РЕЗЕДӘ ШӘМСУЛЛИНА
(Әлмәт шәһәре)
Мин, Резедә Илфат кызы Шәмсуллина, 1988 елнын 5нче маенда Чаллы шәһәрендә туганмын. Балачагым, үсмер елларым каникул вакытларында Кама буенда урнашкан Менделеев районының гүзәл почмагы ‒ Бәзәкә авылында узды. Мәктәптән соң Казан федераль университетының (КДУ) филология һәм журналистика факультетын тәмамладым. Хәзерге вакытта гаиләм белән Әлмәт шәһәрендә яшим. «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясендә һәм Әлмәт телевидениесендә эшлим.
ТОРМЫШ
Төрле чагы була:
Тоздан тозлырагы,
Балдан баллырагы –
Тормыш нигъмәтләре.
Вакыт-вакыт чага,
Агу булып ята.
Ә «дус» булганнары
Чит-ятларга сата.
Бернигә карамый
Тормыш дәвам итә!
Горур торып атла,
Башың тот биектә.
КӨЗГЕ ХАЛӘТ
Көйсезләнеп тора көннәре,
Сизгән кебек күңел халәтен.
Көзге яңгыр кага тәрәзгә,
Яшермичә ачы яшьләрен.
Моңсулык биләгән җиһанны:
Күбрәк сагыш нуры күзләрдә.
Табигатькә генә түгел лә,
Кырау тигән күңелләргә дә.
Бер җылы сүз җитми төсле
Болыт артындагы кояшка.
Кешелек тә мохтаҗ бүген
Җылы сүзгә, назлы карашка.
КАПКА ТӨБЕ
Күпме серләр ишеткән ул,
Күпме гашыйклар күргән,
Күпме бирелгән вәгъдәгә,
Ул гына шаһит булган.
Капка төбе сандык кебек,
Җыйган бит хатирәләр.
Авылларның капка төбе ‒
Туплаучыдыр хәбәрләр.
Әнә ак яулыклы әби,
Күз дә алмый урам башыннан,
Газиз балаларын көтеп,
Капка төбенә чыккан.
Гөрли монда иртән иртүк
Ялга кайткан сабыйлар.
Уеннарны куеп читкә,
Бер кыз саклый бәбкәләр.
Ә кич җиткәч, капка төбе ‒
Гел әңгәмә үзәге:
Күрше-күлән хәл белешә,
Эч бушата кайбере.
Төннәр буе ике гашыйк
Капка төбеннән китми,
Хисләр дулкынында йөзеп,
Таң атканын да сизми.
Заманалар үзгәрде шул,
Капка төбендә тынлык.
Халык хәзер сирәк кайта,
Шәһәрдә күреп шатлык.
Кайтыйк без авылларга,
Рәхәттә кич утырыйк,
Капка төбен ятим итми,
Хатирәләрне барлыйк.
БАБАМНЫҢ КӘРҖИННӘРЕ
Урамда буран, өйдә – рәхәтлек:
Мич буенда бабам кәрҗин үрә.
Радиосы моңлы бер җыр көйли, ‒
Бу хатирә төшкә бик еш керә.
Яшьли ятимлекне күргән егет,
Бер эштән дә куркып үсмәде.
Тракторчы булды, терлекче дә,
Балта, чалгы кулдан төшмәде.
Ә көзләрен кәрҗин үрер өчен,
Су буеннан тал чыбыклар җыйды.
Бәрәңге савыты, каз оясы ‒
Барысын да коеп кына куйды.
Кеше китә, эзе кала диләр,
Эшләренең кала әҗерләре.
Бабам төсе булып тора хәзер
Талчыбыктан үргән кәрҗиннәре.
***
Ана күңеле сыкрый, сызлана,
Бер тынмый йөрәге өзгәләнә...
Кай тарафта дәва әзләр җаны,
Улын озатып хәрбиләр сафына?
Ачы язмыш җилен каты кочып,
Ул үзенә алыр иде сынавын.
Тик урасын гына дошман угы
Газизләрдән-газиз баласын.
Сабырлыгын җуймый көтә ана:
Көннәр, төннәр уза дога белән.
“Әнкәй, кайтам!” сүзе өмет бирә,
Аркасыннан сөеп, кыю әйткән.
Кара болыт ярып, кояш балкыр,
Исән-имин кайтыр бөркете.
Алда озын, матур гомер юлы,
Акланыр аның изге өмете.
Резедә ШӘМСУЛЛИНА
Комментарийлар