Логотип «Мәйдан» журналы

РЕЗИДӘ ХӘМИДУЛЛИНА

(Аксубай районы, Карасу авылы)

Туган авылым ‒ Аксубай районындагы Карасу авылы. Яр Чаллы педагогика институтын тәмамладым. Аксубай 2нче номерлы урта мәктәбендә 38 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Буш вакытымда шигырь язарга яратам, кул эшләре белән мавыгам.

 

БЕРГӘ БУЛУ ‒ ҮЗЕ ЗУР БАЙЛЫК

Бер-берегездән һич туймагыз сез,

Бергә булу ‒ үзе зур байлык.

Кеше гомере ул мәңгелек түгел,

Шиңгән чәчәк кебек җиргә коелыр.

 

Тыныч халәт белән уйлап кына,

Ачу, үпкәләрдән арынып,

Араларда йөргән начар хисне,

Күңелләрдән бер үк алыгыз.

 

Азмы ни соң якты дөньяларда

Яшьлек мәхәббәтен югалткан?!

Салкын җилләр кергән араларга,

Ул җилләрне кем соң, кем керткән?

 

Һәр туган көн бүләк булып,

Керсен иде безнең күңелгә.

Бер-беребезнең күңелен тыңлап,

Яши алсак иде гомергә.

 

Мәхәббәтнең кылы бигрәк кыска,

Өзелмәсен иде сәбәпсез.

Бер киселгән икмәк ябышмас ул,

Хатирәләр калыр уелып.

 

Яшик әле дуслар кызыктырып,

Чайкалмасын яман давыллар.

Тормыш дилбегәсе безнең кулда,

Тибрәлсен ул туры юллардан.

 

ТАНЫШ ЮЛЛАР

Килдем әле, салмак кына атлап

Мәктәбемә таныш юллардан.

Бер күрешү ‒ үзе бер гомер дип

Әйтмиләрдер картлар юклыктан.

 

Мәктәбемнең һәр почмагы якын,

Яшьлегемнең дәртле еллары.

Үткән монда гомер мизгелләрем,

Яшьлегемнең җиләс эзләре.

 

Эзләдем мин таныш юллар буйлап,

Үткән елларымның көннәрен.

Калган анда бары хатирәләр,

Кайтавазлар калган яңгырап.

 

Килдем әле мәктәбемә бүген,

Өлкән кеше буларак.

Каршылады мине чын йөрәктән

Таныш йөзләр, якын кардәшләр.

 

Бик әдәпле, затлы апа-абыйларның

Чәчләрендә ап-ак кыраулар.

Берсен-берсе бүлә-бүлә,

Үткәннәрен искә алдылар.

 

Нинди матур гомер көзен

Кичерәбез бүген бергәләп.

Ел фасылы ‒ гомер фасылы ул,

Иркәләсен иде безне озаклап.

 

Балаларга, оныкларга үрнәк булып

Үтәсе иде гомер көзләрен.

Каршылыйсы иде тагын бик күп еллар

Аллаһ насыйп иткән гомер елларын.

 

УКЫТУЧЫМА

Хөрмәтлимен сине, Укытучым,

Үз итәмен, якын күрәмен.

Күңел түрләрендә әле бүген дә

Миңа эндәшкәнең ишетәмен.

 

Балачакның кыяр-кыймас хатирәсе

Чуалгалый кайчак тирәмдә.

Хәтеремдә әле курка-курка гына

Йөргәннәрем мәктәп кырында.

 

Хәтеремдә әле, күзләренә карап,

Елмаюлы йөзен Аның күргәнем.

Хөрмәтем зур Сезгә, Укытучым,

Чын йөрәктән Сезгә әйтәмен.

 

Һәр сүзегез, киңәшегез белән

Юл күрсәтеп, әйдәп бардыгыз.

Өйрәттегез безне ялгышмыйча,

Тормыш юлларыннан үтәргә.

 

Тугрылыкка өйрәттегез безне,

Кыенлыктан чыгар юлны да.

Һәрчак яннарымда киңәшләрен биреп,

Укытучым бара янәшә.

 

Сез күрсәткән яхшылыклар

Сүнмәс, алар йөрәк түрендә.

Авырлыклар килсә, әле бүген дә:

"Сүрелмә син!" ‒ дип янә эндәшә.

 

Йөрәгемнең түрләрендә әле бүген дә

Укытучым бара янәшә.

Укытучы һәрвакытта өйрәтүче ул,

Өйдәгеләр моны миңа раслыйлар.

 

Ни хәл итим?

Минем Әнием дә,

Укытучым да моңа дәлилдер!

 

ИГЕН ИСЕ

Кырга чыксам, иген исен исним,

Иген исе якын күңлемә.

Иң матур төс нинди дисәң әгәр,

Ипи төсе дияр идем мин.

 

Чын йөрәктән хезмәтенә гашыйк кеше генә

Гомерен бирә икмәк кырына,

Иң беренче мәхәббәте аның

Шаулап үскән икмәк кырына.

 

Иген үстерүче зарын күрсәтми ул,

Басуларда аның хезмәте.

Дулкынланып үскән иген кырларында

Үтә аның хезмәт еллары.

 

Икмәк исен иснәп кырга чыгасың син

Таң сызылган алсу сәгатьтә.

Таң кошлары сәлам бирә хәтта,

Тибрәндереп күңел кылларын.

 

Сизәсеңдер, иркәм, гомереңнең,

Көзе якынлашып килгәнен.

Шомырт кара чәчләреңә

Кырау бөртекләре кунганын.

 

Гомереңне багышладың икмәккә син,

Аямадың көнне, төнне дә,

Сизәсеңме, иркәм, бу бит кышка кереп барыш?!

Ә мин көзләрен дә әле сизмәдем...

 

ТУЫП ҮСКӘН ЙОРТЫМ

Туып үскән үз йортыма килдем бүген,

Зур капкалар нигә ачылмый?!

Нигә моңсу тәрәзәдән

Әниемнең күзләре күренми.

 

Кайнар күз яшьләре тама,

Йөрәкләрем әрни, чыдамый.

Йортка кердем... анда

Кое, аның суына да беркем кагылмый.

 

Туган йортым, ятим бала сыман,

Үзе генә калган юксынып,

Колагыма гына ишетелә

Үткәннәрдән калган уй-сагыш.

 

Бакчамдагы алмагачны кочып,

Сөйләдем мин аңа зарымны.

Тыңлады ул мине моңсу гына,

Әйтерсең лә, мине аңлады.

 

Резидә ХӘМИДУЛЛИНА

 

Комментарийлар