

 

Бүләк итегез сез матур сүзләр,

Канат куеп юка иңенә.

Шул чагында аның йөрәге дә

Тугры булыр һәрчак тиңенә.

 

Матур сүзләр, эшең, гамәлләрең,

Үзең өчен атар чәчәген..

Якты хыялларың чынга ашар,

Яхшы булыр синең киләчәгең.

 

Хатын-кызга җылы сүз дә бүләк,

Якты караш, йортта таяныч.

Синсез яшәү авыр дигән сүзне

Ишетүе бик зур куаныч.

 

Акчаң юкмы, бер дә борчылмале,

Мәхәббәт ‒ ул бәхет ачкычы.

Икәү бергә генә табып була

Яктылыкка илткән баскычны.

 

Бүләк итегез сез әкиятне,

Чынга аша менә күрерсез.

Ихлас елмаюдан эри күңел,

Булмагыз ла гына түземсез.

 

Үзен сизсә патшабикә итеп,

Сине патша итеп күрәчәк.

Шунда гына юллар тигез булыр,

Якты булыр сезнең киләчәк.

 

Сәрия МИРЗАЯНОВА

 

Комментарийлар