РЕЗЕДА ХӘСӘНОВА
(Саба районы, Мамалай авылы)
Саба районы Мамалай авылында дөньяга килгәнмен. Иптәшем Рәис белән бер кыз, бер малай тәрбияләп үстердек. Дүрт оныгыбыз бар. Шигырьләрне 1981 елдан бирле язам. Быел менә дөньяга чыгара башладым. Аллаһыма шөкер, укыйлар, яраталар, көтеп алалар.
***
ХАТИРӘЛӘР БЕЛӘН ЯШИМЕН
Олыгайган саен шулай икән,
Хатирәләр белән яшисең.
Балачакка кайттым әле менә,
Күршеләргә кереп йөримен.
Әти белән әни япь-яшь әле,
Күрше-күлән бар да исән-саулар.
Урам тутырып, бала-чага уйный,
Әй, күңелле булган ул чаклар.
Кукуруздан курчак ясап уйный идек,
Яңгырдан соң «тәтәй» җыябыз.
«Чебиләнеп» бетәр иде кул-аяклар
Рәхәтләнеп уйнап туймыйбыз.
Курчаклар да хәзер башка төрле,
«Тәтәй» җыймый инде балалар.
Сагындыра икән, ул вакытлар
Тик хатирә булып калдылар.
Шау-гөр килеп торган урам-бушап калган:
Әти дә юк анда, әни дә.
Күршеләрнең капкалары бикле,
Күренмиләр анда беркем дә.
Мәңгелеккә китеп барды алар,
Кире кайтмый, мәңге киткәннәр.
Артта калды, калды бик еракта
Туган нигез, үткән хатирәләр.
БАЛАМА
Мин бәхетле диеп тавышланма,
Мин булдырам диеп мактанма.
Бу дөньяда бар да вакытлыча,
Шул турыда бер дә онытма.
Серләреңне йөрәгеңә биклә,
Кешеләрнең була төрлесе.
Ялгыш кына әйткән сүзләреңнән
Бәхетеңә күзләр тимәсен.
Гайбәт сөйләп, үзеңә гөнаһ алма,
Беркем ерак йөрми хатадан.
Ялгышларны әле төзәтеп була,
Аерып була акны карадан.
Минем белән болай булмас диеп
Әйтә күрмә берүк ялгыш та.
Нинди генә хәлләр була әле!
Язылганы булса язмышта.
Язмышларга ниләр язылганын
Белми бит ул адәм баласы.
Тик бер Аллаһ белә бу тормышта
Безнең белән ниләр буласын.
Яхшылыкны онытмаска өйрән,
Матурлыкны күрә белергә.
Сөенеп яшә һәрбер аткан таңга,
Рәхмәт әйтеп, Аллаһ биргәнгә.
ҮЗ ДӨНЬЯМ
Җилләр, җилләр, нигә бүген
Күңелемне минем айкыйсыз?
Төне буе шулай ачуланып,
Тәрәзәмне минем шакыйсыз.
Урамда төн. Караңгылык баскан,
Шигырь яза керсез күңелем.
Һәр кешенең үз дөньясы була,
Шул дөньямда гомер итүем.
Күңел түрем бары үзем өчен,
Чит кешегә анда урын юк.
Гайбәт сөйләп, бутап җимерергә
Беркемнең дә анда хакы юк.
Тиледер син диләр кайберәүләр,
Кире какмыйм, бәлки шулайдыр.
Хыял канатларым бәргәләнә,
Үз-үзенә урын табалмый.
Бар кешегә ярап бетеп булмый
Кем ярата мине, кемдер юк.
Чын күңелдән кемдер бәхет тели,
Икенчесе ата утлы ук.
Уз дөньям бар, бары үземнеке:
Туры юлдан атлап барамын.
Ясалмалык миңа кирәк түгел,
Үзем булып бары каламын.
Сөйләгәннәр әйдә сөйләсеннәр,
Исем китми ялган гайбәткә.
Баш өстендә Раббым карап тора,
Дөреслекне безгә күрсәтә.
НИГӘ?
(Ралина балакаема)
Күзләр генә тиде бугай сиңа,
Янып торган бала идең син.
Нигә шундый кыска гомерләрне
Яздың икән, Раббым, нигә соң?
Бик акыллы, сабыр бала идең,
Гел елмаю булды йөзеңдә.
Күңел күген кара болыт сарды:
Ташлап киттең безне мәңгегә.
Йөрәк елый, күңел бәргәләнә,
Тик бер сорау бүген башымда:
Нигә? Нигә алдың, Раббым?
Салдың безне кара кайгыга.
Сабырлык бир, Раббым, әти-әнисенә,
Бала бит ул ‒ бәгырь җимеше.
Чәчәкләргә бөреләнгән чагы иде,
Ата алмады чәчәк бөресе.
Йолдызыбыз сүнде күк йөзендә,
Әй син, Язмыш, ниләр эшләдең?
Юатырга бер сүз таба алмыйм,
Сүз юк... Тик түз генә, түз син, йөрәгем.
Фәрештәләр, сез кайда идегез соң?
Канатыгыз җәеп торырга.
Язмыш дәфтәренә язылганны
Әмер юк шул сезгә бозарга.
Сабырлык бир, Раббым, калганнарга,
Бернишләп тә булмый, чара юк.
Язмыш дәфтәренә шулай язылган бит,
Үзгәртергә аны бездә кодрәт юк.
Бер гөнаhcыз сабый булып киттең,
Урыннарың булсын җәннәттә.
Сагынырбыз, юксынырбыз сине,
Яшәрсең Син безнен йөрәктә.
ТӘМЛЕ ТӨШ
Бүген төштә күрдем сине, әни,
Озынчалап яулык япкансың.
Кояш кебек миңа елмаясың,
Кулларыңны миңа сүзасың.
«Кайттыңмыни, кызым?» - дия-дия,
Иңнәремнән минем кочасың.
Майда пешкән тәмле кабартмаңны
Зур табакка өеп куйгансың.
Синең белән утырып чәйләр эчтек,
Хәл-әхвәлләр бераз сөйләштек.
«Көтәләрдер сине, кызым, бар кайт», - диеп,
Күчтәнәчләр бирдең әзерләп.
Уянып киттем, бар да юкка чыкты,
Чынбарлыкка кайттым яңадан.
Чарасызлык биләп алды мине,
Кузгалдылар иске яралар.
Кайтарыплар булмый инде сезне,
Мәңгелеккә китеп бардыгыз.
Тыныч йоклагыз дип дога кылыйк,
Кабул булсын бары догабыз.
Резеда ХӘСӘНОВА
Комментарийлар