Логотип «Мәйдан» журналы

РУЗИЛ ФАЗЛЫЕВ

Актаныш районы, Тыңламас авылы.

Армиягә кадәрле авылда яшәп алынды. Аннан, Казанда укып, Түбән Камага комсомол төзелешенә килеп урнаштым. Хәзер лаеклы ялда. Шигырьләр язарга тырышу ‒ балачактан килә торган нәрсә. «Ялкын», «Яшь ленинчы»га җибәрү «модасы» бар иде. Матур олы конверт белән җаваплар килә иде... Соңгы елларда шигырь язучылар күбәйде. Мин дә вәгазь формасында яза башладым. Үзебезнең авыл группасына куеп барам.

Күпчелек язганнарым Ислам, авыл, туган як, милләт темаларын колачлый.

 

АЛТЫН ВАКЫТ

Моңсу инде, моңсу ни әйтсәң дә,

Алтын көзләр алар шундыйлар.

Мул уңышлар янда жыелса да,

Шатлыклардан никтер тормыйлар.

 

Кайгы түгел... әллә тынычлану,

Шау-шу вакыт артта калынып.

Әллә учак көзге яңгырдан соң,

Китмәс кебек кабат кабынып.

 

Сибелгәннәр сары яфраклар

Бөтен жиргә, аяк астында...

Әллә ничек кыен булып китте,

Шул яфракларга бастым да...

 

Ашыкмыйча шулай саубуллашу,

Әйе, чынлап алтын вакытмы.

Тою килә, көзне озатканда,

Алтын кебек булган вакытны.

 

Шуңа да ул моңсуырак кебек,

Дөрес уйлар килә соңарып.

Жилле яңгыр жавап сорый кебек,

Битләреңә синең сыланып.

 

БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР

Болганчык еллар заманы,

Үткәнсез, киләчәксез.

Ахирәткә күчкәнче әллә,

Җаваплар бирәчәкбез...

 

Ялгышмадык,  адаштык без

Үз теләгебез белән.

Җәен, кышын, язын, көзен

Гел теләп яшел үлән.

 

Әллә кемнәргә ышанып,

Атлам саен алданып,

Бәхетне тапмакчы булып,

Дошман-дуска ялланып.

 

Кыйбланы аңласак та,

Ул якка карамадык.

Саваплы диеп әйтерлек,

Бер эшкә ярамадык.

 

Болганчык суда балыкны,

Барыбер тоталмадык.

Су болганчык, ә балыкның

Булмаганын аңладык.

 

Болганчык еллар, су кебек

Исраф булган вакытлар.

Бер генә начар ягы бар:      

Төзәтергә вакыт тар.

 

ИҢ БАЙ ХАЛЫК

Бездән байлар бармы тагын,

Җир йөзендә эзләгәндә?

Байлар булмый татар кебек,

Яшәп калган, канын түгеп.

 

Сибелгәннәр... сакланырга,

Төрле җиргә мәрҗән кебек.

Ахыр заман кебек булыр,

Җирдә татар күрмәгәндә.

 

Ханнар, урдалар чорыннан,

Илләр гизгән яугирләре.

Тарихларда табыла алмас,

Шул кадәрле яу күргәне.

 

Вакыт шулай сынадымы,

Әллә артык шатландыкмы.

Бердәмлекне саклый алмый,

Мин минлектә вакландыкмы.

 

Исемнәрен генә кара:

Кырым, болгар, мишәрләре;

Милләтеннән ваз кичүче,

Акыллы һәм исәрләре.

 

Татар булып бетмәгәннәр,

Татарлыктан киткәннәре;

Биегрәк күренергә,

Читне якын иткәннәре.

 

Милләтеннән оялганнар,

Көнләшкәннәр, табынганнар.

Кирәк чакта күзен йоммый,

Татарлыкка ябынганнар.

 

ЮЛЧЫ КЕБЕК

Авылның бер малае мин,

Шунда үскән шат бала.

Анда үткән вакытларга

Күңел һаман шатлана.

 

Яшел үлән, туфраклы юл

Озатып бара һаман.

Нигезләре булып тора,

Бүген ‒ хәзерге заман.

 

Башы монда, юллар алда,

Мине бик көтмәгәндер.

Күрә алганнар һәм узганнар,

Зыяга үтмәгәндер.

 

Яңгырлары, бураннары

Очрамый калмадылар.

Артык кыерсытмадылар

Күрәсең, аңладылар.

 

Җиһан буйлап йөрүләрме,

Гомер, тормыш, язмышлар,

Юлдан чыга язган вакыт,

Булганнармы ялгышлар.

 

Ялгыз юлчы, җир кунагы,

Олы юлдан баргандай.

Адымнарын санын-саный,

Үз сукмагын салгандай.

 

Узып барган кебек кенә

Дөньяда яшәүләре.

Кылганнарың, күргәннәрең

Буладыр яшәү яме.

 

КАБУЛ БУЛУ

Кабул булу олы теләкләрең,

Хыялларның туып торганы.

Күпмеләре насыйп була ала,

Кеше уйларында булганы.

           

Тырышлыкмы ару белми торган,

Язмыш диеп, җавап табумы.

Тирә якта булган, күргәннәрне,

Кабул итә белә алумы...

 

Ризык табып фикерләүләргә,

Җанга якыннарын, үз итеп.

Кабул итеп, ямен тәмен табып,

Бу тормышта, дөрес сүз итеп.

 

Аера алып, сайлап очраганнан,

Хасил итеп тапкан булганны.

Киләчәктә ярдәм көче булып,

Терәкләрең була торганны.

 

Эчке дөнья, тышкылары кебек,

Чиксез дигәндә дә, аз кебек.

Кеше гомерләре чикләнcә дә,

Күңел бит ул мәңге яз кебек.

 

Рузил ФАЗЛЫЕВ

 

Комментарийлар