Логотип «Мәйдан» журналы

РӘШИТ ХӨСНУЛЛИН

(Кукмара районы, Әсән-Елга авылы)

1949 елның 1нче сентябрендә Мамадыш районы Баскан авылында туа. Үзенең гомерен балалар укытуга багышлый. 39 ел мәктәптә рәсем, сызым, җыр дәресләрен алып бара. 2011 елдан лаеклы ялда. Хәзерге вакытта Кукмара районы Әсән-Елга авылында яши.

Шигырьләр һәм аларга көйләр язу белән мавыга.

 

ТУГАН ЯКНЫҢ БЕР ПОЧМАГЫ

Туган якның гүзәл бер почмагы

Берсут буе – яшел үзәнлек.

Баш очында сайрый тургайлары,

Моңы күңелләргә үтәрлек.

Үзәнендә борма тугайлары

Җырлый-җырлый балык тотарлык.

Ят җирләргә китсәң, искә төшә,

Сагындыра ышна җирләре;

Шул җирләрдә печән чапкан затның

Сандугачтай матур җырлавы.

Әллә ни эшләтә күңелне

Әче балның ярсып чыжлавы.

Карамалка буе умарталык

Дуваловның ага чишмәсе;

Яшь чакларым кире кайтыр булса,

Белер идем ниләр эшләсен.

Берсут буенда ял итүләр

Гомерлеккә истә калганнар;

Фәтхерахман Әхмәдиев дигән шәхеснең дә

Озын, матур, моңлы көйләре дә

Үзәнлектә яңгырап калганнар.

Ешрак кайтам туган җирләремә,

Балтач коесын да сагынып;

Пимәр, Чурашларда көтү көткән

Фазлыйәхмәт абыйны да искә алып,

Яшь чакларымны да сагынып.

 

СӘХНӘ ЭТИКАСЫ

Океандагы ике агымның

Сулары нигә кушылмый;

Сәхнәдәге артистның да

Аяклары кушылмый.

Кушылыр иде, моң дөньясы

Сөремле юл тарата.

Кыска итәк, шүре чалбар

Тинтәкләрне карата.

Аяклары арасыннан

Кеше түгел, этләр үтәрлек;

Матур җыры, күркәм сүзе өчен генә

Искә алып, гафу итәрлек.

 

КАЙТЫП КҮРӘСЕМ КИЛӘ

Р.Хөснуллин сүзләре һәм көе

 

1. Сандугачым сизәсеңме

Баскан талың тамырсыз;

Әллә сагынуым җиткән,

Әллә үзем сабырсыз...

Кушымта:

Авылымның урамнарын

Кайтып күрәсем килә.

Урамнарда бергәләшеп

Җырлап үтәсем килә.

 

2. Өй каршындагы сиреньнәрне

Җил тузгыта язларын;

Көзләр җиткәч озатып калам

Һавадагы казларын.

Кушымта:

Сандугачым, сайрамый тор

Сайрар вакытың җитәр;

Кышлар үтәр, язлар җитәр,

Күңелләр сине көтәр.

 

АКЧУРА ЧИШМӘСЕ

Акчурада – басу үзәнендә

Халикъ кылдык сине матурлап;

Шул үзәндә язгы ташкын сыман

Аваз сала чишмә чылтырап.

Тургай тавышы яңгыраган җирдә

Чишмә ага моңлы көй көйләп;

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

Су эчкәндә изгелек теләп.

Шул үзәндә синең эзең калган,

Унөченче буын бабабыз;

Кайтавазлар, якын дуслар аша

Яшәвеңне искә алабыз!

 

БАЛАЧАГЫМ КУЗГАЛА

Болыннарда йөргән чакта

Күңелләр дулкынлана;

Дулкынланган күңелләрдә

Яңа хисләр кузгала.

Балачакта үткән көннәр

Гомергә истә кала.

Болыннарда йөргән чакта

Чәчәк исе тарала.

Шул чәчәкнең исләреннән

Моңлы хисләр кузгала.

Балачакта узган көннәр

Күңелдә истә кала.

 

Рәшит ХӨСНУЛЛИН

Комментарийлар