Логотип «Мәйдан» журналы

РӘФИНӘ МАННАПОВА

(Тукай районы, Боерган авылы)

Мин 1968 елның 13нче ноябрендә Башкортстан республикасының Балтач районында дөньяга килгәнмен.

Бүгенге көндә Татарстан республикасының Тукай районы Боерган авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

Иҗатымның бер өлешен «Төнбоеклы сөю» исемле китапта бастырдым.

 

АВЫЛ ТӨНЕ

Тынып калган кебек була авыл,

Кояш югалуга, кич җитеп.

Су өстеннән сыйпап җилләр үтә,

Көзге кебек аны тигезләп.

 

Бер минутка гына мондый тынлык:

Җыр башлыйлар ярда бакалар.

Әйтерсең лә берсен берсе бүлеп,

Сер булешү өчен ашыгалар.

 

Таллык ‒ сәхнә сайрар сандугачка,

Әй өздерә, өзә үзәкне!

Хатирәләр яңарта ул моңнар,

Йоклап үткәрмик дип төннәрне.

 

Чикерткә дә йокламаган икән,

Скрипкасын көйли иртәнгә.

Оркестрның иң беренче тавышы

Әзер таңнан дәвам итәргә.

 

Шом таратып, кара шәүлә булып

Шуып китә өстән ябалак.

Төн аныкы, таңга кадәр әле

Әллә ничә үтәр ухылдап.

 

Төн хуҗасы керпе ауга чыккан,

Кыштырдатып ала үләнне.

Туктап карый йолдыз тулы күккә,

Юлын дәвам итә, бүленми.

 

Серле вакыт ‒ җәйге авыл төне,

Сихри авазларга күмелә.

Тынмый авыл, кеше ташласа да,

Көнгә шулай төне үрелә.

 

АЛАН УРТАСЫНДА БАЛАН

Алан уртасында балан

Шау чәчәкле күлмәктән

Купшы чәчәк хуш ис бөрки,

Җимеше нинди икән?

 

Башын иеп ялгыз балан,

Сәлам бирә үткәнгә.

Ялгыз агач яклау эзләп

Сыеналмый җилләрдә.

 

Алан уртасында балан

Сыгыладыр җилләрдә.

Чәчәк коя, хәтфә үлән

Төренгәндәй ак бәскә.

 

Балан җимешләре тәме

Ялгызлык әчесеме?

Кызыл балан ‒ уттай алан,

Әллә соң күз яшеме?

 

КАПКА ТӨБЕ

Күрше-күлән күренмәсә,

Эш беткәч тә керелмәсә,

Әби-бабай йокламаса,

Көнбагышлы кесә булса,

Яңалыклар күп җыелса,

Өйдә уйнау бик тыелса,

Яшь-җилкенчәк урам урап,

Әле вакыт иртә булса,

Авылларга гармун моңы

Ишеттерер теләк туса,

Гәҗит килеп кичләп кенә,

Кереп тормый, шунда гына

Бергәләшеп шаулый-шаулый

Ашыкмыйча ул укыла.

Кайсысында ир-егетләр

Җыелышып гәп коралар.

Икенчесе кызлар җыйган,

Чырык-чырык килә алар.

Капка төбе борынгыдан

Иң яраткан урын булган.

Тик телефон заманында

Ятим кебек бушап калган.

 

МӘХӘББӘТНЕҢ СОҢГЫ ШАҺИТЫ

Китап битләрендә кипкән чәчәк.

Төсе дә юк инде, исе дә.

Кулга алам, тик яңара хәтер:

Шау чәчәкле болын исемдә.

 

Икәү йөрдек, җыйдык гөлләмәләр,

Хуш исеннән башлар әйләнә.

Күзләр күздә, кулны кулга тотып,

Уйлар бер-берсенә бәйләнә.

 

Кыска булды мәхәббәтнең гомере,

Гөлләмәләр күптән сулдылар.

Болын өсләреннән күбәләкләр

Очып үткән кебек булдылар.

 

Китап арасында кипкән чәчәк-

Мәхәббәтнең соңгы шаһиты.

Еллар үтте, хисләр көлгә калды,

Көлдә гөлләр чәчәк атмады.

 

***

Тып-тып басып килә асфальт юлдан

Биек үкчә ‒ шәһәр чибәре.

Ялтыраган, көяз, баш югары,

Атлый кәс-кәс, белә бәясен.

 

Ә каршыга атлый кызыл гәлүш

Лаштыр-лоштыр, тузан каплаган.

Күпне күргән авыл урамнарын,

Озак еллар инде таптаган.

 

Алда сулык, бик үк чиста түгел,

Әй таптана түфли, калтырап.

Гәлүшләргә сулык берни түгел,

Керде-чыкты ‒ китте ялтырап.

 

Рәфинә МАННАПОВА

Комментарийлар