РӘМИЛӘ АБДУЛЛИНА
Мин, Рәмилә Абдуллина, 1971 елның кышында Үзбәкстанның Янгиюль шәһәрендә дөньяга килдем.
Нәнәй-картәтәй тәрбиясендә үстем. Балачагым, үсмер чагым Башкортстанда үтте. 1988-1993 елларда Башкорт Дәүләт университетының филология факультетында укыдым. Остазларым Суфиян Поварисов һәм Камил Дәүләтшин булдылар. Кечкенәдән үк шигырьләр яздым. Әмма иҗатка ныклы юл алуым 49 яшемдә генә башланды. Шигырь язу белән берлектә үзем көйләр дә яза башладым. Хикәяләр язу да яраткан шөгылемә әйләнде.
КҮЛМӘКЛӘРЕМ
Яшь чагында кигән күлмәкләрем
Һаман булса шкафым түрендә.
Кия идем, көзгеләргә карап,
Хәзер кию мөмкин түгел лә.
Нечкә билләр күптән калынайды,
Беләкләрдә ‒ еллар холыгы;
Үкчәләрдә язмыш сөялләре,
Хәрәкәттә тормыш сулышы.
Нечкә билле гүзәл яшьлегемне
Күлмәк эчләреннән табармын.
Сыймасам да яшьлек куенына,
Кими генә алып карармын.
Яшьлек, яшьлек... Синең исең килә
Тузмый калган матур күлмәктән.
Сагынудан һич ни калмас иде,
Күлмәгемне тагын киялсәм.
ТЕЛӘК
Көнгә чыксаң, тик бер теләк:
Бир, Аллаһым, исәнлек,
Иң тазасын, иң корычын,
Күп елларга җитәрлек.
Төнгә керсәң, тагын теләк:
Бир, Аллаһым, тынычлык.
Үтеп китсен афәт-хәсрәт,
Торсын илләр тынышып.
Таңнар тугач, яңа теләк:
Исән булсын балалар.
Без бәхетле, безнең янда
Йөгереп йөрсә алар.
Юлга чыксам, тик бер теләк:
Изге булсын юлдашым!
Яннарымда кешем булсын,
Терәр өчен кулбашым.
Кичке ашта теләк телим:
Ризыкларым киң булсын!
Сый-хөрмәтем, эчәр суым
Өстәлемдә мул торсын.
Йоклар алдыннан ялварам
Газиз Аллаһкаема:
Һәрбер теләгемне үтәп,
Тынычта йоклатсана!
МАТУРЛЫК
Матурлыкны күрә белү кирәк,
Матурлыктан дөнья ярала.
Күңел күзе күргән гүзәллекләр
Изге эшләр булып тарала.
Карашларың сирпе тирә-якка:
Гади генә кебек тау-урман;
Болыннарда үскән чәчәкләр дә
Һуш китәрлек түгелдер сыман.
Һәм бервакыт күзләр "уяна" да:
Нинди матур икән дөньясы!
Таулар шундый горур, биекләр бит,
Болытларга ашкан түбәсе.
Моңлы аһәң сибә яфраклар,
Җилфер-җилфер килеп җилләрдә.
Кошлар сайрап үтә моңланып,
Колак ишетмәгән көйләргә.
Чәчкәләр дә күзнең явын ала,
Чибәр кызлар гүя болында.
Күрәсеңме, бөтен матурлыгы
Табигатьнең үзе кулында
Матурлыкны күрү сәләте
Безгә дә бит күктән бирелгән.
Үзең булдыр, сакла, кадерлә
Матурлыкны ихлас күңелеңнән.
Бар нәрсәдә күр син матурлыкны,
Матурлыкта ‒ бөтен батырлык.
Булдыр җирдә изге эшләреңне,
Үлгәч, һәйкәл булып калырлык.
УКЫТУЧЫМА (ҖЫР)
Укытучым! Синең белән бергә
Сәяхәткә белем илләренә
Барган идек һәрбер дәрес саен,
Булдың безгә һәрчак мөлаем.
Укытучым! Моңсу күзләреңне,
Безгә әйткән җылы сүзләреңне,
Көн дә биргән изге киңәшләрең,
Онытмамын һич тә, мөгаен.
Укытучым! Өйрәттең син безгә
Ярдәм кулын сузарга һәркемгә.
Аңлаттың син: бик күп сынауларны
Үтәргә без тиешбез бу җирдә.
Укытучым! Ихлас елмайганың,
Укытучым, әрнеп елаганың,
Укытучым, моңлы җырлаганың
Онытмамын кебек мәңгегә.
Укытучым! Синең йөрәгеңдә
Яшибез без, тиңнәр булып гөлгә.
Бәяләп бетмәслек сезнең хезмәт,
Шуңа әйтәм сиңа бик зур РӘХМӘТ!
Укытучым! Биргән сабакларың
Табар әле кирәкле юлларын.
Тик син генә исән яшә җирдә
Диеп кысам синең кулларың!
СИН МИҢА БИК КИРӘК
(Рәмилә Абдуллина сүзләре һәм көе)
Син миңа бик кирәк,
Мин синсез торалмам.
Эчелгән суымның
Шифасын тоялмам.
Сулаган һавамның
Дәвасын табалмам.
Син миңа бик кирәк,
Әгәр дә аңласаң.
Син миңа бик кирәк,
Зәңгәр һава төсле.
Кояш нурыннан да
Мәхәббәтем көчле.
Тик нигәдер һаман
Йөрәгем яралы.
Китмә син, югалма,
Беразга кал әле!
Мин синсез торалмам,
Син миңа бик кирәк.
Буйсынмый үземә,
Тыңлашмый бу йөрәк.
Син ерак-еракта,
Күрешү икеле.
Тик юллар бервакыт
Кисешер шикелле.
Рәмилә АБДУЛЛИНА
Комментарийлар