Логотип «Мәйдан» журналы

СӘКИНӘ ШАРАКОВА

(Баулы районы, Исергәп авылы)

Мин, Шаракова Сәкинә Тимерҗан кызы, Баулы районы Исергәп авылында туганмын. Минем ике балам, биш оныгым бар. Әлеге вакытта мин лаеклы ялда.

ТУГАН АВЫЛЫМ
Туган авылым, Исергәбем минем,
Синдә тудым, синдә яшәдем.
Һәрвакытта сокландыргыч булып,
Яшеннәрдәй күкрәп яшьнәдең.

Яшәр өчен гүзәл туган ягым,
Синдәй ямьле төбәк тапмадым.
Синең җылы, газиз туфрагыңнан
Яланаяк горур атладым.

Шушы җирдә балачакларыбыз
Сизелми дә гөрләп үтелгән.
Туган якның сихри кочагында
Гомер йомгагыбыз сүтелгән.

Зифа каеннардай шаулап үстек,
Кояш нурларына үрелеп.
Яшь гомерләр үткән җырлый- җырлый,
Тальян моңнарына күмелеп.

Язлар җиткәч, ярларыннан чыгып,
Шашып ага Ыкның сулары.
Табигатьнең гүзәл кочагында
Гөрләп уза Сабантуйлары.

Болыннарга чыксам, хәйран калып
Карап узам иген кырларын.
Исем китеп басып тыңлап торам
Чылтырап аккан чишмә җырларын.

Тауларыңның текә кыялары
Тартып тора безне үзенә.
Тау битендә таллар арасыннан
Сызылып аккан елга күренә.

Хәтфә болыннарның аръягында
Ишетелә урман шаулавы.
Йөрәкләрне ярып үтеп керә
Өзгәләнеп кошлар сайравы.

Күпме генә сиңа табынсам да,
Бетмәс кебек әйтер сүзләрем.
Мәңге сулмас алсу чәчәк булып,
Синдә килсен гомер көзләрем...

НӘРСӘ УЛ БӘХЕТ?
Нәрсә соң ул бәхет, һәр кем аны
Үз дигәнчә аңлый күрәсең.
Язмышыңа тигән бәхетеңне,
Үз кулларың белән үрәсең.

Кем өчендер бәхет – әти-әни,
Сау-сәламәт бергә булсалар.
Бер-берсенә бәхет-шатлык өстәп,
Тормыш юлын тигез узсалар.

Кем өчендер бәхет алтын-көмеш,
Асылташлар, затлы киемнәр.
Кем өчендер авыр чакларында
Уч төбенә җыйган тиеннәр.

Кем өчендер бәхет - сәламәтлек,
Исән-имин үтсә көннәре.
Бер Ходайдан бары саулык сорап,
Тынычлыкта үткән төннәре.

Минем өчен бәхет - балаларым,
Сау-сәламәт көлеп торсалар.
Гомерләрен Иман белән үтеп,
Миңа ныклы терәк булсалар.

БАКЧА ГӨЛЕ
Бакчабызнын иң түрендә үскән
Алсу чәчәк кебек серле мин.
Горур булгангамы, мин үземне
Шул чәчәккә никтер тиңлимен.

Чәчәгемне көн дә иртә белән
Кояш нурын сибеп иркәли.
Тамырлары суга сусаганда,
Яңгырлар да сибеп киткәли.

Сокландыргыч зифа буйларына
Жәйнең йомшак җиле кагыла.
Бөдрәләнеп үскән таҗларыннан
Хуш исләре бөркеп агыла.

Күбәләкләр оча бөтерелеп,
Шул чәчәкне сөеп уйныйлар,
Таҗларына кунып, иркәләнеп,
Бакча гөлен назлап туймыйлар.

Табигатьнең ямьле мизгелләре,
Әйтерсең лә нурга коена.
Бакчабызда үскән алсу чәчәк
Калсын әле горур көенә.

Бакчабызның иң түрендә үскән
Алсу чәчәк кебек серле мин.
Горур булгангамы, мин үземне
Шул чәчәккә никтер тиңлимен.

САНДУГАЧЫМ НИГӘ САЙРАМЫЙ?
Татлы йокысыннан уянды ул
Кояш нурларыннан иртәрәк.
Аның йомшак каурыйларын сыйпап,
Таң җилләре исте иркәләп.

Куанды ул якты көнне күреп,
Һаваларга очып сайрады;
Нәни кошчыкларын чыгарырга
Оя корыр урын сайлады.

Һәр көн саен сайрап каршы алды,
Алсуланып таңнар атканын.
Болыннарга чыгып озатып калды
Тау артына кояш батканын.

Алсу таңнын сайрар кошы булган
Сандугачым очып уйнады;
Оясында чыркылдашып торган
Балаларын кочып туймады.

Сандугачым нигә сайрамыйсың?
Ямансулап инде таң атты.
Кошым егылып төште, күтәрәлмый
Сынып каерылган канатын.

Көн дә иртән сызылып таңнар ата,
Сандугачым гына сайрамый;
Оядагы нәни кошчыкларын
Әниләре инде сыйламый.

Кемнең кулы күтәрелгән кошка,
Кемнәр икән шундый вәхшиләр?
Күңелләргә яра салалар да
Рәхәтләнеп көлеп яшиләр.

 

Сәкинә ШАРАКОВА

Комментарийлар