Логотип «Мәйдан» журналы

РӘМИЛӘ ТИМЕРШИНА

Яшел Үзән районы, Норлат авылы.

Мин Яшел Үзән районы Норлат авылында яшәүче лаеклы ялдагы укытучы, 35 ел татар, рус телләрен укыттым. 1964 елның 26нчы октябрендә Норлат авылында туганмын, Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетында укыдым. Тел белгечемен. Беренче шигыремне 6нчы сыйныфта яздым.

Русча, татарча иҗат итәм. Күбрәк “Яшел Үзән” газетасында “Тылсымчы” псевдонимы белән басыла. Рәмилә гарәпчәдән “тылсымчы” дигәнне аңлата.

 

 

Яратканда, сүзләр кирәкми,

Син бик хаклы,

Алар үзе килә.

Күңелемдә ташып,

Шигъри сүзгә

Кинәт кенә әверелә.

Яратканда, сүзләр кирәкми,

Хисләр ташый

Күңел түрендә.

Күзләреңдә – назлы сагыш,

Югалтасым килми сине нигә?

 

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ

Сүрелә, сибелә, чәчелә

Көзләрдә пәрәвез җепләре.

Әбиләр чуагы, әбиләр чуагы...

 

Агачлар, куаклар бизәнә,

Сөмбелә-чибәркәй гел көяз,

Алтын яфраклы яңгыр сибәли...

 

Җил-агай очыра аларны.

Кояшның җылысын тоярга

Әбиләр урамга чыгалар.

 

Әбиләр чуагы иркәли:

Җаннарны, тәннәрне җылыта.

Бары тик ике-өч көн генә

Күңелле көннәре көзләрнең.

 

Шагырьләр илһамга төренә,

Гашыйклар туйларын уздыра,

Игенче мул уңыш җыя да,

Ил агайлары данын арттыра.

 

Яратамын көзнең холкын мин,

Көяз, кире,үпкәләүчән, иркә.

Сабырлыкны сыный Ходаем,

Назлый, иркәли, сагышка күмә.

 

Халык дөрес әйтә, хак сөйли:

Холкы көзнең - кияүләрнеке.

Я кояш чыга, я яңгыр ява,

Көзләрсез яшәү яме сүрелә.

 

БАШЛЫ ИКЕЮЛЛЫКЛАР

Башлыкны башка киям,

Башлыкка мин баш имәм.

 

Яулык бәйләдем башка,

Фәрештәм кунды иңбашка.

 

Башлык булсын баш кеше,

Калдырмас ул “буш кесә”.

 

Салдым башны мендәргә,

Башта уйлар мең дәрья.

 

КАРГА ТУЕ

Каен башында карга

Каркылдый “кар-кар-кар” –

Язны каршылый шулай.

Карга туе – “кар-кар-кар”,

Тагын яуды бүген кар.

Өер-өер җыелган

Карга, чәүкә, саескан.

Уйный тышта кар-буран.

Карга, чәүкә, саескан

Азык эзләп аптырый.

Карга һаман каркылдый;

Сыерчык бураннары

Март аенда буладыр.

“Март – шарт”, – ди халык,

Бу сүзләрдә бар хаклык.

Карны ашый җил-агай,

Эретә көндез кояш.

Әз-әзләп җиргә сеңә

Кар-сулар җиргә иңә,

Гөрләвекләк агарлар,

Килер язгы ташулар.

Кыр-басулар парланыр,

Кошлар күпләп кайтырлар.

Бөреләнер агачлар,

Яфрак ярыр каеннар,

Елгадан бозлар китәр,

Тагын ямьле май җитәр.

Язгы чәчү башланыр,

Уҗымнар калкып чыгар,

Сандугач моңлы сайрар,

Язлар узар да китәр,

Җылы җәйләр дә җитәр.

Каен башында карга

Каркылдый – калып уйга,

“кар, кар, кар”,

“Тизрәк җитсен”, – ди язлар.

 

КАНӘФЕР

Ак, шәмәхә канәфер,

Гомереңнең кадерен бел.

Сөю белән яшимен,

Бәхетем син – беләмсең?

 

Кушымта:

Шау чәчкәдә канәфер

Мәхәббәтем – бердәнбер.

Яшьлегемнән китәрмен,

Сөю бүләк итәрмен.

 

Хуш исле бит канәфер,

Өзәсе бик киләдер.

Кабатланмас хисләрем,

Күңелемдә син минем.

 

Тормышымны аңладым,

Үз парымны барладым.

Канәфер таҗларыннан

Бишлесен эзләп таптым.

 

Бакчаларда канәфер

Зур букет шикелледер.

Сөюеңне син яшереп,

Кәнәфер бүләк иттең.

 

Урамнарда йөрибез,

Парлашып без икебез.

Канәферләр чәчкәдә,

Син минем янәшәмдә.

 

Рәмилә ТИМЕРШИНА

 

Комментарийлар