Логотип «Мәйдан» журналы

РОЗА САБЕРОВА

(Түбән Новгород өлкәсе, Сечен районы, Красный Остров авылы)

Мин, Саберова Роза Ярулла кызы, Кави Нәҗминең туган авылы булган Түбән Новгород өлкәсендәге Сечен районының Красный Остров авылында 1963 елның 18нче октябрендә дөньяга аваз салганмын. Өч бала анасы, ике онык әбисе. 40 ел стажлы фельдшер. 1998 елда шигырьләр яза башладым. Татар телендә чыккан «Туган як» өлкә газетасында бастырылган шигырьләрем өчен 2003 елда Һади Такташ исемендәге төбәк премиясенә лаек булдым.

***
Кеше гомере пыяладай уаладыр,
Кыйпылчыгы галәмнәргә тараладыр..
Кеше җанын кем чутлаган, санга алган,
Җан чыгадыр... Тагын кемнәр кыеп алган?

Җан иңәдер сабыр гына, сиздермичә,
Ана карынын кисәкләргә өздермичә.
Хушлашканда, җан әрнүе күләмнәрен
Үлчәгәндә түзәме икән үлчәмнәре?

Таш капчыкка кысып тирә-яктан
Нарасыйлар канын күпме түккән.
Саф сабыйлар җанын кыйган җирдә,
Фәрештәлар түзми елыймы икән?

Ерткыч җанвар алардан мең артык,
Кеше тәнле ерткычларны кемгә тиңлим?
Җанвар тамак туйдырына җан кыядыр,
Ач булмаса, тыныч кына уза, тими.

Мизан да күтәралмас бу вәхшилекне,
Сыкраулары кочып алды бар җиһанны.
Бу хәлләргә битарафтыр бары кеше,
Үтерүгә юл куядыр аның аңы.

***
«Иске әйберләрне тотма,әни.
Нигә чүп-чар җыеп саклыйсың? ‒
Бу сорауны бик еш ишетәм мин. ‒
Ник чыгарып кына атмыйсың?»

Бәлки сезгә урын гына алган
Артык әйбер кебек санала.
Кагылуга шул нәрсәгә, хәтер
Яшьлек сукмагына юл ала.

Комод читләренә поскан истәлекне
Саклый әйберләрнең искесе,
Яшьлегемнең шаһитлары булган
Иң кадерле, иң-иң изгесе.

Һәр әйбердә ‒ бер истәлек,
Бер юксыну, хата, вакыйга...
Биле буган хат өере ята,
Хат язучы күптән бакыйда.

Вакыт җансыз, аяуларны белми,
Хат битендә сары бер төсмер.
Аулак почмакларда сакланылган,
Кабат укылмаган бер гомер.

Хәрби хезмәтләрдән салган хатлар
Ил чикләре аша үткәннәр,
Хәзер кәгазь барлап-берләгәндә,
Яшьлек хатирәсен сүтәләр...

Бу хатларда әл дә хиснең чыны,
Сөю анты җуелып бетмәгән.
Биргән антлар бары шунда калган,
Гомер буйларына җитмәгән.

Яндырмадым, жилгә очырмадым,
Күңелем кайнап-ташкан чакларда.
Калсын әле чын сөюләр булып
Конверт эчендәге хатларда...

ҖИЛ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
Тимә син, җил, туган ояма!
Караңгы төн...Төнгә хуҗа булып
Көзге әче җилләр исәләр,
Сукыр тәрәзләргә чиртә-чиртә,
Бәгырьләрне телеп-кисәләр.

Иясез йорт диеп тузынма син,
Куптарма ла өйнең түбәсен.
Яши анда сыенып почмакларга
Балачакның гүзәл хатирәсе.

Яши иде аның белән бергә
Киләчәккә якты өметләр.
Өмет чаткылары күптән сүнгән,
Кабынмыйдыр күпме көтеп тә...

Ни дип бу җил капка каера икән,
Йортның ятимлеген тоямы?
Туктале, җил, әкрен, таркатма син
Туып-үсеп очкан ояны.

Ачуыңны бераз баса төшеп,
Мәлгә генә алып сулыш-тын.
Бар көчеңә дулап вата күрмә
Хатирәнең бәллүр савытын.

Бу йортта да тормыш кайнап торды,
Шау-гөр килеп үтте көннәре.
Гел җуелмас хатирәлар калды, ‒
Узган чорның яшьле ядкаре.

Уйнама, җил, уйнар чагым түгел,
Улама син, эчне пошырып.
Туган йортта истәлекләр яши,
Үткәннәрдән сәлам тапшырып.

Хатирәләр көтә безне, без ‒ аларны,
Үткән гомерләрне сагынып.
Шуңа да җил, өй тирәсен әйлән,
Назлы канат белән кагылып.

***
Җидегән үзе күктә балкыса да,
Җидегән чишмәләрдә шәүләсе.
Йолдыз кебек балкып яши алмыйм,
Яшәвемнең нидә мәгънәсе?

Сәфәр кыска, мин бары тик юлчы,
Кайсы юлны сайлап алырга?
Җан ураган авыр уйларны
Кай диңгезгә илтеп салырга?

Алда сансыз юллар җәйрәп ята,
Мең бер сорау туа таңында.
Ә җавабы кайчан табылмый
Җиһан кочкан кеше аңында.

Башлаган юл ник гомерлек түгел,
Әллә сукмаклары тар микән?
Кайнар учка салып йөрәгемне,
Җан җылытыр кеше бар микән?

Ихласмы шул, хыянәтең булса,
Үзең укый торган вәгазьгә?
Кешеме син, туган алмаштырсаң
Акча дигән җансыз кәгазьгә?

Күңелем тынгы белми, бәргәләнә
Җаным әйтерсең лә кыңгырау.
Җавабын да алдан белә бугай...
Бимазалый аны мең сорау.

 

Роза САБЕРОВА

Комментарийлар