РӘСИМӘ ЗАРИПОВА
(Актаныш районы, Актаныш авылы)
КЕШЕ КАДЕРЕ
Кемдер килә җиргә, кемдер китә,
Кемнәрнеңдер соңгы сәгате.
Кайгы белән шатлык гел янәшә,
Бу күкләрдән иңгән гадәттер.
Кемдер килә җиргә, кемдер китә,
Ходай шулай кушкан, күрәсең.
Бала туса, мулла исем куша,
Китүчегә ‒ «Ясин» сүрәсе.
Кешегә бит
гомер бер бирелә,
Белмибез тик аның кадерен.
Үлә калса, күмәбез дә, бетте,
Соңрак табалмыйбыз каберен.
Ата-ана хакы бетеп бара,
Кереп чыгу бетте күршегә.
Кайберәүләр хәтта үз туганы белән
Кулын биреп иренә күрешергә.
Ялгыз гына ерак китеп булмый,
Кайгы килсә, туган, дус кирәк.
Йөрәгеңнән саркып кан тамса да,
Игелек кыл, булма туң йөрәк.
Беребезнең беребез кадерен белик,
Соңга калмыйк назлап сөяргә.
Гафу үтенергә, кичерергә,
«Риза-бәхил синнән», ‒ дияргә.
Барыбыз да Ходай каршында бер,
Тик язмышлар гына үзгәрәк.
Ни чәчәбез, шуны урасы бар,
Чөнки дөнья фани, түгәрәк!
УЙЛАН, КЕШЕМ!
Матур да соң туган якларыбыз,
Биек таулар, куе урманнар.
Тик нишләптер шушы гүзәллекне
Сакламыйбыз, кеше туганнар.
Әкиятләрдә генә калып бара
Җир җиләкле яшел аланнар.
Кешеләрнең рәхимсезлегеннән
Яшен түгә кызыл баланнар.
Куак төбе саен калдык-постык,
Аунап ята каен кәүсәсе.
Бер ботагы калмый тунаганнар,
Бу юньсезлек булмый, нәрсә соң?
Кычкырасы килә, һава ярып,
Нишләдегез соң сез, кешеләр?!
Хәзер безгә ерткычлардан түгел,
Курку кирәкмени кешедән?
Тик күпмегә кадәр шулай барыр,
Саксыз караш, кылу вәхшилек.
Уйлан, кешем! Беркөн ялан кырда
Калмас микән килер кешелек?
ГҮЗӘЛЛЕКЛӘР ЭЗЛИМ
Гүзәллекләр эзлим сабый кебек,
Гүзәллекләр белән җир тулы.
Мин дә ‒ шул бер җирнең кисәкчеге,
Шунда туып үскән җир улы.
Кар сулары челтер-челтер килә,
Түбәләрдән тама тук тамчы.
Әйтә кебек: колак салчы миңа,
Манзара кыл, кешем, туктачы.
Таң җилләре исә басу буйлап,
Баш калкыта уҗым бер башка.
Зәңгәр күкне иңләп сайрый тургай,
Җитәм диеп, җитәм кояшка.
Хәйран калып хозурланып торам:
Кояш чыга җирне балкытып.
Тиздән менә килер ямьле җәйләр,
Мәтрүшкәләр исен аңкытып.
Җылы нурлар минем йөрәгемә
Иркәләп һәм назлап үрелә.
Дөнья нинди гүзәл! Җирдә сафлык
Насыйп булсын бары күрергә!
ҖАН ЯРАСЫ
Гөрләвекләр чыңлап йөгергәндә,
Сагыш тулы хисләр кичерәм.
Ничәнче кат күңел дәфтәремнән
Еллар арты еллар күчерәм.
Ярты гомер инде узып бара,
Алышынып көзләр язларга.
Ерак калды хәтер сандыгында,
Бикле килеш килер назлар да.
Туган якларына кайта кошлар,
Оя корыр өчен пары бар.
Үткәннәргә күз саласым килми,
Үткәннәрдә сагыш, ярам бар.
Ап-ак карлар яуды сукмакларга,
Кар салкыны керде арага.
Сөю җилкәннәрен сындырды да
Тозлар сипте канлы ярама.
Акланмады безнең ак хыяллар,
Соңгы учак сүнде каралып.
Мәхәббәттән бары калды күмер,
Кузлары да ята таралып.
Яшим әле диеп сөенергә
Табылырмы икән тагын көч?
Чәлпәрәмә килгән касәләрне
Ябыштырып кына булмас һич!
КИРЗА ИТЕК
Берәүләрнең ишек төпләрендә
Кирза итек ята күптәннән.
Шул итекне күргән саен никтер,
Тик бер генә тапкыр кияргә дип,
Хыялланган нәни балачаклар
Искә килеп төшә үткәннән.
Безнең дә бар иде андый итек ‒
Әткәемнән калган истәлек.
Сагынудан әнкәй-мәрхүмәнең:
«Әткәгезнең төсе бит ул!» ‒ диеп
Елый-елый аны сыйпаганы
Бүгенгедәй минем истә гел.
Гади итек түгел иде шул ул,
Күпме сугыш, күпме кан күргән.
Суга акса, аккан, сазга батса, баткан ,
Туган илен яклап, дошманнарны
Берлингача куып алып барып,
Ояларын тар-мар китергән.
Шуңа микән кирза итек күрсәм,
Йөрәгемдә әрни яралар.
Әрнемәслекмени, без бит, дуслар,
Сугыш афәтләрен җилкәбездә татып,
Тормыш йөген төптән җигелеп тарткан,
Кан, яшь түгеп үскән балалар.
Тумышым белән Чирү авылы кызы. 66 яшь. Кырык ел балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Буш вакытларымда шигырьләр иҗат итәм. Үз тырышлыгым белән балалар өчен ике, зурлар өчен бер китап чыгаруга ирештем. Район эчендә һәм интернет челтәрләрендә өлкәннәр өчен уздырылган конкурсларда даими катнашып барырга тырышам.«Агыйдель дулкыннары» әдәби берләшмәсенә йөрим. Дүрт балам, сигез оныгым бар. Газета-журналлар укырга яратам. Китапханәгә бик яратып йөрим.
Рәсимә ЗАРИПОВА
Комментарийлар